Surah Al-'Ankabut in Tatar: translation and audio
Surah 29 · العنكبوت · The Spider · 69 verses
Surah Al-'Ankabut verse by verse: the Arabic with a recitation you can repeat, the transliteration, and the Tatar translation by Tatar. For the meaning of every word, see Surah Al-'Ankabut word by word in English.
Verse 1
الٓمٓ
Transliteration alif-lam-meem
Tatar Әлиф лам мим. Мәгънәсен Аллаһ белә.
Verse 2
أَحَسِبَ ٱلنَّاسُ أَن يُتْرَكُوٓا۟ أَن يَقُولُوٓا۟ ءَامَنَّا وَهُمْ لَا يُفْتَنُونَ
Transliteration aḥasiba l-nāsu an yut'rakū an yaqūlū āmannā wahum lā yuf'tanūna
Tatar Әйә кешеләр иман китердек дигәннәреннән соң төрле авырлыклар белән Аллаһ тарафыннан имтихан ителмәбез дип уйлыйлармы?
Verse 3
وَلَقَدْ فَتَنَّا ٱلَّذِينَ مِن قَبْلِهِمْ ۖ فَلَيَعْلَمَنَّ ٱللَّهُ ٱلَّذِينَ صَدَقُوا۟ وَلَيَعْلَمَنَّ ٱلْكَـٰذِبِينَ
Transliteration walaqad fatannā alladhīna min qablihim falayaʿlamanna l-lahu alladhīna ṣadaqū walayaʿlamanna l-kādhibīna
Tatar Тәхкыйк болардан элек тә төрле сыйныф кешеләрен бәла-каза һәм авыр мәшәкатьләр белән сынап карадык, кемнең иманы хак һәм кемнеке ялган шуны белмәк өчен Аллаһ мөселманнарны төрле авырлыкларга салды.
Verse 4
أَمْ حَسِبَ ٱلَّذِينَ يَعْمَلُونَ ٱلسَّيِّـَٔاتِ أَن يَسْبِقُونَا ۚ سَآءَ مَا يَحْكُمُونَ
Transliteration am ḥasiba alladhīna yaʿmalūna l-sayiāti an yasbiqūnā sāa mā yaḥkumūna
Tatar Әйә Коръән белән гамәл кылмыйча Аллаһуга дошман булган кешеләр, Аллаһуның алардан үч алырга көче җитмәс дип уйлыйлармы, аларның Аллаһ безне ґәзап кылмас дип уйлаулары нинди яман хөкемдер.
Verse 5
مَن كَانَ يَرْجُوا۟ لِقَآءَ ٱللَّهِ فَإِنَّ أَجَلَ ٱللَّهِ لَـَٔاتٍ ۚ وَهُوَ ٱلسَّمِيعُ ٱلْعَلِيمُ
Transliteration man kāna yarjū liqāa l-lahi fa-inna ajala l-lahi laātin wahuwa l-samīʿu l-ʿalīmu
Tatar Берәү Аллаһуга җәннәттә юлыгуны өмет итсә, Коръән белән гамәл кылып хәзерләнсен, бит Аллаһуның юлыгачак көне киләчәктер, Ул сүзләрне ишетүче, күңелләрне белүчедер.
Verse 6
وَمَن جَـٰهَدَ فَإِنَّمَا يُجَـٰهِدُ لِنَفْسِهِۦٓ ۚ إِنَّ ٱللَّهَ لَغَنِىٌّ عَنِ ٱلْعَـٰلَمِينَ
Transliteration waman jāhada fa-innamā yujāhidu linafsihi inna l-laha laghaniyyun ʿani l-ʿālamīna
Tatar Берәү үзенең нәфесе һәм шайтан белән Аллаһ юлыңда сугыш кылса, үз файдасына сугыш кылган булыр, тәхкыйк Аллаһ галәмнәр өстендә байдыр, һичбер затка ихтыяҗы юктыр.
Verse 7
وَٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّـٰلِحَـٰتِ لَنُكَفِّرَنَّ عَنْهُمْ سَيِّـَٔاتِهِمْ وَلَنَجْزِيَنَّهُمْ أَحْسَنَ ٱلَّذِى كَانُوا۟ يَعْمَلُونَ
Transliteration wa-alladhīna āmanū waʿamilū l-ṣāliḥāti lanukaffiranna ʿanhum sayyiātihim walanajziyannahum aḥsana alladhī kānū yaʿmalūna
Tatar Иман китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәрнең начарлыкларын яхшылыклары белән җуячакбыз, дәхи аларның кыйлган изге гамәлләренең яхшырагы белән җәзаландырырбыз.
Verse 8
وَوَصَّيْنَا ٱلْإِنسَـٰنَ بِوَٰلِدَيْهِ حُسْنًا ۖ وَإِن جَـٰهَدَاكَ لِتُشْرِكَ بِى مَا لَيْسَ لَكَ بِهِۦ عِلْمٌ فَلَا تُطِعْهُمَآ ۚ إِلَىَّ مَرْجِعُكُمْ فَأُنَبِّئُكُم بِمَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ
Transliteration wawaṣṣaynā l-insāna biwālidayhi ḥus'nan wa-in jāhadāka litush'rika bī mā laysa laka bihi ʿil'mun falā tuṭiʿ'humā ilayya marjiʿukum fa-unabbi-ukum bimā kuntum taʿmalūna
Tatar Без кеше затына ата вә анага изгелек итәргә әмер бирдек, әгәр ата һәм анаң син Аллаһ дип танымаган Аллаһудан башка бер нәрсәне Аллаһ дип танырга көчләсәләр, ул вакытта аларга итагать итмә, бит кайтарылмагыгыз Миңадыр, кыйлган эшләрегездән хәбәр бирермен һәм җәза кыйлырмын.
Verse 9
وَٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّـٰلِحَـٰتِ لَنُدْخِلَنَّهُمْ فِى ٱلصَّـٰلِحِينَ
Transliteration wa-alladhīna āmanū waʿamilū l-ṣāliḥāti lanud'khilannahum fī l-ṣāliḥīna
Tatar Иман китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәрне, әлбәттә, изге бәндәләрем арасына кертәчәкмен.
Verse 10
وَمِنَ ٱلنَّاسِ مَن يَقُولُ ءَامَنَّا بِٱللَّهِ فَإِذَآ أُوذِىَ فِى ٱللَّهِ جَعَلَ فِتْنَةَ ٱلنَّاسِ كَعَذَابِ ٱللَّهِ وَلَئِن جَآءَ نَصْرٌ مِّن رَّبِّكَ لَيَقُولُنَّ إِنَّا كُنَّا مَعَكُمْ ۚ أَوَلَيْسَ ٱللَّهُ بِأَعْلَمَ بِمَا فِى صُدُورِ ٱلْعَـٰلَمِينَ
Transliteration wamina l-nāsi man yaqūlu āmannā bil-lahi fa-idhā ūdhiya fī l-lahi jaʿala fit'nata l-nāsi kaʿadhābi l-lahi wala-in jāa naṣrun min rabbika layaqūlunna innā kunnā maʿakum awalaysa l-lahu bi-aʿlama bimā fī ṣudūri l-ʿālamīna
Tatar Кешеләрдән шундый кешеләр дә бардыр, ягыш монафикълар, әгәр алар Аллаһ юлында аз гына авырлык күрсәләр, кешеләрдән ирешкән рәнҗетелүне ахирәттәге Аллаһ ґәзабы кеби зур ґәзаптан санарлар, әгәр мөэминнәргә Аллаһ ярдәме белән табыш малы килсә, әлбәттә, алар әйтәләр, шиксез, без дә сезнең белән бергә Ислам динендәбез, безгә дә табыш малын бирегез, дип. Әйә Аллаһ барча дөнья кешеләренең күңелләрендә иман йә монафикълык яки мөшриклек сырхавы бар икәнне белмәсме?
