MyDugsiStart learning

Surah Fussilat in Tatar: translation and audio

Surah 41 · فصلت · Explained in Detail · 54 verses

Surah Fussilat verse by verse: the Arabic with a recitation you can repeat, the transliteration, and the Tatar translation by Tatar. For the meaning of every word, see Surah Fussilat word by word in English.

Verse 1

حمٓ

Transliteration hha-meem

Tatar Ха мим.

Verse 2

تَنزِيلٌ مِّنَ ٱلرَّحْمَـٰنِ ٱلرَّحِيمِ

Transliteration tanzīlun mina l-raḥmāni l-raḥīmi

Tatar Ошбу Коръән рәхимле вә шәфкатьле Аллаһудан иңдерелгән хак китаптыр.

Verse 3

كِتَـٰبٌ فُصِّلَتْ ءَايَـٰتُهُۥ قُرْءَانًا عَرَبِيًّا لِّقَوْمٍ يَعْلَمُونَ

Transliteration kitābun fuṣṣilat āyātuhu qur'ānan ʿarabiyyan liqawmin yaʿlamūna

Tatar Ошбу китапның аятьләре ачык аңлатылды вә Коръәндә һәрнәрсә ачык өйрәтелде, ґәрәб телендә укылганы хәлдә Аллаһудан иңдерелгән хак китап дип белгән кешеләр өчен.

Verse 4

بَشِيرًا وَنَذِيرًا فَأَعْرَضَ أَكْثَرُهُمْ فَهُمْ لَا يَسْمَعُونَ

Transliteration bashīran wanadhīran fa-aʿraḍa aktharuhum fahum lā yasmaʿūna

Tatar Ул Коръән аның белән гамәл кылучыларны шатландырыр, вә аның белән гамәл кылмаучыларга җәһәннәм ґәзабы хәзерләнде, дип хәбәр бирер. Бәлки кешеләрнең күбрәге Коръәннән баш тартты, алар Коръәннең хак сүзләрен ишетмәсләр. Баш тарткач ничек ишетсен?

Verse 5

وَقَالُوا۟ قُلُوبُنَا فِىٓ أَكِنَّةٍ مِّمَّا تَدْعُونَآ إِلَيْهِ وَفِىٓ ءَاذَانِنَا وَقْرٌ وَمِنۢ بَيْنِنَا وَبَيْنِكَ حِجَابٌ فَٱعْمَلْ إِنَّنَا عَـٰمِلُونَ

Transliteration waqālū qulūbunā fī akinnatin mimmā tadʿūnā ilayhi wafī ādhāninā waqrun wamin bayninā wabaynika ḥijābun fa-iʿ'mal innanā ʿāmilūna

Tatar Коръәнгә ышанмаучылар әйттеләр: "Ий Мухәммәд г-м, син безне Коръәнгә чакырасың, безнең күңелебездә пәрдә бар ки – аны аңламас, вә колакларыбызда саңгыраулык бар аны ишетмәс, вә синең белән безнең арабызда пәрдә бардыр, син үз динең белән гамәл кыл, вә без дә үз динебез белән гамәл кылабыз", – дип.

Verse 6

قُلْ إِنَّمَآ أَنَا۠ بَشَرٌ مِّثْلُكُمْ يُوحَىٰٓ إِلَىَّ أَنَّمَآ إِلَـٰهُكُمْ إِلَـٰهٌ وَٰحِدٌ فَٱسْتَقِيمُوٓا۟ إِلَيْهِ وَٱسْتَغْفِرُوهُ ۗ وَوَيْلٌ لِّلْمُشْرِكِينَ

Transliteration qul innamā anā basharun mith'lukum yūḥā ilayya annamā ilāhukum ilāhun wāḥidun fa-is'taqīmū ilayhi wa-is'taghfirūhu wawaylun lil'mush'rikīna

Tatar Син аларга әйт: "Мин дә сезнең кеби үк бер адәм баласымын, ләкин миңа Аллаһудан вәхий киләдер, сезнең Илаһәгезнең ялгыз бер генә Аллаһ икәнлеге белән, Аңа чын иман китереп туры итагать итүче булыгыз, һәм тәүбә итеп Аңардан гафу сорагыз! Мөшрикләргә һәлак булудыр.

Verse 7

ٱلَّذِينَ لَا يُؤْتُونَ ٱلزَّكَوٰةَ وَهُم بِٱلْـَٔاخِرَةِ هُمْ كَـٰفِرُونَ

Transliteration alladhīna lā yu'tūna l-zakata wahum bil-ākhirati hum kāfirūna

Tatar Ул мөшрикләр зәкят бирмәсләр вә алар ахирәт көненә ышанмаслар.

Verse 8

إِنَّ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّـٰلِحَـٰتِ لَهُمْ أَجْرٌ غَيْرُ مَمْنُونٍ

Transliteration inna alladhīna āmanū waʿamilū l-ṣāliḥāti lahum ajrun ghayru mamnūnin

Tatar Иман китереп изге гамәлләр кылучы хак мөэминнәргә һич бетми вә кимеми торган җәннәт нигъмәтләре бардыр.

Verse 9

۞ قُلْ أَئِنَّكُمْ لَتَكْفُرُونَ بِٱلَّذِى خَلَقَ ٱلْأَرْضَ فِى يَوْمَيْنِ وَتَجْعَلُونَ لَهُۥٓ أَندَادًا ۚ ذَٰلِكَ رَبُّ ٱلْعَـٰلَمِينَ

Transliteration qul a-innakum latakfurūna bi-alladhī khalaqa l-arḍa fī yawmayni watajʿalūna lahu andādan dhālika rabbu l-ʿālamīna

Tatar Син аларга әйт: "Әйә сез ике көндә җирне төзеп тәмам иткән Аллаһуга иман китермисезме, вә Аңа шәркләр-тиндәшләр кыласызмы? Ике көндә җирне яратучы Ул – Аллаһ барча галәмне тәрбия итүчедер, Аның тиңдәше юк.

