MyDugsiStart learning

Surah 'Abasa in Tatar: translation and audio

Surah 80 · عبس · He Frowned · 42 verses

Surah 'Abasa verse by verse: the Arabic with a recitation you can repeat, the transliteration, and the Tatar translation by Tatar. For the meaning of every word, see Surah 'Abasa word by word in English.

Verse 1

عَبَسَ وَتَوَلَّىٰٓ

Transliteration ʿabasa watawallā

Tatar Йөзен чытты һәм төмсәләнеп борылды.

Verse 2

أَن جَآءَهُ ٱلْأَعْمَىٰ

Transliteration an jāahu l-aʿmā

Tatar Аңа сукыр ибнү өммү Мәктүм килгән вакытта. (Бер- вакыт Мухәммәд г-м, кураешларның олугълары вә байлары илә сөйләшеп аларны иманга өндәп утырганда ибнү өммү Мәктүм килеп Мухәммәд г-мнең мәшгуль икәнен белмичә, йә Мухәммәд миңа Коръән укысаңчы, диде. Мухәммәд г-м кураешларның иманга килүләрен өмет итеп утырганлыктан мәҗлесне бүләсе килмичә, ибнү өммү Мәктүмгә йөзен чытты һәм аңардан борылды. Соңра Аллаһ ошбу сүрәне иңдереп расүлне шелтә кылды. Шуннан соң Мухәммәд г-м ибнү өммү Мәктүмне һәрвакыт хөрмәтли торган булды.)

Verse 3

وَمَا يُدْرِيكَ لَعَلَّهُۥ يَزَّكَّىٰٓ

Transliteration wamā yud'rīka laʿallahu yazzakkā

Tatar Сиңа нәрсә белдерде ягъни ул кураешлар илә сөйләшүме яки Коръән өйрәтүме яхшы икәнен кайдан белдең, шаять ибнү өммү Мәктум синнән Коръән укырга өйрәнеп гөнаһлардан яки батыл диннән пакьләнер.

Verse 4

أَوْ يَذَّكَّرُ فَتَنفَعَهُ ٱلذِّكْرَىٰٓ

Transliteration aw yadhakkaru fatanfaʿahu l-dhik'rā

Tatar Яисә Коръән белән вәгазъләнер дә, вәгазь аңа файда бирер.

Verse 5

أَمَّا مَنِ ٱسْتَغْنَىٰ

Transliteration ammā mani is'taghnā

Tatar Әмма берәү байлыгына таянып хак динне кирәксенмәсә һәм Аллаһуга гыйбадәт кылудан баш тартса,

Verse 6

فَأَنتَ لَهُۥ تَصَدَّىٰ

Transliteration fa-anta lahu taṣaddā

Tatar син аңа таба борыласың һәм сүзенә колак саласың.

Verse 7

وَمَا عَلَيْكَ أَلَّا يَزَّكَّىٰ

Transliteration wamā ʿalayka allā yazzakkā

Tatar Сиңа нинди зарар бар ул кешенең мөшриклектән һәм гөнаһтан пакьләнмәвеннән?

Verse 8

وَأَمَّا مَن جَآءَكَ يَسْعَىٰ

Transliteration wa-ammā man jāaka yasʿā

Tatar Вә әмма берәү ашыгып сиңа килсә,

Verse 9

وَهُوَ يَخْشَىٰ

Transliteration wahuwa yakhshā

Tatar Раббысыннан курыккан хәлдә,

Verse 10

فَأَنتَ عَنْهُ تَلَهَّىٰ

Transliteration fa-anta ʿanhu talahhā

Tatar син аңардан борылып башкалар илә мәшгуль буласың.

Verse 11

كَلَّآ إِنَّهَا تَذْكِرَةٌ

Transliteration kallā innahā tadhkiratun

Tatar Юк, алай кирәкмәс, тәхкыйк ул Коръән кешегә файдалы вә зарарлы нәрсәләрнең һәммәсен сөйлидер.

