Surah Luqman in Tatar: translation and audio
Surah 31 · لقمان · Luqman · 34 verses
Surah Luqman verse by verse: the Arabic with a recitation you can repeat, the transliteration, and the Tatar translation by Tatar. For the meaning of every word, see Surah Luqman word by word in English.
Verse 1
الٓمٓ
Transliteration alif-lam-meem
Tatar Әлиф лам мим.
Verse 2
تِلْكَ ءَايَـٰتُ ٱلْكِتَـٰبِ ٱلْحَكِيمِ
Transliteration til'ka āyātu l-kitābi l-ḥakīmi
Tatar Ошбу аятьләр хикмәт иясе булган Коръән аятьләредер.
Verse 3
هُدًى وَرَحْمَةً لِّلْمُحْسِنِينَ
Transliteration hudan waraḥmatan lil'muḥ'sinīna
Tatar Ул Коръән аның белән гамәл кылучыларга туры юлдыр вә яхшы ният белән гамәлләрен күркәм кылучыларга рәхмәттер.
Verse 4
ٱلَّذِينَ يُقِيمُونَ ٱلصَّلَوٰةَ وَيُؤْتُونَ ٱلزَّكَوٰةَ وَهُم بِٱلْـَٔاخِرَةِ هُمْ يُوقِنُونَ
Transliteration alladhīna yuqīmūna l-ṣalata wayu'tūna l-zakata wahum bil-ākhirati hum yūqinūna
Tatar Алар намазларын вакытында укырлар, вә зәкятләрен бирерләр һәм ахирәткә ышанып, аның өчен хәзерләнерләр.
Verse 5
أُو۟لَـٰٓئِكَ عَلَىٰ هُدًى مِّن رَّبِّهِمْ ۖ وَأُو۟لَـٰٓئِكَ هُمُ ٱلْمُفْلِحُونَ
Transliteration ulāika ʿalā hudan min rabbihim wa-ulāika humu l-muf'liḥūna
Tatar Ул мөэминнәр Раббылары тарафыннан туры юлга күндерелмешләр, һәм ґәзабтан котылып изге теләкләренә ирешерләр.
Verse 6
وَمِنَ ٱلنَّاسِ مَن يَشْتَرِى لَهْوَ ٱلْحَدِيثِ لِيُضِلَّ عَن سَبِيلِ ٱللَّهِ بِغَيْرِ عِلْمٍ وَيَتَّخِذَهَا هُزُوًا ۚ أُو۟لَـٰٓئِكَ لَهُمْ عَذَابٌ مُّهِينٌ
Transliteration wamina l-nāsi man yashtarī lahwa l-ḥadīthi liyuḍilla ʿan sabīli l-lahi bighayri ʿil'min wayattakhidhahā huzuwan ulāika lahum ʿadhābun muhīnun
Tatar Кешеләрнең бәгъзеләре Коръән сүзләрен ялган, файдасыз сүзләргә алмаштырыр, дәлилсез, белемсез сүз сөйләп кешеләрне Аллаһ юлыннан адаштырыр өчен, вә һәм Аллаһ аятьләрен кимсетмәк өчен, аларның үзләренә дә хур итүче каты ґәзаб булачак.
Verse 7
وَإِذَا تُتْلَىٰ عَلَيْهِ ءَايَـٰتُنَا وَلَّىٰ مُسْتَكْبِرًا كَأَن لَّمْ يَسْمَعْهَا كَأَنَّ فِىٓ أُذُنَيْهِ وَقْرًا ۖ فَبَشِّرْهُ بِعَذَابٍ أَلِيمٍ
Transliteration wa-idhā tut'lā ʿalayhi āyātunā wallā mus'takbiran ka-an lam yasmaʿhā ka-anna fī udhunayhi waqran fabashir'hu biʿadhābin alīmin
Tatar Әнә шундый кешеләргә безнең аятьләребез укылса, гүя ишетмәгәндәй булып тәкәбберләнеп аннан баш тартыр, гүя аның колагында саңгыраулык пәрдәсе бардыр, аңа рәнҗеткүче ґәзаб булачагы белән хәбәр бир.
