Surah Al-Anfal in Tatar: translation and audio
Surah 8 · الأنفال · The Spoils of War · 75 verses
Surah Al-Anfal verse by verse: the Arabic with a recitation you can repeat, the transliteration, and the Tatar translation by Tatar. For the meaning of every word, see Surah Al-Anfal word by word in English.
Verse 1
يَسْـَٔلُونَكَ عَنِ ٱلْأَنفَالِ ۖ قُلِ ٱلْأَنفَالُ لِلَّهِ وَٱلرَّسُولِ ۖ فَٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ وَأَصْلِحُوا۟ ذَاتَ بَيْنِكُمْ ۖ وَأَطِيعُوا۟ ٱللَّهَ وَرَسُولَهُۥٓ إِن كُنتُم مُّؤْمِنِينَ
Transliteration yasalūnaka ʿani l-anfāli quli l-anfālu lillahi wal-rasūli fa-ittaqū l-laha wa-aṣliḥū dhāta baynikum wa-aṭīʿū l-laha warasūlahu in kuntum mu'minīna
Tatar Ий Мухәммәд г-м! Синнән хәрби-табыш малы хакында сорыйлар. (Бәдер сугышында мөселманнар җиңеп, кәферләр кача башлагач, мөселманнардан бер таифә кәферләрне куа китте, бер таифә расүл г-мне саклап калды, бер таифә табыш алу белән мәшгуль булды. Соңра бар да бер урынга җыелгач, мал хакында низаглаштылар. Бу аять шул хакта инде). Әйт: "Табыш малы Аллаһуга вә рәсүлгәдер, ягъни кайда кую алар ихтиярында". Мал хакында низагълашудан Аллаһудан куркыгыз вә арагызны төзәтегез һәм Аллаһуга вә Аның рәсүленә итагать итегез! Әгәр хак мөэмин булсагыз.
Verse 2
إِنَّمَا ٱلْمُؤْمِنُونَ ٱلَّذِينَ إِذَا ذُكِرَ ٱللَّهُ وَجِلَتْ قُلُوبُهُمْ وَإِذَا تُلِيَتْ عَلَيْهِمْ ءَايَـٰتُهُۥ زَادَتْهُمْ إِيمَـٰنًا وَعَلَىٰ رَبِّهِمْ يَتَوَكَّلُونَ
Transliteration innamā l-mu'minūna alladhīna idhā dhukira l-lahu wajilat qulūbuhum wa-idhā tuliyat ʿalayhim āyātuhu zādathum īmānan waʿalā rabbihim yatawakkalūna
Tatar Хак мөэминнәр әнә шулардыр: кайчан Аллаһ зекер ителсә, күңелләре йомшарып, Аллаһудан куркырлар вә һәркайчан аларга Аллаһуның аятьләре укылса, ул аятьләр аларның иманнарын арттырыр һәм алар һәрвакыт Аллаһуга тәвәккәл кылырлар.
Verse 3
ٱلَّذِينَ يُقِيمُونَ ٱلصَّلَوٰةَ وَمِمَّا رَزَقْنَـٰهُمْ يُنفِقُونَ
Transliteration alladhīna yuqīmūna l-ṣalata wamimmā razaqnāhum yunfiqūna
Tatar Ул – мөэминнәр, намазларын вакытында торгызырлар вә Без биргән малдан мохтаҗларга садака бирерләр.
Verse 4
أُو۟لَـٰٓئِكَ هُمُ ٱلْمُؤْمِنُونَ حَقًّا ۚ لَّهُمْ دَرَجَـٰتٌ عِندَ رَبِّهِمْ وَمَغْفِرَةٌ وَرِزْقٌ كَرِيمٌ
Transliteration ulāika humu l-mu'minūna ḥaqqan lahum darajātun ʿinda rabbihim wamaghfiratun wariz'qun karīmun
Tatar Алар хак мөэминнәр. Аларга Раббылары хозурында дәрәҗәләр вә ярлыкамак һәм җәннәт нигъмәтләре бардыр.
Verse 5
كَمَآ أَخْرَجَكَ رَبُّكَ مِنۢ بَيْتِكَ بِٱلْحَقِّ وَإِنَّ فَرِيقًا مِّنَ ٱلْمُؤْمِنِينَ لَكَـٰرِهُونَ
Transliteration kamā akhrajaka rabbuka min baytika bil-ḥaqi wa-inna farīqan mina l-mu'minīna lakārihūna
Tatar Расүл г-м табыш малын бүлеп биргәч, бәгъзе мөселманнар риза булмадылар. Синең мал бүлүеңне мәкрүһ күрүләре Раббың сине бәдер сугышына чыгаруны мәкрүһ күрүләре кебидер. Тәхкыйк мөэминнәрдән бер җәмәгать сугышка чыгуны мәкрүһ күрделәр.
Verse 6
يُجَـٰدِلُونَكَ فِى ٱلْحَقِّ بَعْدَ مَا تَبَيَّنَ كَأَنَّمَا يُسَاقُونَ إِلَى ٱلْمَوْتِ وَهُمْ يَنظُرُونَ
Transliteration yujādilūnaka fī l-ḥaqi baʿdamā tabayyana ka-annamā yusāqūna ilā l-mawti wahum yanẓurūna
Tatar Хак булган эштә синең белән низаглашалар, аларга мәсьәлә ачыкланганнан соң аларның сугышны мәкрүһ күрүләре – гүя аларны туп-туры күренеп торган үлемгә алып баралар.
Verse 7
وَإِذْ يَعِدُكُمُ ٱللَّهُ إِحْدَى ٱلطَّآئِفَتَيْنِ أَنَّهَا لَكُمْ وَتَوَدُّونَ أَنَّ غَيْرَ ذَاتِ ٱلشَّوْكَةِ تَكُونُ لَكُمْ وَيُرِيدُ ٱللَّهُ أَن يُحِقَّ ٱلْحَقَّ بِكَلِمَـٰتِهِۦ وَيَقْطَعَ دَابِرَ ٱلْكَـٰفِرِينَ
Transliteration wa-idh yaʿidukumu l-lahu iḥ'dā l-ṭāifatayni annahā lakum watawaddūna anna ghayra dhāti l-shawkati takūnu lakum wayurīdu l-lahu an yuḥiqqa l-ḥaqa bikalimātihi wayaqṭaʿa dābira l-kāfirīna
Tatar Хәтерләгез, Аллаһ сезгә ике таифәнең берсен вәгъдә кылганыны, ягъни берсе кораллы таифә вә берсе коралсыз кәрван Таифәседер. Сез коралсыз булган кәрван Таифәсенең сезгә булуын телисез. Аллаһ үзенең аятьләре белән хак исламны ачмакны вә исламның өскә чыгуын тели, дәхи сезнең кораллы кәферләрне җиңүегез белән аларны бетерергә тели.
Verse 8
لِيُحِقَّ ٱلْحَقَّ وَيُبْطِلَ ٱلْبَـٰطِلَ وَلَوْ كَرِهَ ٱلْمُجْرِمُونَ
Transliteration liyuḥiqqa l-ḥaqa wayub'ṭila l-bāṭila walaw kariha l-muj'rimūna
Tatar Хакның-хаклыгын ачыклар өчен вә ялганның-ялганлыгын ачыклар өчен кәферләргә каршы сугышны фарыз кылды, гәрчә кәферләр мәкрүһ күрсәләр дә.
Verse 9
إِذْ تَسْتَغِيثُونَ رَبَّكُمْ فَٱسْتَجَابَ لَكُمْ أَنِّى مُمِدُّكُم بِأَلْفٍ مِّنَ ٱلْمَلَـٰٓئِكَةِ مُرْدِفِينَ
Transliteration idh tastaghīthūna rabbakum fa-is'tajāba lakum annī mumiddukum bi-alfin mina l-malāikati mur'difīna
Tatar Сугышка кергәндә, Раббыгыздан ярдәм сораган вакытыгызда Аллаһ догагызны кабул итте һәм әйтте: "Тәхкыйк мин сезгә алны-артны барып тоташучы мең фәрештә белән ярдәм итәчәкмен", – дип.
Verse 10
وَمَا جَعَلَهُ ٱللَّهُ إِلَّا بُشْرَىٰ وَلِتَطْمَئِنَّ بِهِۦ قُلُوبُكُمْ ۚ وَمَا ٱلنَّصْرُ إِلَّا مِنْ عِندِ ٱللَّهِ ۚ إِنَّ ٱللَّهَ عَزِيزٌ حَكِيمٌ
Transliteration wamā jaʿalahu l-lahu illā bush'rā walitaṭma-inna bihi qulūbukum wamā l-naṣru illā min ʿindi l-lahi inna l-laha ʿazīzun ḥakīmun
Tatar Аллаһу тәгаләнең ул фәрештәләрне иңдермәге мөэминнәргә бәшарәт өчендер һәм күңелләрегез карар тапсын өчен. Ягъни гайрәтләре вә батырлыклары артсын өчен. Ярдәм һичкайдан, һичкемнән юк, мәгәр Аллаһудан гынадыр. Шиксез Аллаһ кодрәт вә хикмәт иясе.
