Surah An-Nazi'at in Tatar: translation and audio
Surah 79 · النازعات · Those who drag forth · 46 verses
Surah An-Nazi'at verse by verse: the Arabic with a recitation you can repeat, the transliteration, and the Tatar translation by Tatar. For the meaning of every word, see Surah An-Nazi'at word by word in English.
Verse 1
وَٱلنَّـٰزِعَـٰتِ غَرْقًا
Transliteration wal-nāziʿāti gharqan
Tatar Кәферләрнең җаннарын катылык илә суырып алучы фәрештәләр илә,
Verse 2
وَٱلنَّـٰشِطَـٰتِ نَشْطًا
Transliteration wal-nāshiṭāti nashṭan
Tatar дәхи мөэминнәрнең җаннарын җиңеллек белән суырып алучы фәрештәләр илә ант итәмен.
Verse 3
وَٱلسَّـٰبِحَـٰتِ سَبْحًا
Transliteration wal-sābiḥāti sabḥan
Tatar Дәхи җир белән кук арасында тизлек белән йөрүче фәрештәләр илә,
Verse 4
فَٱلسَّـٰبِقَـٰتِ سَبْقًا
Transliteration fal-sābiqāti sabqan
Tatar кәферләрнең җаннарын җәһәннәмгә вә мөэминнәрнең җаннарын җәннәткә алып узышучы фәрештәләр илә,
Verse 5
فَٱلْمُدَبِّرَٰتِ أَمْرًا
Transliteration fal-mudabirāti amran
Tatar Эшләрне тәдбир кылып йөрүче фәрештәләр илә ант итәмен.
Verse 6
يَوْمَ تَرْجُفُ ٱلرَّاجِفَةُ
Transliteration yawma tarjufu l-rājifatu
Tatar Беренче сурда җир каты хәрәкәтләнер дә, җир өстендә тереклек бетәр.
Verse 7
تَتْبَعُهَا ٱلرَّادِفَةُ
Transliteration tatbaʿuhā l-rādifatu
Tatar Вә беренче сурга ияртелеп икенче сур булыр да, кешеләр кабердән терелеп чыгарлар.
Verse 8
قُلُوبٌ يَوْمَئِذٍ وَاجِفَةٌ
Transliteration qulūbun yawma-idhin wājifatun
Tatar Ул көндә куркудан күңелләр урыннарыннан купкан булырлар.
Verse 9
أَبْصَـٰرُهَا خَـٰشِعَةٌ
Transliteration abṣāruhā khāshiʿatun
Tatar Ул күңелләрнең, күзләре түбән төшкән булыр.
Verse 10
يَقُولُونَ أَءِنَّا لَمَرْدُودُونَ فِى ٱلْحَافِرَةِ
Transliteration yaqūlūna a-innā lamardūdūna fī l-ḥāfirati
Tatar Дөньяда Коръәнгә ышанмаучылар әйтәләр: "Әйә без үлгәннән соң, терелеп яңадан әүвәлге хәлебезгә кайтабызмы?
Verse 11
أَءِذَا كُنَّا عِظَـٰمًا نَّخِرَةً
Transliteration a-idhā kunnā ʿiẓāman nakhiratan
Tatar Әйә без черегән сөяк булганнан соң да терелеп кайтырбызмы?
Verse 12
قَالُوا۟ تِلْكَ إِذًا كَرَّةٌ خَاسِرَةٌ
Transliteration qālū til'ka idhan karratun khāsiratun
Tatar Терелүгә ышанмыйча мәсхәрәләп әйттеләр: "Әгәр яңадан терелү булса, бу бик хәсрәтле кайтарылу икән, аның өчен кайгырырга кирәк", – дип.
Verse 13
فَإِنَّمَا هِىَ زَجْرَةٌ وَٰحِدَةٌ
Transliteration fa-innamā hiya zajratun wāḥidatun
Tatar Аларның терелеп кубарылулары фәкать бер тавыш белән булыр.
Verse 14
فَإِذَا هُم بِٱلسَّاهِرَةِ
Transliteration fa-idhā hum bil-sāhirati
Tatar Шул вакытта ук алар җир өстендә булырлар.
Verse 15
هَلْ أَتَىٰكَ حَدِيثُ مُوسَىٰٓ
Transliteration hal atāka ḥadīthu mūsā
Tatar Ий Мухәммәд г-м сиңа Муса хәбәре килде бит?
Verse 16
إِذْ نَادَىٰهُ رَبُّهُۥ بِٱلْوَادِ ٱلْمُقَدَّسِ طُوًى
Transliteration idh nādāhu rabbuhu bil-wādi l-muqadasi ṭuwan
Tatar Мусаның Раббысы аңа нида кылды, Тур тавының итәгендәге мүбарәк Тува дигән урында.
Verse 17
ٱذْهَبْ إِلَىٰ فِرْعَوْنَ إِنَّهُۥ طَغَىٰ
Transliteration idh'hab ilā fir'ʿawna innahu ṭaghā
Tatar Иманга өндәмәк өчен Фиргаунгә баргыл, тәхкыйк ул азды, бозыклыкны күп кылды.