Verse 8
إِنَّ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّـٰلِحَـٰتِ لَهُمْ جَنَّـٰتُ ٱلنَّعِيمِ
Transliteration inna alladhīna āmanū waʿamilū l-ṣāliḥāti lahum jannātu l-naʿīmi
Tatar Иман китереп Коръән юлы белән изге гамәлләр кылучы хак мөэминнәргә нәгыйм җәннәтләре булачактыр.
Verse 9
خَـٰلِدِينَ فِيهَا ۖ وَعْدَ ٱللَّهِ حَقًّا ۚ وَهُوَ ٱلْعَزِيزُ ٱلْحَكِيمُ
Transliteration khālidīna fīhā waʿda l-lahi ḥaqqan wahuwa l-ʿazīzu l-ḥakīmu
Tatar Алар анда мәңге калырлар, ошбу вәгъдә Аллаһуның хак вәгъдәседер, вә Ул көчле хөкемчедер.
Verse 10
خَلَقَ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ بِغَيْرِ عَمَدٍ تَرَوْنَهَا ۖ وَأَلْقَىٰ فِى ٱلْأَرْضِ رَوَٰسِىَ أَن تَمِيدَ بِكُمْ وَبَثَّ فِيهَا مِن كُلِّ دَآبَّةٍ ۚ وَأَنزَلْنَا مِنَ ٱلسَّمَآءِ مَآءً فَأَنۢبَتْنَا فِيهَا مِن كُلِّ زَوْجٍ كَرِيمٍ
Transliteration khalaqa l-samāwāti bighayri ʿamadin tarawnahā wa-alqā fī l-arḍi rawāsiya an tamīda bikum wabatha fīhā min kulli dābbatin wa-anzalnā mina l-samāi māan fa-anbatnā fīhā min kulli zawjin karīmin
Tatar Аллаһ күкләрне күргәнегезчә терәүсез халык кылды, вә җир өстенә бөек таулар куйды, ул җир сезне селкетмәсен өчен, вә җир өстенә төрле хайваннарны таратты, вә күктән яңгыр иңдереп җир өстендә ирле-хатынлы файдалы күп үсемлекләрне үстердек.
Verse 11
هَـٰذَا خَلْقُ ٱللَّهِ فَأَرُونِى مَاذَا خَلَقَ ٱلَّذِينَ مِن دُونِهِۦ ۚ بَلِ ٱلظَّـٰلِمُونَ فِى ضَلَـٰلٍ مُّبِينٍ
Transliteration hādhā khalqu l-lahi fa-arūnī mādhā khalaqa alladhīna min dūnihi bali l-ẓālimūna fī ḍalālin mubīnin
Tatar Ошбу нәрсәләр Аллаһуның бар иткән нәрсәләредер, инде мина күрсәтегез Аллаһудан башка Илаһә дигән нәрсәләрегез нәрсәне халык кылдылар? Бәлки Коръән белән гамәл итмәүчеләр залимнәрдер, алар ачык адашмакталар.
Verse 12
وَلَقَدْ ءَاتَيْنَا لُقْمَـٰنَ ٱلْحِكْمَةَ أَنِ ٱشْكُرْ لِلَّهِ ۚ وَمَن يَشْكُرْ فَإِنَّمَا يَشْكُرُ لِنَفْسِهِۦ ۖ وَمَن كَفَرَ فَإِنَّ ٱللَّهَ غَنِىٌّ حَمِيدٌ
Transliteration walaqad ātaynā luq'māna l-ḥik'mata ani ush'kur lillahi waman yashkur fa-innamā yashkuru linafsihi waman kafara fa-inna l-laha ghaniyyun ḥamīdun
Tatar Тәхкыйк Локманга хикмәт бирдек, ягъни зур белем, саф гакыл, вә дөрес сүзлелекне бирдек, вә әйттек: "Аллаһуның биргән нигъмәтеңә шөкер ит, берәү шөкер итсә, шөкер итүенең файдасы үзенәдер, берәү шөкер итүне инкяр итсә, Аллаһ байдыр, аның шөкер итүенә мохтаҗ түгелдер, һәр эшендә мактауга лаектыр."
