Surah At-Tur in Tatar: translation and audio
Surah 52 · الطور · The Mount · 49 verses
Surah At-Tur verse by verse: the Arabic with a recitation you can repeat, the transliteration, and the Tatar translation by Tatar. For the meaning of every word, see Surah At-Tur word by word in English.
Verse 1
وَٱلطُّورِ
Transliteration wal-ṭūri
Tatar Тур тавы белән
Verse 2
وَكِتَـٰبٍ مَّسْطُورٍ
Transliteration wakitābin masṭūrin
Tatar вә язылмыш Коръән яки гамәл дәфтәре белән
Verse 3
فِى رَقٍّ مَّنشُورٍ
Transliteration fī raqqin manshūrin
Tatar ул Коръән юка тиредән ясалган тире битләренә язылган.
Verse 4
وَٱلْبَيْتِ ٱلْمَعْمُورِ
Transliteration wal-bayti l-maʿmūri
Tatar дәхи кешеләр таваф итә торган Кәгъбә яки фәрештәләр таваф итә торган Кәгъбә турысында күктәге бер бина белән
Verse 5
وَٱلسَّقْفِ ٱلْمَرْفُوعِ
Transliteration wal-saqfi l-marfūʿi
Tatar вә югары күтәрелгән күк белән
Verse 6
وَٱلْبَحْرِ ٱلْمَسْجُورِ
Transliteration wal-baḥri l-masjūri
Tatar дәхи ґәзаб өчен хәзерләнгән ахирәттәге ут диңгезе белән ант итеп әйтәмен.
Verse 7
إِنَّ عَذَابَ رَبِّكَ لَوَٰقِعٌ
Transliteration inna ʿadhāba rabbika lawāqiʿun
Tatar Тәхкыйк Раббыңның ґәзабы вакыйга булучыдыр, ягъни әлбәттә, булачактыр.
Verse 8
مَّا لَهُۥ مِن دَافِعٍ
Transliteration mā lahu min dāfiʿin
Tatar Бу ґәзабны кире җибәрүче һич юктыр.
Verse 9
يَوْمَ تَمُورُ ٱلسَّمَآءُ مَوْرًا
Transliteration yawma tamūru l-samāu mawran
Tatar Аллаһуның ґәзабы вакыйга булыр күк каты әйләнеп каты селкенгән көндә.
Verse 10
وَتَسِيرُ ٱلْجِبَالُ سَيْرًا
Transliteration watasīru l-jibālu sayran
Tatar Вә таулар каты йөргән көндә.
Verse 11
فَوَيْلٌ يَوْمَئِذٍ لِّلْمُكَذِّبِينَ
Transliteration fawaylun yawma-idhin lil'mukadhibīna
Tatar Ни үкенеч һәм ачы хәсрәт каты ґәзабтыр ул көндә Коръәнне ялган диючеләргә яки аның белән гамәл кылмаучыларга.
Verse 12
ٱلَّذِينَ هُمْ فِى خَوْضٍ يَلْعَبُونَ
Transliteration alladhīna hum fī khawḍin yalʿabūna
Tatar Алар хакны инкяр итеп, бозык эшләрне эшләү белән һәм ялган сөйләү белән уйнаучылардыр.
Verse 13
يَوْمَ يُدَعُّونَ إِلَىٰ نَارِ جَهَنَّمَ دَعًّا
Transliteration yawma yudaʿʿūna ilā nāri jahannama daʿʿan
Tatar Ул көндә куллары-аяклары богауланып җәһәннәмгә өстерәлерләр.
Verse 14
هَـٰذِهِ ٱلنَّارُ ٱلَّتِى كُنتُم بِهَا تُكَذِّبُونَ
Transliteration hādhihi l-nāru allatī kuntum bihā tukadhibūna
Tatar Вә аларга әйтелер: "Бу ут – сез аны ялганга тоткан идегез,
Verse 15
أَفَسِحْرٌ هَـٰذَآ أَمْ أَنتُمْ لَا تُبْصِرُونَ
Transliteration afasiḥ'run hādhā am antum lā tub'ṣirūna
Tatar сез дөньяда вакытта Коръәнне сихер диядер идегез, бу ут ґәзабы да сихермы? Әллә ут ґәзабын күрмисезме? Бик яхшы күрәсез, ләкин дөньяда хакны күрергә теләмәдегез.
