MyDugsiStart learning

Surah Al-Waqi'ah in Tatar: translation and audio

Surah 56 · الواقعة · The Inevitable · 96 verses

Surah Al-Waqi'ah verse by verse: the Arabic with a recitation you can repeat, the transliteration, and the Tatar translation by Tatar. For the meaning of every word, see Surah Al-Waqi'ah word by word in English.

Verse 1

إِذَا وَقَعَتِ ٱلْوَاقِعَةُ

Transliteration idhā waqaʿati l-wāqiʿatu

Tatar Әгәр вакыйга булачак кыямәт хәле вакыйга булса,

Verse 2

لَيْسَ لِوَقْعَتِهَا كَاذِبَةٌ

Transliteration laysa liwaqʿatihā kādhibatun

Tatar ул кыямәтнең вакыйга булуын ялганлаучы була алмас.

Verse 3

خَافِضَةٌ رَّافِعَةٌ

Transliteration khāfiḍatun rāfiʿatun

Tatar Ул кыямәт Дөньяда тәкәбберләнеп динсез яшәгән кешеләрне түбән төшерүче вә Аллаһудан куркып түбәнчелек белән тотып яшәгән хак мөэминнәрне бөек дәрәҗәгә күтәрүчедер.

Verse 4

إِذَا رُجَّتِ ٱلْأَرْضُ رَجًّا

Transliteration idhā rujjati l-arḍu rajjan

Tatar Әгәр җирне каты хәрәкәтләндерү илә хәрәкәтләндерсә,

Verse 5

وَبُسَّتِ ٱلْجِبَالُ بَسًّا

Transliteration wabussati l-jibālu bassan

Tatar вә таулар каты тетелү илә тетелсәләр

Verse 6

فَكَانَتْ هَبَآءً مُّنۢبَثًّا

Transliteration fakānat habāan munbathan

Tatar алар чәчелгән тузан кеби булырлар.

Verse 7

وَكُنتُمْ أَزْوَٰجًا ثَلَـٰثَةً

Transliteration wakuntum azwājan thalāthatan

Tatar Вә сез өч төрле сыйныф булырсыз.

Verse 8

فَأَصْحَـٰبُ ٱلْمَيْمَنَةِ مَآ أَصْحَـٰبُ ٱلْمَيْمَنَةِ

Transliteration fa-aṣḥābu l-maymanati mā aṣḥābu l-maymanati

Tatar Бер сыйныф уң тараф кешеләредер, уң тараф кешеләренең җәннәтләрдә хәлләре ни хуш яхшыдыр.

Verse 9

وَأَصْحَـٰبُ ٱلْمَشْـَٔمَةِ مَآ أَصْحَـٰبُ ٱلْمَشْـَٔمَةِ

Transliteration wa-aṣḥābu l-mashamati mā aṣḥābu l-mashamati

Tatar Вә икенче сыйныф сул тараф кешеләрдер, сул тараф кешеләрнең хәле җәһәннәмдә ни ямандыр.

Verse 10

وَٱلسَّـٰبِقُونَ ٱلسَّـٰبِقُونَ

Transliteration wal-sābiqūna l-sābiqūna

Tatar Дәхи бер сыйныф кешеләре яхшылыкта алга чыгучылардыр, ягъни Коръән белән гамәл кылып яхшылыкта һәрвакыт алда булырлар.

Verse 11

أُو۟لَـٰٓئِكَ ٱلْمُقَرَّبُونَ

Transliteration ulāika l-muqarabūna

Tatar Әнә шул кешеләр Аллаһуга якын вә хөрмәтле

Verse 12

فِى جَنَّـٰتِ ٱلنَّعِيمِ

Transliteration fī jannāti l-naʿīmi

Tatar Алар нигъмәт белән тулган җәннәтләрдәдер.

Verse 13

ثُلَّةٌ مِّنَ ٱلْأَوَّلِينَ

Transliteration thullatun mina l-awalīna

Tatar Ул Аллаһуга якын кешеләр әүвәлге кавемнәрдән бер җәмәгатьтер.