Verse 11
وَلَيَعْلَمَنَّ ٱللَّهُ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَلَيَعْلَمَنَّ ٱلْمُنَـٰفِقِينَ
Transliteration walayaʿlamanna l-lahu alladhīna āmanū walayaʿlamanna l-munāfiqīna
Tatar Аллаһ ныклап иман китергән хакыйкый мөэминнәрне дә вә шайтанга иман китергән монафикъларны да белә.
Verse 12
وَقَالَ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ لِلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ ٱتَّبِعُوا۟ سَبِيلَنَا وَلْنَحْمِلْ خَطَـٰيَـٰكُمْ وَمَا هُم بِحَـٰمِلِينَ مِنْ خَطَـٰيَـٰهُم مِّن شَىْءٍ ۖ إِنَّهُمْ لَكَـٰذِبُونَ
Transliteration waqāla alladhīna kafarū lilladhīna āmanū ittabiʿū sabīlanā walnaḥmil khaṭāyākum wamā hum biḥāmilīna min khaṭāyāhum min shayin innahum lakādhibūna
Tatar Имансызлар иман китергән мөэминнәргә әйттеләр: "Сез дә безнең динебезгә керегез, әгәр безнең дингә кергәнегез өчен гөнаһлы булсагыз, ахирәттә ул гөнаһларыбызны өстебезгә йөкләп алырбыз", – дип. Ләкин ул имансызлар үзләренә ияргән кешеләрнең гөнаһларыннан аз гына өлешне дә күтәрә алмаячаклар, әлбәттә, имансызлар ялганчылардыр. Ягъни аларга ияргән мөселманнарның гөнаһларын өсләренә алмаслар.
Verse 13
وَلَيَحْمِلُنَّ أَثْقَالَهُمْ وَأَثْقَالًا مَّعَ أَثْقَالِهِمْ ۖ وَلَيُسْـَٔلُنَّ يَوْمَ ٱلْقِيَـٰمَةِ عَمَّا كَانُوا۟ يَفْتَرُونَ
Transliteration walayaḥmilunna athqālahum wa-athqālan maʿa athqālihim walayus'alunna yawma l-qiyāmati ʿammā kānū yaftarūna
Tatar Мөшрикләр үзләренең гөнаһларын вә үзләренә ияртеп адашу юлына, батыл диннәренә алып кергән иярченнәренең дә гөнаһларын йөкләрләр, ләкин иярүчеләрнең гөнаһы киметелмәс: вә алар кыямәт көнендә Аллаһуга ялганны ифтира итеп кылган барча кабахәт эшләреннән, әлбәттә, соралырлар
Verse 14
وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا نُوحًا إِلَىٰ قَوْمِهِۦ فَلَبِثَ فِيهِمْ أَلْفَ سَنَةٍ إِلَّا خَمْسِينَ عَامًا فَأَخَذَهُمُ ٱلطُّوفَانُ وَهُمْ ظَـٰلِمُونَ
Transliteration walaqad arsalnā nūḥan ilā qawmihi falabitha fīhim alfa sanatin illā khamsīna ʿāman fa-akhadhahumu l-ṭūfānu wahum ẓālimūna
Tatar Тәхкыйк Нухны кавеменә пәйгамбәр итеп җибәрдек, ул кавеме эчендә аларны дингә өндәп тугыз йөз илле ел торды, кавеме исә иман китермичә залим булдылар һәм аларны Туфан суы тотты.
Verse 15
فَأَنجَيْنَـٰهُ وَأَصْحَـٰبَ ٱلسَّفِينَةِ وَجَعَلْنَـٰهَآ ءَايَةً لِّلْعَـٰلَمِينَ
Transliteration fa-anjaynāhu wa-aṣḥāba l-safīnati wajaʿalnāhā āyatan lil'ʿālamīna
Tatar Әмма Нухны вә аның белән бергә көймәдә булган мөэминнәрне Туфан суыннан коткардык, вә Без бу эшне бөтен галәмгә зур гыйбрәт кылдык.
Verse 16
وَإِبْرَٰهِيمَ إِذْ قَالَ لِقَوْمِهِ ٱعْبُدُوا۟ ٱللَّهَ وَٱتَّقُوهُ ۖ ذَٰلِكُمْ خَيْرٌ لَّكُمْ إِن كُنتُمْ تَعْلَمُونَ
Transliteration wa-ib'rāhīma idh qāla liqawmihi uʿ'budū l-laha wa-ittaqūhu dhālikum khayrun lakum in kuntum taʿlamūna
Tatar Вә Ибраһим г-м кавеменә: "Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз, вә Аллаһудан куркыгыз, бу әйткәннәрне кылсагыз үзегез өчен хәерледер әгәр белсәгез", – диде.
Verse 17
إِنَّمَا تَعْبُدُونَ مِن دُونِ ٱللَّهِ أَوْثَـٰنًا وَتَخْلُقُونَ إِفْكًا ۚ إِنَّ ٱلَّذِينَ تَعْبُدُونَ مِن دُونِ ٱللَّهِ لَا يَمْلِكُونَ لَكُمْ رِزْقًا فَٱبْتَغُوا۟ عِندَ ٱللَّهِ ٱلرِّزْقَ وَٱعْبُدُوهُ وَٱشْكُرُوا۟ لَهُۥٓ ۖ إِلَيْهِ تُرْجَعُونَ
Transliteration innamā taʿbudūna min dūni l-lahi awthānan watakhluqūna if'kan inna alladhīna taʿbudūna min dūni l-lahi lā yamlikūna lakum riz'qan fa-ib'taghū ʿinda l-lahi l-riz'qa wa-uʿ'budūhu wa-ush'kurū lahu ilayhi tur'jaʿūna
Tatar "Аллаһудан башка сынымнарга гыйбадәт кыласыз, вә сынымнарыгызны Аллаһ дип ялган сөйлисез, бит Аллаһудан башка гыйбадәт кыла торган сынымнарыгыз сезгә ризык бирергә кадир түгелләр, һәм ризыкны Аллаһудан сорагыз вә Аңа гына гыйбадәт кылыгыз һәм Аңа шөкер итегез, чөнки хөкем ителергә Аллаһуга кайтасыз", – диде.
Verse 18
وَإِن تُكَذِّبُوا۟ فَقَدْ كَذَّبَ أُمَمٌ مِّن قَبْلِكُمْ ۖ وَمَا عَلَى ٱلرَّسُولِ إِلَّا ٱلْبَلَـٰغُ ٱلْمُبِينُ
Transliteration wa-in tukadhibū faqad kadhaba umamun min qablikum wamā ʿalā l-rasūli illā l-balāghu l-mubīnu
Tatar Әгәр сине ялганга тотсалар, сездән элек булган кавемнәр дә пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар. Пәйгамбәрнең бурычы дингә көчләү түгел, фәкать Аллаһ хөкемнәрен кешеләргә ирештерү генәдер.
