Surah Ghafir in Tatar: translation and audio
Surah 40 · غافر · The Forgiver · 85 verses
Surah Ghafir verse by verse: the Arabic with a recitation you can repeat, the transliteration, and the Tatar translation by Tatar. For the meaning of every word, see Surah Ghafir word by word in English.
Verse 1
حمٓ
Transliteration hha-meem
Tatar Хә мим.
Verse 2
تَنزِيلُ ٱلْكِتَـٰبِ مِنَ ٱللَّهِ ٱلْعَزِيزِ ٱلْعَلِيمِ
Transliteration tanzīlu l-kitābi mina l-lahi l-ʿazīzi l-ʿalīmi
Tatar Ошбу Коръән һәр эштә галип, һәр эшне белүче Аллаһудан иңдерелгән хак китаптыр.
Verse 3
غَافِرِ ٱلذَّنۢبِ وَقَابِلِ ٱلتَّوْبِ شَدِيدِ ٱلْعِقَابِ ذِى ٱلطَّوْلِ ۖ لَآ إِلَـٰهَ إِلَّا هُوَ ۖ إِلَيْهِ ٱلْمَصِيرُ
Transliteration ghāfiri l-dhanbi waqābili l-tawbi shadīdi l-ʿiqābi dhī l-ṭawli lā ilāha illā huwa ilayhi l-maṣīru
Tatar Ул мөэминнәрнең гөнаһларын ярлыкаучы һәм тәүбәләрен кабул итүче вә динсезләрне каты ґәзаб кылучыдыр, Ул киң нигъмәт иясе, һичбер Илаһә юк, мәгәр Аллаһ Үзе генә, хөкем ителү өчен кайтуда Аңа гынадыр.
Verse 4
مَا يُجَـٰدِلُ فِىٓ ءَايَـٰتِ ٱللَّهِ إِلَّا ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ فَلَا يَغْرُرْكَ تَقَلُّبُهُمْ فِى ٱلْبِلَـٰدِ
Transliteration mā yujādilu fī āyāti l-lahi illā alladhīna kafarū falā yaghrur'ka taqallubuhum fī l-bilādi
Tatar Аллаһуның аятьләрендә низагъ кылмаслар, мәгәр имансыз кешеләр низагъ кылырлар, кәферләрнең дөньяда бай һәм өстен булып яшәүләре, күп мал белән сәүдә итүләре сине кызыктырмасын, алдамасын. Бит аларның юлдан чыгып дөньяда ләззәтләнүләре вакытлыча гынадыр.
Verse 5
كَذَّبَتْ قَبْلَهُمْ قَوْمُ نُوحٍ وَٱلْأَحْزَابُ مِنۢ بَعْدِهِمْ ۖ وَهَمَّتْ كُلُّ أُمَّةٍۭ بِرَسُولِهِمْ لِيَأْخُذُوهُ ۖ وَجَـٰدَلُوا۟ بِٱلْبَـٰطِلِ لِيُدْحِضُوا۟ بِهِ ٱلْحَقَّ فَأَخَذْتُهُمْ ۖ فَكَيْفَ كَانَ عِقَابِ
Transliteration kadhabat qablahum qawmu nūḥin wal-aḥzābu min baʿdihim wahammat kullu ummatin birasūlihim liyakhudhūhu wajādalū bil-bāṭili liyud'ḥiḍū bihi l-ḥaqa fa-akhadhtuhum fakayfa kāna ʿiqābi
Tatar Алардан элек Нух кавеме дә пәйгамбәрләрен ялганга тоттылар, вә Нухтан соң Гад, Сәмуд кавемнәре пәйгамбәрләрен ялганга тоттылар, вә өммәт үзенең пәйгамбәрләрен тотып үтерергә теләделәр һәм батылны яклап, мактап Ислам диненең хаклыгын юкка чыгару өчен пәйгамбәрләр һәм мөэминнәр белән һәрвакыт низагълаштылар, Без аларны ґәзаб белән тоттык, карагыз, Безнең алардан үч алуыбыз ничек булды?
Verse 6
وَكَذَٰلِكَ حَقَّتْ كَلِمَتُ رَبِّكَ عَلَى ٱلَّذِينَ كَفَرُوٓا۟ أَنَّهُمْ أَصْحَـٰبُ ٱلنَّارِ
Transliteration wakadhālika ḥaqqat kalimatu rabbika ʿalā alladhīna kafarū annahum aṣḥābu l-nāri
Tatar Әнә шулай, әлбәттә, кәферләр ут әһелләредер, утка керәчәкләр дигән Раббыңның сүзе һәм хөкеме булды.
Verse 7
ٱلَّذِينَ يَحْمِلُونَ ٱلْعَرْشَ وَمَنْ حَوْلَهُۥ يُسَبِّحُونَ بِحَمْدِ رَبِّهِمْ وَيُؤْمِنُونَ بِهِۦ وَيَسْتَغْفِرُونَ لِلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ رَبَّنَا وَسِعْتَ كُلَّ شَىْءٍ رَّحْمَةً وَعِلْمًا فَٱغْفِرْ لِلَّذِينَ تَابُوا۟ وَٱتَّبَعُوا۟ سَبِيلَكَ وَقِهِمْ عَذَابَ ٱلْجَحِيمِ
Transliteration alladhīna yaḥmilūna l-ʿarsha waman ḥawlahu yusabbiḥūna biḥamdi rabbihim wayu'minūna bihi wayastaghfirūna lilladhīna āmanū rabbanā wasiʿ'ta kulla shayin raḥmatan waʿil'man fa-igh'fir lilladhīna tābū wa-ittabaʿū sabīlaka waqihim ʿadhāba l-jaḥīmi
Tatar Ґәрешне күтәрүче фәрештәләр вә Ґәреш әйләнәсендә булган фәрештәләр, һәрвакыт Раббыларын мактап тәсбихләр әйтерләр һәм Аллаһуга ышанырлар, вә тәүбә итеп төзәлеп Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәр өчен Аллаһудан ярлыкау сорарлар һәм әйтерләр: "Ий Раббыбыз, Синең рәхмәтең вә Синең белемең һәрнәрсәне сыйдырды, тәүбә итеп Синең юлыңа кергән, ягъни Коръән юлына кергән бәндәләреңне ярлыка һәм аларны җәһәннәм ґәзабыннан сакла!
Verse 8
رَبَّنَا وَأَدْخِلْهُمْ جَنَّـٰتِ عَدْنٍ ٱلَّتِى وَعَدتَّهُمْ وَمَن صَلَحَ مِنْ ءَابَآئِهِمْ وَأَزْوَٰجِهِمْ وَذُرِّيَّـٰتِهِمْ ۚ إِنَّكَ أَنتَ ٱلْعَزِيزُ ٱلْحَكِيمُ
Transliteration rabbanā wa-adkhil'hum jannāti ʿadnin allatī waʿadttahum waman ṣalaḥa min ābāihim wa-azwājihim wadhurriyyātihim innaka anta l-ʿazīzu l-ḥakīmu
Tatar Ий Раббыбыз, вәгъдә кылган Ґәден исемле җәннәткә аларны керегез, янә алар белән бергә Ислам динен дөрес тоткан ата-аналарын вә хатыннарын һәм Коръән белән гамәл кылган балаларын да кереткел! Син, әлбәттә, һәр эштә галип вә һәр эшне хикмәт белән эшлисең.
Verse 9
وَقِهِمُ ٱلسَّيِّـَٔاتِ ۚ وَمَن تَقِ ٱلسَّيِّـَٔاتِ يَوْمَئِذٍ فَقَدْ رَحِمْتَهُۥ ۚ وَذَٰلِكَ هُوَ ٱلْفَوْزُ ٱلْعَظِيمُ
Transliteration waqihimu l-sayiāti waman taqi l-sayiāti yawma-idhin faqad raḥim'tahu wadhālika huwa l-fawzu l-ʿaẓīmu
Tatar Аларны дөньяда чакларында явыз эшләрдән сакла, берәүне Син дөньяда явызлыктан сакласаң, тәхкыйк Син аңа ахирәттә рәхмәт кылдың. Ий Раббыбыз, Син берәүне дөньяда явызлыктан саклап та ахирәттә җәннәтле итсәң, бу эш олугъ изге теләккә ирешмәктер.
Verse 10
إِنَّ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ يُنَادَوْنَ لَمَقْتُ ٱللَّهِ أَكْبَرُ مِن مَّقْتِكُمْ أَنفُسَكُمْ إِذْ تُدْعَوْنَ إِلَى ٱلْإِيمَـٰنِ فَتَكْفُرُونَ
Transliteration inna alladhīna kafarū yunādawna lamaqtu l-lahi akbaru min maqtikum anfusakum idh tud'ʿawna ilā l-īmāni fatakfurūna
Tatar Җәһәннәмгә кергән кәферләргә фәрештәләр кычкырырлар, ий кәферләр, Аллаһуның сезгә ачулануы һәм сезне ґәзаб кылуы, сезнең үз-үзегезгә ачулануыгыздан катырактыр, чөнки сез иман китерергә һәм исламны кабул итәргә чакырылдыгыз, ләкин сез тәкәбберләндегез һәм инкяр иттегез. Шул вакытта алар үзләрен шелтә итәрләр вә ник иман китермәдек, дип, үзләренә ачуланырлар.
