MyDugsiStart learning

Surah At-Tin in Tatar: translation and audio

Surah 95 · التين · The Fig · 8 verses

Surah At-Tin verse by verse: the Arabic with a recitation you can repeat, the transliteration, and the Tatar translation by Tatar. For the meaning of every word, see Surah At-Tin word by word in English.

Verse 1

وَٱلتِّينِ وَٱلزَّيْتُونِ

Transliteration wal-tīni wal-zaytūni

Tatar Инҗир җимеше илә ант итәм вә зәйтүн агачы белән.

Verse 2

وَطُورِ سِينِينَ

Transliteration waṭūri sīnīna

Tatar Вә мүбарәк Тур тавы белән ант итәм.

Verse 3

وَهَـٰذَا ٱلْبَلَدِ ٱلْأَمِينِ

Transliteration wahādhā l-baladi l-amīni

Tatar Вә ошбу иминлек шәһәре Мәккә белән ант итәм.

Verse 4

لَقَدْ خَلَقْنَا ٱلْإِنسَـٰنَ فِىٓ أَحْسَنِ تَقْوِيمٍ

Transliteration laqad khalaqnā l-insāna fī aḥsani taqwīmin

Tatar Тәхкыйк, Без адәм баласын күркәмрәк сурәттә халык кылдык. (халык кылу – бар итү мәгънәсендә)

Verse 5

ثُمَّ رَدَدْنَـٰهُ أَسْفَلَ سَـٰفِلِينَ

Transliteration thumma radadnāhu asfala sāfilīna

Tatar Соңра ул итагатьсез кире кешене, ахирәттә түбәннәрнең түбәненә кайтардык, ягъни җәһәннәмгә. (Түбәннәрнең түбәненә кайтарылачак кешеләрне белергә һәм алар җөмләсеннән булудан сакланырга кирәк! Алар кәферләр, мөшрикләр, хаксыз золым итүче залимнәр, бозык вә пычрак эшне эшләүче фасыйклар, рыячылар, сихерчеләр, багучылар, бидеґәтчеләр, мал җыючы бик саран байлар, ышанып та дин тотмаучылар, тәкәбберләр, хәмер эчүчеләр, зина кылучылар, хаксыз кеше үтерүчеләр, гомумән Коръән белән гамәл кылмаучылар: куәтле вакытларында тәүбә итеп, Коръән белән гамәл кылып төзәлмәсәләр – һәммәсе болар җәһәннәмгә керәчәкләр.)

Verse 6

إِلَّا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّـٰلِحَـٰتِ فَلَهُمْ أَجْرٌ غَيْرُ مَمْنُونٍ

Transliteration illā alladhīna āmanū waʿamilū l-ṣāliḥāti falahum ajrun ghayru mamnūnin

Tatar Мәгәр иман китереп Аллаһуга вә расүлгә итагать иткән, гөнаһлардан сакланып изге гамәлләр кылган кешеләрне генә түбәннәрнең түбәненә төшермибез, аларга һич киселми, кимеми торган мәңгегә җәннәт нигъмәтләредер.

Verse 7

فَمَا يُكَذِّبُكَ بَعْدُ بِٱلدِّينِ

Transliteration famā yukadhibuka baʿdu bil-dīni

Tatar Ий имансыз кире кеше, Коръәннең ачык вә көчле дәлилләре соңында сине нәрсә мәҗбүр итә ахирәттә булачак хисап вә ґәзаб көнен инкяр итәргә?

Verse 8

أَلَيْسَ ٱللَّهُ بِأَحْكَمِ ٱلْحَـٰكِمِينَ

Transliteration alaysa l-lahu bi-aḥkami l-ḥākimīna

Tatar Әйә Аллаһ хөкем итүчеләрнең гадел хөкем итүчерәге түгелме? Барча кешене гаделлек белән хөкем итмәсме?

Read Surah At-Tin in another language

All languages

All 114 surahs in Tatar: the Qur’an in Tatar.

Learn it in MyDugsi

Tatar translation: Tatar, from Quran.com. Transliteration: Quran.com. Recitation: Mishary Alafasy, from EveryAyah.com. MyDugsi is a learning aid, not a replacement for a qualified teacher.