Verse 19
أَوَلَمْ يَرَوْا۟ كَيْفَ يُبْدِئُ ٱللَّهُ ٱلْخَلْقَ ثُمَّ يُعِيدُهُۥٓ ۚ إِنَّ ذَٰلِكَ عَلَى ٱللَّهِ يَسِيرٌ
Transliteration awalam yaraw kayfa yub'di-u l-lahu l-khalqa thumma yuʿīduhu inna dhālika ʿalā l-lahi yasīrun
Tatar Әйә алар күрмиләрме Аллаһуның башлап ничек халык кылганын, соңра кыямәт көнне үлекләрне тергезеп әүвәлге хәлләрен» кайтарыр, бу эш Аллаһуга, әлбәттә, бик җиңел.
Verse 20
قُلْ سِيرُوا۟ فِى ٱلْأَرْضِ فَٱنظُرُوا۟ كَيْفَ بَدَأَ ٱلْخَلْقَ ۚ ثُمَّ ٱللَّهُ يُنشِئُ ٱلنَّشْأَةَ ٱلْـَٔاخِرَةَ ۚ إِنَّ ٱللَّهَ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ قَدِيرٌ
Transliteration qul sīrū fī l-arḍi fa-unẓurū kayfa bada-a l-khalqa thumma l-lahu yunshi-u l-nashata l-ākhirata inna l-laha ʿalā kulli shayin qadīrun
Tatar Әйт: "Җир өстендә йөрегез һәм гыйбрәт илә карагыз – Аллаһ кешеләрне ничек төрле итеп халык кылган, соңра хөкем итәр өчен үлгән кешеләрне барын да тергезер, Аллаһуның һәр нәрсәгә көче җитәдер.
Verse 21
يُعَذِّبُ مَن يَشَآءُ وَيَرْحَمُ مَن يَشَآءُ ۖ وَإِلَيْهِ تُقْلَبُونَ
Transliteration yuʿadhibu man yashāu wayarḥamu man yashāu wa-ilayhi tuq'labūna
Tatar Теләгән бәндәсен ґәзаб кылыр вә теләгән бәндәсенә рәхмәт итәр, ахырда аңа кайтырсыз.
Verse 22
وَمَآ أَنتُم بِمُعْجِزِينَ فِى ٱلْأَرْضِ وَلَا فِى ٱلسَّمَآءِ ۖ وَمَا لَكُم مِّن دُونِ ٱللَّهِ مِن وَلِىٍّ وَلَا نَصِيرٍ
Transliteration wamā antum bimuʿ'jizīna fī l-arḍi walā fī l-samāi wamā lakum min dūni l-lahi min waliyyin walā naṣīrin
Tatar Җирдә, дә күктә дә Аллаһ сезне ґәзаб белән тотуыннан сез Аны гаҗиз итә алмассыз, бит сезгә Аллаһудан башка ґәзабтан коткаручы дус һәм ярдәмче юк.
Verse 23
وَٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ بِـَٔايَـٰتِ ٱللَّهِ وَلِقَآئِهِۦٓ أُو۟لَـٰٓئِكَ يَئِسُوا۟ مِن رَّحْمَتِى وَأُو۟لَـٰٓئِكَ لَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ
Transliteration wa-alladhīna kafarū biāyāti l-lahi waliqāihi ulāika ya-isū min raḥmatī wa-ulāika lahum ʿadhābun alīmun
Tatar Аллаһуның аятьләренә һәм ахирәттә Аллаһуга юлыгачакларына ышанмаучылар, алар Минем рәхмәтемнән өметсез булырлар, вә аларга рәнҗеткүче ґәзаб булыр.
Verse 24
فَمَا كَانَ جَوَابَ قَوْمِهِۦٓ إِلَّآ أَن قَالُوا۟ ٱقْتُلُوهُ أَوْ حَرِّقُوهُ فَأَنجَىٰهُ ٱللَّهُ مِنَ ٱلنَّارِ ۚ إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَـٰتٍ لِّقَوْمٍ يُؤْمِنُونَ
Transliteration famā kāna jawāba qawmihi illā an qālū uq'tulūhu aw ḥarriqūhu fa-anjāhu l-lahu mina l-nāri inna fī dhālika laāyātin liqawmin yu'minūna
Tatar Ибраһимның ислам диненә өндәвенә каршы кавемнең җавабы башкача булмады мәгәр аны үтерегез яки яндырыгыз дигән сүзләре булды. Ягъни Ибраһим аларны җәһәннәм ґәзабыннан коткарып җәннәтле итәргә тырышты. Шуның өчен алар аны яндырырга карар чыгардылар. Аллаһ үзенең дусты Ибраһимны кәферләрнең утыннан сәламәт чыгарды, Ибраһимның өнә шулай Аллаһ рәхмәте белән уттан сәламәт чыгуында, әлбәттә, иман китергән кавем өчен гыйбрәт бардыр.
Verse 25
وَقَالَ إِنَّمَا ٱتَّخَذْتُم مِّن دُونِ ٱللَّهِ أَوْثَـٰنًا مَّوَدَّةَ بَيْنِكُمْ فِى ٱلْحَيَوٰةِ ٱلدُّنْيَا ۖ ثُمَّ يَوْمَ ٱلْقِيَـٰمَةِ يَكْفُرُ بَعْضُكُم بِبَعْضٍ وَيَلْعَنُ بَعْضُكُم بَعْضًا وَمَأْوَىٰكُمُ ٱلنَّارُ وَمَا لَكُم مِّن نَّـٰصِرِينَ
Transliteration waqāla innamā ittakhadhtum min dūni l-lahi awthānan mawaddata baynikum fī l-ḥayati l-dun'yā thumma yawma l-qiyāmati yakfuru baʿḍukum bibaʿḍin wayalʿanu baʿḍukum baʿḍan wamawākumu l-nāru wamā lakum min nāṣirīna
Tatar Сез Аллаһудан башка сынымнарны Илаһә тоттыгыз, дөнья тереклегендә бер-берегез белән сынымнарыгыз исеме белән сөйләштегез, соңра кыямәт көнендә бер-берегезгә ләгънәт әйтерсез, вә ул көндә бер-берегезне инкяр итәрсез, сезнең барачак җирегез утдыр, сезгә анда ярдәмче булмас.
Verse 26
۞ فَـَٔامَنَ لَهُۥ لُوطٌ ۘ وَقَالَ إِنِّى مُهَاجِرٌ إِلَىٰ رَبِّىٓ ۖ إِنَّهُۥ هُوَ ٱلْعَزِيزُ ٱلْحَكِيمُ
Transliteration faāmana lahu lūṭun waqāla innī muhājirun ilā rabbī innahu huwa l-ʿazīzu l-ḥakīmu
Tatar Лут Ибраһимга иман китерде, Ибраһим әйтте: "Мин бу мөшрикләрне ташлап Аллаһ күрсәткән урынга күчәмен, тәхкыйк Аллаһ көчледер дошманнардан мине саклар, вә Ул хикмәт ияседер, миңа файдалы эш илә әмер итәр.
Verse 27
وَوَهَبْنَا لَهُۥٓ إِسْحَـٰقَ وَيَعْقُوبَ وَجَعَلْنَا فِى ذُرِّيَّتِهِ ٱلنُّبُوَّةَ وَٱلْكِتَـٰبَ وَءَاتَيْنَـٰهُ أَجْرَهُۥ فِى ٱلدُّنْيَا ۖ وَإِنَّهُۥ فِى ٱلْـَٔاخِرَةِ لَمِنَ ٱلصَّـٰلِحِينَ
Transliteration wawahabnā lahu is'ḥāqa wayaʿqūba wajaʿalnā fī dhurriyyatihi l-nubuwata wal-kitāba waātaynāhu ajrahu fī l-dun'yā wa-innahu fī l-ākhirati lamina l-ṣāliḥīna
Tatar Ибраһимгә Исхак илә Ягъкубны бирдек, вә аның балаларыннан пәйгамбәрлек кылдык, вә китапларны да аның балаларына иңдердек, Ибраһимнән соң килгән пәйгамбәрләр һәммәсе аның нәселеннәндер, вә Безнең ризалыгыбыз өчен һиҗерәт итүенең әҗерен дөньяда ук алды аны һәр дин әһеле мактый, вә ул ахирәттә олугъ дәрәҗәле изге затлардан булачак.