Verse 18
فَقُلْ هَل لَّكَ إِلَىٰٓ أَن تَزَكَّىٰ
Transliteration faqul hal laka ilā an tazakkā
Tatar Әйт аңа: "Әйә кирәксенәсеңме кабих булган көфердән пакьләнүне.
Verse 19
وَأَهْدِيَكَ إِلَىٰ رَبِّكَ فَتَخْشَىٰ
Transliteration wa-ahdiyaka ilā rabbika fatakhshā
Tatar Дәхи сиңа Раббыңны танытуымны телисеңме, әгәр Раббыңны танысаң, Аңардан куркырсың да изге гамәлләр кылырсың", – дип.
Verse 20
فَأَرَىٰهُ ٱلْـَٔايَةَ ٱلْكُبْرَىٰ
Transliteration fa-arāhu l-āyata l-kub'rā
Tatar Муса Фиргаунгә олугъ могҗиза күрсәтте. (Ягъни таягы аҗдаһа булды һәм кулын култыгыннан чыгарган иде кояш кеби якты булып күренде).
Verse 21
فَكَذَّبَ وَعَصَىٰ
Transliteration fakadhaba waʿaṣā
Tatar Фиргаун Мусаның пәйгамбәрлеген һәм күрсәткән могҗизасын ялганга санады һәм Мусага каршы дошманлык кылды.
Verse 22
ثُمَّ أَدْبَرَ يَسْعَىٰ
Transliteration thumma adbara yasʿā
Tatar Соңра Мусадан йөз чөереп, борылып китте дә теләгән кадәр бозык эшләрне кыла торган булды.
Verse 23
فَحَشَرَ فَنَادَىٰ
Transliteration faḥashara fanādā
Tatar Һәм үзенең кавемен вә ґәскәрсн җыйды вә кычкырып нида кылды.
Verse 24
فَقَالَ أَنَا۠ رَبُّكُمُ ٱلْأَعْلَىٰ
Transliteration faqāla anā rabbukumu l-aʿlā
Tatar Әйтте: "Мин сезнең олугъ Раббыгызмын, миннән башка сезнең һич Илаһәгез юктыр", – дип.
Verse 25
فَأَخَذَهُ ٱللَّهُ نَكَالَ ٱلْـَٔاخِرَةِ وَٱلْأُولَىٰٓ
Transliteration fa-akhadhahu l-lahu nakāla l-ākhirati wal-ūlā
Tatar Аллаһ, ул Фиргаунне тотты дөньяда суга батырып, ахирәттә җәһәннәмгә салу беләк.
Verse 26
إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَعِبْرَةً لِّمَن يَخْشَىٰٓ
Transliteration inna fī dhālika laʿib'ratan liman yakhshā
Tatar Тәхкыйк бу вакыйгада гыйбрәт бардыр Аллаһудан курыккан кешегә.
Verse 27
ءَأَنتُمْ أَشَدُّ خَلْقًا أَمِ ٱلسَّمَآءُ ۚ بَنَىٰهَا
Transliteration a-antum ashaddu khalqan ami l-samāu banāhā
Tatar Халык кылуда сезнең яратылуыгыз читенрәкме, әллә күкне ярату читенрәкме? Ул күкне Аллаһ бина кылды.
Verse 28
رَفَعَ سَمْكَهَا فَسَوَّىٰهَا
Transliteration rafaʿa samkahā fasawwāhā
Tatar Ул күкнең бөеклеген бик югары кылды, ул күкне һич кимчелексез төзеп тәмам итте.
Verse 29
وَأَغْطَشَ لَيْلَهَا وَأَخْرَجَ ضُحَىٰهَا
Transliteration wa-aghṭasha laylahā wa-akhraja ḍuḥāhā
Tatar Ул күкнең кичен караңгы кылды вә аның көндезен якты кылды.
Verse 30
وَٱلْأَرْضَ بَعْدَ ذَٰلِكَ دَحَىٰهَآ
Transliteration wal-arḍa baʿda dhālika daḥāhā
Tatar Моның соңында Аллаһ, торырга яраклы итеп җирне түшәде.
Verse 31
أَخْرَجَ مِنْهَا مَآءَهَا وَمَرْعَىٰهَا
Transliteration akhraja min'hā māahā wamarʿāhā
Tatar Җирнең суын һәм хайваннар утлый торган үләннәрне чыгарды.
Verse 32
وَٱلْجِبَالَ أَرْسَىٰهَا
Transliteration wal-jibāla arsāhā
Tatar Дәхи тауларны мәхкәм сабит кылды.
Verse 33
مَتَـٰعًا لَّكُمْ وَلِأَنْعَـٰمِكُمْ
Transliteration matāʿan lakum wali-anʿāmikum
Tatar Сезгә вә сезнең хайваннарыгызга файда өчен.