Verse 11
قَالُوا۟ رَبَّنَآ أَمَتَّنَا ٱثْنَتَيْنِ وَأَحْيَيْتَنَا ٱثْنَتَيْنِ فَٱعْتَرَفْنَا بِذُنُوبِنَا فَهَلْ إِلَىٰ خُرُوجٍ مِّن سَبِيلٍ
Transliteration qālū rabbanā amattanā ith'natayni wa-aḥyaytanā ith'natayni fa-iʿ'tarafnā bidhunūbinā fahal ilā khurūjin min sabīlin
Tatar Кәферләр әйтерләр: "Ий Раббыбыз, Син безне ике мәртәбә үтердең, ике мәртәбә тергездең, хәзер инде гөнаһларыбызны вә иманны, хакны инкяр иткәнлегебезне үзебез дә белдек, инде безгә кире дөньяга кайтырга юл бармы, Аллаһуга итагать итеп яхшы эшләрне, изге гамәлләрне кылыр идек", – дип.
Verse 12
ذَٰلِكُم بِأَنَّهُۥٓ إِذَا دُعِىَ ٱللَّهُ وَحْدَهُۥ كَفَرْتُمْ ۖ وَإِن يُشْرَكْ بِهِۦ تُؤْمِنُوا۟ ۚ فَٱلْحُكْمُ لِلَّهِ ٱلْعَلِىِّ ٱلْكَبِيرِ
Transliteration dhālikum bi-annahu idhā duʿiya l-lahu waḥdahu kafartum wa-in yush'rak bihi tu'minū fal-ḥuk'mu lillahi l-ʿaliyi l-kabīri
Tatar Бу ґәзаб сезгә тиешле булды, чөнки сезгә әйтелсә, Аллаһу тәгаләне бер генә дип белегез, Ул ялгыз тына, бер генә дип әйтегез, дип, сез инкяр итәдер идегез, әмма Аллаһуның шәриге-тиңдәше яки хатыны яки баласы бар, дип, ялган әйтсәләр, сез ул бик зур ялган сүзгә ышанадыр идегез. Инде хөкем итеп сезгә ґәзаб бирмәк бөек вә олугъ Аллаһ эшедер.
Verse 13
هُوَ ٱلَّذِى يُرِيكُمْ ءَايَـٰتِهِۦ وَيُنَزِّلُ لَكُم مِّنَ ٱلسَّمَآءِ رِزْقًا ۚ وَمَا يَتَذَكَّرُ إِلَّا مَن يُنِيبُ
Transliteration huwa alladhī yurīkum āyātihi wayunazzilu lakum mina l-samāi riz'qan wamā yatadhakkaru illā man yunību
Tatar Ул – Аллаһ сезгә күрсәтәдер һәм сөйләп белдерәдер, һәм дөньяның бөтен хәле белән Үзенең бер генә икәнлеген исбат итәдер, һәм сезгә ризык булсын өчен күктән яңгыр яудырадыр, Аллаһуның бу зур эшләреннән һич дәрес, гыйбрәт вәгазь алучы булмас, мәгәр инсаф белән иман китергән вә инабәт илә Аллаһуга кайткан гакыллы кешеләр генә вәгазьләнерләр.
Verse 14
فَٱدْعُوا۟ ٱللَّهَ مُخْلِصِينَ لَهُ ٱلدِّينَ وَلَوْ كَرِهَ ٱلْكَـٰفِرُونَ
Transliteration fa-id'ʿū l-laha mukh'liṣīna lahu l-dīna walaw kariha l-kāfirūna
Tatar Ий мөэминнәр, динне Коръән юлы белән генә тотып Аллаһуга гына ихлас гыйбадәт кылыгыз, гәрчә кәферләр сезнең бу хак эшегезне яратмасалар да.
Verse 15
رَفِيعُ ٱلدَّرَجَـٰتِ ذُو ٱلْعَرْشِ يُلْقِى ٱلرُّوحَ مِنْ أَمْرِهِۦ عَلَىٰ مَن يَشَآءُ مِنْ عِبَادِهِۦ لِيُنذِرَ يَوْمَ ٱلتَّلَاقِ
Transliteration rafīʿu l-darajāti dhū l-ʿarshi yul'qī l-rūḥa min amrihi ʿalā man yashāu min ʿibādihi liyundhira yawma l-talāqi
Tatar Ул – Аллаһ хак мөэминнәрне дәрәҗәләргә күтәрүче һәм Ґәреш иясе, вә Үзе теләгән бәндәсен пәйгамбәр итү өчен аңа вәхий белән Җәбраил фәрештәне иңдерүче, ул пәйгамбәр һәммә кешеләр кубарылып Аллаһ хозурына җыелачак кыямәт көне белән кешеләрне куркытмавын өчен.
Verse 16
يَوْمَ هُم بَـٰرِزُونَ ۖ لَا يَخْفَىٰ عَلَى ٱللَّهِ مِنْهُمْ شَىْءٌ ۚ لِّمَنِ ٱلْمُلْكُ ٱلْيَوْمَ ۖ لِلَّهِ ٱلْوَٰحِدِ ٱلْقَهَّارِ
Transliteration yawma hum bārizūna lā yakhfā ʿalā l-lahi min'hum shayon limani l-mul'ku l-yawma lillahi l-wāḥidi l-qahāri
Tatar Кешеләр каберләреннән шул көнне чыгарлар, кешеләрнең хәлләреннән Аллаһуга һичнәрсә яшерен булмас, кешеләр бер урынга җыелып беткәч, Аллаһ әйтер: "Менә бүген патшалык кем кулында?" – дип. Бүген патшалык – каһһар, ялгыз вә бер генә булган Аллаһуга гына хасдыр.
Verse 17
ٱلْيَوْمَ تُجْزَىٰ كُلُّ نَفْسٍۭ بِمَا كَسَبَتْ ۚ لَا ظُلْمَ ٱلْيَوْمَ ۚ إِنَّ ٱللَّهَ سَرِيعُ ٱلْحِسَابِ
Transliteration al-yawma tuj'zā kullu nafsin bimā kasabat lā ẓul'ma l-yawma inna l-laha sarīʿu l-ḥisābi
Tatar Бу көндә һәркем кылган гамәле буенча гына җәза кылыныр, сәвабын киметеп яки гөнаһын арттырып һичкемгә золым итү булмас. Аллаһ хисаб итүдә бик тиздер.
Verse 18
وَأَنذِرْهُمْ يَوْمَ ٱلْـَٔازِفَةِ إِذِ ٱلْقُلُوبُ لَدَى ٱلْحَنَاجِرِ كَـٰظِمِينَ ۚ مَا لِلظَّـٰلِمِينَ مِنْ حَمِيمٍ وَلَا شَفِيعٍ يُطَاعُ
Transliteration wa-andhir'hum yawma l-āzifati idhi l-qulūbu ladā l-ḥanājiri kāẓimīna mā lilẓẓālimīna min ḥamīmin walā shafīʿin yuṭāʿu
Tatar Кәферләрне кыямәт көне белән куркыт, ул көн утка керергә якын көннәредер, ул көндә кайгыдан вә куркынычтан йөрәкләр бугазга килерләр. Ул көндә залимнәргә яклаучы дус булмас, шәфәгатьче дә булмас.
Verse 19
يَعْلَمُ خَآئِنَةَ ٱلْأَعْيُنِ وَمَا تُخْفِى ٱلصُّدُورُ
Transliteration yaʿlamu khāinata l-aʿyuni wamā tukh'fī l-ṣudūru
Tatar Ул – Аллаһ күзләрнең хыянәтчесын белер, ул күз ят хатыннарга караган күздер һәм күкрәкләр эчендә яшерен сакланган нәрсәләрне дә белер.
Verse 20
وَٱللَّهُ يَقْضِى بِٱلْحَقِّ ۖ وَٱلَّذِينَ يَدْعُونَ مِن دُونِهِۦ لَا يَقْضُونَ بِشَىْءٍ ۗ إِنَّ ٱللَّهَ هُوَ ٱلسَّمِيعُ ٱلْبَصِيرُ
Transliteration wal-lahu yaqḍī bil-ḥaqi wa-alladhīna yadʿūna min dūnihi lā yaqḍūna bishayin inna l-laha huwa l-samīʿu l-baṣīru
Tatar Аллаһ хаклык вә гаделлек белән хөкем итәр, Әмма мөшрикләрнең сынымнары бернәрсә белән дә хөкем итә алмаслар, дөреслектә Аллаһ һәрнәрсәне ишетүче вә күрүчедер.
Verse 21
۞ أَوَلَمْ يَسِيرُوا۟ فِى ٱلْأَرْضِ فَيَنظُرُوا۟ كَيْفَ كَانَ عَـٰقِبَةُ ٱلَّذِينَ كَانُوا۟ مِن قَبْلِهِمْ ۚ كَانُوا۟ هُمْ أَشَدَّ مِنْهُمْ قُوَّةً وَءَاثَارًا فِى ٱلْأَرْضِ فَأَخَذَهُمُ ٱللَّهُ بِذُنُوبِهِمْ وَمَا كَانَ لَهُم مِّنَ ٱللَّهِ مِن وَاقٍ
Transliteration awalam yasīrū fī l-arḍi fayanẓurū kayfa kāna ʿāqibatu alladhīna kānū min qablihim kānū hum ashadda min'hum quwwatan waāthāran fī l-arḍi fa-akhadhahumu l-lahu bidhunūbihim wamā kāna lahum mina l-lahi min wāqin
Tatar Алар җир өстендә йөрмиләрме, үзләреннән элекке кавемнәрнең иман китермәгәннәренең ахыр хәлләре ничек булганын да күрмиләрме? Бит ул әүвәлге кәферләр куәттә вә биналәр тезүдә болардан артык иделәр, Аллаһ аларны гөнаһлары өчен ґәзаб белән тотты, Аллаһ ґәзабын аларга килүдән туктатучы булмады.
