Surah Yusuf in Tatar: translation and audio
Surah 12 · يوسف · Joseph · 111 verses
Surah Yusuf verse by verse: the Arabic with a recitation you can repeat, the transliteration, and the Tatar translation by Tatar. For the meaning of every word, see Surah Yusuf word by word in English.
Verse 1
الٓر ۚ تِلْكَ ءَايَـٰتُ ٱلْكِتَـٰبِ ٱلْمُبِينِ
Transliteration alif-lam-ra til'ka āyātu l-kitābi l-mubīni
Tatar Әлиф ләм ра. Бу – сүрәдәге аятьләр ачык мәгънәле Коръән аятьләредер.
Verse 2
إِنَّآ أَنزَلْنَـٰهُ قُرْءَٰنًا عَرَبِيًّا لَّعَلَّكُمْ تَعْقِلُونَ
Transliteration innā anzalnāhu qur'ānan ʿarabiyyan laʿallakum taʿqilūna
Tatar Тәхкыйк Без Җәбраилне иңдердек гарәб теле белән Коръән укымак өчен, шаять Коръәнне укып мәгънәсен аңларсыз. (Яһүдләр сорадылар: "Ягъкуб балалары ни өчен Кәнган шәһәреннән Мысырга күчеп килделәр", – дип. Бу сүрә шул сорауга җавап бирә).
Verse 3
نَحْنُ نَقُصُّ عَلَيْكَ أَحْسَنَ ٱلْقَصَصِ بِمَآ أَوْحَيْنَآ إِلَيْكَ هَـٰذَا ٱلْقُرْءَانَ وَإِن كُنتَ مِن قَبْلِهِۦ لَمِنَ ٱلْغَـٰفِلِينَ
Transliteration naḥnu naquṣṣu ʿalayka aḥsana l-qaṣaṣi bimā awḥaynā ilayka hādhā l-qur'āna wa-in kunta min qablihi lamina l-ghāfilīna
Tatar Ий Мухәммәд г-м! Без сиңа Коръәнне вәхий итеп кыйссаларның күркәмрәген хикәять кылабыз, гәрчә башта ул кыйссалардан хәбәрсез булсаң да.
Verse 4
إِذْ قَالَ يُوسُفُ لِأَبِيهِ يَـٰٓأَبَتِ إِنِّى رَأَيْتُ أَحَدَ عَشَرَ كَوْكَبًا وَٱلشَّمْسَ وَٱلْقَمَرَ رَأَيْتُهُمْ لِى سَـٰجِدِينَ
Transliteration idh qāla yūsufu li-abīhi yāabati innī ra-aytu aḥada ʿashara kawkaban wal-shamsa wal-qamara ra-aytuhum lī sājidīna
Tatar Йусуф атасына әйтте: "Ий атам, мин тешемдә күрдем: унбер йолдыз һәм ай белән кояш көлеп миңа сәҗдә кылдылар".
Verse 5
قَالَ يَـٰبُنَىَّ لَا تَقْصُصْ رُءْيَاكَ عَلَىٰٓ إِخْوَتِكَ فَيَكِيدُوا۟ لَكَ كَيْدًا ۖ إِنَّ ٱلشَّيْطَـٰنَ لِلْإِنسَـٰنِ عَدُوٌّ مُّبِينٌ
Transliteration qāla yābunayya lā taqṣuṣ ru'yāka ʿalā ikh'watika fayakīdū laka kaydan inna l-shayṭāna lil'insāni ʿaduwwun mubīnun
Tatar Атасы әйтте: "Ий угълым, син тешеңне агаларыңа сөйләмә! Әгәр аларга сөйләсәң, хөседләнеп сине һәлак итәр өчен хәйлә кылырлар, чөнки шайтан адәмләргә ачык дошман, агаларыңны хәйләгә котыртыр.