Verse 16
ٱصْلَوْهَا فَٱصْبِرُوٓا۟ أَوْ لَا تَصْبِرُوا۟ سَوَآءٌ عَلَيْكُمْ ۖ إِنَّمَا تُجْزَوْنَ مَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ
Transliteration iṣ'lawhā fa-iṣ'birū aw lā taṣbirū sawāon ʿalaykum innamā tuj'zawna mā kuntum taʿmalūna
Tatar Инде керегез ул утка һәм ґәзабын татыгыз! Кирәк – чыдагыз, кирәк – чыдамагыз – сезнең өчен бертигездер ґәзабыгыз җиңеләймәс, сез фәкать кылган явызлыгыгыз өчен җәзаланырсыз", – дип.
Verse 17
إِنَّ ٱلْمُتَّقِينَ فِى جَنَّـٰتٍ وَنَعِيمٍ
Transliteration inna l-mutaqīna fī jannātin wanaʿīmin
Tatar Тәхкыйк Аллаһуга вә расүлгә итагать итүче тәкъва мөэминнәр җәннәтләрдә һәм нигъмәтләр эчендәдерләр.
Verse 18
فَـٰكِهِينَ بِمَآ ءَاتَىٰهُمْ رَبُّهُمْ وَوَقَىٰهُمْ رَبُّهُمْ عَذَابَ ٱلْجَحِيمِ
Transliteration fākihīna bimā ātāhum rabbuhum wawaqāhum rabbuhum ʿadhāba l-jaḥīmi
Tatar Раббиларының биргән нигъмәтләренә шатланган хәлдә, Раббылары саклар аларны җәһәннәм ґәзабыннан.
Verse 19
كُلُوا۟ وَٱشْرَبُوا۟ هَنِيٓـًٔۢا بِمَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ
Transliteration kulū wa-ish'rabū hanīan bimā kuntum taʿmalūna
Tatar Ашагыз вә эчегез тыныч вә мәшәкатьсез генә тәкъвалык белән кылган гамәлләрегез өчен.
Verse 20
مُتَّكِـِٔينَ عَلَىٰ سُرُرٍ مَّصْفُوفَةٍ ۖ وَزَوَّجْنَـٰهُم بِحُورٍ عِينٍ
Transliteration muttakiīna ʿalā sururin maṣfūfatin wazawwajnāhum biḥūrin ʿīnin
Tatar Алар тезелеп куелган зиннәтле диваннарда рәхәтләнеп утырырлар. Вә Без аларны ак йөзле, кара зур күзле хур кызларына ир кылырбыз.
Verse 21
وَٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَٱتَّبَعَتْهُمْ ذُرِّيَّتُهُم بِإِيمَـٰنٍ أَلْحَقْنَا بِهِمْ ذُرِّيَّتَهُمْ وَمَآ أَلَتْنَـٰهُم مِّنْ عَمَلِهِم مِّن شَىْءٍ ۚ كُلُّ ٱمْرِئٍۭ بِمَا كَسَبَ رَهِينٌ
Transliteration wa-alladhīna āmanū wa-ittabaʿathum dhurriyyatuhum biīmānin alḥaqnā bihim dhurriyyatahum wamā alatnāhum min ʿamalihim min shayin kullu im'ri-in bimā kasaba rahīnun
Tatar Иман китереп Ислам динен тотучы хак мөэминнәрнең балалары дин тотуда хак диндә булган аталарына иярделәр – Без аларны аталарына ияртеп җәннәткә кертербез, җәннәттә бергә булырлар, гәрчә дәрәҗәләре аталарыныкыннан түбән булса да, аталарының гамәленнән һичнәрсәне киметмәдек, ягъни аталарын балаларының дәрәҗәсенә төшермәдек бәлки балаларын аталарының дәрәҗәсенә күтәрдек. Һәрбер кеше кылган эше бәрабәрендә җавапка калучыдыр.
Verse 22
وَأَمْدَدْنَـٰهُم بِفَـٰكِهَةٍ وَلَحْمٍ مِّمَّا يَشْتَهُونَ
Transliteration wa-amdadnāhum bifākihatin walaḥmin mimmā yashtahūna
Tatar Янә ул тәкъва мөэминнәргә башка нигъмәтләр өстенә арттырдык җимешләрнең вә итләрнең үзләре теләгәнен.
Verse 23
يَتَنَـٰزَعُونَ فِيهَا كَأْسًا لَّا لَغْوٌ فِيهَا وَلَا تَأْثِيمٌ
Transliteration yatanāzaʿūna fīhā kasan lā laghwun fīhā walā tathīmun
Tatar Вә бер-берсенә кәсәләрен бирерләр, ул тәмле суларны эчкәч, кирәкмәгән сүзләрне сөйләү булмас һәм гөнаһлы эшләрне эшләргә теләк тә булмас.
