MyDugsiStart learning

Surah Ash-Shuraa in Tatar: translation and audio

Surah 42 · الشورى · The Consultation · 53 verses

Surah Ash-Shuraa verse by verse: the Arabic with a recitation you can repeat, the transliteration, and the Tatar translation by Tatar. For the meaning of every word, see Surah Ash-Shuraa word by word in English.

Verse 1

حمٓ

Transliteration hha-meem

Tatar Ха мим.

Verse 2

عٓسٓقٓ

Transliteration ain-seen-qaf

Tatar Гайн син каф – мәгънәләрен Аллаһ үзе белә.

Verse 3

كَذَٰلِكَ يُوحِىٓ إِلَيْكَ وَإِلَى ٱلَّذِينَ مِن قَبْلِكَ ٱللَّهُ ٱلْعَزِيزُ ٱلْحَكِيمُ

Transliteration kadhālika yūḥī ilayka wa-ilā alladhīna min qablika l-lahu l-ʿazīzu l-ḥakīmu

Tatar Әмерләрен үтәүдән вә хөкемнәрен йөртүдә өстен вә көчле булган Аллаһ әнә шулай сиңа һәм синнән элекке пәйгамбәрләргә аятьләрен вәхий итәдер.

Verse 4

لَهُۥ مَا فِى ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَمَا فِى ٱلْأَرْضِ ۖ وَهُوَ ٱلْعَلِىُّ ٱلْعَظِيمُ

Transliteration lahu mā fī l-samāwāti wamā fī l-arḍi wahuwa l-ʿaliyu l-ʿaẓīmu

Tatar Җирдә вә күкләрдә булган һәрнәрсә Ул – Аллаһуга хастыр, вә Ул – Аллаһ һәр заттан бөектер, зат вә сыйфатында һәрнәрсәдән олугътыр.

Verse 5

تَكَادُ ٱلسَّمَـٰوَٰتُ يَتَفَطَّرْنَ مِن فَوْقِهِنَّ ۚ وَٱلْمَلَـٰٓئِكَةُ يُسَبِّحُونَ بِحَمْدِ رَبِّهِمْ وَيَسْتَغْفِرُونَ لِمَن فِى ٱلْأَرْضِ ۗ أَلَآ إِنَّ ٱللَّهَ هُوَ ٱلْغَفُورُ ٱلرَّحِيمُ

Transliteration takādu l-samāwātu yatafaṭṭarna min fawqihinna wal-malāikatu yusabbiḥūna biḥamdi rabbihim wayastaghfirūna liman fī l-arḍi alā inna l-laha huwa l-ghafūru l-raḥīmu

Tatar Аллаһуның олугълыгыннан күкләрнең өске катлаулары ярылырга якын булыр, вә фәрештәләр Аллаһуны мактап тәсбихләр әйтәләр, вә җирдә булган мөэминнәр өчен Аллаһудан гафу сорыйлар, Әгаһ булыгыз, тәүбә итеп төзәлүче мөэминнәрне Аллаһ, әлбәттә, ярлыкаучы вә аларга рәхимледер.

Verse 6

وَٱلَّذِينَ ٱتَّخَذُوا۟ مِن دُونِهِۦٓ أَوْلِيَآءَ ٱللَّهُ حَفِيظٌ عَلَيْهِمْ وَمَآ أَنتَ عَلَيْهِم بِوَكِيلٍ

Transliteration wa-alladhīna ittakhadhū min dūnihi awliyāa l-lahu ḥafīẓun ʿalayhim wamā anta ʿalayhim biwakīlin

Tatar Аллаһудан башканы Аллаһ урынына тотучылар бар, нәфесне, шайтанны, сынымнарны вә ишан кебиләрне Алла аларның эшләрен белүче, җәзаларын бирер, югыйсә, син аларга вәкил-хуҗа түгелсең.

Verse 7

وَكَذَٰلِكَ أَوْحَيْنَآ إِلَيْكَ قُرْءَانًا عَرَبِيًّا لِّتُنذِرَ أُمَّ ٱلْقُرَىٰ وَمَنْ حَوْلَهَا وَتُنذِرَ يَوْمَ ٱلْجَمْعِ لَا رَيْبَ فِيهِ ۚ فَرِيقٌ فِى ٱلْجَنَّةِ وَفَرِيقٌ فِى ٱلسَّعِيرِ

Transliteration wakadhālika awḥaynā ilayka qur'ānan ʿarabiyyan litundhira umma l-qurā waman ḥawlahā watundhira yawma l-jamʿi lā rayba fīhi farīqun fī l-janati wafarīqun fī l-saʿīri

Tatar Әнә шулай сиңа Коръәнне гарәб телендә вәхий иттек, ул Коръән белән шәһәрләр анасы булган Мәккә шәһәре мөшрикләрен вә Мәккә тирәсендәге шәһәр халыкларын Аллаһ ґәзабы белән куркытмаклыгың өчен, вә барча халык бер урынга җыела торган кыямәт көне белән куркытмаклыгың өчен, ул көннең булачагында һәм барча халык бер урынга җыелачагында һич шик юктыр, ул көндә бер фирка кешеләр җәннәттә булырлар, вә бер фирка кешеләр җәһәннәмдә булырлар.

Verse 8

وَلَوْ شَآءَ ٱللَّهُ لَجَعَلَهُمْ أُمَّةً وَٰحِدَةً وَلَـٰكِن يُدْخِلُ مَن يَشَآءُ فِى رَحْمَتِهِۦ ۚ وَٱلظَّـٰلِمُونَ مَا لَهُم مِّن وَلِىٍّ وَلَا نَصِيرٍ

Transliteration walaw shāa l-lahu lajaʿalahum ummatan wāḥidatan walākin yud'khilu man yashāu fī raḥmatihi wal-ẓālimūna mā lahum min waliyyin walā naṣīrin

Tatar Әгәр Аллаһ теләсә иде, кешеләрнең барчасын бер диндә кылыр иде, ләкин Аллаһ үзе теләгән бәндәсен Коръән белән гамәл кылдырып рәхмәтенә алыр. Әмма Коръән белән гамәл кылмаучы залимнәргә ул көндә дус та, ярдәмче да булмас.

Verse 9

أَمِ ٱتَّخَذُوا۟ مِن دُونِهِۦٓ أَوْلِيَآءَ ۖ فَٱللَّهُ هُوَ ٱلْوَلِىُّ وَهُوَ يُحْىِ ٱلْمَوْتَىٰ وَهُوَ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ قَدِيرٌ

Transliteration ami ittakhadhū min dūnihi awliyāa fal-lahu huwa l-waliyu wahuwa yuḥ'yī l-mawtā wahuwa ʿalā kulli shayin qadīrun

Tatar Әйә ул адашкан кешеләр Аллаһудан башканы үзләренә дус итеп алалармы? Бәлки иманлы кешеләр өчен ярдәмче дус фәкать Аллаһ үзе генәдер, вә Ул – Аллаһ үлекләрне тергезер, Ул һәрнәрсәгә кадирдер.

