MyDugsiStart learning

Surah Al-Mutaffifin in Tatar: translation and audio

Surah 83 · المطففين · The Defrauding · 36 verses

Surah Al-Mutaffifin verse by verse: the Arabic with a recitation you can repeat, the transliteration, and the Tatar translation by Tatar. For the meaning of every word, see Surah Al-Mutaffifin word by word in English.

Verse 1

وَيْلٌ لِّلْمُطَفِّفِينَ

Transliteration waylun lil'muṭaffifīna

Tatar Киметеп үлчәүчеләргә үкенеч каты ґәзабдыр.

Verse 2

ٱلَّذِينَ إِذَا ٱكْتَالُوا۟ عَلَى ٱلنَّاسِ يَسْتَوْفُونَ

Transliteration alladhīna idhā ik'tālū ʿalā l-nāsi yastawfūna

Tatar Алар башка кешеләрдән берәр нәрсә үлчәп алсалар үлчәүне тутырып мул үлчәп алалар.

Verse 3

وَإِذَا كَالُوهُمْ أَو وَّزَنُوهُمْ يُخْسِرُونَ

Transliteration wa-idhā kālūhum aw wazanūhum yukh'sirūna

Tatar Әгәр башка кешеләргә савыт яки бизмән белән үлчәп биргәндә киметеп үлчиләр.

Verse 4

أَلَا يَظُنُّ أُو۟لَـٰٓئِكَ أَنَّهُم مَّبْعُوثُونَ

Transliteration alā yaẓunnu ulāika annahum mabʿūthūna

Tatar Әйә ул кешеләр терелеп кубарылачакларын уйламыйлармы.

Verse 5

لِيَوْمٍ عَظِيمٍ

Transliteration liyawmin ʿaẓīmin

Tatar Олугъ кыямәт көнендә.

Verse 6

يَوْمَ يَقُومُ ٱلنَّاسُ لِرَبِّ ٱلْعَـٰلَمِينَ

Transliteration yawma yaqūmu l-nāsu lirabbi l-ʿālamīna

Tatar Ул көндә кешеләр барча галәмне тәрбия итүче Аллаһ хозурында хисаб өчен басып торырлар.

Verse 7

كَلَّآ إِنَّ كِتَـٰبَ ٱلْفُجَّارِ لَفِى سِجِّينٍ

Transliteration kallā inna kitāba l-fujāri lafī sijjīnin

Tatar Юк, үлчәүдә хыянәт итмәгез, тәхкыйк хыянәтче гасыйларның гамәл дәфтәрләре сиҗҗиндәдер.

Verse 8

وَمَآ أَدْرَىٰكَ مَا سِجِّينٌ

Transliteration wamā adrāka mā sijjīnun

Tatar Нәрсә белдерде сиңа ул сиҗҗиннең хакыйкатен?

Verse 9

كِتَـٰبٌ مَّرْقُومٌ

Transliteration kitābun marqūmun

Tatar Аллаһуга итагать итмичә гөнаһка чумган кешеләрнең гамәле генә язылган китаптыр.

Verse 10

وَيْلٌ يَوْمَئِذٍ لِّلْمُكَذِّبِينَ

Transliteration waylun yawma-idhin lil'mukadhibīna

Tatar Хыянәтче ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә каты ґәзабдыр.

Verse 11

ٱلَّذِينَ يُكَذِّبُونَ بِيَوْمِ ٱلدِّينِ

Transliteration alladhīna yukadhibūna biyawmi l-dīni

Tatar Алар кыямәт һәм хисаб көнен ялганга тоталар.

Verse 12

وَمَا يُكَذِّبُ بِهِۦٓ إِلَّا كُلُّ مُعْتَدٍ أَثِيمٍ

Transliteration wamā yukadhibu bihi illā kullu muʿ'tadin athīmin

Tatar Ул көнне ялганга тотмас, мәгәр хактан баш тартып батыл эшләрдә чиктән ашкан һәр күп гөнаһлы кеше генә ялган дияр.

Verse 13

إِذَا تُتْلَىٰ عَلَيْهِ ءَايَـٰتُنَا قَالَ أَسَـٰطِيرُ ٱلْأَوَّلِينَ

Transliteration idhā tut'lā ʿalayhi āyātunā qāla asāṭīru l-awalīna

Tatar Әгәр аларга һәрнәрсәне аңлатучы аятьләребез укылса, бу әүвәлгеләрдән язылып калган әкият, диләр.