Verse 22
ذَٰلِكَ بِأَنَّهُمْ كَانَت تَّأْتِيهِمْ رُسُلُهُم بِٱلْبَيِّنَـٰتِ فَكَفَرُوا۟ فَأَخَذَهُمُ ٱللَّهُ ۚ إِنَّهُۥ قَوِىٌّ شَدِيدُ ٱلْعِقَابِ
Transliteration dhālika bi-annahum kānat tatīhim rusuluhum bil-bayināti fakafarū fa-akhadhahumu l-lahu innahu qawiyyun shadīdu l-ʿiqābi
Tatar Бу әйтелгән ґәзаблар аларга тиешле булды, төрле могъҗиза вә аятьләр белән аларга пәйгамбәрләр килгәннәр иде, ләкин аларны ялганга тоттылар, шуннан соң Аллаһ аларны ґәзаб белән тотты. Чөнки Ул – Аллаһ куәт иясе вә каты ґәзаб белән үч алучыдыр.
Verse 23
وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا مُوسَىٰ بِـَٔايَـٰتِنَا وَسُلْطَـٰنٍ مُّبِينٍ
Transliteration walaqad arsalnā mūsā biāyātinā wasul'ṭānin mubīnin
Tatar Тәхкыйк Без Мусаны ачык аятьләр вә могъҗизалар белән җибәрдек.
Verse 24
إِلَىٰ فِرْعَوْنَ وَهَـٰمَـٰنَ وَقَـٰرُونَ فَقَالُوا۟ سَـٰحِرٌ كَذَّابٌ
Transliteration ilā fir'ʿawna wahāmāna waqārūna faqālū sāḥirun kadhābun
Tatar Фиргаунгә, Һаманга вә Карунга алар әйттеләр: "Ошбу Муса ялганчы вә сихерче", – дип.
Verse 25
فَلَمَّا جَآءَهُم بِٱلْحَقِّ مِنْ عِندِنَا قَالُوا۟ ٱقْتُلُوٓا۟ أَبْنَآءَ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ مَعَهُۥ وَٱسْتَحْيُوا۟ نِسَآءَهُمْ ۚ وَمَا كَيْدُ ٱلْكَـٰفِرِينَ إِلَّا فِى ضَلَـٰلٍ
Transliteration falammā jāahum bil-ḥaqi min ʿindinā qālū uq'tulū abnāa alladhīna āmanū maʿahu wa-is'taḥyū nisāahum wamā kaydu l-kāfirīna illā fī ḍalālin
Tatar Муса Бездән Аларга хаклык белән пәйгамбәр булып килгәч, алар әйттеләр: "Муса ияреп иман китергән мөэминнәрнең ир балаларын үтерегез вә кыз балаларын калдырыгыз", – дип. Әмма залим кәферләрнең юлсыз мәкерләре заигъ булды, бәлки үз башларына бәла булды.
Verse 26
وَقَالَ فِرْعَوْنُ ذَرُونِىٓ أَقْتُلْ مُوسَىٰ وَلْيَدْعُ رَبَّهُۥٓ ۖ إِنِّىٓ أَخَافُ أَن يُبَدِّلَ دِينَكُمْ أَوْ أَن يُظْهِرَ فِى ٱلْأَرْضِ ٱلْفَسَادَ
Transliteration waqāla fir'ʿawnu dharūnī aqtul mūsā walyadʿu rabbahu innī akhāfu an yubaddila dīnakum aw an yuẓ'hira fī l-arḍi l-fasāda
Tatar Фиргаун кавемеңә әйтте: "Мине үз ихтыярыма куегыз, мин Мусаны үтерим, минем үтерүемнән котылырга Раббысына дога кылсын, чөнки мин куркамын сезнең динегезне үзенең диненә алыштыруыннан, яки динегезне алыштыра алмаса, Мысыр җирендә сугышып кан түгү кеби бозыклык кылуыннан куркамын", – дип.
Verse 27
وَقَالَ مُوسَىٰٓ إِنِّى عُذْتُ بِرَبِّى وَرَبِّكُم مِّن كُلِّ مُتَكَبِّرٍ لَّا يُؤْمِنُ بِيَوْمِ ٱلْحِسَابِ
Transliteration waqāla mūsā innī ʿudh'tu birabbī warabbikum min kulli mutakabbirin lā yu'minu biyawmi l-ḥisābi
Tatar Муса әйтте: "Кыямәт көненә ышанмаган һәр тәкәбберләнүче явызлыгыннан минем һәм сезнең Раббыгыз булган Аллаһуга сыгынамын.
Verse 28
وَقَالَ رَجُلٌ مُّؤْمِنٌ مِّنْ ءَالِ فِرْعَوْنَ يَكْتُمُ إِيمَـٰنَهُۥٓ أَتَقْتُلُونَ رَجُلًا أَن يَقُولَ رَبِّىَ ٱللَّهُ وَقَدْ جَآءَكُم بِٱلْبَيِّنَـٰتِ مِن رَّبِّكُمْ ۖ وَإِن يَكُ كَـٰذِبًا فَعَلَيْهِ كَذِبُهُۥ ۖ وَإِن يَكُ صَادِقًا يُصِبْكُم بَعْضُ ٱلَّذِى يَعِدُكُمْ ۖ إِنَّ ٱللَّهَ لَا يَهْدِى مَنْ هُوَ مُسْرِفٌ كَذَّابٌ
Transliteration waqāla rajulun mu'minun min āli fir'ʿawna yaktumu īmānahu ataqtulūna rajulan an yaqūla rabbiya l-lahu waqad jāakum bil-bayināti min rabbikum wa-in yaku kādhiban faʿalayhi kadhibuhu wa-in yaku ṣādiqan yuṣib'kum baʿḍu alladhī yaʿidukum inna l-laha lā yahdī man huwa mus'rifun kadhābun
Tatar Фиргаун хезмәтендә булган иманын яшерүче бер мөэмин ир әйтте: "Ий кавемем, бер ир минем Раббым Аллаһ дигәне өчен үтерәсезме? Ул Муса сезгә Раббыгыздан ачык аңлатмалар белән килде, әгәр ялган сөйләсә зарары үзенә булыр, әгәр сөйләгән сүзләре хак булса, сезгә вәгъдә иткән дөнья ґәзабы, әлбәттә, ирешер. Әлбәттә, Аллаһ хакны инкяр итүче чиктән үткән фасыйкны туры юлга салмас.
Verse 29
يَـٰقَوْمِ لَكُمُ ٱلْمُلْكُ ٱلْيَوْمَ ظَـٰهِرِينَ فِى ٱلْأَرْضِ فَمَن يَنصُرُنَا مِنۢ بَأْسِ ٱللَّهِ إِن جَآءَنَا ۚ قَالَ فِرْعَوْنُ مَآ أُرِيكُمْ إِلَّا مَآ أَرَىٰ وَمَآ أَهْدِيكُمْ إِلَّا سَبِيلَ ٱلرَّشَادِ
Transliteration yāqawmi lakumu l-mul'ku l-yawma ẓāhirīna fī l-arḍi faman yanṣurunā min basi l-lahi in jāanā qāla fir'ʿawnu mā urīkum illā mā arā wamā ahdīkum illā sabīla l-rashādi
Tatar Бу мөэмин янә әйтте: "Ий кавемем, сез Мысыр җирендә галиб булдыгыз, барча байлык сезнең кулыгыздадыр. Әгәр Аллаһ дусларын үтергәнегез өчен безгә Аның ґәзабы килсә, ул ґәзабтан безне кем коткарыр?" Фиргаун әйтте: "Үземә мәслихәт иткән нәрсәне сезгә дә мәслихәт итәмен ки ул мәслихәт Мусаны үтермәктер, мин сезне туры вә уңышлы юлга гына күндерермен", – дип.
Verse 30
وَقَالَ ٱلَّذِىٓ ءَامَنَ يَـٰقَوْمِ إِنِّىٓ أَخَافُ عَلَيْكُم مِّثْلَ يَوْمِ ٱلْأَحْزَابِ
Transliteration waqāla alladhī āmana yāqawmi innī akhāfu ʿalaykum mith'la yawmi l-aḥzābi
Tatar Иман китергән кешеләр әйттеләр: "Ий кавемем, үткән өммәтләргә ирешкән ґәзабның сезгә дә ирешүеннән куркамын.
Verse 31
مِثْلَ دَأْبِ قَوْمِ نُوحٍ وَعَادٍ وَثَمُودَ وَٱلَّذِينَ مِنۢ بَعْدِهِمْ ۚ وَمَا ٱللَّهُ يُرِيدُ ظُلْمًا لِّلْعِبَادِ
Transliteration mith'la dabi qawmi nūḥin waʿādin wathamūda wa-alladhīna min baʿdihim wamā l-lahu yurīdu ẓul'man lil'ʿibādi
Tatar Нух, Гад, Сәмуд вә алардан соң килгән пәйгамбәрләрнедә җәберләүче залим кавемнәргә һәлакәтлек сезгә дә килер дип куркам, Бит Аллаһ сәбәпсез бәндәләрен ґәзаблаучы түгелдер.
