MyDugsiStart learning

Surah Al-Ahqaf in Tatar: translation and audio

Surah 46 · الأحقاف · The Wind-Curved Sandhills · 35 verses

Surah Al-Ahqaf verse by verse: the Arabic with a recitation you can repeat, the transliteration, and the Tatar translation by Tatar. For the meaning of every word, see Surah Al-Ahqaf word by word in English.

Verse 1

حمٓ

Transliteration hha-meem

Tatar Ха мим.

Verse 2

تَنزِيلُ ٱلْكِتَـٰبِ مِنَ ٱللَّهِ ٱلْعَزِيزِ ٱلْحَكِيمِ

Transliteration tanzīlu l-kitābi mina l-lahi l-ʿazīzi l-ḥakīmi

Tatar Коръәннең иңүе ґәзиз вә хәким булган Аллаһудандыр.

Verse 3

مَا خَلَقْنَا ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ وَمَا بَيْنَهُمَآ إِلَّا بِٱلْحَقِّ وَأَجَلٍ مُّسَمًّى ۚ وَٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ عَمَّآ أُنذِرُوا۟ مُعْرِضُونَ

Transliteration mā khalaqnā l-samāwāti wal-arḍa wamā baynahumā illā bil-ḥaqi wa-ajalin musamman wa-alladhīna kafarū ʿammā undhirū muʿ'riḍūna

Tatar Без җир вә күкләрне һәм аларның араларында булган нәрсәләрне һәр яклап дөресләп төзедек, кыямәткә хәтле торсыннар өчен. Әмма имансыз булган кешеләр, Коръән белән куркытылмыш ґәзаблардан куркудан баш тарталар.

Verse 4

قُلْ أَرَءَيْتُم مَّا تَدْعُونَ مِن دُونِ ٱللَّهِ أَرُونِى مَاذَا خَلَقُوا۟ مِنَ ٱلْأَرْضِ أَمْ لَهُمْ شِرْكٌ فِى ٱلسَّمَـٰوَٰتِ ۖ ٱئْتُونِى بِكِتَـٰبٍ مِّن قَبْلِ هَـٰذَآ أَوْ أَثَـٰرَةٍ مِّنْ عِلْمٍ إِن كُنتُمْ صَـٰدِقِينَ

Transliteration qul ara-aytum mā tadʿūna min dūni l-lahi arūnī mādhā khalaqū mina l-arḍi am lahum shir'kun fī l-samāwāti i'tūnī bikitābin min qabli hādhā aw athāratin min ʿil'min in kuntum ṣādiqīna

Tatar Аларга әйт: "Әйә беләсезме Аллаһудан башка гыйбадәт кылган сынымнарыгыз, җирдә нәрсә халык кылдылар, миңа күрсәтегез, яки Аллаһуга тиң булып, Аның белән бергә күкләрне төзеделәрме? Инде Коръәннән әүвәл иңгән бер китапны китерегез, сүзегезнең дөреслегенә миңа шәһадәт бирсен, яки сынымнарга гыйбадәт кылу дөрес икәнлекне раслаучы дәлил әсәрләрен күрсәтегез, әгәр дәгъвәгез дөрес булса", – дип.

Verse 5

وَمَنْ أَضَلُّ مِمَّن يَدْعُوا۟ مِن دُونِ ٱللَّهِ مَن لَّا يَسْتَجِيبُ لَهُۥٓ إِلَىٰ يَوْمِ ٱلْقِيَـٰمَةِ وَهُمْ عَن دُعَآئِهِمْ غَـٰفِلُونَ

Transliteration waman aḍallu mimman yadʿū min dūni l-lahi man lā yastajību lahu ilā yawmi l-qiyāmati wahum ʿan duʿāihim ghāfilūna

Tatar Аллаһудан башка затка гыйбадәт кылучы кешедән дә адашучырак кеше бармы, догаларын сораганнарын кабул итәргә нәрсәдер бирергә мәңге көчләре җитми торган сынымнарга гыйбадәт кылалар, хәлбуки сынымнар аларның догаларыннан гафилләрдер, чөнки алар җансызлардыр.

Verse 6

وَإِذَا حُشِرَ ٱلنَّاسُ كَانُوا۟ لَهُمْ أَعْدَآءً وَكَانُوا۟ بِعِبَادَتِهِمْ كَـٰفِرِينَ

Transliteration wa-idhā ḥushira l-nāsu kānū lahum aʿdāan wakānū biʿibādatihim kāfirīna

Tatar Кешеләр каберләрдән кубарылганда сынымнар, аларга гыйбадәт кылучыларга дошман булырлар, вә мөшрикләрнең аларга гыйбадәтләрен инкяр итәрләр.