Verse 10

وَمَا ٱخْتَلَفْتُمْ فِيهِ مِن شَىْءٍ فَحُكْمُهُۥٓ إِلَى ٱللَّهِ ۚ ذَٰلِكُمُ ٱللَّهُ رَبِّى عَلَيْهِ تَوَكَّلْتُ وَإِلَيْهِ أُنِيبُ

Transliteration wamā ikh'talaftum fīhi min shayin faḥuk'muhu ilā l-lahi dhālikumu l-lahu rabbī ʿalayhi tawakkaltu wa-ilayhi unību

Tatar Ий сез ачык дәлилләрне ригая кылмаучы кире кешеләр, диндә дәлилсез низагълашуларыгызның хөкеме Аллаһуга кайтарылыр, Ул үзе хөкем итеп аерыр – кемнеке дөрес, кемнеке – ялган, шунда мәгълүм булыр, әнә шулай гаделлек белән хөкем итүче Аллаһ минем Раббымдыр, мин Аңа гына тәвәккәл кылдым ягъни Аның хөкемнәрен үтәп, Аның сүзләрен генә сөйләрмен һәм баш иеп Аллаһуга кайтамын.

Verse 11

فَاطِرُ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ ۚ جَعَلَ لَكُم مِّنْ أَنفُسِكُمْ أَزْوَٰجًا وَمِنَ ٱلْأَنْعَـٰمِ أَزْوَٰجًا ۖ يَذْرَؤُكُمْ فِيهِ ۚ لَيْسَ كَمِثْلِهِۦ شَىْءٌ ۖ وَهُوَ ٱلسَّمِيعُ ٱلْبَصِيرُ

Transliteration fāṭiru l-samāwāti wal-arḍi jaʿala lakum min anfusikum azwājan wamina l-anʿāmi azwājan yadhra-ukum fīhi laysa kamith'lihi shayon wahuwa l-samīʿu l-baṣīru

Tatar Ул – Аллаһ җирне вә күкләрне төзүче, вә сезнең өчен үзегездән хатыннар кылды, вә һәрбер хайванны ата-ана-лы итеп яратты, шул тәртип илә сезне дә, хайваннарны да күбәйтте, Аллаһуга охшаган һичнәрсә юктыр, вә Ул һәр тавышны ишетүче вә һәрнәрсәне күрүчедер.

Verse 12

لَهُۥ مَقَالِيدُ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ ۖ يَبْسُطُ ٱلرِّزْقَ لِمَن يَشَآءُ وَيَقْدِرُ ۚ إِنَّهُۥ بِكُلِّ شَىْءٍ عَلِيمٌ

Transliteration lahu maqālīdu l-samāwāti wal-arḍi yabsuṭu l-riz'qa liman yashāu wayaqdiru innahu bikulli shayin ʿalīmun

Tatar Җир вә күкләр хәзинәләренең ачкычлары Аллаһ кулындадыр, теләгән кешесенең ризыгын киң кылыр, вә теләгән кешесенең ризыгын тар кылыр, Ул, әлбәттә, һәрнәрсәне белеп эшләүчедер.

Verse 13

۞ شَرَعَ لَكُم مِّنَ ٱلدِّينِ مَا وَصَّىٰ بِهِۦ نُوحًا وَٱلَّذِىٓ أَوْحَيْنَآ إِلَيْكَ وَمَا وَصَّيْنَا بِهِۦٓ إِبْرَٰهِيمَ وَمُوسَىٰ وَعِيسَىٰٓ ۖ أَنْ أَقِيمُوا۟ ٱلدِّينَ وَلَا تَتَفَرَّقُوا۟ فِيهِ ۚ كَبُرَ عَلَى ٱلْمُشْرِكِينَ مَا تَدْعُوهُمْ إِلَيْهِ ۚ ٱللَّهُ يَجْتَبِىٓ إِلَيْهِ مَن يَشَآءُ وَيَهْدِىٓ إِلَيْهِ مَن يُنِيبُ

Transliteration sharaʿa lakum mina l-dīni mā waṣṣā bihi nūḥan wa-alladhī awḥaynā ilayka wamā waṣṣaynā bihi ib'rāhīma wamūsā waʿīsā an aqīmū l-dīna walā tatafarraqū fīhi kabura ʿalā l-mush'rikīna mā tadʿūhum ilayhi l-lahu yajtabī ilayhi man yashāu wayahdī ilayhi man yunību

Tatar Без сезгә диндә шәригать төзеп бирдек, ул шәригатьне Нухка, вә сиңа, ий Мухәммәд г-м, вә Ибраһимгә, вә Мусага, вә Гыйсага васыять иттек, ягъни йөкләдек, "Без төзегән шул хак дин шәригатен тотыгыз, әмма хөкемнәрен бозмагыз, шәригатьне үзгәртмәгез һәм төрле фиркаләргә, төрле мәзһәбләргә бүленмәгез", – дип һәр пәйгамбәргә ю һәр мөселманга әмер иттек. Сезнең кешеләрне хак дин исламга дәгъват итүегез мөшрикләргә бик авыр эш булды, ягъни ислам динен кабул итү, аларга утка керүдән дә авыр булды. Аллаһ Үзе төзегән хак дингә үзе теләгән кешесен ихтыяр итәр һәм анда тартыр, вә Аллаһуга итагать белән кайткан кешене ул хак дингә күндерер.

Verse 14

وَمَا تَفَرَّقُوٓا۟ إِلَّا مِنۢ بَعْدِ مَا جَآءَهُمُ ٱلْعِلْمُ بَغْيًۢا بَيْنَهُمْ ۚ وَلَوْلَا كَلِمَةٌ سَبَقَتْ مِن رَّبِّكَ إِلَىٰٓ أَجَلٍ مُّسَمًّى لَّقُضِىَ بَيْنَهُمْ ۚ وَإِنَّ ٱلَّذِينَ أُورِثُوا۟ ٱلْكِتَـٰبَ مِنۢ بَعْدِهِمْ لَفِى شَكٍّ مِّنْهُ مُرِيبٍ

Transliteration wamā tafarraqū illā min baʿdi mā jāahumu l-ʿil'mu baghyan baynahum walawlā kalimatun sabaqat min rabbika ilā ajalin musamman laquḍiya baynahum wa-inna alladhīna ūrithū l-kitāba min baʿdihim lafī shakkin min'hu murībin

Tatar Дөньядагы һәр заманадагы кешеләр, Аллаһ диненең хөкемнәрендә ихтилаф кылмадылар мәгәр Аллаһудан Ислам диненең барча хөкемнәре килеп ачык аңлатылганнан соң ихтилаф кылдылар, вә хөседлек белән үзара дошманлашып бик күп фиркаләргә бүленделәр. Әгәр ґәзабны билгеле булган кыямәт көненә чаклы кичектерү белән Раббыңның вәгъдә сүзе булмаса иде, әлбәттә, Аллаһ хөкемнәрен үзгәртеп, бидеґәт гамәлләр белән Ислам динен бозучы мөшрикләр илә Аллаһ арасында дөньяда ук хөкем тәмам булып, һәммәсе һәлак булыр иделәр. Пәйгамбәрләреннән соң Тәүрат вә Инҗилгә варис булган яһүдләр вә насаралар, алар Мухәммәд г-мнең пәйгамбәрлеген дә вә Коръәннең Аллаһ китабы икәнлеген дә шикләнмәктәләр, ягъни ышансак алданырбыз, дип уйлыйлар.