Verse 14

وَقَلِيلٌ مِّنَ ٱلْـَٔاخِرِينَ

Transliteration waqalīlun mina l-ākhirīna

Tatar Дәхи соңгы кавемнәрдән аз гына бардыр.

Verse 15

عَلَىٰ سُرُرٍ مَّوْضُونَةٍ

Transliteration ʿalā sururin mawḍūnatin

Tatar Алтын көмеш вә җәүһәр белән тукылган диваннарда.

Verse 16

مُّتَّكِـِٔينَ عَلَيْهَا مُتَقَـٰبِلِينَ

Transliteration muttakiīna ʿalayhā mutaqābilīna

Tatar Бер-берсенә каршы булыр ул диванга таянган хәлләрендә.

Verse 17

يَطُوفُ عَلَيْهِمْ وِلْدَٰنٌ مُّخَلَّدُونَ

Transliteration yaṭūfu ʿalayhim wil'dānun mukhalladūna

Tatar Алар тирәсендә хезмәт белән әйләнерләр мәңге яшь булгучы егетләр.

Verse 18

بِأَكْوَابٍ وَأَبَارِيقَ وَكَأْسٍ مِّن مَّعِينٍ

Transliteration bi-akwābin wa-abārīqa wakasin min maʿīnin

Tatar Тоткасыз кәсәләр вә борынлы комганнар һәм агып торган эчемлекләр тутырылган кәсәләр белән.

Verse 19

لَّا يُصَدَّعُونَ عَنْهَا وَلَا يُنزِفُونَ

Transliteration lā yuṣaddaʿūna ʿanhā walā yunzifūna

Tatar Ул эчемлекләр эчүдән башлары һич авыртмас һәм исермәсләр.

Verse 20

وَفَـٰكِهَةٍ مِّمَّا يَتَخَيَّرُونَ

Transliteration wafākihatin mimmā yatakhayyarūna

Tatar Вә алар тели торган җимешләр белән.

Verse 21

وَلَحْمِ طَيْرٍ مِّمَّا يَشْتَهُونَ

Transliteration walaḥmi ṭayrin mimmā yashtahūna

Tatar Вә аларның ашарга теләгәне кош итләре белән килерләр.

Verse 22

وَحُورٌ عِينٌ

Transliteration waḥūrun ʿīnun

Tatar Дәхи кара вә зур күзле кызлар белән бергә булырлар.

Verse 23

كَأَمْثَـٰلِ ٱللُّؤْلُؤِ ٱلْمَكْنُونِ

Transliteration ka-amthāli l-lu'lu-i l-maknūni

Tatar Ул кызлар тезелгән энҗе дәнәләре кебиләрдер.

Verse 24

جَزَآءًۢ بِمَا كَانُوا۟ يَعْمَلُونَ

Transliteration jazāan bimā kānū yaʿmalūna

Tatar Бу нигъмәтләр кылган гамәлләренең җәзасыдыр.

Verse 25

لَا يَسْمَعُونَ فِيهَا لَغْوًا وَلَا تَأْثِيمًا

Transliteration lā yasmaʿūna fīhā laghwan walā tathīman

Tatar Алар җәннәттә буш сүзләрне вә гөнаһлы сүзләрне ишетмәсләр.

Verse 26

إِلَّا قِيلًا سَلَـٰمًا سَلَـٰمًا

Transliteration illā qīlan salāman salāman

Tatar Мәгәр сәлам бирешкән тавышны гына ишетерләр.

Verse 27

وَأَصْحَـٰبُ ٱلْيَمِينِ مَآ أَصْحَـٰبُ ٱلْيَمِينِ

Transliteration wa-aṣḥābu l-yamīni mā aṣḥābu l-yamīni

Tatar Инде уң тараф кешеләре – нинди яхшы уң тараф кешеләренең хәле.

Verse 28

فِى سِدْرٍ مَّخْضُودٍ

Transliteration fī sid'rin makhḍūdin

Tatar Чәнечкесез сәдер агачлары астында.

Verse 29

وَطَلْحٍ مَّنضُودٍ

Transliteration waṭalḥin manḍūdin

Tatar Вә җимешләре астан өскә хәтле тезелгән хуш исле банан агачлары арасында.