Verse 6
وَكَذَٰلِكَ يَجْتَبِيكَ رَبُّكَ وَيُعَلِّمُكَ مِن تَأْوِيلِ ٱلْأَحَادِيثِ وَيُتِمُّ نِعْمَتَهُۥ عَلَيْكَ وَعَلَىٰٓ ءَالِ يَعْقُوبَ كَمَآ أَتَمَّهَا عَلَىٰٓ أَبَوَيْكَ مِن قَبْلُ إِبْرَٰهِيمَ وَإِسْحَـٰقَ ۚ إِنَّ رَبَّكَ عَلِيمٌ حَكِيمٌ
Transliteration wakadhālika yajtabīka rabbuka wayuʿallimuka min tawīli l-aḥādīthi wayutimmu niʿ'matahu ʿalayka waʿalā āli yaʿqūba kamā atammahā ʿalā abawayka min qablu ib'rāhīma wa-is'ḥāqa inna rabbaka ʿalīmun ḥakīmun
Tatar Раббың сиңа яхшы төш күрсәткән кеби, сине пәйгамбәрлеккә дә сайлыйдыр вә сиңа төш юрауны өйрәтәдер вә сиңа һәм Ягькубның башка балаларына да нигъмәтен тәмам итеп бирер, моннан элек бабаларың Исхак белән Ибраһимгә нигъмәтен тәмам итеп биргән кеби, әлбәттә, синең Раббың кемгә нәрсә бирергә икәнлекне белүче вә кирәгенчә эш кылучы".
Verse 7
۞ لَّقَدْ كَانَ فِى يُوسُفَ وَإِخْوَتِهِۦٓ ءَايَـٰتٌ لِّلسَّآئِلِينَ
Transliteration laqad kāna fī yūsufa wa-ikh'watihi āyātun lilssāilīna
Tatar Тәхкыйк сораучыларга Йусуф вә аның кардәшләренең, кыйссаларында, әлбәттә, гыйбрәтләр бар.
Verse 8
إِذْ قَالُوا۟ لَيُوسُفُ وَأَخُوهُ أَحَبُّ إِلَىٰٓ أَبِينَا مِنَّا وَنَحْنُ عُصْبَةٌ إِنَّ أَبَانَا لَفِى ضَلَـٰلٍ مُّبِينٍ
Transliteration idh qālū layūsufu wa-akhūhu aḥabbu ilā abīnā minnā wanaḥnu ʿuṣ'batun inna abānā lafī ḍalālin mubīnin
Tatar Йусуфның олугъ кардәшләре әйттеләр: "Әлбәттә, Йусуфны вә аның кардәше Биняминне атабыз бездән артыграк сөя, без кәсебче вә хезмәтчеләрбез, атабызны да без тәрбиялибез, Йусуфлардан бер файда күрмәсә дә, аларны бездән артык күрәдер. Тәхкыйк атабыз безнең хакта ачык ялгышадыр".
Verse 9
ٱقْتُلُوا۟ يُوسُفَ أَوِ ٱطْرَحُوهُ أَرْضًا يَخْلُ لَكُمْ وَجْهُ أَبِيكُمْ وَتَكُونُوا۟ مِنۢ بَعْدِهِۦ قَوْمًا صَـٰلِحِينَ
Transliteration uq'tulū yūsufa awi iṭ'raḥūhu arḍan yakhlu lakum wajhu abīkum watakūnū min baʿdihi qawman ṣāliḥīna
Tatar Агалары җыелып сөйләштеләр вә бәгъзеләре әйтте: "Йусуфны үтерегез, яки билгесез бер урынга илтеп ташлагыз, аннары атагызның йөзе сезгә генә калыр, башкача һич карамас, шуннан соң тәүбә итеп, яхшы кешеләрдән булырсыз".
Verse 10
قَالَ قَآئِلٌ مِّنْهُمْ لَا تَقْتُلُوا۟ يُوسُفَ وَأَلْقُوهُ فِى غَيَـٰبَتِ ٱلْجُبِّ يَلْتَقِطْهُ بَعْضُ ٱلسَّيَّارَةِ إِن كُنتُمْ فَـٰعِلِينَ
Transliteration qāla qāilun min'hum lā taqtulū yūsufa wa-alqūhu fī ghayābati l-jubi yaltaqiṭ'hu baʿḍu l-sayārati in kuntum fāʿilīna
Tatar Араларыннан берсе әйтте: "Йусуфны үтермәгез! Аны кое төбенә салыгыз! Бәгъзе мосафирлар аны табып алырлар вә ерак җиргә алып китәрләр, үзегез дә тынарсыз, әгәр шул эшне кылыр булсагыз, шуннан да яхшысы булмас". Бу киңәшкә бар да риза булып, Йусуфны сорарга аталары янына килделәр.