Verse 14

كَلَّا ۖ بَلْ ۜ رَانَ عَلَىٰ قُلُوبِهِم مَّا كَانُوا۟ يَكْسِبُونَ

Transliteration kallā bal rāna ʿalā qulūbihim mā kānū yaksibūna

Tatar Юк Аллаһуга каршы сөйләп һәлак булырга ашыкмагыз, бәлки аларның кылган явыз эшләре күңелләренә тузан булып утырган.

Verse 15

كَلَّآ إِنَّهُمْ عَن رَّبِّهِمْ يَوْمَئِذٍ لَّمَحْجُوبُونَ

Transliteration kallā innahum ʿan rabbihim yawma-idhin lamaḥjūbūna

Tatar Юк алданмасыннар, тәхкыйк алар кыямәт көнеңдә Раббыларыннан пәрдәләнмешләрдер, ягъни аларга Аллаһуның рәхмәте ирешмәс.

Verse 16

ثُمَّ إِنَّهُمْ لَصَالُوا۟ ٱلْجَحِيمِ

Transliteration thumma innahum laṣālū l-jaḥīmi

Tatar Соңра, әлбәттә, алар җәһәннәмгә керерләр.

Verse 17

ثُمَّ يُقَالُ هَـٰذَا ٱلَّذِى كُنتُم بِهِۦ تُكَذِّبُونَ

Transliteration thumma yuqālu hādhā alladhī kuntum bihi tukadhibūna

Tatar Моның соңында аларга әйтелер: "Бу ґәзаб сез ялганга тоткан ґәзабдыр", – дип.

Verse 18

كَلَّآ إِنَّ كِتَـٰبَ ٱلْأَبْرَارِ لَفِى عِلِّيِّينَ

Transliteration kallā inna kitāba l-abrāri lafī ʿilliyyīna

Tatar Юк Аллаһуга карышып җәһәннәмгә кермәгез, тәхкыйк Аллаһуга итагать итеп һәрвакыт яхшылыкны кылган кешеләрнең гамәл дәфтәрләре, әлбәттә, ґилийөндәдер.

Verse 19

وَمَآ أَدْرَىٰكَ مَا عِلِّيُّونَ

Transliteration wamā adrāka mā ʿilliyyūna

Tatar Сиңа нәрсә белдерде ул ґиллийөннең нәрсә икәнлеген?

Verse 20

كِتَـٰبٌ مَّرْقُومٌ

Transliteration kitābun marqūmun

Tatar Ул яхшы мөселманнарның гына яхшылыгы язылган китапдыр.

Verse 21

يَشْهَدُهُ ٱلْمُقَرَّبُونَ

Transliteration yashhaduhu l-muqarabūna

Tatar Ул китаплар яныңда Аллаһуның якын фәрештәләре булырлар, кыямәт көнендә ул китаплардан хәбәр бирер өчен.

Verse 22

إِنَّ ٱلْأَبْرَارَ لَفِى نَعِيمٍ

Transliteration inna l-abrāra lafī naʿīmin

Tatar Яманлыкны кылмыйча, фәкать яхшылыкны кылучы яхшы кешеләр, әлбәттә, җәннәттә төрле нигъмәтләр эчендәләр,

Verse 23

عَلَى ٱلْأَرَآئِكِ يَنظُرُونَ

Transliteration ʿalā l-arāiki yanẓurūna

Tatar яхшы урындыкларга утырып шатлык белән бер-берсенә карарлар.

Verse 24

تَعْرِفُ فِى وُجُوهِهِمْ نَضْرَةَ ٱلنَّعِيمِ

Transliteration taʿrifu fī wujūhihim naḍrata l-naʿīmi

Tatar Аларны танырсың, йөзләрендә җәннәт нигъмәтләреннән хасыйл булган шатлык яктылыгы булыр.

Verse 25

يُسْقَوْنَ مِن رَّحِيقٍ مَّخْتُومٍ

Transliteration yus'qawna min raḥīqin makhtūmin

Tatar Алар эчерелерләр мөһерләнгән эчемлекләрдән.

