Surah Al-Muddaththir in Tatar: translation and audio
Surah 74 · المدثر · The Cloaked One · 56 verses
Surah Al-Muddaththir verse by verse: the Arabic with a recitation you can repeat, the transliteration, and the Tatar translation by Tatar. For the meaning of every word, see Surah Al-Muddaththir word by word in English.
Verse 1
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلْمُدَّثِّرُ
Transliteration yāayyuhā l-mudathiru
Tatar Ий тышкы киеме илә бөркәнгән пәйгамбәр!
Verse 2
قُمْ فَأَنذِرْ
Transliteration qum fa-andhir
Tatar Торгыл, кешеләрне Аллаһ ґәзабы белән куркыт! Мухәммәд г-м җир белән күк арасында тәхеткә утырган Җәбраил фәрештәне күреп курыкты, тиз генә өенә кайтып ятты һәм Хәдиҗәгә тышкы киемнәре белән капларга кушты. Шул вакыт Җәбраил ошбу сүрәнен, аятьләрен китерә башлады. Бу сүрә икенче иңгән сүрәдер.
Verse 3
وَرَبَّكَ فَكَبِّرْ
Transliteration warabbaka fakabbir
Tatar Раббыңны зурлап тәкбир әйт.
Verse 4
وَثِيَابَكَ فَطَهِّرْ
Transliteration wathiyābaka faṭahhir
Tatar Вә киемеңне нәҗәсәттән пакь кыл.
Verse 5
وَٱلرُّجْزَ فَٱهْجُرْ
Transliteration wal-ruj'za fa-uh'jur
Tatar Аллаһуның ачуына илтә торган эшләрне ташла.
Verse 6
وَلَا تَمْنُن تَسْتَكْثِرُ
Transliteration walā tamnun tastakthiru
Tatar Кешегә бернәрсә бирсәң аннан күбрәкне өмет итеп бирмә.
Verse 7
وَلِرَبِّكَ فَٱصْبِرْ
Transliteration walirabbika fa-iṣ'bir
Tatar Вә Раббың ризасы өчен кәферләрнең дошманлыгына сабыр ит, чыда!
Verse 8
فَإِذَا نُقِرَ فِى ٱلنَّاقُورِ
Transliteration fa-idhā nuqira fī l-nāqūri
Tatar Әгәр кыямәт өчен сур өрелсә.
Verse 9
فَذَٰلِكَ يَوْمَئِذٍ يَوْمٌ عَسِيرٌ
Transliteration fadhālika yawma-idhin yawmun ʿasīrun
Tatar Менә шул көн каты көндер.
Verse 10
عَلَى ٱلْكَـٰفِرِينَ غَيْرُ يَسِيرٍ
Transliteration ʿalā l-kāfirīna ghayru yasīrin
Tatar Кәферләргә җиңеллеге юк авыр көндер.
Verse 11
ذَرْنِى وَمَنْ خَلَقْتُ وَحِيدًا
Transliteration dharnī waman khalaqtu waḥīdan
Tatar Мин халык кылган бер кеше белән Мине ялгызымны гына куй.
Verse 12
وَجَعَلْتُ لَهُۥ مَالًا مَّمْدُودًا
Transliteration wajaʿaltu lahu mālan mamdūdan
Tatar Мин аңа төрле-төрле күп мал бирдем.
Verse 13
وَبَنِينَ شُهُودًا
Transliteration wabanīna shuhūdan
Tatar Вә үзе янында гына тора торган балалар бирдек, ягъни аталары бай булгач, балалары сәүдә белән китеп йөрмәделәр.
Verse 14
وَمَهَّدتُّ لَهُۥ تَمْهِيدًا
Transliteration wamahhadttu lahu tamhīdan
Tatar Вә аңа тормышны никадәр киң кылу белән киң кылдым.
Verse 15
ثُمَّ يَطْمَعُ أَنْ أَزِيدَ
Transliteration thumma yaṭmaʿu an azīda
Tatar Моның соңында да Минем аңа мал арттырмагымны өмет итәдер.
Verse 16
كَلَّآ ۖ إِنَّهُۥ كَانَ لِـَٔايَـٰتِنَا عَنِيدًا
Transliteration kallā innahu kāna liāyātinā ʿanīdan
Tatar Юк инде, Бездән яхшылык көтмәсен, тәхкыйк ул Безнең аятьләребезгә карыша иде.