Verse 11
قَالُوا۟ يَـٰٓأَبَانَا مَا لَكَ لَا تَأْمَ۫نَّا عَلَىٰ يُوسُفَ وَإِنَّا لَهُۥ لَنَـٰصِحُونَ
Transliteration qālū yāabānā mā laka lā tamannā ʿalā yūsufa wa-innā lahu lanāṣiḥūna
Tatar Әйттеләр: "Ий атабыз, Йусуф хакында ни өчен безгә ышанмыйсың? Без аңа фәкать яхшылык телибез.
Verse 12
أَرْسِلْهُ مَعَنَا غَدًا يَرْتَعْ وَيَلْعَبْ وَإِنَّا لَهُۥ لَحَـٰفِظُونَ
Transliteration arsil'hu maʿanā ghadan yartaʿ wayalʿab wa-innā lahu laḥāfiẓūna
Tatar Йусуфны иртәгә безнең белән сәхрәгә җибәр, төрле җимешләр ашап, уйнап йөрер, без аны, әлбәттә, сакларбыз аңа бер зарар да ирешмәс".
Verse 13
قَالَ إِنِّى لَيَحْزُنُنِىٓ أَن تَذْهَبُوا۟ بِهِۦ وَأَخَافُ أَن يَأْكُلَهُ ٱلذِّئْبُ وَأَنتُمْ عَنْهُ غَـٰفِلُونَ
Transliteration qāla innī layaḥzununī an tadhhabū bihi wa-akhāfu an yakulahu l-dhi'bu wa-antum ʿanhu ghāfilūna
Tatar Аталары әйтте: "Йусуфны алып китүегез мине кайгы вә хәсрәткә төшерә, мин аңардан башка сабыр итә алмыйм, аннары аны бүре ашаудан да куркамын вә сез Йусуфтан гафил йөрерсез".
Verse 14
قَالُوا۟ لَئِنْ أَكَلَهُ ٱلذِّئْبُ وَنَحْنُ عُصْبَةٌ إِنَّآ إِذًا لَّخَـٰسِرُونَ
Transliteration qālū la-in akalahu l-dhi'bu wanaḥnu ʿuṣ'batun innā idhan lakhāsirūna
Tatar Әйттеләр: "Әгәр без шул хәтле күп була торып аны бүре ашаса, ул вакытта без, әлбәттә, хәсрәттә булырбыз, Йусуфны бүредән ашатмак безгә зур кимчелек булыр".
Verse 15
فَلَمَّا ذَهَبُوا۟ بِهِۦ وَأَجْمَعُوٓا۟ أَن يَجْعَلُوهُ فِى غَيَـٰبَتِ ٱلْجُبِّ ۚ وَأَوْحَيْنَآ إِلَيْهِ لَتُنَبِّئَنَّهُم بِأَمْرِهِمْ هَـٰذَا وَهُمْ لَا يَشْعُرُونَ
Transliteration falammā dhahabū bihi wa-ajmaʿū an yajʿalūhu fī ghayābati l-jubi wa-awḥaynā ilayhi latunabbi-annahum bi-amrihim hādhā wahum lā yashʿurūna
Tatar Кайчан Йусуфны алып киттеләр, аны кое төбенә салырга итфак кылдылар һәм күлмәген салдырып, үзен кое төбенә төшерделәр, күлмәген сорагач: "Унбер йолдыз, ай вә кояш бирсенләр" – дип көлделәр, Без Йусуфка вәхий кылдык: "Бу җәфалардан, әлбәттә, бер көнне котылырсың да сиңа кылган явызлыкларын үзләренә сөйләрсең", – дип, ләкин алар Йусуфка вәхий кылганыбызны сизмиләр.
Verse 16
وَجَآءُوٓ أَبَاهُمْ عِشَآءً يَبْكُونَ
Transliteration wajāū abāhum ʿishāan yabkūna
Tatar Вә шул көнне кич белән елашып аталарына килделәр.
