Surah Al-'Alaq in Tatar: translation and audio
Surah 96 · العلق · The Clot · 19 verses
Surah Al-'Alaq verse by verse: the Arabic with a recitation you can repeat, the transliteration, and the Tatar translation by Tatar. For the meaning of every word, see Surah Al-'Alaq word by word in English.
Verse 1
ٱقْرَأْ بِٱسْمِ رَبِّكَ ٱلَّذِى خَلَقَ
Transliteration iq'ra bi-is'mi rabbika alladhī khalaqa
Tatar Ий Мухәммәд г-м Коръәнне укы һәрнәрсәне халык кылучы Раббың исеме илә!
Verse 2
خَلَقَ ٱلْإِنسَـٰنَ مِنْ عَلَقٍ
Transliteration khalaqa l-insāna min ʿalaqin
Tatar Ул халык кылды кешене оешкан каннан.
Verse 3
ٱقْرَأْ وَرَبُّكَ ٱلْأَكْرَمُ
Transliteration iq'ra warabbuka l-akramu
Tatar Укыгыл, синең Раббың – Аллаһ бик хөрмәтле вә юмарттыр.
Verse 4
ٱلَّذِى عَلَّمَ بِٱلْقَلَمِ
Transliteration alladhī ʿallama bil-qalami
Tatar Ул – Аллаһ каләм белән язуны өйрәтте.
Verse 5
عَلَّمَ ٱلْإِنسَـٰنَ مَا لَمْ يَعْلَمْ
Transliteration ʿallama l-insāna mā lam yaʿlam
Tatar Кешегә белмәгән нәрсәләрен өйрәтте.
Verse 6
كَلَّآ إِنَّ ٱلْإِنسَـٰنَ لَيَطْغَىٰٓ
Transliteration kallā inna l-insāna layaṭghā
Tatar Юк, Без кеше өчен никадәр мәрхәмәтле һәм юмарт булсак та, тәхкыйк кеше Без куйган чиктән үтәдер, аннары азып адашадыр.
Verse 7
أَن رَّءَاهُ ٱسْتَغْنَىٰٓ
Transliteration an raāhu is'taghnā
Tatar Үзен Аллаһуга мохтаҗ түгел дип белеп. (Әлбәттә, кеше дөньяда һәм ахирәттә Аллаһуга мохтаҗ икәнен белсә, һич Аллаһуга каршылык кыла алмый. Фәкать Аллаһуга үзенең мохтаҗ икәнлеген белмәгән кеше Аллаһуга карышып Аңа дошман буладыр, аннары җәһәннәмгә китә.)
Verse 8
إِنَّ إِلَىٰ رَبِّكَ ٱلرُّجْعَىٰٓ
Transliteration inna ilā rabbika l-ruj'ʿā
Tatar Тәхкыйк җәза өчен кыямәт көнне кубарылып кайту Раббыңадыр.
Verse 9
أَرَءَيْتَ ٱلَّذِى يَنْهَىٰ
Transliteration ara-ayta alladhī yanhā
Tatar Әйә күрдеңме, берәүнең намаз укучыны намаздан тыюы тиешме, яхшы эшме?
Verse 10
عَبْدًا إِذَا صَلَّىٰٓ
Transliteration ʿabdan idhā ṣallā
Tatar Ул Аллаһ колы – Мухәммәд г-м үзенең, иң зур бурычын үтәү өчен намаз укыганда?
Verse 11
أَرَءَيْتَ إِن كَانَ عَلَى ٱلْهُدَىٰٓ
Transliteration ara-ayta in kāna ʿalā l-hudā
Tatar Әйә ул намаз укучы Аллаһ колын намаз укудан тыю дөресме, ул һәркемгә яхшылыкны гына теләүче һәм хак туры юлда булса да.
Verse 12
أَوْ أَمَرَ بِٱلتَّقْوَىٰٓ
Transliteration aw amara bil-taqwā
Tatar Әйә ул Аллаһ колын намаз укудан тыю дөрес булырмы, ул кешеләрне Аллаһудан куркырга һәм гөнаһлардан сакланып изге гамәлләр кылырга өндәсә дә? (Әбү Җәһел бервакытны, әгәр Мухәммәднең сәҗдә кылганын күрсәм, әлбәттә, башын кисәчәкмен, дип вәгъдә кылды, һәм Мухәммәднең сәҗдә кылганын күргәч, теләген үтәргә ашыгып килде ләкин барып җитмичә, барча» әгъзалары калтыраган хәлдә кире китте. Иптәшләре: сиңа ни булды, дип сорадылар, ул: минем белән Мухәммәд арасында уттан дивар килеп чыкты аз гына янмыйча калдым, диде.)
