Surah Al-Hijr in Tatar: translation and audio
Surah 15 · الحجر · The Rocky Tract · 99 verses
Surah Al-Hijr verse by verse: the Arabic with a recitation you can repeat, the transliteration, and the Tatar translation by Tatar. For the meaning of every word, see Surah Al-Hijr word by word in English.
Verse 1
الٓر ۚ تِلْكَ ءَايَـٰتُ ٱلْكِتَـٰبِ وَقُرْءَانٍ مُّبِينٍ
Transliteration alif-lam-ra til'ka āyātu l-kitābi waqur'ānin mubīnin
Tatar Әлиф ләм ра. Ошбу аятьләр Аллаһудан иңгән китап аятьләредер вә ачык мәгънәле Коръән аятьләредер.
Verse 2
رُّبَمَا يَوَدُّ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ لَوْ كَانُوا۟ مُسْلِمِينَ
Transliteration rubamā yawaddu alladhīna kafarū law kānū mus'limīna
Tatar Ахирәттә кяферләр күп вакыт мөселман булуны теләрләр, ягъни мөселманнарның җәннәткә кергәннәрен күргәч, кяферләр: "Кәшки без дә мөселман булган булсакчы", – диярләр.
Verse 3
ذَرْهُمْ يَأْكُلُوا۟ وَيَتَمَتَّعُوا۟ وَيُلْهِهِمُ ٱلْأَمَلُ ۖ فَسَوْفَ يَعْلَمُونَ
Transliteration dharhum yakulū wayatamattaʿū wayul'hihimu l-amalu fasawfa yaʿlamūna
Tatar Аларны ихтыярларына куй, ашасыннар, файдалансыннар вә күп яшәү өметенә алдалансыннар! Дөньяга алданганлыкларын тиздән белерләр.
Verse 4
وَمَآ أَهْلَكْنَا مِن قَرْيَةٍ إِلَّا وَلَهَا كِتَابٌ مَّعْلُومٌ
Transliteration wamā ahlaknā min qaryatin illā walahā kitābun maʿlūmun
Tatar Шәһәр кешеләрен һәлак итмәдек, мәгәр вакыты билгеләнеп язылганнан соң гына һәлак иттек, ягъни Аллаһ тарафыннан билгеләнгән гомерләре беткән булыр.
Verse 5
مَّا تَسْبِقُ مِنْ أُمَّةٍ أَجَلَهَا وَمَا يَسْتَـْٔخِرُونَ
Transliteration mā tasbiqu min ummatin ajalahā wamā yastakhirūna
Tatar Бернинди җәмәгать кешеләре билгеләнгән әҗәлләреннән алда да вә соңга калып та үлмәсләр, вакытында үләрләр.
Verse 6
وَقَالُوا۟ يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِى نُزِّلَ عَلَيْهِ ٱلذِّكْرُ إِنَّكَ لَمَجْنُونٌ
Transliteration waqālū yāayyuhā alladhī nuzzila ʿalayhi l-dhik'ru innaka lamajnūnun
Tatar Мәсхәрә кылып әйттеләр: "Ий сиңа Коръән иңдерелгән, Мухәммәд, син, әлбәттә, мәҗнүнсең.
Verse 7
لَّوْ مَا تَأْتِينَا بِٱلْمَلَـٰٓئِكَةِ إِن كُنتَ مِنَ ٱلصَّـٰدِقِينَ
Transliteration law mā tatīnā bil-malāikati in kunta mina l-ṣādiqīna
Tatar Әгәр хак пәйгамбәр булсаң, сүзеңне дөресләр өчен безгә фәрештә китерсәң иде".
Verse 8
مَا نُنَزِّلُ ٱلْمَلَـٰٓئِكَةَ إِلَّا بِٱلْحَقِّ وَمَا كَانُوٓا۟ إِذًا مُّنظَرِينَ
Transliteration mā nunazzilu l-malāikata illā bil-ḥaqi wamā kānū idhan munẓarīna
Tatar Фәрештәне иңдерсәк, фәкать хаклык белән иңдерәбез, ул вакытта аларга тәүбә итәргә вакыт бирелмәс, фәрештә килү белән аларны һәлак итәр.
Verse 9
إِنَّا نَحْنُ نَزَّلْنَا ٱلذِّكْرَ وَإِنَّا لَهُۥ لَحَـٰفِظُونَ
Transliteration innā naḥnu nazzalnā l-dhik'ra wa-innā lahu laḥāfiẓūna
Tatar Дөреслектә Без Коръәнне үзебез иңдердек һәм үзгәрүдән аны үзебез сакларбыз.
Verse 10
وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا مِن قَبْلِكَ فِى شِيَعِ ٱلْأَوَّلِينَ
Transliteration walaqad arsalnā min qablika fī shiyaʿi l-awalīna
Tatar Дөреслектә Без синнән әүвәлге өммәтләргә дә хак дин белән пәйгамбәрләр җибәрдек.
Verse 11
وَمَا يَأْتِيهِم مِّن رَّسُولٍ إِلَّا كَانُوا۟ بِهِۦ يَسْتَهْزِءُونَ
Transliteration wamā yatīhim min rasūlin illā kānū bihi yastahziūna
Tatar Мәгәр аларга пәйгамбәр килде исә, алар аны мәсхәрә кылыр булдылар.
Verse 12
كَذَٰلِكَ نَسْلُكُهُۥ فِى قُلُوبِ ٱلْمُجْرِمِينَ
Transliteration kadhālika naslukuhu fī qulūbi l-muj'rimīna
Tatar Залимнәр күңеленә шулай салырбыз ул мәсхәрәне, ягъни мәсхәрә итүне бик яратырлар.