Verse 11
إِذْ يُغَشِّيكُمُ ٱلنُّعَاسَ أَمَنَةً مِّنْهُ وَيُنَزِّلُ عَلَيْكُم مِّنَ ٱلسَّمَآءِ مَآءً لِّيُطَهِّرَكُم بِهِۦ وَيُذْهِبَ عَنكُمْ رِجْزَ ٱلشَّيْطَـٰنِ وَلِيَرْبِطَ عَلَىٰ قُلُوبِكُمْ وَيُثَبِّتَ بِهِ ٱلْأَقْدَامَ
Transliteration idh yughashīkumu l-nuʿāsa amanatan min'hu wayunazzilu ʿalaykum mina l-samāi māan liyuṭahhirakum bihi wayudh'hiba ʿankum rij'za l-shayṭāni waliyarbiṭa ʿalā qulūbikum wayuthabbita bihi l-aqdāma
Tatar Сугыш сәфәрегездә Аллаһ үз рәхмәтеннән сезгә йокы салды, тынычланып йоклап куәт алдыгыз вә сезгә күктән яңгыр яудырыр пакьләнүегез өчен, юынып рәхәтләндегез вә ул яңгыр белән күңелегездән шайтан вәсвәсәсен китәрер өчен, чөнки шайтан: "Үзегез Аллаһуның сөекле бәндәсебез дип әйтәсез, хәлбуки үзегез сулы урында да була алмадыгыз", – дип вәсвәсә кылган иде. Яңгыр яугач мөселманнар суга туендылар да шайтанның вәсвәсәсе юк булды. Дәхи ул яңгыр белән үзенең сезгә ярдәм бирәчәгенә ышануыгызны күңелләрегездә мәхкәм кылыр өчен, вә яңгыр белән аякларыгызны комлы җиргә куәтле кылыр өчен. Чөнки комлы җир, яңгыр яуса, такталанып ката.
Verse 12
إِذْ يُوحِى رَبُّكَ إِلَى ٱلْمَلَـٰٓئِكَةِ أَنِّى مَعَكُمْ فَثَبِّتُوا۟ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ ۚ سَأُلْقِى فِى قُلُوبِ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ ٱلرُّعْبَ فَٱضْرِبُوا۟ فَوْقَ ٱلْأَعْنَاقِ وَٱضْرِبُوا۟ مِنْهُمْ كُلَّ بَنَانٍ
Transliteration idh yūḥī rabbuka ilā l-malāikati annī maʿakum fathabbitū alladhīna āmanū sa-ul'qī fī qulūbi alladhīna kafarū l-ruʿ'ba fa-iḍ'ribū fawqa l-aʿnāqi wa-iḍ'ribū min'hum kulla banānin
Tatar Раббың фәрештәләргә вәхий кылганда әйтер: "Тәхкыйк мин мөэминнәрне сезнең белән куәтләрмен, мөэминнәрне мәхкәмлеккә беркетегез, җиңәчәкләрен белсеннәр. Кәферләрнең күңеленә бик тиз курку салырмын, ий мөэминнәр! Сугышта кәферләрнең муенына һәм һәр буыннарына сугыгыз!"
Verse 13
ذَٰلِكَ بِأَنَّهُمْ شَآقُّوا۟ ٱللَّهَ وَرَسُولَهُۥ ۚ وَمَن يُشَاقِقِ ٱللَّهَ وَرَسُولَهُۥ فَإِنَّ ٱللَّهَ شَدِيدُ ٱلْعِقَابِ
Transliteration dhālika bi-annahum shāqqū l-laha warasūlahu waman yushāqiqi l-laha warasūlahu fa-inna l-laha shadīdu l-ʿiqābi
Tatar Бу җәза аларга Аллаһуга вә Аның рәсүленә каты каршылык күрсәткәннәре өчендер. Бер мән Аллаһуга вә Аның рәсүленә каршылык кылса, әлбәттә, Аллаһ үч алуда каты ґәзаблыдыр.
Verse 14
ذَٰلِكُمْ فَذُوقُوهُ وَأَنَّ لِلْكَـٰفِرِينَ عَذَابَ ٱلنَّارِ
Transliteration dhālikum fadhūqūhu wa-anna lil'kāfirīna ʿadhāba l-nāri
Tatar Ий мөшрикләр, үтерелмәк сезгә җәзадыр, ул ґәзабны татыгыз! Ул гына түгел, ахирәттә мөшрикләргә ут ґәзабе булачак.
Verse 15
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓا۟ إِذَا لَقِيتُمُ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ زَحْفًا فَلَا تُوَلُّوهُمُ ٱلْأَدْبَارَ
Transliteration yāayyuhā alladhīna āmanū idhā laqītumu alladhīna kafarū zaḥfan falā tuwallūhumu l-adbāra
Tatar Ий мөэминнәр! Әгәр кәферләргә юлыксагыз, алардан куркып артка таба качмагыз!
Verse 16
وَمَن يُوَلِّهِمْ يَوْمَئِذٍ دُبُرَهُۥٓ إِلَّا مُتَحَرِّفًا لِّقِتَالٍ أَوْ مُتَحَيِّزًا إِلَىٰ فِئَةٍ فَقَدْ بَآءَ بِغَضَبٍ مِّنَ ٱللَّهِ وَمَأْوَىٰهُ جَهَنَّمُ ۖ وَبِئْسَ ٱلْمَصِيرُ
Transliteration waman yuwallihim yawma-idhin duburahu illā mutaḥarrifan liqitālin aw mutaḥayyizan ilā fi-atin faqad bāa bighaḍabin mina l-lahi wamawāhu jahannamu wabi'sa l-maṣīru
Tatar Кем дә булса ул көндә кәферләрдән куркып артка таба качса, качкан вакытында кире әйләнеп сугышка катнашу нияте булмаса, яки башка мөселманнар гаскәренә кушылып сугышу нияте булмаса, тәхкыйк ул кеше үзенә Аллаһуның ачуын лязем итте вә аның урыны җәһәннәм, нинди яман урындыр. (Бәдер сугышы башланганда Мухәммәд г-м, мөшрикләргә каршы бер уч туфрак атты, шуның белән мөшрикләрнең күрүләре вә гайрәтләре зәгыйфьләнде. Мөселманнар гайрәт белән сугышып җитмеш мөшрикне үтерделәр, җитмешне әсиргә алдылар. Мин фәлән хәтле үтердем, мин фәлән хәтле әсиргә алдым дип мактанып кайткан чакларында Аллаһу тәгалә әйтте:
Verse 17
فَلَمْ تَقْتُلُوهُمْ وَلَـٰكِنَّ ٱللَّهَ قَتَلَهُمْ ۚ وَمَا رَمَيْتَ إِذْ رَمَيْتَ وَلَـٰكِنَّ ٱللَّهَ رَمَىٰ ۚ وَلِيُبْلِىَ ٱلْمُؤْمِنِينَ مِنْهُ بَلَآءً حَسَنًا ۚ إِنَّ ٱللَّهَ سَمِيعٌ عَلِيمٌ
Transliteration falam taqtulūhum walākinna l-laha qatalahum wamā ramayta idh ramayta walākinna l-laha ramā waliyub'liya l-mu'minīna min'hu balāan ḥasanan inna l-laha samīʿun ʿalīmun
Tatar "Аларны сез үтермәдегез, ләкин Аллаһ үтерде, туфрак аткан чакта син атмадың, ләкин Аллаһ атты". Аллаһуның туфрак атмак изгелеге вә ярдәме белән мөселманнарны сынамак өчен булды, бит Аллаһ сезнең догагызны ишетүче вә ничек эшләргә икәнне белүче.
Verse 18
ذَٰلِكُمْ وَأَنَّ ٱللَّهَ مُوهِنُ كَيْدِ ٱلْكَـٰفِرِينَ
Transliteration dhālikum wa-anna l-laha mūhinu kaydi l-kāfirīna
Tatar Аллаһуның сезгә ярдәме кәферләргә һәлакәттер! Әлбәттә, Аллаһ кәферләрнең хәйлә-мәкерләрен җимерүче.
Verse 19
إِن تَسْتَفْتِحُوا۟ فَقَدْ جَآءَكُمُ ٱلْفَتْحُ ۖ وَإِن تَنتَهُوا۟ فَهُوَ خَيْرٌ لَّكُمْ ۖ وَإِن تَعُودُوا۟ نَعُدْ وَلَن تُغْنِىَ عَنكُمْ فِئَتُكُمْ شَيْـًٔا وَلَوْ كَثُرَتْ وَأَنَّ ٱللَّهَ مَعَ ٱلْمُؤْمِنِينَ
Transliteration in tastaftiḥū faqad jāakumu l-fatḥu wa-in tantahū fahuwa khayrun lakum wa-in taʿūdū naʿud walan tugh'niya ʿankum fi-atukum shayan walaw kathurat wa-anna l-laha maʿa l-mu'minīna
Tatar Ий мөшрикләр! "Я Аллаһ кайсы таифә сиңа сөекле булса, шул таифәгә ярдәм бир", – дип соравыгызга мөселманнарның сезне җиңүе җавап булды. Әгәр пәйгамбәргә каршы сугышудан туктасагыз, үзегезгә хәерледер. Әгәр кайтып сугышсагыз – без дә сугышабыз. Җәмәгатегез ни чаклы күп булса да сезгә һич файда бирмәс, чөнки Аллаһ мөэминнәр беләндер.
Verse 20
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓا۟ أَطِيعُوا۟ ٱللَّهَ وَرَسُولَهُۥ وَلَا تَوَلَّوْا۟ عَنْهُ وَأَنتُمْ تَسْمَعُونَ
Transliteration yāayyuhā alladhīna āmanū aṭīʿū l-laha warasūlahu walā tawallaw ʿanhu wa-antum tasmaʿūna
Tatar Ий мөэминнәр! Аллаһуга вә Аның рәсүленә итагать итегез! Вә Аллаһ әмерләреннән баш тартмагыз – качмагыз! Чөнки Аллаһ хөкемнәрен ишетеп торасыз.
