MyDugsiStart learning

Surah Muhammad in Tatar: translation and audio

Surah 47 · محمد · Muhammad · 38 verses

Surah Muhammad verse by verse: the Arabic with a recitation you can repeat, the transliteration, and the Tatar translation by Tatar. For the meaning of every word, see Surah Muhammad word by word in English.

Verse 1

ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ وَصَدُّوا۟ عَن سَبِيلِ ٱللَّهِ أَضَلَّ أَعْمَـٰلَهُمْ

Transliteration alladhīna kafarū waṣaddū ʿan sabīli l-lahi aḍalla aʿmālahum

Tatar Имансыз булган кешеләр башкаларны да Аллаһ юлыннан тыйдылар, Аллаһ аларның гамәлләрен җуйды.

Verse 2

وَٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّـٰلِحَـٰتِ وَءَامَنُوا۟ بِمَا نُزِّلَ عَلَىٰ مُحَمَّدٍ وَهُوَ ٱلْحَقُّ مِن رَّبِّهِمْ ۙ كَفَّرَ عَنْهُمْ سَيِّـَٔاتِهِمْ وَأَصْلَحَ بَالَهُمْ

Transliteration wa-alladhīna āmanū waʿamilū l-ṣāliḥāti waāmanū bimā nuzzila ʿalā muḥammadin wahuwa l-ḥaqu min rabbihim kaffara ʿanhum sayyiātihim wa-aṣlaḥa bālahum

Tatar Әмма хак ышанучылар изге гамәлләр кылдылар, вә Мухәммәд г-мгә иңдерелгән Коръәнгә ышандылар, бит Коръәннең Аллаһудан иңдерелгәнлеге хак, Аллаһ аларның гөнаһларын җуйды, бетерде вә һәр эшләрен исълах кылды, юлга салды.

Verse 3

ذَٰلِكَ بِأَنَّ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ ٱتَّبَعُوا۟ ٱلْبَـٰطِلَ وَأَنَّ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ ٱتَّبَعُوا۟ ٱلْحَقَّ مِن رَّبِّهِمْ ۚ كَذَٰلِكَ يَضْرِبُ ٱللَّهُ لِلنَّاسِ أَمْثَـٰلَهُمْ

Transliteration dhālika bi-anna alladhīna kafarū ittabaʿū l-bāṭila wa-anna alladhīna āmanū ittabaʿū l-ḥaqa min rabbihim kadhālika yaḍribu l-lahu lilnnāsi amthālahum

Tatar Ошбу имансызларның гамәлләрен батыл итеп, мөэминнәрнең гөнаһларын гафу итмәк, имансызлар шайтанга иярүләре сәбәпле гамәлләре батыл булды. Әмма иманлы кешеләр Раббыларыннан иңдерелгән Коръәнгә иярүләре сәбәпле гөнаһлары гафу ителде. Аллаһ әнә шулай ике төрле фирканың сыйфатларын ачык итеп күрсәтәдер.

Verse 4

فَإِذَا لَقِيتُمُ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ فَضَرْبَ ٱلرِّقَابِ حَتَّىٰٓ إِذَآ أَثْخَنتُمُوهُمْ فَشُدُّوا۟ ٱلْوَثَاقَ فَإِمَّا مَنًّۢا بَعْدُ وَإِمَّا فِدَآءً حَتَّىٰ تَضَعَ ٱلْحَرْبُ أَوْزَارَهَا ۚ ذَٰلِكَ وَلَوْ يَشَآءُ ٱللَّهُ لَٱنتَصَرَ مِنْهُمْ وَلَـٰكِن لِّيَبْلُوَا۟ بَعْضَكُم بِبَعْضٍ ۗ وَٱلَّذِينَ قُتِلُوا۟ فِى سَبِيلِ ٱللَّهِ فَلَن يُضِلَّ أَعْمَـٰلَهُمْ

Transliteration fa-idhā laqītumu alladhīna kafarū faḍarba l-riqābi ḥattā idhā athkhantumūhum fashuddū l-wathāqa fa-immā mannan baʿdu wa-immā fidāan ḥattā taḍaʿa l-ḥarbu awzārahā dhālika walaw yashāu l-lahu la-intaṣara min'hum walākin liyabluwā baʿḍakum bibaʿḍin wa-alladhīna qutilū fī sabīli l-lahi falan yuḍilla aʿmālahum