Verse 13
وَإِذْ قَالَ لُقْمَـٰنُ لِٱبْنِهِۦ وَهُوَ يَعِظُهُۥ يَـٰبُنَىَّ لَا تُشْرِكْ بِٱللَّهِ ۖ إِنَّ ٱلشِّرْكَ لَظُلْمٌ عَظِيمٌ
Transliteration wa-idh qāla luq'mānu li-ib'nihi wahuwa yaʿiẓuhu yābunayya lā tush'rik bil-lahi inna l-shir'ka laẓul'mun ʿaẓīmun
Tatar Локман угълын вәгазьләп әйтте: "Ий угълым, Аллаһуны бер генә дип бел, Аңа һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш итмә, Аның тиңдәше юк, мәхлукъны Аллаһ урнына тоту яки Аллаһуның хатыны вә баласы бар дип игътикад итү, әлбәттә, бик олугъ золымдыр", – дип.
Verse 14
وَوَصَّيْنَا ٱلْإِنسَـٰنَ بِوَٰلِدَيْهِ حَمَلَتْهُ أُمُّهُۥ وَهْنًا عَلَىٰ وَهْنٍ وَفِصَـٰلُهُۥ فِى عَامَيْنِ أَنِ ٱشْكُرْ لِى وَلِوَٰلِدَيْكَ إِلَىَّ ٱلْمَصِيرُ
Transliteration wawaṣṣaynā l-insāna biwālidayhi ḥamalathu ummuhu wahnan ʿalā wahnin wafiṣāluhu fī ʿāmayni ani ush'kur lī waliwālidayka ilayya l-maṣīru
Tatar Кешегә без ата-анасына яхшылык итәргә әмер иттек, баланы анасы зәгыйфьлек өстенә зәгыйфьлек белән күтәрде, ягъни корсагында авырлык белән күтәрде вә авырлык белән тудырды, вә аның баласын имезмәге ике елдыр, дәхи кешегә Миңа вә ата-анаңа шөкер ит, дип боердык, бит ахырда Миңа кайтасыз.
Verse 15
وَإِن جَـٰهَدَاكَ عَلَىٰٓ أَن تُشْرِكَ بِى مَا لَيْسَ لَكَ بِهِۦ عِلْمٌ فَلَا تُطِعْهُمَا ۖ وَصَاحِبْهُمَا فِى ٱلدُّنْيَا مَعْرُوفًا ۖ وَٱتَّبِعْ سَبِيلَ مَنْ أَنَابَ إِلَىَّ ۚ ثُمَّ إِلَىَّ مَرْجِعُكُمْ فَأُنَبِّئُكُم بِمَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ
Transliteration wa-in jāhadāka ʿalā an tush'rika bī mā laysa laka bihi ʿil'mun falā tuṭiʿ'humā waṣāḥib'humā fī l-dun'yā maʿrūfan wa-ittabiʿ sabīla man anāba ilayya thumma ilayya marjiʿukum fa-unabbi-ukum bimā kuntum taʿmalūna
Tatar Әгәр ата-анаң сине Илаһә икәнлегенә дәлилең булмаган нәрсәне Миңа шәрик итүеңә көчләсәләр, ул вакытта аларга итагать итмәгел, аларга дөнья эшләрендә һаман яхшылык илә эш кыл, диндә Мине берләү белән вә итагать итү белән Миңа инабәт иткән мөэминнәр юлына ияр, бит соңра кайтмагыгыз Миңадыр, кылган эшләрегездән үзегезгә хәбәр бирермен.