Verse 21
وَلَا تَكُونُوا۟ كَٱلَّذِينَ قَالُوا۟ سَمِعْنَا وَهُمْ لَا يَسْمَعُونَ
Transliteration walā takūnū ka-alladhīna qālū samiʿ'nā wahum lā yasmaʿūna
Tatar Монафикълар кеби булмагыз ки, алар Коръән сүзләрен ишетәбез диләр, ләкин үзләре ишеткәч, Коръән сүзләрен-хөкемнәрен кабул итмиләр.
Verse 22
۞ إِنَّ شَرَّ ٱلدَّوَآبِّ عِندَ ٱللَّهِ ٱلصُّمُّ ٱلْبُكْمُ ٱلَّذِينَ لَا يَعْقِلُونَ
Transliteration inna sharra l-dawābi ʿinda l-lahi l-ṣumu l-buk'mu alladhīna lā yaʿqilūna
Tatar Тәхкыйк Аллаһ хозурында хайваннарның явызрагы: хакны сөйләргә телсез, хак сүзне ишетергә колаксыз булган һичнәрсә аңламый торган кешеләрдер.
Verse 23
وَلَوْ عَلِمَ ٱللَّهُ فِيهِمْ خَيْرًا لَّأَسْمَعَهُمْ ۖ وَلَوْ أَسْمَعَهُمْ لَتَوَلَّوا۟ وَّهُم مُّعْرِضُونَ
Transliteration walaw ʿalima l-lahu fīhim khayran la-asmaʿahum walaw asmaʿahum latawallaw wahum muʿ'riḍūna
Tatar Әгәр Аллаһ аларда яхшылык барлыгын белсә, ягъни аларның күңелендә яхшы ният булса, әлбәттә, аларга хак сүзне ишеттереп аңлатыр иде, күңелләрендә яхшы ният булмагач, Аллаһ аларга хак сүзләрне ишеттерсә дә, аны аңлаудан һәм кабул итүдән баш тартып качачаклар.
Verse 24
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ ٱسْتَجِيبُوا۟ لِلَّهِ وَلِلرَّسُولِ إِذَا دَعَاكُمْ لِمَا يُحْيِيكُمْ ۖ وَٱعْلَمُوٓا۟ أَنَّ ٱللَّهَ يَحُولُ بَيْنَ ٱلْمَرْءِ وَقَلْبِهِۦ وَأَنَّهُۥٓ إِلَيْهِ تُحْشَرُونَ
Transliteration yāayyuhā alladhīna āmanū is'tajībū lillahi walilrrasūli idhā daʿākum limā yuḥ'yīkum wa-iʿ'lamū anna l-laha yaḥūlu bayna l-mari waqalbihi wa-annahu ilayhi tuḥ'sharūna
Tatar Ий мөэминнәр! Аллаһ вә расүл сүзләрен кабул итегез, кайчан күңелләрегезне тергезүче Коръәнгә чакырсалар! Вә яхшы белегез, Аллаһ ир белән күңеле арасындадыр, ягъни кешенең күңелендәге ниятенә вә игътикаденә карата эш йөртер. Вә яхшы белегез, хөкем ителер өчен кайтмак Аңадыр. Бу аятьтән мәгълүм булды ки, Коръән тәрбиясеннән башка кешенең күңеле мәеттер. Күңеленең мәет булуын теләмәгән кеше Коръән белән тәрбияләнсен һәм аның белән гамәл кылсын!
Verse 25
وَٱتَّقُوا۟ فِتْنَةً لَّا تُصِيبَنَّ ٱلَّذِينَ ظَلَمُوا۟ مِنكُمْ خَآصَّةً ۖ وَٱعْلَمُوٓا۟ أَنَّ ٱللَّهَ شَدِيدُ ٱلْعِقَابِ
Transliteration wa-ittaqū fit'natan lā tuṣībanna alladhīna ẓalamū minkum khāṣṣatan wa-iʿ'lamū anna l-laha shadīdu l-ʿiqābi
Tatar Зарары фетнәне булдыручыга гына булмыйча, бәлки зарары барыгызга да була торган фетнәне булдырудан сакланыгыз! Белегез ки, әгәр Аның боерыкларын үтәмәсәгез, әлбәттә, Аллаһ каты ґәзаб белән үч алучыдыр.
Verse 26
وَٱذْكُرُوٓا۟ إِذْ أَنتُمْ قَلِيلٌ مُّسْتَضْعَفُونَ فِى ٱلْأَرْضِ تَخَافُونَ أَن يَتَخَطَّفَكُمُ ٱلنَّاسُ فَـَٔاوَىٰكُمْ وَأَيَّدَكُم بِنَصْرِهِۦ وَرَزَقَكُم مِّنَ ٱلطَّيِّبَـٰتِ لَعَلَّكُمْ تَشْكُرُونَ
Transliteration wa-udh'kurū idh antum qalīlun mus'taḍʿafūna fī l-arḍi takhāfūna an yatakhaṭṭafakumu l-nāsu faāwākum wa-ayyadakum binaṣrihi warazaqakum mina l-ṭayibāti laʿallakum tashkurūna
Tatar Мәккә мөшрикләре арасында яшәгән вакытыгызда аз булуыгыз сәбәпле көчсез идегез, шуны хәтерләгез! Аңсыздан килеп басарлар, алып китәрләр дип куркадыр идегез, Аллаһ сезне Мәдинә шәһәренә күчерде дә ярдәме белән куәтләде һәм пакь ризыклар белән сезне ризыкландырды, шаять шөкер итәрсез.
Verse 27
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ لَا تَخُونُوا۟ ٱللَّهَ وَٱلرَّسُولَ وَتَخُونُوٓا۟ أَمَـٰنَـٰتِكُمْ وَأَنتُمْ تَعْلَمُونَ
Transliteration yāayyuhā alladhīna āmanū lā takhūnū l-laha wal-rasūla watakhūnū amānātikum wa-antum taʿlamūna
Tatar Ий мөэминнәр! Аллаһуга вә расүлгә хыянәт итмәгез һәм үзара әманәтләрегезгә дә хыянәт итмәгез, вәхәлән ки, аның хыянәт икәнен үзегез беләсез.
Verse 28
وَٱعْلَمُوٓا۟ أَنَّمَآ أَمْوَٰلُكُمْ وَأَوْلَـٰدُكُمْ فِتْنَةٌ وَأَنَّ ٱللَّهَ عِندَهُۥٓ أَجْرٌ عَظِيمٌ
Transliteration wa-iʿ'lamū annamā amwālukum wa-awlādukum fit'natun wa-anna l-laha ʿindahu ajrun ʿaẓīmun
Tatar Янә белегез, малларыгыз вә балаларыгыз фетнәдер, әмма Аллаһ юлында булганнарга Аллаһ хозурында олугъ нигъмәтләр бар, малларыгызны вә көчләрегезне Аллаһ юлына тотыгыз! Вә балаларыгызга дини тәрбия бирегез, ләкин аларга серләрегезне сөйләмәгез.
Verse 29
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓا۟ إِن تَتَّقُوا۟ ٱللَّهَ يَجْعَل لَّكُمْ فُرْقَانًا وَيُكَفِّرْ عَنكُمْ سَيِّـَٔاتِكُمْ وَيَغْفِرْ لَكُمْ ۗ وَٱللَّهُ ذُو ٱلْفَضْلِ ٱلْعَظِيمِ
Transliteration yāayyuhā alladhīna āmanū in tattaqū l-laha yajʿal lakum fur'qānan wayukaffir ʿankum sayyiātikum wayaghfir lakum wal-lahu dhū l-faḍli l-ʿaẓīmi
Tatar Ий мөэминнәр! Әгәр Аллаһудан куркып Аның хөкемнәрен бозудан саклансагыз, Аллаһ сезгә хак белән батыл арасын аера белмәкне бирер вә гөнаһларыгызны җуяр вә сезне ярлыкар. Бит Аллаһ олугъ юмартлык иясе.
Verse 30
وَإِذْ يَمْكُرُ بِكَ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ لِيُثْبِتُوكَ أَوْ يَقْتُلُوكَ أَوْ يُخْرِجُوكَ ۚ وَيَمْكُرُونَ وَيَمْكُرُ ٱللَّهُ ۖ وَٱللَّهُ خَيْرُ ٱلْمَـٰكِرِينَ
Transliteration wa-idh yamkuru bika alladhīna kafarū liyuth'bitūka aw yaqtulūka aw yukh'rijūka wayamkurūna wayamkuru l-lahu wal-lahu khayru l-mākirīna
Tatar Ий Мухәммәд г-м! Мәккә кәферләре сиңа хәйлә-мәкер кылган вакытларын хәтерлә! Алар җыелып киңәш иттеләр: "Мухәммәдне гомерлеккә төрмәгә бикләргә кирәк, йә шәһәрдән куарга кирәк, яки үтерергә кирәк", – дип. Соңра үтерергә дигән киңәшне кабул итеп, унике кабиләдән берәр кеше хәзерләп, төнлә үтермәкче булдылар. Расүл г-м, Әбүбәкер белән икесе шул төнне Мәккәдән чыгып тау тишегенә кереп качалар. Шулай итеп алар мәкерлек кылалар, Аллаһ аларга каршы көчле мәкерлек кылыр. Бит Аллаһ мәкер кылучыларның хәерлесе вә көчлерәге.