Tatar Әгәр сугышырга килгән кәферләргә очырасагыз аларның муеннарына кылыч белән сугыгыз, хәтта аларны күп үтереп каннарын күп түккәнгә чаклы, һәм аларны әсир итеп алып каты багълап тотыгыз, качмасыннар вә зарар итмәсеннәр өчен. Аларны әсир кылганыгыздан соң теләсәгез шәфкать кылып коткарып җибәрегез, теләсәгез мал алып мал бәрабәренә азат итегез. Кәфер гаскәрләре сугыш коралларын куйганнарына чаклы сугыш кылыгыз һәм аларны әсир итегез! Ошбу Аллаһ хөкеме сезгә бәян ителде. Әгәр Аллаһу тәгалә теләсә иде, сезнең сугышыгыздан башка ул кәферләрне һәлак итеп үч алыр иде, ләкин Аллаһ сезне бәгъзеләрегезне бәгъзеләрегез белән сынарга теләде. Аллаһ юлында сугышып шәһид булган мөэминнәрнең кылган гамәлләренең вә сугышуларының әҗерен җуймас, бетермәс.

Verse 5

سَيَهْدِيهِمْ وَيُصْلِحُ بَالَهُمْ

Transliteration sayahdīhim wayuṣ'liḥu bālahum

Tatar Аллаһ аларны бик тиз җәннәтләр юлына күндерер, вә аларның эшләрең дөньяда һәм ахирәттә дә төзек, яхшы кылыр.

Verse 6

وَيُدْخِلُهُمُ ٱلْجَنَّةَ عَرَّفَهَا لَهُمْ

Transliteration wayud'khiluhumu l-janata ʿarrafahā lahum

Tatar Вә аларны Үзе таныштырган, белдергән җәннәткә кертер.

Verse 7

يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓا۟ إِن تَنصُرُوا۟ ٱللَّهَ يَنصُرْكُمْ وَيُثَبِّتْ أَقْدَامَكُمْ

Transliteration yāayyuhā alladhīna āmanū in tanṣurū l-laha yanṣur'kum wayuthabbit aqdāmakum

Tatar Ий мөэминнәр, әгәр сез Аллаһ дине Исламга ярдәм бирсәгез, Аллаһ сезгә дошманыгыз өстенә ярдәм бирер, вә Ислам динендә хак юлда таза торуда аякларыгызны нык беркетер.

Verse 8

وَٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ فَتَعْسًا لَّهُمْ وَأَضَلَّ أَعْمَـٰلَهُمْ

Transliteration wa-alladhīna kafarū fataʿsan lahum wa-aḍalla aʿmālahum

Tatar Әмма Коръәнгә ышанмаучыларны Аллаһ хур вә рисвай һәм һәлак кылыр, вә барча эшләрен батыл, файдасыз кылыр.

Verse 9

ذَٰلِكَ بِأَنَّهُمْ كَرِهُوا۟ مَآ أَنزَلَ ٱللَّهُ فَأَحْبَطَ أَعْمَـٰلَهُمْ

Transliteration dhālika bi-annahum karihū mā anzala l-lahu fa-aḥbaṭa aʿmālahum

Tatar Бу хөкем аларга Аллаһ иңдергән Коръәнне мәкъруһ күргәннәре өчендер, гамәлләрен батыл кылды.

Verse 10

۞ أَفَلَمْ يَسِيرُوا۟ فِى ٱلْأَرْضِ فَيَنظُرُوا۟ كَيْفَ كَانَ عَـٰقِبَةُ ٱلَّذِينَ مِن قَبْلِهِمْ ۚ دَمَّرَ ٱللَّهُ عَلَيْهِمْ ۖ وَلِلْكَـٰفِرِينَ أَمْثَـٰلُهَا

Transliteration afalam yasīrū fī l-arḍi fayanẓurū kayfa kāna ʿāqibatu alladhīna min qablihim dammara l-lahu ʿalayhim walil'kāfirīna amthāluhā

Tatar Ул кәферләр игътибар илә җир өстендә йөрмиләрме, үзләреннән әүвәл булган залимнәрнең ахыры ничек булганын күрер иделәр, Аллаһу тәгалә аларны балалары вә маллары белән бергә һәлак итте. Хәзерге кәферләргә дә шул җәза булачактыр.