Verse 32
وَيَـٰقَوْمِ إِنِّىٓ أَخَافُ عَلَيْكُمْ يَوْمَ ٱلتَّنَادِ
Transliteration wayāqawmi innī akhāfu ʿalaykum yawma l-tanādi
Tatar Ий кавемем, өстегезгә кыямәт көненең килүеннән куркамын, ул көндә кешеләр кычкырышырлар.
Verse 33
يَوْمَ تُوَلُّونَ مُدْبِرِينَ مَا لَكُم مِّنَ ٱللَّهِ مِنْ عَاصِمٍ ۗ وَمَن يُضْلِلِ ٱللَّهُ فَمَا لَهُۥ مِنْ هَادٍ
Transliteration yawma tuwallūna mud'birīna mā lakum mina l-lahi min ʿāṣimin waman yuḍ'lili l-lahu famā lahu min hādin
Tatar Ул көндә артка әйләнеп качып маташырсыз, ләкин анда качарга урын юкдыр, сезне Аллаһ ґәзабыннан саклаучы да булмас, Аллаһ берәүне хак юлдан адаштырса, аны туры юлга кертүче, әлбәттә, булмас.
Verse 34
وَلَقَدْ جَآءَكُمْ يُوسُفُ مِن قَبْلُ بِٱلْبَيِّنَـٰتِ فَمَا زِلْتُمْ فِى شَكٍّ مِّمَّا جَآءَكُم بِهِۦ ۖ حَتَّىٰٓ إِذَا هَلَكَ قُلْتُمْ لَن يَبْعَثَ ٱللَّهُ مِنۢ بَعْدِهِۦ رَسُولًا ۚ كَذَٰلِكَ يُضِلُّ ٱللَّهُ مَنْ هُوَ مُسْرِفٌ مُّرْتَابٌ
Transliteration walaqad jāakum yūsufu min qablu bil-bayināti famā zil'tum fī shakkin mimmā jāakum bihi ḥattā idhā halaka qul'tum lan yabʿatha l-lahu min baʿdihi rasūlan kadhālika yuḍillu l-lahu man huwa mus'rifun mur'tābun
Tatar Сездән элек, ягъни Мусадан элек могьҗизалар белән Йусүф пәйгамбәр килде, ләкин сез аның китергән хак могъҗизаларыннан даим шикләнүче булдыгыз, ул үлгәч, хатта Йусүфтан соң Аллаһ пәйгамбәр җибәрмәс, дидегез. Сезне адаштырган кеби, Аллаһ ачык дәлилләрне күрә торып аны инкяр итүчене вә чиктән үтүчене хак юлдан адаштырыр.
Verse 35
ٱلَّذِينَ يُجَـٰدِلُونَ فِىٓ ءَايَـٰتِ ٱللَّهِ بِغَيْرِ سُلْطَـٰنٍ أَتَىٰهُمْ ۖ كَبُرَ مَقْتًا عِندَ ٱللَّهِ وَعِندَ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ ۚ كَذَٰلِكَ يَطْبَعُ ٱللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ قَلْبِ مُتَكَبِّرٍ جَبَّارٍ
Transliteration alladhīna yujādilūna fī āyāti l-lahi bighayri sul'ṭānin atāhum kabura maqtan ʿinda l-lahi waʿinda alladhīna āmanū kadhālika yaṭbaʿu l-lahu ʿalā kulli qalbi mutakabbirin jabbārin
Tatar Кулларында Аллаһудан килгән бернинди дәлилләре булмаган көйгә Аллаһ хакында яки Аның аятьләре хакында низагълашалар, ягъни хакны инкяр итеп, батылны яклап тартышалар, аларның бу эшләре Аллаһ каршында да мөэминнәр каршында да олугъ гөнаһтыр. Әнә шулай Аллаһ хакны инкяр итеп батылны яклап җәбер итүче һәр тәкәббернең күңеленә мөһер басадыр, туры юлны тапмасын өчен.
Verse 36
وَقَالَ فِرْعَوْنُ يَـٰهَـٰمَـٰنُ ٱبْنِ لِى صَرْحًا لَّعَلِّىٓ أَبْلُغُ ٱلْأَسْبَـٰبَ
Transliteration waqāla fir'ʿawnu yāhāmānu ib'ni lī ṣarḥan laʿallī ablughu l-asbāba
Tatar Фиргаун үзенең вәзиренә әйтте: "Ий Һаман, миңа бик бөек манара яса, шаять мин ул манара белән күкнең юлына вә ишекләренә ирешермен.
Verse 37
أَسْبَـٰبَ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ فَأَطَّلِعَ إِلَىٰٓ إِلَـٰهِ مُوسَىٰ وَإِنِّى لَأَظُنُّهُۥ كَـٰذِبًا ۚ وَكَذَٰلِكَ زُيِّنَ لِفِرْعَوْنَ سُوٓءُ عَمَلِهِۦ وَصُدَّ عَنِ ٱلسَّبِيلِ ۚ وَمَا كَيْدُ فِرْعَوْنَ إِلَّا فِى تَبَابٍ
Transliteration asbāba l-samāwāti fa-aṭṭaliʿa ilā ilāhi mūsā wa-innī la-aẓunnuhu kādhiban wakadhālika zuyyina lifir'ʿawna sūu ʿamalihi waṣudda ʿani l-sabīli wamā kaydu fir'ʿawna illā fī tabābin
Tatar Һәм анда Мусаның Аллаһысына юлкыгырмын, чөнки Мусаның "Аллаһ бер генә" дигән сүзе ялган дип уйлыйм", – дип. Фиргауннең явыз сүзләре дә, явыз эшләре дә зиннәтле күренде, кешеләрне хак туры юлдан тыйды. Фиргауннең хәйлә мәкере үзенә хәсрәттән вә һәлакәттән башка нәрсә булмады.
Verse 38
وَقَالَ ٱلَّذِىٓ ءَامَنَ يَـٰقَوْمِ ٱتَّبِعُونِ أَهْدِكُمْ سَبِيلَ ٱلرَّشَادِ
Transliteration waqāla alladhī āmana yāqawmi ittabiʿūni ahdikum sabīla l-rashādi
Tatar Фиргаун янында иманын яшереп йөргән әлеге мөэмин әйтте: "Ий кавемем, миңа иярегез, мин сезне туры юлга күндерермен.
Verse 39
يَـٰقَوْمِ إِنَّمَا هَـٰذِهِ ٱلْحَيَوٰةُ ٱلدُّنْيَا مَتَـٰعٌ وَإِنَّ ٱلْـَٔاخِرَةَ هِىَ دَارُ ٱلْقَرَارِ
Transliteration yāqawmi innamā hādhihi l-ḥayatu l-dun'yā matāʿun wa-inna l-ākhirata hiya dāru l-qarāri
Tatar Ий кавемем, бу дөнья тереклеге тиз бетәчәк бик аз нәрсәдер, әмма ахирәт исә мәңгегә бетми торган карарланачак яхшы урындыр.
Verse 40
مَنْ عَمِلَ سَيِّئَةً فَلَا يُجْزَىٰٓ إِلَّا مِثْلَهَا ۖ وَمَنْ عَمِلَ صَـٰلِحًا مِّن ذَكَرٍ أَوْ أُنثَىٰ وَهُوَ مُؤْمِنٌ فَأُو۟لَـٰٓئِكَ يَدْخُلُونَ ٱلْجَنَّةَ يُرْزَقُونَ فِيهَا بِغَيْرِ حِسَابٍ
Transliteration man ʿamila sayyi-atan falā yuj'zā illā mith'lahā waman ʿamila ṣāliḥan min dhakarin aw unthā wahuwa mu'minun fa-ulāika yadkhulūna l-janata yur'zaqūna fīhā bighayri ḥisābin
Tatar Берәү явыз эш кылса, кылган явызлыгы хәтле генә җәза кылыныр, берәү мөэмин булганы хәлдә кирәк ир булсын, кирәк хатын булсын, гөнаһлардан сакланган хәлдә изге гамәлләр кылса, андый мөэминнәр җәннәткә керерләр, вә анда яхшы ризыклар белән хисапсыз ризыкланырлар.
Verse 41
۞ وَيَـٰقَوْمِ مَا لِىٓ أَدْعُوكُمْ إِلَى ٱلنَّجَوٰةِ وَتَدْعُونَنِىٓ إِلَى ٱلنَّارِ
Transliteration wayāqawmi mā lī adʿūkum ilā l-najati watadʿūnanī ilā l-nāri
Tatar Ий кавемем, миңа ни булды, мин сезне уттан котылырга чакырамын, ә сез исә мине ут ґәзабына чакырасыз,
Verse 42
تَدْعُونَنِى لِأَكْفُرَ بِٱللَّهِ وَأُشْرِكَ بِهِۦ مَا لَيْسَ لِى بِهِۦ عِلْمٌ وَأَنَا۠ أَدْعُوكُمْ إِلَى ٱلْعَزِيزِ ٱلْغَفَّـٰرِ
Transliteration tadʿūnanī li-akfura bil-lahi wa-ush'rika bihi mā laysa lī bihi ʿil'mun wa-anā adʿūkum ilā l-ʿazīzi l-ghafāri
Tatar вә сез мине Аллаһуны инкяр итәргә һәм Аллаһуга ширек кылырга һич дәлилем булмаган көйгә мине мөшрик булырга чакырасыз, әмма мин сезне һәр эштә көчле вә тәүбә итүчеләрне ярлыкаучы Аллаһуга чакырамын. Менә инде уйлап күрегез, сезме мине ґәзабтан коткарып изгелек итәргә тырышучы? Яки минме сезне ґәзабтан коткарып сезгә изгелек итәргә тырышучы?