Verse 10

وَجَعَلَ فِيهَا رَوَٰسِىَ مِن فَوْقِهَا وَبَـٰرَكَ فِيهَا وَقَدَّرَ فِيهَآ أَقْوَٰتَهَا فِىٓ أَرْبَعَةِ أَيَّامٍ سَوَآءً لِّلسَّآئِلِينَ

Transliteration wajaʿala fīhā rawāsiya min fawqihā wabāraka fīhā waqaddara fīhā aqwātahā fī arbaʿati ayyāmin sawāan lilssāilīna

Tatar Вә ул җир өстендә зур-зур таулар кылды вә ул җирнең файдаларын күп кылды, вә кешеләр һәм хайваннар өчен ризыклар халык кылды, җирне вә җирдәге байлыкны сораучылар өчен төгәл дүрт көндә халык кылды.

Verse 11

ثُمَّ ٱسْتَوَىٰٓ إِلَى ٱلسَّمَآءِ وَهِىَ دُخَانٌ فَقَالَ لَهَا وَلِلْأَرْضِ ٱئْتِيَا طَوْعًا أَوْ كَرْهًا قَالَتَآ أَتَيْنَا طَآئِعِينَ

Transliteration thumma is'tawā ilā l-samāi wahiya dukhānun faqāla lahā walil'arḍi i'tiyā ṭawʿan aw karhan qālatā ataynā ṭāiʿīna

Tatar Соңра күкне халык кылырга теләде ул вакытта күк төтен иде, күккә вә җиргә теләп яки теләмичә: "Миңа итагать итегез, ягъни Мин әйткәнчә булыгыз!" Алар әйттеләр: "Йә Рабби, теләп үз ихтыярыбыз илә баш иябез", – диделәр.

Verse 12

فَقَضَىٰهُنَّ سَبْعَ سَمَـٰوَاتٍ فِى يَوْمَيْنِ وَأَوْحَىٰ فِى كُلِّ سَمَآءٍ أَمْرَهَا ۚ وَزَيَّنَّا ٱلسَّمَآءَ ٱلدُّنْيَا بِمَصَـٰبِيحَ وَحِفْظًا ۚ ذَٰلِكَ تَقْدِيرُ ٱلْعَزِيزِ ٱلْعَلِيمِ

Transliteration faqaḍāhunna sabʿa samāwātin fī yawmayni wa-awḥā fī kulli samāin amrahā wazayyannā l-samāa l-dun'yā bimaṣābīḥa waḥif'ẓan dhālika taqdīru l-ʿazīzi l-ʿalīmi

Tatar Күкләрне җиде кат итеп ике көндә төзеп тәмам кылды, вә һәр күк халкына үзенең әмерен вәхий белән аңлаттык, вә дөнья күген якты йолдызлар белән зиннәтләдек, вә шайтаннарның фәрештәләр сүзләрен тыңлап урлауларыннан атылгучы йолдызлар белән сакладык, бу әйтелгәннәр һәр эштә җиңүче вә һәрнәрсәне белүче Аллаһу тәгалә эшедер.

Verse 13

فَإِنْ أَعْرَضُوا۟ فَقُلْ أَنذَرْتُكُمْ صَـٰعِقَةً مِّثْلَ صَـٰعِقَةِ عَادٍ وَثَمُودَ

Transliteration fa-in aʿraḍū faqul andhartukum ṣāʿiqatan mith'la ṣāʿiqati ʿādin wathamūda

Tatar Әгәр Коръәнгә иман китерүдән баш тартсалар, син аларга әйт: "Мин сезне куркытамын, ягъни әгаһландырамын Гая вә Сәмуд кавемен һәлак иткән яшен кеби каты яшен ґәзабы белән".

Verse 14

إِذْ جَآءَتْهُمُ ٱلرُّسُلُ مِنۢ بَيْنِ أَيْدِيهِمْ وَمِنْ خَلْفِهِمْ أَلَّا تَعْبُدُوٓا۟ إِلَّا ٱللَّهَ ۖ قَالُوا۟ لَوْ شَآءَ رَبُّنَا لَأَنزَلَ مَلَـٰٓئِكَةً فَإِنَّا بِمَآ أُرْسِلْتُم بِهِۦ كَـٰفِرُونَ

Transliteration idh jāathumu l-rusulu min bayni aydīhim wamin khalfihim allā taʿbudū illā l-laha qālū law shāa rabbunā la-anzala malāikatan fa-innā bimā ur'sil'tum bihi kāfirūna

Tatar Ул кавемнәргә пәйгамбәрләр башта да килеп вә соңрак та килеп Аллаһудан башка һичнәрсәгә гыйбадәт кылмагыз диделәр. Ул кәферләр кеше затыннан булган пәйгамбәрләрне инкяр итеп әйттеләр: "Әгәр Раббыбыз безне туры юлга күндерергә теләсә, әлбәттә, безгә пәйгамбәр итеп фәрештәләр җибәрер иде, әмма сезнең пәйгамбәр итеп җибәрелүегезгә ышанмыйбыз", – диделәр.

Verse 15

فَأَمَّا عَادٌ فَٱسْتَكْبَرُوا۟ فِى ٱلْأَرْضِ بِغَيْرِ ٱلْحَقِّ وَقَالُوا۟ مَنْ أَشَدُّ مِنَّا قُوَّةً ۖ أَوَلَمْ يَرَوْا۟ أَنَّ ٱللَّهَ ٱلَّذِى خَلَقَهُمْ هُوَ أَشَدُّ مِنْهُمْ قُوَّةً ۖ وَكَانُوا۟ بِـَٔايَـٰتِنَا يَجْحَدُونَ

Transliteration fa-ammā ʿādun fa-is'takbarū fī l-arḍi bighayri l-ḥaqi waqālū man ashaddu minnā quwwatan awalam yaraw anna l-laha alladhī khalaqahum huwa ashaddu min'hum quwwatan wakānū biāyātinā yajḥadūna

Tatar Әмма Гад кавеме һич хаксыз җир өстендә тәкәбберлек кылдылар, пәйгамбәрләргә каршы гаять олугъланып әйттеләр: "Бездән куәтлерәк кем бар, һичкем юк, ґәзаб килсә, куәтебез белән котылырбыз", – дип. Әйә алар күрмиләрме, дөреслектә аларны халык кылган Аллаһ алардан үлчәүсез дәрәҗәдә куәтледер. Ләкин алар Безнең аятьләребезне инкяр итүдән башканы белмиләр.