Verse 13
لَا يُؤْمِنُونَ بِهِۦ ۖ وَقَدْ خَلَتْ سُنَّةُ ٱلْأَوَّلِينَ
Transliteration lā yu'minūna bihi waqad khalat sunnatu l-awalīna
Tatar Ул залимнәр Коръәнгә иман китермәсләр, әүвәлге залимнәргә ґәзаб бирү гадәтебез үтте, боларга да шул ґәзаб булыр.
Verse 14
وَلَوْ فَتَحْنَا عَلَيْهِم بَابًا مِّنَ ٱلسَّمَآءِ فَظَلُّوا۟ فِيهِ يَعْرُجُونَ
Transliteration walaw fataḥnā ʿalayhim bāban mina l-samāi faẓallū fīhi yaʿrujūna
Tatar Ул кяферларга күктән ишек ачсак, вә ул ишектән фәрештәләр югары менсәләр, кәферләр шуны күреп торсалар,
Verse 15
لَقَالُوٓا۟ إِنَّمَا سُكِّرَتْ أَبْصَـٰرُنَا بَلْ نَحْنُ قَوْمٌ مَّسْحُورُونَ
Transliteration laqālū innamā sukkirat abṣārunā bal naḥnu qawmun masḥūrūna
Tatar әлбәттә, әйтерләр иде: "Күзебез пәрдәләнде, бәлки без сихерләнгәнбез, Мухәммәд безне сихерләгән".
Verse 16
وَلَقَدْ جَعَلْنَا فِى ٱلسَّمَآءِ بُرُوجًا وَزَيَّنَّـٰهَا لِلنَّـٰظِرِينَ
Transliteration walaqad jaʿalnā fī l-samāi burūjan wazayyannāhā lilnnāẓirīna
Tatar Тәхкыйк күктә йолдызлар халык кылдык вә караучылар өчен күкне шул йолдызлар белән зиннәтле иттек.
Verse 17
وَحَفِظْنَـٰهَا مِن كُلِّ شَيْطَـٰنٍ رَّجِيمٍ
Transliteration waḥafiẓ'nāhā min kulli shayṭānin rajīmin
Tatar Вә ул күкне ләгънәт кылынган шайтаннан сакладык, ягъни аны күккә мендермәдек.
Verse 18
إِلَّا مَنِ ٱسْتَرَقَ ٱلسَّمْعَ فَأَتْبَعَهُۥ شِهَابٌ مُّبِينٌ
Transliteration illā mani is'taraqa l-samʿa fa-atbaʿahu shihābun mubīnun
Tatar Мәгәр бер шайтан фәрештәләрнең сүзен урларга күккә менсә, ул шайтанга ялтыравыклы ут атылыр.
Verse 19
وَٱلْأَرْضَ مَدَدْنَـٰهَا وَأَلْقَيْنَا فِيهَا رَوَٰسِىَ وَأَنۢبَتْنَا فِيهَا مِن كُلِّ شَىْءٍ مَّوْزُونٍ
Transliteration wal-arḍa madadnāhā wa-alqaynā fīhā rawāsiya wa-anbatnā fīhā min kulli shayin mawzūnin
Tatar Без җирне түшәдек вә ул җир өстенә зур-зур таулар салдык вә, ул җирдә һәрберсе үзенә тиешле үлчәү белән үлчәнгән күп төрле үсемлекләр үстердек.
Verse 20
وَجَعَلْنَا لَكُمْ فِيهَا مَعَـٰيِشَ وَمَن لَّسْتُمْ لَهُۥ بِرَٰزِقِينَ
Transliteration wajaʿalnā lakum fīhā maʿāyisha waman lastum lahu birāziqīna
Tatar Вә ул җирдә сезгә яшәү өчен кирәк нәрсәләрне һәммәсен бар кылдык, дәхи сез аларны ашатмый тәрбияләми торган кыр хайваннарын сезнең файдага бар кылдык.
Verse 21
وَإِن مِّن شَىْءٍ إِلَّا عِندَنَا خَزَآئِنُهُۥ وَمَا نُنَزِّلُهُۥٓ إِلَّا بِقَدَرٍ مَّعْلُومٍ
Transliteration wa-in min shayin illā ʿindanā khazāinuhu wamā nunazziluhu illā biqadarin maʿlūmin
Tatar Вә һәрнәрсәнең хәзинәсе Безнең кулыбызда, вә аны иңдергәндә мәгълүм үлчәү белән генә иңдерәбез.
Verse 22
وَأَرْسَلْنَا ٱلرِّيَـٰحَ لَوَٰقِحَ فَأَنزَلْنَا مِنَ ٱلسَّمَآءِ مَآءً فَأَسْقَيْنَـٰكُمُوهُ وَمَآ أَنتُمْ لَهُۥ بِخَـٰزِنِينَ
Transliteration wa-arsalnā l-riyāḥa lawāqiḥa fa-anzalnā mina l-samāi māan fa-asqaynākumūhu wamā antum lahu bikhāzinīna
Tatar Дәхи болытны китерүче җилне җибәрдек вә күктән яңгыр иңдереп, сезне суга тук иттек, боларны сез булдыручы вә саклаучы да түгелсез, фәкать Безнең рәхмәтебездәндер.
Verse 23
وَإِنَّا لَنَحْنُ نُحْىِۦ وَنُمِيتُ وَنَحْنُ ٱلْوَٰرِثُونَ
Transliteration wa-innā lanaḥnu nuḥ'yī wanumītu wanaḥnu l-wārithūna
Tatar Вә тәхкыйк Без тергезәбез вә үтерәбез, вә Без һәр нәрсәгә варис-хуҗабыз.