Verse 43
لَا جَرَمَ أَنَّمَا تَدْعُونَنِىٓ إِلَيْهِ لَيْسَ لَهُۥ دَعْوَةٌ فِى ٱلدُّنْيَا وَلَا فِى ٱلْـَٔاخِرَةِ وَأَنَّ مَرَدَّنَآ إِلَى ٱللَّهِ وَأَنَّ ٱلْمُسْرِفِينَ هُمْ أَصْحَـٰبُ ٱلنَّارِ
Transliteration lā jarama annamā tadʿūnanī ilayhi laysa lahu daʿwatun fī l-dun'yā walā fī l-ākhirati wa-anna maraddanā ilā l-lahi wa-anna l-mus'rifīna hum aṣḥābu l-nāri
Tatar Шик шөбеһә юк, сез гыйбадәт кылган сынымнарыгыз дөньяда да, ахирәттә дә әйткәннәре юк безгә гыйбадәт кылыгыз, дип. Сез җаһиллар генә, аларга сукыр заныгыз белән гыйбадәт кыласыз, вә безне дә ахмаклыгыгыз белән сынымнарга гыйбадәт кылырга чакырасыз. Без, Аллаһуга гына гыйбадәт итүче мөэминнәр, Аллаһуның рәхмәтенә кайтучыларбыз, әмма Аллаһудан башкага гыйбадәт кылып азган, адашкан кешеләр, әлбәттә, җәһәннәм утына кайтачаклар.
Verse 44
فَسَتَذْكُرُونَ مَآ أَقُولُ لَكُمْ ۚ وَأُفَوِّضُ أَمْرِىٓ إِلَى ٱللَّهِ ۚ إِنَّ ٱللَّهَ بَصِيرٌۢ بِٱلْعِبَادِ
Transliteration fasatadhkurūna mā aqūlu lakum wa-ufawwiḍu amrī ilā l-lahi inna l-laha baṣīrun bil-ʿibādi
Tatar Ий кавемем, мин әйткән сүзләрнең, хаклыгын тиздән белерсез, ләкин эш узган булыр, мин эшемне Аллаһуга тапшырамын, Аллаһ, әлбәттә, бәндәләрен күрүчедер.
Verse 45
فَوَقَىٰهُ ٱللَّهُ سَيِّـَٔاتِ مَا مَكَرُوا۟ ۖ وَحَاقَ بِـَٔالِ فِرْعَوْنَ سُوٓءُ ٱلْعَذَابِ
Transliteration fawaqāhu l-lahu sayyiāti mā makarū waḥāqa biāli fir'ʿawna sūu l-ʿadhābi
Tatar Фиргаун кавеме әлеге мөэминне үтерергә теләделәр, ләкин Аллаһ ул мөэминне кәферләрнең мәкереннән саклады, Фиргауннең кавеменә каты ґәзаб иреште.
Verse 46
ٱلنَّارُ يُعْرَضُونَ عَلَيْهَا غُدُوًّا وَعَشِيًّا ۖ وَيَوْمَ تَقُومُ ٱلسَّاعَةُ أَدْخِلُوٓا۟ ءَالَ فِرْعَوْنَ أَشَدَّ ٱلْعَذَابِ
Transliteration al-nāru yuʿ'raḍūna ʿalayhā ghuduwwan waʿashiyyan wayawma taqūmu l-sāʿatu adkhilū āla fir'ʿawna ashadda l-ʿadhābi
Tatar Аларга иртә дә, кич тә ут ґәзабы гарызъ ителер, әмма кыямәт көне булгач Фиргаун кавемен ґәзабның катысына кертегез, диелер.
Verse 47
وَإِذْ يَتَحَآجُّونَ فِى ٱلنَّارِ فَيَقُولُ ٱلضُّعَفَـٰٓؤُا۟ لِلَّذِينَ ٱسْتَكْبَرُوٓا۟ إِنَّا كُنَّا لَكُمْ تَبَعًا فَهَلْ أَنتُم مُّغْنُونَ عَنَّا نَصِيبًا مِّنَ ٱلنَّارِ
Transliteration wa-idh yataḥājjūna fī l-nāri fayaqūlu l-ḍuʿafāu lilladhīna is'takbarū innā kunnā lakum tabaʿan fahal antum mugh'nūna ʿannā naṣīban mina l-nāri
Tatar Кәферләр низагълашкан чакта загыйфьләре, ягъни иярүчеләре тәкәббер булган олугъларына: "Сез безне үзегезгә ияртеп имансыз иттегез, инде бүген безгә бирелгән ут ґәзабыннан аз гына булса да җибәрә аласызмы, ягъни ґәзабыбызны киметә аласызмы?" – дип сорарлар.
Verse 48
قَالَ ٱلَّذِينَ ٱسْتَكْبَرُوٓا۟ إِنَّا كُلٌّ فِيهَآ إِنَّ ٱللَّهَ قَدْ حَكَمَ بَيْنَ ٱلْعِبَادِ
Transliteration qāla alladhīna is'takbarū innā kullun fīhā inna l-laha qad ḥakama bayna l-ʿibādi
Tatar Ияртүче олугъ кәферләр әйтерләр: "Без дә, сез дә бүген барчабыз да бергә уттабыз, тәхкыйк Аллаһ бәндәләре арасын гаделлек белән хөкем итте, мөэминнәрне җәннәткә, кәферләрне җәһәннәмгә кергезде".
Verse 49
وَقَالَ ٱلَّذِينَ فِى ٱلنَّارِ لِخَزَنَةِ جَهَنَّمَ ٱدْعُوا۟ رَبَّكُمْ يُخَفِّفْ عَنَّا يَوْمًا مِّنَ ٱلْعَذَابِ
Transliteration waqāla alladhīna fī l-nāri likhazanati jahannama id'ʿū rabbakum yukhaffif ʿannā yawman mina l-ʿadhābi
Tatar Ут эчендә торучы кәферләр җәһәннәм сакчыларына әйтерләр: "Ий сакчылар, безнең өчен Раббыгызга дога кылыгыз, безнең ґәзабыбызны бер генә көнгә булса да җиңеләйтмәс микән.
Verse 50
قَالُوٓا۟ أَوَلَمْ تَكُ تَأْتِيكُمْ رُسُلُكُم بِٱلْبَيِّنَـٰتِ ۖ قَالُوا۟ بَلَىٰ ۚ قَالُوا۟ فَٱدْعُوا۟ ۗ وَمَا دُعَـٰٓؤُا۟ ٱلْكَـٰفِرِينَ إِلَّا فِى ضَلَـٰلٍ
Transliteration qālū awalam taku tatīkum rusulukum bil-bayināti qālū balā qālū fa-id'ʿū wamā duʿāu l-kāfirīna illā fī ḍalālin
Tatar Сакчылар әйттеләр: "Әйә сезгә хак динне ачык итеп бәян кылучы вә бүгенге ґәзабыгыз белән хәбәр бирүче пәйгамбәрләр килмәдеме?" Алар әйттеләр: "Һәрнәрсәдән хәбәр бирүче пәйгамбәрләр килделәр, ләкин без аларны ялганга тоттык", – дип. Сакчылар әйтерләр: "Без сезгә шәфәгать итүче түгелбез, үзегез Раббыгызга дога кылыгыз", – дип. Аллаһ: "Кәферләрнең догалары да адашмакта, һич кабул булмас", – дияр.
Verse 51
إِنَّا لَنَنصُرُ رُسُلَنَا وَٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ فِى ٱلْحَيَوٰةِ ٱلدُّنْيَا وَيَوْمَ يَقُومُ ٱلْأَشْهَـٰدُ
Transliteration innā lananṣuru rusulanā wa-alladhīna āmanū fī l-ḥayati l-dun'yā wayawma yaqūmu l-ashhādu
Tatar Без пәйгамбәрләребезгә һәр Коръән белән гамәл кылучы мөэмин бәндәләребезгә дөньяда һәм ахирәттә шаһитлар җыелган көндә ярдәм бирәчәкбез.
Verse 52
يَوْمَ لَا يَنفَعُ ٱلظَّـٰلِمِينَ مَعْذِرَتُهُمْ ۖ وَلَهُمُ ٱللَّعْنَةُ وَلَهُمْ سُوٓءُ ٱلدَّارِ
Transliteration yawma lā yanfaʿu l-ẓālimīna maʿdhiratuhum walahumu l-laʿnatu walahum sūu l-dāri
Tatar Ул көндә залимнәргә ґәзабтан котылу өчен ґөзер күрсәтүләре һич файда бирмәс, аларгадыр ләгънәт, һәм аларга бик яман урын булыр.