Verse 30

وَظِلٍّ مَّمْدُودٍ

Transliteration waẓillin mamdūdin

Tatar Вә даимән булучы күләгәдә.

Verse 31

وَمَآءٍ مَّسْكُوبٍ

Transliteration wamāin maskūbin

Tatar Вә даимән һәр тарафка агып торучы суда.

Verse 32

وَفَـٰكِهَةٍ كَثِيرَةٍ

Transliteration wafākihatin kathīratin

Tatar Вә бик күп җимешләр эчендә.

Verse 33

لَّا مَقْطُوعَةٍ وَلَا مَمْنُوعَةٍ

Transliteration lā maqṭūʿatin walā mamnūʿatin

Tatar Ул җимешләр киселмәсләр агачтан (бетмәсләр) вә җимешләре җәннәт кешеләре өчен һич тыелмаслар.

Verse 34

وَفُرُشٍ مَّرْفُوعَةٍ

Transliteration wafurushin marfūʿatin

Tatar Вә кабартылган йомшак түшәкләрдә булырлар.

Verse 35

إِنَّآ أَنشَأْنَـٰهُنَّ إِنشَآءً

Transliteration innā anshanāhunna inshāan

Tatar Без аларның дөньядагы хатыннарын икенче итеп халык кылдык.

Verse 36

فَجَعَلْنَـٰهُنَّ أَبْكَارًا

Transliteration fajaʿalnāhunna abkāran

Tatar Аларны яшь кызлар кылдык.

Verse 37

عُرُبًا أَتْرَابًا

Transliteration ʿuruban atrāban

Tatar Ирләрен сөюче татлы сүзлеләрдер, барчасы да яшьләр, җәннәт кешеләре бар да утыз өч яшьтә булырлар.

Verse 38

لِّأَصْحَـٰبِ ٱلْيَمِينِ

Transliteration li-aṣḥābi l-yamīni

Tatar Бу зекер ителгән нәрсәләр уң тараф кешеләре өчен хәзерләнде.

Verse 39

ثُلَّةٌ مِّنَ ٱلْأَوَّلِينَ

Transliteration thullatun mina l-awalīna

Tatar Ул уң тараф кешеләре әүвәлге кавемнәрдән бер төркем җәмәгатьләрдер.

Verse 40

وَثُلَّةٌ مِّنَ ٱلْـَٔاخِرِينَ

Transliteration wathullatun mina l-ākhirīna

Tatar Вә соңгы кавемнәрдән бер төркем җәмәгатьтер.

Verse 41

وَأَصْحَـٰبُ ٱلشِّمَالِ مَآ أَصْحَـٰبُ ٱلشِّمَالِ

Transliteration wa-aṣḥābu l-shimāli mā aṣḥābu l-shimāli

Tatar Вә сул тараф кешеләре, ул сул тарафларның хәле нинди яман, нинди авырдыр.

Verse 42

فِى سَمُومٍ وَحَمِيمٍ

Transliteration fī samūmin waḥamīmin

Tatar Алар эссе җилдә вә кайнар суда.

Verse 43

وَظِلٍّ مِّن يَحْمُومٍ

Transliteration waẓillin min yaḥmūmin

Tatar Кара төннән булган күләгәдә.

Verse 44

لَّا بَارِدٍ وَلَا كَرِيمٍ

Transliteration lā bāridin walā karīmin

Tatar Ул күләгә салкынча түгел һәм файдалы да түгел.

Verse 45

إِنَّهُمْ كَانُوا۟ قَبْلَ ذَٰلِكَ مُتْرَفِينَ

Transliteration innahum kānū qabla dhālika mut'rafīna

Tatar Тәхкыйк алар дөньяда вакытта нигъмәт ияләре булып азган иделәр.

Verse 46

وَكَانُوا۟ يُصِرُّونَ عَلَى ٱلْحِنثِ ٱلْعَظِيمِ

Transliteration wakānū yuṣirrūna ʿalā l-ḥinthi l-ʿaẓīmi

Tatar Вә алар олугъ гөнаһка, ягъни ширеккә даимчелек кыла иделәр.

