Surah Ya-Sin in Tatar: translation and audio
Surah 36 · يس · Ya Sin · 83 verses
Surah Ya-Sin verse by verse: the Arabic with a recitation you can repeat, the transliteration, and the Tatar translation by Tatar. For the meaning of every word, see Surah Ya-Sin word by word in English.
Verse 1
يسٓ
Transliteration ya-seen
Tatar Йә син – мәгнәсен Аллаһ үзе генә белә.
Verse 2
وَٱلْقُرْءَانِ ٱلْحَكِيمِ
Transliteration wal-qur'āni l-ḥakīmi
Tatar Хикмәт иясе, ягъни шәригать хөкемнәре иясе булган Коръән белән ант итеп әйтәмен.
Verse 3
إِنَّكَ لَمِنَ ٱلْمُرْسَلِينَ
Transliteration innaka lamina l-mur'salīna
Tatar Тәхкыйк син туры юлга күндерелмеш рәсүлләрдән.
Verse 4
عَلَىٰ صِرَٰطٍ مُّسْتَقِيمٍ
Transliteration ʿalā ṣirāṭin mus'taqīmin
Tatar Кешеләргә туры юлны күрсәтер өчен Аллаһ тарафыннан җибәрелдең.
Verse 5
تَنزِيلَ ٱلْعَزِيزِ ٱلرَّحِيمِ
Transliteration tanzīla l-ʿazīzi l-raḥīmi
Tatar Ошбу Коръән Ґәзиз вә Рәхим булган Аллаһудан иңдерелгән изге дини китаптыр.
Verse 6
لِتُنذِرَ قَوْمًا مَّآ أُنذِرَ ءَابَآؤُهُمْ فَهُمْ غَـٰفِلُونَ
Transliteration litundhira qawman mā undhira ābāuhum fahum ghāfilūna
Tatar Аталарына куркытучы пәйгамбәр җибәрелмәгән вә туры юлдан гафил булган кавемне Аллаһ ґәзабы илә куркытмаклыгың өчен сиңа иңдерелде.
Verse 7
لَقَدْ حَقَّ ٱلْقَوْلُ عَلَىٰٓ أَكْثَرِهِمْ فَهُمْ لَا يُؤْمِنُونَ
Transliteration laqad ḥaqqa l-qawlu ʿalā aktharihim fahum lā yu'minūna
Tatar Тәхкыйк ул кавемнең күбрәгенә ґәзаб вәгъдәсе сабит булды, алар инде иман китермәсләр.
Verse 8
إِنَّا جَعَلْنَا فِىٓ أَعْنَـٰقِهِمْ أَغْلَـٰلًا فَهِىَ إِلَى ٱلْأَذْقَانِ فَهُم مُّقْمَحُونَ
Transliteration innā jaʿalnā fī aʿnāqihim aghlālan fahiya ilā l-adhqāni fahum muq'maḥūna
Tatar Тәхкыйк ул пәйгамбәрнең Аллаһ ґәзабы белән куркытуы файда бирмәгән кавемнең муенына иякләренә чаклы ирешкән киң богаулар кылдык, алар тәкәбберләнеп башларын күтәргәннәр вә гафиллек белән күзләрен йомганнар, инде хакны күрүдән һәм белүдән мәхлукләрдер.
Verse 9
وَجَعَلْنَا مِنۢ بَيْنِ أَيْدِيهِمْ سَدًّا وَمِنْ خَلْفِهِمْ سَدًّا فَأَغْشَيْنَـٰهُمْ فَهُمْ لَا يُبْصِرُونَ
Transliteration wajaʿalnā min bayni aydīhim saddan wamin khalfihim saddan fa-aghshaynāhum fahum lā yub'ṣirūna
Tatar Янә аларның алларына да артларына да пәрдә кордык һәм күзләрен капладык, алар үткән гомерләреннән һәм калган гомерләреннән гафилләр, хак белән батылны һич аермаслар һәм туры юлны күрмәсләр.
Verse 10
وَسَوَآءٌ عَلَيْهِمْ ءَأَنذَرْتَهُمْ أَمْ لَمْ تُنذِرْهُمْ لَا يُؤْمِنُونَ
Transliteration wasawāon ʿalayhim a-andhartahum am lam tundhir'hum lā yu'minūna
Tatar Инде аларны Аллаһ ґәзабы белән куркытсаң да, куркытмасаң да алар өчен бер тигездер, һич иман китермәсләр.
Verse 11
إِنَّمَا تُنذِرُ مَنِ ٱتَّبَعَ ٱلذِّكْرَ وَخَشِىَ ٱلرَّحْمَـٰنَ بِٱلْغَيْبِ ۖ فَبَشِّرْهُ بِمَغْفِرَةٍ وَأَجْرٍ كَرِيمٍ
Transliteration innamā tundhiru mani ittabaʿa l-dhik'ra wakhashiya l-raḥmāna bil-ghaybi fabashir'hu bimaghfiratin wa-ajrin karīmin
Tatar Мәгәр син Коръән белән гамәл кылучы вә Аллаһ ґәзабыннан курка белүчене куркыта алырсың, андый кешеләр булса, аларны Аллаһуның ярлыкавы һәм олугъ әҗерләре белән шатландыр!
Verse 12
إِنَّا نَحْنُ نُحْىِ ٱلْمَوْتَىٰ وَنَكْتُبُ مَا قَدَّمُوا۟ وَءَاثَـٰرَهُمْ ۚ وَكُلَّ شَىْءٍ أَحْصَيْنَـٰهُ فِىٓ إِمَامٍ مُّبِينٍ
Transliteration innā naḥnu nuḥ'yī l-mawtā wanaktubu mā qaddamū waāthārahum wakulla shayin aḥṣaynāhu fī imāmin mubīnin
Tatar Тәхкыйк Без үлекләрне тергезәбез вә аларның үлмәстән элек кылган яхшы вә яман эшләрен, һәм дә үзләре үлгәннән соң калдырган яхшы вә яман әсәрләрен язабыз. Мәсәлән: Коръән белән гамәл кылучы дини балалар калдырса, яки чын Ислам тәрбиясен биреп шәкертләр калдырса, яки бидеґәт гамәлләрне бетерергә юл күрсәтеп васыять әйтеп калдырса, һәм мохтаҗларга вә Ислам файдасына мал биреп калдырса, шуңа охшаган яхшы әсәрләренә үзе үлгәннән соң сәваб язылып торыр. Әмма динсез балалар калдырса, яки бидеґәт гамәлләрне кылырга, фәхеш хәрам эшләрне эшләргә, төрле аракы мәҗлесләрен ясарга юл күрсәтеп калдырса, шуңа охшаган бозык әсәрләр калдырса, әлбәттә, үзе үлгәннән соң да гөнаһ язылып торыр. Әгаһ булыгыз Йәсин сүрәсен укучылар, нинди эшләр эшләп яшәгәнегезне һәм нинди әсәрләр калдырганыгызны белегез, һәм вәгазьләнеп төзәлер өчен укыгыз Йәсин сүрәсен, аның файдасы шундадыр. Без һәрнәрсәне санадык вә яздык төп китапта.