Verse 53
وَلَقَدْ ءَاتَيْنَا مُوسَى ٱلْهُدَىٰ وَأَوْرَثْنَا بَنِىٓ إِسْرَٰٓءِيلَ ٱلْكِتَـٰبَ
Transliteration walaqad ātaynā mūsā l-hudā wa-awrathnā banī is'rāīla l-kitāba
Tatar Тәхкыйк Без Мусага Тәүрат һәм могъҗизалар бирдек, вә Мусадан соң Ягькуб балаларын Тәүратка варис кылдык.
Verse 54
هُدًى وَذِكْرَىٰ لِأُو۟لِى ٱلْأَلْبَـٰبِ
Transliteration hudan wadhik'rā li-ulī l-albābi
Tatar Ул Тәүрат гакыл ияләренә вәгазь һәм һидәят булган хәлдә.
Verse 55
فَٱصْبِرْ إِنَّ وَعْدَ ٱللَّهِ حَقٌّ وَٱسْتَغْفِرْ لِذَنۢبِكَ وَسَبِّحْ بِحَمْدِ رَبِّكَ بِٱلْعَشِىِّ وَٱلْإِبْكَـٰرِ
Transliteration fa-iṣ'bir inna waʿda l-lahi ḥaqqun wa-is'taghfir lidhanbika wasabbiḥ biḥamdi rabbika bil-ʿashiyi wal-ib'kāri
Tatar Вакытлыча гына булган авырлыкларга сабыр ит, Раббыңның сиңа һәм мөэминнәргә биргән вәгъдәсе хак, вә гөнаһларың өчен истигъфар кыл, вә Раббыңны мактап иртә дә вә кичтә дә тәсбихләр әйткел!
Verse 56
إِنَّ ٱلَّذِينَ يُجَـٰدِلُونَ فِىٓ ءَايَـٰتِ ٱللَّهِ بِغَيْرِ سُلْطَـٰنٍ أَتَىٰهُمْ ۙ إِن فِى صُدُورِهِمْ إِلَّا كِبْرٌ مَّا هُم بِبَـٰلِغِيهِ ۚ فَٱسْتَعِذْ بِٱللَّهِ ۖ إِنَّهُۥ هُوَ ٱلسَّمِيعُ ٱلْبَصِيرُ
Transliteration inna alladhīna yujādilūna fī āyāti l-lahi bighayri sul'ṭānin atāhum in fī ṣudūrihim illā kib'run mā hum bibālighīhi fa-is'taʿidh bil-lahi innahu huwa l-samīʿu l-baṣīru
Tatar Тәкәббер кешеләр Аллаһудан үзләренә килгән Аллаһуның аятьләре хакында дәлилсез вә белемсез низагълашалар, аятьтләрне төрле якка тарткалыйлар, аларның күңелләрендә фәкать тәкәбберлек кенәдер, ләкин алар күңелләрендәге олугълыкка ирешәчәк түгелләр. Инде син аларның явызлыгыннан Аллаһуга сыен, Ул әлбәттә, ишетүче вә күрүче.
Verse 57
لَخَلْقُ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ أَكْبَرُ مِنْ خَلْقِ ٱلنَّاسِ وَلَـٰكِنَّ أَكْثَرَ ٱلنَّاسِ لَا يَعْلَمُونَ
Transliteration lakhalqu l-samāwāti wal-arḍi akbaru min khalqi l-nāsi walākinna akthara l-nāsi lā yaʿlamūna
Tatar Җирне вә күкләрне халык кылу, әлбәттә, үлгән кешеләрне яңадан тергезүгә караганда олугърак эштер, ләкин шуны күбрәк кешеләр белмиләр, хайван кебиләр.
Verse 58
وَمَا يَسْتَوِى ٱلْأَعْمَىٰ وَٱلْبَصِيرُ وَٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّـٰلِحَـٰتِ وَلَا ٱلْمُسِىٓءُ ۚ قَلِيلًا مَّا تَتَذَكَّرُونَ
Transliteration wamā yastawī l-aʿmā wal-baṣīru wa-alladhīna āmanū waʿamilū l-ṣāliḥāti walā l-musīu qalīlan mā tatadhakkarūna
Tatar Сукыр кеше күзле кеше белән бертигез була алмас, һәм дә чын иманлы, күп изге гамәлле хак мөэмин, әлбәттә, имансыз, динсез бозыклыкка чумган явыз кеше белән мәңге бертигез булмас. Әнә шундый гыйбрәтле эшләргә бик салкын карыйсыз һәм хак булган вәгазь белән бик аз гына вәгазьләнәсез, шуның өчен яхшылыкларыгыз бик тә аз, әмма бозык эшләрегез бигрәк тә күптер.
Verse 59
إِنَّ ٱلسَّاعَةَ لَـَٔاتِيَةٌ لَّا رَيْبَ فِيهَا وَلَـٰكِنَّ أَكْثَرَ ٱلنَّاسِ لَا يُؤْمِنُونَ
Transliteration inna l-sāʿata laātiyatun lā rayba fīhā walākinna akthara l-nāsi lā yu'minūna
Tatar Кыямәт көне, әлбәттә, киләчәк, килүендә һич шик юк, ләкин кешеләрнең, күбрәге ышанмыйлар.
Verse 60
وَقَالَ رَبُّكُمُ ٱدْعُونِىٓ أَسْتَجِبْ لَكُمْ ۚ إِنَّ ٱلَّذِينَ يَسْتَكْبِرُونَ عَنْ عِبَادَتِى سَيَدْخُلُونَ جَهَنَّمَ دَاخِرِينَ
Transliteration waqāla rabbukumu id'ʿūnī astajib lakum inna alladhīna yastakbirūna ʿan ʿibādatī sayadkhulūna jahannama dākhirīna
Tatar Раббыгыз әйтте: "Миңа гыйбадәт итегез һәм дога кылыгыз, Мин кабул итеп әҗерләрен бирермен". Әмма Миңа гыйбадәт итүдән тәкәбберләнеп баш тарткан кешеләр кечкенә булып хур булган хәлдә җәһәннәм утына тиз керерләр.
Verse 61
ٱللَّهُ ٱلَّذِى جَعَلَ لَكُمُ ٱلَّيْلَ لِتَسْكُنُوا۟ فِيهِ وَٱلنَّهَارَ مُبْصِرًا ۚ إِنَّ ٱللَّهَ لَذُو فَضْلٍ عَلَى ٱلنَّاسِ وَلَـٰكِنَّ أَكْثَرَ ٱلنَّاسِ لَا يَشْكُرُونَ
Transliteration al-lahu alladhī jaʿala lakumu al-layla litaskunū fīhi wal-nahāra mub'ṣiran inna l-laha ladhū faḍlin ʿalā l-nāsi walākinna akthara l-nāsi lā yashkurūna
Tatar Аллаһ сезгә тынычланып ял итәргә караңгы кичне халык кылды, вә көндезне кәсеп итәр өчен сезгә якты кылды, Аллаһ кешеләргә юмартлык иясе, ләкин күбрәк кешеләр бу нигъмәтләргә шөкер итмиләр.
Verse 62
ذَٰلِكُمُ ٱللَّهُ رَبُّكُمْ خَـٰلِقُ كُلِّ شَىْءٍ لَّآ إِلَـٰهَ إِلَّا هُوَ ۖ فَأَنَّىٰ تُؤْفَكُونَ
Transliteration dhālikumu l-lahu rabbukum khāliqu kulli shayin lā ilāha illā huwa fa-annā tu'fakūna
Tatar Шул эшләрне эшләүче Аллаһ һәрнәрсәне халык кылучы сезнең Раббыгыздыр, Аллаһудан башка һичбер Илаһә юк, мәгәр Ул – Аллаһ үзе генәдер, шул Аллаһуга ышанудан һәм Аңа гыйбадәт кылудан ничек качасыз?
Verse 63
كَذَٰلِكَ يُؤْفَكُ ٱلَّذِينَ كَانُوا۟ بِـَٔايَـٰتِ ٱللَّهِ يَجْحَدُونَ
Transliteration kadhālika yu'faku alladhīna kānū biāyāti l-lahi yajḥadūna
Tatar Әүвәлге кәферләр Аллаһудан качкан кеби, хәзерге кәферләр дә аятьләрен инкяр итеп Аллаһуга гыйбадәт кылудан качарлар.
Verse 64
ٱللَّهُ ٱلَّذِى جَعَلَ لَكُمُ ٱلْأَرْضَ قَرَارًا وَٱلسَّمَآءَ بِنَآءً وَصَوَّرَكُمْ فَأَحْسَنَ صُوَرَكُمْ وَرَزَقَكُم مِّنَ ٱلطَّيِّبَـٰتِ ۚ ذَٰلِكُمُ ٱللَّهُ رَبُّكُمْ ۖ فَتَبَارَكَ ٱللَّهُ رَبُّ ٱلْعَـٰلَمِينَ
Transliteration al-lahu alladhī jaʿala lakumu l-arḍa qarāran wal-samāa bināan waṣawwarakum fa-aḥsana ṣuwarakum warazaqakum mina l-ṭayibāti dhālikumu l-lahu rabbukum fatabāraka l-lahu rabbu l-ʿālamīna
Tatar Аллаһ сезгә җирне файдаланып тору өчен халык кылды, вә күкне бөек түбә ясады, вә үзегезне күркәм сурәт белән сурәтләде, вә сезне тәмле пакь ризыклар белән ризыкландырды. Ошбу эшләрне эшләүче Аллаһ сезнең Раббыгыздыр, барча галәмне тәрбияләүче Аллаһ бик бөек булды, мактау Аңа хастыр.