Verse 17
قَالُوا۟ يَـٰٓأَبَانَآ إِنَّا ذَهَبْنَا نَسْتَبِقُ وَتَرَكْنَا يُوسُفَ عِندَ مَتَـٰعِنَا فَأَكَلَهُ ٱلذِّئْبُ ۖ وَمَآ أَنتَ بِمُؤْمِنٍ لَّنَا وَلَوْ كُنَّا صَـٰدِقِينَ
Transliteration qālū yāabānā innā dhahabnā nastabiqu wataraknā yūsufa ʿinda matāʿinā fa-akalahu l-dhi'bu wamā anta bimu'minin lanā walaw kunnā ṣādiqīna
Tatar Әйттеләр: "Ий атабыз, без Йусуфны әйберләребез янында калдырып, үзебез йөгерү ярышына киткән идек, без әйләнеп килгәнче Йусуфны бүре ашаган, ий атабыз син безгә ышанмыйсың, гәрчә без дөрес сөйләсәк тә".
Verse 18
وَجَآءُو عَلَىٰ قَمِيصِهِۦ بِدَمٍ كَذِبٍ ۚ قَالَ بَلْ سَوَّلَتْ لَكُمْ أَنفُسُكُمْ أَمْرًا ۖ فَصَبْرٌ جَمِيلٌ ۖ وَٱللَّهُ ٱلْمُسْتَعَانُ عَلَىٰ مَا تَصِفُونَ
Transliteration wajāū ʿalā qamīṣihi bidamin kadhibin qāla bal sawwalat lakum anfusukum amran faṣabrun jamīlun wal-lahu l-mus'taʿānu ʿalā mā taṣifūna
Tatar Йусуфның күлмәген ялган канга буяп аталарына китереп бирделәр. Аталары әйтте: "Юк Йусуфны бүре ашамагандыр, бәлки нәфесегез бер хәйләне сезгә яхшы итеп күрсәткәндер дә сез аны кылгансыз, инде миңа күркәм сабырлык кирәк! Сезнең хәйләгезгә каршы Аллаһудан ярдәм сорыймын".
Verse 19
وَجَآءَتْ سَيَّارَةٌ فَأَرْسَلُوا۟ وَارِدَهُمْ فَأَدْلَىٰ دَلْوَهُۥ ۖ قَالَ يَـٰبُشْرَىٰ هَـٰذَا غُلَـٰمٌ ۚ وَأَسَرُّوهُ بِضَـٰعَةً ۚ وَٱللَّهُ عَلِيمٌۢ بِمَا يَعْمَلُونَ
Transliteration wajāat sayyāratun fa-arsalū wāridahum fa-adlā dalwahu qāla yābush'rā hādhā ghulāmun wa-asarrūhu biḍāʿatan wal-lahu ʿalīmun bimā yaʿmalūna
Tatar Йусуфны салган коега якын җиргә кәрван килде, су ташучыларын коега су алырга җибәрделәр, сучы чиләген коега төшерде вә Йусуф, чиләккә ябышып, коедан чыкты, су ташучы юлдашларына әйтте: гаҗәп бер матур угылдыр, нинди сөенеч безгә. Бу бала сатлык мал, үзебез сатарбыз дип сөйләштеләр, ягъни коедан табылганлыгын бөтен кәрванга әйтмичә: "Кое янындагы кешеләр Мысырга алып барып сатар өчен бирделәр", – диделәр, аларның кылган эшләрен Аллаһ белүче.
Verse 20
وَشَرَوْهُ بِثَمَنٍۭ بَخْسٍ دَرَٰهِمَ مَعْدُودَةٍ وَكَانُوا۟ فِيهِ مِنَ ٱلزَّٰهِدِينَ
Transliteration washarawhu bithamanin bakhsin darāhima maʿdūdatin wakānū fīhi mina l-zāhidīna
Tatar Шул вакыт Йусуфның агалары килде һәм Йусуфны аз акчага кәрван кешеләренә саттылар, Йусуфны сатканда да күңелләре һаман йомшармады, аны кызганмадылар, бәлки сатып алучыларга төрлечә яманлап сөйләделәр. Кәрванчылар Йусуфны Мысырга алып барып саттылар. Йусуфны Мысыр патшасының беренче вәзире Ґәзиз күп акчага сатып алды.