Verse 13
وَٱضْرِبْ لَهُم مَّثَلًا أَصْحَـٰبَ ٱلْقَرْيَةِ إِذْ جَآءَهَا ٱلْمُرْسَلُونَ
Transliteration wa-iḍ'rib lahum mathalan aṣḥāba l-qaryati idh jāahā l-mur'salūna
Tatar Безнең рәсүлләребез. Интакия халкын Ислам диненә өндәр өчен җибәрелгән вакытны, мисал һәм гыйбрәт итеп кешеләргә сөйлә!
Verse 14
إِذْ أَرْسَلْنَآ إِلَيْهِمُ ٱثْنَيْنِ فَكَذَّبُوهُمَا فَعَزَّزْنَا بِثَالِثٍ فَقَالُوٓا۟ إِنَّآ إِلَيْكُم مُّرْسَلُونَ
Transliteration idh arsalnā ilayhimu ith'nayni fakadhabūhumā faʿazzaznā bithālithin faqālū innā ilaykum mur'salūna
Tatar Без аларга ике пәйгамбәрне Ислам диненә өндәүче, илче итеп җибәрсәк, алар илчеләрне ялганга тоттылар, Без аларны өченче илче белән куәтләдек, бу өч пәйгамбәр Интакия халкына әйттеләр: "Без тәхкыйк сезгә Ислам динен өйрәтмәк өчен җибәрелгән Аллаһуның илчеләребез".
Verse 15
قَالُوا۟ مَآ أَنتُمْ إِلَّا بَشَرٌ مِّثْلُنَا وَمَآ أَنزَلَ ٱلرَّحْمَـٰنُ مِن شَىْءٍ إِنْ أَنتُمْ إِلَّا تَكْذِبُونَ
Transliteration qālū mā antum illā basharun mith'lunā wamā anzala l-raḥmānu min shayin in antum illā takdhibūna
Tatar Кәферләр пәйгамбәрләргә әйттеләр: "Сез һичкем түгелсез, мәгәр безнең кеби гади кешеләрсез, Аллаһ сезгә һич нәрсә иңдергәне юк, Аллаһ безгә вәхий иңдерде пәйгамбәр кылды дип ялган сөйлисез".
Verse 16
قَالُوا۟ رَبُّنَا يَعْلَمُ إِنَّآ إِلَيْكُمْ لَمُرْسَلُونَ
Transliteration qālū rabbunā yaʿlamu innā ilaykum lamur'salūna
Tatar Пәйгамбәрләр әйттеләр: "Әлбәттә, Раббыбыз беләдер безнең сезне Ислам диненә өндәр өчен җибәрелгән илчеләр икәнлегебезне,
Verse 17
وَمَا عَلَيْنَآ إِلَّا ٱلْبَلَـٰغُ ٱلْمُبِينُ
Transliteration wamā ʿalaynā illā l-balāghu l-mubīnu
Tatar сезне Ислам диненә өндәү һәм Аллаһ хөкемнәрен сөйләп сезгә ирештерү безгә ляземдер, без сезне көчләп иманга китерүче түгелләрбез".
Verse 18
قَالُوٓا۟ إِنَّا تَطَيَّرْنَا بِكُمْ ۖ لَئِن لَّمْ تَنتَهُوا۟ لَنَرْجُمَنَّكُمْ وَلَيَمَسَّنَّكُم مِّنَّا عَذَابٌ أَلِيمٌ
Transliteration qālū innā taṭayyarnā bikum la-in lam tantahū lanarjumannakum walayamassannakum minnā ʿadhābun alīmun
Tatar Ул кәферләр әйттеләр: "Без сездән шомланабыз, әгәр безне үзегезнең динегезгә өндәүдән туктамасагыз, әлбәттә, бездән сезгә каты ґәзаб ирешәчәк, ташлар белән бәреп үтерербез".
Verse 19
قَالُوا۟ طَـٰٓئِرُكُم مَّعَكُمْ ۚ أَئِن ذُكِّرْتُم ۚ بَلْ أَنتُمْ قَوْمٌ مُّسْرِفُونَ
Transliteration qālū ṭāirukum maʿakum a-in dhukkir'tum bal antum qawmun mus'rifūna
Tatar Пәйгамбәрләр әйттеләр: "Сезнең юлсыз шомлануыгыз үзегез белән бергәдер, әгәр сезгә шомлык килсә, үзегезнең авызлыгыгыздан киләдер. Әгәр иман китерел безнең сүзләребез белән вәгъдәләнсәгез, шомланмас идегез, ләкин сез һәр эшне урынсыз кылучы һәм гөнаһ кылуда чиктән ашкан кешеләрсез, шул сәбәпле хакны һич кабул итмисез."
Verse 20
وَجَآءَ مِنْ أَقْصَا ٱلْمَدِينَةِ رَجُلٌ يَسْعَىٰ قَالَ يَـٰقَوْمِ ٱتَّبِعُوا۟ ٱلْمُرْسَلِينَ
Transliteration wajāa min aqṣā l-madīnati rajulun yasʿā qāla yāqawmi ittabiʿū l-mur'salīna
Tatar Кәферләрнең ачуы килеп пәйгамбәрләрне төрлечә ґәзаблый башладылар, бу хәлне ишетеп шәһәр читеннән Хәбибун Нәҗҗар исемле ир пәйгамбәрләргә ярдәм итәргә дип ашыгып килде, ул кеше пәйгамбәрләр шәһәргә килгәндә аларга иман китереп мөселман булган иде. Кәферләр янына килгәч әйтте: "Ий кавемем бу пәйгамбәрләргә иярегез, алар хакны сөйлиләр иман китереп мөселман булыгыз."