Verse 16

فَأَرْسَلْنَا عَلَيْهِمْ رِيحًا صَرْصَرًا فِىٓ أَيَّامٍ نَّحِسَاتٍ لِّنُذِيقَهُمْ عَذَابَ ٱلْخِزْىِ فِى ٱلْحَيَوٰةِ ٱلدُّنْيَا ۖ وَلَعَذَابُ ٱلْـَٔاخِرَةِ أَخْزَىٰ ۖ وَهُمْ لَا يُنصَرُونَ

Transliteration fa-arsalnā ʿalayhim rīḥan ṣarṣaran fī ayyāmin naḥisātin linudhīqahum ʿadhāba l-khiz'yi fī l-ḥayati l-dun'yā walaʿadhābu l-ākhirati akhzā wahum lā yunṣarūna

Tatar Без аларга бәхетсез көннәрдә яңгырсыз көчле җил җибәрдек, дөнья тереклегенең хур итүче ґәзабын татытмаклыгыбыз өчен, мактанучылар куәтләре белән җилгә каршы тора алмадылар, һәлак булдылар, әмма ахирәт ґәзабы хәсрәтлерәк вә катырактыр, анда аларга ярдәм бирелмәс.

Verse 17

وَأَمَّا ثَمُودُ فَهَدَيْنَـٰهُمْ فَٱسْتَحَبُّوا۟ ٱلْعَمَىٰ عَلَى ٱلْهُدَىٰ فَأَخَذَتْهُمْ صَـٰعِقَةُ ٱلْعَذَابِ ٱلْهُونِ بِمَا كَانُوا۟ يَكْسِبُونَ

Transliteration wa-ammā thamūdu fahadaynāhum fa-is'taḥabbū l-ʿamā ʿalā l-hudā fa-akhadhathum ṣāʿiqatu l-ʿadhābi l-hūni bimā kānū yaksibūna

Tatar Әмма Сәмуд кавеменә һидәятне ачык бәян иттек, алар исә иманлы булудан кәфер булуны артык күрделәр, аларны кәсеб иткән явызлыклары сәбәпле хур итүче каты ґәзаб тотты.

Verse 18

وَنَجَّيْنَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَكَانُوا۟ يَتَّقُونَ

Transliteration wanajjaynā alladhīna āmanū wakānū yattaqūna

Tatar Вә ул ґәзабтан иман китереп гөнаһлардан сакланучы хак мөэминнәрне коткардык.

Verse 19

وَيَوْمَ يُحْشَرُ أَعْدَآءُ ٱللَّهِ إِلَى ٱلنَّارِ فَهُمْ يُوزَعُونَ

Transliteration wayawma yuḥ'sharu aʿdāu l-lahi ilā l-nāri fahum yūzaʿūna

Tatar Аллаһ дошманнары җәһәннәмгә кертелсәләр, әүвәл кергәннәре туктап соңыннан кергәннәрне көтәрләр, бер-берсен күрсеннәр өчен.

Verse 20

حَتَّىٰٓ إِذَا مَا جَآءُوهَا شَهِدَ عَلَيْهِمْ سَمْعُهُمْ وَأَبْصَـٰرُهُمْ وَجُلُودُهُم بِمَا كَانُوا۟ يَعْمَلُونَ

Transliteration ḥattā idhā mā jāūhā shahida ʿalayhim samʿuhum wa-abṣāruhum wajulūduhum bimā kānū yaʿmalūna

Tatar Алар җәһәннәмгә кергәч, алар өстеннән хәтта колаклары, күзләре, вә тиреләре кылган бозык эшләреннән шәһадәт бирерләр.

Verse 21

وَقَالُوا۟ لِجُلُودِهِمْ لِمَ شَهِدتُّمْ عَلَيْنَا ۖ قَالُوٓا۟ أَنطَقَنَا ٱللَّهُ ٱلَّذِىٓ أَنطَقَ كُلَّ شَىْءٍ وَهُوَ خَلَقَكُمْ أَوَّلَ مَرَّةٍ وَإِلَيْهِ تُرْجَعُونَ

Transliteration waqālū lijulūdihim lima shahidttum ʿalaynā qālū anṭaqanā l-lahu alladhī anṭaqa kulla shayin wahuwa khalaqakum awwala marratin wa-ilayhi tur'jaʿūna

Tatar Алар үзләренең тиреләренә әйтерләр: "Ник сез безнең зарарыбызга шәһадәт бирәсез", – дип. Тиреләре әйтер: "Без сөйләгән сүзләрне Аллаһу тәгалә сөйләтте, вә Ул – Аллаһ әүвәл мәртәбәдә сезне халык кылды, каберләрегездән кубарылгач та шул Аллаһуга кайтырсыз", – дип.

Verse 22

وَمَا كُنتُمْ تَسْتَتِرُونَ أَن يَشْهَدَ عَلَيْكُمْ سَمْعُكُمْ وَلَآ أَبْصَـٰرُكُمْ وَلَا جُلُودُكُمْ وَلَـٰكِن ظَنَنتُمْ أَنَّ ٱللَّهَ لَا يَعْلَمُ كَثِيرًا مِّمَّا تَعْمَلُونَ

Transliteration wamā kuntum tastatirūna an yashhada ʿalaykum samʿukum walā abṣārukum walā julūdukum walākin ẓanantum anna l-laha lā yaʿlamu kathīran mimmā taʿmalūna

Tatar Сез дөньяда бозык эшләрне кешеләрдән яшереп качып эшләдегез, әмма" Аллаһудан һәм үзегезнең әгъзаларыннан яшерә алмадыгыз, һәм ул әгъзаларыгыздан кыямәт көнендә өстебездән торырлар вә безнең зарарга шәһадәт бирерләр дип уйлап карамадыгыз, ләкин сез кылган бозык эшләрегезнең күбрәген Аллаһ белмидер, дип уйладыгыз.

Verse 23

وَذَٰلِكُمْ ظَنُّكُمُ ٱلَّذِى ظَنَنتُم بِرَبِّكُمْ أَرْدَىٰكُمْ فَأَصْبَحْتُم مِّنَ ٱلْخَـٰسِرِينَ

Transliteration wadhālikum ẓannukumu alladhī ẓanantum birabbikum ardākum fa-aṣbaḥtum mina l-khāsirīna

Tatar Аллаһ безнең бозык эшләребезнең күбрәген белмидер дигән заныгыз бүген сезне һәлак итте, моның өчен хәсрәтләнүче вә кайгыручы булып әверелдегез.