Verse 15

فَلِذَٰلِكَ فَٱدْعُ ۖ وَٱسْتَقِمْ كَمَآ أُمِرْتَ ۖ وَلَا تَتَّبِعْ أَهْوَآءَهُمْ ۖ وَقُلْ ءَامَنتُ بِمَآ أَنزَلَ ٱللَّهُ مِن كِتَـٰبٍ ۖ وَأُمِرْتُ لِأَعْدِلَ بَيْنَكُمُ ۖ ٱللَّهُ رَبُّنَا وَرَبُّكُمْ ۖ لَنَآ أَعْمَـٰلُنَا وَلَكُمْ أَعْمَـٰلُكُمْ ۖ لَا حُجَّةَ بَيْنَنَا وَبَيْنَكُمُ ۖ ٱللَّهُ يَجْمَعُ بَيْنَنَا ۖ وَإِلَيْهِ ٱلْمَصِيرُ

Transliteration falidhālika fa-ud'ʿu wa-is'taqim kamā umir'ta walā tattabiʿ ahwāahum waqul āmantu bimā anzala l-lahu min kitābin wa-umir'tu li-aʿdila baynakumu l-lahu rabbunā warabbukum lanā aʿmālunā walakum aʿmālukum lā ḥujjata baynanā wabaynakumu l-lahu yajmaʿu baynanā wa-ilayhi l-maṣīru

Tatar Әнә шул Аллаһ төзегән ислам шәригатен кабул итәргә кешеләрне вәгъдә кыл, вә үзеңә шәригатьне үтәүдә һәм ирештерүдә Аллаһ боерганча туры һәм истикамәттә бул! Вә шәригатьне тотмаган кешеләргә вә аларның гадәтенә иярмә, вә әйт: "Аллаһ иңдергән китап хөкемнәренә ышандым вә иярдем һәм сезнең арагызда гаделлек кылырга әмер ителдем! Аллаһ – безнең Раббыбыз һәм сезнең Раббыгыздыр. Безгәдер – безнең гамәлләребез, сезгәдер – сезнең гамәлләрегез. Безнең белән сезнең арада хосумәт вә низагъ юктыр. Аллаһ кыямәт көнне барчагызны да бер урынга җыяр вә ахырда кайтмак Аллаһугадыр, дип.

Verse 16

وَٱلَّذِينَ يُحَآجُّونَ فِى ٱللَّهِ مِنۢ بَعْدِ مَا ٱسْتُجِيبَ لَهُۥ حُجَّتُهُمْ دَاحِضَةٌ عِندَ رَبِّهِمْ وَعَلَيْهِمْ غَضَبٌ وَلَهُمْ عَذَابٌ شَدِيدٌ

Transliteration wa-alladhīna yuḥājjūna fī l-lahi min baʿdi mā us'tujība lahu ḥujjatuhum dāḥiḍatun ʿinda rabbihim waʿalayhim ghaḍabun walahum ʿadhābun shadīdun

Tatar Аллаһуның берлеге вә исламның хаклыгы хакында ачык дәлилләрне ишетеп вә белеп ислам динен кабул иткәннән соң, Аллаһуның берлеге хакында вә ислам хөкемнәре хакында пәйгамбәр белән кычкырышып дәлил китереп маташтылар, яки үзләренең батыл игътикадларын исламга кертергә тырышырлар, ләкин Аллаһ хозурында китергән дәлилләре батылдыр, аларга Аллаһуның ачуы һәм аларга каты ґәзаб булачактыр. "Хәзер бездә хакны инкяр итеп, батыл игътикадны вә бидеґәт гамәлләрне яклаучылар бик күпләр. Раббым аларның йогышлы яман чиреннән Үзең сакла!"

Verse 17

ٱللَّهُ ٱلَّذِىٓ أَنزَلَ ٱلْكِتَـٰبَ بِٱلْحَقِّ وَٱلْمِيزَانَ ۗ وَمَا يُدْرِيكَ لَعَلَّ ٱلسَّاعَةَ قَرِيبٌ

Transliteration al-lahu alladhī anzala l-kitāba bil-ḥaqi wal-mīzāna wamā yud'rīka laʿalla l-sāʿata qarībun

Tatar Ул – Аллаһ Коръәнне хаклык белән иңдерде, Коръәндә хак булмаган бер сүз дә юк. Вә һәр нәрсәгә үлчәү бирде һәм гадел үлчәгез, диде. Кайдан беләсең, ихтимал кыямәт көне бик якындыр!

Verse 18

يَسْتَعْجِلُ بِهَا ٱلَّذِينَ لَا يُؤْمِنُونَ بِهَا ۖ وَٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ مُشْفِقُونَ مِنْهَا وَيَعْلَمُونَ أَنَّهَا ٱلْحَقُّ ۗ أَلَآ إِنَّ ٱلَّذِينَ يُمَارُونَ فِى ٱلسَّاعَةِ لَفِى ضَلَـٰلٍۭ بَعِيدٍ

Transliteration yastaʿjilu bihā alladhīna lā yu'minūna bihā wa-alladhīna āmanū mush'fiqūna min'hā wayaʿlamūna annahā l-ḥaqu alā inna alladhīna yumārūna fī l-sāʿati lafī ḍalālin baʿīdin

Tatar Кыямәткә ышанмаган кешеләр, ул кыямәт тизрәк килсен, диләр. Әмма хак мөэминнәр, кыямәттән куркалар, һәм кыямәтнең булачагын хак дип беләләр. Әгаһ булыгыз кыямәт булмый дип низагълашучы кешеләр, хактан бик ерак адашмакталар.