Verse 24
وَلَقَدْ عَلِمْنَا ٱلْمُسْتَقْدِمِينَ مِنكُمْ وَلَقَدْ عَلِمْنَا ٱلْمُسْتَـْٔخِرِينَ
Transliteration walaqad ʿalim'nā l-mus'taqdimīna minkum walaqad ʿalim'nā l-mus'takhirīna
Tatar Сезнең элек яшәп киткәннәрегезне дә, вә сездән соң яшәргә киләчәк кешеләрегезне дә Без бик яхшы беләбез.
Verse 25
وَإِنَّ رَبَّكَ هُوَ يَحْشُرُهُمْ ۚ إِنَّهُۥ حَكِيمٌ عَلِيمٌ
Transliteration wa-inna rabbaka huwa yaḥshuruhum innahu ḥakīmun ʿalīmun
Tatar Дәхи сезнең Раббыгыз кыямәт көнне кешеләрне каберләреннән кубарыр, Ул хөкем итүче, белүче.
Verse 26
وَلَقَدْ خَلَقْنَا ٱلْإِنسَـٰنَ مِن صَلْصَـٰلٍ مِّنْ حَمَإٍ مَّسْنُونٍ
Transliteration walaqad khalaqnā l-insāna min ṣalṣālin min ḥama-in masnūnin
Tatar Тәхкыйк Без Адәм ґәләйһис-сәләмне кибеп беткән шыгырдап торган балчыктан халык кылдык, ул балчык күп еллар ятып, сасыган иде.
Verse 27
وَٱلْجَآنَّ خَلَقْنَـٰهُ مِن قَبْلُ مِن نَّارِ ٱلسَّمُومِ
Transliteration wal-jāna khalaqnāhu min qablu min nāri l-samūmi
Tatar Вә Адәмнән элек җенне ялкынлы уттан халык кылдык.
Verse 28
وَإِذْ قَالَ رَبُّكَ لِلْمَلَـٰٓئِكَةِ إِنِّى خَـٰلِقٌۢ بَشَرًا مِّن صَلْصَـٰلٍ مِّنْ حَمَإٍ مَّسْنُونٍ
Transliteration wa-idh qāla rabbuka lil'malāikati innī khāliqun basharan min ṣalṣālin min ḥama-in masnūnin
Tatar Аллаһу тәгалә фәрештәләргә әйтте: "Әлбәттә, Мин күп еллар ятып үзгәргән коры балчыктан Адәм ґәләйһис-сәләмне халык кылачакмын.
Verse 29
فَإِذَا سَوَّيْتُهُۥ وَنَفَخْتُ فِيهِ مِن رُّوحِى فَقَعُوا۟ لَهُۥ سَـٰجِدِينَ
Transliteration fa-idhā sawwaytuhu wanafakhtu fīhi min rūḥī faqaʿū lahu sājidīna
Tatar Мин аны төзеп тәмам итсәм вә үз тарафымнан рух кертеп җанлы итсәм, аңа сәҗдә кылыгыз!
Verse 30
فَسَجَدَ ٱلْمَلَـٰٓئِكَةُ كُلُّهُمْ أَجْمَعُونَ
Transliteration fasajada l-malāikatu kulluhum ajmaʿūna
Tatar Фәрештәләр барчасы җыелып сәҗдә кылдылар.
Verse 31
إِلَّآ إِبْلِيسَ أَبَىٰٓ أَن يَكُونَ مَعَ ٱلسَّـٰجِدِينَ
Transliteration illā ib'līsa abā an yakūna maʿa l-sājidīna
Tatar Мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, сәҗдә кылучылардан булудан баш тартты.
Verse 32
قَالَ يَـٰٓإِبْلِيسُ مَا لَكَ أَلَّا تَكُونَ مَعَ ٱلسَّـٰجِدِينَ
Transliteration qāla yāib'līsu mā laka allā takūna maʿa l-sājidīna
Tatar Аллаһу тәгалә әйтте: "Ий Иблис, сиңа ни булды сәҗдә кылучылардан булмаска?"
Verse 33
قَالَ لَمْ أَكُن لِّأَسْجُدَ لِبَشَرٍ خَلَقْتَهُۥ مِن صَلْصَـٰلٍ مِّنْ حَمَإٍ مَّسْنُونٍ
Transliteration qāla lam akun li-asjuda libasharin khalaqtahu min ṣalṣālin min ḥama-in masnūnin
Tatar Иблис әйтте: "Иске, кибеп үзгәреп беткән балчыктан яратылган Адәмгә сәҗдә кылачагым юк, мин олугъмын.
Verse 34
قَالَ فَٱخْرُجْ مِنْهَا فَإِنَّكَ رَجِيمٌ
Transliteration qāla fa-ukh'ruj min'hā fa-innaka rajīmun
Tatar Аллаһ әйтте: "Алай булса, син җәннәттән чык! Фәрештәләрдән булма, чөнки син ләгънәт кылынган вә рәхмәтемнән сөрелгәнсең!
Verse 35
وَإِنَّ عَلَيْكَ ٱللَّعْنَةَ إِلَىٰ يَوْمِ ٱلدِّينِ
Transliteration wa-inna ʿalayka l-laʿnata ilā yawmi l-dīni
Tatar Тәхкыйк сиңа кыямәт көненә чаклы ләгънәт булачак.
Verse 36
قَالَ رَبِّ فَأَنظِرْنِىٓ إِلَىٰ يَوْمِ يُبْعَثُونَ
Transliteration qāla rabbi fa-anẓir'nī ilā yawmi yub'ʿathūna
Tatar Иблис әйтте: "Йә Рабби, миңа мәхшәр көненә чаклы дөньяда яшәргә рөхсәт бир".