Verse 31
وَإِذَا تُتْلَىٰ عَلَيْهِمْ ءَايَـٰتُنَا قَالُوا۟ قَدْ سَمِعْنَا لَوْ نَشَآءُ لَقُلْنَا مِثْلَ هَـٰذَآ ۙ إِنْ هَـٰذَآ إِلَّآ أَسَـٰطِيرُ ٱلْأَوَّلِينَ
Transliteration wa-idhā tut'lā ʿalayhim āyātunā qālū qad samiʿ'nā law nashāu laqul'nā mith'la hādhā in hādhā illā asāṭīru l-awalīna
Tatar Аларга аятьләребез укылса әйтәләр: "Тәхкыйк ишеттек, әгәр теләсәк без дә мондый аятьләрне укыр идек. Сез укыган аятьләр – әүвәлгеләрдән калган әкияттән башка һичнәрсә түгелдер", – дип.
Verse 32
وَإِذْ قَالُوا۟ ٱللَّهُمَّ إِن كَانَ هَـٰذَا هُوَ ٱلْحَقَّ مِنْ عِندِكَ فَأَمْطِرْ عَلَيْنَا حِجَارَةً مِّنَ ٱلسَّمَآءِ أَوِ ٱئْتِنَا بِعَذَابٍ أَلِيمٍ
Transliteration wa-idh qālū l-lahuma in kāna hādhā huwa l-ḥaqa min ʿindika fa-amṭir ʿalaynā ḥijāratan mina l-samāi awi i'tinā biʿadhābin alīmin
Tatar Янә хәтердә алар әйттеләр: "Ий Аллаһ! Бу Коръән чыннан да синнән иңдерелгән булса, безнең өстебезгә күктән таш яудыр яки безгә рәнҗеткүче ґәзаб җибәр", – дип.
Verse 33
وَمَا كَانَ ٱللَّهُ لِيُعَذِّبَهُمْ وَأَنتَ فِيهِمْ ۚ وَمَا كَانَ ٱللَّهُ مُعَذِّبَهُمْ وَهُمْ يَسْتَغْفِرُونَ
Transliteration wamā kāna l-lahu liyuʿadhibahum wa-anta fīhim wamā kāna l-lahu muʿadhibahum wahum yastaghfirūna
Tatar Аллаһ аларны ґәзаб кылмас син алар эчендә булган вакытта һәм дә тәүбә итеп гафу сорасалар да ґәзаб кылмас иде.
Verse 34
وَمَا لَهُمْ أَلَّا يُعَذِّبَهُمُ ٱللَّهُ وَهُمْ يَصُدُّونَ عَنِ ٱلْمَسْجِدِ ٱلْحَرَامِ وَمَا كَانُوٓا۟ أَوْلِيَآءَهُۥٓ ۚ إِنْ أَوْلِيَآؤُهُۥٓ إِلَّا ٱلْمُتَّقُونَ وَلَـٰكِنَّ أَكْثَرَهُمْ لَا يَعْلَمُونَ
Transliteration wamā lahum allā yuʿadhibahumu l-lahu wahum yaṣuddūna ʿani l-masjidi l-ḥarāmi wamā kānū awliyāahu in awliyāuhu illā l-mutaqūna walākinna aktharahum lā yaʿlamūna
Tatar Инде аларны ґәзаб кылудан Аллаһуны нәрсә тыяр? Чөнки алар мөэминнәрне Кәгъбәтулладан тыялар үзләре Кәгъбәгә лаек булмадылар, ул Кәгъбәгә тәкъва мөэминнәр генә лаектыр, ләкин күпләре белмиләр.
Verse 35
وَمَا كَانَ صَلَاتُهُمْ عِندَ ٱلْبَيْتِ إِلَّا مُكَآءً وَتَصْدِيَةً ۚ فَذُوقُوا۟ ٱلْعَذَابَ بِمَا كُنتُمْ تَكْفُرُونَ
Transliteration wamā kāna ṣalātuhum ʿinda l-bayti illā mukāan wataṣdiyatan fadhūqū l-ʿadhāba bimā kuntum takfurūna
Tatar Аларның Кәгъбә янында үтәгән намаз-гыйбадәт дигәннәре һичнәрсә булмады, мәгәр сызгырмак вә кул чапмак булды. Татыгыз ґәзабны Коръән юлына кермичә кәфер булганыгыз өчен.
Verse 36
إِنَّ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ يُنفِقُونَ أَمْوَٰلَهُمْ لِيَصُدُّوا۟ عَن سَبِيلِ ٱللَّهِ ۚ فَسَيُنفِقُونَهَا ثُمَّ تَكُونُ عَلَيْهِمْ حَسْرَةً ثُمَّ يُغْلَبُونَ ۗ وَٱلَّذِينَ كَفَرُوٓا۟ إِلَىٰ جَهَنَّمَ يُحْشَرُونَ
Transliteration inna alladhīna kafarū yunfiqūna amwālahum liyaṣuddū ʿan sabīli l-lahi fasayunfiqūnahā thumma takūnu ʿalayhim ḥasratan thumma yugh'labūna wa-alladhīna kafarū ilā jahannama yuḥ'sharūna
Tatar Кяферләр мал биреп кешеләрне Аллаһ юлыннан тыялар, диннән тыяр өчен малларын бирерләр, соңра ул маллары үзләренә хәсрәт булыр, аннары җиңелерләр. Аннары кәферләр җәһәннәмгә барыр өчен кубарылырлар.
Verse 37
لِيَمِيزَ ٱللَّهُ ٱلْخَبِيثَ مِنَ ٱلطَّيِّبِ وَيَجْعَلَ ٱلْخَبِيثَ بَعْضَهُۥ عَلَىٰ بَعْضٍ فَيَرْكُمَهُۥ جَمِيعًا فَيَجْعَلَهُۥ فِى جَهَنَّمَ ۚ أُو۟لَـٰٓئِكَ هُمُ ٱلْخَـٰسِرُونَ
Transliteration liyamīza l-lahu l-khabītha mina l-ṭayibi wayajʿala l-khabītha baʿḍahu ʿalā baʿḍin fayarkumahu jamīʿan fayajʿalahu fī jahannama ulāika humu l-khāsirūna
Tatar Вә Аллаһ нәҗес кәферләрне пакь мөэминнәрдән аерыр өчен һәм бәгъзе нәҗес кәферләрне бәгъзе нәҗес мөшрикләргә кушар өчен, яки бер пычрак нәрсәне икенче пычрак нәрсәгә кушар өчен Коръәнне иңдерде, сугышны фарыз итте һәм мөселманнарга ярдәм бирде. Кәферләр бөтен пычракны җыеп үзләштерделәр, шуның өчен алар җәһәннәмлек вә алар һәлак булучылар.
Verse 38
قُل لِّلَّذِينَ كَفَرُوٓا۟ إِن يَنتَهُوا۟ يُغْفَرْ لَهُم مَّا قَدْ سَلَفَ وَإِن يَعُودُوا۟ فَقَدْ مَضَتْ سُنَّتُ ٱلْأَوَّلِينَ
Transliteration qul lilladhīna kafarū in yantahū yugh'far lahum mā qad salafa wa-in yaʿūdū faqad maḍat sunnatu l-awalīna
Tatar Кәферләргә әйт: "Әгәр алар көферлектән вә сугыштан туктап һәм тәүбә итеп исламны кабул итсәләр үткәндәге гөнаһлары гафу ителер, әгәр мөселманнар белән сугышу өчен кире сугышка кайтсалар яки көферлекләрендә калсалар, тәхкыйк андый кәферләрне Аллаһу тәгаләнең һәлак итүе булып үтте.
Verse 39
وَقَـٰتِلُوهُمْ حَتَّىٰ لَا تَكُونَ فِتْنَةٌ وَيَكُونَ ٱلدِّينُ كُلُّهُۥ لِلَّهِ ۚ فَإِنِ ٱنتَهَوْا۟ فَإِنَّ ٱللَّهَ بِمَا يَعْمَلُونَ بَصِيرٌ
Transliteration waqātilūhum ḥattā lā takūna fit'natun wayakūna l-dīnu kulluhu lillahi fa-ini intahaw fa-inna l-laha bimā yaʿmalūna baṣīrun
Tatar Ий мөэминнәр, кәферләр белән сугышыгыз, хәтта фетнә беткәнче вә диннең барчасы Аллаһ дине генә булганчы! Әгәр көфердән иманга кайтсалар, Аллаһ аларның эшләрен күрүчедер.
Verse 40
وَإِن تَوَلَّوْا۟ فَٱعْلَمُوٓا۟ أَنَّ ٱللَّهَ مَوْلَىٰكُمْ ۚ نِعْمَ ٱلْمَوْلَىٰ وَنِعْمَ ٱلنَّصِيرُ
Transliteration wa-in tawallaw fa-iʿ'lamū anna l-laha mawlākum niʿ'ma l-mawlā waniʿ'ma l-naṣīru
Tatar Әгәр алар иманнан баш тартсалар, белегез, ий мөэминнәр, тәхкыйк Аллаһ сезнең саклаучы хуҗагыздыр, алардан һич курыкмагыз! Ул – Аллаһ ни көчле вә ни камил саклаучы.