Verse 17
سَأُرْهِقُهُۥ صَعُودًا
Transliteration sa-ur'hiquhu ṣaʿūdan
Tatar Аны бик мәшәкатьле булган ґәзабка кертермен. Ул Вәлид исемле бер бай мөшриктер, Мәккә мөшрикләре аңа киңәшкә килделәр һәм Коръән вә Мухәммәд хакында аның фикерен сорадылар. Вәлид әйтте: "Сез Мухәммәдне дивана дисез, бу сүзегез һич дөрес түгел, аның гакыллы икәнлеге тирә-якка мәгълүмдер. Сез аны сихерче дисез, аның сихер белән шөгыльләнгәне һич заһир булганы юк. Сез аны ялганчы дисез, аның ялган сөйләгәнен бу көнгәчә һичкем ишеткәне юк, һәм аның сүзләре шагыйрь сүзенә дә охшамый", – дип. Мөшрикләр: син нинди киңәш бирәсең, аңа ни дип әйтик, диделәр. Вәлид аларның сорауларына җавап бире алмыйча уйга калды.
Verse 18
إِنَّهُۥ فَكَّرَ وَقَدَّرَ
Transliteration innahu fakkara waqaddara
Tatar Тәхкыйк ул – Вәлид Коръән һәм пәйгамбәр хакында ничек мәкерлек кылырга дип фикерләде, үзенчә халыкларга сөйләргә ялган сүзләр дә хәзерләде.
Verse 19
فَقُتِلَ كَيْفَ قَدَّرَ
Transliteration faqutila kayfa qaddara
Tatar Вәлидкә ләгънәт булсын башы ватылсын – ничек чамалый!
Verse 20
ثُمَّ قُتِلَ كَيْفَ قَدَّرَ
Transliteration thumma qutila kayfa qaddara
Tatar Ул һәлак булсын, халыкны хактан адаштырырга янә ничек чамалый!
Verse 21
ثُمَّ نَظَرَ
Transliteration thumma naẓara
Tatar Соңра Коръәнгә каршы ничек мәкерлек кылырга дип, янә уйлап фикерләп карады.
Verse 22
ثُمَّ عَبَسَ وَبَسَرَ
Transliteration thumma ʿabasa wabasara
Tatar Соңра Коръән сүзен ишеткәндә ачуланып йөзен сытты, маңгаен җыерды.
Verse 23
ثُمَّ أَدْبَرَ وَٱسْتَكْبَرَ
Transliteration thumma adbara wa-is'takbara
Tatar Аннары артына әйләнде вә тәкәбберләнде.
Verse 24
فَقَالَ إِنْ هَـٰذَآ إِلَّا سِحْرٌ يُؤْثَرُ
Transliteration faqāla in hādhā illā siḥ'run yu'tharu
Tatar Башка сүз таба алмагач, бу Коръән Аллаһ сүзе түгел мәгәр әүвәлге сихерчеләрдән калган сихер диде.
Verse 25
إِنْ هَـٰذَآ إِلَّا قَوْلُ ٱلْبَشَرِ
Transliteration in hādhā illā qawlu l-bashari
Tatar Бу Коръән кеше сүзе генә, аны Мухәммәд әүвәлге сихерчеләрдән күчереп алган, диде.
Verse 26
سَأُصْلِيهِ سَقَرَ
Transliteration sa-uṣ'līhi saqara
Tatar Тиздән аны сакар тәмугына салырмын.
Verse 27
وَمَآ أَدْرَىٰكَ مَا سَقَرُ
Transliteration wamā adrāka mā saqaru
Tatar Сиңа ул сакарның ґәзабын кем белдерде?
Verse 28
لَا تُبْقِى وَلَا تَذَرُ
Transliteration lā tub'qī walā tadharu
Tatar Ул сакар үзенә салынган нәрсәне калдырмас вә бетермичә куймас.
Verse 29
لَوَّاحَةٌ لِّلْبَشَرِ
Transliteration lawwāḥatun lil'bashari
Tatar Ул сакар кешеләрнең тиреләрен яндырыр.
Verse 30
عَلَيْهَا تِسْعَةَ عَشَرَ
Transliteration ʿalayhā tis'ʿata ʿashara
Tatar Ул сакарда унтугыз ґәзаб фәрештәләре бардыр. "Мөшрикләр бу сүзне ишеткәч: "Ґәзаб фәрештәләре унтугыз гына булгач без аларга каршы тора алырбыз, алар безне ґәзаб кыла алмаслар", – диделәр.