Verse 37
قَالَ فَإِنَّكَ مِنَ ٱلْمُنظَرِينَ
Transliteration qāla fa-innaka mina l-munẓarīna
Tatar Аллаһу тәгалә әйтте: "Ий Иблис, сиңа мәхшәр көненә чаклы яшәргә рөхсәт бирелде.
Verse 38
إِلَىٰ يَوْمِ ٱلْوَقْتِ ٱلْمَعْلُومِ
Transliteration ilā yawmi l-waqti l-maʿlūmi
Tatar Бер билгеле мәгълүм көнгә кадәр яшәрсең!"
Verse 39
قَالَ رَبِّ بِمَآ أَغْوَيْتَنِى لَأُزَيِّنَنَّ لَهُمْ فِى ٱلْأَرْضِ وَلَأُغْوِيَنَّهُمْ أَجْمَعِينَ
Transliteration qāla rabbi bimā aghwaytanī la-uzayyinanna lahum fī l-arḍi wala-ugh'wiyannahum ajmaʿīna
Tatar Иблис әйтте: "Йә Рабби, Адәм сәбәпле мине аздырганың өчен кешеләргә җир йөзендәге хәрам нәрсәләрне зиннәтле вә яхшы итеп күрсәтәчәкмен һәм барчаларын аздырырмын.
Verse 40
إِلَّا عِبَادَكَ مِنْهُمُ ٱلْمُخْلَصِينَ
Transliteration illā ʿibādaka min'humu l-mukh'laṣīna
Tatar Мәгәр ихлас, сиңа гыйбадәт кылучы колларыңа көчем җитмәс, аларны аздыра алмам".
Verse 41
قَالَ هَـٰذَا صِرَٰطٌ عَلَىَّ مُسْتَقِيمٌ
Transliteration qāla hādhā ṣirāṭun ʿalayya mus'taqīmun
Tatar Аллаһу тәгалә әйтте: "Бәндәләремнең миңа буйсынып, миңа гына гыйбадәт кылулары Минем туры юлымдыр.
Verse 42
إِنَّ عِبَادِى لَيْسَ لَكَ عَلَيْهِمْ سُلْطَـٰنٌ إِلَّا مَنِ ٱتَّبَعَكَ مِنَ ٱلْغَاوِينَ
Transliteration inna ʿibādī laysa laka ʿalayhim sul'ṭānun illā mani ittabaʿaka mina l-ghāwīna
Tatar Әлбәттә, итагать итүче ихлас колларым, алар зарарына йөрергә сиңа ирек юк, мәгәр берәү азып, сиңа иярсә, ул азган кешене үзеңә ияртә алырсың.
Verse 43
وَإِنَّ جَهَنَّمَ لَمَوْعِدُهُمْ أَجْمَعِينَ
Transliteration wa-inna jahannama lamawʿiduhum ajmaʿīna
Tatar Ий Иблис, сиңа ияргәннәрнең (зарчасының вәгъдә ителгән урыннары җәһәннәмдер.
Verse 44
لَهَا سَبْعَةُ أَبْوَٰبٍ لِّكُلِّ بَابٍ مِّنْهُمْ جُزْءٌ مَّقْسُومٌ
Transliteration lahā sabʿatu abwābin likulli bābin min'hum juz'on maqsūmun
Tatar Ул җәһәннәмнең җиде ишеге бар, һәрбер ишегеннән кертү өчен бүленгән кешеләр булыр.
Verse 45
إِنَّ ٱلْمُتَّقِينَ فِى جَنَّـٰتٍ وَعُيُونٍ
Transliteration inna l-mutaqīna fī jannātin waʿuyūnin
Tatar Тәхкыйк Аллаһ хөкемнәренә хыйлафлык кылудан һәм гөнаһлардан сакланучы тәкъва мөселманнар җәннәтләрдә тәмле елгалар буенда рәхәттә булырлар.
Verse 46
ٱدْخُلُوهَا بِسَلَـٰمٍ ءَامِنِينَ
Transliteration ud'khulūhā bisalāmin āminīna
Tatar Фәрештәләр әйттеләр: "Һәр тарафтан имин, тыныч вә сәламәт булып ошбу җәннәтләргә керегез".
Verse 47
وَنَزَعْنَا مَا فِى صُدُورِهِم مِّنْ غِلٍّ إِخْوَٰنًا عَلَىٰ سُرُرٍ مُّتَقَـٰبِلِينَ
Transliteration wanazaʿnā mā fī ṣudūrihim min ghillin ikh'wānan ʿalā sururin mutaqābilīna
Tatar Аларның күңелләреннән көнчелек кенә, ачу вә кайгы кеби начар нәрсәләрне чыгарырбыз да бер-берсенә чын кардәш булып, хыялларга да килмәгән хуш диваннарга кара-каршы утырып, рәхәтләнеп сөйләшерләр.
Verse 48
لَا يَمَسُّهُمْ فِيهَا نَصَبٌ وَمَا هُم مِّنْهَا بِمُخْرَجِينَ
Transliteration lā yamassuhum fīhā naṣabun wamā hum min'hā bimukh'rajīna
Tatar Аларга җәннәттә бернинди мәшәкать булмас һәм алар җәннәттән мәңге чыгарылмаслар.
Verse 49
۞ نَبِّئْ عِبَادِىٓ أَنِّىٓ أَنَا ٱلْغَفُورُ ٱلرَّحِيمُ
Transliteration nabbi ʿibādī annī anā l-ghafūru l-raḥīmu
Tatar Минем хак мөэмин бәндәләремә хәбәр бир, тәхкыйк Мин үземә итагать итүче бәндәләремне ярлыкаучы вә аларга рәхмәт итүчемен.
