Surah At-Takwir in Tatar: translation and audio
Surah 81 · التكوير · The Overthrowing · 29 verses
Surah At-Takwir verse by verse: the Arabic with a recitation you can repeat, the transliteration, and the Tatar translation by Tatar. For the meaning of every word, see Surah At-Takwir word by word in English.
Verse 1
إِذَا ٱلشَّمْسُ كُوِّرَتْ
Transliteration idhā l-shamsu kuwwirat
Tatar Кайчан кояшның нуры китәрелсә, чорналса (караңгылык белән).
Verse 2
وَإِذَا ٱلنُّجُومُ ٱنكَدَرَتْ
Transliteration wa-idhā l-nujūmu inkadarat
Tatar Вә йолдызлар җиргә коелсалар (метеоритлар).
Verse 3
وَإِذَا ٱلْجِبَالُ سُيِّرَتْ
Transliteration wa-idhā l-jibālu suyyirat
Tatar Вә таулар урыннарыннан кузгалсалар.
Verse 4
وَإِذَا ٱلْعِشَارُ عُطِّلَتْ
Transliteration wa-idhā l-ʿishāru ʿuṭṭilat
Tatar Вә ун айлык буаз дөяләр игътибарсыз калдырылсалар.
Verse 5
وَإِذَا ٱلْوُحُوشُ حُشِرَتْ
Transliteration wa-idhā l-wuḥūshu ḥushirat
Tatar Вә кыр хайваннары бер урынга җыелсалар.
Verse 6
وَإِذَا ٱلْبِحَارُ سُجِّرَتْ
Transliteration wa-idhā l-biḥāru sujjirat
Tatar Вә дәрьяләр бер урынга түгелсәләр.
Verse 7
وَإِذَا ٱلنُّفُوسُ زُوِّجَتْ
Transliteration wa-idhā l-nufūsu zuwwijat
Tatar Вә яхшы кешеләр яхшыларга һәм яман кешеләр яманнарга кушылсалар.
Verse 8
وَإِذَا ٱلْمَوْءُۥدَةُ سُئِلَتْ
Transliteration wa-idhā l-mawūdatu su-ilat
Tatar Вә тере хәлдә күмелгән кыз балалар соралсалар. (Җаһилият вакытында ґәрәбләр кыз балаларын тәрбияләргә авырсынып яки аларны ят кешегә кияүгә биреп җибәрү хурлык дип, тере хәлдә күмәләр иде.)
Verse 9
بِأَىِّ ذَنۢبٍ قُتِلَتْ
Transliteration bi-ayyi dhanbin qutilat
Tatar Ни сәбәпле үтерелдең дип, нинди гөнаһы бар иде, нигә үтердегез дип.
Verse 10
وَإِذَا ٱلصُّحُفُ نُشِرَتْ
Transliteration wa-idhā l-ṣuḥufu nushirat
Tatar Вә гамәл дәфтәрен хисаб өчен таратылса.
Verse 11
وَإِذَا ٱلسَّمَآءُ كُشِطَتْ
Transliteration wa-idhā l-samāu kushiṭat
Tatar Вә күк урыныннан китәрелсә.
Verse 12
وَإِذَا ٱلْجَحِيمُ سُعِّرَتْ
Transliteration wa-idhā l-jaḥīmu suʿʿirat
Tatar Вә җәһәннәм каты кыздырылса.
Verse 13
وَإِذَا ٱلْجَنَّةُ أُزْلِفَتْ
Transliteration wa-idhā l-janatu uz'lifat
Tatar Вә җәннәт якын китерелсә.
Verse 14
عَلِمَتْ نَفْسٌ مَّآ أَحْضَرَتْ
Transliteration ʿalimat nafsun mā aḥḍarat
Tatar Шул вакытта һәркем үзенең хәзерләгән яхшы, вә яман эшләрен белер.
Verse 15
فَلَآ أُقْسِمُ بِٱلْخُنَّسِ
Transliteration falā uq'simu bil-khunasi
Tatar Ант итәмен кире кайтучылар белән.
Verse 16
ٱلْجَوَارِ ٱلْكُنَّسِ
Transliteration al-jawāri l-kunasi
Tatar Вә яшерен йөрүчеләр илә. Ягъни китеп-килеп, күренеп һәм күренмичә йөрүче йолдызлар белән ант итәм.
Verse 17
وَٱلَّيْلِ إِذَا عَسْعَسَ
Transliteration wa-al-layli idhā ʿasʿasa
Tatar Вә төн белән ант итәм, һәркайчан килсә ул төн.
Verse 18
وَٱلصُّبْحِ إِذَا تَنَفَّسَ
Transliteration wal-ṣub'ḥi idhā tanaffasa
Tatar Вә таң белән ант итәмен, һәркайчан ачылса.