Verse 28
وَلُوطًا إِذْ قَالَ لِقَوْمِهِۦٓ إِنَّكُمْ لَتَأْتُونَ ٱلْفَـٰحِشَةَ مَا سَبَقَكُم بِهَا مِنْ أَحَدٍ مِّنَ ٱلْعَـٰلَمِينَ
Transliteration walūṭan idh qāla liqawmihi innakum latatūna l-fāḥishata mā sabaqakum bihā min aḥadin mina l-ʿālamīna
Tatar Вә Лутның кавеменә әйткән сүзләрен укыгыз: "Тәхкыйк сез бик кабахәт эш кыласыз, ягъни ирләрнең артына барасыз, ул фәхеш эшне сездән алда дөньяда һичбер зат кылмады.
Verse 29
أَئِنَّكُمْ لَتَأْتُونَ ٱلرِّجَالَ وَتَقْطَعُونَ ٱلسَّبِيلَ وَتَأْتُونَ فِى نَادِيكُمُ ٱلْمُنكَرَ ۖ فَمَا كَانَ جَوَابَ قَوْمِهِۦٓ إِلَّآ أَن قَالُوا۟ ٱئْتِنَا بِعَذَابِ ٱللَّهِ إِن كُنتَ مِنَ ٱلصَّـٰدِقِينَ
Transliteration a-innakum latatūna l-rijāla wataqṭaʿūna l-sabīla watatūna fī nādīkumu l-munkara famā kāna jawāba qawmihi illā an qālū i'tinā biʿadhābi l-lahi in kunta mina l-ṣādiqīna
Tatar Әйә сез ирләргә якынлык кыйласызмы, дәхи юлчыларны басып талыйсызмы, вә җыелган җәмәгать эчендә фәхешлек кыйласызмы, янә юлдан үтүчеләргә таш аталар иде. Лутның нәсыйхәтләренә каршы җаваплары башкача булмады, мәгәр дөрес сөйли торган булсаң, бу эшләребез өчен безгә Аллаһуның ґәзабын китер, диделәр.
Verse 30
قَالَ رَبِّ ٱنصُرْنِى عَلَى ٱلْقَوْمِ ٱلْمُفْسِدِينَ
Transliteration qāla rabbi unṣur'nī ʿalā l-qawmi l-muf'sidīna
Tatar Лут әйтте: "Ий Раббым миңа ярдәм бир фәхеш эшне эшләүче кавем өстенә".
Verse 31
وَلَمَّا جَآءَتْ رُسُلُنَآ إِبْرَٰهِيمَ بِٱلْبُشْرَىٰ قَالُوٓا۟ إِنَّا مُهْلِكُوٓا۟ أَهْلِ هَـٰذِهِ ٱلْقَرْيَةِ ۖ إِنَّ أَهْلَهَا كَانُوا۟ ظَـٰلِمِينَ
Transliteration walammā jāat rusulunā ib'rāhīma bil-bush'rā qālū innā muh'likū ahli hādhihi l-qaryati inna ahlahā kānū ẓālimīna
Tatar Җибәрелгән фәрештәләр Ибраһимгә шатлык хәбәре илә килгәч, ул фәрештәләр әйттеләр: "Без бу Лут шәһәренең халкын һәлак итүчебез, тәхкыйк ул шәһәрнең халкы имансыз залим булдылар", – дип.
Verse 32
قَالَ إِنَّ فِيهَا لُوطًا ۚ قَالُوا۟ نَحْنُ أَعْلَمُ بِمَن فِيهَا ۖ لَنُنَجِّيَنَّهُۥ وَأَهْلَهُۥٓ إِلَّا ٱمْرَأَتَهُۥ كَانَتْ مِنَ ٱلْغَـٰبِرِينَ
Transliteration qāla inna fīhā lūṭan qālū naḥnu aʿlamu biman fīhā lanunajjiyannahu wa-ahlahu illā im'ra-atahu kānat mina l-ghābirīna
Tatar Ибраһим әйтте: "Бит ул шәһәрдә Лут пәйгамбәр бар". Фәрештәләр әйттеләр: "Без ул шәһәрдә кемнәр барлыгын яхшы беләбез, әлбәттә, без Лутны вә аңа ияргән мөэминнәрне коткарачакбыз, мәгәр хатынын коткармабыз, чөнки ул ґәзабта калучылар җөмләсеннән булды.
Verse 33
وَلَمَّآ أَن جَآءَتْ رُسُلُنَا لُوطًا سِىٓءَ بِهِمْ وَضَاقَ بِهِمْ ذَرْعًا وَقَالُوا۟ لَا تَخَفْ وَلَا تَحْزَنْ ۖ إِنَّا مُنَجُّوكَ وَأَهْلَكَ إِلَّا ٱمْرَأَتَكَ كَانَتْ مِنَ ٱلْغَـٰبِرِينَ
Transliteration walammā an jāat rusulunā lūṭan sīa bihim waḍāqa bihim dharʿan waqālū lā takhaf walā taḥzan innā munajjūka wa-ahlaka illā im'ra-ataka kānat mina l-ghābirīna
Tatar Безнең җибәргән фәрештәләребез егетләр кыяфәтендә килгәч, Лут бик каты кайгырды хәтта күкрәге кысылды, чөнки аларның фәрештә икәннәрен белмәде, шул сәбәпле залим кавемем боларга да бозык эш кылырлар, дип бик борчылды. Фәрештәләр әйттеләр: "Курыкма һәм кайгырма, без сине вә өй җәмәгатеңне коткарачакбыз, мәгәр хатыныңны коткармыйбыз, ул ґәзабта калучылардан булды.
Verse 34
إِنَّا مُنزِلُونَ عَلَىٰٓ أَهْلِ هَـٰذِهِ ٱلْقَرْيَةِ رِجْزًا مِّنَ ٱلسَّمَآءِ بِمَا كَانُوا۟ يَفْسُقُونَ
Transliteration innā munzilūna ʿalā ahli hādhihi l-qaryati rij'zan mina l-samāi bimā kānū yafsuqūna
Tatar Без ул шәһәр өстенә күктән таш яудырачакбыз, халкы фәхеш эш кылганнары өчен".
Verse 35
وَلَقَد تَّرَكْنَا مِنْهَآ ءَايَةًۢ بَيِّنَةً لِّقَوْمٍ يَعْقِلُونَ
Transliteration walaqad taraknā min'hā āyatan bayyinatan liqawmin yaʿqilūna
Tatar Тәхкыйк гакыллары илә уйлап караучыларга ул шәһәрдә ачык галәмәтләр калдырдык.