Verse 7

وَإِذَا تُتْلَىٰ عَلَيْهِمْ ءَايَـٰتُنَا بَيِّنَـٰتٍ قَالَ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ لِلْحَقِّ لَمَّا جَآءَهُمْ هَـٰذَا سِحْرٌ مُّبِينٌ

Transliteration wa-idhā tut'lā ʿalayhim āyātunā bayyinātin qāla alladhīna kafarū lil'ḥaqqi lammā jāahum hādhā siḥ'run mubīnun

Tatar Әгәр аларга Безнең Коръән аятьләребез аңлатып укылса, Коръәннең хак сүзләренә ышанмаучылар, аларга Коръән килгән чакта, бу Коръән ачык сихер диделәр.

Verse 8

أَمْ يَقُولُونَ ٱفْتَرَىٰهُ ۖ قُلْ إِنِ ٱفْتَرَيْتُهُۥ فَلَا تَمْلِكُونَ لِى مِنَ ٱللَّهِ شَيْـًٔا ۖ هُوَ أَعْلَمُ بِمَا تُفِيضُونَ فِيهِ ۖ كَفَىٰ بِهِۦ شَهِيدًۢا بَيْنِى وَبَيْنَكُمْ ۖ وَهُوَ ٱلْغَفُورُ ٱلرَّحِيمُ

Transliteration am yaqūlūna if'tarāhu qul ini if'taraytuhu falā tamlikūna lī mina l-lahi shayan huwa aʿlamu bimā tufīḍūna fīhi kafā bihi shahīdan baynī wabaynakum wahuwa l-ghafūru l-raḥīmu

Tatar Яки алар Мухәммәд г-м Коръәнне үзе чыгарып Аллаһуга ифтира итте дияләрме? Син аларга әйт: "Әгәр мин Коръәнне үзем чыгарып Аллаһуга ифтира итсәм, Аллаһ мине ґәзаб кылган вакытта Аның ґәзабыннан мине коткарырга кадир булмассыз, шулай булгач нигә мин ул эшкә барыйм. Ул – Аллаһ Коръән хакында сөйләгән сүзләрегезне беләдер. Минем илә сезнең арада шаһид булырга Аллаһ Үзе җитәдер. Ул ярлыкаучы вә рәхимледер", – дип.

Verse 9

قُلْ مَا كُنتُ بِدْعًا مِّنَ ٱلرُّسُلِ وَمَآ أَدْرِى مَا يُفْعَلُ بِى وَلَا بِكُمْ ۖ إِنْ أَتَّبِعُ إِلَّا مَا يُوحَىٰٓ إِلَىَّ وَمَآ أَنَا۠ إِلَّا نَذِيرٌ مُّبِينٌ

Transliteration qul mā kuntu bid'ʿan mina l-rusuli wamā adrī mā yuf'ʿalu bī walā bikum in attabiʿu illā mā yūḥā ilayya wamā anā illā nadhīrun mubīnun

Tatar Син аларга әйт: "Мин пәйгамбәрләрдән әүвәлге пәйгамбәр түгелмен, дөньяда һәм ахирәттә сезгә вә миңа Аллаһ ни кылыр белмим, мин Аллаһудан үземә вәхий ителгән аятьләргә генә иярәмен, һәм мин Коръәнне кабул итмәүчеләрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы гынамын.

Verse 10

قُلْ أَرَءَيْتُمْ إِن كَانَ مِنْ عِندِ ٱللَّهِ وَكَفَرْتُم بِهِۦ وَشَهِدَ شَاهِدٌ مِّنۢ بَنِىٓ إِسْرَٰٓءِيلَ عَلَىٰ مِثْلِهِۦ فَـَٔامَنَ وَٱسْتَكْبَرْتُمْ ۖ إِنَّ ٱللَّهَ لَا يَهْدِى ٱلْقَوْمَ ٱلظَّـٰلِمِينَ

Transliteration qul ara-aytum in kāna min ʿindi l-lahi wakafartum bihi washahida shāhidun min banī is'rāīla ʿalā mith'lihi faāmana wa-is'takbartum inna l-laha lā yahdī l-qawma l-ẓālimīna

Tatar Әйткел: "Әйә беләсезме хәбәр бирегез миңа, әгәр Коръән Аллаһудан иңгән булса, вә сез аны инкяр итсәгез вә Ягъкуб балаларыннан Габдулла Коръәндәге хөкемнәр Тәүратта барлыгы белән шәһадәт бирсә, вә ул Коръәнне яхшы белгәне өчен аңа иман китерсә, ә сез исә наданлыгыгыздан аңа иман китерүдән тәкәбберләндегез, инде сез кешеләрнең иң явызрагы буласыз түгелме? Бит Аллаһ галимнәрне туры юлга һич тә күндермидер.