Verse 50
وَأَنَّ عَذَابِى هُوَ ٱلْعَذَابُ ٱلْأَلِيمُ
Transliteration wa-anna ʿadhābī huwa l-ʿadhābu l-alīmu
Tatar Дәхи Минем ґәзабым Миңа итагать итмәгәннәргә бик каты ґәзабтыр.
Verse 51
وَنَبِّئْهُمْ عَن ضَيْفِ إِبْرَٰهِيمَ
Transliteration wanabbi'hum ʿan ḍayfi ib'rāhīma
Tatar Дәхи бәндәләремә Ибраһимнең кунакларыннан хәбәр бир!"
Verse 52
إِذْ دَخَلُوا۟ عَلَيْهِ فَقَالُوا۟ سَلَـٰمًا قَالَ إِنَّا مِنكُمْ وَجِلُونَ
Transliteration idh dakhalū ʿalayhi faqālū salāman qāla innā minkum wajilūna
Tatar Кунаклар Ибраһим янына кергәч, сәлам бирделәр, алар фәрештәләр иде, Ибраһим: "Мин сездән куркамын", – диде.
Verse 53
قَالُوا۟ لَا تَوْجَلْ إِنَّا نُبَشِّرُكَ بِغُلَـٰمٍ عَلِيمٍ
Transliteration qālū lā tawjal innā nubashiruka bighulāmin ʿalīmin
Tatar Фәрештәләр әйттеләр: "Син бездән курыкма, без сиңа шатлыклы хәбәр китердек, сездән бер галим бала туачак".
Verse 54
قَالَ أَبَشَّرْتُمُونِى عَلَىٰٓ أَن مَّسَّنِىَ ٱلْكِبَرُ فَبِمَ تُبَشِّرُونَ
Transliteration qāla abashartumūnī ʿalā an massaniya l-kibaru fabima tubashirūna
Tatar Ибраһим ґәләйһис-сәләм әйтте: "Ґәҗәб, сез миңа карт көнемдә бала белән сөенеч бирәсезме? Нинди ґәҗәб нәрсә белән хәбәр бирәсез!"
Verse 55
قَالُوا۟ بَشَّرْنَـٰكَ بِٱلْحَقِّ فَلَا تَكُن مِّنَ ٱلْقَـٰنِطِينَ
Transliteration qālū basharnāka bil-ḥaqi falā takun mina l-qāniṭīna
Tatar Фәрештәләр әйттеләр: "Без сиңа булачак хак хәбәр белән сөенеч бирәбез, син өмет өзүчеләрдән булма!"
Verse 56
قَالَ وَمَن يَقْنَطُ مِن رَّحْمَةِ رَبِّهِۦٓ إِلَّا ٱلضَّآلُّونَ
Transliteration qāla waman yaqnaṭu min raḥmati rabbihi illā l-ḍālūna
Tatar Ибраһим әйтте: "Әлбәттә, мөэмин бәндә Раббысының рәхмәтеннән өмет өзмәс, мәгәр адашкан кешеләр генә өмет өзәрләр".
Verse 57
قَالَ فَمَا خَطْبُكُمْ أَيُّهَا ٱلْمُرْسَلُونَ
Transliteration qāla famā khaṭbukum ayyuhā l-mur'salūna
Tatar Ибраһим фәрештәләрдән сорады: "Миңа сөенеч бирүдән башка тагын нинди эшегез бар, ий илчеләр!?"
Verse 58
قَالُوٓا۟ إِنَّآ أُرْسِلْنَآ إِلَىٰ قَوْمٍ مُّجْرِمِينَ
Transliteration qālū innā ur'sil'nā ilā qawmin muj'rimīna
Tatar Фәрештәләр әйттеләр: "Без азган, чиктән чыккан кәфер халыкны һәлак итәр өчен җибәрелдек.
Verse 59
إِلَّآ ءَالَ لُوطٍ إِنَّا لَمُنَجُّوهُمْ أَجْمَعِينَ
Transliteration illā āla lūṭin innā lamunajjūhum ajmaʿīna
Tatar Мәгәр Лутны өй җәмәгате белән һәлак итмәбез, барчасын коткарырбыз.
Verse 60
إِلَّا ٱمْرَأَتَهُۥ قَدَّرْنَآ ۙ إِنَّهَا لَمِنَ ٱلْغَـٰبِرِينَ
Transliteration illā im'ra-atahu qaddarnā innahā lamina l-ghābirīna
Tatar Мәгәр Лутның хатыны азгыннардан, шуның өчен кәферләр белән бергә һәлак булачак".
Verse 61
فَلَمَّا جَآءَ ءَالَ لُوطٍ ٱلْمُرْسَلُونَ
Transliteration falammā jāa āla lūṭin l-mur'salūna
Tatar Бу фәрештәләр Лут ґәләйһис-сәлам янына баргач,
Verse 62
قَالَ إِنَّكُمْ قَوْمٌ مُّنكَرُونَ
Transliteration qāla innakum qawmun munkarūna
Tatar Лут әйтте: "Сез ят кунакларсыз, без сезне танымыйбыз".
Verse 63
قَالُوا۟ بَلْ جِئْنَـٰكَ بِمَا كَانُوا۟ فِيهِ يَمْتَرُونَ
Transliteration qālū bal ji'nāka bimā kānū fīhi yamtarūna
Tatar Фәрештәләр әйттеләр: "Кәферләр шик тоткан ґәзаб белән килдек, ягъни Лут үзенең кауменә: әгәр фәхеш эшләрегездән тәүбә итмәсәгез һәм исламны кабул итмәсәгез, сезгә тиздән каты ґәзаб киләчәк дигән сүзенә ышанмадылар.