Verse 24
۞ وَيَطُوفُ عَلَيْهِمْ غِلْمَانٌ لَّهُمْ كَأَنَّهُمْ لُؤْلُؤٌ مَّكْنُونٌ
Transliteration wayaṭūfu ʿalayhim ghil'mānun lahum ka-annahum lu'lu-on maknūnun
Tatar Алар тирәсендә энҗе дәнәләре кеби хезмәтче егетләр йөрерләр.
Verse 25
وَأَقْبَلَ بَعْضُهُمْ عَلَىٰ بَعْضٍ يَتَسَآءَلُونَ
Transliteration wa-aqbala baʿḍuhum ʿalā baʿḍin yatasāalūna
Tatar Вә ул җәннәт әһелләре бер-берсенә каршы килеп бу бөек дәрәҗәгә нинди сәбәп белән ирештегез, дип сорашырлар.
Verse 26
قَالُوٓا۟ إِنَّا كُنَّا قَبْلُ فِىٓ أَهْلِنَا مُشْفِقِينَ
Transliteration qālū innā kunnā qablu fī ahlinā mush'fiqīna
Tatar Җавап итеп әйтерләр: "Без дөньяда әһелебез арасында Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланадыр идек.
Verse 27
فَمَنَّ ٱللَّهُ عَلَيْنَا وَوَقَىٰنَا عَذَابَ ٱلسَّمُومِ
Transliteration famanna l-lahu ʿalaynā wawaqānā ʿadhāba l-samūmi
Tatar Аллаһ безгә рәхмәт кылды вә бу дәрәҗәләрне бирде һәм эчке әгъзаларга үткүче ут ґәзабыннан безне саклады.
Verse 28
إِنَّا كُنَّا مِن قَبْلُ نَدْعُوهُ ۖ إِنَّهُۥ هُوَ ٱلْبَرُّ ٱلرَّحِيمُ
Transliteration innā kunnā min qablu nadʿūhu innahu huwa l-baru l-raḥīmu
Tatar Тәхкыйк без дөньяда Ул – Аллаһуга гыйбадәт кылыр идек һәм ут ґәзабыннан сакла, дип, дога кылыр идек, тәхкыйк Ул – Аллаһ изгелекле һәм дә рәхимледер.
Verse 29
فَذَكِّرْ فَمَآ أَنتَ بِنِعْمَتِ رَبِّكَ بِكَاهِنٍ وَلَا مَجْنُونٍ
Transliteration fadhakkir famā anta biniʿ'mati rabbika bikāhinin walā majnūnin
Tatar Инде син кәферләргә, мөшрикләргә һәм монафикъларга Коръән белән сөйлә, яхшылап төшендер, әлбәттә, син Раббыңның нигъмәте вә рәхмәте сәбәпле Аллаһудан килгән вәхий белән сөйләүче хак пәйгамбәрсең, вәхийдән башка гаептән хәбәр бирүче күрәзәче түгелсең һәм дивана да түгелсең.
Verse 30
أَمْ يَقُولُونَ شَاعِرٌ نَّتَرَبَّصُ بِهِۦ رَيْبَ ٱلْمَنُونِ
Transliteration am yaqūlūna shāʿirun natarabbaṣu bihi rayba l-manūni
Tatar Әллә әйтәләрме ул пәйгамбәр түгел, шагыйрь, без аның хакында бер вакыйга көтәбез дип. Мөшрикләр: "Атасы яшьли үлде, Мухәммәд тә яшьли үләр, аннары сәхабәләре таралыр", – дип көтәләр иде.
Verse 31
قُلْ تَرَبَّصُوا۟ فَإِنِّى مَعَكُم مِّنَ ٱلْمُتَرَبِّصِينَ
Transliteration qul tarabbaṣū fa-innī maʿakum mina l-mutarabiṣīna
Tatar Әйт аларга: "Көтегез, ий мөшрикләр, мин дә сезнең белән бергә Аллаһудан сезгә ґәзаб килгәнне көтүчемен", – дип.
Verse 32
أَمْ تَأْمُرُهُمْ أَحْلَـٰمُهُم بِهَـٰذَآ ۚ أَمْ هُمْ قَوْمٌ طَاغُونَ
Transliteration am tamuruhum aḥlāmuhum bihādhā am hum qawmun ṭāghūna
Tatar Әллә аларны Аллаһуга вә расүлгә каршылык кылырга гакыллары кушамы, әллә алар азган саташкан кавемнәрме?