Verse 26

خِتَـٰمُهُۥ مِسْكٌ ۚ وَفِى ذَٰلِكَ فَلْيَتَنَافَسِ ٱلْمُتَنَـٰفِسُونَ

Transliteration khitāmuhu mis'kun wafī dhālika falyatanāfasi l-mutanāfisūna

Tatar Ул мөһернең сургучы мускустыр, кызыккан кешеләр ошбу җәннәт нигъмәтләренә кызыксыннар!

Verse 27

وَمِزَاجُهُۥ مِن تَسْنِيمٍ

Transliteration wamizājuhu min tasnīmin

Tatar Аңарга катнаштырылган нәрсә тәснимнәндер.

Verse 28

عَيْنًا يَشْرَبُ بِهَا ٱلْمُقَرَّبُونَ

Transliteration ʿaynan yashrabu bihā l-muqarabūna

Tatar Ул тәсним җәннәттә бер чишмәдер, ул чишмәдән Аллаһуга иң якын кешеләр эчәрләр. (Әмма җәннәтнең башка кешеләренә катнаштырып кына бирелер.)

Verse 29

إِنَّ ٱلَّذِينَ أَجْرَمُوا۟ كَانُوا۟ مِنَ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ يَضْحَكُونَ

Transliteration inna alladhīna ajramū kānū mina alladhīna āmanū yaḍḥakūna

Tatar Тәхкыйк гөнаһтан, җәһәннәмнән курыкмаган имансызлар, иман китереп мөселман булган кешеләрдән көлделәр

Verse 30

وَإِذَا مَرُّوا۟ بِهِمْ يَتَغَامَزُونَ

Transliteration wa-idhā marrū bihim yataghāmazūna

Tatar Әгәр мөселманнар алар алдыннан үтсәләр, бер-берсенә күз кысышып мәсхәрә итә иделәр.

Verse 31

وَإِذَا ٱنقَلَبُوٓا۟ إِلَىٰٓ أَهْلِهِمُ ٱنقَلَبُوا۟ فَكِهِينَ

Transliteration wa-idhā inqalabū ilā ahlihimu inqalabū fakihīna

Tatar Әгәр өйләренә кайтсалар, мөселманнарны мәсхәрә иткәннәре өчен киңәеп шатланып кайтыр иделәр.

Verse 32

وَإِذَا رَأَوْهُمْ قَالُوٓا۟ إِنَّ هَـٰٓؤُلَآءِ لَضَآلُّونَ

Transliteration wa-idhā ra-awhum qālū inna hāulāi laḍāllūna

Tatar Әгәр мөселманнарны күрсәләр, бу кешеләр адашканнар, ата-баба юлын ташлаганнар, дияләр иде.

Verse 33

وَمَآ أُرْسِلُوا۟ عَلَيْهِمْ حَـٰفِظِينَ

Transliteration wamā ur'silū ʿalayhim ḥāfiẓīna

Tatar Бит ул кәферләр мөселманнарга сакчы итеп тә вә гамәлләрендә язучы итеп җибәрелмәделәр.

Verse 34

فَٱلْيَوْمَ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ مِنَ ٱلْكُفَّارِ يَضْحَكُونَ

Transliteration fal-yawma alladhīna āmanū mina l-kufāri yaḍḥakūna

Tatar Кыямәт көнендә мөселманнар кәферләрдән көләрләр.

Verse 35

عَلَى ٱلْأَرَآئِكِ يَنظُرُونَ

Transliteration ʿalā l-arāiki yanẓurūna

Tatar Яхшы урындыкларга утырып кәферләрнең ґәзаб кылынганын карарлар.

Verse 36

هَلْ ثُوِّبَ ٱلْكُفَّارُ مَا كَانُوا۟ يَفْعَلُونَ

Transliteration hal thuwwiba l-kufāru mā kānū yafʿalūna

Tatar Әйә кәферләргә кылган кабәхәт эшләре өчен җәза бирелдеме? Әлбәттә, тиешле – җәза бирелде.

Read Surah Al-Mutaffifin in another language

All languages

All 114 surahs in Tatar: the Qur’an in Tatar.

Learn it in MyDugsi

Tatar translation: Tatar, from Quran.com. Transliteration: Quran.com. Recitation: Mishary Alafasy, from EveryAyah.com. MyDugsi is a learning aid, not a replacement for a qualified teacher.