Verse 31
وَمَا جَعَلْنَآ أَصْحَـٰبَ ٱلنَّارِ إِلَّا مَلَـٰٓئِكَةً ۙ وَمَا جَعَلْنَا عِدَّتَهُمْ إِلَّا فِتْنَةً لِّلَّذِينَ كَفَرُوا۟ لِيَسْتَيْقِنَ ٱلَّذِينَ أُوتُوا۟ ٱلْكِتَـٰبَ وَيَزْدَادَ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓا۟ إِيمَـٰنًا ۙ وَلَا يَرْتَابَ ٱلَّذِينَ أُوتُوا۟ ٱلْكِتَـٰبَ وَٱلْمُؤْمِنُونَ ۙ وَلِيَقُولَ ٱلَّذِينَ فِى قُلُوبِهِم مَّرَضٌ وَٱلْكَـٰفِرُونَ مَاذَآ أَرَادَ ٱللَّهُ بِهَـٰذَا مَثَلًا ۚ كَذَٰلِكَ يُضِلُّ ٱللَّهُ مَن يَشَآءُ وَيَهْدِى مَن يَشَآءُ ۚ وَمَا يَعْلَمُ جُنُودَ رَبِّكَ إِلَّا هُوَ ۚ وَمَا هِىَ إِلَّا ذِكْرَىٰ لِلْبَشَرِ
Transliteration wamā jaʿalnā aṣḥāba l-nāri illā malāikatan wamā jaʿalnā ʿiddatahum illā fit'natan lilladhīna kafarū liyastayqina alladhīna ūtū l-kitāba wayazdāda alladhīna āmanū īmānan walā yartāba alladhīna ūtū l-kitāba wal-mu'minūna waliyaqūla alladhīna fī qulūbihim maraḍun wal-kāfirūna mādhā arāda l-lahu bihādhā mathalan kadhālika yuḍillu l-lahu man yashāu wayahdī man yashāu wamā yaʿlamu junūda rabbika illā huwa wamā hiya illā dhik'rā lil'bashari
Tatar Ут ияләрен, ягъни җәһәннәмгә ґәзаб кылучыларны башка заттан кылмадык фәкать фәрештәләрдән кылдык, вә аларның саннарын унтугыз дип әйттек, фәкать кәферләргә фетнә булсын өчен, вә Инҗил, Тәүрат әһелләре Мухәммәд г-мнең хак пәйгамбәр икәнлегенә ышансыннар өчен. (Чөнки Тәүратта, Инҗилдә дә унтугыз дип зекер ителмештер). Вә мөэминнәр иманнарын куәтләсеннәр өчен, вә китап әһелләре һәм мөэминнәр: аларның саны унтугыз, дигән сүздән шикләнмәсеннәр өчен, вә күңелләрендә авыру булган монафикълар һәм кәферләр: "Аллаһуның бу мисалны китерүдә максаты нәрсә", – дип әйтсеннәр, ягъни бу сүз Аллаһ сүзенә охшамый, аны Аллаһ әйтмәгән, дип фетнәләнсеннәр өчен. Әнә шулай Аллаһ Аның хак сүзенә ышанган мөэминнәрен туры юлга күндерде. Раббыңның гаскәрләрен Аллаһудан башка һичкем белмәс, ул сакара җәһәннәме һәм унтугыз фәрештә бушка сөйләнмәде, мәгәр кешеләргә вәгазь өчен сөйләнде.
Verse 32
كَلَّا وَٱلْقَمَرِ
Transliteration kallā wal-qamari
Tatar Юк, алай гына түгел, ай белән ант итәмен.
Verse 33
وَٱلَّيْلِ إِذْ أَدْبَرَ
Transliteration wa-al-layli idh adbara
Tatar Вә көндездән соң килә торган төн белән.
Verse 34
وَٱلصُّبْحِ إِذَآ أَسْفَرَ
Transliteration wal-ṣub'ḥi idhā asfara
Tatar Һәм саргаючы таң белән ант итәмен.
Verse 35
إِنَّهَا لَإِحْدَى ٱلْكُبَرِ
Transliteration innahā la-iḥ'dā l-kubari
Tatar Тәхкыйк ул сакар җәһәннәме олугъ бәлаләрнең берседер.