Verse 33
أَمْ يَقُولُونَ تَقَوَّلَهُۥ ۚ بَل لَّا يُؤْمِنُونَ
Transliteration am yaqūlūna taqawwalahu bal lā yu'minūna
Tatar Әллә алар әйтәләрме: "Коръәнне Мухәммәд үзе уйлап чыгарды", – дип. Юк бәлки алар хөседлек вә тәкәбберлек илә Коръәнгә ышанмыйлар.
Verse 34
فَلْيَأْتُوا۟ بِحَدِيثٍ مِّثْلِهِۦٓ إِن كَانُوا۟ صَـٰدِقِينَ
Transliteration falyatū biḥadīthin mith'lihi in kānū ṣādiqīna
Tatar Әгәр Мухәммәд Коръәнне үзе уйлап чыгарган дигән сүзләре дөрес булса, Коръән сүзләренә охшаган сүзләрне китерсеннәр, бит алар да Мухәммәд кеби кешеләр, Коръән кеби китап китерсеннәр!
Verse 35
أَمْ خُلِقُوا۟ مِنْ غَيْرِ شَىْءٍ أَمْ هُمُ ٱلْخَـٰلِقُونَ
Transliteration am khuliqū min ghayri shayin am humu l-khāliqūna
Tatar Әллә алар һичнәрсәсез халык ителделәрме, ягъни аларны халык кылган Аллаһ юкмы, әллә алар үзләре халык кылучылармы?
Verse 36
أَمْ خَلَقُوا۟ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ ۚ بَل لَّا يُوقِنُونَ
Transliteration am khalaqū l-samāwāti wal-arḍa bal lā yūqinūna
Tatar Әллә җирне вә күкләрне алар халык кылдылармы? Бәлки алар "Фәкать Аллаһ гына халык кылучы" дигән сүзгә ышанмыйлар.
Verse 37
أَمْ عِندَهُمْ خَزَآئِنُ رَبِّكَ أَمْ هُمُ ٱلْمُصَۣيْطِرُونَ
Transliteration am ʿindahum khazāinu rabbika am humu l-muṣayṭirūna
Tatar Әллә Раббыңның рәхмәт хәзинәләре алар кулындамы? Әллә аларда Аллаһуда булган куәт бармы, теләгән бер эшләрен кылалармы?
Verse 38
أَمْ لَهُمْ سُلَّمٌ يَسْتَمِعُونَ فِيهِ ۖ فَلْيَأْتِ مُسْتَمِعُهُم بِسُلْطَـٰنٍ مُّبِينٍ
Transliteration am lahum sullamun yastamiʿūna fīhi falyati mus'tamiʿuhum bisul'ṭānin mubīnin
Tatar Әллә аларның күккә менә торган баскычлары булып, анда менеп вәхийне тыңлыйлармы, әгәр вәхийне ишеткән булсалар, сүзләрен вә эшләрен дөресли торган Аллаһ сүзләрен китерсеннәр!
Verse 39
أَمْ لَهُ ٱلْبَنَـٰتُ وَلَكُمُ ٱلْبَنُونَ
Transliteration am lahu l-banātu walakumu l-banūna
Tatar Әллә Аллаһуга кыз балалар булып, ий мөшрикләр, сезгә ир балалармы?
Verse 40
أَمْ تَسْـَٔلُهُمْ أَجْرًا فَهُم مِّن مَّغْرَمٍ مُّثْقَلُونَ
Transliteration am tasaluhum ajran fahum min maghramin muth'qalūna
Tatar Ий Мухәммәд г-м иманга өндәгән өчен вә Исламны өйрәткән өчен әллә алардан хак сорыйсыңмы һәм алар ул ханны бирүдән авырсыналармы?
Verse 41
أَمْ عِندَهُمُ ٱلْغَيْبُ فَهُمْ يَكْتُبُونَ
Transliteration am ʿindahumu l-ghaybu fahum yaktubūna
Tatar Әллә аларга пәйгамбәр белмәгән яшертен эшләрне белү белеме бармы, шул белемнәре илә хөкем итәләрме?
Verse 42
أَمْ يُرِيدُونَ كَيْدًا ۖ فَٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ هُمُ ٱلْمَكِيدُونَ
Transliteration am yurīdūna kaydan fa-alladhīna kafarū humu l-makīdūna
Tatar Әллә алар бер хәйлә белән сине үтерергә телиләрме? Кәферләр хәйлә мәкерләреннән үзләре зарар күрүчеләрдер.
Verse 43
أَمْ لَهُمْ إِلَـٰهٌ غَيْرُ ٱللَّهِ ۚ سُبْحَـٰنَ ٱللَّهِ عَمَّا يُشْرِكُونَ
Transliteration am lahum ilāhun ghayru l-lahi sub'ḥāna l-lahi ʿammā yush'rikūna
Tatar Әллә аларның Аллаһудан башка үзләренең Аллалары бармы, Аллаһ ґәзабыннан коткаручы? Мөшрикләр шәрик иткән нәрсәләрдән Аллаһ гаять пакьдер.