Verse 24

فَإِن يَصْبِرُوا۟ فَٱلنَّارُ مَثْوًى لَّهُمْ ۖ وَإِن يَسْتَعْتِبُوا۟ فَمَا هُم مِّنَ ٱلْمُعْتَبِينَ

Transliteration fa-in yaṣbirū fal-nāru mathwan lahum wa-in yastaʿtibū famā hum mina l-muʿ'tabīna

Tatar Ул Коръән белән гамәл кылмаучылар, әгәр җәһәннәм ґәзабына чыдасалар, аларга утырачак урындыр, әгәр изге гамәлләр кылыр өчен дөньяга кайтарылуны сорасалар, алар дөньяга кайтарылачак түгелләр.

Verse 25

۞ وَقَيَّضْنَا لَهُمْ قُرَنَآءَ فَزَيَّنُوا۟ لَهُم مَّا بَيْنَ أَيْدِيهِمْ وَمَا خَلْفَهُمْ وَحَقَّ عَلَيْهِمُ ٱلْقَوْلُ فِىٓ أُمَمٍ قَدْ خَلَتْ مِن قَبْلِهِم مِّنَ ٱلْجِنِّ وَٱلْإِنسِ ۖ إِنَّهُمْ كَانُوا۟ خَـٰسِرِينَ

Transliteration waqayyaḍnā lahum quranāa fazayyanū lahum mā bayna aydīhim wamā khalfahum waḥaqqa ʿalayhimu l-qawlu fī umamin qad khalat min qablihim mina l-jini wal-insi innahum kānū khāsirīna

Tatar Коръән белән гамәл кылмаганнары өчен Без аларга шайтанны ирекле кылдык, шайтан аларны дөнья байлыгы белән алдаган кеби батыл дин, бидеґәт гамәлләр, хорафатлар белән дә алдады, ахирәттән мәхрүм итте, ґәзаб кылырбыз дигән сүзебез аларга лязем булды, болар да элек үтеп киткән Без һәлак иткән кешеләр вә җеннәр җөмләсеннәндерләр, инде алар барчасы мәңгегә ґәзаб белән хәсрәттә калучылардыр.

Verse 26

وَقَالَ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ لَا تَسْمَعُوا۟ لِهَـٰذَا ٱلْقُرْءَانِ وَٱلْغَوْا۟ فِيهِ لَعَلَّكُمْ تَغْلِبُونَ

Transliteration waqāla alladhīna kafarū lā tasmaʿū lihādhā l-qur'āni wal-ghaw fīhi laʿallakum taghlibūna

Tatar Коръән Кәримне кем генә укыса да, кәферләр әйтәләр: "Коръән сүзләренә колак салмагыз, тыңламагыз, Коръән укучыны укудан туктатыр өчен юк-бар сүзләр белән кычкырышып сөйләшегез", – дип.

Verse 27

فَلَنُذِيقَنَّ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ عَذَابًا شَدِيدًا وَلَنَجْزِيَنَّهُمْ أَسْوَأَ ٱلَّذِى كَانُوا۟ يَعْمَلُونَ

Transliteration falanudhīqanna alladhīna kafarū ʿadhāban shadīdan walanajziyannahum aswa-a alladhī kānū yaʿmalūna

Tatar Коръәнгә ышанмаучыларга һәм Коръән сүзләрен тыңламаучыларга, әлбәттә, каты ґәзабны татытырбыз, дәхи аларны кабахәт эшләренең кабихырагы белән җәзаларбыз.

Verse 28

ذَٰلِكَ جَزَآءُ أَعْدَآءِ ٱللَّهِ ٱلنَّارُ ۖ لَهُمْ فِيهَا دَارُ ٱلْخُلْدِ ۖ جَزَآءًۢ بِمَا كَانُوا۟ بِـَٔايَـٰتِنَا يَجْحَدُونَ

Transliteration dhālika jazāu aʿdāi l-lahi l-nāru lahum fīhā dāru l-khul'di jazāan bimā kānū biāyātinā yajḥadūna

Tatar Ошбу кабих җәза Аллаһ дошманнарына җәһәннәм утыдыр, анда алар өчен тора торган урын бардыр, Коръәнне инкяр итүләренең җәзасы шул булсын өчен.

Verse 29

وَقَالَ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ رَبَّنَآ أَرِنَا ٱلَّذَيْنِ أَضَلَّانَا مِنَ ٱلْجِنِّ وَٱلْإِنسِ نَجْعَلْهُمَا تَحْتَ أَقْدَامِنَا لِيَكُونَا مِنَ ٱلْأَسْفَلِينَ

Transliteration waqāla alladhīna kafarū rabbanā arinā alladhayni aḍallānā mina l-jini wal-insi najʿalhumā taḥta aqdāminā liyakūnā mina l-asfalīna

Tatar Уттагы кәферләр әйтерләр: "Ий Раббыбыз, безне хак диннән адаштыручы җеннәрне вә кешеләрне безгә күрсәтче, без аларны утта аяк астыбызга салып таптар идек, хәтта бездән дә катырак ґәзабта булсыннар өчен", – дип. Күрәсез, дөньяда азгынлыкта дус булган кешеләр, ахирәттә дус була алмаслар икән ләбаса.

Verse 30

إِنَّ ٱلَّذِينَ قَالُوا۟ رَبُّنَا ٱللَّهُ ثُمَّ ٱسْتَقَـٰمُوا۟ تَتَنَزَّلُ عَلَيْهِمُ ٱلْمَلَـٰٓئِكَةُ أَلَّا تَخَافُوا۟ وَلَا تَحْزَنُوا۟ وَأَبْشِرُوا۟ بِٱلْجَنَّةِ ٱلَّتِى كُنتُمْ تُوعَدُونَ

Transliteration inna alladhīna qālū rabbunā l-lahu thumma is'taqāmū tatanazzalu ʿalayhimu l-malāikatu allā takhāfū walā taḥzanū wa-abshirū bil-janati allatī kuntum tūʿadūna

Tatar Дөреслектә иман китергән кешеләр безнең тәрбиячебез Аллаһ, диярләр, соңра иманда, диндә һәм тормышта туры гадел булдылар, үлгән вакытларында аларга рәхмәт фәрештәләре иңәрләр, сез хак мөэминнәрсез, үлемнән вә ахирәттән курыкмагыз, һәм дөньяда калган якыннарыгыз өчен дә көенмәгез, бәлки үзегезгә вәгъдә ителгән җәннәт белән шатланыгыз, диярләр.