Verse 47

وَكَانُوا۟ يَقُولُونَ أَئِذَا مِتْنَا وَكُنَّا تُرَابًا وَعِظَـٰمًا أَءِنَّا لَمَبْعُوثُونَ

Transliteration wakānū yaqūlūna a-idhā mit'nā wakunnā turāban waʿiẓāman a-innā lamabʿūthūna

Tatar Дәхи әйтәләр иде: "Без әгәр үлеп сөяк булсак вә череп туфрак булсак, яңадан терелербезме.

Verse 48

أَوَءَابَآؤُنَا ٱلْأَوَّلُونَ

Transliteration awaābāunā l-awalūna

Tatar Дәхи безнең борынгы бабаларыбыз да терелеп кубарылырлармы? Бу эш була торган түгел", – дип.

Verse 49

قُلْ إِنَّ ٱلْأَوَّلِينَ وَٱلْـَٔاخِرِينَ

Transliteration qul inna l-awalīna wal-ākhirīna

Tatar Әйт: "Әлбәттә, борынгылар да һәм ахыргы кешеләр дә.

Verse 50

لَمَجْمُوعُونَ إِلَىٰ مِيقَـٰتِ يَوْمٍ مَّعْلُومٍ

Transliteration lamajmūʿūna ilā mīqāti yawmin maʿlūmin

Tatar Барчалары да мәгълүм кыямәт көнендәге билгеләнгән урынга җыелырлар.

Verse 51

ثُمَّ إِنَّكُمْ أَيُّهَا ٱلضَّآلُّونَ ٱلْمُكَذِّبُونَ

Transliteration thumma innakum ayyuhā l-ḍālūna l-mukadhibūna

Tatar Соңра сез азып адашучы ялганчы кешеләрсез.

Verse 52

لَـَٔاكِلُونَ مِن شَجَرٍ مِّن زَقُّومٍ

Transliteration laākilūna min shajarin min zaqqūmin

Tatar Әлбәттә, Заккум агачының ачы вә чәнечкеле җимешләрен ашаучысыз.

Verse 53

فَمَالِـُٔونَ مِنْهَا ٱلْبُطُونَ

Transliteration famāliūna min'hā l-buṭūna

Tatar Шул ачы җимешләр илә карыннарыгызны тутыручысыз,

Verse 54

فَشَـٰرِبُونَ عَلَيْهِ مِنَ ٱلْحَمِيمِ

Transliteration fashāribūna ʿalayhi mina l-ḥamīmi

Tatar вә аның өстенә эчәрсез бик кайнар суны.

Verse 55

فَشَـٰرِبُونَ شُرْبَ ٱلْهِيمِ

Transliteration fashāribūna shur'ba l-hīmi

Tatar Ул суны бик каты аңкыганлыктан комсызланып (сусаган дөяләр кебек) эчәрсез.

Verse 56

هَـٰذَا نُزُلُهُمْ يَوْمَ ٱلدِّينِ

Transliteration hādhā nuzuluhum yawma l-dīni

Tatar Бу ачы җимеш белән кайнар су кыямәт көнендәге аларның сыедыр.

Verse 57

نَحْنُ خَلَقْنَـٰكُمْ فَلَوْلَا تُصَدِّقُونَ

Transliteration naḥnu khalaqnākum falawlā tuṣaddiqūna

Tatar Сезне Без халык кылдык, Безнең тергезеп хөкем итү эшебезне тәсъдыйк кылмассызмы ышанмассызмы?

Verse 58

أَفَرَءَيْتُم مَّا تُمْنُونَ

Transliteration afara-aytum mā tum'nūna

Tatar Беләсезме хәбәр бирегез хатыннарыгызның бала ятагына салган суыгызны.

Verse 59

ءَأَنتُمْ تَخْلُقُونَهُۥٓ أَمْ نَحْنُ ٱلْخَـٰلِقُونَ

Transliteration a-antum takhluqūnahu am naḥnu l-khāliqūna

Tatar Кеше итеп халык кылучы сезме, әллә аларны халык кылучы Безме?