Verse 36
نَذِيرًا لِّلْبَشَرِ
Transliteration nadhīran lil'bashari
Tatar Ул кешеләрне куркытучыдыр.
Verse 37
لِمَن شَآءَ مِنكُمْ أَن يَتَقَدَّمَ أَوْ يَتَأَخَّرَ
Transliteration liman shāa minkum an yataqaddama aw yata-akhara
Tatar Вә Сезләрдән яхшы эшләрне эшләүдә алга -чыгарга теләгән кешеләргә һәм бозык эшләр белән артта калуны теләгән кешеләргә куркытудыр. Ягъни яхшы кешеләрне дә һәм яман кешеләрне дә куркытыр өчен сөйләнәдер сакар җәһәннәме.
Verse 38
كُلُّ نَفْسٍۭ بِمَا كَسَبَتْ رَهِينَةٌ
Transliteration kullu nafsin bimā kasabat rahīnatun
Tatar Аллаһуга итагать итмәгән һәрбер кеше үзенең кылган гөнаһы белән бәйләнгәндер.
Verse 39
إِلَّآ أَصْحَـٰبَ ٱلْيَمِينِ
Transliteration illā aṣḥāba l-yamīni
Tatar Мәгәр гамәл дәфтәрләре уң кулларыннан бирелгән күп сәваблы мөселманнар бәйләнмәсләр.
Verse 40
فِى جَنَّـٰتٍ يَتَسَآءَلُونَ
Transliteration fī jannātin yatasāalūna
Tatar Анар җәннәтләрдә булырлар, җәһәннәмгә кергән таныш кешеләрдән сорашырлар.
Verse 41
عَنِ ٱلْمُجْرِمِينَ
Transliteration ʿani l-muj'rimīna
Tatar Аллаһуга итагать итмәгән күп гөнаһлы кешеләрдән:
Verse 42
مَا سَلَكَكُمْ فِى سَقَرَ
Transliteration mā salakakum fī saqara
Tatar "Сезне сакар җәһәннәменә нәрсә салды, нинди сәбәп белән анда кердегез?"
Verse 43
قَالُوا۟ لَمْ نَكُ مِنَ ٱلْمُصَلِّينَ
Transliteration qālū lam naku mina l-muṣalīna
Tatar Сакардагы кешеләр әйтерләр: "Без намаз укучылардан түгел идек.
Verse 44
وَلَمْ نَكُ نُطْعِمُ ٱلْمِسْكِينَ
Transliteration walam naku nuṭ'ʿimu l-mis'kīna
Tatar Дәхи без фәкыйрьләрне ашатучылардан, аларга садака бирүчеләрдән булмадык.
Verse 45
وَكُنَّا نَخُوضُ مَعَ ٱلْخَآئِضِينَ
Transliteration wakunnā nakhūḍu maʿa l-khāiḍīna
Tatar Дәхи хактан качып төрле бозык эшләргә чумган кешеләргә ияреп без дә бозыклыкка чумадыр идек.
Verse 46
وَكُنَّا نُكَذِّبُ بِيَوْمِ ٱلدِّينِ
Transliteration wakunnā nukadhibu biyawmi l-dīni
Tatar Һәм кыямәт көнен ялганга тотар идек.
Verse 47
حَتَّىٰٓ أَتَىٰنَا ٱلْيَقِينُ
Transliteration ḥattā atānā l-yaqīnu
Tatar Бу әйтелгәннәрне эшләдек, хәтта гомеребез бетеп үлем килгәнче", – дип.
Verse 48
فَمَا تَنفَعُهُمْ شَفَـٰعَةُ ٱلشَّـٰفِعِينَ
Transliteration famā tanfaʿuhum shafāʿatu l-shāfiʿīna
Tatar Аларга шәфкатьчеләрнең шәфәгате һич файда бирмәс.
Verse 49
فَمَا لَهُمْ عَنِ ٱلتَّذْكِرَةِ مُعْرِضِينَ
Transliteration famā lahum ʿani l-tadhkirati muʿ'riḍīna
Tatar Нәрсә булган аларга, ни сәбәпле батылдан хакны аеручы Коръәннән баш тарталар?