Verse 16
يَـٰبُنَىَّ إِنَّهَآ إِن تَكُ مِثْقَالَ حَبَّةٍ مِّنْ خَرْدَلٍ فَتَكُن فِى صَخْرَةٍ أَوْ فِى ٱلسَّمَـٰوَٰتِ أَوْ فِى ٱلْأَرْضِ يَأْتِ بِهَا ٱللَّهُ ۚ إِنَّ ٱللَّهَ لَطِيفٌ خَبِيرٌ
Transliteration yābunayya innahā in taku mith'qāla ḥabbatin min khardalin fatakun fī ṣakhratin aw fī l-samāwāti aw fī l-arḍi yati bihā l-lahu inna l-laha laṭīfun khabīrun
Tatar Локман әйтте: "Ий угълым, әгәр кылган гөнаһың горчич орлыгы авырлыгында булса да, ул гөнаһың таш эчендә, яки күктә, яки җирдә булсын, Аллаһ ул гөнаһыңны кыямәт көнне алдыңа китерер, Аллаһ, әлбәттә, бик нечкә нәрсәләрдән дә хәбәрдардыр.
Verse 17
يَـٰبُنَىَّ أَقِمِ ٱلصَّلَوٰةَ وَأْمُرْ بِٱلْمَعْرُوفِ وَٱنْهَ عَنِ ٱلْمُنكَرِ وَٱصْبِرْ عَلَىٰ مَآ أَصَابَكَ ۖ إِنَّ ذَٰلِكَ مِنْ عَزْمِ ٱلْأُمُورِ
Transliteration yābunayya aqimi l-ṣalata wamur bil-maʿrūfi wa-in'ha ʿani l-munkari wa-iṣ'bir ʿalā mā aṣābaka inna dhālika min ʿazmi l-umūri
Tatar Ий угълым, намазларыңны вакытында укыгыл, һәркайда кешеләрне яхшылыкка өндә, вә гөнаһлы эшләрдән тый, вә сиңа ирешкән катылыкка, бәла-казаларга сабыр ит, тәхкыйк бу әйтелгән нәрсәләр Аллаһ фарыз кылган олугъ нәрсәләрдәндер.
Verse 18
وَلَا تُصَعِّرْ خَدَّكَ لِلنَّاسِ وَلَا تَمْشِ فِى ٱلْأَرْضِ مَرَحًا ۖ إِنَّ ٱللَّهَ لَا يُحِبُّ كُلَّ مُخْتَالٍ فَخُورٍ
Transliteration walā tuṣaʿʿir khaddaka lilnnāsi walā tamshi fī l-arḍi maraḥan inna l-laha lā yuḥibbu kulla mukh'tālin fakhūrin
Tatar Кешеләр белән сөйләшкәндә тәкәбберләнеп, яның белән сөйләшмә, вә җир өстендә зураеп мактанып вә шатланып йөрмә, тәхкыйк Аллаһ үзенә исе китеп мактанып йөрүчеләрне сөймидер.
Verse 19
وَٱقْصِدْ فِى مَشْيِكَ وَٱغْضُضْ مِن صَوْتِكَ ۚ إِنَّ أَنكَرَ ٱلْأَصْوَٰتِ لَصَوْتُ ٱلْحَمِيرِ
Transliteration wa-iq'ṣid fī mashyika wa-ugh'ḍuḍ min ṣawtika inna ankara l-aṣwāti laṣawtu l-ḥamīri
Tatar Вә йөрүеңне бик тизлек белән әкеренлек уртасында кыйл, вә сөйләгәндә тавышыңны уртача кыйл, тәхкыйк тавышларның кабахәтрәге ишәк тавышыдыр.
Verse 20
أَلَمْ تَرَوْا۟ أَنَّ ٱللَّهَ سَخَّرَ لَكُم مَّا فِى ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَمَا فِى ٱلْأَرْضِ وَأَسْبَغَ عَلَيْكُمْ نِعَمَهُۥ ظَـٰهِرَةً وَبَاطِنَةً ۗ وَمِنَ ٱلنَّاسِ مَن يُجَـٰدِلُ فِى ٱللَّهِ بِغَيْرِ عِلْمٍ وَلَا هُدًى وَلَا كِتَـٰبٍ مُّنِيرٍ
Transliteration alam taraw anna l-laha sakhara lakum mā fī l-samāwāti wamā fī l-arḍi wa-asbagha ʿalaykum niʿamahu ẓāhiratan wabāṭinatan wamina l-nāsi man yujādilu fī l-lahi bighayri ʿil'min walā hudan walā kitābin munīrin
Tatar Әйә күрмисезме, Аллаһ күктә булган кояш, ай, йолдызларны вә җирдә хайваннарны вә табигать байлыгын сезгә файдаландырды, вә сезгә күренгән вә күренмәгән нигъмәтләрен тәмам бирде. Кешеләрдән бәгъзеләре Аллаһ хакында яки Аның дине хакында дәлилсез, белемсез, мәгърифәт туры булган Коръәннән башка һәм үзе һидәятсез булганы хәлдә тартышырлар, хакны инкяр итеп вә ялганны яклап.