Verse 34
فَإِذَا جَآءَتِ ٱلطَّآمَّةُ ٱلْكُبْرَىٰ
Transliteration fa-idhā jāati l-ṭāmatu l-kub'rā
Tatar Әгәр олугъ җыелыш көне кыямәт килсә,
Verse 35
يَوْمَ يَتَذَكَّرُ ٱلْإِنسَـٰنُ مَا سَعَىٰ
Transliteration yawma yatadhakkaru l-insānu mā saʿā
Tatar ул көндә кеше дөньяда кылган яман эшләрен искәрер күз алдына китерер.
Verse 36
وَبُرِّزَتِ ٱلْجَحِيمُ لِمَن يَرَىٰ
Transliteration waburrizati l-jaḥīmu liman yarā
Tatar Вә күзе күргән кешеләргә җәһәннәм күрсәтелер.
Verse 37
فَأَمَّا مَن طَغَىٰ
Transliteration fa-ammā man ṭaghā
Tatar Әмма берәү шәригать чигеннән чыгып бозыклык кылса,
Verse 38
وَءَاثَرَ ٱلْحَيَوٰةَ ٱلدُّنْيَا
Transliteration waāthara l-ḥayata l-dun'yā
Tatar дәхи дөньяга бирелеп ахирәт гамәленә кимчелек китерсә,
Verse 39
فَإِنَّ ٱلْجَحِيمَ هِىَ ٱلْمَأْوَىٰ
Transliteration fa-inna l-jaḥīma hiya l-mawā
Tatar Шиксез, ул кешегә урын җәһәннәмдер.
Verse 40
وَأَمَّا مَنْ خَافَ مَقَامَ رَبِّهِۦ وَنَهَى ٱلنَّفْسَ عَنِ ٱلْهَوَىٰ
Transliteration wa-ammā man khāfa maqāma rabbihi wanahā l-nafsa ʿani l-hawā
Tatar Вә әмма берәү Аллаһ алдына басып Аңа җавап бирүдән курыкса, вә үзен нәфесе теләгән гөнаһлы эшләрдән тыйса,
Verse 41
فَإِنَّ ٱلْجَنَّةَ هِىَ ٱلْمَأْوَىٰ
Transliteration fa-inna l-janata hiya l-mawā
Tatar әлбәттә җәннәт аңа урындыр.
Verse 42
يَسْـَٔلُونَكَ عَنِ ٱلسَّاعَةِ أَيَّانَ مُرْسَىٰهَا
Transliteration yasalūnaka ʿani l-sāʿati ayyāna mur'sāhā
Tatar Кәферләр синнән кыямәт кайчан була, дип сорыйлар.
Verse 43
فِيمَ أَنتَ مِن ذِكْرَىٰهَآ
Transliteration fīma anta min dhik'rāhā
Tatar Кыямәтнең кайчан булачагын әйтүдә сиңа нинди файда? Әйтсәң дә фәкать көферлекләрен арттырачаклар.
Verse 44
إِلَىٰ رَبِّكَ مُنتَهَىٰهَآ
Transliteration ilā rabbika muntahāhā
Tatar Кыямәт вакытының ахыр чиге Аллаһуга хастыр.
Verse 45
إِنَّمَآ أَنتَ مُنذِرُ مَن يَخْشَىٰهَا
Transliteration innamā anta mundhiru man yakhshāhā
Tatar Ий Мухәммәд г-м, син фәкать ул кыямәттән курыккан кешене куркытучысың.
Verse 46
كَأَنَّهُمْ يَوْمَ يَرَوْنَهَا لَمْ يَلْبَثُوٓا۟ إِلَّا عَشِيَّةً أَوْ ضُحَىٰهَا
Transliteration ka-annahum yawma yarawnahā lam yalbathū illā ʿashiyyatan aw ḍuḥāhā
Tatar Алар кыямәтне күргәндә гүя дөньяда бер дә тормаган кеби булырлар, мәгәр төшкә хәтле ярты көн яки төштән соң ярты көн торган кеби булырлар.
Read Surah An-Nazi'at in another language
- English (word by word)
- Albanian
- Amazigh
- Amharic
- Assamese
- Azerbaijani
- Bambara
- Bangla
- Bosnian
- Bulgarian
- Chechen
- Chinese
- Czech
- Dari
- Dhivehi
- Dutch
- Finnish
- French
- German
- Gujarati
- Hausa
- Hebrew
- Hindi
- Indonesian
- Italian
- Japanese
- Kannada
- Kazakh
- Khmer
- Kinyarwanda
- Korean
- Kurdish
- Luganda
- Malay
- Malayalam
- Maranao
- Marathi
- Nepali
- Norwegian
- Oromo
- Pashto
- Persian
- Polish
- Portuguese
- Romanian
- Russian
- Sindhi
- Sinhala
- Somali
- Spanish
- Swahili
- Swedish
- Tagalog
- Tajik
- Tamil
- Telugu
- Thai
- Turkish
- Ukrainian
- Urdu
- Uyghur
- Uzbek
- Vietnamese
- Yao
- Yoruba
All 114 surahs in Tatar: the Qur’an in Tatar.
Tatar translation: Tatar, from Quran.com. Transliteration: Quran.com. Recitation: Mishary Alafasy, from EveryAyah.com. MyDugsi is a learning aid, not a replacement for a qualified teacher.