Verse 11

وَقَالَ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ لِلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ لَوْ كَانَ خَيْرًا مَّا سَبَقُونَآ إِلَيْهِ ۚ وَإِذْ لَمْ يَهْتَدُوا۟ بِهِۦ فَسَيَقُولُونَ هَـٰذَآ إِفْكٌ قَدِيمٌ

Transliteration waqāla alladhīna kafarū lilladhīna āmanū law kāna khayran mā sabaqūnā ilayhi wa-idh lam yahtadū bihi fasayaqūlūna hādhā if'kun qadīmun

Tatar Коръәнгә ышанмаучылар ышанучыларга әйттеләр: "Әгәр Коръән хәерле нәрсә булса, бу ышанучылар безне узмаслар иде, чөнки ярлы, вә түбән дәрәҗәле кешеләр генә Коръәнгә ышанып Мухәммәдкә иярделәр", – дип. Алар Коръән күрсәткән туры юлга кермәгәч, ошбу Коръән Мухәммәдтән чыккан иске ялган сүздер диделәр.

Verse 12

وَمِن قَبْلِهِۦ كِتَـٰبُ مُوسَىٰٓ إِمَامًا وَرَحْمَةً ۚ وَهَـٰذَا كِتَـٰبٌ مُّصَدِّقٌ لِّسَانًا عَرَبِيًّا لِّيُنذِرَ ٱلَّذِينَ ظَلَمُوا۟ وَبُشْرَىٰ لِلْمُحْسِنِينَ

Transliteration wamin qablihi kitābu mūsā imāman waraḥmatan wahādhā kitābun muṣaddiqun lisānan ʿarabiyyan liyundhira alladhīna ẓalamū wabush'rā lil'muḥ'sinīna

Tatar Коръәннән элек Муса китабы Тәүрат иңдерелмеш иде, ул китап ышанучыларга Имам вә рәхмәт иде. Вә ошбу Коръән әүвәлге китапларны тәсъдыйк итүче китаптер, гарәб телендә иңдерелде, аның белән гамәл кылмаучы залимнәрне җәһәннәм белән куркытмак өчен вә аның белән гамәл кылучы яхшы мөэминнәрне җәннәт белән шатландыру өчен.

Verse 13

إِنَّ ٱلَّذِينَ قَالُوا۟ رَبُّنَا ٱللَّهُ ثُمَّ ٱسْتَقَـٰمُوا۟ فَلَا خَوْفٌ عَلَيْهِمْ وَلَا هُمْ يَحْزَنُونَ

Transliteration inna alladhīna qālū rabbunā l-lahu thumma is'taqāmū falā khawfun ʿalayhim walā hum yaḥzanūna

Tatar Хак мөэминнәр Раббыбыз Аллаһ диделәр, соңра һәр эштә туры булдылар, аларга һич куркыныч юктыр һәм алар көенүче дә булмаслар

Verse 14

أُو۟لَـٰٓئِكَ أَصْحَـٰبُ ٱلْجَنَّةِ خَـٰلِدِينَ فِيهَا جَزَآءًۢ بِمَا كَانُوا۟ يَعْمَلُونَ

Transliteration ulāika aṣḥābu l-janati khālidīna fīhā jazāan bimā kānū yaʿmalūna

Tatar Ул мөэминнәр җәннәт кешеләредер, алар анда мәңге булырлар Коръән белән гамәл кылулары бәрабәренә изге җәза булсын өчен.

Verse 15

وَوَصَّيْنَا ٱلْإِنسَـٰنَ بِوَٰلِدَيْهِ إِحْسَـٰنًا ۖ حَمَلَتْهُ أُمُّهُۥ كُرْهًا وَوَضَعَتْهُ كُرْهًا ۖ وَحَمْلُهُۥ وَفِصَـٰلُهُۥ ثَلَـٰثُونَ شَهْرًا ۚ حَتَّىٰٓ إِذَا بَلَغَ أَشُدَّهُۥ وَبَلَغَ أَرْبَعِينَ سَنَةً قَالَ رَبِّ أَوْزِعْنِىٓ أَنْ أَشْكُرَ نِعْمَتَكَ ٱلَّتِىٓ أَنْعَمْتَ عَلَىَّ وَعَلَىٰ وَٰلِدَىَّ وَأَنْ أَعْمَلَ صَـٰلِحًا تَرْضَىٰهُ وَأَصْلِحْ لِى فِى ذُرِّيَّتِىٓ ۖ إِنِّى تُبْتُ إِلَيْكَ وَإِنِّى مِنَ ٱلْمُسْلِمِينَ

Transliteration wawaṣṣaynā l-insāna biwālidayhi iḥ'sānan ḥamalathu ummuhu kur'han wawaḍaʿathu kur'han waḥamluhu wafiṣāluhu thalāthūna shahran ḥattā idhā balagha ashuddahu wabalagha arbaʿīna sanatan qāla rabbi awziʿ'nī an ashkura niʿ'mataka allatī anʿamta ʿalayya waʿalā wālidayya wa-an aʿmala ṣāliḥan tarḍāhu wa-aṣliḥ lī fī dhurriyyatī innī tub'tu ilayka wa-innī mina l-mus'limīna