Verse 64
وَأَتَيْنَـٰكَ بِٱلْحَقِّ وَإِنَّا لَصَـٰدِقُونَ
Transliteration wa-ataynāka bil-ḥaqi wa-innā laṣādiqūna
Tatar Без сиңа хак хәбәрне китердек, сүзебез хак, без әйткәнчә булыр.
Verse 65
فَأَسْرِ بِأَهْلِكَ بِقِطْعٍ مِّنَ ٱلَّيْلِ وَٱتَّبِعْ أَدْبَـٰرَهُمْ وَلَا يَلْتَفِتْ مِنكُمْ أَحَدٌ وَٱمْضُوا۟ حَيْثُ تُؤْمَرُونَ
Transliteration fa-asri bi-ahlika biqiṭ'ʿin mina al-layli wa-ittabiʿ adbārahum walā yaltafit minkum aḥadun wa-im'ḍū ḥaythu tu'marūna
Tatar Син җәмәгатеңне алып, төннең бер вакытында шәһәрдән чыгып кит, вә үзең артларыннан бар, сездән һичберегез артына борылып карамасын, яки аерылып калмасын һәм әмер ителгән урыныгызга барыгыз!
Verse 66
وَقَضَيْنَآ إِلَيْهِ ذَٰلِكَ ٱلْأَمْرَ أَنَّ دَابِرَ هَـٰٓؤُلَآءِ مَقْطُوعٌ مُّصْبِحِينَ
Transliteration waqaḍaynā ilayhi dhālika l-amra anna dābira hāulāi maqṭūʿun muṣ'biḥīna
Tatar Шәһәрдән чыгып китәргә Лутка әмер бирдек, чөнки таң вакытында кауменең арты киселәсе, ягъни һичберсе калмыйча һәлак булачаклар".
Verse 67
وَجَآءَ أَهْلُ ٱلْمَدِينَةِ يَسْتَبْشِرُونَ
Transliteration wajāa ahlu l-madīnati yastabshirūna
Tatar Кеше кыяфәтендә килгән фәрештәләрне шәһәр халкы күргәч, лавата кылабыз, дип, йөгерешеп килделәр, шатланып.
Verse 68
قَالَ إِنَّ هَـٰٓؤُلَآءِ ضَيْفِى فَلَا تَفْضَحُونِ
Transliteration qāla inna hāulāi ḍayfī falā tafḍaḥūni
Tatar Лут кауменә әйтте: "Болар минем кунакларым, алар хакында мине рисвай кылмагыз!
Verse 69
وَٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ وَلَا تُخْزُونِ
Transliteration wa-ittaqū l-laha walā tukh'zūni
Tatar Аллаһудан куркыгыз, мине оятлы итмәгез!"
Verse 70
قَالُوٓا۟ أَوَلَمْ نَنْهَكَ عَنِ ٱلْعَـٰلَمِينَ
Transliteration qālū awalam nanhaka ʿani l-ʿālamīna
Tatar Кәферләр әйттеләр: "Без сине егетләрне кунак итүдән тыймадыкмы? Рисвай булырга теләмәсәң, егетләрне кунак итмә."
Verse 71
قَالَ هَـٰٓؤُلَآءِ بَنَاتِىٓ إِن كُنتُمْ فَـٰعِلِينَ
Transliteration qāla hāulāi banātī in kuntum fāʿilīna
Tatar Лут әйтте: "Сез әгәр шәһвәтегез кушканча йөрсәгез, менә бу минем кызларым никах кылып алыгыз!"
Verse 72
لَعَمْرُكَ إِنَّهُمْ لَفِى سَكْرَتِهِمْ يَعْمَهُونَ
Transliteration laʿamruka innahum lafī sakratihim yaʿmahūna
Tatar Фәрештәләр әйттеләр: "Ий Лут, синең гомер белән ант итеп әйтәбез, алар шәһвәт исереклеге белән хәйран калып йөриләр, синең нәсыйхәтеңне ишетмәсләр".
Verse 73
فَأَخَذَتْهُمُ ٱلصَّيْحَةُ مُشْرِقِينَ
Transliteration fa-akhadhathumu l-ṣayḥatu mush'riqīna
Tatar Кояш чыгып торганда, аларга бер ямьсез каты тавыш иреште.
Verse 74
فَجَعَلْنَا عَـٰلِيَهَا سَافِلَهَا وَأَمْطَرْنَا عَلَيْهِمْ حِجَارَةً مِّن سِجِّيلٍ
Transliteration fajaʿalnā ʿāliyahā sāfilahā wa-amṭarnā ʿalayhim ḥijāratan min sijjīlin
Tatar Шул вакыт шәһәрнең өстен аска әйләндереп һәлак иттек һәм җәһәннәмдә кыздырылган ташларны өсләренә яудырдык.
Verse 75
إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَـٰتٍ لِّلْمُتَوَسِّمِينَ
Transliteration inna fī dhālika laāyātin lil'mutawassimīna
Tatar Тәхкыйк фикерләп караучылар өчен аларның һәлак булуында, әлбәттә, гыйбрәтләр бар.
Verse 76
وَإِنَّهَا لَبِسَبِيلٍ مُّقِيمٍ
Transliteration wa-innahā labisabīlin muqīmin
Tatar Вә ул һәлак булган шәһәр юл өстендәдер, үткән кешеләр күреп үтәләр.