Verse 12

فَمَن شَآءَ ذَكَرَهُۥ

Transliteration faman shāa dhakarahu

Tatar Теләгән кеше Коръәнне аңлап гыйбрәтләнсен, аның белән гамәл кылып төзәлсен һәм туры юлны тапсын! (Димәк, Коръән белән вәгазьләнүне, Коръәндәге Аллаһ хөкемнәре белән танышуны һәм аның белән гамәл кылуны һичнәрсәгә алыштырырга ярамый).

Verse 13

فِى صُحُفٍ مُّكَرَّمَةٍ

Transliteration fī ṣuḥufin mukarramatin

Tatar Ул Коръән хөрмәтле сәхифәләрдәдер.

Verse 14

مَّرْفُوعَةٍ مُّطَهَّرَةٍۭ

Transliteration marfūʿatin muṭahharatin

Tatar Хөрияте бик югары, хатадан бик пакь.

Verse 15

بِأَيْدِى سَفَرَةٍ

Transliteration bi-aydī safaratin

Tatar Язучы фәрештәләр кулындадыр.

Verse 16

كِرَامٍۭ بَرَرَةٍ

Transliteration kirāmin bararatin

Tatar Ул фәрештәләр Аллаһ хозурында хөрмәтлеләр вә бик итагатьлеләр.

Verse 17

قُتِلَ ٱلْإِنسَـٰنُ مَآ أَكْفَرَهُۥ

Transliteration qutila l-insānu mā akfarahu

Tatar Ләгънәт төшкән кеше ни гаҗәп көфран нигъмәттә ифрат кылучыдыр, ягъни бик каты көферлек кыладыр!

Verse 18

مِنْ أَىِّ شَىْءٍ خَلَقَهُۥ

Transliteration min ayyi shayin khalaqahu

Tatar Аллаһ аны ни нәрсәдән яратты соң?

Verse 19

مِن نُّطْفَةٍ خَلَقَهُۥ فَقَدَّرَهُۥ

Transliteration min nuṭ'fatin khalaqahu faqaddarahu

Tatar Мәни суыннан бит! Кешене яратты да, аның әгъзасын, гомерен һәм ризыкларын чикләде.

Verse 20

ثُمَّ ٱلسَّبِيلَ يَسَّرَهُۥ

Transliteration thumma l-sabīla yassarahu

Tatar Соңра хак юлны табарга мөмкинлек бирде ягъни гакыл, фикер бирде һәм китап иңдереп, пәйгамбәр күндереп туры юлны күрсәтте.

Verse 21

ثُمَّ أَمَاتَهُۥ فَأَقْبَرَهُۥ

Transliteration thumma amātahu fa-aqbarahu

Tatar Соңра аны үтерде дә кабергә куйды, ягъни хайваннар кеби җир өстенә ташламады.

Verse 22

ثُمَّ إِذَا شَآءَ أَنشَرَهُۥ

Transliteration thumma idhā shāa ansharahu

Tatar Соңра теләгән вакытында тергезеп кубарыр аны.

Verse 23

كَلَّا لَمَّا يَقْضِ مَآ أَمَرَهُۥ

Transliteration kallā lammā yaqḍi mā amarahu

Tatar Юк, әле алай була торып та, Аллаһ әмерләрен җиренә җиткермәде.

Verse 24

فَلْيَنظُرِ ٱلْإِنسَـٰنُ إِلَىٰ طَعَامِهِۦٓ

Transliteration falyanẓuri l-insānu ilā ṭaʿāmihi

Tatar Кеше карасын ашаган ризыгына.

Verse 25

أَنَّا صَبَبْنَا ٱلْمَآءَ صَبًّا

Transliteration annā ṣababnā l-māa ṣabban

Tatar Тәхкыйк Без аңа суны чын кою белән койдык.

Verse 26

ثُمَّ شَقَقْنَا ٱلْأَرْضَ شَقًّا

Transliteration thumma shaqaqnā l-arḍa shaqqan

Tatar Соңра җирне чын яру илә ярдык та,

Verse 27

فَأَنۢبَتْنَا فِيهَا حَبًّا

Transliteration fa-anbatnā fīhā ḥabban

Tatar ул җирдә иген бөртекләрен үстердек.