Verse 21
وَإِذَا قِيلَ لَهُمُ ٱتَّبِعُوا۟ مَآ أَنزَلَ ٱللَّهُ قَالُوا۟ بَلْ نَتَّبِعُ مَا وَجَدْنَا عَلَيْهِ ءَابَآءَنَآ ۚ أَوَلَوْ كَانَ ٱلشَّيْطَـٰنُ يَدْعُوهُمْ إِلَىٰ عَذَابِ ٱلسَّعِيرِ
Transliteration wa-idhā qīla lahumu ittabiʿū mā anzala l-lahu qālū bal nattabiʿu mā wajadnā ʿalayhi ābāanā awalaw kāna l-shayṭānu yadʿūhum ilā ʿadhābi l-saʿīri
Tatar Әгәр аларга Аллаһ иңдергән Коръән хөкемнәренә иярегез диелсә, алар әйтәләр: "Бәлки аталарыбызны нинди диндә, нинди гамәлдә тапсак, шул гамәлгә иярәбез, аларның юлыннан чыкмыйбыз" – дип. Әйә шайтан аларны адашкан аталарына ияртеп бидеґәт гамәлләрне кылдырып җәһәннәмгә алып бара түгелме? Аталарының юлы җәһәннәмгә барса да ул юлдан чыкмыйбыз диярләрме?
Verse 22
۞ وَمَن يُسْلِمْ وَجْهَهُۥٓ إِلَى ٱللَّهِ وَهُوَ مُحْسِنٌ فَقَدِ ٱسْتَمْسَكَ بِٱلْعُرْوَةِ ٱلْوُثْقَىٰ ۗ وَإِلَى ٱللَّهِ عَـٰقِبَةُ ٱلْأُمُورِ
Transliteration waman yus'lim wajhahu ilā l-lahi wahuwa muḥ'sinun faqadi is'tamsaka bil-ʿur'wati l-wuth'qā wa-ilā l-lahi ʿāqibatu l-umūri
Tatar Берәү үзен вә бөтен эшен Аллаһуга тапшырса вә һәр эштә яхшылыкта булса, ул кеше тотынды һич өзелү ихтималы булмаган таза арканга, ягъни Коръән хөкемнәре шул таза аркан хөкемендә булып, Коръән белән гамәл кылу гүя шул арканга тотынудыр. Бит һәр эшнең ахыры Аллаһуга кайтыр.
Verse 23
وَمَن كَفَرَ فَلَا يَحْزُنكَ كُفْرُهُۥٓ ۚ إِلَيْنَا مَرْجِعُهُمْ فَنُنَبِّئُهُم بِمَا عَمِلُوٓا۟ ۚ إِنَّ ٱللَّهَ عَلِيمٌۢ بِذَاتِ ٱلصُّدُورِ
Transliteration waman kafara falā yaḥzunka kuf'ruhu ilaynā marjiʿuhum fanunabbi-uhum bimā ʿamilū inna l-laha ʿalīmun bidhāti l-ṣudūri
Tatar Берәү Коръәнне инкяр итеп кәфер булса, аның көферлеге сине көендермәсен, аларның кайтачаклары Безгәдер, кылган эшләреннән үзләренә белдерербез һәм җәза кылырбыз. Бит Аллаһ күкрәкләр эчеңдә ниләр барын белүчедер.
Verse 24
نُمَتِّعُهُمْ قَلِيلًا ثُمَّ نَضْطَرُّهُمْ إِلَىٰ عَذَابٍ غَلِيظٍ
Transliteration numattiʿuhum qalīlan thumma naḍṭarruhum ilā ʿadhābin ghalīẓin
Tatar Безгә итагать итмәгәннәрне нигъмәтләребездән дөньяда гына файдаландырабыз, соңра аларны каты ґәзабка илтербез.