Verse 11

ذَٰلِكَ بِأَنَّ ٱللَّهَ مَوْلَى ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَأَنَّ ٱلْكَـٰفِرِينَ لَا مَوْلَىٰ لَهُمْ

Transliteration dhālika bi-anna l-laha mawlā alladhīna āmanū wa-anna l-kāfirīna lā mawlā lahum

Tatar Бу җәза, Аллаһ мөэминнәрнең дусты, ярдәмчесе булганы өчеңдер, әмма кәферләрнең ярдәмчесе юкдыр.

Verse 12

إِنَّ ٱللَّهَ يُدْخِلُ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّـٰلِحَـٰتِ جَنَّـٰتٍ تَجْرِى مِن تَحْتِهَا ٱلْأَنْهَـٰرُ ۖ وَٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ يَتَمَتَّعُونَ وَيَأْكُلُونَ كَمَا تَأْكُلُ ٱلْأَنْعَـٰمُ وَٱلنَّارُ مَثْوًى لَّهُمْ

Transliteration inna l-laha yud'khilu alladhīna āmanū waʿamilū l-ṣāliḥāti jannātin tajrī min taḥtihā l-anhāru wa-alladhīna kafarū yatamattaʿūna wayakulūna kamā takulu l-anʿāmu wal-nāru mathwan lahum

Tatar Аллаһу тәгалә иман китереп изге гамәлләр, яхшы эшләр кылган мөэминнәрне, әлбәттә, асларыннан елгалар ага торган җәннәтләргә кертәчәк. Әмма кәферләр дөнья нигъмәтләре белән файдаланалар, вә хайваннар ашаган кеби ашыйлар – эчәләр, шуның өчен аларның барачак урыннары утдыр.

Verse 13

وَكَأَيِّن مِّن قَرْيَةٍ هِىَ أَشَدُّ قُوَّةً مِّن قَرْيَتِكَ ٱلَّتِىٓ أَخْرَجَتْكَ أَهْلَكْنَـٰهُمْ فَلَا نَاصِرَ لَهُمْ

Transliteration waka-ayyin min qaryatin hiya ashaddu quwwatan min qaryatika allatī akhrajatka ahlaknāhum falā nāṣira lahum

Tatar Без күпме шәһәр кәферләрен һәлак иттек алар синең шәһәрең халкыннан куәтле иделәр, сине Мәккәдән, чыгардылар, Без аларны һәлак иттек, аларны ґәзабыбыздан коткаручы булмады.

Verse 14

أَفَمَن كَانَ عَلَىٰ بَيِّنَةٍ مِّن رَّبِّهِۦ كَمَن زُيِّنَ لَهُۥ سُوٓءُ عَمَلِهِۦ وَٱتَّبَعُوٓا۟ أَهْوَآءَهُم

Transliteration afaman kāna ʿalā bayyinatin min rabbihi kaman zuyyina lahu sūu ʿamalihi wa-ittabaʿū ahwāahum

Tatar Әйә Раббысы тарафыннан ачык бәян ителгән хак динне, дәлилләре белән генә тотучы хак мөэмин, бозык эшләре үзләренә яхшы булып күренгән, һәм диндә нәфесләренә генә ияреп бидеґәт гамәлләрне кылучы мөшрикләр белән бертигез булырмы?

Verse 15

مَّثَلُ ٱلْجَنَّةِ ٱلَّتِى وُعِدَ ٱلْمُتَّقُونَ ۖ فِيهَآ أَنْهَـٰرٌ مِّن مَّآءٍ غَيْرِ ءَاسِنٍ وَأَنْهَـٰرٌ مِّن لَّبَنٍ لَّمْ يَتَغَيَّرْ طَعْمُهُۥ وَأَنْهَـٰرٌ مِّنْ خَمْرٍ لَّذَّةٍ لِّلشَّـٰرِبِينَ وَأَنْهَـٰرٌ مِّنْ عَسَلٍ مُّصَفًّى ۖ وَلَهُمْ فِيهَا مِن كُلِّ ٱلثَّمَرَٰتِ وَمَغْفِرَةٌ مِّن رَّبِّهِمْ ۖ كَمَنْ هُوَ خَـٰلِدٌ فِى ٱلنَّارِ وَسُقُوا۟ مَآءً حَمِيمًا فَقَطَّعَ أَمْعَآءَهُمْ

Transliteration mathalu l-janati allatī wuʿida l-mutaqūna fīhā anhārun min māin ghayri āsinin wa-anhārun min labanin lam yataghayyar ṭaʿmuhu wa-anhārun min khamrin ladhatin lilshāribīna wa-anhārun min ʿasalin muṣaffan walahum fīhā min kulli l-thamarāti wamaghfiratun min rabbihim kaman huwa khālidun fī l-nāri wasuqū māan ḥamīman faqaṭṭaʿa amʿāahum