Verse 60

نَحْنُ قَدَّرْنَا بَيْنَكُمُ ٱلْمَوْتَ وَمَا نَحْنُ بِمَسْبُوقِينَ

Transliteration naḥnu qaddarnā baynakumu l-mawta wamā naḥnu bimasbūqīna

Tatar Без сезнең арагызда үлемне билгеләдек, вә Без гаҗизләнүче, аптыраучы түгелбез.

Verse 61

عَلَىٰٓ أَن نُّبَدِّلَ أَمْثَـٰلَكُمْ وَنُنشِئَكُمْ فِى مَا لَا تَعْلَمُونَ

Transliteration ʿalā an nubaddila amthālakum wanunshi-akum fī mā lā taʿlamūna

Tatar Сезне һәлак итеп урыныгызга сездән яхшыракны алыштырырга, вә сезне үзегез белмәгән сурәтләргә алыштырырга гаҗиз түгелме.

Verse 62

وَلَقَدْ عَلِمْتُمُ ٱلنَّشْأَةَ ٱلْأُولَىٰ فَلَوْلَا تَذَكَّرُونَ

Transliteration walaqad ʿalim'tumu l-nashata l-ūlā falawlā tadhakkarūna

Tatar Тәхкыйк сез әүвәлге халык ителүне беләсез бит, һич юктан халык кылдык, шуны уйлап фикерләп карасагызчы!

Verse 63

أَفَرَءَيْتُم مَّا تَحْرُثُونَ

Transliteration afara-aytum mā taḥruthūna

Tatar Әгәр белсәгез чәчкән игеннәрегездән хәбәр бирегез!

Verse 64

ءَأَنتُمْ تَزْرَعُونَهُۥٓ أَمْ نَحْنُ ٱلزَّٰرِعُونَ

Transliteration a-antum tazraʿūnahu am naḥnu l-zāriʿūna

Tatar Сезме аларны үстерәсез, әллә Безме үстерүче?

Verse 65

لَوْ نَشَآءُ لَجَعَلْنَـٰهُ حُطَـٰمًا فَظَلْتُمْ تَفَكَّهُونَ

Transliteration law nashāu lajaʿalnāhu ḥuṭāman faẓaltum tafakkahūna

Tatar Әгәр теләсәк, ул игеннәрне коры кау яки башаксыз коры салам кылыр идек, ул вакытта бик каты кайгыручылардан булыр идегез.

Verse 66

إِنَّا لَمُغْرَمُونَ

Transliteration innā lamugh'ramūna

Tatar Вә: "Гөнаһыбыз сәбәпле җәзаланабыз,

Verse 67

بَلْ نَحْنُ مَحْرُومُونَ

Transliteration bal naḥnu maḥrūmūna

Tatar Бәлки моннан соң безгә Аллаһуның рәхмәте һич тә булмас инде", – дияр идегез.

Verse 68

أَفَرَءَيْتُمُ ٱلْمَآءَ ٱلَّذِى تَشْرَبُونَ

Transliteration afara-aytumu l-māa alladhī tashrabūna

Tatar Әгәр белсәгез, эчә торган суларыгыздан хәбәр бирегез!

Verse 69

ءَأَنتُمْ أَنزَلْتُمُوهُ مِنَ ٱلْمُزْنِ أَمْ نَحْنُ ٱلْمُنزِلُونَ

Transliteration a-antum anzaltumūhu mina l-muz'ni am naḥnu l-munzilūna

Tatar Ул суны болыттан сез иңдердегезме, әллә ул суны иңдерүче Безме?

Verse 70

لَوْ نَشَآءُ جَعَلْنَـٰهُ أُجَاجًا فَلَوْلَا تَشْكُرُونَ

Transliteration law nashāu jaʿalnāhu ujājan falawlā tashkurūna

Tatar Әгәр Без теләсәк, ул суны эчәргә яраксыз итеп ачы кылыр идек, сез ни өчен шөкер итмисез?

Verse 71

أَفَرَءَيْتُمُ ٱلنَّارَ ٱلَّتِى تُورُونَ

Transliteration afara-aytumu l-nāra allatī tūrūna

Tatar Әйә беләсезме, һәр көнне кабызып файдаланган уттан хәбәр бирегез!