Verse 36
وَإِلَىٰ مَدْيَنَ أَخَاهُمْ شُعَيْبًا فَقَالَ يَـٰقَوْمِ ٱعْبُدُوا۟ ٱللَّهَ وَٱرْجُوا۟ ٱلْيَوْمَ ٱلْـَٔاخِرَ وَلَا تَعْثَوْا۟ فِى ٱلْأَرْضِ مُفْسِدِينَ
Transliteration wa-ilā madyana akhāhum shuʿayban faqāla yāqawmi uʿ'budū l-laha wa-ir'jū l-yawma l-ākhira walā taʿthaw fī l-arḍi muf'sidīna
Tatar Мәдйән халкына кардәшләре Шөґәебне пәйгамбәр итеп җибәрдек, әйтте: "Ий кавемем Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз, вә ахирәт өчен файдалы эшләрне эшләп савабын өмет итегез, вә җир өстеңдә төрле хыянәтләр, бозыклыклар эшләп йөрмәгез.
Verse 37
فَكَذَّبُوهُ فَأَخَذَتْهُمُ ٱلرَّجْفَةُ فَأَصْبَحُوا۟ فِى دَارِهِمْ جَـٰثِمِينَ
Transliteration fakadhabūhu fa-akhadhathumu l-rajfatu fa-aṣbaḥū fī dārihim jāthimīna
Tatar Кавеме аны ялганга тотты, шуның өчен аларны каты ґәзаб белән тоттык, алар йортларында тезләнеп үлек булдылар.
Verse 38
وَعَادًا وَثَمُودَا۟ وَقَد تَّبَيَّنَ لَكُم مِّن مَّسَـٰكِنِهِمْ ۖ وَزَيَّنَ لَهُمُ ٱلشَّيْطَـٰنُ أَعْمَـٰلَهُمْ فَصَدَّهُمْ عَنِ ٱلسَّبِيلِ وَكَانُوا۟ مُسْتَبْصِرِينَ
Transliteration waʿādan wathamūdā waqad tabayyana lakum min masākinihim wazayyana lahumu l-shayṭānu aʿmālahum faṣaddahum ʿani l-sabīli wakānū mus'tabṣirīna
Tatar Дәхи Гад, Сәмуд кавемнәрен дә һәлак иттек, ий мөшрикләр, аларның һәлак булган урыннары сезгә белдерелде, шайтан аларга батыл эшләрен зиннәтле итеп күрсәтте, вә аларны пәйгамбәрләре күрсәткән хак юлдан чыгарып адашу юлына кертте, бит алар гакыл вә басыйрәт ияләре иделәр, Аллаһ биргән белемне хак юлга кулланмыйча, һәлак булдылар.
Verse 39
وَقَـٰرُونَ وَفِرْعَوْنَ وَهَـٰمَـٰنَ ۖ وَلَقَدْ جَآءَهُم مُّوسَىٰ بِٱلْبَيِّنَـٰتِ فَٱسْتَكْبَرُوا۟ فِى ٱلْأَرْضِ وَمَا كَانُوا۟ سَـٰبِقِينَ
Transliteration waqārūna wafir'ʿawna wahāmāna walaqad jāahum mūsā bil-bayināti fa-is'takbarū fī l-arḍi wamā kānū sābiqīna
Tatar Вә Карунны вә Фиргаунне һәм Һаманны һәлак иттек, Муса аларга ачык аңлатмалар белән килгән иде, алар исә Мысыр җирендә тәкәбберләнделәр, Безнең ґәзабтан котыла алмадылар.
Verse 40
فَكُلًّا أَخَذْنَا بِذَنۢبِهِۦ ۖ فَمِنْهُم مَّنْ أَرْسَلْنَا عَلَيْهِ حَاصِبًا وَمِنْهُم مَّنْ أَخَذَتْهُ ٱلصَّيْحَةُ وَمِنْهُم مَّنْ خَسَفْنَا بِهِ ٱلْأَرْضَ وَمِنْهُم مَّنْ أَغْرَقْنَا ۚ وَمَا كَانَ ٱللَّهُ لِيَظْلِمَهُمْ وَلَـٰكِن كَانُوٓا۟ أَنفُسَهُمْ يَظْلِمُونَ
Transliteration fakullan akhadhnā bidhanbihi famin'hum man arsalnā ʿalayhi ḥāṣiban wamin'hum man akhadhathu l-ṣayḥatu wamin'hum man khasafnā bihi l-arḍa wamin'hum man aghraqnā wamā kāna l-lahu liyaẓlimahum walākin kānū anfusahum yaẓlimūna
Tatar Аларны һәммәсен үзләренең гөнаһлары сәбәпле тоттык, аларның бәгъзеләренә ташлар алып килгән җил җибәрдек (Лут кавемедер), аларның бәгъзеләрен фәрештәнең кычкыруы тотты (Мәдйән вә Сәмуд кавемнәредер), кайберсен җиргә йоттырдык (ул Карундыр) вә алардан кайберләрен суга батырдык (алар Фиргаун кавемедер), Аллаһ аларга золым итәр булмады ләкин алар явызлык белән үзләренә золым иттеләр.
Verse 41
مَثَلُ ٱلَّذِينَ ٱتَّخَذُوا۟ مِن دُونِ ٱللَّهِ أَوْلِيَآءَ كَمَثَلِ ٱلْعَنكَبُوتِ ٱتَّخَذَتْ بَيْتًا ۖ وَإِنَّ أَوْهَنَ ٱلْبُيُوتِ لَبَيْتُ ٱلْعَنكَبُوتِ ۖ لَوْ كَانُوا۟ يَعْلَمُونَ
Transliteration mathalu alladhīna ittakhadhū min dūni l-lahi awliyāa kamathali l-ʿankabūti ittakhadhat baytan wa-inna awhana l-buyūti labaytu l-ʿankabūti law kānū yaʿlamūna
Tatar Аллаһудан башка сынымнарны дус тоткан мөшрикләрнең мисалы, үрмәкүч кеби ул үзенә өй ясады, әлбәттә, өйләрнең зәгыйфьрәге үрмәкүч өедер, салкыннан, яңгырдан файда бирмидер, шуның кеби сынымнарны дус тоткан мөшрикләр дә алардан һич файда күрмәсләр, әгәр шуны белсәләр.
Verse 42
إِنَّ ٱللَّهَ يَعْلَمُ مَا يَدْعُونَ مِن دُونِهِۦ مِن شَىْءٍ ۚ وَهُوَ ٱلْعَزِيزُ ٱلْحَكِيمُ
Transliteration inna l-laha yaʿlamu mā yadʿūna min dūnihi min shayin wahuwa l-ʿazīzu l-ḥakīmu
Tatar Аллаһ, шиксез, беләдер аларның Аллаһудан башка нәрсәгә гыйбадәт кылганнарын, җәзасыз калдырмас, Ул җиңүче вә хикмәт иясе.
Verse 43
وَتِلْكَ ٱلْأَمْثَـٰلُ نَضْرِبُهَا لِلنَّاسِ ۖ وَمَا يَعْقِلُهَآ إِلَّا ٱلْعَـٰلِمُونَ
Transliteration watil'ka l-amthālu naḍribuhā lilnnāsi wamā yaʿqiluhā illā l-ʿālimūna
Tatar Коръәндә бу кеби мисалларны кешеләргә бәян итәбез аңнарга җиңел булсын өчен, ләкин ул мисалларны галимнәрдән башкалар аңламаслар.
Verse 44
خَلَقَ ٱللَّهُ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ بِٱلْحَقِّ ۚ إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَةً لِّلْمُؤْمِنِينَ
Transliteration khalaqa l-lahu l-samāwāti wal-arḍa bil-ḥaqi inna fī dhālika laāyatan lil'mu'minīna
Tatar Аллаһ җирне вә күкләрне хаклык белән төзеде, Аллаһуның бу эшләреңдә Аны тану өчен мөэминнәргә дәлилләр бар.