Verse 19

ٱللَّهُ لَطِيفٌۢ بِعِبَادِهِۦ يَرْزُقُ مَن يَشَآءُ ۖ وَهُوَ ٱلْقَوِىُّ ٱلْعَزِيزُ

Transliteration al-lahu laṭīfun biʿibādihi yarzuqu man yashāu wahuwa l-qawiyu l-ʿazīzu

Tatar Аллаһ бәндәләренә яхшылык ияседер, ягъни кешеләрне ямансызлыкка, гөнаһлы эшкә вә җәһәннәмгә чакырмый һәм ул эшләргә этәрми, бәлки иманлы, динле һәм изге гамәлле булырга чакыра һәм Коръән белән җәннәткә юл салган, шул юл белән җәннәтләремә килегез, мәңгегә нигъмәтләрем эчендә сый-хөрмәттә булыгыз, ди. Җәннәт нигъмәтләре белән теләгән кешесен ризыкландырыр, вә Ул зур куәтле вә һәр эштә җиңүчедер.

Verse 20

مَن كَانَ يُرِيدُ حَرْثَ ٱلْـَٔاخِرَةِ نَزِدْ لَهُۥ فِى حَرْثِهِۦ ۖ وَمَن كَانَ يُرِيدُ حَرْثَ ٱلدُّنْيَا نُؤْتِهِۦ مِنْهَا وَمَا لَهُۥ فِى ٱلْـَٔاخِرَةِ مِن نَّصِيبٍ

Transliteration man kāna yurīdu ḥartha l-ākhirati nazid lahu fī ḥarthihi waman kāna yurīdu ḥartha l-dun'yā nu'tihi min'hā wamā lahu fī l-ākhirati min naṣībin

Tatar Бер мөэмин ахирәт нигъмәтләрен өмет итеп гөнаһлардан саклануын да, сәваблы эшләрне эшләве дә Аллаһ ризалыгы өчен генә булса, Без аңа савабын вә ахирәт нигъмәтләрен арттырырбыз. Янә берәү дини гамәле бәрабәренә дөнья малын, дөнья дәрәҗәсен теләсә, Без аңа гамәле бәрабәренә ашауны вә мал алуны дөньяда бирербез, әмма ахирәттә аңа нигъмәттән һичнәрсә булмас мәгәр хәсрәт, кайгы вә ґәзаб кына булыр".

Verse 21

أَمْ لَهُمْ شُرَكَـٰٓؤُا۟ شَرَعُوا۟ لَهُم مِّنَ ٱلدِّينِ مَا لَمْ يَأْذَنۢ بِهِ ٱللَّهُ ۚ وَلَوْلَا كَلِمَةُ ٱلْفَصْلِ لَقُضِىَ بَيْنَهُمْ ۗ وَإِنَّ ٱلظَّـٰلِمِينَ لَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ

Transliteration am lahum shurakāu sharaʿū lahum mina l-dīni mā lam yadhan bihi l-lahu walawlā kalimatu l-faṣli laquḍiya baynahum wa-inna l-ẓālimīna lahum ʿadhābun alīmun

Tatar Дөнья малы өчен гамәл кылучы бидеґәтләрнең Аллаһудан башка тагын бер Аллаһлары бармы? Аллаһ рөхсәтеннән башка Коръәнгә вә сөннәт-расүлгә хыйлаф шәригать төзеделәр. Багучылар, изгеләр каберләренә файда өмет итеп бару, бидеґәт гамәлләр, хорафатлар, ырымнар – болар берсе дә Аллаһудан да, пәйгамбәрдән дә түгел. Бу эшләр һәммәсе шайтан эшләредер. Әгәр ислам динен бозучы бидеґәтчеләргә вә батыл дин төзүче мөшрикләргә ґәзабны ахирәткә кичектерү белән Аллаһуның вәгъдәсе булмаса иде, әлбәттә, Аллаһ аларны дөньяда ук ґәзаб кылыр иде, ләкин ул залимнәргә ахирәттә, әлбәттә, рәнҗеткүче каты ґәзаб булачакдыр.

Verse 22

تَرَى ٱلظَّـٰلِمِينَ مُشْفِقِينَ مِمَّا كَسَبُوا۟ وَهُوَ وَاقِعٌۢ بِهِمْ ۗ وَٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّـٰلِحَـٰتِ فِى رَوْضَاتِ ٱلْجَنَّاتِ ۖ لَهُم مَّا يَشَآءُونَ عِندَ رَبِّهِمْ ۚ ذَٰلِكَ هُوَ ٱلْفَضْلُ ٱلْكَبِيرُ

Transliteration tarā l-ẓālimīna mush'fiqīna mimmā kasabū wahuwa wāqiʿun bihim wa-alladhīna āmanū waʿamilū l-ṣāliḥāti fī rawḍāti l-janāti lahum mā yashāūna ʿinda rabbihim dhālika huwa l-faḍlu l-kabīru

Tatar Кыямәт көнендә залимнәрне эшләгән кабахәт эшләрнең ґәзабыннан куркучы күрерсең, нәфескә, шайтанга ияреп Алла динен бозучы залимнәргә бармыйча, кемгә булсын чәчләрен агартып, йөзләрен каралтып өннәрен ала торган төрле куркынычлы ґәзаблар? Вә ул куркынычлы ґәзаблар аларны каршылап кочаклап алыр. Әмма әлеге шайтан гамәлләреннән ерак булып, Коръән юлы белән изге гамәлләр кылучы хак мөэминнәр, җәннәт бакчаларында нигъмәтләр эчендә булачаклар, аларга Раббылары хозурында ни теләсәләр шул булыр, бу нәрсәләр аларга Аллаһуның, олугъ юмартлыгыдыр.

Verse 23

ذَٰلِكَ ٱلَّذِى يُبَشِّرُ ٱللَّهُ عِبَادَهُ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّـٰلِحَـٰتِ ۗ قُل لَّآ أَسْـَٔلُكُمْ عَلَيْهِ أَجْرًا إِلَّا ٱلْمَوَدَّةَ فِى ٱلْقُرْبَىٰ ۗ وَمَن يَقْتَرِفْ حَسَنَةً نَّزِدْ لَهُۥ فِيهَا حُسْنًا ۚ إِنَّ ٱللَّهَ غَفُورٌ شَكُورٌ

Transliteration dhālika alladhī yubashiru l-lahu ʿibādahu alladhīna āmanū waʿamilū l-ṣāliḥāti qul lā asalukum ʿalayhi ajran illā l-mawadata fī l-qur'bā waman yaqtarif ḥasanatan nazid lahu fīhā ḥus'nan inna l-laha ghafūrun shakūrun

Tatar Югарыда зекер ителгән нигъмәтләр белән Аллаһ иман китереп тә явызлыкны белмичә яхшылыкны гына уйлаган, яхшылыкны гына эшләгән хак мөэминнәрне шатландырадыр. Ий Мухәммәд г-м әйт: "Мин сезгә Аллаһ хөкемнәрен ирештереп ислам динен өйрәткәнем өчен һәм тиремнән чыгардай булып сезне мөселман итәргә тырышканлыгым өчен, сездән әҗер яки дөнья малын сорамыймын, мәгәр сезгә якынлыгым өчен дуслык итүегезне телим, ягъни диндә һәрвакыт чын күңелдән кардәш булуыгызны телим. Берәү саф күңелдән Аллаһ ризасы өчен яхшылыкны кәсеп итсә, Без аңа яхшылыгын да яхшылыкны арттырып савабын ике өлеш бирербез, Аллаһ ярлыкаучы вә яхшылыкның хакын җәннәт нигъмәтләре белән түләүчедер.