Tatar Аллаһуга мөшрик булудан, гөнаһлы эшләрдән һәм бидеґәт гамәлләрдән сакланучы тәкъва мөэминнәргә вәгъдә ителмеш җәннәтнең сыйфаты будыр: ул җәннәт бер бакчадыр ки, анда татлы елгалар агадыр, аларның тәмнәре вә төсләре үзгәрмәс, дәхи сөт елгасы бардыр, аның да тәме үзгәрмәс дәхи эчемлек елгасы бардыр эчүчеләргә татлыдыр, вә дәхи бал елгасы бардыр, бик пакьдер, янә һәртөрле җимешләр дә бардыр һәм дә Раббыларының гафу-ризалыгы бардыр. Әнә шундый җәннәткә кергән тәкъва мөэмин, җәһәннәм утында мәңге калучы кәфер белән бер тигез булырмы, ул кәфергә ифрат дәрәҗәдә кайнар су эчерелеп, йөрәге парә-парә таланыр.

Verse 16

وَمِنْهُم مَّن يَسْتَمِعُ إِلَيْكَ حَتَّىٰٓ إِذَا خَرَجُوا۟ مِنْ عِندِكَ قَالُوا۟ لِلَّذِينَ أُوتُوا۟ ٱلْعِلْمَ مَاذَا قَالَ ءَانِفًا ۚ أُو۟لَـٰٓئِكَ ٱلَّذِينَ طَبَعَ ٱللَّهُ عَلَىٰ قُلُوبِهِمْ وَٱتَّبَعُوٓا۟ أَهْوَآءَهُمْ

Transliteration wamin'hum man yastamiʿu ilayka ḥattā idhā kharajū min ʿindika qālū lilladhīna ūtū l-ʿil'ma mādhā qāla ānifan ulāika alladhīna ṭabaʿa l-lahu ʿalā qulūbihim wa-ittabaʿū ahwāahum

Tatar Монафикъларның кайберләре синең сүзеңне тыңлап торырлар, аннары яныңнан чыккач, сәхабәләрнең галимнәренә мәсхәрә итеп әйтерләр: "Бая гына Мухәммәд нәрсә сөйләде", – дип. Аллаһ андый монафикъларның күңеленә мөһер сукты, алар нәфесләренә иярделәр, инде иманга киләчәк түгелләр.

Verse 17

وَٱلَّذِينَ ٱهْتَدَوْا۟ زَادَهُمْ هُدًى وَءَاتَىٰهُمْ تَقْوَىٰهُمْ

Transliteration wa-alladhīna ih'tadaw zādahum hudan waātāhum taqwāhum

Tatar Әмма синең сүзеңне тыңлап һидәят тапкан кешеләрнең һидәятләрен арттырыр, һәм аларга тәкъва булырга ярдәм бирер.

Verse 18

فَهَلْ يَنظُرُونَ إِلَّا ٱلسَّاعَةَ أَن تَأْتِيَهُم بَغْتَةً ۖ فَقَدْ جَآءَ أَشْرَاطُهَا ۚ فَأَنَّىٰ لَهُمْ إِذَا جَآءَتْهُمْ ذِكْرَىٰهُمْ

Transliteration fahal yanẓurūna illā l-sāʿata an tatiyahum baghtatan faqad jāa ashrāṭuhā fa-annā lahum idhā jāathum dhik'rāhum

Tatar Кәферләр көтмиләр башканы, мәгәр аңсыздан килә торган кыямәт көнен көтәләр, тәхкыйк кыямәтнең якынлыгының галәмәтләре килде, Коръәннең Аллаһудан иңгән китапларның ахыргысы булуы һәм Мухәммәд г-мнең пәйгамбәрләрнең ахыргысы булуы. Болар иң көчле галәмәтләрдер. Аларга тәүбә итмәк һәм вәгазьләнеп төзәлмәк кайдан килер, әгәр кыямәт көне килсә?