Verse 45
ٱتْلُ مَآ أُوحِىَ إِلَيْكَ مِنَ ٱلْكِتَـٰبِ وَأَقِمِ ٱلصَّلَوٰةَ ۖ إِنَّ ٱلصَّلَوٰةَ تَنْهَىٰ عَنِ ٱلْفَحْشَآءِ وَٱلْمُنكَرِ ۗ وَلَذِكْرُ ٱللَّهِ أَكْبَرُ ۗ وَٱللَّهُ يَعْلَمُ مَا تَصْنَعُونَ
Transliteration ut'lu mā ūḥiya ilayka mina l-kitābi wa-aqimi l-ṣalata inna l-ṣalata tanhā ʿani l-faḥshāi wal-munkari waladhik'ru l-lahi akbaru wal-lahu yaʿlamu mā taṣnaʿūna
Tatar Ий Мухәммәд г-м, Коръәннән вәхий ителгән аятьләрне укыгыл вә намаз укыгыл, тәхкыйк намаз, фәхеш эштән дә ярамаган эшләрдән укучыны тыя, намаз, әлбәттә, Аллаһ зекерләренең иң зурысы, Аллаһ сезнең ни эшләгәннәрегезне белә.
Verse 46
۞ وَلَا تُجَـٰدِلُوٓا۟ أَهْلَ ٱلْكِتَـٰبِ إِلَّا بِٱلَّتِى هِىَ أَحْسَنُ إِلَّا ٱلَّذِينَ ظَلَمُوا۟ مِنْهُمْ ۖ وَقُولُوٓا۟ ءَامَنَّا بِٱلَّذِىٓ أُنزِلَ إِلَيْنَا وَأُنزِلَ إِلَيْكُمْ وَإِلَـٰهُنَا وَإِلَـٰهُكُمْ وَٰحِدٌ وَنَحْنُ لَهُۥ مُسْلِمُونَ
Transliteration walā tujādilū ahla l-kitābi illā bi-allatī hiya aḥsanu illā alladhīna ẓalamū min'hum waqūlū āmannā bi-alladhī unzila ilaynā wa-unzila ilaykum wa-ilāhunā wa-ilāhukum wāḥidun wanaḥnu lahu mus'limūna
Tatar Китап әһелләре белән низагълашмагыз, мәгәр күркәм юл белән сөйләшегез, әгәр алар нинди юл белән булса да золым итсәләр, ул вакытта аларга катылык кылыгыз, әгәр алар сезнең белән әрепләшсәләр әйтегез: "Аллаһудан сезгә һәм безгә иңгән китапларның һәммәсенә иман китерегез, сезнең вә безнең Илаһәбез бер генә Аллаһдыр, без Ул – Аллаһуга итагать итәбез".
Verse 47
وَكَذَٰلِكَ أَنزَلْنَآ إِلَيْكَ ٱلْكِتَـٰبَ ۚ فَٱلَّذِينَ ءَاتَيْنَـٰهُمُ ٱلْكِتَـٰبَ يُؤْمِنُونَ بِهِۦ ۖ وَمِنْ هَـٰٓؤُلَآءِ مَن يُؤْمِنُ بِهِۦ ۚ وَمَا يَجْحَدُ بِـَٔايَـٰتِنَآ إِلَّا ٱلْكَـٰفِرُونَ
Transliteration wakadhālika anzalnā ilayka l-kitāba fa-alladhīna ātaynāhumu l-kitāba yu'minūna bihi wamin hāulāi man yu'minu bihi wamā yajḥadu biāyātinā illā l-kāfirūna
Tatar Аларга китап иңдергәнебез кеби сиңа Коръән иңдердек. Без китап биргән кешеләрдән Коръәнгә иман китерүчеләре бар, Безнең аятьләребезгә каршы сөйләмәс вә инкяр итмәс, мәгәр имансыз кешеләр инкяр итәрләр.
Verse 48
وَمَا كُنتَ تَتْلُوا۟ مِن قَبْلِهِۦ مِن كِتَـٰبٍ وَلَا تَخُطُّهُۥ بِيَمِينِكَ ۖ إِذًا لَّٱرْتَابَ ٱلْمُبْطِلُونَ
Transliteration wamā kunta tatlū min qablihi min kitābin walā takhuṭṭuhu biyamīnika idhan la-ir'tāba l-mub'ṭilūna
Tatar Ий Мухәммәд г-м, Коръән иңүдән элек син китап укымыйдыр идең һәм кулың илә китап та язмый идең, әгәр укыган һәм язган булсаң, мөшрикләргә синнән шикләнергә урын булыр иде, ул китаплардан өйрәнеп үзенә дин ясады дияр иделәр.
Verse 49
بَلْ هُوَ ءَايَـٰتٌۢ بَيِّنَـٰتٌ فِى صُدُورِ ٱلَّذِينَ أُوتُوا۟ ٱلْعِلْمَ ۚ وَمَا يَجْحَدُ بِـَٔايَـٰتِنَآ إِلَّا ٱلظَّـٰلِمُونَ
Transliteration bal huwa āyātun bayyinātun fī ṣudūri alladhīna ūtū l-ʿil'ma wamā yajḥadu biāyātinā illā l-ẓālimūna
Tatar Бәлки ул Коръән ачык бәян ителгән аятьләр булып галимнәр күңелендә сакланадыр, ягъни Коръән хафизълар күңелендә. Безнең аятьләребезгә залимнәр генә каршы сөйләр һәм инкяр итәр.
Verse 50
وَقَالُوا۟ لَوْلَآ أُنزِلَ عَلَيْهِ ءَايَـٰتٌ مِّن رَّبِّهِۦ ۖ قُلْ إِنَّمَا ٱلْـَٔايَـٰتُ عِندَ ٱللَّهِ وَإِنَّمَآ أَنَا۠ نَذِيرٌ مُّبِينٌ
Transliteration waqālū lawlā unzila ʿalayhi āyātun min rabbihi qul innamā l-āyātu ʿinda l-lahi wa-innamā anā nadhīrun mubīnun
Tatar Мөшрикләр әйттеләр: "Ни булыр иде, әгәр Мухәммәдкә Раббысыннан аның пәйгамбәрлегенә могъҗизалар иңдерелгән булса". Син аларга әйт: "Могҗизалар Аллаһ хозурындадыр мин фәкать ышанмаган вә итагать итмәгән кешеләрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытучымын.
Verse 51
أَوَلَمْ يَكْفِهِمْ أَنَّآ أَنزَلْنَا عَلَيْكَ ٱلْكِتَـٰبَ يُتْلَىٰ عَلَيْهِمْ ۚ إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَرَحْمَةً وَذِكْرَىٰ لِقَوْمٍ يُؤْمِنُونَ
Transliteration awalam yakfihim annā anzalnā ʿalayka l-kitāba yut'lā ʿalayhim inna fī dhālika laraḥmatan wadhik'rā liqawmin yu'minūna
Tatar Без сиңа иңдергән Коръән аларга могъҗиза булырга җитмиме, ул Коръән аларга даим укыладыр, вә ул Коръәндә мөэминнәр өчен рәхмәт һәм вәгазьләр бар.