Verse 72

ءَأَنتُمْ أَنشَأْتُمْ شَجَرَتَهَآ أَمْ نَحْنُ ٱلْمُنشِـُٔونَ

Transliteration a-antum anshatum shajaratahā am naḥnu l-munshiūna

Tatar Ул утның агачын сез ясадыгызмы, әллә Безме аны бар итүче? Ягъни Ґәрәбстанда үсеп торган яшел агачтан сугып ут чыгаралар.

Verse 73

نَحْنُ جَعَلْنَـٰهَا تَذْكِرَةً وَمَتَـٰعًا لِّلْمُقْوِينَ

Transliteration naḥnu jaʿalnāhā tadhkiratan wamatāʿan lil'muq'wīna

Tatar Без ул утны халык кылдык ахирәт утын искә төшермәк өчен вә юлда йөрүчеләргә файдаланмак өчен.

Verse 74

فَسَبِّحْ بِٱسْمِ رَبِّكَ ٱلْعَظِيمِ

Transliteration fasabbiḥ bi-is'mi rabbika l-ʿaẓīmi

Tatar Олугъ булган Раббыңның исеме илә тәсбихләр әйт!

Verse 75

۞ فَلَآ أُقْسِمُ بِمَوَٰقِعِ ٱلنُّجُومِ

Transliteration falā uq'simu bimawāqiʿi l-nujūmi

Tatar Йолдызларның иңгән яки баеган вакытлары илә ант итәмен.

Verse 76

وَإِنَّهُۥ لَقَسَمٌ لَّوْ تَعْلَمُونَ عَظِيمٌ

Transliteration wa-innahu laqasamun law taʿlamūna ʿaẓīmun

Tatar Тәхкыйк ул ант бик олугъ анттыр, әгәр белсәгез.

Verse 77

إِنَّهُۥ لَقُرْءَانٌ كَرِيمٌ

Transliteration innahu laqur'ānun karīmun

Tatar Тәхкыйк Аллаһудан вәхий ителгән нәрсә хөрмәтле Коръәндер.

Verse 78

فِى كِتَـٰبٍ مَّكْنُونٍ

Transliteration fī kitābin maknūnin

Tatar Ул Коръән Ләүхүл Мәхфуздагы китапта сакланмыштыр.

Verse 79

لَّا يَمَسُّهُۥٓ إِلَّا ٱلْمُطَهَّرُونَ

Transliteration lā yamassuhu illā l-muṭaharūna

Tatar Ул Коръәнне пакь булмаган кеше тотмас, мәгәр тәһарәтле пакь кеше генә тотар.

Verse 80

تَنزِيلٌ مِّن رَّبِّ ٱلْعَـٰلَمِينَ

Transliteration tanzīlun min rabbi l-ʿālamīna

Tatar Барча галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһудан иңдерелмештер.

Verse 81

أَفَبِهَـٰذَا ٱلْحَدِيثِ أَنتُم مُّدْهِنُونَ

Transliteration afabihādhā l-ḥadīthi antum mud'hinūna

Tatar Әйә сез ошбу Коръән белән гамәл кылудан ялкауланасызмы, андагы Аллаһ хөкемнәрен җиңелгә саныйсызмы?

Verse 82

وَتَجْعَلُونَ رِزْقَكُمْ أَنَّكُمْ تُكَذِّبُونَ

Transliteration watajʿalūna riz'qakum annakum tukadhibūna

Tatar Тәхкыйк Коръәнне ялганга тотуыгызны үзегезгә өлеш кыласыз. Ягъни һәр нигъмәтне Аллаһудан дип белмисез, бәлки тәбигатьтән һәм үзебездән дисез.

Verse 83

فَلَوْلَآ إِذَا بَلَغَتِ ٱلْحُلْقُومَ

Transliteration falawlā idhā balaghati l-ḥul'qūma

Tatar Әгәр үлемгә хәзерләнгән кешенең җаны бугазына җитсә,

Verse 84

وَأَنتُمْ حِينَئِذٍ تَنظُرُونَ

Transliteration wa-antum ḥīna-idhin tanẓurūna

Tatar сез шул вакытта аңа карап сорарсыз.