Verse 31

نَحْنُ أَوْلِيَآؤُكُمْ فِى ٱلْحَيَوٰةِ ٱلدُّنْيَا وَفِى ٱلْـَٔاخِرَةِ ۖ وَلَكُمْ فِيهَا مَا تَشْتَهِىٓ أَنفُسُكُمْ وَلَكُمْ فِيهَا مَا تَدَّعُونَ

Transliteration naḥnu awliyāukum fī l-ḥayati l-dun'yā wafī l-ākhirati walakum fīhā mā tashtahī anfusukum walakum fīhā mā taddaʿūna

Tatar Без сезнең белән дөньяда һәм ахирәттә дусларбыз, сезне адашып һәлак булуыгыздан сакларбыз, үзегезгә хәзерләнгән җәннәттә күңелләрегез ни теләсә шул булгучыдыр, дәхи анда сез ни сорасагыз шул бирелер.

Verse 32

نُزُلًا مِّنْ غَفُورٍ رَّحِيمٍ

Transliteration nuzulan min ghafūrin raḥīmin

Tatar Ярлыкап рәхмәт итүче Аллаһудан хәзерләнмеш төрле яхшы ризыклар булганы хәлдә.

Verse 33

وَمَنْ أَحْسَنُ قَوْلًا مِّمَّن دَعَآ إِلَى ٱللَّهِ وَعَمِلَ صَـٰلِحًا وَقَالَ إِنَّنِى مِنَ ٱلْمُسْلِمِينَ

Transliteration waman aḥsanu qawlan mimman daʿā ilā l-lahi waʿamila ṣāliḥan waqāla innanī mina l-mus'limīna

Tatar Ислам динендә, Коръән юлында файдалы эшләрне, изге гамәлләрне кылганы хәлдә Аллаһуга иман китерергә һәм ислам динен кабул итәргә кешеләрне чакыручы мөселманның сүзеннән дә күркәмрәк файдалырак сүз булырмы, һәм ул һәркайда әйтәдер: мин мөселман, бу эшләрне эшләргә мин бурычлымын, дип. Ягъни бу эш һәр мөселманның бурычыдыр.

Verse 34

وَلَا تَسْتَوِى ٱلْحَسَنَةُ وَلَا ٱلسَّيِّئَةُ ۚ ٱدْفَعْ بِٱلَّتِى هِىَ أَحْسَنُ فَإِذَا ٱلَّذِى بَيْنَكَ وَبَيْنَهُۥ عَدَٰوَةٌ كَأَنَّهُۥ وَلِىٌّ حَمِيمٌ

Transliteration walā tastawī l-ḥasanatu walā l-sayi-atu id'faʿ bi-allatī hiya aḥsanu fa-idhā alladhī baynaka wabaynahu ʿadāwatun ka-annahu waliyyun ḥamīmun

Tatar Яхшылык белән явызлык бертигез булмаслар, чөнки яхшылыкка файда һәм сәваб бар, явызлыкка зарар һәм ґәзаб бар. Әгәр сиңа берәү явызлык кылса, син аңа җавап итеп яхшылык кыл, ул кеше сиңа явызлыкны дошманлык илә кыладыр, әмма син сабыр ит һәм дә аның явызлыгына карты һәрвакыт изгелек ит, соңра ул синдә явызлыкның юклыгын белеп, явызлык итүеннән туктар һәм тәүбә итеп синнән гафу сорар, аннары бер-берегезгә якын дус булырсыз.

Verse 35

وَمَا يُلَقَّىٰهَآ إِلَّا ٱلَّذِينَ صَبَرُوا۟ وَمَا يُلَقَّىٰهَآ إِلَّا ذُو حَظٍّ عَظِيمٍ

Transliteration wamā yulaqqāhā illā alladhīna ṣabarū wamā yulaqqāhā illā dhū ḥaẓẓin ʿaẓīmin

Tatar Ләкин бу эшне һәр кеше эшли алмас, мәгәр көчле иманлы, чын сабырлы мөэминнәр генә эшли алырлар, вә явызлыкка каршы изгелек итү һәрбер кешегә бирелмәс, мәгәр олугъ бәхетле кешегә генә бирелер.

Verse 36

وَإِمَّا يَنزَغَنَّكَ مِنَ ٱلشَّيْطَـٰنِ نَزْغٌ فَٱسْتَعِذْ بِٱللَّهِ ۖ إِنَّهُۥ هُوَ ٱلسَّمِيعُ ٱلْعَلِيمُ

Transliteration wa-immā yanzaghannaka mina l-shayṭāni nazghun fa-is'taʿidh bil-lahi innahu huwa l-samīʿu l-ʿalīmu

Tatar Әгәр явызлык итүчегә изгелек итәргә шайтан сиңа ирек бирмәсә, шайтанның шәреннән Аллаһуга сыгын, Ул сине шайтан вәсвәсәсеннән саклар, аннары явызлыкка каршы изгелек итә алырсың. Бит Ул – Аллаһ ишетүче вә белүчедер.

Verse 37

وَمِنْ ءَايَـٰتِهِ ٱلَّيْلُ وَٱلنَّهَارُ وَٱلشَّمْسُ وَٱلْقَمَرُ ۚ لَا تَسْجُدُوا۟ لِلشَّمْسِ وَلَا لِلْقَمَرِ وَٱسْجُدُوا۟ لِلَّهِ ٱلَّذِى خَلَقَهُنَّ إِن كُنتُمْ إِيَّاهُ تَعْبُدُونَ

Transliteration wamin āyātihi al-laylu wal-nahāru wal-shamsu wal-qamaru lā tasjudū lilshamsi walā lil'qamari wa-us'judū lillahi alladhī khalaqahunna in kuntum iyyāhu taʿbudūna

Tatar Төннең вә көннең яратылышы, кояш вә айның төзелеше һәм хәрәкәтләре Аллаһуның кодрәтенә вә берлегенә дәлаләт итә торган галәмәтләрдәндер, ий кешеләр, кояшка вә айга сәҗдә кылмагыз, чөнки алар да сезнең кеби мәхлукләрдер, бәлки барча нәрсәне халык кылучы Аллаһуга сәҗдә кылыгыз, әгәр сез Аллаһуга гына гыйбадәт итә торган булсагыз?