Verse 25
وَلَئِن سَأَلْتَهُم مَّنْ خَلَقَ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ لَيَقُولُنَّ ٱللَّهُ ۚ قُلِ ٱلْحَمْدُ لِلَّهِ ۚ بَلْ أَكْثَرُهُمْ لَا يَعْلَمُونَ
Transliteration wala-in sa-altahum man khalaqa l-samāwāti wal-arḍa layaqūlunna l-lahu quli l-ḥamdu lillahi bal aktharuhum lā yaʿlamūna
Tatar Әгәр син алардан җирне вә күкләрне кем халык кылды дип сорасаң, әлбәттә, әйтерләр Аллаһ халык кылды дип. Мактау Аллаһугадыр диген. Бәлки аларның күбрәге мактау Аллаһуга тиешле икәнне белмиләр.
Verse 26
لِلَّهِ مَا فِى ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ ۚ إِنَّ ٱللَّهَ هُوَ ٱلْغَنِىُّ ٱلْحَمِيدُ
Transliteration lillahi mā fī l-samāwāti wal-arḍi inna l-laha huwa l-ghaniyu l-ḥamīdu
Tatar Җирдә вә күкләрдә булган барча байлык һәм мәхлук Аллаһуныкыдыр. Ул – Аллаһ байдыр, һичкемгә мохтаҗ түгелдер, кылган эшләрендә макталуга лаектыр.
Verse 27
وَلَوْ أَنَّمَا فِى ٱلْأَرْضِ مِن شَجَرَةٍ أَقْلَـٰمٌ وَٱلْبَحْرُ يَمُدُّهُۥ مِنۢ بَعْدِهِۦ سَبْعَةُ أَبْحُرٍ مَّا نَفِدَتْ كَلِمَـٰتُ ٱللَّهِ ۗ إِنَّ ٱللَّهَ عَزِيزٌ حَكِيمٌ
Transliteration walaw annamā fī l-arḍi min shajaratin aqlāmun wal-baḥru yamudduhu min baʿdihi sabʿatu abḥurin mā nafidat kalimātu l-lahi inna l-laha ʿazīzun ḥakīmun
Tatar Әгәр җир йөзендәге агачлар каләмнәр булсалар иде, дәхи бер диңгезгә җиде диңгез кушылып яза торган кара ясалса, шул кара белән Аллаһуның сүзләре язылса, яза-яза кара бетәр иде, әмма Аллаһуның сүзләре бетмәс иде, Аллаһ көчле вә хөкемчедер.
Verse 28
مَّا خَلْقُكُمْ وَلَا بَعْثُكُمْ إِلَّا كَنَفْسٍ وَٰحِدَةٍ ۗ إِنَّ ٱللَّهَ سَمِيعٌۢ بَصِيرٌ
Transliteration mā khalqukum walā baʿthukum illā kanafsin wāḥidatin inna l-laha samīʿun baṣīrun
Tatar Аллаһ тарафыннан сезнең халык ителешегез һәм терелеп каберләрегездән кубарылуыгыз, Аллаһуга бер кешене халык кылган вә бер кешене кубарган хәтле генәдер, Аллаһ, әлбәттә, һәрнәрсәне ишетүче вә күрүчедер.
Verse 29
أَلَمْ تَرَ أَنَّ ٱللَّهَ يُولِجُ ٱلَّيْلَ فِى ٱلنَّهَارِ وَيُولِجُ ٱلنَّهَارَ فِى ٱلَّيْلِ وَسَخَّرَ ٱلشَّمْسَ وَٱلْقَمَرَ كُلٌّ يَجْرِىٓ إِلَىٰٓ أَجَلٍ مُّسَمًّى وَأَنَّ ٱللَّهَ بِمَا تَعْمَلُونَ خَبِيرٌ
Transliteration alam tara anna l-laha yūliju al-layla fī l-nahāri wayūliju l-nahāra fī al-layli wasakhara l-shamsa wal-qamara kullun yajrī ilā ajalin musamman wa-anna l-laha bimā taʿmalūna khabīrun
Tatar Аллаһ кичне көндезгә кертер, вә көндезне кичкә кертер, вә кояш белән айны үзенә буйсындырды, аларның барчасы йөрерләр билгеләнгән көнгә чаклы, Аллаһ сез эшләгән эшләрне белүчедер.