Verse 21
ٱتَّبِعُوا۟ مَن لَّا يَسْـَٔلُكُمْ أَجْرًا وَهُم مُّهْتَدُونَ
Transliteration ittabiʿū man lā yasalukum ajran wahum muh'tadūna
Tatar Ошбу пәйгамбәрләр Ислам динен өйрәткәннәре өчен сездән хак сорамыйлар, үзләре туры юлга күнелгәннәр, аларга ияреп сез дә туры юлга керегез, дип. Кәферләр: "Безнең динне ташлап, боларның динеңә иярәсеңме", – диделәр.
Verse 22
وَمَا لِىَ لَآ أَعْبُدُ ٱلَّذِى فَطَرَنِى وَإِلَيْهِ تُرْجَعُونَ
Transliteration wamā liya lā aʿbudu alladhī faṭaranī wa-ilayhi tur'jaʿūna
Tatar Мөселман булган ир аларга әйтте: "Мине юктан бар иткән Раббыма ышанмаска һәм Аңа гыйбадәт кылмаска миңа ни булган, әлбәттә, Аллаһуга ышанам вә Аңа гына гыйбадәт кылам һәм Аңа гына итагать итәм, сез үлгәннән соң терелеп, әлбәттә, шул Аллаһуга җәза алыр өчен кайтарылачаксыз.
Verse 23
ءَأَتَّخِذُ مِن دُونِهِۦٓ ءَالِهَةً إِن يُرِدْنِ ٱلرَّحْمَـٰنُ بِضُرٍّ لَّا تُغْنِ عَنِّى شَفَـٰعَتُهُمْ شَيْـًٔا وَلَا يُنقِذُونِ
Transliteration a-attakhidhu min dūnihi ālihatan in yurid'ni l-raḥmānu biḍurrin lā tugh'ni ʿannī shafāʿatuhum shayan walā yunqidhūni
Tatar Әгәр Аллаһ миңа бер зарар ирештерүне теләсә, шул зарарны миннән җибәрергә вә ул зарардан мине коткарырга көче җитмәгән сынымнарга гыйбадәт кылыйммы Аллаһуны ташлап?
Verse 24
إِنِّىٓ إِذًا لَّفِى ضَلَـٰلٍ مُّبِينٍ
Transliteration innī idhan lafī ḍalālin mubīnin
Tatar Әгәр мин Аллаһуга гыйбадәт кылмыйча башка нәрсәгә гыйбадәт кылсам, һәм Ислам динен кабул итмичә башка бер батыл диндә булсам, әлбәттә, мин ачык адашкан булырмын, ул вакытта мине туры юлга кертүче табылмас." Бу мөселман булган Хәбибүн Нәҗҗар пәйгамбәрләрне яклап, кәферләрне Ислам диненә өндәп күп кенә хак сүзләрне сөйләгәч, кәферләрнең хакка каршы ачулары кабарып, бу мөселманны ташлар белән атып һәм аяклары белән таптап үтерделәр.
Verse 25
إِنِّىٓ ءَامَنتُ بِرَبِّكُمْ فَٱسْمَعُونِ
Transliteration innī āmantu birabbikum fa-is'maʿūni
Tatar Аның ахыр сүзе: "Ий пәйгамбәрләр ишетегез мин сезнең Раббыгызга иман китердем", – дигән сүз булды.
Verse 26
قِيلَ ٱدْخُلِ ٱلْجَنَّةَ ۖ قَالَ يَـٰلَيْتَ قَوْمِى يَعْلَمُونَ
Transliteration qīla ud'khuli l-janata qāla yālayta qawmī yaʿlamūna
Tatar Бу мөселман шәһид булганнан соң рухына фәрештәләр тарафыннан: "Җәннәткә кер", – диелде. Һәм ул әйтте: "Кавемем минем хәлемне чын белү белән белсәләрче?!"
Verse 27
بِمَا غَفَرَ لِى رَبِّى وَجَعَلَنِى مِنَ ٱلْمُكْرَمِينَ
Transliteration bimā ghafara lī rabbī wajaʿalanī mina l-muk'ramīna
Tatar Мөселман булганым хәлдә пәйгамбәрләрне һәм Ислам динен яклап шәһид булганым өчен, Раббым мине ярлыкаганын һәм Үзе хозурында хөрмәтлеләрдән кылганын белсәләрме? Әгәр хаклыкны яклап шәһид булу белән минем мәңгелек бәхеткә ирешкәнемне белсәләр, әлбәттә, Ислам динен кабул итеп үлгәнче хаклыкта булыр иделәр", – диде. (Димәк без мөселманнарга хак Коръән белән хаклыкны табып, үлгәнче хаклыкта булырга, үлемнән курыкмаска, бәлки хата иманнан, хата диннән куркырга һәм сакланырга кирәк).
Verse 28
۞ وَمَآ أَنزَلْنَا عَلَىٰ قَوْمِهِۦ مِنۢ بَعْدِهِۦ مِن جُندٍ مِّنَ ٱلسَّمَآءِ وَمَا كُنَّا مُنزِلِينَ
Transliteration wamā anzalnā ʿalā qawmihi min baʿdihi min jundin mina l-samāi wamā kunnā munzilīna
Tatar Пәйгамбәрләрне инкяр итеп һәм Хәбибүн Нәҗҗарны җәберләп үтергәннәреннән соң Без аларны, ягъни Интакия кәферләрен һәлак итәр өчен күктән гаскәр иңдермәдек һәм кәферләрне һәлак итү өчен күктән гаскәр иңдерү Безнең гадәтебез булмады.
Verse 29
إِن كَانَتْ إِلَّا صَيْحَةً وَٰحِدَةً فَإِذَا هُمْ خَـٰمِدُونَ
Transliteration in kānat illā ṣayḥatan wāḥidatan fa-idhā hum khāmidūna
Tatar Ул кәферләрне һәлак итүебез фәкать Җәбраил фәрештәнең бер мәртәбә кычкыруы белән булды һәм алар сүнгән ут кеби һәлак булдылар.