Verse 38

فَإِنِ ٱسْتَكْبَرُوا۟ فَٱلَّذِينَ عِندَ رَبِّكَ يُسَبِّحُونَ لَهُۥ بِٱلَّيْلِ وَٱلنَّهَارِ وَهُمْ لَا يَسْـَٔمُونَ ۩

Transliteration fa-ini is'takbarū fa-alladhīna ʿinda rabbika yusabbiḥūna lahu bi-al-layli wal-nahāri wahum lā yasamūna

Tatar Әгәр кире кешеләр Аллаһуга гыйбадәт кылырга тәкәбберләнсәләр, алар өчен кайгырма, Раббың хозурында булган хөрмәтле фәрештәләр вә Аллаһуның рәхмәтенә якын булган мөэминнәр көндезләрен вә кичәләрен Аңа тәсбихләр әйтәләр, алар тәсбих әйтүдән һич тә арымаслар.

Verse 39

وَمِنْ ءَايَـٰتِهِۦٓ أَنَّكَ تَرَى ٱلْأَرْضَ خَـٰشِعَةً فَإِذَآ أَنزَلْنَا عَلَيْهَا ٱلْمَآءَ ٱهْتَزَّتْ وَرَبَتْ ۚ إِنَّ ٱلَّذِىٓ أَحْيَاهَا لَمُحْىِ ٱلْمَوْتَىٰٓ ۚ إِنَّهُۥ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ قَدِيرٌ

Transliteration wamin āyātihi annaka tarā l-arḍa khāshiʿatan fa-idhā anzalnā ʿalayhā l-māa ih'tazzat warabat inna alladhī aḥyāhā lamuḥ'yī l-mawtā innahu ʿalā kulli shayin qadīrun

Tatar Әлбәттә күрәсең, корыган үләнсез җиргә күктән су иңдерсәк үлгән җир терелеп яшәрәдер, шул хәлдә үлгән җирне тергезүче Аллаһ, әлбәттә, үлгән кешеләрне тергезәчәктер, Аның һәрнәрсәгә көче җитәдер.

Verse 40

إِنَّ ٱلَّذِينَ يُلْحِدُونَ فِىٓ ءَايَـٰتِنَا لَا يَخْفَوْنَ عَلَيْنَآ ۗ أَفَمَن يُلْقَىٰ فِى ٱلنَّارِ خَيْرٌ أَم مَّن يَأْتِىٓ ءَامِنًا يَوْمَ ٱلْقِيَـٰمَةِ ۚ ٱعْمَلُوا۟ مَا شِئْتُمْ ۖ إِنَّهُۥ بِمَا تَعْمَلُونَ بَصِيرٌ

Transliteration inna alladhīna yul'ḥidūna fī āyātinā lā yakhfawna ʿalaynā afaman yul'qā fī l-nāri khayrun am man yatī āminan yawma l-qiyāmati iʿ'malū mā shi'tum innahu bimā taʿmalūna baṣīrun

Tatar Безнең аятьләребезне ялган дип уйлаучылар хак юлдан чыгарлар, ягъни хак юлны тапмаслар. Алар ничек тә Бездән яшеренә алмаслар. Кыямәт көнендә утка ташланган кешенең хәле яхшы булырмы? Яки кыямәт көнне һәр куркынычтан вә ґәзабтан имин булган кешенең хәле яхшы булырмы? Инде теләгәнегезне кылыгыз, ягъни теләсәгез Коръән күрсәткән юлны ташлап мәңгегә утка керергә хәзерләнегез, яки теләсәгез Коръән күрсәткән хак юл белән барып җәннәткә мәңгегә керергә хәзерләнегез! Ул – Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдар, яхшы күрәдер.

Verse 41

إِنَّ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ بِٱلذِّكْرِ لَمَّا جَآءَهُمْ ۖ وَإِنَّهُۥ لَكِتَـٰبٌ عَزِيزٌ

Transliteration inna alladhīna kafarū bil-dhik'ri lammā jāahum wa-innahu lakitābun ʿazīzun

Tatar Аллаһудан Коръән килгәннән соң Коръәннең хөкемнәрен вә вәгазьләрен инкяр итүчеләр тиешле җәзаны алырлар. Бит ул Коръән бик көчле вә файдалы, мисалы юк бер хак китаптыр.

Verse 42

لَّا يَأْتِيهِ ٱلْبَـٰطِلُ مِنۢ بَيْنِ يَدَيْهِ وَلَا مِنْ خَلْفِهِۦ ۖ تَنزِيلٌ مِّنْ حَكِيمٍ حَمِيدٍ

Transliteration lā yatīhi l-bāṭilu min bayni yadayhi walā min khalfihi tanzīlun min ḥakīmin ḥamīdin

Tatar Ул Коръәннең алдыннан да вә артыннан да батыл килмәс, ягъни Коръән иңгән елларда да, хәзерге көндә дә Коръән Кәримне вә аның хөкемнәрен, вәгазьләрен юкка чыгара торган көч вә куәт дөньяда табылмады һәм табылмас. Ул Коръән эшендә гадел хәким сүзендә вә фигылендә мактаулы булган Аллаһудан иңдерелмештер.

Verse 43

مَّا يُقَالُ لَكَ إِلَّا مَا قَدْ قِيلَ لِلرُّسُلِ مِن قَبْلِكَ ۚ إِنَّ رَبَّكَ لَذُو مَغْفِرَةٍ وَذُو عِقَابٍ أَلِيمٍ

Transliteration mā yuqālu laka illā mā qad qīla lilrrusuli min qablika inna rabbaka ladhū maghfiratin wadhū ʿiqābin alīmin

Tatar Ий Мухәммәд г-м, сиңа башка сүз әйтелмидер, мәгәр синнән элекке пәйгамбәрләргә әйтелгән сүзләр генә әйтеләдер, синең Раббың мөэминнәрне ярлыкаучы вә кәферләрдән каты рәнҗеткүче ґәзаб белән үч алу иясе.