Verse 24

أَمْ يَقُولُونَ ٱفْتَرَىٰ عَلَى ٱللَّهِ كَذِبًا ۖ فَإِن يَشَإِ ٱللَّهُ يَخْتِمْ عَلَىٰ قَلْبِكَ ۗ وَيَمْحُ ٱللَّهُ ٱلْبَـٰطِلَ وَيُحِقُّ ٱلْحَقَّ بِكَلِمَـٰتِهِۦٓ ۚ إِنَّهُۥ عَلِيمٌۢ بِذَاتِ ٱلصُّدُورِ

Transliteration am yaqūlūna if'tarā ʿalā l-lahi kadhiban fa-in yasha-i l-lahu yakhtim ʿalā qalbika wayamḥu l-lahu l-bāṭila wayuḥiqqu l-ḥaqa bikalimātihi innahu ʿalīmun bidhāti l-ṣudūri

Tatar Әйә ул кәферләр синең хакында: "Коръәнне Аллаһ иңдерде дип, Аллаһуга ялганны ифтира кыла", – диләрме? Әгәр Аллаһ теләсә иде, әлбәттә, күңелеңне пәрдәләр иде дә соңра ялганны ифтира кылудан тартынмас идең. Аллаһ батылны җуядыр, хак янында калдырмыйдыр, вә хакны Үзенең Коръәндәге сүзләре белән сабит кыладыр ягъни хакның хаклыгын ачык аңлата һәм хакны яклый. Ул – Аллаһ күкрәк эчендәге нәрсәләрне белүчедер.

Verse 25

وَهُوَ ٱلَّذِى يَقْبَلُ ٱلتَّوْبَةَ عَنْ عِبَادِهِۦ وَيَعْفُوا۟ عَنِ ٱلسَّيِّـَٔاتِ وَيَعْلَمُ مَا تَفْعَلُونَ

Transliteration wahuwa alladhī yaqbalu l-tawbata ʿan ʿibādihi wayaʿfū ʿani l-sayiāti wayaʿlamu mā tafʿalūna

Tatar Ул – Аллаһ тәүбә итеп төзәлүче мөэминнәрнең тәүбәсен кабул итүче вә төзәлүчеләрнең начарлыгын гафу итәдер, вә Ул сезнең ни эшләгәнегезне беләдер.

Verse 26

وَيَسْتَجِيبُ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّـٰلِحَـٰتِ وَيَزِيدُهُم مِّن فَضْلِهِۦ ۚ وَٱلْكَـٰفِرُونَ لَهُمْ عَذَابٌ شَدِيدٌ

Transliteration wayastajību alladhīna āmanū waʿamilū l-ṣāliḥāti wayazīduhum min faḍlihi wal-kāfirūna lahum ʿadhābun shadīdun

Tatar Дәхи иман китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәрнең догаларын кабул итәдер һәм аларга Үзенең юмартлыгыннан арттырып та бирер. Әмма Коръәнгә иман китермәгән кешеләргә каты ґәзаб булыр.

Verse 27

۞ وَلَوْ بَسَطَ ٱللَّهُ ٱلرِّزْقَ لِعِبَادِهِۦ لَبَغَوْا۟ فِى ٱلْأَرْضِ وَلَـٰكِن يُنَزِّلُ بِقَدَرٍ مَّا يَشَآءُ ۚ إِنَّهُۥ بِعِبَادِهِۦ خَبِيرٌۢ بَصِيرٌ

Transliteration walaw basaṭa l-lahu l-riz'qa liʿibādihi labaghaw fī l-arḍi walākin yunazzilu biqadarin mā yashāu innahu biʿibādihi khabīrun baṣīrun

Tatar Әгәр Аллаһ һәр кешегә ризыкны киң кылып һәрберсен бай итсә, ул вакытта, әлбәттә, һәркайсы җир өстендә бозыклык вә фәсәд кылыр иделәр, шуның өчен кешеләргә малны Үзе теләгәнчә генә бирәдер, Аллаһ, әлбәттә, бәндәләренең хәлләреннән хәбәрдардер вә кемгә киң ризык тиешле, кемгә тар тиешле икәнлекне дә белүчедер.

Verse 28

وَهُوَ ٱلَّذِى يُنَزِّلُ ٱلْغَيْثَ مِنۢ بَعْدِ مَا قَنَطُوا۟ وَيَنشُرُ رَحْمَتَهُۥ ۚ وَهُوَ ٱلْوَلِىُّ ٱلْحَمِيدُ

Transliteration wahuwa alladhī yunazzilu l-ghaytha min baʿdi mā qanaṭū wayanshuru raḥmatahu wahuwa l-waliyu l-ḥamīdu

Tatar Ул – Аллаһ яңгырны яудырадыр кешеләр яңгырдан өметләрен өзгәннәре соңында, вә рәхмәтле яңгырын чәчәр, вә Ул мөэминнәрнең вәлиседер вә һәр эштә мактаулыдыр.

Verse 29

وَمِنْ ءَايَـٰتِهِۦ خَلْقُ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ وَمَا بَثَّ فِيهِمَا مِن دَآبَّةٍ ۚ وَهُوَ عَلَىٰ جَمْعِهِمْ إِذَا يَشَآءُ قَدِيرٌ

Transliteration wamin āyātihi khalqu l-samāwāti wal-arḍi wamā batha fīhimā min dābbatin wahuwa ʿalā jamʿihim idhā yashāu qadīrun

Tatar Аллаһу тәгаләнең кодрәтенә дәлаләт итә торган галәмәтләрдәндер, җирне вә күкләрне халык кылуы һәм җирдә вә күкләрдә җан ияләрен таратуы, әгәр теләсә барчасын бер урынга җыярга да кадирдер.

Verse 30

وَمَآ أَصَـٰبَكُم مِّن مُّصِيبَةٍ فَبِمَا كَسَبَتْ أَيْدِيكُمْ وَيَعْفُوا۟ عَن كَثِيرٍ

Transliteration wamā aṣābakum min muṣībatin fabimā kasabat aydīkum wayaʿfū ʿan kathīrin

Tatar Ий мөэминнәр сезгә ирешкән бәла-казалар вә кайгылар, үзегез кәсеп иткән гөнаһларыгыз сәбәпледер, шулай булса да Аллаһ гөнаһларыгызны күбрәген гафу итәдер.