Verse 44
وَإِن يَرَوْا۟ كِسْفًا مِّنَ ٱلسَّمَآءِ سَاقِطًا يَقُولُوا۟ سَحَابٌ مَّرْكُومٌ
Transliteration wa-in yaraw kis'fan mina l-samāi sāqiṭan yaqūlū saḥābun markūmun
Tatar Әгәр алар үзләрен һәлак итәр өчен күктән килгән бер кисәкне күрсәләр, алар әйтәләр: "Бергә оешкан болытлар безгә яңгыр алып киләдер", – дип.
Verse 45
فَذَرْهُمْ حَتَّىٰ يُلَـٰقُوا۟ يَوْمَهُمُ ٱلَّذِى فِيهِ يُصْعَقُونَ
Transliteration fadharhum ḥattā yulāqū yawmahumu alladhī fīhi yuṣ'ʿaqūna
Tatar Син аларны куй алардан кисел һәлак ителә торган көннәренә юлыкканнарына чаклы.
Verse 46
يَوْمَ لَا يُغْنِى عَنْهُمْ كَيْدُهُمْ شَيْـًٔا وَلَا هُمْ يُنصَرُونَ
Transliteration yawma lā yugh'nī ʿanhum kayduhum shayan walā hum yunṣarūna
Tatar Аларның хәйлә мәкерләре ул көндә һичнәрсәдә аларга файда бирмәс һәм ґәзабтан котылу өчен аларга ярдәмче булмас.
Verse 47
وَإِنَّ لِلَّذِينَ ظَلَمُوا۟ عَذَابًا دُونَ ذَٰلِكَ وَلَـٰكِنَّ أَكْثَرَهُمْ لَا يَعْلَمُونَ
Transliteration wa-inna lilladhīna ẓalamū ʿadhāban dūna dhālika walākinna aktharahum lā yaʿlamūna
Tatar Әлбәттә, залимнәргә ут ґәзабыннан башка да ґәзаб бардыр, ләкин кешеләрнең күберәге белмиләр.
Verse 48
وَٱصْبِرْ لِحُكْمِ رَبِّكَ فَإِنَّكَ بِأَعْيُنِنَا ۖ وَسَبِّحْ بِحَمْدِ رَبِّكَ حِينَ تَقُومُ
Transliteration wa-iṣ'bir liḥuk'mi rabbika fa-innaka bi-aʿyuninā wasabbiḥ biḥamdi rabbika ḥīna taqūmu
Tatar Дөньяда Раббыңның хөкеменә чыда! Бит син Безнең күз алдыбыздасың аларның сиңа кылган явыз эшләрен күрәбез, һәм Раббыңны мактап тәсбихләр әйтә торган вакытында.
Verse 49
وَمِنَ ٱلَّيْلِ فَسَبِّحْهُ وَإِدْبَـٰرَ ٱلنُّجُومِ
Transliteration wamina al-layli fasabbiḥ'hu wa-id'bāra l-nujūmi
Tatar Дәхи ахшам, ястү намазларын һәм таң намазын укыгыл!
Read Surah At-Tur in another language
- English (word by word)
- Albanian
- Amazigh
- Amharic
- Assamese
- Azerbaijani
- Bambara
- Bangla
- Bosnian
- Bulgarian
- Chechen
- Chinese
- Czech
- Dari
- Dhivehi
- Dutch
- Finnish
- French
- German
- Gujarati
- Hausa
- Hebrew
- Hindi
- Indonesian
- Italian
- Japanese
- Kannada
- Kazakh
- Khmer
- Kinyarwanda
- Korean
- Kurdish
- Luganda
- Malay
- Malayalam
- Maranao
- Marathi
- Nepali
- Norwegian
- Oromo
- Pashto
- Persian
- Polish
- Portuguese
- Romanian
- Russian
- Sindhi
- Sinhala
- Somali
- Spanish
- Swahili
- Swedish
- Tagalog
- Tajik
- Tamil
- Telugu
- Thai
- Turkish
- Ukrainian
- Urdu
- Uyghur
- Uzbek
- Vietnamese
- Yao
- Yoruba
All 114 surahs in Tatar: the Qur’an in Tatar.
Tatar translation: Tatar, from Quran.com. Transliteration: Quran.com. Recitation: Mishary Alafasy, from EveryAyah.com. MyDugsi is a learning aid, not a replacement for a qualified teacher.