Verse 19

فَٱعْلَمْ أَنَّهُۥ لَآ إِلَـٰهَ إِلَّا ٱللَّهُ وَٱسْتَغْفِرْ لِذَنۢبِكَ وَلِلْمُؤْمِنِينَ وَٱلْمُؤْمِنَـٰتِ ۗ وَٱللَّهُ يَعْلَمُ مُتَقَلَّبَكُمْ وَمَثْوَىٰكُمْ

Transliteration fa-iʿ'lam annahu lā ilāha illā l-lahu wa-is'taghfir lidhanbika walil'mu'minīna wal-mu'mināti wal-lahu yaʿlamu mutaqallabakum wamathwākum

Tatar Бик белгел: һич Илаһә юктыр, мәгәр Аллаһ Үзе генәдер, гөнаһларыңа истигъфар кыл һәм өммәтеңнең ирләре вә хатыннары өчен дә истигъфар кыл, Аллаһ сезнең көндезләрен ниләр эшләп йөрегәнегезне һәм кичләрен нинди гамәлләр кылганыгызны яхшы беләдер.

Verse 20

وَيَقُولُ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ لَوْلَا نُزِّلَتْ سُورَةٌ ۖ فَإِذَآ أُنزِلَتْ سُورَةٌ مُّحْكَمَةٌ وَذُكِرَ فِيهَا ٱلْقِتَالُ ۙ رَأَيْتَ ٱلَّذِينَ فِى قُلُوبِهِم مَّرَضٌ يَنظُرُونَ إِلَيْكَ نَظَرَ ٱلْمَغْشِىِّ عَلَيْهِ مِنَ ٱلْمَوْتِ ۖ فَأَوْلَىٰ لَهُمْ

Transliteration wayaqūlu alladhīna āmanū lawlā nuzzilat sūratun fa-idhā unzilat sūratun muḥ'kamatun wadhukira fīhā l-qitālu ra-ayta alladhīna fī qulūbihim maraḍun yanẓurūna ilayka naẓara l-maghshiyi ʿalayhi mina l-mawti fa-awlā lahum

Tatar Мөэминнәр әйттеләр: "Сугышка өндәгән аятьләр иңсә яхшы булыр иде", – дип. Кайчан бер аять иңдерелеп сугыш зекер ителсә, күңелләрендә Аллаһуга каршы чир булган монафикъларны күрерсең, алар үлемнән куркып һушы киткән кешенең каравы кеби сиңа карарлар, чөнки алар яратмаган үлем сугышта аларга якын киләдер.

Verse 21

طَاعَةٌ وَقَوْلٌ مَّعْرُوفٌ ۚ فَإِذَا عَزَمَ ٱلْأَمْرُ فَلَوْ صَدَقُوا۟ ٱللَّهَ لَكَانَ خَيْرًا لَّهُمْ

Transliteration ṭāʿatun waqawlun maʿrūfun fa-idhā ʿazama l-amru falaw ṣadaqū l-laha lakāna khayran lahum

Tatar Ул монафикъларның бурычы Аллаһуга итагать итү һәм яхшы сүз сөйләүдер, ягъни Аллаһ сүзен ишеттек һәм итагать иттек дисәләр, алар өчен хәерле булыр иде. Кайчан аларга сугыш фарыз булса, сүзләрендә тормаслар, әгәр Аллаһ сүзләренә чын күңелдән ышанып итагать итсәләр, үзләре өчен яхшы булыр иде.

Verse 22

فَهَلْ عَسَيْتُمْ إِن تَوَلَّيْتُمْ أَن تُفْسِدُوا۟ فِى ٱلْأَرْضِ وَتُقَطِّعُوٓا۟ أَرْحَامَكُمْ

Transliteration fahal ʿasaytum in tawallaytum an tuf'sidū fī l-arḍi watuqaṭṭiʿū arḥāmakum

Tatar Ий монафикълар, сездән көтеләдерме, әгәр халыкка вәли хуҗа булсагыз, җир өстендә төрле бозыклыклар кылуыгызны һәм рәхим шәфкатьне кисүегезне, ягъни сезне шуның өчен халыкка хуҗа итәргәме?

Verse 23

أُو۟لَـٰٓئِكَ ٱلَّذِينَ لَعَنَهُمُ ٱللَّهُ فَأَصَمَّهُمْ وَأَعْمَىٰٓ أَبْصَـٰرَهُمْ

Transliteration ulāika alladhīna laʿanahumu l-lahu fa-aṣammahum wa-aʿmā abṣārahum

Tatar Аллаһ аларны ләгънәт итте, рәхмәтеннән ерак кылды, һәм аларны хак сүзне ишетүдән саңгырау кылды, вә гыйбрәтләрне күрүдән күзләрен сукыр кылды.