Verse 77
إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَةً لِّلْمُؤْمِنِينَ
Transliteration inna fī dhālika laāyatan lil'mu'minīna
Tatar Бу каумнең һәлак булуында мөэминнәр өчен могҗизалар бар.
Verse 78
وَإِن كَانَ أَصْحَـٰبُ ٱلْأَيْكَةِ لَظَـٰلِمِينَ
Transliteration wa-in kāna aṣḥābu l-aykati laẓālimīna
Tatar Дәхи Шоґәеб г-м җибәрелгән Әйкә шәһәре халкы да залим булдылар.
Verse 79
فَٱنتَقَمْنَا مِنْهُمْ وَإِنَّهُمَا لَبِإِمَامٍ مُّبِينٍ
Transliteration fa-intaqamnā min'hum wa-innahumā labi-imāmin mubīnin
Tatar Вә аларга да ґәзаб иңдереп, үчебезне алдык, боларның да һәлак булган шәһәре юл өстендә күренеп тора.
Verse 80
وَلَقَدْ كَذَّبَ أَصْحَـٰبُ ٱلْحِجْرِ ٱلْمُرْسَلِينَ
Transliteration walaqad kadhaba aṣḥābu l-ḥij'ri l-mur'salīna
Tatar Дәхи Хиҗер дигән җирнең Сәмуд исемле халкы пәйгамбәрләре Салих г-мне ялганчы диделәр.
Verse 81
وَءَاتَيْنَـٰهُمْ ءَايَـٰتِنَا فَكَانُوا۟ عَنْهَا مُعْرِضِينَ
Transliteration waātaynāhum āyātinā fakānū ʿanhā muʿ'riḍīna
Tatar Без ул Сәмуд кауменә дәлилләр вә могҗизалар бирдек, ләкин алар һәммәсеннән баш тарттылар.
Verse 82
وَكَانُوا۟ يَنْحِتُونَ مِنَ ٱلْجِبَالِ بُيُوتًا ءَامِنِينَ
Transliteration wakānū yanḥitūna mina l-jibāli buyūtan āminīna
Tatar Ґәзабтан котылыр өчен таш тавын тишеп өйләр ясадылар.
Verse 83
فَأَخَذَتْهُمُ ٱلصَّيْحَةُ مُصْبِحِينَ
Transliteration fa-akhadhathumu l-ṣayḥatu muṣ'biḥīna
Tatar Аларга да таң вакытыңда каты тавыш иреште вә һәлак булдылар.
Verse 84
فَمَآ أَغْنَىٰ عَنْهُم مَّا كَانُوا۟ يَكْسِبُونَ
Transliteration famā aghnā ʿanhum mā kānū yaksibūna
Tatar Тырышып ясаган таш өйләре аларга һич тә файда бирмәде.
Verse 85
وَمَا خَلَقْنَا ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ وَمَا بَيْنَهُمَآ إِلَّا بِٱلْحَقِّ ۗ وَإِنَّ ٱلسَّاعَةَ لَـَٔاتِيَةٌ ۖ فَٱصْفَحِ ٱلصَّفْحَ ٱلْجَمِيلَ
Transliteration wamā khalaqnā l-samāwāti wal-arḍa wamā baynahumā illā bil-ḥaqi wa-inna l-sāʿata laātiyatun fa-iṣ'faḥi l-ṣafḥa l-jamīla
Tatar Җирне вә күкләрне һәм араларында булган нәрсәләрне мәхкәм итеп, халык белән төзедек, сукыр булмаган кешеләргә дәрес алырга була. Әлбәттә, кыямәт көне киләчәк, син кәферләрдән дөньяда уч алырга тырышма, аларга яхшылык күрсәт!
Verse 86
إِنَّ رَبَّكَ هُوَ ٱلْخَلَّـٰقُ ٱلْعَلِيمُ
Transliteration inna rabbaka huwa l-khalāqu l-ʿalīmu
Tatar Дөреслектә синең Раббың – Улдыр, һәрнәрсәне халык кылучы вә һәр нәрсәне белүче.
Verse 87
وَلَقَدْ ءَاتَيْنَـٰكَ سَبْعًا مِّنَ ٱلْمَثَانِى وَٱلْقُرْءَانَ ٱلْعَظِيمَ
Transliteration walaqad ātaynāka sabʿan mina l-mathānī wal-qur'āna l-ʿaẓīma
Tatar Дөреслектә Без сиңа һәр намазда укыла торган җиде аятьле Фатихә сүрәсен вә ґәзәмәтле Коръән Кәримне бирдек.
Verse 88
لَا تَمُدَّنَّ عَيْنَيْكَ إِلَىٰ مَا مَتَّعْنَا بِهِۦٓ أَزْوَٰجًا مِّنْهُمْ وَلَا تَحْزَنْ عَلَيْهِمْ وَٱخْفِضْ جَنَاحَكَ لِلْمُؤْمِنِينَ
Transliteration lā tamuddanna ʿaynayka ilā mā mattaʿnā bihi azwājan min'hum walā taḥzan ʿalayhim wa-ikh'fiḍ janāḥaka lil'mu'minīna
Tatar Кәферләрдән бер таифәгә Без биргән дөнья малына кызыгып карамагыл һәм аларның иман китермәгәннәре өчен кайгырмагыл вә мөэминнәргә канатыңны җәйгән кеби шәфкать кыл!
Verse 89
وَقُلْ إِنِّىٓ أَنَا ٱلنَّذِيرُ ٱلْمُبِينُ
Transliteration waqul innī anā l-nadhīru l-mubīnu
Tatar Кешеләргә әйт: "Мин Аллаһуга итагать итмәгән вә Аңа гыйбадәт кылмаган кешеләрне җәһәннәм ґәзабы белән ачык куркытучымын."