Verse 30
يَـٰحَسْرَةً عَلَى ٱلْعِبَادِ ۚ مَا يَأْتِيهِم مِّن رَّسُولٍ إِلَّا كَانُوا۟ بِهِۦ يَسْتَهْزِءُونَ
Transliteration yāḥasratan ʿalā l-ʿibādi mā yatīhim min rasūlin illā kānū bihi yastahziūna
Tatar Үзләрен Аллаһуның, рәхмәтенә вә җәннәтенә чакыру өчен килгән пәйгамбәрне инкяр итеп, төрлечә мәсхәрә кылучы кәферләрнең хәлләре ни үкенечле вә ни хәсрәтле һәм мәңгегә ґәзабта калудыр.
Verse 31
أَلَمْ يَرَوْا۟ كَمْ أَهْلَكْنَا قَبْلَهُم مِّنَ ٱلْقُرُونِ أَنَّهُمْ إِلَيْهِمْ لَا يَرْجِعُونَ
Transliteration alam yaraw kam ahlaknā qablahum mina l-qurūni annahum ilayhim lā yarjiʿūna
Tatar Әйә хәзерге кәферләр күрмиләрме, белмиләрме, әүвәлге кәферләрдән күпме кәфер шәһәрләрен һәлак иттек, ул һәлак булган кәферләр, һәлак булмаган кәферләр янына терелеп кайтмаслар.
Verse 32
وَإِن كُلٌّ لَّمَّا جَمِيعٌ لَّدَيْنَا مُحْضَرُونَ
Transliteration wa-in kullun lammā jamīʿun ladaynā muḥ'ḍarūna
Tatar Кешеләр кыямәт көнне һәммәсе Минем хозурыма җыелырлар.
Verse 33
وَءَايَةٌ لَّهُمُ ٱلْأَرْضُ ٱلْمَيْتَةُ أَحْيَيْنَـٰهَا وَأَخْرَجْنَا مِنْهَا حَبًّا فَمِنْهُ يَأْكُلُونَ
Transliteration waāyatun lahumu l-arḍu l-maytatu aḥyaynāhā wa-akhrajnā min'hā ḥabban famin'hu yakulūna
Tatar Үлгән җирне су иңдереп, һаваны җылытып тергезүебез әлбәттә, Безнең кодрәтебезгә һәм мәетләрне тергезәчәгебезгә ачык дәлилдер, вә ул җирдән кешеләр һәм хайваннар ашый торган күп төрле ризыклар чыгардык, шуларны уйлап карамыйлармы?
Verse 34
وَجَعَلْنَا فِيهَا جَنَّـٰتٍ مِّن نَّخِيلٍ وَأَعْنَـٰبٍ وَفَجَّرْنَا فِيهَا مِنَ ٱلْعُيُونِ
Transliteration wajaʿalnā fīhā jannātin min nakhīlin wa-aʿnābin wafajjarnā fīhā mina l-ʿuyūni
Tatar Янә Без җир өстендә хөрмә, йөзем бакчаларын бар кылдык һәм ул бакчаларда елгалар агыздык.
Verse 35
لِيَأْكُلُوا۟ مِن ثَمَرِهِۦ وَمَا عَمِلَتْهُ أَيْدِيهِمْ ۖ أَفَلَا يَشْكُرُونَ
Transliteration liyakulū min thamarihi wamā ʿamilathu aydīhim afalā yashkurūna
Tatar Җимешләрен кешеләр ашап файдалансыннар өчен ул бакчалармы халык кылдык, бит кешеләр ул җимешләрне берсен дә куллары белән ясамадылар, бәлки Аллаһ кодрәте белән төзелделәр, шуларны фикерләп Аллаһуга шөкер итмиләрме?
Verse 36
سُبْحَـٰنَ ٱلَّذِى خَلَقَ ٱلْأَزْوَٰجَ كُلَّهَا مِمَّا تُنۢبِتُ ٱلْأَرْضُ وَمِنْ أَنفُسِهِمْ وَمِمَّا لَا يَعْلَمُونَ
Transliteration sub'ḥāna alladhī khalaqa l-azwāja kullahā mimmā tunbitu l-arḍu wamin anfusihim wamimmā lā yaʿlamūna
Tatar Җир үстергән һәрнәрсәләрне вә кешеләрне, вә кешеләр белми торган нәрсәләрне һәммәсен дә ирле-хатынлы итеп төзүче Аллаһ һәр кимчелектән пакь.
Verse 37
وَءَايَةٌ لَّهُمُ ٱلَّيْلُ نَسْلَخُ مِنْهُ ٱلنَّهَارَ فَإِذَا هُم مُّظْلِمُونَ
Transliteration waāyatun lahumu al-laylu naslakhu min'hu l-nahāra fa-idhā hum muẓ'limūna
Tatar Без кичтән көндезне суырып алабыз да кешеләр һәм җир өсте караңгыда кала, бу эштә дә Аллаһуның кодрәтенә дәлил бар.
Verse 38
وَٱلشَّمْسُ تَجْرِى لِمُسْتَقَرٍّ لَّهَا ۚ ذَٰلِكَ تَقْدِيرُ ٱلْعَزِيزِ ٱلْعَلِيمِ
Transliteration wal-shamsu tajrī limus'taqarrin lahā dhālika taqdīru l-ʿazīzi l-ʿalīmi
Tatar Кояш Аллаһ билгеләгән вакытка чаклы үзенең юлында йөреп торадыр, кояшның шулай йөреше һәр эштә җиңүче вә һәрнәрсәне белүче Аллаһ әмере иләдер.
Verse 39
وَٱلْقَمَرَ قَدَّرْنَـٰهُ مَنَازِلَ حَتَّىٰ عَادَ كَٱلْعُرْجُونِ ٱلْقَدِيمِ
Transliteration wal-qamara qaddarnāhu manāzila ḥattā ʿāda kal-ʿur'jūni l-qadīmi
Tatar Вә айның йөрешенә урыннар билгеләдек, хәтта ай беткәндә яки туганда күренештә нечкә булып хөрмә агачының кәкре нечкә ботагына охшап кала.