Verse 13
أَرَءَيْتَ إِن كَذَّبَ وَتَوَلَّىٰٓ
Transliteration ara-ayta in kadhaba watawallā
Tatar Әйә ул намаздан тыючы кәфер, үзе Аллаһ китабы Коръәнне ялган дисә дә һәм Раббысына итагать итүдән вә Аңа гыйбадәт кылудан баш тартса да, намаздан тыямы, намаздан тыярга үзен хаклы саныймы?
Verse 14
أَلَمْ يَعْلَم بِأَنَّ ٱللَّهَ يَرَىٰ
Transliteration alam yaʿlam bi-anna l-laha yarā
Tatar Әйә намаздан тыючы ул кәфер белмиме Аллаһуның һәркемне күргәнен?
Verse 15
كَلَّا لَئِن لَّمْ يَنتَهِ لَنَسْفَعًۢا بِٱلنَّاصِيَةِ
Transliteration kallā la-in lam yantahi lanasfaʿan bil-nāṣiyati
Tatar Юк, алай кирәкмәс, намаздан тыю ни кабахәт эшдер, әгәр ул бу эшеннән туктамаса, әлбәттә, маңгай чәченнән тотып җәһәннәмгә өстерәрбез.
Verse 16
نَاصِيَةٍ كَـٰذِبَةٍ خَاطِئَةٍ
Transliteration nāṣiyatin kādhibatin khāṭi-atin
Tatar Һәр эшне хата, ялганчы һәм зур гөнаһ кылучының маңгай чәченнән өстерәрбез. (Ул кәфер минем дусларым күп, дип мактанды.)
Verse 17
فَلْيَدْعُ نَادِيَهُۥ
Transliteration falyadʿu nādiyahu
Tatar Ул намаздан тыючы кәфер, чакырсын үзенең ярдәмчеләрен!
Verse 18
سَنَدْعُ ٱلزَّبَانِيَةَ
Transliteration sanadʿu l-zabāniyata
Tatar Без тиздән ґәзаб фәрештәләрен чакырырбыз, аларны җәһәннәмгә өстерәрбез.
Verse 19
كَلَّا لَا تُطِعْهُ وَٱسْجُدْ وَٱقْتَرِب ۩
Transliteration kallā lā tuṭiʿ'hu wa-us'jud wa-iq'tarib
Tatar Юк, кирәкмәс, намаздан тыю бик яман кабахәт эштер, аңа итагать итмә сүзенә колак салма, сәҗдә кыл, намаз укы һәм Аллаһуга ятсын булуны кәсеп ит! (Беренче иңгән бу сүрәдә үк Аллаһ намаз укырга әмер бирде. Чөнки намаздан башка иман да, дин дә юк. Намаз – диннең йөрәге һәм башыдыр.)
Read Surah Al-'Alaq in another language
- English (word by word)
- Albanian
- Amazigh
- Amharic
- Assamese
- Azerbaijani
- Bambara
- Bangla
- Bosnian
- Bulgarian
- Chechen
- Chinese
- Czech
- Dari
- Dhivehi
- Dutch
- Finnish
- French
- German
- Gujarati
- Hausa
- Hebrew
- Hindi
- Indonesian
- Italian
- Japanese
- Kannada
- Kazakh
- Khmer
- Kinyarwanda
- Korean
- Kurdish
- Luganda
- Malay
- Malayalam
- Maranao
- Marathi
- Nepali
- Norwegian
- Oromo
- Pashto
- Persian
- Polish
- Portuguese
- Romanian
- Russian
- Sindhi
- Sinhala
- Somali
- Spanish
- Swahili
- Swedish
- Tagalog
- Tajik
- Tamil
- Telugu
- Thai
- Turkish
- Ukrainian
- Urdu
- Uyghur
- Uzbek
- Vietnamese
- Yao
- Yoruba
All 114 surahs in Tatar: the Qur’an in Tatar.
Tatar translation: Tatar, from Quran.com. Transliteration: Quran.com. Recitation: Mishary Alafasy, from EveryAyah.com. MyDugsi is a learning aid, not a replacement for a qualified teacher.