Verse 28

وَعِنَبًا وَقَضْبًا

Transliteration waʿinaban waqaḍban

Tatar Йөземне вә җыеп алган коры җимешләрне,

Verse 29

وَزَيْتُونًا وَنَخْلًا

Transliteration wazaytūnan wanakhlan

Tatar дәхи зәйтүн, хөрмә агачларын үстердек.

Verse 30

وَحَدَآئِقَ غُلْبًا

Transliteration waḥadāiqa ghul'ban

Tatar Дәхи күп агачлы бакчаларны,

Verse 31

وَفَـٰكِهَةً وَأَبًّا

Transliteration wafākihatan wa-abban

Tatar дәхи төрле җимешләрне вә печәннәрне үстердек.

Verse 32

مَّتَـٰعًا لَّكُمْ وَلِأَنْعَـٰمِكُمْ

Transliteration matāʿan lakum wali-anʿāmikum

Tatar Күп нәрсәләр үстердек үзегез һәм хайваннарыгыз файдалану өчен.

Verse 33

فَإِذَا جَآءَتِ ٱلصَّآخَّةُ

Transliteration fa-idhā jāati l-ṣākhatu

Tatar Һәркайчан колакны тондыручы каты сур тавышы килсә.

Verse 34

يَوْمَ يَفِرُّ ٱلْمَرْءُ مِنْ أَخِيهِ

Transliteration yawma yafirru l-maru min akhīhi

Tatar Ул көндә кеше качар карендәшләреннән.

Verse 35

وَأُمِّهِۦ وَأَبِيهِ

Transliteration wa-ummihi wa-abīhi

Tatar Һәм анасыннан вә атасыннан.

Verse 36

وَصَـٰحِبَتِهِۦ وَبَنِيهِ

Transliteration waṣāḥibatihi wabanīhi

Tatar Һәм хатыныннан вә балаларыннан качар.

Verse 37

لِكُلِّ ٱمْرِئٍ مِّنْهُمْ يَوْمَئِذٍ شَأْنٌ يُغْنِيهِ

Transliteration likulli im'ri-in min'hum yawma-idhin shanun yugh'nīhi

Tatar Алардан һәм кеше өчен бардыр кыямәт көнендә аны мәшгуль итәрлек каты эшләр.

Verse 38

وُجُوهٌ يَوْمَئِذٍ مُّسْفِرَةٌ

Transliteration wujūhun yawma-idhin mus'firatun

Tatar Ул көндә кайбер йөзләр якты,

Verse 39

ضَاحِكَةٌ مُّسْتَبْشِرَةٌ

Transliteration ḍāḥikatun mus'tabshiratun

Tatar көлүче, шатланучыдыр.

Verse 40

وَوُجُوهٌ يَوْمَئِذٍ عَلَيْهَا غَبَرَةٌ

Transliteration wawujūhun yawma-idhin ʿalayhā ghabaratun

Tatar Вә ул көндә кайбер йөзләрдә караңгылык тузан булыр.

Verse 41

تَرْهَقُهَا قَتَرَةٌ

Transliteration tarhaquhā qataratun

Tatar Ул йөзләрне каралык вә караңгылык каплар.

Verse 42

أُو۟لَـٰٓئِكَ هُمُ ٱلْكَفَرَةُ ٱلْفَجَرَةُ

Transliteration ulāika humu l-kafaratu l-fajaratu

Tatar Бу кара йөзле кешеләр көфран нигъмәт кылучы һәм Аллаһуга итагать итмәүче кешеләрдер.

Read Surah 'Abasa in another language

All languages

All 114 surahs in Tatar: the Qur’an in Tatar.

Learn it in MyDugsi

Tatar translation: Tatar, from Quran.com. Transliteration: Quran.com. Recitation: Mishary Alafasy, from EveryAyah.com. MyDugsi is a learning aid, not a replacement for a qualified teacher.