Verse 90
كَمَآ أَنزَلْنَا عَلَى ٱلْمُقْتَسِمِينَ
Transliteration kamā anzalnā ʿalā l-muq'tasimīna
Tatar Хаҗга баручыларны диннән дүндерү өчен бүленеп, алар юлына чыккан кәферләргә ґәзаб иңдергәнебез кеби башкаларга да иңдерербез.
Verse 91
ٱلَّذِينَ جَعَلُوا۟ ٱلْقُرْءَانَ عِضِينَ
Transliteration alladhīna jaʿalū l-qur'āna ʿiḍīna
Tatar Ул ґәзабка тиешле кешеләр Коръәннең бәгъзе аятьләренә ышаналар вә бәгъзе аятьләргә ышанмыйлар яки Коръән аятьләрен сайлап, нәфескә туры килгәне белән генә гамәл кылалар.
Verse 92
فَوَرَبِّكَ لَنَسْـَٔلَنَّهُمْ أَجْمَعِينَ
Transliteration fawarabbika lanasalannahum ajmaʿīna
Tatar Раббың исеме илә ант итеп әйтәмен ки кыямәт көнне, әлбәттә, бик каты сорарбыз барчаларыннан да.
Verse 93
عَمَّا كَانُوا۟ يَعْمَلُونَ
Transliteration ʿammā kānū yaʿmalūna
Tatar Ул кешеләрнең кылган эшләреннән кем Коръәнгә ышанган, кем ышанмаган, кем гамәл кылган, кем кылмаган, кем мәетләргә укып тамак туйдырган һәм акча алган – бу хакта хөкем каты булыр.
Verse 94
فَٱصْدَعْ بِمَا تُؤْمَرُ وَأَعْرِضْ عَنِ ٱلْمُشْرِكِينَ
Transliteration fa-iṣ'daʿ bimā tu'maru wa-aʿriḍ ʿani l-mush'rikīna
Tatar Инде ислам динен изһар кыл! Кешеләрне иманга вә Коръән белән гамәл кылырга ачыктан-ачык өндә! Һичкемнән курыкма! Вә мөшрикләрдән кисел, алар белән булышып вакытыңны өрәм итмә!
Verse 95
إِنَّا كَفَيْنَـٰكَ ٱلْمُسْتَهْزِءِينَ
Transliteration innā kafaynāka l-mus'tahziīna
Tatar Сине мәсхәрә итә торган кешеләрне һәлак итәргә вә сине сакларга Без җитәбез!
Verse 96
ٱلَّذِينَ يَجْعَلُونَ مَعَ ٱللَّهِ إِلَـٰهًا ءَاخَرَ ۚ فَسَوْفَ يَعْلَمُونَ
Transliteration alladhīna yajʿalūna maʿa l-lahi ilāhan ākhara fasawfa yaʿlamūna
Tatar Ул саташкан бидеґәтчеләр Аллаһудан башка тагын берәр кемне яки берәр нәрсәне Аллаһ урынына тоталар, алар тиздән белерләр бу эшләренең һәлакәтлек икәнлеген.
Verse 97
وَلَقَدْ نَعْلَمُ أَنَّكَ يَضِيقُ صَدْرُكَ بِمَا يَقُولُونَ
Transliteration walaqad naʿlamu annaka yaḍīqu ṣadruka bimā yaqūlūna
Tatar Әлбәттә, беләбез кәферләрнең вә бидеґәтчеләрнең хакка каршы ялган сүзләренә күңелең тарыгып хәтерең каладыр.
Verse 98
فَسَبِّحْ بِحَمْدِ رَبِّكَ وَكُن مِّنَ ٱلسَّـٰجِدِينَ
Transliteration fasabbiḥ biḥamdi rabbika wakun mina l-sājidīna
Tatar Раббыңны мактап тәсбихләр әйт вә сәҗдә кылучылардан бул!
Verse 99
وَٱعْبُدْ رَبَّكَ حَتَّىٰ يَأْتِيَكَ ٱلْيَقِينُ
Transliteration wa-uʿ'bud rabbaka ḥattā yatiyaka l-yaqīnu
Tatar Вә Раббыңа гыйбадәт кылгыл, хәтта мәгълүм булган көн килгәнче, ягъни үлем килгәнче!
Read Surah Al-Hijr in another language
- English (word by word)
- Albanian
- Amazigh
- Amharic
- Assamese
- Azerbaijani
- Bambara
- Bangla
- Bosnian
- Bulgarian
- Chechen
- Chinese
- Czech
- Dari
- Dhivehi
- Dutch
- Finnish
- French
- German
- Gujarati
- Hausa
- Hebrew
- Hindi
- Indonesian
- Italian
- Japanese
- Kannada
- Kazakh
- Khmer
- Kinyarwanda
- Korean
- Kurdish
- Luganda
- Malay
- Malayalam
- Maranao
- Marathi
- Nepali
- Norwegian
- Oromo
- Pashto
- Persian
- Polish
- Portuguese
- Romanian
- Russian
- Sindhi
- Sinhala
- Somali
- Spanish
- Swahili
- Swedish
- Tagalog
- Tajik
- Tamil
- Telugu
- Thai
- Turkish
- Ukrainian
- Urdu
- Uyghur
- Uzbek
- Vietnamese
- Yao
- Yoruba
All 114 surahs in Tatar: the Qur’an in Tatar.
Tatar translation: Tatar, from Quran.com. Transliteration: Quran.com. Recitation: Mishary Alafasy, from EveryAyah.com. MyDugsi is a learning aid, not a replacement for a qualified teacher.