Verse 31

وَمَآ أَنتُم بِمُعْجِزِينَ فِى ٱلْأَرْضِ ۖ وَمَا لَكُم مِّن دُونِ ٱللَّهِ مِن وَلِىٍّ وَلَا نَصِيرٍ

Transliteration wamā antum bimuʿ'jizīna fī l-arḍi wamā lakum min dūni l-lahi min waliyyin walā naṣīrin

Tatar Ий мөшрикләр үзегезгә килә торган бәла-казадан качып котылучы түгелсез һәм сезгә Аллаһудан башка дус та, вә ґәзабтан коткаручы ярдәмче да юк.

Verse 32

وَمِنْ ءَايَـٰتِهِ ٱلْجَوَارِ فِى ٱلْبَحْرِ كَٱلْأَعْلَـٰمِ

Transliteration wamin āyātihi l-jawāri fī l-baḥri kal-aʿlāmi

Tatar Дәхи диңгезләрдә бөек таулар кеби корабларның йөрүе, Аллаһуның кодрәтенә дәлаләт итә торган гамәлләрдәндер.

Verse 33

إِن يَشَأْ يُسْكِنِ ٱلرِّيحَ فَيَظْلَلْنَ رَوَاكِدَ عَلَىٰ ظَهْرِهِۦٓ ۚ إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَـٰتٍ لِّكُلِّ صَبَّارٍ شَكُورٍ

Transliteration in yasha yus'kini l-rīḥa fayaẓlalna rawākida ʿalā ẓahrihi inna fī dhālika laāyātin likulli ṣabbārin shakūrin

Tatar Әгәр Аллаһ теләсә җилне туктатыр иде, кораблар китә алмыйча су эчендә калыр иделәр. Аллаһуның бу эшендә, әлбәттә, бәла-казага сабыр итеп, нигъмәтләргә шөкер итүчеләр өчен гыйбрәтләр бар.

Verse 34

أَوْ يُوبِقْهُنَّ بِمَا كَسَبُوا۟ وَيَعْفُ عَن كَثِيرٍ

Transliteration aw yūbiq'hunna bimā kasabū wayaʿfu ʿan kathīrin

Tatar Әгәр Аллаһ теләсә, ул корабларны батырыр иде, кылган бозык эшләре өчен, ләкин аларның күп гөнаһларын гафу итәр, шуның өчен аларны батырмас.

Verse 35

وَيَعْلَمَ ٱلَّذِينَ يُجَـٰدِلُونَ فِىٓ ءَايَـٰتِنَا مَا لَهُم مِّن مَّحِيصٍ

Transliteration wayaʿlama alladhīna yujādilūna fī āyātinā mā lahum min maḥīṣin

Tatar Коръән аятьләрен инкяр итеп низагълашкан кешеләр Аллаһ ґәзабыннан качып котылырга аларга урын юк икәнлекне белсеннәр өчен.

Verse 36

فَمَآ أُوتِيتُم مِّن شَىْءٍ فَمَتَـٰعُ ٱلْحَيَوٰةِ ٱلدُّنْيَا ۖ وَمَا عِندَ ٱللَّهِ خَيْرٌ وَأَبْقَىٰ لِلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَلَىٰ رَبِّهِمْ يَتَوَكَّلُونَ

Transliteration famā ūtītum min shayin famatāʿu l-ḥayati l-dun'yā wamā ʿinda l-lahi khayrun wa-abqā lilladhīna āmanū waʿalā rabbihim yatawakkalūna

Tatar Аллаһудан сезгә бирелгән дөньядагы барча нәрсә фәкать вакытлыча дөнья тереклеге һәм дөнья зиннәтедер. Әмма Аллаһу хозурында булган ахирәт нигъмәтләре, иман китереп Аллаһуга һәрвакыт итагать итүдә Ана тәвәккәл итүчеләре дәхи җиледер вә бетми торган мәңгелектер.

Verse 37

وَٱلَّذِينَ يَجْتَنِبُونَ كَبَـٰٓئِرَ ٱلْإِثْمِ وَٱلْفَوَٰحِشَ وَإِذَا مَا غَضِبُوا۟ هُمْ يَغْفِرُونَ

Transliteration wa-alladhīna yajtanibūna kabāira l-ith'mi wal-fawāḥisha wa-idhā mā ghaḍibū hum yaghfirūna

Tatar Ахирәт нигъмәтләре дәхи шулар өчендер, алар зур гөнаһлардан һәм фәхеш эшләрдән сакланырлар, һәм аларны берәү ачуландырса, гафу итәрләр.

Verse 38

وَٱلَّذِينَ ٱسْتَجَابُوا۟ لِرَبِّهِمْ وَأَقَامُوا۟ ٱلصَّلَوٰةَ وَأَمْرُهُمْ شُورَىٰ بَيْنَهُمْ وَمِمَّا رَزَقْنَـٰهُمْ يُنفِقُونَ

Transliteration wa-alladhīna is'tajābū lirabbihim wa-aqāmū l-ṣalata wa-amruhum shūrā baynahum wamimmā razaqnāhum yunfiqūna

Tatar Вә алар Аллаһның һәр боерыгын кабул итәрләр, вә намазларын вакытында укырлар, вә киңәш лязем җирдә үзара киңәш итәрләр, вә Без биргән малдан мохтаҗларга вә Аллаһ юлына садака бирерләр.

Verse 39

وَٱلَّذِينَ إِذَآ أَصَابَهُمُ ٱلْبَغْىُ هُمْ يَنتَصِرُونَ

Transliteration wa-alladhīna idhā aṣābahumu l-baghyu hum yantaṣirūna

Tatar Вә араларыннан берсе залимнәрдән хаксыз җәберләнсә, бергәләшеп ярдәм итеп ул җәберләнгән мөэмин кардәшләрен коткарырлар.

Verse 40

وَجَزَٰٓؤُا۟ سَيِّئَةٍ سَيِّئَةٌ مِّثْلُهَا ۖ فَمَنْ عَفَا وَأَصْلَحَ فَأَجْرُهُۥ عَلَى ٱللَّهِ ۚ إِنَّهُۥ لَا يُحِبُّ ٱلظَّـٰلِمِينَ

Transliteration wajazāu sayyi-atin sayyi-atun mith'luhā faman ʿafā wa-aṣlaḥa fa-ajruhu ʿalā l-lahi innahu lā yuḥibbu l-ẓālimīna

Tatar Явызлык белән золым итүчегә җәза бирелә үзе золым иткән хәтле генә, әгәр мәзълум кеше залимне гафу итсә һәм араларын ислах кылса, бу эшнең әҗере Аллаһ хозурында сакланыр, әмма Аллаһ хаксыз золым итүчеләрне сөймидер.