Verse 30
ذَٰلِكَ بِأَنَّ ٱللَّهَ هُوَ ٱلْحَقُّ وَأَنَّ مَا يَدْعُونَ مِن دُونِهِ ٱلْبَـٰطِلُ وَأَنَّ ٱللَّهَ هُوَ ٱلْعَلِىُّ ٱلْكَبِيرُ
Transliteration dhālika bi-anna l-laha huwa l-ḥaqu wa-anna mā yadʿūna min dūnihi l-bāṭilu wa-anna l-laha huwa l-ʿaliyu l-kabīru
Tatar Аллаһу тәгаләнең белеменең вә кодрәтенең киң булуы Ул – Аллаһ Үзе генә Илаһә булганы өчендер, әмма Аллаһудан башкага гыйбадәт кылган нәрсәләре батыл ялгандыр, вә Ул – Аллаһ һәр нәрсәдән өстендер вә олугътыр.
Verse 31
أَلَمْ تَرَ أَنَّ ٱلْفُلْكَ تَجْرِى فِى ٱلْبَحْرِ بِنِعْمَتِ ٱللَّهِ لِيُرِيَكُم مِّنْ ءَايَـٰتِهِۦٓ ۚ إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَـٰتٍ لِّكُلِّ صَبَّارٍ شَكُورٍ
Transliteration alam tara anna l-ful'ka tajrī fī l-baḥri biniʿ'mati l-lahi liyuriyakum min āyātihi inna fī dhālika laāyātin likulli ṣabbārin shakūrin
Tatar Күрмисеңме хакыйкатьтә диңгездә көймәләр Аллаһуның рәхмәте белән йөриләр, сезгә Үзенең галәмәтләреннән бәгъзеләрен күрсәтмәк өчен, әлбәттә, нигъмәтләргә шөкер итүче вә авырлыкларга сабыр итүче мөэминнәргә Аллаһуның эшләрендә гыйбрәтләр бар.
Verse 32
وَإِذَا غَشِيَهُم مَّوْجٌ كَٱلظُّلَلِ دَعَوُا۟ ٱللَّهَ مُخْلِصِينَ لَهُ ٱلدِّينَ فَلَمَّا نَجَّىٰهُمْ إِلَى ٱلْبَرِّ فَمِنْهُم مُّقْتَصِدٌ ۚ وَمَا يَجْحَدُ بِـَٔايَـٰتِنَآ إِلَّا كُلُّ خَتَّارٍ كَفُورٍ
Transliteration wa-idhā ghashiyahum mawjun kal-ẓulali daʿawū l-laha mukh'liṣīna lahu l-dīna falammā najjāhum ilā l-bari famin'hum muq'taṣidun wamā yajḥadu biāyātinā illā kullu khattārin kafūrin
Tatar Әгәр кәферләрне диңгездә таулар кеби дулкын капласа, гүя ихлас дин тотучылар кеби Аллаһуга дога кылалар, әгәр дулкыннан коткарып корыга чыгарса, кайберләре хак юлда булып вә кайберләре һаман ямансызлыкта калырлар, Безнең аятьләребезне инкяр итмәс, мәгәр ґәһедне бозып ялган сөйләүче вә нигъмәткә көферлек кылучы гына инкяр итәр.