Verse 65
هُوَ ٱلْحَىُّ لَآ إِلَـٰهَ إِلَّا هُوَ فَٱدْعُوهُ مُخْلِصِينَ لَهُ ٱلدِّينَ ۗ ٱلْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ ٱلْعَـٰلَمِينَ
Transliteration huwa l-ḥayu lā ilāha illā huwa fa-id'ʿūhu mukh'liṣīna lahu l-dīna l-ḥamdu lillahi rabbi l-ʿālamīna
Tatar Ул – Аллаһ терек вә Аңардан башка Илаһә һич юк, Ислам динен Аллаһ ризалыгы өчен генә тотканыгыз хәлдә Аңа гына гыйбадәт кылыгыз, барча галәмне тәрбияләүче Аллаһуга барча мактау хастыр.
Verse 66
۞ قُلْ إِنِّى نُهِيتُ أَنْ أَعْبُدَ ٱلَّذِينَ تَدْعُونَ مِن دُونِ ٱللَّهِ لَمَّا جَآءَنِىَ ٱلْبَيِّنَـٰتُ مِن رَّبِّى وَأُمِرْتُ أَنْ أُسْلِمَ لِرَبِّ ٱلْعَـٰلَمِينَ
Transliteration qul innī nuhītu an aʿbuda alladhīna tadʿūna min dūni l-lahi lammā jāaniya l-bayinātu min rabbī wa-umir'tu an us'lima lirabbi l-ʿālamīna
Tatar Әйт: "Аллаһудан башка сез гыйбадәт кыла торган нәрсәләргә гыйбадәт кылудан мин Аллаһ тарафыннан тыелдым, Раббымнан Аллаһуның бер генә икәнлеге хакында ачык дәлилләр килгәч, галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһуга тапшырылырга һәм Аңа итагать итәргә боерылдым.
Verse 67
هُوَ ٱلَّذِى خَلَقَكُم مِّن تُرَابٍ ثُمَّ مِن نُّطْفَةٍ ثُمَّ مِنْ عَلَقَةٍ ثُمَّ يُخْرِجُكُمْ طِفْلًا ثُمَّ لِتَبْلُغُوٓا۟ أَشُدَّكُمْ ثُمَّ لِتَكُونُوا۟ شُيُوخًا ۚ وَمِنكُم مَّن يُتَوَفَّىٰ مِن قَبْلُ ۖ وَلِتَبْلُغُوٓا۟ أَجَلًا مُّسَمًّى وَلَعَلَّكُمْ تَعْقِلُونَ
Transliteration huwa alladhī khalaqakum min turābin thumma min nuṭ'fatin thumma min ʿalaqatin thumma yukh'rijukum ṭif'lan thumma litablughū ashuddakum thumma litakūnū shuyūkhan waminkum man yutawaffā min qablu walitablughū ajalan musamman walaʿallakum taʿqilūna
Tatar Сез гыйбадәт кылырга тиешле булган Ул – Аллаһ. Адәмне туфрактан халык кылды, соңра нәселегезне үрчетер өчен сезне бер тамчы судан, соңра ул суны оешкан каты кан кылды, соңра төзеп бетергәч, бала хәлегездә анагыздан тудырадыр, соңра куәтләнгәнче үстерәдер, аннары кайберләрегезгә озын гомер биреп картлык загыйфьлегенә ирештерәдер, вә сезнең кайберләрегез картлыкка ирешмичә үләдер, Аллаһ сезгә бу эшләрне шулай кылды һәркем билгеләнгән гомерен яшәсен өчен, гаять гакылларыгызны эшләтеп Аллаһуга иманыгызны куәтләрсез.
Verse 68
هُوَ ٱلَّذِى يُحْىِۦ وَيُمِيتُ ۖ فَإِذَا قَضَىٰٓ أَمْرًا فَإِنَّمَا يَقُولُ لَهُۥ كُن فَيَكُونُ
Transliteration huwa alladhī yuḥ'yī wayumītu fa-idhā qaḍā amran fa-innamā yaqūlu lahu kun fayakūnu
Tatar Ул – Аллаһ тергезер вә үтерер, әгәр Ул бер эшне булдырырга теләсә, фәкать "Бул" дип кенә әйтүдер, ул нәрсә бар булыр.
Verse 69
أَلَمْ تَرَ إِلَى ٱلَّذِينَ يُجَـٰدِلُونَ فِىٓ ءَايَـٰتِ ٱللَّهِ أَنَّىٰ يُصْرَفُونَ
Transliteration alam tara ilā alladhīna yujādilūna fī āyāti l-lahi annā yuṣ'rafūna
Tatar Әйә син күрмәдеңме Аллаһ аятьләрендә низагълашкан каршы сөйләгән кешеләрне, хакны кабул итүдән алар ничек дүндерелделәр, ягъни хакны аңлаудан мәхрүм ителделәр.
Verse 70
ٱلَّذِينَ كَذَّبُوا۟ بِٱلْكِتَـٰبِ وَبِمَآ أَرْسَلْنَا بِهِۦ رُسُلَنَا ۖ فَسَوْفَ يَعْلَمُونَ
Transliteration alladhīna kadhabū bil-kitābi wabimā arsalnā bihi rusulanā fasawfa yaʿlamūna
Tatar Китабыбыз Коръәнне инкяр итүчеләр рәсүлләребез белән җибәргән дәлилләрне вә могъҗизаларны дә ялганга тоттылар, бу кабахәт эшләренең җәзасын тиздән күрерләр.
Verse 71
إِذِ ٱلْأَغْلَـٰلُ فِىٓ أَعْنَـٰقِهِمْ وَٱلسَّلَـٰسِلُ يُسْحَبُونَ
Transliteration idhi l-aghlālu fī aʿnāqihim wal-salāsilu yus'ḥabūna
Tatar Куллары муеннарына богауланып
Verse 72
فِى ٱلْحَمِيمِ ثُمَّ فِى ٱلنَّارِ يُسْجَرُونَ
Transliteration fī l-ḥamīmi thumma fī l-nāri yus'jarūna
Tatar аяклары зәнҗирләнеп кайнар суга салынсалар, соңра утта яндырылсалар – ул вакытта Аллаһуга каршы сүз әйтә алмаслар.
Verse 73
ثُمَّ قِيلَ لَهُمْ أَيْنَ مَا كُنتُمْ تُشْرِكُونَ
Transliteration thumma qīla lahum ayna mā kuntum tush'rikūna
Tatar Соңра аларга әйтелер: "Аллаһуга шәрик иткән сынымнарыгыз кайда?
Verse 74
مِن دُونِ ٱللَّهِ ۖ قَالُوا۟ ضَلُّوا۟ عَنَّا بَل لَّمْ نَكُن نَّدْعُوا۟ مِن قَبْلُ شَيْـًٔا ۚ كَذَٰلِكَ يُضِلُّ ٱللَّهُ ٱلْكَـٰفِرِينَ
Transliteration min dūni l-lahi qālū ḍallū ʿannā bal lam nakun nadʿū min qablu shayan kadhālika yuḍillu l-lahu l-kāfirīna
Tatar Аллаһудан башка сынымнарыгызны ярдәмгә чакырыгыз!" Мөшрикләр әйтерләр: "Алар бездән гаиб булдылар безгә күренмиләр, безгә мәгълүм булды ки, сынымнарга гыйбадәт кылуыгыз бушка гына булган икән, алардан бер файда да юклыгын бүген белдек", – дип. Аллаһ Коръән белән гамәл кылмаучы һәрбер кәферне шулай адаштырадыр.
Verse 75
ذَٰلِكُم بِمَا كُنتُمْ تَفْرَحُونَ فِى ٱلْأَرْضِ بِغَيْرِ ٱلْحَقِّ وَبِمَا كُنتُمْ تَمْرَحُونَ
Transliteration dhālikum bimā kuntum tafraḥūna fī l-arḍi bighayri l-ḥaqi wabimā kuntum tamraḥūna
Tatar Бу җәза сезгә тиешле булды мөшрик булганыгыз өчен һәм ахирәтне инкяр иткәнегез өчен, бик шатлана идегез вә тәкәбберләнеп мактана идегез, әнә ґәзаб үзегезнекедер.
Verse 76
ٱدْخُلُوٓا۟ أَبْوَٰبَ جَهَنَّمَ خَـٰلِدِينَ فِيهَا ۖ فَبِئْسَ مَثْوَى ٱلْمُتَكَبِّرِينَ
Transliteration ud'khulū abwāba jahannama khālidīna fīhā fabi'sa mathwā l-mutakabirīna
Tatar Анда – мәңге торучы булып җәһәннәмгә керегез, ул җәһәннәм тәкәбберләр өчен нинди яман урындыр.
Verse 77
فَٱصْبِرْ إِنَّ وَعْدَ ٱللَّهِ حَقٌّ ۚ فَإِمَّا نُرِيَنَّكَ بَعْضَ ٱلَّذِى نَعِدُهُمْ أَوْ نَتَوَفَّيَنَّكَ فَإِلَيْنَا يُرْجَعُونَ
Transliteration fa-iṣ'bir inna waʿda l-lahi ḥaqqun fa-immā nuriyannaka baʿḍa alladhī naʿiduhum aw natawaffayannaka fa-ilaynā yur'jaʿūna
Tatar Бит дөньяда Аллаһ дошманнары күп, ислам өчен Аллаһ юлында сабыр кыл, чыдамлы бул, Раббыңның вәгъдәсе хак, сине саклар һәм ярдәм бирер, кәферләргә вәгъдә иткән ґәзабыбызны сиңа күрсәтербез исән чагында, яки сине үтергәнебездән соң аларны ґәзаб кылырбыз, соңра җәза алмак өчен безгә кайтырлар.