Tatar Без кешегә ата-анасына изгелек итәргә әмер иттек, аны анасы мәшәкать белән корсагында күтәрде вә мәшәкать белән тудырды, дәхи аны корсагыңда күтәрмәк вә тудыргач имезмәк утыз айдыр, хәтта үсеп куәткә ирешсә, кырык яшькә җитсә, әйтер: "Ий Раббым миңа илһам биргел үземә вә ата-анама биргән һидәят вә ислам нигъмәтенә шөкер итмәгем өчен вә Син риза була торган изге гамәлләр кылмагым өчен, ий Раббым, балаларымны да исълах иткел, бар да мөэмин булсыннар, йә Рабби, мин Сиңа кайттым вә мөселманнардан булып һәр әмереңә итагать иттем. (Ошбу аять Габдулла Әбү Бәкер хакында иңмештер. Мөселманнар өчен яхшы мисалдыр.)

Verse 16

أُو۟لَـٰٓئِكَ ٱلَّذِينَ نَتَقَبَّلُ عَنْهُمْ أَحْسَنَ مَا عَمِلُوا۟ وَنَتَجَاوَزُ عَن سَيِّـَٔاتِهِمْ فِىٓ أَصْحَـٰبِ ٱلْجَنَّةِ ۖ وَعْدَ ٱلصِّدْقِ ٱلَّذِى كَانُوا۟ يُوعَدُونَ

Transliteration ulāika alladhīna nataqabbalu ʿanhum aḥsana mā ʿamilū wanatajāwazu ʿan sayyiātihim fī aṣḥābi l-janati waʿda l-ṣid'qi alladhī kānū yūʿadūna

Tatar Шул сыйфатта булган мөэминнәрнең изге гамәлләрен кабул итегез вә гөнаһларын гафу итәбез җәннәт кешеләре булганнары хәлдә, Аллаһуның дөрес вәгъдәсе илә вәгъдә ителмеш иделәр.

Verse 17

وَٱلَّذِى قَالَ لِوَٰلِدَيْهِ أُفٍّ لَّكُمَآ أَتَعِدَانِنِىٓ أَنْ أُخْرَجَ وَقَدْ خَلَتِ ٱلْقُرُونُ مِن قَبْلِى وَهُمَا يَسْتَغِيثَانِ ٱللَّهَ وَيْلَكَ ءَامِنْ إِنَّ وَعْدَ ٱللَّهِ حَقٌّ فَيَقُولُ مَا هَـٰذَآ إِلَّآ أَسَـٰطِيرُ ٱلْأَوَّلِينَ

Transliteration wa-alladhī qāla liwālidayhi uffin lakumā ataʿidāninī an ukh'raja waqad khalati l-qurūnu min qablī wahumā yastaghīthāni l-laha waylaka āmin inna waʿda l-lahi ḥaqqun fayaqūlu mā hādhā illā asāṭīru l-awalīna

Tatar Имансыз угылларын ата-аналары иманга өндәп вәгазь кылганда ул аталарына ачуланып әйтәдер: "Әйә сез миңа үлгәннән соң кабердән терелеп чыгуны вәгъдә итәсезме, миннән элек күпме кешеләр үлеп киткәннәр әле берсе дә терелеп кайтканы юк", – дип. Ата-анасы исә дога кылып Аллаһудан угылларының иман китерүен сорарлар вә әйтерләр: "Ий углыбыз, әгәр һәлак булырга теләмәсәң, иман китер, Аллаһуның вәгъдәсе хак, кыямәт булачак, һәммә кешеләр терелеп каберләреннән чыгачаклар", – дип. Ул әйтер: "Терелеп кубарылу була дигән сүзегез хак түгелдер мәгәр әүвәлгеләрнең ялган сүзләредер", – дип.

Verse 18

أُو۟لَـٰٓئِكَ ٱلَّذِينَ حَقَّ عَلَيْهِمُ ٱلْقَوْلُ فِىٓ أُمَمٍ قَدْ خَلَتْ مِن قَبْلِهِم مِّنَ ٱلْجِنِّ وَٱلْإِنسِ ۖ إِنَّهُمْ كَانُوا۟ خَـٰسِرِينَ

Transliteration ulāika alladhīna ḥaqqa ʿalayhimu l-qawlu fī umamin qad khalat min qablihim mina l-jini wal-insi innahum kānū khāsirīna

Tatar Әнә шулай хакны инкяр итүчеләр, әүвәлге инкяр итүче җен вә кешеләр таифәсе белән бергә җәһәннәмдә булырлар дигән сүз Аллаһуның вәгъдәсе илә сабит булды, алар һәммәсе, әлбәттә, һәлак булучылардыр.