Verse 33
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلنَّاسُ ٱتَّقُوا۟ رَبَّكُمْ وَٱخْشَوْا۟ يَوْمًا لَّا يَجْزِى وَالِدٌ عَن وَلَدِهِۦ وَلَا مَوْلُودٌ هُوَ جَازٍ عَن وَالِدِهِۦ شَيْـًٔا ۚ إِنَّ وَعْدَ ٱللَّهِ حَقٌّ ۖ فَلَا تَغُرَّنَّكُمُ ٱلْحَيَوٰةُ ٱلدُّنْيَا وَلَا يَغُرَّنَّكُم بِٱللَّهِ ٱلْغَرُورُ
Transliteration yāayyuhā l-nāsu ittaqū rabbakum wa-ikh'shaw yawman lā yajzī wālidun ʿan waladihi walā mawlūdun huwa jāzin ʿan wālidihi shayan inna waʿda l-lahi ḥaqqun falā taghurrannakumu l-ḥayatu l-dun'yā walā yaghurrannakum bil-lahi l-gharūru
Tatar Ий кешеләр, Раббыгыздан куркыгыз, Аңа гөнаһ булудан сакланыгыз, вә кыямәт көненнән куркыгыз, ул көндә Ата үз угълының гөнаһын өстенә алмас, һәм баласы атасының гөнаһысыннан аз гынасын да өстенә алмас, Аллаһуның вәгъдәсе хактыр, кыямәт булачактыр, сезне дөнья рәхәте алдап ахирәттән мәхрүм итмәсен, һәм сезне шайтан фәхеш, хәрам эшләрне вә бидеґәт гамәлләрне эшләтеп, фарыз гамәлләрдән тыеп, Аллаһ ярлыкаучы, дип, Аллаһ исеме белән алдамасын!
Verse 34
إِنَّ ٱللَّهَ عِندَهُۥ عِلْمُ ٱلسَّاعَةِ وَيُنَزِّلُ ٱلْغَيْثَ وَيَعْلَمُ مَا فِى ٱلْأَرْحَامِ ۖ وَمَا تَدْرِى نَفْسٌ مَّاذَا تَكْسِبُ غَدًا ۖ وَمَا تَدْرِى نَفْسٌۢ بِأَىِّ أَرْضٍ تَمُوتُ ۚ إِنَّ ٱللَّهَ عَلِيمٌ خَبِيرٌۢ
Transliteration inna l-laha ʿindahu ʿil'mu l-sāʿati wayunazzilu l-ghaytha wayaʿlamu mā fī l-arḥāmi wamā tadrī nafsun mādhā taksibu ghadan wamā tadrī nafsun bi-ayyi arḍin tamūtu inna l-laha ʿalīmun khabīrun
Tatar Әлбәттә, кыямәтнең кайчан булачагын белү Аллаһ хозурындадыр, Ул теләгән вакытта яңгыр иңдерер, вә Ул хатыннарның карыннарындагы балаларның ирме, кызмы икәнен белер. Вә һичбер кеше кайда үләчәген белмәс, вә һичбер кеше иртәгә нәрсә эшләячәген белмәс, Аллаһ һәрнәрсәне белүче вә һәр нәрсәдән хәбәрдардыр.
Read Surah Luqman in another language
- English (word by word)
- Albanian
- Amazigh
- Amharic
- Assamese
- Azerbaijani
- Bambara
- Bangla
- Bosnian
- Bulgarian
- Chechen
- Chinese
- Czech
- Dari
- Dhivehi
- Dutch
- Finnish
- French
- German
- Gujarati
- Hausa
- Hebrew
- Hindi
- Indonesian
- Italian
- Japanese
- Kannada
- Kazakh
- Khmer
- Kinyarwanda
- Korean
- Kurdish
- Luganda
- Malay
- Malayalam
- Maranao
- Marathi
- Nepali
- Norwegian
- Oromo
- Pashto
- Persian
- Polish
- Portuguese
- Romanian
- Russian
- Sindhi
- Sinhala
- Somali
- Spanish
- Swahili
- Swedish
- Tagalog
- Tajik
- Tamil
- Telugu
- Thai
- Turkish
- Ukrainian
- Urdu
- Uyghur
- Uzbek
- Vietnamese
- Yao
- Yoruba
All 114 surahs in Tatar: the Qur’an in Tatar.
Tatar translation: Tatar, from Quran.com. Transliteration: Quran.com. Recitation: Mishary Alafasy, from EveryAyah.com. MyDugsi is a learning aid, not a replacement for a qualified teacher.