Verse 52
قُلْ كَفَىٰ بِٱللَّهِ بَيْنِى وَبَيْنَكُمْ شَهِيدًا ۖ يَعْلَمُ مَا فِى ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ ۗ وَٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ بِٱلْبَـٰطِلِ وَكَفَرُوا۟ بِٱللَّهِ أُو۟لَـٰٓئِكَ هُمُ ٱلْخَـٰسِرُونَ
Transliteration qul kafā bil-lahi baynī wabaynakum shahīdan yaʿlamu mā fī l-samāwāti wal-arḍi wa-alladhīna āmanū bil-bāṭili wakafarū bil-lahi ulāika humu l-khāsirūna
Tatar Минем белән сезнең арада шаһид булырга Аллаһ үзе җитәдер диген, Ул җирдә һәм күкләрдә булган нәрсәләрне беләдер. Аллаһуга вә Аның аятьләренә ышануны инкяр итеп ялганга ышанучылар, алар хәсрәтләнүче вә һәлак булучылардыр.
Verse 53
وَيَسْتَعْجِلُونَكَ بِٱلْعَذَابِ ۚ وَلَوْلَآ أَجَلٌ مُّسَمًّى لَّجَآءَهُمُ ٱلْعَذَابُ وَلَيَأْتِيَنَّهُم بَغْتَةً وَهُمْ لَا يَشْعُرُونَ
Transliteration wayastaʿjilūnaka bil-ʿadhābi walawlā ajalun musamman lajāahumu l-ʿadhābu walayatiyannahum baghtatan wahum lā yashʿurūna
Tatar Мөшрикләр синнән ґәзабны ашыктырып сорарлар, әгәр ґәзаб өчен билгеләнгән вакыт булмаса иде, әлбәттә, аларга ґәзаб килер иде, әлбәттә аларга ґәзаб искәрмәстән килер, хәлбуки алар ґәзабның килгәнен сизмәсләр.
Verse 54
يَسْتَعْجِلُونَكَ بِٱلْعَذَابِ وَإِنَّ جَهَنَّمَ لَمُحِيطَةٌۢ بِٱلْكَـٰفِرِينَ
Transliteration yastaʿjilūnaka bil-ʿadhābi wa-inna jahannama lamuḥīṭatun bil-kāfirīna
Tatar Алар Аллаһ ґәзабының дөньяда килүен ашыктырдылар. Бит аларны җәһәннәм чолгап алган үлү белән анда керерләр.
Verse 55
يَوْمَ يَغْشَىٰهُمُ ٱلْعَذَابُ مِن فَوْقِهِمْ وَمِن تَحْتِ أَرْجُلِهِمْ وَيَقُولُ ذُوقُوا۟ مَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ
Transliteration yawma yaghshāhumu l-ʿadhābu min fawqihim wamin taḥti arjulihim wayaqūlu dhūqū mā kuntum taʿmalūna
Tatar Ул көндә аларны ут ґәзабы өсләреннән вә аяк асларыннан чолгар, Аллаһ аларга кылган кабахәт эшләрегезнең ґәзабын татыгыз, дияр.
Verse 56
يَـٰعِبَادِىَ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓا۟ إِنَّ أَرْضِى وَٰسِعَةٌ فَإِيَّـٰىَ فَٱعْبُدُونِ
Transliteration yāʿibādiya alladhīna āmanū inna arḍī wāsiʿatun fa-iyyāya fa-uʿ'budūni
Tatar Ий мөэмин бәндәләрем, тәхкыйк Минем җирем киңдер, кайда гына булсагыз да Миңа гыйбадәт кылыгыз.
Verse 57
كُلُّ نَفْسٍ ذَآئِقَةُ ٱلْمَوْتِ ۖ ثُمَّ إِلَيْنَا تُرْجَعُونَ
Transliteration kullu nafsin dhāiqatu l-mawti thumma ilaynā tur'jaʿūna
Tatar Әлбәттә, үлем ачысын һәркем татыячактыр, соңра кубарылып Миңа кайтырсыз.
Verse 58
وَٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّـٰلِحَـٰتِ لَنُبَوِّئَنَّهُم مِّنَ ٱلْجَنَّةِ غُرَفًا تَجْرِى مِن تَحْتِهَا ٱلْأَنْهَـٰرُ خَـٰلِدِينَ فِيهَا ۚ نِعْمَ أَجْرُ ٱلْعَـٰمِلِينَ
Transliteration wa-alladhīna āmanū waʿamilū l-ṣāliḥāti lanubawwi-annahum mina l-janati ghurafan tajrī min taḥtihā l-anhāru khālidīna fīhā niʿ'ma ajru l-ʿāmilīna
Tatar Иман китереп Коръән юлы белән изге гамәлләр кылган мөэминнәрне, җәннәт чардакларына иңдерәчәкбез, ул җәннәтнең астыннан елгалар агадыр анда мәңге калырлар, хак мөэминнәрнең урыны һәм нигъмәтләре ни хуш яхшыдыр.
Verse 59
ٱلَّذِينَ صَبَرُوا۟ وَعَلَىٰ رَبِّهِمْ يَتَوَكَّلُونَ
Transliteration alladhīna ṣabarū waʿalā rabbihim yatawakkalūna
Tatar Шул җәннәткә керәсе мөэминнәр Аллаһ юлында төрле авырлыкларны күтәрделәр, ислам файдасына чыдадылар, вә алар Аллаһуга тәвәккәл итеп һәрвакыт Аллаһ юлында хәрәкәттә булырлар.
Verse 60
وَكَأَيِّن مِّن دَآبَّةٍ لَّا تَحْمِلُ رِزْقَهَا ٱللَّهُ يَرْزُقُهَا وَإِيَّاكُمْ ۚ وَهُوَ ٱلسَّمِيعُ ٱلْعَلِيمُ
Transliteration waka-ayyin min dābbatin lā taḥmilu riz'qahā l-lahu yarzuquhā wa-iyyākum wahuwa l-samīʿu l-ʿalīmu
Tatar Күпме хайваннар, кошлар үзләренә ризык хәзерләп куя алмыйлар, Аллаһ аларны да, сезне дә ризыкландырадыр, Ул – Аллаһ сүзләрегезне ишетүче, күңелләрегезне белүчедер.
Verse 61
وَلَئِن سَأَلْتَهُم مَّنْ خَلَقَ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ وَسَخَّرَ ٱلشَّمْسَ وَٱلْقَمَرَ لَيَقُولُنَّ ٱللَّهُ ۖ فَأَنَّىٰ يُؤْفَكُونَ
Transliteration wala-in sa-altahum man khalaqa l-samāwāti wal-arḍa wasakhara l-shamsa wal-qamara layaqūlunna l-lahu fa-annā yu'fakūna
Tatar Әгәр мөшрикләрдән җирне вә күкләрне кем халык кылды, дип, сорасаң, дәхи айны вә кояшны кем йөретә дип сорасаң, әлбәттә, Аллаһ дип җаваб бирерләр, шулай җавап биргәннәреннән соң ни өчен иман китерүдән баш тарталар?
Verse 62
ٱللَّهُ يَبْسُطُ ٱلرِّزْقَ لِمَن يَشَآءُ مِنْ عِبَادِهِۦ وَيَقْدِرُ لَهُۥٓ ۚ إِنَّ ٱللَّهَ بِكُلِّ شَىْءٍ عَلِيمٌ
Transliteration al-lahu yabsuṭu l-riz'qa liman yashāu min ʿibādihi wayaqdiru lahu inna l-laha bikulli shayin ʿalīmun
Tatar Аллаһ теләгән бәндәсенә киң ризык бирер, теләсә шул ук кешегә ризыкны тар кылыр, Аллаһ, әлбәттә, һәр нәрсәне белүчедер.