Verse 19

وَلِكُلٍّ دَرَجَـٰتٌ مِّمَّا عَمِلُوا۟ ۖ وَلِيُوَفِّيَهُمْ أَعْمَـٰلَهُمْ وَهُمْ لَا يُظْلَمُونَ

Transliteration walikullin darajātun mimmā ʿamilū waliyuwaffiyahum aʿmālahum wahum lā yuẓ'lamūna

Tatar Мөэминнәргә вә кәферләргә дә эшләгән эшләренә карата ахирәттә дәрәҗәләр бардыр: мөэминнәргә җәннәтләрдә төрле бөек дәрәҗәләр, кәферләргә исә ут астында тирән чокырлар. Кәсеп иткән сәваб вә гөнаһларының җәзасын Аллаһ һәрберсенә ирештерсен өчен савабларын киметмичә вә гөнаһларын арттырмыйча гына.

Verse 20

وَيَوْمَ يُعْرَضُ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ عَلَى ٱلنَّارِ أَذْهَبْتُمْ طَيِّبَـٰتِكُمْ فِى حَيَاتِكُمُ ٱلدُّنْيَا وَٱسْتَمْتَعْتُم بِهَا فَٱلْيَوْمَ تُجْزَوْنَ عَذَابَ ٱلْهُونِ بِمَا كُنتُمْ تَسْتَكْبِرُونَ فِى ٱلْأَرْضِ بِغَيْرِ ٱلْحَقِّ وَبِمَا كُنتُمْ تَفْسُقُونَ

Transliteration wayawma yuʿ'raḍu alladhīna kafarū ʿalā l-nāri adhhabtum ṭayyibātikum fī ḥayātikumu l-dun'yā wa-is'tamtaʿtum bihā fal-yawma tuj'zawna ʿadhāba l-hūni bimā kuntum tastakbirūna fī l-arḍi bighayri l-ḥaqi wabimā kuntum tafsuqūna

Tatar Кыямәт көнне кәферләр утка күчерелерләр вә әйтелер: "Сез дөнья тереклегендә Аллаһуның, күп нигъмәтләре белән файдаланып әмма Ана гыйбадәт кылмыйча бәгъзе яхшы эшләрегезнең савабын бетердегез, иңде бүген хур рисвай итүче ґәзаб белән җәза ителәсез, җир өстендә хаксыз тәкәбберләнгәнегез һәм чиктән чыгып бозыклык кылганыгыз өчен.

Verse 21

۞ وَٱذْكُرْ أَخَا عَادٍ إِذْ أَنذَرَ قَوْمَهُۥ بِٱلْأَحْقَافِ وَقَدْ خَلَتِ ٱلنُّذُرُ مِنۢ بَيْنِ يَدَيْهِ وَمِنْ خَلْفِهِۦٓ أَلَّا تَعْبُدُوٓا۟ إِلَّا ٱللَّهَ إِنِّىٓ أَخَافُ عَلَيْكُمْ عَذَابَ يَوْمٍ عَظِيمٍ

Transliteration wa-udh'kur akhā ʿādin idh andhara qawmahu bil-aḥqāfi waqad khalati l-nudhuru min bayni yadayhi wamin khalfihi allā taʿbudū illā l-laha innī akhāfu ʿalaykum ʿadhāba yawmin ʿaẓīmin

Tatar Ий Мухәммәд г-м, кешеләргә Гад кавеменең кардәше Һуд пәйгамбәрне зекер ит: "Һуд үзенең кавемен бер комлыкта Аллаһ ґәзабы белән сөйләп куркытты". Гад кавеме Йәмәндә хәҗәр дип аталган җирдә бер комлыкта яшиләр иде". Бу кавемгә Һудтан элек вә соңра пәйгамбәрләр килеп Аллаһ ґәзабы илә куркыттылар, аларның һәрбере: "Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз, башка һичбер затька коллык кылмагыз, әгәр Аллаһудан башкага гыйбадәт кылсагыз кыямәт көненең олугъ ґәзабы сезгә килүдән куркабыз", – диделәр.

Verse 22

قَالُوٓا۟ أَجِئْتَنَا لِتَأْفِكَنَا عَنْ ءَالِهَتِنَا فَأْتِنَا بِمَا تَعِدُنَآ إِن كُنتَ مِنَ ٱلصَّـٰدِقِينَ

Transliteration qālū aji'tanā litafikanā ʿan ālihatinā fatinā bimā taʿidunā in kunta mina l-ṣādiqīna

Tatar Алар пәйгамбәргә әйттеләр: "Әйә син безне үзебезнең Илаһәләребездән тыяр өчен килдеңме, әгәр сүзең дөрес булса, вәгъдә кылган олугъ ґәзабыңны безгә хәзер китер", – дип.