Verse 40
لَا ٱلشَّمْسُ يَنۢبَغِى لَهَآ أَن تُدْرِكَ ٱلْقَمَرَ وَلَا ٱلَّيْلُ سَابِقُ ٱلنَّهَارِ ۚ وَكُلٌّ فِى فَلَكٍ يَسْبَحُونَ
Transliteration lā l-shamsu yanbaghī lahā an tud'rika l-qamara walā al-laylu sābiqu l-nahāri wakullun fī falakin yasbaḥūna
Tatar Кояшның айга ирешмәклеге һәм кичнең көндездән элек килеше дөрес түгел, ягъни бу эш булмас, кояш белән ай һәм башкалары һәммәсе һава бушлыгында йөзеп йөриләр.
Verse 41
وَءَايَةٌ لَّهُمْ أَنَّا حَمَلْنَا ذُرِّيَّتَهُمْ فِى ٱلْفُلْكِ ٱلْمَشْحُونِ
Transliteration waāyatun lahum annā ḥamalnā dhurriyyatahum fī l-ful'ki l-mashḥūni
Tatar Янә Без адәм балаларын һәм аларның төрле әйберләрен диңгезләрдә йөри торган корабларга йөкләдек, ягъни шулай тәкъдир кылдык.
Verse 42
وَخَلَقْنَا لَهُم مِّن مِّثْلِهِۦ مَا يَرْكَبُونَ
Transliteration wakhalaqnā lahum min mith'lihi mā yarkabūna
Tatar Янә Без кешеләр утырып йөрсеннәр өчен корабка охшаган нәрсәләрне суда, һавада һәм корыда йөри торган күп нәрсәләр халык кылдык, ягъни тәкъдир кылдык.
Verse 43
وَإِن نَّشَأْ نُغْرِقْهُمْ فَلَا صَرِيخَ لَهُمْ وَلَا هُمْ يُنقَذُونَ
Transliteration wa-in nasha nugh'riq'hum falā ṣarīkha lahum walā hum yunqadhūna
Tatar Әгәр Без кешеләрне суга батытырга теләсәк, әлбәттә, батырырбыз, аларны коткарырга ярдәмче табылмас һәм батып һәлак булудан коткарылмаслар.
Verse 44
إِلَّا رَحْمَةً مِّنَّا وَمَتَـٰعًا إِلَىٰ حِينٍ
Transliteration illā raḥmatan minnā wamatāʿan ilā ḥīnin
Tatar Мәгәр Аллаһудан рәхмәт йөзеннән суга батырылмаслар, Аллаһ билгеләгән гомерләр беткәнче яшәсеннәр өчен.
Verse 45
وَإِذَا قِيلَ لَهُمُ ٱتَّقُوا۟ مَا بَيْنَ أَيْدِيكُمْ وَمَا خَلْفَكُمْ لَعَلَّكُمْ تُرْحَمُونَ
Transliteration wa-idhā qīla lahumu ittaqū mā bayna aydīkum wamā khalfakum laʿallakum tur'ḥamūna
Tatar Әгәр аларга: "Үзегездән әүвәлге кешеләргә килгән ґәзабтан һәм ахирәт ґәзабыннан куркыгыз, шаять Аллаһудан рәхмәт ителерсез", – дип әйтелсә алар бу сүзләрдән баш тарталар.
Verse 46
وَمَا تَأْتِيهِم مِّنْ ءَايَةٍ مِّنْ ءَايَـٰتِ رَبِّهِمْ إِلَّا كَانُوا۟ عَنْهَا مُعْرِضِينَ
Transliteration wamā tatīhim min āyatin min āyāti rabbihim illā kānū ʿanhā muʿ'riḍīna
Tatar Аларга Раббиларының аятьләреннән бер аять килсә, һич илтифат итмичә, ул аятьләрдән йөз дүндерәләр.
Verse 47
وَإِذَا قِيلَ لَهُمْ أَنفِقُوا۟ مِمَّا رَزَقَكُمُ ٱللَّهُ قَالَ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ لِلَّذِينَ ءَامَنُوٓا۟ أَنُطْعِمُ مَن لَّوْ يَشَآءُ ٱللَّهُ أَطْعَمَهُۥٓ إِنْ أَنتُمْ إِلَّا فِى ضَلَـٰلٍ مُّبِينٍ
Transliteration wa-idhā qīla lahum anfiqū mimmā razaqakumu l-lahu qāla alladhīna kafarū lilladhīna āmanū anuṭ'ʿimu man law yashāu l-lahu aṭʿamahu in antum illā fī ḍalālin mubīnin
Tatar Әгәр мөшрикләргә: "Аллаһ биргән малдан фәкыйрьләргә садака бирегез", – диелсә, алар мөэминнәргә әйтәләр: "Аллаһ ризыкландырырга теләмәгән кешеләрне без ризыкландырыйкмы, аларны ризыкландыру тиеш булса, Аллаһ ризыкландырыр иде, Аллаһ теләмәгән эшкә безне өндисез, бу хакта сез ачык адашмакталарсыз".
Verse 48
وَيَقُولُونَ مَتَىٰ هَـٰذَا ٱلْوَعْدُ إِن كُنتُمْ صَـٰدِقِينَ
Transliteration wayaqūlūna matā hādhā l-waʿdu in kuntum ṣādiqīna
Tatar Коръәнгә яки үлгәннән соң терелүгә ышанмаган кәферләр: "Үлгәннән соң терелү бар дисез, сезгә вәгъдә ителгән терелү көне кайчан була – безгә хәбәр итегез, әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз", – дип сорыйлар.
Verse 49
مَا يَنظُرُونَ إِلَّا صَيْحَةً وَٰحِدَةً تَأْخُذُهُمْ وَهُمْ يَخِصِّمُونَ
Transliteration mā yanẓurūna illā ṣayḥatan wāḥidatan takhudhuhum wahum yakhiṣṣimūna
Tatar Ул кәферләр Аллаһудан һичнәрсә көтмиләр, мәгәр фәрештәнең һәлак итә торган бер тавышын көтәләр, ул тавыш аларны сату-алу эшләрендә кычкырышкан вакытларыңда аңсыздан тотар, ул тавыш Исрафил фәрештәнең әүвәлге сур өрүедер.
Verse 50
فَلَا يَسْتَطِيعُونَ تَوْصِيَةً وَلَآ إِلَىٰٓ أَهْلِهِمْ يَرْجِعُونَ
Transliteration falā yastaṭīʿūna tawṣiyatan walā ilā ahlihim yarjiʿūna
Tatar Аларны ул тавыш тотканда васыятьләрен әйтергә һәм өй әһелләре янына кайтырга кадир булмаслар.