Verse 41
۞ وَٱعْلَمُوٓا۟ أَنَّمَا غَنِمْتُم مِّن شَىْءٍ فَأَنَّ لِلَّهِ خُمُسَهُۥ وَلِلرَّسُولِ وَلِذِى ٱلْقُرْبَىٰ وَٱلْيَتَـٰمَىٰ وَٱلْمَسَـٰكِينِ وَٱبْنِ ٱلسَّبِيلِ إِن كُنتُمْ ءَامَنتُم بِٱللَّهِ وَمَآ أَنزَلْنَا عَلَىٰ عَبْدِنَا يَوْمَ ٱلْفُرْقَانِ يَوْمَ ٱلْتَقَى ٱلْجَمْعَانِ ۗ وَٱللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ قَدِيرٌ
Transliteration wa-iʿ'lamū annamā ghanim'tum min shayin fa-anna lillahi khumusahu walilrrasūli walidhī l-qur'bā wal-yatāmā wal-masākīni wa-ib'ni l-sabīli in kuntum āmantum bil-lahi wamā anzalnā ʿalā ʿabdinā yawma l-fur'qāni yawma l-taqā l-jamʿāni wal-lahu ʿalā kulli shayin qadīrun
Tatar Вә белегез сугышта ганимәт алган нәрсәгезнең биштән берсе Аллаһуга вә Аның рәсүленәдер, калган дүрт өлеше расүлгә якынлыгы булган кешеләргә, ятимнәргә, мескеннәргә вә мөсафирләргә бирелер, әгәр Аллаһуга һәм бәдер сугышында хак белән батыл аерылган көндә иңдерелгән аятьләргә ышансагыз, ул көндә мөшрикләр гаскәре белән мөэминнәр гаскәре бер-берсенә каршы юлыктылар. Аллаһ һәрнәрсәгә кадир.
Verse 42
إِذْ أَنتُم بِٱلْعُدْوَةِ ٱلدُّنْيَا وَهُم بِٱلْعُدْوَةِ ٱلْقُصْوَىٰ وَٱلرَّكْبُ أَسْفَلَ مِنكُمْ ۚ وَلَوْ تَوَاعَدتُّمْ لَٱخْتَلَفْتُمْ فِى ٱلْمِيعَـٰدِ ۙ وَلَـٰكِن لِّيَقْضِىَ ٱللَّهُ أَمْرًا كَانَ مَفْعُولًا لِّيَهْلِكَ مَنْ هَلَكَ عَنۢ بَيِّنَةٍ وَيَحْيَىٰ مَنْ حَىَّ عَنۢ بَيِّنَةٍ ۗ وَإِنَّ ٱللَّهَ لَسَمِيعٌ عَلِيمٌ
Transliteration idh antum bil-ʿud'wati l-dun'yā wahum bil-ʿud'wati l-quṣ'wā wal-rakbu asfala minkum walaw tawāʿadttum la-ikh'talaftum fī l-mīʿādi walākin liyaqḍiya l-lahu amran kāna mafʿūlan liyahlika man halaka ʿan bayyinatin wayaḥyā man ḥayya ʿan bayyinatin wa-inna l-laha lasamīʿun ʿalīmun
Tatar Менә сез чокырның Мәдинәгә якын тарафында булдыгыз, әмма кәферләр чокырның Мәккә тарафында булдылар, кәрван сездән түбән иде. Әгәр сугышка чыгу өчен алдан вәгъдә куешкан булсагыз, әлбәттә, вәгъдәләрегезне үтәүдә төрлечә булыр идегез, ләкин вәгъдә куешмасагыз да Аллаһ сезне сугышка җыйды, әүвәлдә тәкъдир кылынган эшне тәмам итмәк өчен, һәлак булган кешеләрнең һәлакәте – ачык аңлатканнан соң гына булсын өчен һәм иман белән терелгән кешенең терелүе дә – ачык аңлатканнан соң гына булсын өчен. Шиксез, Аллаһ сезнең сүзләрегезне ишетүче һәм әхвәлләрегезне белүче.
Verse 43
إِذْ يُرِيكَهُمُ ٱللَّهُ فِى مَنَامِكَ قَلِيلًا ۖ وَلَوْ أَرَىٰكَهُمْ كَثِيرًا لَّفَشِلْتُمْ وَلَتَنَـٰزَعْتُمْ فِى ٱلْأَمْرِ وَلَـٰكِنَّ ٱللَّهَ سَلَّمَ ۗ إِنَّهُۥ عَلِيمٌۢ بِذَاتِ ٱلصُّدُورِ
Transliteration idh yurīkahumu l-lahu fī manāmika qalīlan walaw arākahum kathīran lafashil'tum walatanāzaʿtum fī l-amri walākinna l-laha sallama innahu ʿalīmun bidhāti l-ṣudūri
Tatar Аллаһ сиңа төш күрсәткәндә кәферләрне аз итеп күрсәтте, әгәр алар сиңа күп итеп күрсәтсә, әлбәттә, куркар идегез вә үзара низаглашыр идегез, ләкин Аллаһ сезне бәдер сугышыңда низаг фетнәсеннән сәламәт кылды. Тәхкыйк Аллаһ күңелдәге нәрсәләрне белүче, арагызда низаг булмасын өчен кәферләрне сезгә аз күрсәтте.
Verse 44
وَإِذْ يُرِيكُمُوهُمْ إِذِ ٱلْتَقَيْتُمْ فِىٓ أَعْيُنِكُمْ قَلِيلًا وَيُقَلِّلُكُمْ فِىٓ أَعْيُنِهِمْ لِيَقْضِىَ ٱللَّهُ أَمْرًا كَانَ مَفْعُولًا ۗ وَإِلَى ٱللَّهِ تُرْجَعُ ٱلْأُمُورُ
Transliteration wa-idh yurīkumūhum idhi l-taqaytum fī aʿyunikum qalīlan wayuqallilukum fī aʿyunihim liyaqḍiya l-lahu amran kāna mafʿūlan wa-ilā l-lahi tur'jaʿu l-umūru
Tatar Янә кәферләр белән очрашкан көнегездә Аллаһ аларны сезгә бик аз итеп күрсәтте, тәкәбберләнеп килсеннәр өчен сезне дә кәферләргә аз күрсәтте. Аллаһ мөэминнәргә ярдәм бирелсен дип, электән кылган хөкемене тәмам итәр өчен шулай кылды. Эшләрнең барчасы Аллаһуга кайтыр.
Verse 45
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓا۟ إِذَا لَقِيتُمْ فِئَةً فَٱثْبُتُوا۟ وَٱذْكُرُوا۟ ٱللَّهَ كَثِيرًا لَّعَلَّكُمْ تُفْلِحُونَ
Transliteration yāayyuhā alladhīna āmanū idhā laqītum fi-atan fa-uth'butū wa-udh'kurū l-laha kathīran laʿallakum tuf'liḥūna
Tatar Ий мөэминнәр! Кайчан сез сугышта кәферләр гаскәренә юлыксагыз, урыныгызда таза торыгыз, качмагыз вә Аллаһуны күп зекер итегез, шаять җиңәрсез, өстен булырсыз.
Verse 46
وَأَطِيعُوا۟ ٱللَّهَ وَرَسُولَهُۥ وَلَا تَنَـٰزَعُوا۟ فَتَفْشَلُوا۟ وَتَذْهَبَ رِيحُكُمْ ۖ وَٱصْبِرُوٓا۟ ۚ إِنَّ ٱللَّهَ مَعَ ٱلصَّـٰبِرِينَ
Transliteration wa-aṭīʿū l-laha warasūlahu walā tanāzaʿū fatafshalū watadhhaba rīḥukum wa-iṣ'birū inna l-laha maʿa l-ṣābirīna
Tatar Аллаһуга вә Аның рәсүленә итагать итегез! Вә үзара низаглашмагыз, әгәр низаглашсагыз көчегез, гайрәтегез китәр, таралырсыз, бәлки сабыр булыгыз! Аллаһ, шиксез сабырларга ярдәм бирәчәк.
Verse 47
وَلَا تَكُونُوا۟ كَٱلَّذِينَ خَرَجُوا۟ مِن دِيَـٰرِهِم بَطَرًا وَرِئَآءَ ٱلنَّاسِ وَيَصُدُّونَ عَن سَبِيلِ ٱللَّهِ ۚ وَٱللَّهُ بِمَا يَعْمَلُونَ مُحِيطٌ
Transliteration walā takūnū ka-alladhīna kharajū min diyārihim baṭaran wariāa l-nāsi wayaṣuddūna ʿan sabīli l-lahi wal-lahu bimā yaʿmalūna muḥīṭun
Tatar Кураеш кәферләре халык арасында шөһрәтебез артсын дип сугышка рия белән тәкәбберләнеп чыктылар, сез алар кеби булмагыз! Алар кешеләрне Аллаһ юлыннан тыялар, Аллаһ алар кылган эшне белә, эшләренә карата җәзасын бирер.
Verse 48
وَإِذْ زَيَّنَ لَهُمُ ٱلشَّيْطَـٰنُ أَعْمَـٰلَهُمْ وَقَالَ لَا غَالِبَ لَكُمُ ٱلْيَوْمَ مِنَ ٱلنَّاسِ وَإِنِّى جَارٌ لَّكُمْ ۖ فَلَمَّا تَرَآءَتِ ٱلْفِئَتَانِ نَكَصَ عَلَىٰ عَقِبَيْهِ وَقَالَ إِنِّى بَرِىٓءٌ مِّنكُمْ إِنِّىٓ أَرَىٰ مَا لَا تَرَوْنَ إِنِّىٓ أَخَافُ ٱللَّهَ ۚ وَٱللَّهُ شَدِيدُ ٱلْعِقَابِ
Transliteration wa-idh zayyana lahumu l-shayṭānu aʿmālahum waqāla lā ghāliba lakumu l-yawma mina l-nāsi wa-innī jārun lakum falammā tarāati l-fi-atāni nakaṣa ʿalā ʿaqibayhi waqāla innī barīon minkum innī arā mā lā tarawna innī akhāfu l-laha wal-lahu shadīdu l-ʿiqābi
Tatar Шайтан кәферләргә Аллаһуга каршы булган эшләрен яхшы эш итеп күрсәтте вә әйтте: "Кешеләрдән бүген сезне җиңә алучы юк, мин сезгә ярдәмчемен", – дип, Мәккә кәферләрен мөселманнарга каршы батырландырды. Ике гаскәр бер-берсен күргәч, шайтан кәферләргә әйтте: "Мин сез күрмәгәнне күрәмен, Аллаһудан куркамын, Аллаһ каты ґәзаб кылучы, шуның өчен мин сездән бизәмен", – дип артка качты.