Verse 23

قَالَ إِنَّمَا ٱلْعِلْمُ عِندَ ٱللَّهِ وَأُبَلِّغُكُم مَّآ أُرْسِلْتُ بِهِۦ وَلَـٰكِنِّىٓ أَرَىٰكُمْ قَوْمًا تَجْهَلُونَ

Transliteration qāla innamā l-ʿil'mu ʿinda l-lahi wa-uballighukum mā ur'sil'tu bihi walākinnī arākum qawman tajhalūna

Tatar Һуд әйтте: "Сезгә тиешле ґәзабның кайчан киләчәген фәкать Аллаһ беләдер, мин исә Аллаһудан җибәрелгән шәригатьне сезгә ирештерүчемен ләкин мин сезне җаһил надан кавемсез, дип беләмен, чөнки ґәзабны хәзер үк сорыйсыз."

Verse 24

فَلَمَّا رَأَوْهُ عَارِضًا مُّسْتَقْبِلَ أَوْدِيَتِهِمْ قَالُوا۟ هَـٰذَا عَارِضٌ مُّمْطِرُنَا ۚ بَلْ هُوَ مَا ٱسْتَعْجَلْتُم بِهِۦ ۖ رِيحٌ فِيهَا عَذَابٌ أَلِيمٌ

Transliteration falammā ra-awhu ʿāriḍan mus'taqbila awdiyatihim qālū hādhā ʿāriḍun mum'ṭirunā bal huwa mā is'taʿjaltum bihi rīḥun fīhā ʿadhābun alīmun

Tatar Алар үзләренә ґәзаб алып килә торган болытны күргәч, бу болыт безгә яңгыр алып килә диделәр. Һуд әйтте: "Бәлки ул сез ашыктырып сораган ґәзабыгыздыр ки, анда рәнҗеткүче каты ґәзаб бардыр.

Verse 25

تُدَمِّرُ كُلَّ شَىْءٍۭ بِأَمْرِ رَبِّهَا فَأَصْبَحُوا۟ لَا يُرَىٰٓ إِلَّا مَسَـٰكِنُهُمْ ۚ كَذَٰلِكَ نَجْزِى ٱلْقَوْمَ ٱلْمُجْرِمِينَ

Transliteration tudammiru kulla shayin bi-amri rabbihā fa-aṣbaḥū lā yurā illā masākinuhum kadhālika najzī l-qawma l-muj'rimīna

Tatar Ул җил Аллаһуның әмере белән һәрнәрсәне һәлак итәр", – дип. Ул җил килеп һәммәләрен вә һәрнәрсәне һәлак итте, бу җилдән соң карасаң өйләреннән башка нәрсә күренмәс иде. Без ышанмаган явызларга әнә шулай җәза бирәбез.

Verse 26

وَلَقَدْ مَكَّنَّـٰهُمْ فِيمَآ إِن مَّكَّنَّـٰكُمْ فِيهِ وَجَعَلْنَا لَهُمْ سَمْعًا وَأَبْصَـٰرًا وَأَفْـِٔدَةً فَمَآ أَغْنَىٰ عَنْهُمْ سَمْعُهُمْ وَلَآ أَبْصَـٰرُهُمْ وَلَآ أَفْـِٔدَتُهُم مِّن شَىْءٍ إِذْ كَانُوا۟ يَجْحَدُونَ بِـَٔايَـٰتِ ٱللَّهِ وَحَاقَ بِهِم مَّا كَانُوا۟ بِهِۦ يَسْتَهْزِءُونَ

Transliteration walaqad makkannāhum fīmā in makkannākum fīhi wajaʿalnā lahum samʿan wa-abṣāran wa-afidatan famā aghnā ʿanhum samʿuhum walā abṣāruhum walā afidatuhum min shayin idh kānū yajḥadūna biāyāti l-lahi waḥāqa bihim mā kānū bihi yastahziūna

Tatar Без Һуд кавеменә озын гомер, куәтле гәүдә вә күп мал һәм торырга урын да биргән идек, ә инде сез Коръәнгә ышанмаучы кәферләр, аларга бирелгән артыклык сезгә бирелмәде. Ләкин һәммә кешегә бертигез биргәне: Без ышанмаучыларга да колак, күз, күңел бирдек, аларның исә колаклары, күзләре һәм күңелләре аларга һич тә файда бирмәде, чөнки алар Аллаһуның аятьләрен инкяр итәр булдылар, аларга хакны мәсхәрә итүләренең ґәзабы инде.