Verse 19
إِنَّهُۥ لَقَوْلُ رَسُولٍ كَرِيمٍ
Transliteration innahu laqawlu rasūlin karīmin
Tatar Шиксез, ул Коръән хөрмәтле Җәбраилнең Аллаһудан алып килгән сүзедер.
Verse 20
ذِى قُوَّةٍ عِندَ ذِى ٱلْعَرْشِ مَكِينٍ
Transliteration dhī quwwatin ʿinda dhī l-ʿarshi makīnin
Tatar Ул Җәбраил олугъ куәт иясе вә хөрмәтедер, ґәреш иясе Аллаһ хозурында.
Verse 21
مُّطَاعٍ ثَمَّ أَمِينٍ
Transliteration muṭāʿin thamma amīnin
Tatar Ул Җәбраилгә башка фәрештәләр итагать итәләр, соңра ул ышанычлы хыянәттән пакьдер.
Verse 22
وَمَا صَاحِبُكُم بِمَجْنُونٍ
Transliteration wamā ṣāḥibukum bimajnūnin
Tatar Вә сезнең юлдашыгыз Мухәммәд г-м дивана түгел һәм үзлегеннән сүз сөйләүче дә түгел.
Verse 23
وَلَقَدْ رَءَاهُ بِٱلْأُفُقِ ٱلْمُبِينِ
Transliteration walaqad raāhu bil-ufuqi l-mubīni
Tatar Тәхкыйк ул Җәбраилне күрде югары ачык күктә.
Verse 24
وَمَا هُوَ عَلَى ٱلْغَيْبِ بِضَنِينٍ
Transliteration wamā huwa ʿalā l-ghaybi biḍanīnin
Tatar Ул Мухәммәд г-м кешеләргә мәгълүм булмаган ахирәт хәлләреннән Коръән белән хәбәр бирүдә саран түгелдер.
Verse 25
وَمَا هُوَ بِقَوْلِ شَيْطَـٰنٍ رَّجِيمٍ
Transliteration wamā huwa biqawli shayṭānin rajīmin
Tatar Ул Коръән Аллаһу хозурыннан таш белән сөрелгән шайтан сүзе түгелдер.
Verse 26
فَأَيْنَ تَذْهَبُونَ
Transliteration fa-ayna tadhhabūna
Tatar Коръәнне куеп кая барасыз? Аллаһ китабын ташлап Аллаһ җәннәтенә ничек барасыз?
Verse 27
إِنْ هُوَ إِلَّا ذِكْرٌ لِّلْعَـٰلَمِينَ
Transliteration in huwa illā dhik'run lil'ʿālamīna
Tatar Ул Коръән барча галәм халыкларына вәгазьдер, кирәк эшләрне исләренә төшерүчедер вә кешеләргә иманны, динне, һидәятне һәм тәрбияне кәсеп итә торган иң туры юлдыр.
Verse 28
لِمَن شَآءَ مِنكُمْ أَن يَسْتَقِيمَ
Transliteration liman shāa minkum an yastaqīma
Tatar Сезләрдән туры юлга күнелергә теләге булган кешеләргә вәгазь һәм туры юлдыр.
Verse 29
وَمَا تَشَآءُونَ إِلَّآ أَن يَشَآءَ ٱللَّهُ رَبُّ ٱلْعَـٰلَمِينَ
Transliteration wamā tashāūna illā an yashāa l-lahu rabbu l-ʿālamīna
Tatar Юк туры юлга күнелүне тели алмассыз, мәгәр барча галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһу тәгалә теләсә генә.
Read Surah At-Takwir in another language
- English (word by word)
- Albanian
- Amazigh
- Amharic
- Assamese
- Azerbaijani
- Bambara
- Bangla
- Bosnian
- Bulgarian
- Chechen
- Chinese
- Czech
- Dari
- Dhivehi
- Dutch
- Finnish
- French
- German
- Gujarati
- Hausa
- Hebrew
- Hindi
- Indonesian
- Italian
- Japanese
- Kannada
- Kazakh
- Khmer
- Kinyarwanda
- Korean
- Kurdish
- Luganda
- Malay
- Malayalam
- Maranao
- Marathi
- Nepali
- Norwegian
- Oromo
- Pashto
- Persian
- Polish
- Portuguese
- Romanian
- Russian
- Sindhi
- Sinhala
- Somali
- Spanish
- Swahili
- Swedish
- Tagalog
- Tajik
- Tamil
- Telugu
- Thai
- Turkish
- Ukrainian
- Urdu
- Uyghur
- Uzbek
- Vietnamese
- Yao
- Yoruba
All 114 surahs in Tatar: the Qur’an in Tatar.
Tatar translation: Tatar, from Quran.com. Transliteration: Quran.com. Recitation: Mishary Alafasy, from EveryAyah.com. MyDugsi is a learning aid, not a replacement for a qualified teacher.