MyDugsiStart learning

Surah Ad-Duhaa in Tatar: translation and audio

Surah 93 · الضحى · The Morning Hours · 11 verses

Surah Ad-Duhaa verse by verse: the Arabic with a recitation you can repeat, the transliteration, and the Tatar translation by Tatar. For the meaning of every word, see Surah Ad-Duhaa word by word in English.

Verse 1

وَٱلضُّحَىٰ

Transliteration wal-ḍuḥā

Tatar Төшкә хәтле булган вакыт белән ант" итәм.

Verse 2

وَٱلَّيْلِ إِذَا سَجَىٰ

Transliteration wa-al-layli idhā sajā

Tatar Вә төн белән ант итәм, һәркайчан ул төн караңгылыгы белән һәрнәрсәне капласа.

Verse 3

مَا وَدَّعَكَ رَبُّكَ وَمَا قَلَىٰ

Transliteration mā waddaʿaka rabbuka wamā qalā

Tatar Ий Мухәммәд г-м, Раббың сине ташламады һәм сиңа ачуланмады да. (Яһүдләр беркөнне Мухәммәд г-мнән Зүл карнәен вә асъхаб каһәф хәбәрен һәм рух рәвешене сорадылар. Мухәммәд г-м аларга: "Иртәгә җавап бирермен", диде, ләкин, Аллаһ теләсә димәде. Шуннан соң вәхий киселде, берничә вакытлар Җәбраил фәрештә иңмәде. Шул вакытта мөшрикләр: "Мухәммәдне Раббысы ташлады һәм аңа ачуланды", – диделәр. Бу сүрә шул хакта инде.)

Verse 4

وَلَلْـَٔاخِرَةُ خَيْرٌ لَّكَ مِنَ ٱلْأُولَىٰ

Transliteration walalākhiratu khayrun laka mina l-ūlā

Tatar Сиңа, әлбәттә, ахирәт дөньядан хәерлерәкдер. (Ягъни Аллаһ сине патша кылмады һәм сине миллиардер да кылмады, чөнки болар һәммәсе бетә торган нәрсәләр. Бәлки сиңа Раббың дәрәҗәсе мәңгегә кала торган пәйгамбәрлекне бирде.)

Verse 5

وَلَسَوْفَ يُعْطِيكَ رَبُّكَ فَتَرْضَىٰٓ

Transliteration walasawfa yuʿ'ṭīka rabbuka fatarḍā

Tatar Вә тиздән сиңа Раббың өмет иткәнеңне һәм сораганыңны бирер дә, син Аның биргәненнән разый булырсың.

Verse 6

أَلَمْ يَجِدْكَ يَتِيمًا فَـَٔاوَىٰ

Transliteration alam yajid'ka yatīman faāwā

Tatar Әйә Раббың сине ятим хәлендә табып тәрбия урынын насыйп итмәдеме? (Атасы белән бертуган кардәше Әбү Талиб тәрбияләп үстерде.)

Verse 7

وَوَجَدَكَ ضَآلًّا فَهَدَىٰ

Transliteration wawajadaka ḍāllan fahadā

Tatar Дәхи Раббың сине пәйгамбәр булганчы хак диннән адашучы табып, аннары туры юлга күндерде түгелме?

Verse 8

وَوَجَدَكَ عَآئِلًا فَأَغْنَىٰ

Transliteration wawajadaka ʿāilan fa-aghnā

Tatar Дәхи Раббың сине бик фәкыйрь табып, аннары сине бай кылды түгелме?

Verse 9

فَأَمَّا ٱلْيَتِيمَ فَلَا تَقْهَرْ

Transliteration fa-ammā l-yatīma falā taqhar

Tatar Башта үзең ятим булгач, ятимгә золым итмә, какма, сукма – бәлки хөрмәтлә.

Verse 10

وَأَمَّا ٱلسَّآئِلَ فَلَا تَنْهَرْ

Transliteration wa-ammā l-sāila falā tanhar

Tatar Һәм синнән сораучыга каты мөгамәлә кылма, ни сораса да җавап бир һәм теләген үтә.

Verse 11

وَأَمَّا بِنِعْمَةِ رَبِّكَ فَحَدِّثْ

Transliteration wa-ammā biniʿ'mati rabbika faḥaddith

Tatar Һәм Раббыңның нигъмәте булган шәригать хөкемнәрен кешеләргә өйрәт һәм сөйләп төшендер! Чөнки шәригатьне белмәгән кешеләр Аллаһуның ґәзабына ашыгалар. Ә син аларны җәннәткә кызыктыр һәм чакыр!

Read Surah Ad-Duhaa in another language

All languages

All 114 surahs in Tatar: the Qur’an in Tatar.

Learn it in MyDugsi

Tatar translation: Tatar, from Quran.com. Transliteration: Quran.com. Recitation: Mishary Alafasy, from EveryAyah.com. MyDugsi is a learning aid, not a replacement for a qualified teacher.