Verse 49
إِذْ يَقُولُ ٱلْمُنَـٰفِقُونَ وَٱلَّذِينَ فِى قُلُوبِهِم مَّرَضٌ غَرَّ هَـٰٓؤُلَآءِ دِينُهُمْ ۗ وَمَن يَتَوَكَّلْ عَلَى ٱللَّهِ فَإِنَّ ٱللَّهَ عَزِيزٌ حَكِيمٌ
Transliteration idh yaqūlu l-munāfiqūna wa-alladhīna fī qulūbihim maraḍun gharra hāulāi dīnuhum waman yatawakkal ʿalā l-lahi fa-inna l-laha ʿazīzun ḥakīmun
Tatar Мөселманнарның азлыгын күргәч, монафикълар вә күңелләрендә Аллаһуга каршылык чире булган кешеләр әйттеләр: "Бу мөселманнарны диннәре алдады бит", – дип. Берәү Аллаһуга тәвәккәл кылып ислам динен дөресләп тотса, ул кеше алданучы түгел. Бит Аллаһ һәр эштә җиңүче вә мәслихәтчә эш кылучы.
Verse 50
وَلَوْ تَرَىٰٓ إِذْ يَتَوَفَّى ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ ۙ ٱلْمَلَـٰٓئِكَةُ يَضْرِبُونَ وُجُوهَهُمْ وَأَدْبَـٰرَهُمْ وَذُوقُوا۟ عَذَابَ ٱلْحَرِيقِ
Transliteration walaw tarā idh yatawaffā alladhīna kafarū l-malāikatu yaḍribūna wujūhahum wa-adbārahum wadhūqū ʿadhāba l-ḥarīqi
Tatar Ий Мухәммәд г-м! Әгәр фәрештәләрнең кәферләр җаннарын алганнарыны күрсәң иде, әлбәттә, бер зур куркыныч эш күрер идең, фәрештәләр, кәферләрнең йөзләренә вә аркаларына сугалар вә: "Көйдергүче ґәзабны татыгыз!" – диярләр.
Verse 51
ذَٰلِكَ بِمَا قَدَّمَتْ أَيْدِيكُمْ وَأَنَّ ٱللَّهَ لَيْسَ بِظَلَّـٰمٍ لِّلْعَبِيدِ
Transliteration dhālika bimā qaddamat aydīkum wa-anna l-laha laysa biẓallāmin lil'ʿabīdi
Tatar Ошбу ґәзаб үзегез кылган явыз эшләрегезнең җәзасыдыр. Аллаһу тәгалә гөнаһсыз бәндәләренә, әлбәттә, золым кылмый.
Verse 52
كَدَأْبِ ءَالِ فِرْعَوْنَ ۙ وَٱلَّذِينَ مِن قَبْلِهِمْ ۚ كَفَرُوا۟ بِـَٔايَـٰتِ ٱللَّهِ فَأَخَذَهُمُ ٱللَّهُ بِذُنُوبِهِمْ ۗ إِنَّ ٱللَّهَ قَوِىٌّ شَدِيدُ ٱلْعِقَابِ
Transliteration kadabi āli fir'ʿawna wa-alladhīna min qablihim kafarū biāyāti l-lahi fa-akhadhahumu l-lahu bidhunūbihim inna l-laha qawiyyun shadīdu l-ʿiqābi
Tatar Бу кәферләрнең сыйфаты: Фиргаун кауме вә болардан әүвәлге каумнәр кебиләр, ул каумнәр Аллаһуның аятьләренә ышанмадылар, Аллаһ аларны гөнаһлары өчен ґәзаб белән тотты. Тәхкыйк Аллаһу тәгалә куәтле вә үч алуда каты ґәзаблыдыр.
Verse 53
ذَٰلِكَ بِأَنَّ ٱللَّهَ لَمْ يَكُ مُغَيِّرًا نِّعْمَةً أَنْعَمَهَا عَلَىٰ قَوْمٍ حَتَّىٰ يُغَيِّرُوا۟ مَا بِأَنفُسِهِمْ ۙ وَأَنَّ ٱللَّهَ سَمِيعٌ عَلِيمٌ
Transliteration dhālika bi-anna l-laha lam yaku mughayyiran niʿ'matan anʿamahā ʿalā qawmin ḥattā yughayyirū mā bi-anfusihim wa-anna l-laha samīʿun ʿalīmun
Tatar Аларга бу ґәзаб шул сәбәпледер: Аллаһ бер каумгә биргән нигъмәтен үзгәртми, ул каум үзләрен үзгәрткәнгә чаклы. Ягъни бер каум начарлыкны ташлап яхшылыкка үзе теләп чыкмаса, Аллаһ әлбәттә, көчләп чыгармый, вә бер каум яхшылыкны ташлап яманлыкка чыкмаса, әлбәттә, Аллаһ көчләп чыгармый. (Вә шуңа бинән татарлар, динне ташлап, аздылар, әгәр үзләре теләп дингә кермәсәләр, Аллаһ көчләп кертәчәк түгел. Әлбәттә, Аллаһ ишетүче вә белүче).
Verse 54
كَدَأْبِ ءَالِ فِرْعَوْنَ ۙ وَٱلَّذِينَ مِن قَبْلِهِمْ ۚ كَذَّبُوا۟ بِـَٔايَـٰتِ رَبِّهِمْ فَأَهْلَكْنَـٰهُم بِذُنُوبِهِمْ وَأَغْرَقْنَآ ءَالَ فِرْعَوْنَ ۚ وَكُلٌّ كَانُوا۟ ظَـٰلِمِينَ
Transliteration kadabi āli fir'ʿawna wa-alladhīna min qablihim kadhabū biāyāti rabbihim fa-ahlaknāhum bidhunūbihim wa-aghraqnā āla fir'ʿawna wakullun kānū ẓālimīna
Tatar Кәферләрнең һәлакәте: Фиргаун кауменең һәлакәте вә аларның элгәрге каумнәрнең һәлакәте кеби. Алар Раббиларының аятьләрен ялган диделәр, Без аларны гөнаһлары өчен һәлак кылдык, вә Фиргаун каумен суга батырдык, чөнки алар барчасы залим иделәр.
Verse 55
إِنَّ شَرَّ ٱلدَّوَآبِّ عِندَ ٱللَّهِ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ فَهُمْ لَا يُؤْمِنُونَ
Transliteration inna sharra l-dawābi ʿinda l-lahi alladhīna kafarū fahum lā yu'minūna
Tatar Дөньядагы хайваннарның иң яманы: Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләр, алар иман китерәчәк түгелләр.
Verse 56
ٱلَّذِينَ عَـٰهَدتَّ مِنْهُمْ ثُمَّ يَنقُضُونَ عَهْدَهُمْ فِى كُلِّ مَرَّةٍ وَهُمْ لَا يَتَّقُونَ
Transliteration alladhīna ʿāhadtta min'hum thumma yanquḍūna ʿahdahum fī kulli marratin wahum lā yattaqūna
Tatar Кәферләр белән ґәһед-килешү ясасаң, соңра алар ґәһед кылган саен ґәһедләрен бозалар, алар ґәһедләрен бозудан һич курыкмыйлар.
Verse 57
فَإِمَّا تَثْقَفَنَّهُمْ فِى ٱلْحَرْبِ فَشَرِّدْ بِهِم مَّنْ خَلْفَهُمْ لَعَلَّهُمْ يَذَّكَّرُونَ
Transliteration fa-immā tathqafannahum fī l-ḥarbi fasharrid bihim man khalfahum laʿallahum yadhakkarūna
Tatar Әгәр син сугышта җиңсәң, арттан ярдәмгә килә торган кәфер гаскәренә курку сал, курыксалар килмәсләр, ихтимал вәгазьләнерләр, ягъни иман китереп тәүбә итәрләр.
Verse 58
وَإِمَّا تَخَافَنَّ مِن قَوْمٍ خِيَانَةً فَٱنۢبِذْ إِلَيْهِمْ عَلَىٰ سَوَآءٍ ۚ إِنَّ ٱللَّهَ لَا يُحِبُّ ٱلْخَآئِنِينَ
Transliteration wa-immā takhāfanna min qawmin khiyānatan fa-inbidh ilayhim ʿalā sawāin inna l-laha lā yuḥibbu l-khāinīna
Tatar Әгәр син бу каумнең арагызда булган ґәһедегез-ки-лешүегезгә хыянәт итүләреннән курыксаң, гаделлек белән ґәһедне боз да вә бозганыңны аларга белдер! Дөреслектә Аллаһ хыянәтне һич сөйми.