Verse 85

وَنَحْنُ أَقْرَبُ إِلَيْهِ مِنكُمْ وَلَـٰكِن لَّا تُبْصِرُونَ

Transliteration wanaḥnu aqrabu ilayhi minkum walākin lā tub'ṣirūna

Tatar Ул кешенең хәлен белү өчен сезгә караганда Без белем вә кодрәтебез белән аңа якынракбыз, ләкин ул кешегә килгән хәлне сез белмисез һәм күрмисез.

Verse 86

فَلَوْلَآ إِن كُنتُمْ غَيْرَ مَدِينِينَ

Transliteration falawlā in kuntum ghayra madīnīna

Tatar Әгәр Безнең хозурыбызда хөкем ителми торган булсагыз, ягъни кешенең үлеме Аллаһудан түгел, үләбез дә бетәбез дисәгез.

Verse 87

تَرْجِعُونَهَآ إِن كُنتُمْ صَـٰدِقِينَ

Transliteration tarjiʿūnahā in kuntum ṣādiqīna

Tatar Ул кешене үлемнән коткарып дөньяда яшәү өчен кире кайтарыгыз, әгәр Аллаһудан башка эш кыла алабыз дигән сүзегез дөрес булса!

Verse 88

فَأَمَّآ إِن كَانَ مِنَ ٱلْمُقَرَّبِينَ

Transliteration fa-ammā in kāna mina l-muqarabīna

Tatar Әгәр ул үлгән кеше Аллаһуга якын кешеләрдән булса,

Verse 89

فَرَوْحٌ وَرَيْحَانٌ وَجَنَّتُ نَعِيمٍ

Transliteration farawḥun warayḥānun wajannatu naʿīmin

Tatar аңар рәхәтлек вә хуш исле гөлләр арасында яхшы нигъмәтләр вә нәґим җәннәтедер.

Verse 90

وَأَمَّآ إِن كَانَ مِنْ أَصْحَـٰبِ ٱلْيَمِينِ

Transliteration wa-ammā in kāna min aṣḥābi l-yamīni

Tatar Әмма уң тараф кешесе булса.

Verse 91

فَسَلَـٰمٌ لَّكَ مِنْ أَصْحَـٰبِ ٱلْيَمِينِ

Transliteration fasalāmun laka min aṣḥābi l-yamīni

Tatar Сиңа җәннәттәге уң тараф юлдашыңнан сәламдер.

Verse 92

وَأَمَّآ إِن كَانَ مِنَ ٱلْمُكَذِّبِينَ ٱلضَّآلِّينَ

Transliteration wa-ammā in kāna mina l-mukadhibīna l-ḍālīna

Tatar Әгәр ул үлгән кеше Коръәнне вә пәйгамбәрне ялган диюче адашкан кеше булса,

Verse 93

فَنُزُلٌ مِّنْ حَمِيمٍ

Transliteration fanuzulun min ḥamīmin

Tatar аның сые җәһәннәмнең кайнар суыннандыр.

Verse 94

وَتَصْلِيَةُ جَحِيمٍ

Transliteration wataṣliyatu jaḥīmin

Tatar Вә җәһәннәм утының яндыруыдыр.

Verse 95

إِنَّ هَـٰذَا لَهُوَ حَقُّ ٱلْيَقِينِ

Transliteration inna hādhā lahuwa ḥaqqu l-yaqīni

Tatar Тәхкыйк бу зекер ителгән нәрсәләр якын булган хактыр.

Verse 96

فَسَبِّحْ بِٱسْمِ رَبِّكَ ٱلْعَظِيمِ

Transliteration fasabbiḥ bi-is'mi rabbika l-ʿaẓīmi

Tatar Олугъ булган Раббыңның исемен мактап тәсбих әйт!

Read Surah Al-Waqi'ah in another language

All languages

All 114 surahs in Tatar: the Qur’an in Tatar.

Learn it in MyDugsi

Tatar translation: Tatar, from Quran.com. Transliteration: Quran.com. Recitation: Mishary Alafasy, from EveryAyah.com. MyDugsi is a learning aid, not a replacement for a qualified teacher.