Verse 44

وَلَوْ جَعَلْنَـٰهُ قُرْءَانًا أَعْجَمِيًّا لَّقَالُوا۟ لَوْلَا فُصِّلَتْ ءَايَـٰتُهُۥٓ ۖ ءَا۬عْجَمِىٌّ وَعَرَبِىٌّ ۗ قُلْ هُوَ لِلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ هُدًى وَشِفَآءٌ ۖ وَٱلَّذِينَ لَا يُؤْمِنُونَ فِىٓ ءَاذَانِهِمْ وَقْرٌ وَهُوَ عَلَيْهِمْ عَمًى ۚ أُو۟لَـٰٓئِكَ يُنَادَوْنَ مِن مَّكَانٍۭ بَعِيدٍ

Transliteration walaw jaʿalnāhu qur'ānan aʿjamiyyan laqālū lawlā fuṣṣilat āyātuhu āʿ'jamiyyun waʿarabiyyun qul huwa lilladhīna āmanū hudan washifāon wa-alladhīna lā yu'minūna fī ādhānihim waqrun wahuwa ʿalayhim ʿaman ulāika yunādawna min makānin baʿīdin

Tatar Әгәр Без Коръәнне гарәб теленнән башка телдә кылсак иде, әлбәттә әйтерләр иде: "Ни булыр иде бу Коръәннең аятьләре без аңлый торган гарәб телендә бәян ителгән булса, пәйгамбәр үзе гарәб китабы башка телдә, дип, янә инкярләрен арттырыр иделәр. Син әйт: "Ул Коръән иман китергән хак мөэминнәргә ышанычлы туры юлдыр вә күңелдәге мөшриклек, монафикълык вә наданлык чирләренә шифадыр. Әмма Коръәнгә яки аның хөкемнәренә ышанмаучыларның колакларында саңгыраулык бар ки, инде алар ишетмәсләр, вә Коръән аларга сукырлыктыр ки, Коръән күрсәткән хак юлны күрмәсләр, ул кәферләрнең ишетмәүдә вә күрмәүдә мисаллары бик ерактагы кеше кебиләрдер, ул ерактагы кешегә кычкырып сөйләсәң дә ишетмәс, вә ишарә итеп күрсәтсәң күрмәс.

Verse 45

وَلَقَدْ ءَاتَيْنَا مُوسَى ٱلْكِتَـٰبَ فَٱخْتُلِفَ فِيهِ ۗ وَلَوْلَا كَلِمَةٌ سَبَقَتْ مِن رَّبِّكَ لَقُضِىَ بَيْنَهُمْ ۚ وَإِنَّهُمْ لَفِى شَكٍّ مِّنْهُ مُرِيبٍ

Transliteration walaqad ātaynā mūsā l-kitāba fa-ukh'tulifa fīhi walawlā kalimatun sabaqat min rabbika laquḍiya baynahum wa-innahum lafī shakkin min'hu murībin

Tatar Тәхкыйк Без Мусага Тәүрат бирдек, ул китап турында ихтыйлаф ителде бәгъзеләре ышанды, бәгъзеләре ышанмады. Әгәр Коръәнне ялганга тотучылардан ґәзабны кичектерү белән Раббыңның вәгъдәсе булмаса иде, әлбәттә, Аллаһ хөкеме араларында ґәзаб белән тәмам булыр иде. Алар, әлбәттә, Коръәннән шикләнәләр вә аның хаклыгыннан авышалар.

Verse 46

مَّنْ عَمِلَ صَـٰلِحًا فَلِنَفْسِهِۦ ۖ وَمَنْ أَسَآءَ فَعَلَيْهَا ۗ وَمَا رَبُّكَ بِظَلَّـٰمٍ لِّلْعَبِيدِ

Transliteration man ʿamila ṣāliḥan falinafsihi waman asāa faʿalayhā wamā rabbuka biẓallāmin lil'ʿabīdi

Tatar Берәү Коръән юлыннан барып Аллаһ ризалыгы өчен генә изге гамәлләр кылса, файдасы, әлбәттә, үзенәдер, вә берәү Коръән юлын ташлап шайтан юлыннан барып, бозык эшләр кылса, зарары, әлбәттә, үзенәдер, синең Раббың бәндәләренә золым итүче түгел, әмма кешеләр үз-үзләренә золым итәләр.

Verse 47

۞ إِلَيْهِ يُرَدُّ عِلْمُ ٱلسَّاعَةِ ۚ وَمَا تَخْرُجُ مِن ثَمَرَٰتٍ مِّنْ أَكْمَامِهَا وَمَا تَحْمِلُ مِنْ أُنثَىٰ وَلَا تَضَعُ إِلَّا بِعِلْمِهِۦ ۚ وَيَوْمَ يُنَادِيهِمْ أَيْنَ شُرَكَآءِى قَالُوٓا۟ ءَاذَنَّـٰكَ مَا مِنَّا مِن شَهِيدٍ

Transliteration ilayhi yuraddu ʿil'mu l-sāʿati wamā takhruju min thamarātin min akmāmihā wamā taḥmilu min unthā walā taḍaʿu illā biʿil'mihi wayawma yunādīhim ayna shurakāī qālū ādhannāka mā minnā min shahīdin

Tatar Кыямәтнең кайчан булачагын белү Аллаһуга кайтарылыр, вә чәчәктән бер җимеш чыкмас, вә һичбер хатын балага йөкле булмас вә баласын тудырмас, мәгәр бу эшләр бар да Аллаһ белеме, Аның ярдәме илә булыр. Кыямәт көнне Аллаһ мөшрикләргә нида кылып әйтер: "Кая Миңа тиң кылган сынымнарыгыз?" Мөшрикләр әйтерләр: "Ий Раббыбыз, без инде хәбәр бирдек, Синең шәригең-тиңдәшең барлыгына безләрдән һичкем шаһит булачак түгелдер".

Verse 48

وَضَلَّ عَنْهُم مَّا كَانُوا۟ يَدْعُونَ مِن قَبْلُ ۖ وَظَنُّوا۟ مَا لَهُم مِّن مَّحِيصٍ

Transliteration waḍalla ʿanhum mā kānū yadʿūna min qablu waẓannū mā lahum min maḥīṣin

Tatar Дөньяда гыйбадәт кылган сынымнары ахирәттә үзләреннән гаиб булыр, үзләренә күренмәс, вә ул мөшрикләр шул вакытта белерләр качып котылырга урын юклыгын.