Verse 51
وَنُفِخَ فِى ٱلصُّورِ فَإِذَا هُم مِّنَ ٱلْأَجْدَاثِ إِلَىٰ رَبِّهِمْ يَنسِلُونَ
Transliteration wanufikha fī l-ṣūri fa-idhā hum mina l-ajdāthi ilā rabbihim yansilūna
Tatar Сурга икенче мәртәбә өрелгәч, каберләреннән чыгып ашыга-ашыга Раббиларына барырлар.
Verse 52
قَالُوا۟ يَـٰوَيْلَنَا مَنۢ بَعَثَنَا مِن مَّرْقَدِنَا ۜ ۗ هَـٰذَا مَا وَعَدَ ٱلرَّحْمَـٰنُ وَصَدَقَ ٱلْمُرْسَلُونَ
Transliteration qālū yāwaylanā man baʿathanā min marqadinā hādhā mā waʿada l-raḥmānu waṣadaqa l-mur'salūna
Tatar Кәферләр каберләреннән кубарылып чыккач, безне йоклаган урыныбыздан кем кубарды диярләр. Шуннан соң икърар кылып әйтерләр: "Бу көн Раббыбыз вәгъдә иткән көндер, вә пәйгамбәрләр дә безгә хак сүзләрне сөйләгәннәр", – дип.
Verse 53
إِن كَانَتْ إِلَّا صَيْحَةً وَٰحِدَةً فَإِذَا هُمْ جَمِيعٌ لَّدَيْنَا مُحْضَرُونَ
Transliteration in kānat illā ṣayḥatan wāḥidatan fa-idhā hum jamīʿun ladaynā muḥ'ḍarūna
Tatar Фәкать сурның каты бер тавышы белән барча кешеләр Безнең хозурымызга килеп җыелырлар.
Verse 54
فَٱلْيَوْمَ لَا تُظْلَمُ نَفْسٌ شَيْـًٔا وَلَا تُجْزَوْنَ إِلَّا مَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ
Transliteration fal-yawma lā tuẓ'lamu nafsun shayan walā tuj'zawna illā mā kuntum taʿmalūna
Tatar Бу көндә һичкемгә хаксыз золым итү булмас һәм һичкем кылган эшләре өчен җәза алмыйча да калмас.
Verse 55
إِنَّ أَصْحَـٰبَ ٱلْجَنَّةِ ٱلْيَوْمَ فِى شُغُلٍ فَـٰكِهُونَ
Transliteration inna aṣḥāba l-janati l-yawma fī shughulin fākihūna
Tatar Ул көндә җәннәткә кергән мөэминнәр, шиксез, яхшы нигъмәтләр белен ләззәтләнүчеләрдер.
Verse 56
هُمْ وَأَزْوَٰجُهُمْ فِى ظِلَـٰلٍ عَلَى ٱلْأَرَآئِكِ مُتَّكِـُٔونَ
Transliteration hum wa-azwājuhum fī ẓilālin ʿalā l-arāiki muttakiūna
Tatar Ул мөэминнәр вә хатыннары күләгәлектә яхшы диваннарда утырып шатланып сөйләшерләр.
Verse 57
لَهُمْ فِيهَا فَـٰكِهَةٌ وَلَهُم مَّا يَدَّعُونَ
Transliteration lahum fīhā fākihatun walahum mā yaddaʿūna
Tatar Аларга җәннәттә тәмле җимешләр вә күңелләре теләгән нәрсәләр бардыр.
Verse 58
سَلَـٰمٌ قَوْلًا مِّن رَّبٍّ رَّحِيمٍ
Transliteration salāmun qawlan min rabbin raḥīmin
Tatar Аларга җәннәттә рәхимле булган Аллаһудан сәлам бүләге дә ирешер.
Verse 59
وَٱمْتَـٰزُوا۟ ٱلْيَوْمَ أَيُّهَا ٱلْمُجْرِمُونَ
Transliteration wa-im'tāzū l-yawma ayyuhā l-muj'rimūna
Tatar Ий имансыз динсезләр, яки Коръән белән гамәл кылмаучылар, Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәрдән аерылыгыз!
Verse 60
۞ أَلَمْ أَعْهَدْ إِلَيْكُمْ يَـٰبَنِىٓ ءَادَمَ أَن لَّا تَعْبُدُوا۟ ٱلشَّيْطَـٰنَ ۖ إِنَّهُۥ لَكُمْ عَدُوٌّ مُّبِينٌ
Transliteration alam aʿhad ilaykum yābanī ādama an lā taʿbudū l-shayṭāna innahu lakum ʿaduwwun mubīnun
Tatar Ий Адәм балалары, Мин сезгә ґәһед кылмадыммы һәм белдермәдемме шайтанга гыйбадәт кылмагыз, вә аның сүзе белән йөрмәгез, әлбәттә, ул сезгә ачык дошмандыр.
Verse 61
وَأَنِ ٱعْبُدُونِى ۚ هَـٰذَا صِرَٰطٌ مُّسْتَقِيمٌ
Transliteration wa-ani uʿ'budūnī hādhā ṣirāṭun mus'taqīmun
Tatar Сез Миңа гына гыйбадәт кылыгыз, Миңа гына гыйбадәт кылу һәм Мин күрсәткән юлдан гына бару – шулдыр туры юл", – дип әйтмәдемме?
Verse 62
وَلَقَدْ أَضَلَّ مِنكُمْ جِبِلًّا كَثِيرًا ۖ أَفَلَمْ تَكُونُوا۟ تَعْقِلُونَ
Transliteration walaqad aḍalla minkum jibillan kathīran afalam takūnū taʿqilūna
Tatar Тәхкыйк ул шайтан Сезләрдән бик күпләрне адаштырды, аздырды шуны уйлап карамыйсызмы?
Verse 63
هَـٰذِهِۦ جَهَنَّمُ ٱلَّتِى كُنتُمْ تُوعَدُونَ
Transliteration hādhihi jahannamu allatī kuntum tūʿadūna
Tatar Менә бу алдыгыздагы нәрсә, егәр иман китермәсәгез һәм Аллаһуга итагать итмәсәгез сезгә шул булыр дип вәгъдә ителгән җәһәннәмдер.