Verse 27

وَلَقَدْ أَهْلَكْنَا مَا حَوْلَكُم مِّنَ ٱلْقُرَىٰ وَصَرَّفْنَا ٱلْـَٔايَـٰتِ لَعَلَّهُمْ يَرْجِعُونَ

Transliteration walaqad ahlaknā mā ḥawlakum mina l-qurā waṣarrafnā l-āyāti laʿallahum yarjiʿūna

Tatar Ий Мәккә мөшрикләре, Без сезнең тирәдәге күп шәһәр кешеләрен һәлак иттек, шаять иман китерерләр, дип, Без аларга аятьләрне вә могҗизаларны берничә мәртәбә бирдек, алар исә ышанмадылар.

Verse 28

فَلَوْلَا نَصَرَهُمُ ٱلَّذِينَ ٱتَّخَذُوا۟ مِن دُونِ ٱللَّهِ قُرْبَانًا ءَالِهَةًۢ ۖ بَلْ ضَلُّوا۟ عَنْهُمْ ۚ وَذَٰلِكَ إِفْكُهُمْ وَمَا كَانُوا۟ يَفْتَرُونَ

Transliteration falawlā naṣarahumu alladhīna ittakhadhū min dūni l-lahi qur'bānan ālihatan bal ḍallū ʿanhum wadhālika if'kuhum wamā kānū yaftarūna

Tatar Шул вакытта ни өчен Аллаһудан башка якын күреп гыйбадәт кылган сынымнары аларны Аллаһ ґәзабыннан коткармады? Бәлки ґәзаб иңгәндә сынымнары күздән югалдылар, ошбу сынымнарны Аллаһуга якын итүче диюләре аларның ялганнарыдыр һәм Аллаһуга тиңдәш, дип, ифтираларыдыр.

Verse 29

وَإِذْ صَرَفْنَآ إِلَيْكَ نَفَرًا مِّنَ ٱلْجِنِّ يَسْتَمِعُونَ ٱلْقُرْءَانَ فَلَمَّا حَضَرُوهُ قَالُوٓا۟ أَنصِتُوا۟ ۖ فَلَمَّا قُضِىَ وَلَّوْا۟ إِلَىٰ قَوْمِهِم مُّنذِرِينَ

Transliteration wa-idh ṣarafnā ilayka nafaran mina l-jini yastamiʿūna l-qur'āna falammā ḥaḍarūhu qālū anṣitū falammā quḍiya wallaw ilā qawmihim mundhirīna

Tatar Ий Мухәммәд г-м, шул хәлне зекер ит ки, сахабәләрең илә иртә намазы укыган вакытыңда Коръән сүзләрен ишетсеннәр өчен бер төркем җеннәрне сиңа очыраттык, Мухәммәд г-м янына якын килгәч бер-берсенә әйттеләр: "Сөйләшмичә Коръәнне тынлап тик торыгыз", – дип. Коръән укылып беткәч, кавемнәренә кайттылар, ишеткән Коръәннәре белән аларны куркытучы булганнары хәлдә.

Verse 30

قَالُوا۟ يَـٰقَوْمَنَآ إِنَّا سَمِعْنَا كِتَـٰبًا أُنزِلَ مِنۢ بَعْدِ مُوسَىٰ مُصَدِّقًا لِّمَا بَيْنَ يَدَيْهِ يَهْدِىٓ إِلَى ٱلْحَقِّ وَإِلَىٰ طَرِيقٍ مُّسْتَقِيمٍ

Transliteration qālū yāqawmanā innā samiʿ'nā kitāban unzila min baʿdi mūsā muṣaddiqan limā bayna yadayhi yahdī ilā l-ḥaqi wa-ilā ṭarīqin mus'taqīmin

Tatar Вә әйттеләр: "Ий кавемебез, без Мусадан соң иңгән бер китапның укылганын ишеттек, элек иңгән китапларны раслаганы хәлдә ул хак дингә күндерәдер вә һәм туры юлга кертәдер.

Verse 31

يَـٰقَوْمَنَآ أَجِيبُوا۟ دَاعِىَ ٱللَّهِ وَءَامِنُوا۟ بِهِۦ يَغْفِرْ لَكُم مِّن ذُنُوبِكُمْ وَيُجِرْكُم مِّنْ عَذَابٍ أَلِيمٍ

Transliteration yāqawmanā ajībū dāʿiya l-lahi waāminū bihi yaghfir lakum min dhunūbikum wayujir'kum min ʿadhābin alīmin

Tatar Ий кавемебез Аллаһуның иманга чакыруын кабул итегез, һәм Аллаһу, Коръәнгә һәм пәйгамбәргә иман китерегез, иман китерсәгез Аллаһ гөнаһларыгызны гафу итәр вә сезне рәнҗеткүче ґәзабтан коткарыр.