Verse 41

وَلَمَنِ ٱنتَصَرَ بَعْدَ ظُلْمِهِۦ فَأُو۟لَـٰٓئِكَ مَا عَلَيْهِم مِّن سَبِيلٍ

Transliteration walamani intaṣara baʿda ẓul'mihi fa-ulāika mā ʿalayhim min sabīlin

Tatar Бер мәзълум хаксыз золым итүчедән арттырмыйча үч алса, аңа гөнаһ юк һәм анардан үч алу да юктыр.

Verse 42

إِنَّمَا ٱلسَّبِيلُ عَلَى ٱلَّذِينَ يَظْلِمُونَ ٱلنَّاسَ وَيَبْغُونَ فِى ٱلْأَرْضِ بِغَيْرِ ٱلْحَقِّ ۚ أُو۟لَـٰٓئِكَ لَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ

Transliteration innamā l-sabīlu ʿalā alladhīna yaẓlimūna l-nāsa wayabghūna fī l-arḍi bighayri l-ḥaqi ulāika lahum ʿadhābun alīmun

Tatar Кешеләргә золым итеп җир өстендә хаксыз явызлык кылучы залимнәргә җәза бирергә шәригатьтә юл бардыр, ул залимнәргә ахирәттә рәнҗеткүче ґәзаб булыр.

Verse 43

وَلَمَن صَبَرَ وَغَفَرَ إِنَّ ذَٰلِكَ لَمِنْ عَزْمِ ٱلْأُمُورِ

Transliteration walaman ṣabara waghafara inna dhālika lamin ʿazmi l-umūri

Tatar Әмма берәү хаксыз золымга сабыр итсә, һәм залимне гафу да итсә, бу эш, ягъни үч алмыйча сабыр итү һәм Аллаһ ризасы өчен гафу итү, бик зур сәваблы вә бик зур файдалы эштер.

Verse 44

وَمَن يُضْلِلِ ٱللَّهُ فَمَا لَهُۥ مِن وَلِىٍّ مِّنۢ بَعْدِهِۦ ۗ وَتَرَى ٱلظَّـٰلِمِينَ لَمَّا رَأَوُا۟ ٱلْعَذَابَ يَقُولُونَ هَلْ إِلَىٰ مَرَدٍّ مِّن سَبِيلٍ

Transliteration waman yuḍ'lili l-lahu famā lahu min waliyyin min baʿdihi watarā l-ẓālimīna lammā ra-awū l-ʿadhāba yaqūlūna hal ilā maraddin min sabīlin

Tatar Аллаһ берәүне явызлыгы өчен хактан адаштырса, шуннан соң аны туры юлга күндерүче булмас Ахирәттә галимнәрне күрсәң, алар ґәзабны күргәч, безгә дөньяга кайтырга юл бар микән, изге гамәлләр кылыр идек, диярләр.

Verse 45

وَتَرَىٰهُمْ يُعْرَضُونَ عَلَيْهَا خَـٰشِعِينَ مِنَ ٱلذُّلِّ يَنظُرُونَ مِن طَرْفٍ خَفِىٍّ ۗ وَقَالَ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓا۟ إِنَّ ٱلْخَـٰسِرِينَ ٱلَّذِينَ خَسِرُوٓا۟ أَنفُسَهُمْ وَأَهْلِيهِمْ يَوْمَ ٱلْقِيَـٰمَةِ ۗ أَلَآ إِنَّ ٱلظَّـٰلِمِينَ فِى عَذَابٍ مُّقِيمٍ

Transliteration watarāhum yuʿ'raḍūna ʿalayhā khāshiʿīna mina l-dhuli yanẓurūna min ṭarfin khafiyyin waqāla alladhīna āmanū inna l-khāsirīna alladhīna khasirū anfusahum wa-ahlīhim yawma l-qiyāmati alā inna l-ẓālimīna fī ʿadhābin muqīmin

Tatar Күрерсең аларны, аларга килгән хурлык вә хакарәт сәбәпле кечерәйгәннәре хәлдә утка салынырлар, алар утка карарлар күзләренең очы илә генә. Ґәзабтан котылучы мөэминнәр әйтерләр: "Хәсрәтле кешеләр әнә шулардыр, бозык эшләр кылып, имансыз динсез булып ахирәттә үзләрен һәм өй әһелләрен ґәзабка салдылар, әгаһ булыгыз, әлбәттә, залимнәр даим ґәзабталардыр.

Verse 46

وَمَا كَانَ لَهُم مِّنْ أَوْلِيَآءَ يَنصُرُونَهُم مِّن دُونِ ٱللَّهِ ۗ وَمَن يُضْلِلِ ٱللَّهُ فَمَا لَهُۥ مِن سَبِيلٍ

Transliteration wamā kāna lahum min awliyāa yanṣurūnahum min dūni l-lahi waman yuḍ'lili l-lahu famā lahu min sabīlin

Tatar Ул көндә аларга ґәзабтан коткаручы ярдәм бирүче дуслар булмас Аллаһудан башка. Әгәр Аллаһ берәүне адаштырса, ул кешегә дөньяда хак дингә керергә, ахирәттә җәннәткә керергә юл булмас.

Verse 47

ٱسْتَجِيبُوا۟ لِرَبِّكُم مِّن قَبْلِ أَن يَأْتِىَ يَوْمٌ لَّا مَرَدَّ لَهُۥ مِنَ ٱللَّهِ ۚ مَا لَكُم مِّن مَّلْجَإٍ يَوْمَئِذٍ وَمَا لَكُم مِّن نَّكِيرٍ

Transliteration is'tajībū lirabbikum min qabli an yatiya yawmun lā maradda lahu mina l-lahi mā lakum min malja-in yawma-idhin wamā lakum min nakīrin

Tatar Ий кешеләр, кыямәт көне килмәс борын Раббыгызның әмерләрен кабул итегез, ягъни Ул тыйган эшләрдән тыелыгыз, вә Ул кушкан эшләрне эшләгез! Кыямәт көне килсә, аны Аллаһудан башка зат кире җибәрә алмас Ул көндә качып котылырга сезгә бер урын табылмас, вә кылган гөнаһларыгызны да бу гөнаһлар түгел, дия алмассыз.