Verse 64
ٱصْلَوْهَا ٱلْيَوْمَ بِمَا كُنتُمْ تَكْفُرُونَ
Transliteration iṣ'lawhā l-yawma bimā kuntum takfurūna
Tatar Дөньяда имансыз, динсез булганыгыз өчен, бүген шул җәһәннәмгә кереп аның каты ґәзабын татыгыз!
Verse 65
ٱلْيَوْمَ نَخْتِمُ عَلَىٰٓ أَفْوَٰهِهِمْ وَتُكَلِّمُنَآ أَيْدِيهِمْ وَتَشْهَدُ أَرْجُلُهُم بِمَا كَانُوا۟ يَكْسِبُونَ
Transliteration al-yawma nakhtimu ʿalā afwāhihim watukallimunā aydīhim watashhadu arjuluhum bimā kānū yaksibūna
Tatar Мәхшәр көнендә кәферләрнең вә монафикъларның авызларына мөһер басарбыз вә эшлеген эшләрен кулларыннан сөйләтербез вә аякларын шаһит итәрбез.
Verse 66
وَلَوْ نَشَآءُ لَطَمَسْنَا عَلَىٰٓ أَعْيُنِهِمْ فَٱسْتَبَقُوا۟ ٱلصِّرَٰطَ فَأَنَّىٰ يُبْصِرُونَ
Transliteration walaw nashāu laṭamasnā ʿalā aʿyunihim fa-is'tabaqū l-ṣirāṭa fa-annā yub'ṣirūna
Tatar Әгәр теләсәк, аларның күзләрен томалап сукыр кылыр идек, гадәтләре буенча ашыгып юлга чыгарлар, ләкин сукыр булулары сәбәпле юлны һич күрмәсләр.
Verse 67
وَلَوْ نَشَآءُ لَمَسَخْنَـٰهُمْ عَلَىٰ مَكَانَتِهِمْ فَمَا ٱسْتَطَـٰعُوا۟ مُضِيًّا وَلَا يَرْجِعُونَ
Transliteration walaw nashāu lamasakhnāhum ʿalā makānatihim famā is'taṭāʿū muḍiyyan walā yarjiʿūna
Tatar Әгер теләсәк торган яки йөргән урыннарында аларның сурәтләрен алыштырыр идек, кайтырга да вә китәргә дә кадир булмаслар иде.
Verse 68
وَمَن نُّعَمِّرْهُ نُنَكِّسْهُ فِى ٱلْخَلْقِ ۖ أَفَلَا يَعْقِلُونَ
Transliteration waman nuʿammir'hu nunakkis'hu fī l-khalqi afalā yaʿqilūna
Tatar Әгәр берәүгә озын гомер бирсәк, алын, әгъзаларына зәгыйфьлек бирәбез. Шуны уйлап карамыйлармы?
Verse 69
وَمَا عَلَّمْنَـٰهُ ٱلشِّعْرَ وَمَا يَنۢبَغِى لَهُۥٓ ۚ إِنْ هُوَ إِلَّا ذِكْرٌ وَقُرْءَانٌ مُّبِينٌ
Transliteration wamā ʿallamnāhu l-shiʿ'ra wamā yanbaghī lahu in huwa illā dhik'run waqur'ānun mubīnun
Tatar Без Мухәммәд г-мгә шигырь өйрәтмәдек һәм аңа шагыйрь булу дөрес тә түгел, мәгәр Безнең аңа өйрәткәнебез вәгазь һәм ачык мәгънәле Коръәндер.
Verse 70
لِّيُنذِرَ مَن كَانَ حَيًّا وَيَحِقَّ ٱلْقَوْلُ عَلَى ٱلْكَـٰفِرِينَ
Transliteration liyundhira man kāna ḥayyan wayaḥiqqa l-qawlu ʿalā l-kāfirīna
Tatar Ул Коръән тере кешеләрне Аллаһ ґәзабы белән куркытыр өчен һәм аның белән гамәл кылмаучы кәферләргә җәһәннәм ґәзабын лязем итәр өчен иңдерелде.
Verse 71
أَوَلَمْ يَرَوْا۟ أَنَّا خَلَقْنَا لَهُم مِّمَّا عَمِلَتْ أَيْدِينَآ أَنْعَـٰمًا فَهُمْ لَهَا مَـٰلِكُونَ
Transliteration awalam yaraw annā khalaqnā lahum mimmā ʿamilat aydīnā anʿāman fahum lahā mālikūna
Tatar Ул кәферләр белмиләрме тәхкыйк Без аларга үз кодрәтебез белән дүрт аяклы хайваннар халык кылдык, алар бу хайваннарга хуҗа булдылар.
Verse 72
وَذَلَّلْنَـٰهَا لَهُمْ فَمِنْهَا رَكُوبُهُمْ وَمِنْهَا يَأْكُلُونَ
Transliteration wadhallalnāhā lahum famin'hā rakūbuhum wamin'hā yakulūna
Tatar Вә ул хайваннардан файдаланырга ирекле кылдык, ул хайваннардан әйберләрен төяп үзләре дә утырып хезмәт өчен файдалана торганнары да бар һәм ул хайваннарның итләрен дә ашыйлар.
Verse 73
وَلَهُمْ فِيهَا مَنَـٰفِعُ وَمَشَارِبُ ۖ أَفَلَا يَشْكُرُونَ
Transliteration walahum fīhā manāfiʿu wamashāribu afalā yashkurūna
Tatar Вә ул хайваннарда аларга төрле файдалар бар һәм эчемлекләр дә бар. Шуларның барын да Аллаһ биргән дип Аллаһуга шөкер итмиләрме?
Verse 74
وَٱتَّخَذُوا۟ مِن دُونِ ٱللَّهِ ءَالِهَةً لَّعَلَّهُمْ يُنصَرُونَ
Transliteration wa-ittakhadhū min dūni l-lahi ālihatan laʿallahum yunṣarūna
Tatar Мөшрикләр, шаять безгә ярдәм итәрләр, дип, Аллаһудан башка Илаһәлар ясап, аларга гыйбадәт кылалар.
Verse 75
لَا يَسْتَطِيعُونَ نَصْرَهُمْ وَهُمْ لَهُمْ جُندٌ مُّحْضَرُونَ
Transliteration lā yastaṭīʿūna naṣrahum wahum lahum jundun muḥ'ḍarūna
Tatar Мөшрикләрнең ясаган сынымнары үзләре өчен хәзерләгән гаскәрләре булсалар да, аларга ярдәм итәргә кадир булмаслар.