Verse 78
وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا رُسُلًا مِّن قَبْلِكَ مِنْهُم مَّن قَصَصْنَا عَلَيْكَ وَمِنْهُم مَّن لَّمْ نَقْصُصْ عَلَيْكَ ۗ وَمَا كَانَ لِرَسُولٍ أَن يَأْتِىَ بِـَٔايَةٍ إِلَّا بِإِذْنِ ٱللَّهِ ۚ فَإِذَا جَآءَ أَمْرُ ٱللَّهِ قُضِىَ بِٱلْحَقِّ وَخَسِرَ هُنَالِكَ ٱلْمُبْطِلُونَ
Transliteration walaqad arsalnā rusulan min qablika min'hum man qaṣaṣnā ʿalayka wamin'hum man lam naqṣuṣ ʿalayka wamā kāna lirasūlin an yatiya biāyatin illā bi-idh'ni l-lahi fa-idhā jāa amru l-lahi quḍiya bil-ḥaqi wakhasira hunālika l-mub'ṭilūna
Tatar Ий Мухәммәд г-м синнән элек Без бик күп пәйгамбәрләр җибәрдек, ул пәйгамбәрләрнең бәгъзеләренең хәлләрен сиңа бәян иттек, вә бәгъзеләренең хәлләрен сиңа бәян кылмадык. Вә һичбер пәйгамбәргә бер могъҗиза яки бер аять белән килмәк лаек булмады, мәгәр Аллаһу тәгаләнең теләге белән генә килделәр. Әгәр кәферләргә ґәзаб белән Аллаһуның әмере килсә, пәйгамбәрләр белән кәферләр арасында гаделлек белән хөкем тәмам булды, әнә шул вакытта бидеґәтләрдән төзелгән батыл динне тотучылар һәлак булырлар, хәсрәттә ґәзабта калырлар.
Verse 79
ٱللَّهُ ٱلَّذِى جَعَلَ لَكُمُ ٱلْأَنْعَـٰمَ لِتَرْكَبُوا۟ مِنْهَا وَمِنْهَا تَأْكُلُونَ
Transliteration al-lahu alladhī jaʿala lakumu l-anʿāma litarkabū min'hā wamin'hā takulūna
Tatar Ул – Аллаһ сезгә дүрт аяклы хайваннар бирде, бәгъзеләренә утырып йөрисез, вә бәгъзеләренең итләрен, сөтләрен ашыйсыз.
Verse 80
وَلَكُمْ فِيهَا مَنَـٰفِعُ وَلِتَبْلُغُوا۟ عَلَيْهَا حَاجَةً فِى صُدُورِكُمْ وَعَلَيْهَا وَعَلَى ٱلْفُلْكِ تُحْمَلُونَ
Transliteration walakum fīhā manāfiʿu walitablughū ʿalayhā ḥājatan fī ṣudūrikum waʿalayhā waʿalā l-ful'ki tuḥ'malūna
Tatar Вә аларда сезнең өчең күп файдалар бар, вә әйберләрегезне ул хайваннар өстенә салып сәфәрләрдә йөрисез шулай ук сәүдә таварларыгызны хайваннарга вә көймәләргә төяп озын юлларга барасыз.
Verse 81
وَيُرِيكُمْ ءَايَـٰتِهِۦ فَأَىَّ ءَايَـٰتِ ٱللَّهِ تُنكِرُونَ
Transliteration wayurīkum āyātihi fa-ayya āyāti l-lahi tunkirūna
Tatar Ул – Аллаһ үзенең кодрәтенә вә бер генә икәнлегенә ачык дәлаләт итә торган галамәт, могъҗиза вә аятьләрне һәрвакыт күрсәтмәктәдер, шуннан соң Аллаһуның кайсы аятьләрен инкяр итә аласыз?
Verse 82
أَفَلَمْ يَسِيرُوا۟ فِى ٱلْأَرْضِ فَيَنظُرُوا۟ كَيْفَ كَانَ عَـٰقِبَةُ ٱلَّذِينَ مِن قَبْلِهِمْ ۚ كَانُوٓا۟ أَكْثَرَ مِنْهُمْ وَأَشَدَّ قُوَّةً وَءَاثَارًا فِى ٱلْأَرْضِ فَمَآ أَغْنَىٰ عَنْهُم مَّا كَانُوا۟ يَكْسِبُونَ
Transliteration afalam yasīrū fī l-arḍi fayanẓurū kayfa kāna ʿāqibatu alladhīna min qablihim kānū akthara min'hum wa-ashadda quwwatan waāthāran fī l-arḍi famā aghnā ʿanhum mā kānū yaksibūna
Tatar Әйә алар Аллаһ эшләренә карап Аллаһуны таный белмәгән гафил кешеләр, җир өстендә игътибар илә йөрмиләрме, әгәр игътибар илә карап йөрсәләр, үзләреннән әүвәлге кәферләр санда күбрәк, куәттә артыграк иделәр вә төзегән биналары да тазарак иде, ләкин Аллаһ ґәзабы килгәндә аларга бер нәрсәләредә файда бирмәде.
Verse 83
فَلَمَّا جَآءَتْهُمْ رُسُلُهُم بِٱلْبَيِّنَـٰتِ فَرِحُوا۟ بِمَا عِندَهُم مِّنَ ٱلْعِلْمِ وَحَاقَ بِهِم مَّا كَانُوا۟ بِهِۦ يَسْتَهْزِءُونَ
Transliteration falammā jāathum rusuluhum bil-bayināti fariḥū bimā ʿindahum mina l-ʿil'mi waḥāqa bihim mā kānū bihi yastahziūna
Tatar Кәферләргә пәйгамбәрләре могъҗизалар вә ачык дәлилләр белән килсәләр, алар пәйгамбәрләрнең хак сүзләрен һичнәрсәгә санамыйча, үзләренең бозык игътикадлары вә аз тына сукыр белемнәре белән мактанып шатландылар. Үзләре мәсхәрә кылган ґәзаб аларга бик тиешле булды.
Verse 84
فَلَمَّا رَأَوْا۟ بَأْسَنَا قَالُوٓا۟ ءَامَنَّا بِٱللَّهِ وَحْدَهُۥ وَكَفَرْنَا بِمَا كُنَّا بِهِۦ مُشْرِكِينَ
Transliteration falammā ra-aw basanā qālū āmannā bil-lahi waḥdahu wakafarnā bimā kunnā bihi mush'rikīna
Tatar Ул кәферләр Безнең каты ґәзабыбызны курганда әйтерләр: "Аллаһуның бер генә икәнлегенә иман китердек, вә сынымнарга гыйбадәт итеп мөшрик булуны инкяр иттек", – дип.
Verse 85
فَلَمْ يَكُ يَنفَعُهُمْ إِيمَـٰنُهُمْ لَمَّا رَأَوْا۟ بَأْسَنَا ۖ سُنَّتَ ٱللَّهِ ٱلَّتِى قَدْ خَلَتْ فِى عِبَادِهِۦ ۖ وَخَسِرَ هُنَالِكَ ٱلْكَـٰفِرُونَ
Transliteration falam yaku yanfaʿuhum īmānuhum lammā ra-aw basanā sunnata l-lahi allatī qad khalat fī ʿibādihi wakhasira hunālika l-kāfirūna
Tatar Ләкин Безнең каты ґәзабыбызны күргәч кенә китергән иманнары асъла файда бирмәде, кешеләрнең Аллаһ ґәзабын күргәч кенә китергән иманнары файдасыз булуы әүвәлдән үк килгән Аллаһуның гадел гадәтедер, ґәзаб иңгән вакытта һәрбер кәфергә алданганлыгы һәм һәлак булганлыгы мәгълүм буладыр.
Read Surah Ghafir in another language
- English (word by word)
- Albanian
- Amazigh
- Amharic
- Assamese
- Azerbaijani
- Bambara
- Bangla
- Bosnian
- Bulgarian
- Chechen
- Chinese
- Czech
- Dari
- Dhivehi
- Dutch
- Finnish
- French
- German
- Gujarati
- Hausa
- Hebrew
- Hindi
- Indonesian
- Italian
- Japanese
- Kannada
- Kazakh
- Khmer
- Kinyarwanda
- Korean
- Kurdish
- Luganda
- Malay
- Malayalam
- Maranao
- Marathi
- Nepali
- Norwegian
- Oromo
- Pashto
- Persian
- Polish
- Portuguese
- Romanian
- Russian
- Sindhi
- Sinhala
- Somali
- Spanish
- Swahili
- Swedish
- Tagalog
- Tajik
- Tamil
- Telugu
- Thai
- Turkish
- Ukrainian
- Urdu
- Uyghur
- Uzbek
- Vietnamese
- Yao
- Yoruba
All 114 surahs in Tatar: the Qur’an in Tatar.
Tatar translation: Tatar, from Quran.com. Transliteration: Quran.com. Recitation: Mishary Alafasy, from EveryAyah.com. MyDugsi is a learning aid, not a replacement for a qualified teacher.