Verse 59
وَلَا يَحْسَبَنَّ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ سَبَقُوٓا۟ ۚ إِنَّهُمْ لَا يُعْجِزُونَ
Transliteration walā yaḥsabanna alladhīna kafarū sabaqū innahum lā yuʿ'jizūna
Tatar Кәферләр рәсүлдән алга чыктык дип хисаб итмәсеннәр! тәхкыйк алар Аллаһу тәгаләне гаҗиз кыла алмаслар.
Verse 60
وَأَعِدُّوا۟ لَهُم مَّا ٱسْتَطَعْتُم مِّن قُوَّةٍ وَمِن رِّبَاطِ ٱلْخَيْلِ تُرْهِبُونَ بِهِۦ عَدُوَّ ٱللَّهِ وَعَدُوَّكُمْ وَءَاخَرِينَ مِن دُونِهِمْ لَا تَعْلَمُونَهُمُ ٱللَّهُ يَعْلَمُهُمْ ۚ وَمَا تُنفِقُوا۟ مِن شَىْءٍ فِى سَبِيلِ ٱللَّهِ يُوَفَّ إِلَيْكُمْ وَأَنتُمْ لَا تُظْلَمُونَ
Transliteration wa-aʿiddū lahum mā is'taṭaʿtum min quwwatin wamin ribāṭi l-khayli tur'hibūna bihi ʿaduwwa l-lahi waʿaduwwakum waākharīna min dūnihim lā taʿlamūnahumu l-lahu yaʿlamuhum wamā tunfiqū min shayin fī sabīli l-lahi yuwaffa ilaykum wa-antum lā tuẓ'lamūna
Tatar Кәферләр белән сугышу өчен көчегез җиткән хәтле куәт белән хәзерләнегез вә яхшы атлар хәзерләгез! Шундый хәзерлек белән Аллаһ дошманнарын вә үзегезнең дошманнарыгызны куркыта алырсыз вә гарәп кәферләреннән башка кәферләрне дә куркытырсыз, башка кәферләрне сез белмисез, аларны Аллаһ белә. Сезнең Аллаһ юлына биргән атларыгыз, дөяләрегез, коралларыгыз һәм башка нәрсәләрегезгә сәвабы камил бирелер вә аларның савабын киметеп сезгә золым итү булмас.
Verse 61
۞ وَإِن جَنَحُوا۟ لِلسَّلْمِ فَٱجْنَحْ لَهَا وَتَوَكَّلْ عَلَى ٱللَّهِ ۚ إِنَّهُۥ هُوَ ٱلسَّمِيعُ ٱلْعَلِيمُ
Transliteration wa-in janaḥū lilssalmi fa-ij'naḥ lahā watawakkal ʿalā l-lahi innahu huwa l-samīʿu l-ʿalīmu
Tatar Әгәр кәферләр, тыныч яшәү солыхын ясарга теләсәләр син дә солых ясарга риза бул һәм Аллаһуга тәвәккәл кыл! Тәхкыйк Аллаһ һәр сүзегезне ишетүче вә һәрбер эшегезне белүче.
Verse 62
وَإِن يُرِيدُوٓا۟ أَن يَخْدَعُوكَ فَإِنَّ حَسْبَكَ ٱللَّهُ ۚ هُوَ ٱلَّذِىٓ أَيَّدَكَ بِنَصْرِهِۦ وَبِٱلْمُؤْمِنِينَ
Transliteration wa-in yurīdū an yakhdaʿūka fa-inna ḥasbaka l-lahu huwa alladhī ayyadaka binaṣrihi wabil-mu'minīna
Tatar Әгәр кәферләр ялган солых белән алдарга теләсәләр сине, алай да курыкма! Сине сакларга, әлбәттә, Аллаһ үзе җитәдер, Ул – Аллаһ сине үзенең ярдәме вә мөэминнәр белән куәтләрдер.
Verse 63
وَأَلَّفَ بَيْنَ قُلُوبِهِمْ ۚ لَوْ أَنفَقْتَ مَا فِى ٱلْأَرْضِ جَمِيعًا مَّآ أَلَّفْتَ بَيْنَ قُلُوبِهِمْ وَلَـٰكِنَّ ٱللَّهَ أَلَّفَ بَيْنَهُمْ ۚ إِنَّهُۥ عَزِيزٌ حَكِيمٌ
Transliteration wa-allafa bayna qulūbihim law anfaqta mā fī l-arḍi jamīʿan mā allafta bayna qulūbihim walākinna l-laha allafa baynahum innahu ʿazīzun ḥakīmun
Tatar Янә Аллаһ, бер-берсенә дошман булган кешеләрнең күңелләренә өлфәт салып дусландырды, әгәр син аларны дусландырмак өчен бөтен дөнья байлыгы биреп күңелләрен өлфәтләндерә алмас идең, ләкин Аллаһ аларның күңелләренә өлфәт салды да, җыелышып сиңа ярдәмдә булдылар. Шиксез, Аллаһ көчле вә хәким.
Verse 64
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلنَّبِىُّ حَسْبُكَ ٱللَّهُ وَمَنِ ٱتَّبَعَكَ مِنَ ٱلْمُؤْمِنِينَ
Transliteration yāayyuhā l-nabiyu ḥasbuka l-lahu wamani ittabaʿaka mina l-mu'minīna
Tatar Ий пәйгамбәр! Сиңа ярдәм итәргә Аллаһ Үзе вә сиңа ияргән мөэминнәр җитәдер.
Verse 65
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلنَّبِىُّ حَرِّضِ ٱلْمُؤْمِنِينَ عَلَى ٱلْقِتَالِ ۚ إِن يَكُن مِّنكُمْ عِشْرُونَ صَـٰبِرُونَ يَغْلِبُوا۟ مِا۟ئَتَيْنِ ۚ وَإِن يَكُن مِّنكُم مِّا۟ئَةٌ يَغْلِبُوٓا۟ أَلْفًا مِّنَ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ بِأَنَّهُمْ قَوْمٌ لَّا يَفْقَهُونَ
Transliteration yāayyuhā l-nabiyu ḥarriḍi l-mu'minīna ʿalā l-qitāli in yakun minkum ʿish'rūna ṣābirūna yaghlibū mi-atayni wa-in yakun minkum mi-atun yaghlibū alfan mina alladhīna kafarū bi-annahum qawmun lā yafqahūna
Tatar Ий пәйгамбәр! Мөэминнәрне сугышка кызыктыр! Әгәр сездән чыдамлы егерме ирләр булса, алар ике йөз кәферне җиңәрләр, әгәр сездән чыдамлы йөз ир булса, алар мең кәферне җиңәрләр, ул кәферләр ярдәм Аллаһудан икәнлекне аңламаулары өчен.
Verse 66
ٱلْـَٔـٰنَ خَفَّفَ ٱللَّهُ عَنكُمْ وَعَلِمَ أَنَّ فِيكُمْ ضَعْفًا ۚ فَإِن يَكُن مِّنكُم مِّا۟ئَةٌ صَابِرَةٌ يَغْلِبُوا۟ مِا۟ئَتَيْنِ ۚ وَإِن يَكُن مِّنكُمْ أَلْفٌ يَغْلِبُوٓا۟ أَلْفَيْنِ بِإِذْنِ ٱللَّهِ ۗ وَٱللَّهُ مَعَ ٱلصَّـٰبِرِينَ
Transliteration al-āna khaffafa l-lahu ʿankum waʿalima anna fīkum ḍaʿfan fa-in yakun minkum mi-atun ṣābiratun yaghlibū mi-atayni wa-in yakun minkum alfun yaghlibū alfayni bi-idh'ni l-lahi wal-lahu maʿa l-ṣābirīna
Tatar Хәзер инде Аллаһ сезгә җиңеллек кылды, чөнки сезнең арагызда зәгыйфьләр барлыгын Аллаһ белде, сездән чыдамлы бер йөз кеше булса, ике йөз кәферне җиңәрләр, әгәр сездән мең чыдамлы кеше булса, ике мең кәферне җиңәрләр Аллаһуның ярдәме белән, Аллаһ чыдамлы мөэминнәр белән бергәдер.
Verse 67
مَا كَانَ لِنَبِىٍّ أَن يَكُونَ لَهُۥٓ أَسْرَىٰ حَتَّىٰ يُثْخِنَ فِى ٱلْأَرْضِ ۚ تُرِيدُونَ عَرَضَ ٱلدُّنْيَا وَٱللَّهُ يُرِيدُ ٱلْـَٔاخِرَةَ ۗ وَٱللَّهُ عَزِيزٌ حَكِيمٌ
Transliteration mā kāna linabiyyin an yakūna lahu asrā ḥattā yuth'khina fī l-arḍi turīdūna ʿaraḍa l-dun'yā wal-lahu yurīdu l-ākhirata wal-lahu ʿazīzun ḥakīmun
Tatar Кулга төшкән әсирләрне мал алып азат итәргә пәйгамбәргә һич дөрес булмый, хәтта кәферләрне күп үтергәннәренә чаклы сез мөселманнар дөнья малын телисез, Аллаһ сезнең өчен ахирәтне тели, Аллаһ көчле вә хәкимдер.
Verse 68
لَّوْلَا كِتَـٰبٌ مِّنَ ٱللَّهِ سَبَقَ لَمَسَّكُمْ فِيمَآ أَخَذْتُمْ عَذَابٌ عَظِيمٌ
Transliteration lawlā kitābun mina l-lahi sabaqa lamassakum fīmā akhadhtum ʿadhābun ʿaẓīmun
Tatar Әгәр хаталык кылучылар гафу ителәләр дигән сүз Аллаһудан булмаса иде, әлбәттә, әсир өчен алган малыгыз өчен сезгә олугъ ґәзаб ирешкән булыр иде.