Verse 24

أَفَلَا يَتَدَبَّرُونَ ٱلْقُرْءَانَ أَمْ عَلَىٰ قُلُوبٍ أَقْفَالُهَآ

Transliteration afalā yatadabbarūna l-qur'āna am ʿalā qulūbin aqfāluhā

Tatar Алар Коръәнне тынлап, аятьләрен уйлап фикерләп" карамыйлармы, әгәр фикерләп карасалар, әлбәттә, иман китерер иделәр, яки аларның күңелләре ачылмаска йозак белән бикләнгәнме?

Verse 25

إِنَّ ٱلَّذِينَ ٱرْتَدُّوا۟ عَلَىٰٓ أَدْبَـٰرِهِم مِّنۢ بَعْدِ مَا تَبَيَّنَ لَهُمُ ٱلْهُدَى ۙ ٱلشَّيْطَـٰنُ سَوَّلَ لَهُمْ وَأَمْلَىٰ لَهُمْ

Transliteration inna alladhīna ir'taddū ʿalā adbārihim min baʿdi mā tabayyana lahumu l-hudā l-shayṭānu sawwala lahum wa-amlā lahum

Tatar Аларга дәлилләр вә могҗизалар илә һидәят ачык бәян ителгәннән соң имансызлыкларына кайттылар, шайтан аларга зур гөнаһларга батуны җиңел кылыр һәм зиннәтле күрсәтер, вә гомерләренең озын булуын хыял иттереп алдады.

Verse 26

ذَٰلِكَ بِأَنَّهُمْ قَالُوا۟ لِلَّذِينَ كَرِهُوا۟ مَا نَزَّلَ ٱللَّهُ سَنُطِيعُكُمْ فِى بَعْضِ ٱلْأَمْرِ ۖ وَٱللَّهُ يَعْلَمُ إِسْرَارَهُمْ

Transliteration dhālika bi-annahum qālū lilladhīna karihū mā nazzala l-lahu sanuṭīʿukum fī baʿḍi l-amri wal-lahu yaʿlamu is'rārahum

Tatar Ул имансызлыкка кайтучы кешеләр – Аллаһ иңдергән Коръәнне мәкъруһ күргән мөшрикләргә әйттеләр: "Без сезгә иярәбез, бәгъзе эшләрдә сезгә итагать итәбез, ягъни Ислам диненә зарар итү эшләрендә. Шуның өчен Аллаһ аларны имансызлыкка кайтарды. Аллаһ аларның мөшрикләр белән яшерен сөйләшкән сүзләрен беләдер.

Verse 27

فَكَيْفَ إِذَا تَوَفَّتْهُمُ ٱلْمَلَـٰٓئِكَةُ يَضْرِبُونَ وُجُوهَهُمْ وَأَدْبَـٰرَهُمْ

Transliteration fakayfa idhā tawaffathumu l-malāikatu yaḍribūna wujūhahum wa-adbārahum

Tatar Аларның җаннарын фәрештәләр алган чакта хәлләре ничек булыр, фәрештәләр аларның йөзләренә вә аркаларына бик каты сугарлар.

Verse 28

ذَٰلِكَ بِأَنَّهُمُ ٱتَّبَعُوا۟ مَآ أَسْخَطَ ٱللَّهَ وَكَرِهُوا۟ رِضْوَٰنَهُۥ فَأَحْبَطَ أَعْمَـٰلَهُمْ

Transliteration dhālika bi-annahumu ittabaʿū mā askhaṭa l-laha wakarihū riḍ'wānahu fa-aḥbaṭa aʿmālahum

Tatar Аларга шундый җәза, Аллаһ ачулана торган нәрсәгә иярүләре вә Аллаһ- разый була торган яхшы эшләрне яратмаулары өчендер, Аллаһ аларның гамәлләрен җуйды, бетерде.

Verse 29

أَمْ حَسِبَ ٱلَّذِينَ فِى قُلُوبِهِم مَّرَضٌ أَن لَّن يُخْرِجَ ٱللَّهُ أَضْغَـٰنَهُمْ

Transliteration am ḥasiba alladhīna fī qulūbihim maraḍun an lan yukh'rija l-lahu aḍghānahum

Tatar Әйә күңелләрендә Аллаһуга каршылык чире булган монафикълар, аларның монафикълыкларын вә күңелләреңдәге бозык ниятләрен Аллаһу тәгалә пәйгамбәргә һәм мөселманнарга белдермәс дип уйлыйлармы?