Verse 76
فَلَا يَحْزُنكَ قَوْلُهُمْ ۘ إِنَّا نَعْلَمُ مَا يُسِرُّونَ وَمَا يُعْلِنُونَ
Transliteration falā yaḥzunka qawluhum innā naʿlamu mā yusirrūna wamā yuʿ'linūna
Tatar Ий Мухәммәд г-м, кәферләрнең мәгънәсез яман сүзләре өчен хәсрәтләнмә! Без аларның күрсәтеп эшләгән эшләрен дә һәм яшереп эшләгән эшләрен дә беләбез, тиешле җәзасын бирербез.
Verse 77
أَوَلَمْ يَرَ ٱلْإِنسَـٰنُ أَنَّا خَلَقْنَـٰهُ مِن نُّطْفَةٍ فَإِذَا هُوَ خَصِيمٌ مُّبِينٌ
Transliteration awalam yara l-insānu annā khalaqnāhu min nuṭ'fatin fa-idhā huwa khaṣīmun mubīnun
Tatar Әйә кеше белмиме, Безнең аны бер тамчы судан халык кылганыбызны, шуның соңында ул загыйфь кеше Безнең белән каты каршылашамы, үтергәнебездән соң аны яңадан тергезергә кадир икәнлегебезне инкяр итәме?
Verse 78
وَضَرَبَ لَنَا مَثَلًا وَنَسِىَ خَلْقَهُۥ ۖ قَالَ مَن يُحْىِ ٱلْعِظَـٰمَ وَهِىَ رَمِيمٌ
Transliteration waḍaraba lanā mathalan wanasiya khalqahu qāla man yuḥ'yī l-ʿiẓāma wahiya ramīmun
Tatar Үзенең бер тамчы судан халык кылынганлыгын онытып, кипкән сөяк белән Безгә мисал итеп, бу сөяк череп беткәч, моны кем тергезә алыр, дип.
Verse 79
قُلْ يُحْيِيهَا ٱلَّذِىٓ أَنشَأَهَآ أَوَّلَ مَرَّةٍ ۖ وَهُوَ بِكُلِّ خَلْقٍ عَلِيمٌ
Transliteration qul yuḥ'yīhā alladhī ansha-ahā awwala marratin wahuwa bikulli khalqin ʿalīmun
Tatar Син аларга әйт: "Бу сөякне әүвәл мәртәбәдә кем юктан бар кылган булса, шул зат тергезер, дип. Ул – Аллаһ барча мәхлукның хәлен белүче.
Verse 80
ٱلَّذِى جَعَلَ لَكُم مِّنَ ٱلشَّجَرِ ٱلْأَخْضَرِ نَارًا فَإِذَآ أَنتُم مِّنْهُ تُوقِدُونَ
Transliteration alladhī jaʿala lakum mina l-shajari l-akhḍari nāran fa-idhā antum min'hu tūqidūna
Tatar Ул – Аллаһ сезнең өчен яшел агачта ут бар кылды, сез ул агачны сугып ут яндырасыз, яшел һәм сулы агачтан ут чыгарган Аллаһ мәетләрне тергезергә, әлбәттә, кадирдер.
Verse 81
أَوَلَيْسَ ٱلَّذِى خَلَقَ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ بِقَـٰدِرٍ عَلَىٰٓ أَن يَخْلُقَ مِثْلَهُم ۚ بَلَىٰ وَهُوَ ٱلْخَلَّـٰقُ ٱلْعَلِيمُ
Transliteration awalaysa alladhī khalaqa l-samāwāti wal-arḍa biqādirin ʿalā an yakhluqa mith'lahum balā wahuwa l-khalāqu l-ʿalīmu
Tatar Җир вә күкләрне яраткан Аллаһ, кешеләр кеби кечкенә нәрсәләрне халык кылырга кадир түгелме? Әлбәттә кадир, вә Ул яратучы һәм белүчедер.
Verse 82
إِنَّمَآ أَمْرُهُۥٓ إِذَآ أَرَادَ شَيْـًٔا أَن يَقُولَ لَهُۥ كُن فَيَكُونُ
Transliteration innamā amruhu idhā arāda shayan an yaqūla lahu kun fayakūnu
Tatar Аллаһ бер нәрсәнең бар булуын теләсә, ул нәрсәгә фәкать бар бул дип әйтер һәм ул нәрсә бар булыр.
Verse 83
فَسُبْحَـٰنَ ٱلَّذِى بِيَدِهِۦ مَلَكُوتُ كُلِّ شَىْءٍ وَإِلَيْهِ تُرْجَعُونَ
Transliteration fasub'ḥāna alladhī biyadihi malakūtu kulli shayin wa-ilayhi tur'jaʿūna
Tatar Барча нәрсәгә хуҗалык Аның кулында булган Аллаһ һәр кимчелектән пакь, вә Аңа кайтарылырсыз.
Read Surah Ya-Sin in another language
- English (word by word)
- Albanian
- Amazigh
- Amharic
- Assamese
- Azerbaijani
- Bambara
- Bangla
- Bosnian
- Bulgarian
- Chechen
- Chinese
- Czech
- Dari
- Dhivehi
- Dutch
- Finnish
- French
- German
- Gujarati
- Hausa
- Hebrew
- Hindi
- Indonesian
- Italian
- Japanese
- Kannada
- Kazakh
- Khmer
- Kinyarwanda
- Korean
- Kurdish
- Luganda
- Malay
- Malayalam
- Maranao
- Marathi
- Nepali
- Norwegian
- Oromo
- Pashto
- Persian
- Polish
- Portuguese
- Romanian
- Russian
- Sindhi
- Sinhala
- Somali
- Spanish
- Swahili
- Swedish
- Tagalog
- Tajik
- Tamil
- Telugu
- Thai
- Turkish
- Ukrainian
- Urdu
- Uyghur
- Uzbek
- Vietnamese
- Yao
- Yoruba
All 114 surahs in Tatar: the Qur’an in Tatar.
Tatar translation: Tatar, from Quran.com. Transliteration: Quran.com. Recitation: Mishary Alafasy, from EveryAyah.com. MyDugsi is a learning aid, not a replacement for a qualified teacher.