Verse 32

وَمَن لَّا يُجِبْ دَاعِىَ ٱللَّهِ فَلَيْسَ بِمُعْجِزٍ فِى ٱلْأَرْضِ وَلَيْسَ لَهُۥ مِن دُونِهِۦٓ أَوْلِيَآءُ ۚ أُو۟لَـٰٓئِكَ فِى ضَلَـٰلٍ مُّبِينٍ

Transliteration waman lā yujib dāʿiya l-lahi falaysa bimuʿ'jizin fī l-arḍi walaysa lahu min dūnihi awliyāu ulāika fī ḍalālin mubīnin

Tatar Берәү Аллаһуга иманга вә гыйбадәткә чакыручы рәсүлнең сүзен кабул итмәсә, ул кеше Аллаһуның ґәзабыннан качып котылу өчен Аллаһуны җирдә гаҗиз итә алмас һәм Аллаһудан башка ґәзабдан коткару өчен дуслар да булмас, ул инкяр итүчеләр ачык адашугылардыр.

Verse 33

أَوَلَمْ يَرَوْا۟ أَنَّ ٱللَّهَ ٱلَّذِى خَلَقَ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ وَلَمْ يَعْىَ بِخَلْقِهِنَّ بِقَـٰدِرٍ عَلَىٰٓ أَن يُحْـِۧىَ ٱلْمَوْتَىٰ ۚ بَلَىٰٓ إِنَّهُۥ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ قَدِيرٌ

Transliteration awalam yaraw anna l-laha alladhī khalaqa l-samāwāti wal-arḍa walam yaʿya bikhalqihinna biqādirin ʿalā an yuḥ'yiya l-mawtā balā innahu ʿalā kulli shayin qadīrun

Tatar Алар белмиләрме, Аллаһ һич тә мәшәкать чикмичә җирне вә күкләрне халык кылды, шул Аллаһуның үлекләрне тергезеп каберләрдән кубарырга көче җитмәсме? Әлбәттә, көче җитәдер һәм кубарыр, Аның һәр нәрсәгә көче җитә.

Verse 34

وَيَوْمَ يُعْرَضُ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ عَلَى ٱلنَّارِ أَلَيْسَ هَـٰذَا بِٱلْحَقِّ ۖ قَالُوا۟ بَلَىٰ وَرَبِّنَا ۚ قَالَ فَذُوقُوا۟ ٱلْعَذَابَ بِمَا كُنتُمْ تَكْفُرُونَ

Transliteration wayawma yuʿ'raḍu alladhīna kafarū ʿalā l-nāri alaysa hādhā bil-ḥaqi qālū balā warabbinā qāla fadhūqū l-ʿadhāba bimā kuntum takfurūna

Tatar Имансызлар утка кертелгәч, аларга әйтелер: "Ошбу көннең ґәзабы сезгә хак түгелме? Сез аны ялган дия идегез", – дип. Алар: "Валлаһи безгә тиешле ґәзаб хакдыр", – диярләр. Аллаһ әйтер: "Дөньяда кәфер булганыгыз өчен инде бүген ґәзабны татыгыз", – дип.

Verse 35

فَٱصْبِرْ كَمَا صَبَرَ أُو۟لُوا۟ ٱلْعَزْمِ مِنَ ٱلرُّسُلِ وَلَا تَسْتَعْجِل لَّهُمْ ۚ كَأَنَّهُمْ يَوْمَ يَرَوْنَ مَا يُوعَدُونَ لَمْ يَلْبَثُوٓا۟ إِلَّا سَاعَةً مِّن نَّهَارٍۭ ۚ بَلَـٰغٌ ۚ فَهَلْ يُهْلَكُ إِلَّا ٱلْقَوْمُ ٱلْفَـٰسِقُونَ

Transliteration fa-iṣ'bir kamā ṣabara ulū l-ʿazmi mina l-rusuli walā tastaʿjil lahum ka-annahum yawma yarawna mā yūʿadūna lam yalbathū illā sāʿatan min nahārin balāghun fahal yuh'laku illā l-qawmu l-fāsiqūna

Tatar Ий Мухәммәд г-м, кавемеңнең төрлечә каршылык күрсәтүләренә сабыр ит, нык чыдамлы бул, пәйгамбәрләрнең каты чыдамлылары чыдаган кеби, вә аларга ґәзабны ашыктырып сорамагыл! Кәферләр үзләренә вәгъдә ителгән ґәзабны күргәч, гүя дөньяда көндезен бер генә сәгать тордык, дип, зан итәрләр. Ошбу Коръән пәйгамбәрнең Аллаһудан кешеләргә ирештермәгедер, алар һәлак булмас, мәгәр Коръән белән гамәл кылмаучы фасыйклар һәлак булырлар.

Read Surah Al-Ahqaf in another language

All languages

All 114 surahs in Tatar: the Qur’an in Tatar.

Learn it in MyDugsi

Tatar translation: Tatar, from Quran.com. Transliteration: Quran.com. Recitation: Mishary Alafasy, from EveryAyah.com. MyDugsi is a learning aid, not a replacement for a qualified teacher.