Verse 30

وَلَوْ نَشَآءُ لَأَرَيْنَـٰكَهُمْ فَلَعَرَفْتَهُم بِسِيمَـٰهُمْ ۚ وَلَتَعْرِفَنَّهُمْ فِى لَحْنِ ٱلْقَوْلِ ۚ وَٱللَّهُ يَعْلَمُ أَعْمَـٰلَكُمْ

Transliteration walaw nashāu la-araynākahum falaʿaraftahum bisīmāhum walataʿrifannahum fī laḥni l-qawli wal-lahu yaʿlamu aʿmālakum

Tatar Әгәр теләсәк Без ул монафикъларны сиңа танытыр идек, син аларны галәмәтләре белән таныр идең, инде син аларны сөйләшкән сүзләре буенча танырсың, Аллаһ сезнең ни эшләгәннәрегезне белер.

Verse 31

وَلَنَبْلُوَنَّكُمْ حَتَّىٰ نَعْلَمَ ٱلْمُجَـٰهِدِينَ مِنكُمْ وَٱلصَّـٰبِرِينَ وَنَبْلُوَا۟ أَخْبَارَكُمْ

Transliteration walanabluwannakum ḥattā naʿlama l-mujāhidīna minkum wal-ṣābirīna wanabluwā akhbārakum

Tatar Без, әлбәттә, сезне сынарбыз, хәтта сездән Аллаһ юлында риза булып сугыш кылучыларны һәм мәшәкатьле гамәлләргә, авыр эшләргә сабыр итүчеләрне аерыл ачыклаганчы, вә кешеләр арасында эшләрегезнең яхшы яки яман хәбәрен фаш иткәнгәчә.

Verse 32

إِنَّ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ وَصَدُّوا۟ عَن سَبِيلِ ٱللَّهِ وَشَآقُّوا۟ ٱلرَّسُولَ مِنۢ بَعْدِ مَا تَبَيَّنَ لَهُمُ ٱلْهُدَىٰ لَن يَضُرُّوا۟ ٱللَّهَ شَيْـًٔا وَسَيُحْبِطُ أَعْمَـٰلَهُمْ

Transliteration inna alladhīna kafarū waṣaddū ʿan sabīli l-lahi washāqqū l-rasūla min baʿdi mā tabayyana lahumu l-hudā lan yaḍurrū l-laha shayan wasayuḥ'biṭu aʿmālahum

Tatar Үзләре кәфер булган кешеләр башкаларны да ислам диненә керүдән тыйдылар, вә аларга һидәят, туры юл ачык итеп бәян ителгәннән соң пәйгамбәргә каршылык күрсәттеләр, алар Аллаһуга һичнәрсәдә зарар итә алмаслар, каршылык күрсәткәннәре өчен Аллаһ аларның гамәлләрен батыл кылыр.

Verse 33

۞ يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓا۟ أَطِيعُوا۟ ٱللَّهَ وَأَطِيعُوا۟ ٱلرَّسُولَ وَلَا تُبْطِلُوٓا۟ أَعْمَـٰلَكُمْ

Transliteration yāayyuhā alladhīna āmanū aṭīʿū l-laha wa-aṭīʿū l-rasūla walā tub'ṭilū aʿmālakum

Tatar Ий мөэминнәр, Аллаһуга итагать итегез һәм пәйгамбәргә дә итагать итегез, вә кылган изге гамәлләрегезне, бидеґәт гамәлләрен кылып вә башка зур гөнаһлар кылып батыл кылмагыз, сәвабларыгызны җилгә очырмагыз!

Verse 34

إِنَّ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ وَصَدُّوا۟ عَن سَبِيلِ ٱللَّهِ ثُمَّ مَاتُوا۟ وَهُمْ كُفَّارٌ فَلَن يَغْفِرَ ٱللَّهُ لَهُمْ

Transliteration inna alladhīna kafarū waṣaddū ʿan sabīli l-lahi thumma mātū wahum kuffārun falan yaghfira l-lahu lahum

Tatar Үзләре кәфер булу өстенә башкаларны да Аллаһ диненнән тыйдылар, соңра имансыз хәлләрендә үлеп киттеләр, Аллаһ аларны гафу итәчәк түгелдер.