Verse 49

لَّا يَسْـَٔمُ ٱلْإِنسَـٰنُ مِن دُعَآءِ ٱلْخَيْرِ وَإِن مَّسَّهُ ٱلشَّرُّ فَيَـُٔوسٌ قَنُوطٌ

Transliteration lā yasamu l-insānu min duʿāi l-khayri wa-in massahu l-sharu fayaūsun qanūṭun

Tatar Кеше Аллаһудан дөнья кирәген, сәламәтлек, тынычлык, байлык вә шатлык, бәхет кебиләрне сораудан туктамый һәм сораудан ялыкмый, әгәр аны бәла-казалар тотса, тормышының шатлыгы китсә, Аллаһуның рәхмәтеннән өметен кисә, сабыр итми, шөкер дә итми һәм ґәеп үземдәдер дип тәүбә итми һәм Аллаһудан гафу да сорамый. Шулай итеп, Аллаһудан үзеннән-үзе бизә.

Verse 50

وَلَئِنْ أَذَقْنَـٰهُ رَحْمَةً مِّنَّا مِنۢ بَعْدِ ضَرَّآءَ مَسَّتْهُ لَيَقُولَنَّ هَـٰذَا لِى وَمَآ أَظُنُّ ٱلسَّاعَةَ قَآئِمَةً وَلَئِن رُّجِعْتُ إِلَىٰ رَبِّىٓ إِنَّ لِى عِندَهُۥ لَلْحُسْنَىٰ ۚ فَلَنُنَبِّئَنَّ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ بِمَا عَمِلُوا۟ وَلَنُذِيقَنَّهُم مِّنْ عَذَابٍ غَلِيظٍ

Transliteration wala-in adhaqnāhu raḥmatan minnā min baʿdi ḍarrāa massathu layaqūlanna hādhā lī wamā aẓunnu l-sāʿata qāimatan wala-in rujiʿ'tu ilā rabbī inna lī ʿindahu lalḥus'nā falanunabbi-anna alladhīna kafarū bimā ʿamilū walanudhīqannahum min ʿadhābin ghalīẓin

Tatar Әгәр ул кәфергә бәла-казадан соң рәхмәтебездән татытсак, ягъни сәламәтлек, байлык бирсәк, ул әйтәдер: болар бар да үзем кәсеп итеп булдырган уз нәрсәләрем, дип. Дәхи кыямәт булыр дип тә уйламыйм, әгәр кыямәт булып Раббыма кайтарылсам, Аның хозурында миңа дөньяныкыннан артыграк нигъмәтләр булыр, дип мактанадыр. Хакны инкяр итүче кәферләрнең эшләгән кабахәт эшләрен, әлбәттә, үзләренә күрсәтербез һәм аларга каты ґәзаб татытырбыз.

Verse 51

وَإِذَآ أَنْعَمْنَا عَلَى ٱلْإِنسَـٰنِ أَعْرَضَ وَنَـَٔا بِجَانِبِهِۦ وَإِذَا مَسَّهُ ٱلشَّرُّ فَذُو دُعَآءٍ عَرِيضٍ

Transliteration wa-idhā anʿamnā ʿalā l-insāni aʿraḍa wanaā bijānibihi wa-idhā massahu l-sharu fadhū duʿāin ʿarīḍin

Tatar Әгәр кешегә рәхмәт кылып нигъмәтләр бирсәк, аның Шөкереннән вә Аллаһуга гыйбадәт кылудан баш тартыр, вә тәкәбберләнеп Аллаһуга дога кылудан ерак булыр, әгәр аңа нәфесе яратмаган авырлыклар килсә, шул вакытта ул Аллаһудан күп сораучы булып әверелә.

Verse 52

قُلْ أَرَءَيْتُمْ إِن كَانَ مِنْ عِندِ ٱللَّهِ ثُمَّ كَفَرْتُم بِهِۦ مَنْ أَضَلُّ مِمَّنْ هُوَ فِى شِقَاقٍۭ بَعِيدٍ

Transliteration qul ara-aytum in kāna min ʿindi l-lahi thumma kafartum bihi man aḍallu mimman huwa fī shiqāqin baʿīdin

Tatar Коръәнгә ышанмаучыларга әйт: "Беләсезме, Коръән Аллаһудан иңдерелгән булып та соңра сез Коръәнгә иман китермәсәгез, миңа хәбәр бирегез, Коръәннән сукыр вә аңардан ерак булган кешедән дә адашучырак вә азгынрак кеше бармы?"

Verse 53

سَنُرِيهِمْ ءَايَـٰتِنَا فِى ٱلْـَٔافَاقِ وَفِىٓ أَنفُسِهِمْ حَتَّىٰ يَتَبَيَّنَ لَهُمْ أَنَّهُ ٱلْحَقُّ ۗ أَوَلَمْ يَكْفِ بِرَبِّكَ أَنَّهُۥ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ شَهِيدٌ

Transliteration sanurīhim āyātinā fī l-āfāqi wafī anfusihim ḥattā yatabayyana lahum annahu l-ḥaqu awalam yakfi birabbika annahu ʿalā kulli shayin shahīdun

Tatar Безнең кодрәтебезгә вә берлегебезгә дәлаләт иткән ачык вә көчле галәмәтләребезне, бөтен галәм төзелешенең хәлләреннән кешеләргә күрсәтербез, вә кешеләрнең яртылашы Аллаһ эше икәнлеген үзләренең төзелешеннән күрсәтербез, хәтта ачыкланганга чаклы Аллаһу тәгаләнең хаклыгы һәм бер генә икәнлеге вә Коръән Аллаһ китабы вә Мухәммәд г-м Аллаһуның расүле икәнлеге ачыкланганга чаклы. Әйә һәрнәрсәгә шаһит булырга синең Раббың җитмиме?

Verse 54

أَلَآ إِنَّهُمْ فِى مِرْيَةٍ مِّن لِّقَآءِ رَبِّهِمْ ۗ أَلَآ إِنَّهُۥ بِكُلِّ شَىْءٍ مُّحِيطٌۢ

Transliteration alā innahum fī mir'yatin min liqāi rabbihim alā innahu bikulli shayin muḥīṭun

Tatar Әгаһ булыгыз, күп кешеләр кубарылып Раббылары хозурына барачакларына шикләнмәктәдер, Әгаһ булыгыз, Ул – Аллаһ белеме вә кодрәте белән чолгап алучыдыр.

Read Surah Fussilat in another language

All languages

All 114 surahs in Tatar: the Qur’an in Tatar.

Learn it in MyDugsi

Tatar translation: Tatar, from Quran.com. Transliteration: Quran.com. Recitation: Mishary Alafasy, from EveryAyah.com. MyDugsi is a learning aid, not a replacement for a qualified teacher.