Verse 50
كَأَنَّهُمْ حُمُرٌ مُّسْتَنفِرَةٌ
Transliteration ka-annahum ḥumurun mus'tanfiratun
Tatar Алар Коръәннән вә аның вәгазьләреннән һәм хөкемнәреннән качалар, куркып өреккән ишәк кеби.
Verse 51
فَرَّتْ مِن قَسْوَرَةٍۭ
Transliteration farrat min qaswaratin
Tatar Ул ишәк арысланнан өркеп качар.
Verse 52
بَلْ يُرِيدُ كُلُّ ٱمْرِئٍ مِّنْهُمْ أَن يُؤْتَىٰ صُحُفًا مُّنَشَّرَةً
Transliteration bal yurīdu kullu im'ri-in min'hum an yu'tā ṣuḥufan munasharatan
Tatar Бәлки алардан һәрбересе телидер Аллаһудан һәрберсенә ачык хат бирелмәкне. Ягъни мөшрикләр: "Аллаһ безгә һәрберебезгә кәгазь иңдерсә, ул кәгазьгә: Мухәммәд хак пәйгамбәр, Коръән Минем китабым, дип язылган булса, иман китерер идек", – диделәр.
Verse 53
كَلَّا ۖ بَل لَّا يَخَافُونَ ٱلْـَٔاخِرَةَ
Transliteration kallā bal lā yakhāfūna l-ākhirata
Tatar Юк әле, алар тиешсезне сорамасыннар, бәлки алар ахирәт ґәзабыннан курыкмыйлар. Әгәр курыксалар иде, әлбәттә, иман китереп Коръән белән гамәл кылыр иделәр һәм Коръәннән башка дәлил сорамас иделәр.
Verse 54
كَلَّآ إِنَّهُۥ تَذْكِرَةٌ
Transliteration kallā innahu tadhkiratun
Tatar Юк, Коръән уенчык түгел, бәлки ул Коръән гакыллы кешеләр өчен хакыйкый көчле вәгазьдер.
Verse 55
فَمَن شَآءَ ذَكَرَهُۥ
Transliteration faman shāa dhakarahu
Tatar Теләгән кеше ул Коръән белән вәгазьләнеп туры юлга керсен һәм иманлы динле булсын!
Verse 56
وَمَا يَذْكُرُونَ إِلَّآ أَن يَشَآءَ ٱللَّهُ ۚ هُوَ أَهْلُ ٱلتَّقْوَىٰ وَأَهْلُ ٱلْمَغْفِرَةِ
Transliteration wamā yadhkurūna illā an yashāa l-lahu huwa ahlu l-taqwā wa-ahlu l-maghfirati
Tatar Юк ул Коръән белән һәммә кеше вәгазьләнмәс мәгәр Аллаһ теләгән кеше генә вәгазьләнер. Димәк Коръән белән вәгазьләнеп һәм гамәл кылып туры юлны табуны Аллаһудан сорарга кирәк! Ул – Аллаһ Аның ачуыннан вә ґәзабыннан сакланырга тиешле булган заттыр һәм гөнаһларның ярлыкануын Аңардан сорарга тиешле заттыр.
Read Surah Al-Muddaththir in another language
- English (word by word)
- Albanian
- Amazigh
- Amharic
- Assamese
- Azerbaijani
- Bambara
- Bangla
- Bosnian
- Bulgarian
- Chechen
- Chinese
- Czech
- Dari
- Dhivehi
- Dutch
- Finnish
- French
- German
- Gujarati
- Hausa
- Hebrew
- Hindi
- Indonesian
- Italian
- Japanese
- Kannada
- Kazakh
- Khmer
- Kinyarwanda
- Korean
- Kurdish
- Luganda
- Malay
- Malayalam
- Maranao
- Marathi
- Nepali
- Norwegian
- Oromo
- Pashto
- Persian
- Polish
- Portuguese
- Romanian
- Russian
- Sindhi
- Sinhala
- Somali
- Spanish
- Swahili
- Swedish
- Tagalog
- Tajik
- Tamil
- Telugu
- Thai
- Turkish
- Ukrainian
- Urdu
- Uyghur
- Uzbek
- Vietnamese
- Yao
- Yoruba
All 114 surahs in Tatar: the Qur’an in Tatar.
Tatar translation: Tatar, from Quran.com. Transliteration: Quran.com. Recitation: Mishary Alafasy, from EveryAyah.com. MyDugsi is a learning aid, not a replacement for a qualified teacher.