Verse 63
وَلَئِن سَأَلْتَهُم مَّن نَّزَّلَ مِنَ ٱلسَّمَآءِ مَآءً فَأَحْيَا بِهِ ٱلْأَرْضَ مِنۢ بَعْدِ مَوْتِهَا لَيَقُولُنَّ ٱللَّهُ ۚ قُلِ ٱلْحَمْدُ لِلَّهِ ۚ بَلْ أَكْثَرُهُمْ لَا يَعْقِلُونَ
Transliteration wala-in sa-altahum man nazzala mina l-samāi māan fa-aḥyā bihi l-arḍa min baʿdi mawtihā layaqūlunna l-lahu quli l-ḥamdu lillahi bal aktharuhum lā yaʿqilūna
Tatar Әгәр син күктән су иңдереп үлгән җирне кем тергезә дип мөшрикләрдән сорасаң, әлбәттә, Аллаһ дип җавап бирерләр. Мактау һәр эштә Аллаһугадыр диген! Бәлки аларның күбрәкләре хак сүзне аңламыйлар.
Verse 64
وَمَا هَـٰذِهِ ٱلْحَيَوٰةُ ٱلدُّنْيَآ إِلَّا لَهْوٌ وَلَعِبٌ ۚ وَإِنَّ ٱلدَّارَ ٱلْـَٔاخِرَةَ لَهِىَ ٱلْحَيَوَانُ ۚ لَوْ كَانُوا۟ يَعْلَمُونَ
Transliteration wamā hādhihi l-ḥayatu l-dun'yā illā lahwun walaʿibun wa-inna l-dāra l-ākhirata lahiya l-ḥayawānu law kānū yaʿlamūna
Tatar Ошбу дөнья тереклеге балалар уенчыгы кеби алдаудан башка нәрсә түгел, әмма ахирәт йорты исә улдыр хакыйкый яши торган мәңгелек яхшы бәхетле тормыш, әгәр шуны белсәләр иде, әлбәттә, бетәчәк дөньяга алданып мәңгелек бәхетле тормыштан мәхрүм булмас иделәр.
Verse 65
فَإِذَا رَكِبُوا۟ فِى ٱلْفُلْكِ دَعَوُا۟ ٱللَّهَ مُخْلِصِينَ لَهُ ٱلدِّينَ فَلَمَّا نَجَّىٰهُمْ إِلَى ٱلْبَرِّ إِذَا هُمْ يُشْرِكُونَ
Transliteration fa-idhā rakibū fī l-ful'ki daʿawū l-laha mukh'liṣīna lahu l-dīna falammā najjāhum ilā l-bari idhā hum yush'rikūna
Tatar Кәферләр көймәгә утырсалар диндә ихлас кешеләр кеби Аллаһуга ялваралар, әгәр Аллаһ аларны диңгездә сәламәт йөретеп корабларе белән корыга кайтарса, алар яңадан мөшрик булалар.
Verse 66
لِيَكْفُرُوا۟ بِمَآ ءَاتَيْنَـٰهُمْ وَلِيَتَمَتَّعُوا۟ ۖ فَسَوْفَ يَعْلَمُونَ
Transliteration liyakfurū bimā ātaynāhum waliyatamattaʿū fasawfa yaʿlamūna
Tatar Сынымнарына табынып карарланалар, Без биргән нигъмәтләргә көферлек кылыр өчен, бу эшләренең кабахәтлеген вә ґәзабын тиздән белерләр.
Verse 67
أَوَلَمْ يَرَوْا۟ أَنَّا جَعَلْنَا حَرَمًا ءَامِنًا وَيُتَخَطَّفُ ٱلنَّاسُ مِنْ حَوْلِهِمْ ۚ أَفَبِٱلْبَـٰطِلِ يُؤْمِنُونَ وَبِنِعْمَةِ ٱللَّهِ يَكْفُرُونَ
Transliteration awalam yaraw annā jaʿalnā ḥaraman āminan wayutakhaṭṭafu l-nāsu min ḥawlihim afabil-bāṭili yu'minūna wabiniʿ'mati l-lahi yakfurūna
Tatar Әйә белмиләрме Без мәсҗид Хәрамны башкаларның анда килеп золым күрүләреннән вә аңдагы кешеләрне үтермәктән имин кылдык, әмма мәсҗид тирәсендәге кешеләр үтерелү яки әсир булу белән фетнәләнерләр. Инде алар ялганга ышанып, Аллаһуның нигъмәтләре булган Коръәнне инкяр итәләрме?
Verse 68
وَمَنْ أَظْلَمُ مِمَّنِ ٱفْتَرَىٰ عَلَى ٱللَّهِ كَذِبًا أَوْ كَذَّبَ بِٱلْحَقِّ لَمَّا جَآءَهُۥٓ ۚ أَلَيْسَ فِى جَهَنَّمَ مَثْوًى لِّلْكَـٰفِرِينَ
Transliteration waman aẓlamu mimmani if'tarā ʿalā l-lahi kadhiban aw kadhaba bil-ḥaqi lammā jāahu alaysa fī jahannama mathwan lil'kāfirīna
Tatar Аллаһуга ялганны ифтира кылган кешедән дә залимрак кеше булырмы, яки пәйгамбәр хаклык белән килгәннән соң, пәйгамбәрне һәм Коръәнне ялганга тотучы кешедән дә залимрәк кеше булырмы? Әллә кәферләргә җәһәннәмдә урын юкмы?
Verse 69
وَٱلَّذِينَ جَـٰهَدُوا۟ فِينَا لَنَهْدِيَنَّهُمْ سُبُلَنَا ۚ وَإِنَّ ٱللَّهَ لَمَعَ ٱلْمُحْسِنِينَ
Transliteration wa-alladhīna jāhadū fīnā lanahdiyannahum subulanā wa-inna l-laha lamaʿa l-muḥ'sinīna
Tatar Ныклап ышанучылар Безнең юлыбызда тырышырлар, көрәшерләр, кирәк булса - сугышырлар, әлбәттә, Без аларны үзебез риза булган хак юлга күндерәчәкбез, Аллаһ, әлбәттә, мөэминнәр белән бергәдер. Мөэминнәрнең яхшы эшләре вә кылган изге гамәлләре фәкать Аллаһ ризасы өчен генә булса, Аллаһ аларга дөньяда һидәят, ахирәттә җәннәт бирер.
Read Surah Al-'Ankabut in another language
- English (word by word)
- Albanian
- Amazigh
- Amharic
- Assamese
- Azerbaijani
- Bambara
- Bangla
- Bosnian
- Bulgarian
- Chechen
- Chinese
- Czech
- Dari
- Dhivehi
- Dutch
- Finnish
- French
- German
- Gujarati
- Hausa
- Hebrew
- Hindi
- Indonesian
- Italian
- Japanese
- Kannada
- Kazakh
- Khmer
- Kinyarwanda
- Korean
- Kurdish
- Luganda
- Malay
- Malayalam
- Maranao
- Marathi
- Nepali
- Norwegian
- Oromo
- Pashto
- Persian
- Polish
- Portuguese
- Romanian
- Russian
- Sindhi
- Sinhala
- Somali
- Spanish
- Swahili
- Swedish
- Tagalog
- Tajik
- Tamil
- Telugu
- Thai
- Turkish
- Ukrainian
- Urdu
- Uyghur
- Uzbek
- Vietnamese
- Yao
- Yoruba
All 114 surahs in Tatar: the Qur’an in Tatar.
Tatar translation: Tatar, from Quran.com. Transliteration: Quran.com. Recitation: Mishary Alafasy, from EveryAyah.com. MyDugsi is a learning aid, not a replacement for a qualified teacher.