Verse 48

فَإِنْ أَعْرَضُوا۟ فَمَآ أَرْسَلْنَـٰكَ عَلَيْهِمْ حَفِيظًا ۖ إِنْ عَلَيْكَ إِلَّا ٱلْبَلَـٰغُ ۗ وَإِنَّآ إِذَآ أَذَقْنَا ٱلْإِنسَـٰنَ مِنَّا رَحْمَةً فَرِحَ بِهَا ۖ وَإِن تُصِبْهُمْ سَيِّئَةٌۢ بِمَا قَدَّمَتْ أَيْدِيهِمْ فَإِنَّ ٱلْإِنسَـٰنَ كَفُورٌ

Transliteration fa-in aʿraḍū famā arsalnāka ʿalayhim ḥafīẓan in ʿalayka illā l-balāghu wa-innā idhā adhaqnā l-insāna minnā raḥmatan fariḥa bihā wa-in tuṣib'hum sayyi-atun bimā qaddamat aydīhim fa-inna l-insāna kafūrun

Tatar Әгәр Аллаһуның әмерләрен үтәүдән баш тартсалар, бит Без сине аларны саклаучы күзәтүче итеп җибәрмәдек, фәкать аларны иманга чакырып Аллаһ хөкемнәрен ирештерер өчен генә җибәрдек. Әгәр Без кешене рәхмәтебездән татытсак, ягъни байлык, сәламәтлек бирсәк, әлбәттә, ул кеше аның өчен шатланадыр. Вә үзләренең явызлыклары сәбәпле аларны бәла-каза тотса, ул вакытта әүвәлдә бирелгән нигъмәтләрне барын да онытып, көферлек кылып Аллаһуга имзасыз буладыр.

Verse 49

لِّلَّهِ مُلْكُ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ ۚ يَخْلُقُ مَا يَشَآءُ ۚ يَهَبُ لِمَن يَشَآءُ إِنَـٰثًا وَيَهَبُ لِمَن يَشَآءُ ٱلذُّكُورَ

Transliteration lillahi mul'ku l-samāwāti wal-arḍi yakhluqu mā yashāu yahabu liman yashāu ināthan wayahabu liman yashāu l-dhukūra

Tatar Җир вә күкләрнең мөлке Аллаһуга хастыр, Үзе теләгән нәрсәләрне халык кылыр, теләгән кешесенә кыз балалар бирер, вә теләгән кешесенә ир балалар бирер.

Verse 50

أَوْ يُزَوِّجُهُمْ ذُكْرَانًا وَإِنَـٰثًا ۖ وَيَجْعَلُ مَن يَشَآءُ عَقِيمًا ۚ إِنَّهُۥ عَلِيمٌ قَدِيرٌ

Transliteration aw yuzawwijuhum dhuk'rānan wa-ināthan wayajʿalu man yashāu ʿaqīman innahu ʿalīmun qadīrun

Tatar Яки теләгән кешесенә ир бала да, кыз бала да бирер, вә теләгән кешесен бала тапмый торган кысыр кылыр, Ул һәрнәрсәне белә вә һәрнәрсәгә көче җитәдер.

Verse 51

۞ وَمَا كَانَ لِبَشَرٍ أَن يُكَلِّمَهُ ٱللَّهُ إِلَّا وَحْيًا أَوْ مِن وَرَآئِ حِجَابٍ أَوْ يُرْسِلَ رَسُولًا فَيُوحِىَ بِإِذْنِهِۦ مَا يَشَآءُ ۚ إِنَّهُۥ عَلِىٌّ حَكِيمٌ

Transliteration wamā kāna libasharin an yukallimahu l-lahu illā waḥyan aw min warāi ḥijābin aw yur'sila rasūlan fayūḥiya bi-idh'nihi mā yashāu innahu ʿaliyyun ḥakīmun

Tatar Аллаһу тәгалә кешеләр белән сөйләшер булмады, мәгәр төшендә вәхий кылыр яки илһам белән белдерер, яки күренмичә сөйләшер Муса белән сөйләшкән кеби, яки пәйгамбәргә фәрештә җибәреп Үзе теләгәнне вәхи белән сөйләтер. Тәхкыйк Ул – Аллаһ бөектер вә һәркемне хөкем итүчедер.

Verse 52

وَكَذَٰلِكَ أَوْحَيْنَآ إِلَيْكَ رُوحًا مِّنْ أَمْرِنَا ۚ مَا كُنتَ تَدْرِى مَا ٱلْكِتَـٰبُ وَلَا ٱلْإِيمَـٰنُ وَلَـٰكِن جَعَلْنَـٰهُ نُورًا نَّهْدِى بِهِۦ مَن نَّشَآءُ مِنْ عِبَادِنَا ۚ وَإِنَّكَ لَتَهْدِىٓ إِلَىٰ صِرَٰطٍ مُّسْتَقِيمٍ

Transliteration wakadhālika awḥaynā ilayka rūḥan min amrinā mā kunta tadrī mā l-kitābu walā l-īmānu walākin jaʿalnāhu nūran nahdī bihi man nashāu min ʿibādinā wa-innaka latahdī ilā ṣirāṭin mus'taqīmin

Tatar Башка пәйгамбәрләргә вәхи иткәнебез кеби, ий Мухәммәд г-м, сиңа да вәхи иттек күңелгә шифа, рухка тәрбия булучы Коръәнне Үзебезнең әмеребез буенча, Коръән иңмәс борын, син Коръәннең нәрсә икәнен белмидер идең һәм Аллаһ хөкемендә иман нәрсә икәнен белмидер идең, димәк, пәйгамбәр буласы кеше дә Коръәннән башка иманны таба алмаган. Ләкин Без Коръәнне иман, дин яктылыгы кылдык, ул Коръән белән бәндәләребездән Үзебез теләгәннәрен һидәяткә күндерербез, синдә Коръән белән Аллаһ теләгән кешеләрне туры юлга күндерәсең. Димәк, иман һәм һидәят Коръән юлы – Коръән яктылыгы белән генә табылыр.

Verse 53

صِرَٰطِ ٱللَّهِ ٱلَّذِى لَهُۥ مَا فِى ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَمَا فِى ٱلْأَرْضِ ۗ أَلَآ إِلَى ٱللَّهِ تَصِيرُ ٱلْأُمُورُ

Transliteration ṣirāṭi l-lahi alladhī lahu mā fī l-samāwāti wamā fī l-arḍi alā ilā l-lahi taṣīru l-umūru

Tatar Коръән белән күрсәтелгән якты юл, җиргә дә күкләргә дә хуҗа булган Аллаһ юлыдыр. Әгаһ булыгыз, кыямәт көнендә һәр эш Аллаһуга кайтадыр. Ахирәткә Аллаһуга җавап бирергә хәзерләнеп барыгыз!

Read Surah Ash-Shuraa in another language

All languages

All 114 surahs in Tatar: the Qur’an in Tatar.

Learn it in MyDugsi

Tatar translation: Tatar, from Quran.com. Transliteration: Quran.com. Recitation: Mishary Alafasy, from EveryAyah.com. MyDugsi is a learning aid, not a replacement for a qualified teacher.