Verse 69
فَكُلُوا۟ مِمَّا غَنِمْتُمْ حَلَـٰلًا طَيِّبًا ۚ وَٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ ۚ إِنَّ ٱللَّهَ غَفُورٌ رَّحِيمٌ
Transliteration fakulū mimmā ghanim'tum ḥalālan ṭayyiban wa-ittaqū l-laha inna l-laha ghafūrun raḥīmun
Tatar Алган ганимәт малларыгыздан хәләл, пакь булганы хәлдә ашагыз! Вә Аллаһудан куркыгыз, Аңа карышудан сакланыгыз! Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле.
Verse 70
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلنَّبِىُّ قُل لِّمَن فِىٓ أَيْدِيكُم مِّنَ ٱلْأَسْرَىٰٓ إِن يَعْلَمِ ٱللَّهُ فِى قُلُوبِكُمْ خَيْرًا يُؤْتِكُمْ خَيْرًا مِّمَّآ أُخِذَ مِنكُمْ وَيَغْفِرْ لَكُمْ ۗ وَٱللَّهُ غَفُورٌ رَّحِيمٌ
Transliteration yāayyuhā l-nabiyu qul liman fī aydīkum mina l-asrā in yaʿlami l-lahu fī qulūbikum khayran yu'tikum khayran mimmā ukhidha minkum wayaghfir lakum wal-lahu ghafūrun raḥīmun
Tatar Ий пәйгамбәр! Кулыгызда булган әсирләргә әйт: "Әгәр Аллаһ сезнең күңелегездә яхшы ният барлыгын белсә, сездән алынган малга караганда Аллаһ сезгә яхшыракны бирер. Малыгызны алганга һич тә кайгырмагыз, фәкать күңелегезне яхшыртыгыз! Шулай итсәгез, Аллаһ сезне ярлыкар. Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле.
Verse 71
وَإِن يُرِيدُوا۟ خِيَانَتَكَ فَقَدْ خَانُوا۟ ٱللَّهَ مِن قَبْلُ فَأَمْكَنَ مِنْهُمْ ۗ وَٱللَّهُ عَلِيمٌ حَكِيمٌ
Transliteration wa-in yurīdū khiyānataka faqad khānū l-laha min qablu fa-amkana min'hum wal-lahu ʿalīmun ḥakīmun
Tatar Әгәр ул әсирләр сиңа бер хыянәт итүне теләсәләр, тәхкыйк алар моннан элек Аллаһуга да хыянәт иттеләр, шуның өчен бәдер сугышында сине көчле кылдык. Аллаһ белүче вә хәким.
Verse 72
إِنَّ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَهَاجَرُوا۟ وَجَـٰهَدُوا۟ بِأَمْوَٰلِهِمْ وَأَنفُسِهِمْ فِى سَبِيلِ ٱللَّهِ وَٱلَّذِينَ ءَاوَوا۟ وَّنَصَرُوٓا۟ أُو۟لَـٰٓئِكَ بَعْضُهُمْ أَوْلِيَآءُ بَعْضٍ ۚ وَٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَلَمْ يُهَاجِرُوا۟ مَا لَكُم مِّن وَلَـٰيَتِهِم مِّن شَىْءٍ حَتَّىٰ يُهَاجِرُوا۟ ۚ وَإِنِ ٱسْتَنصَرُوكُمْ فِى ٱلدِّينِ فَعَلَيْكُمُ ٱلنَّصْرُ إِلَّا عَلَىٰ قَوْمٍۭ بَيْنَكُمْ وَبَيْنَهُم مِّيثَـٰقٌ ۗ وَٱللَّهُ بِمَا تَعْمَلُونَ بَصِيرٌ
Transliteration inna alladhīna āmanū wahājarū wajāhadū bi-amwālihim wa-anfusihim fī sabīli l-lahi wa-alladhīna āwaw wanaṣarū ulāika baʿḍuhum awliyāu baʿḍin wa-alladhīna āmanū walam yuhājirū mā lakum min walāyatihim min shayin ḥattā yuhājirū wa-ini is'tanṣarūkum fī l-dīni faʿalaykumu l-naṣru illā ʿalā qawmin baynakum wabaynahum mīthāqun wal-lahu bimā taʿmalūna baṣīrun
Tatar Тәхкыйк иман китереп Мәккәдән Мәдинәгә күчкән вә Аллаһ юлында маллары вә җаннары белән җиһад кылган һәм дә күчеп килгән мөэминнәрне өйләренә кертеп ярдәм иткән кешеләр – алар бер-берсенә дуслар вә кардәшләрдер. Иман китереп тә Мәккәдән Мәдинәгә күчмичә калган кешеләргә сезнең һич валилегегез юк, варис тә булмыйсыз, аларны сакламыйсыз, хәтта күчкәннәренә чаклы. Әгәр алар дин хакында ярдәм сорасалар, аларга ярдәм бирмәк сезгә лязем буладыр, мәгәр сезнең белән солых кылган кәферләр өстенә барырга ярдәм сорасалар, ул чагында ярдәм итмисез! Аллаһ сез кылган эшләрне күрүче.
Verse 73
وَٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ بَعْضُهُمْ أَوْلِيَآءُ بَعْضٍ ۚ إِلَّا تَفْعَلُوهُ تَكُن فِتْنَةٌ فِى ٱلْأَرْضِ وَفَسَادٌ كَبِيرٌ
Transliteration wa-alladhīna kafarū baʿḍuhum awliyāu baʿḍin illā tafʿalūhu takun fit'natun fī l-arḍi wafasādun kabīrun
Tatar Кәферләр бер-берсенә дуслардыр әгәр Аллаһ кушканнарны үтәмәсәгез җирдә фетнәләр чыгар вә зур бозыклыклар булыр, ягъни иман ягы зәгыйфьләнер, кәфер ягы куәтләнер.
Verse 74
وَٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَهَاجَرُوا۟ وَجَـٰهَدُوا۟ فِى سَبِيلِ ٱللَّهِ وَٱلَّذِينَ ءَاوَوا۟ وَّنَصَرُوٓا۟ أُو۟لَـٰٓئِكَ هُمُ ٱلْمُؤْمِنُونَ حَقًّا ۚ لَّهُم مَّغْفِرَةٌ وَرِزْقٌ كَرِيمٌ
Transliteration wa-alladhīna āmanū wahājarū wajāhadū fī sabīli l-lahi wa-alladhīna āwaw wanaṣarū ulāika humu l-mu'minūna ḥaqqan lahum maghfiratun wariz'qun karīmun
Tatar Иман китереп дин өчен күчкән вә Аллаһ юлында җиһад иткән кешеләр дәхи күчеп килгән мөэминнәрне өйләренә иңдереп ярдәм күрсәткән кешеләр – алар хак мөэминнәр, аларга мәгъфирәт вә хуш ризыклар булыр.
Verse 75
وَٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ مِنۢ بَعْدُ وَهَاجَرُوا۟ وَجَـٰهَدُوا۟ مَعَكُمْ فَأُو۟لَـٰٓئِكَ مِنكُمْ ۚ وَأُو۟لُوا۟ ٱلْأَرْحَامِ بَعْضُهُمْ أَوْلَىٰ بِبَعْضٍ فِى كِتَـٰبِ ٱللَّهِ ۗ إِنَّ ٱللَّهَ بِكُلِّ شَىْءٍ عَلِيمٌۢ
Transliteration wa-alladhīna āmanū min baʿdu wahājarū wajāhadū maʿakum fa-ulāika minkum wa-ulū l-arḥāmi baʿḍuhum awlā bibaʿḍin fī kitābi l-lahi inna l-laha bikulli shayin ʿalīmun
Tatar Күчеп киткән кешеләрдән соң иман китергән кешеләр күчеп килсәләр һәм сезнең белән бергә сугыш кылсалар, алар сезнең җәмәгатегездәндер, ягъни мөэминнәрдер. Араларында кардәшлек якынлыгы булган кешеләр Аллаһ хөкемендә бер-берсенә Варисләрдер, алар булганда, башка кеше мирас малын алмас. Әлбәттә, Аллаһ һәрнәрсәне белә.
Read Surah Al-Anfal in another language
- English (word by word)
- Albanian
- Amazigh
- Amharic
- Assamese
- Azerbaijani
- Bambara
- Bangla
- Bosnian
- Bulgarian
- Chechen
- Chinese
- Czech
- Dari
- Dhivehi
- Dutch
- Finnish
- French
- German
- Gujarati
- Hausa
- Hebrew
- Hindi
- Indonesian
- Italian
- Japanese
- Kannada
- Kazakh
- Khmer
- Kinyarwanda
- Korean
- Kurdish
- Luganda
- Malay
- Malayalam
- Maranao
- Marathi
- Nepali
- Norwegian
- Oromo
- Pashto
- Persian
- Polish
- Portuguese
- Romanian
- Russian
- Sindhi
- Sinhala
- Somali
- Spanish
- Swahili
- Swedish
- Tagalog
- Tajik
- Tamil
- Telugu
- Thai
- Turkish
- Ukrainian
- Urdu
- Uyghur
- Uzbek
- Vietnamese
- Yao
- Yoruba
All 114 surahs in Tatar: the Qur’an in Tatar.
Tatar translation: Tatar, from Quran.com. Transliteration: Quran.com. Recitation: Mishary Alafasy, from EveryAyah.com. MyDugsi is a learning aid, not a replacement for a qualified teacher.