Verse 35

فَلَا تَهِنُوا۟ وَتَدْعُوٓا۟ إِلَى ٱلسَّلْمِ وَأَنتُمُ ٱلْأَعْلَوْنَ وَٱللَّهُ مَعَكُمْ وَلَن يَتِرَكُمْ أَعْمَـٰلَكُمْ

Transliteration falā tahinū watadʿū ilā l-salmi wa-antumu l-aʿlawna wal-lahu maʿakum walan yatirakum aʿmālakum

Tatar Үзегез мөшрикләрдән өстен була торып һәм ярдәмчегез Аллаһу тәгалә үзе була торып, кәферләрне яки мөшрикләрне татулыкка өндәп үзегезне загыйфь күрсәтмәгез, Аллаһ әйткәнчә булсагыз Ул сезнең гамәлләрегезнең сәвабын киметмәс.

Verse 36

إِنَّمَا ٱلْحَيَوٰةُ ٱلدُّنْيَا لَعِبٌ وَلَهْوٌ ۚ وَإِن تُؤْمِنُوا۟ وَتَتَّقُوا۟ يُؤْتِكُمْ أُجُورَكُمْ وَلَا يَسْـَٔلْكُمْ أَمْوَٰلَكُمْ

Transliteration innamā l-ḥayatu l-dun'yā laʿibun walahwun wa-in tu'minū watattaqū yu'tikum ujūrakum walā yasalkum amwālakum

Tatar Дөнья тереклеге фәкать уенчык вә алдагучыдыр, ий кешеләр әгәр иман китереп Аллаһ тыйган эшләрдән тыелу белән вә Ул кушкан эшләрне эшләү белән Аңа тәкъвалык кылсагыз, бу эшләрегезнең әҗерен Аллаһ үзегезгә бирер, әмма малларыгызны сорамас.

Verse 37

إِن يَسْـَٔلْكُمُوهَا فَيُحْفِكُمْ تَبْخَلُوا۟ وَيُخْرِجْ أَضْغَـٰنَكُمْ

Transliteration in yasalkumūhā fayuḥ'fikum tabkhalū wayukh'rij aḍghānakum

Tatar Әгәр сездән, малыгызны сораса хәтта сорап сезне аптыратса, саранланыр идегез вә шул саранлыгыгыз ислам диненә дошман икәнлегегезне фаш итәр.

Verse 38

هَـٰٓأَنتُمْ هَـٰٓؤُلَآءِ تُدْعَوْنَ لِتُنفِقُوا۟ فِى سَبِيلِ ٱللَّهِ فَمِنكُم مَّن يَبْخَلُ ۖ وَمَن يَبْخَلْ فَإِنَّمَا يَبْخَلُ عَن نَّفْسِهِۦ ۚ وَٱللَّهُ ٱلْغَنِىُّ وَأَنتُمُ ٱلْفُقَرَآءُ ۚ وَإِن تَتَوَلَّوْا۟ يَسْتَبْدِلْ قَوْمًا غَيْرَكُمْ ثُمَّ لَا يَكُونُوٓا۟ أَمْثَـٰلَكُم

Transliteration hāantum hāulāi tud'ʿawna litunfiqū fī sabīli l-lahi faminkum man yabkhalu waman yabkhal fa-innamā yabkhalu ʿan nafsihi wal-lahu l-ghaniyu wa-antumu l-fuqarāu wa-in tatawallaw yastabdil qawman ghayrakum thumma lā yakūnū amthālakum

Tatar Ий сез Коръән вәгазьләрен ишетүче кешеләр, Сезләрдән бәгъзеләрегез саранлык кылыр, тиешле садакаларны бирмәс, әгәр берәү саранлык кылса, саранлык кылуының зарары үзенәдер ягъни Аллаһ нигъмәтләреннән мәхрүм булуга сәбәптер. Бит Аллаһ бай, сезнең садакагызга мохтаҗ түгел, әмма сез ярлысыз дөньяда һәм ахирәттә дә Аллаһуның нигъмәтләренә мохтаҗсыз. Әгәр сез Аллаһуга итагать итүдән баш тартсагыз, сезнең урыныгызга башка затларны китерер ки, алар сездән хәерле булырлар, югыйсә сезнең кеби иманнан, итагатьтән вә изге гамәлләрдән баш тартучы булмаслар.

Read Surah Muhammad in another language

All languages

All 114 surahs in Tatar: the Qur’an in Tatar.

Learn it in MyDugsi

Tatar translation: Tatar, from Quran.com. Transliteration: Quran.com. Recitation: Mishary Alafasy, from EveryAyah.com. MyDugsi is a learning aid, not a replacement for a qualified teacher.