Verse 21
وَقَالَ ٱلَّذِى ٱشْتَرَىٰهُ مِن مِّصْرَ لِٱمْرَأَتِهِۦٓ أَكْرِمِى مَثْوَىٰهُ عَسَىٰٓ أَن يَنفَعَنَآ أَوْ نَتَّخِذَهُۥ وَلَدًا ۚ وَكَذَٰلِكَ مَكَّنَّا لِيُوسُفَ فِى ٱلْأَرْضِ وَلِنُعَلِّمَهُۥ مِن تَأْوِيلِ ٱلْأَحَادِيثِ ۚ وَٱللَّهُ غَالِبٌ عَلَىٰٓ أَمْرِهِۦ وَلَـٰكِنَّ أَكْثَرَ ٱلنَّاسِ لَا يَعْلَمُونَ
Transliteration waqāla alladhī ish'tarāhu min miṣ'ra li-im'ra-atihi akrimī mathwāhu ʿasā an yanfaʿanā aw nattakhidhahu waladan wakadhālika makkannā liyūsufa fī l-arḍi walinuʿallimahu min tawīli l-aḥādīthi wal-lahu ghālibun ʿalā amrihi walākinna akthara l-nāsi lā yaʿlamūna
Tatar Мысыр вәзире Ґәзиз хатыны Зөләйхагә әйтте: "Бу баланың урынын күркәм кыл, яхшы тәрбиялә, шаять без аңардан файда күрербез, яки аны үзебезгә бала итәрбез. Сатып алучы Ґәзизгә сөекле күрсәткәнебез кеби Йусуфны Мысыр җиренә урынлаштырдык, анда вәзир кылмак вә төш юрау белемен өйрәтмәк өчен, Аллаһ үз эшендә галибдер, җиңүчедер теләгәнчә эш кылыр, ләкин күбрәк кешеләр белмиләр Аллаһу тәгаләнең затын вә сыйфатын.
Verse 22
وَلَمَّا بَلَغَ أَشُدَّهُۥٓ ءَاتَيْنَـٰهُ حُكْمًا وَعِلْمًا ۚ وَكَذَٰلِكَ نَجْزِى ٱلْمُحْسِنِينَ
Transliteration walammā balagha ashuddahu ātaynāhu ḥuk'man waʿil'man wakadhālika najzī l-muḥ'sinīna
Tatar Йусуф үсеп бәләгатькә ирешкәч, Без аңа хикмәт вә белем бирдек, әнә шулай яхшы эшләрне эшләүчеләргә изге җәза бирәчәкбез.
Verse 23
وَرَٰوَدَتْهُ ٱلَّتِى هُوَ فِى بَيْتِهَا عَن نَّفْسِهِۦ وَغَلَّقَتِ ٱلْأَبْوَٰبَ وَقَالَتْ هَيْتَ لَكَ ۚ قَالَ مَعَاذَ ٱللَّهِ ۖ إِنَّهُۥ رَبِّىٓ أَحْسَنَ مَثْوَاىَ ۖ إِنَّهُۥ لَا يُفْلِحُ ٱلظَّـٰلِمُونَ
Transliteration warāwadathu allatī huwa fī baytihā ʿan nafsihi waghallaqati l-abwāba waqālat hayta laka qāla maʿādha l-lahi innahu rabbī aḥsana mathwāya innahu lā yuf'liḥu l-ẓālimūna
Tatar Вәзир хатыны Зөләйха үз өеңдә Йусуфтан ялынып вә ялварып нәфесе теләгәнне үтәвен таләп итте вә барча ишекләрне бикләде һәм ий Йусуф, кил минем яныма, мине мәхрүм итмә диде. Йусуф әйтте: "Бу эштән Аллаһуга сыгынамын, тәхкыйк тәрбиячем Ґәзиз миңа хөрмәт күрсәтте, торачак җиремне күркәм кылды, инде мин аңар ничек хыянәт итим! Бу эшне кылсам залимләрдән булырмын бит, әлбәттә, залимләр Аллаһ ґәзабыннан котыла алмаслар".
Verse 24
وَلَقَدْ هَمَّتْ بِهِۦ ۖ وَهَمَّ بِهَا لَوْلَآ أَن رَّءَا بُرْهَـٰنَ رَبِّهِۦ ۚ كَذَٰلِكَ لِنَصْرِفَ عَنْهُ ٱلسُّوٓءَ وَٱلْفَحْشَآءَ ۚ إِنَّهُۥ مِنْ عِبَادِنَا ٱلْمُخْلَصِينَ
Transliteration walaqad hammat bihi wahamma bihā lawlā an raā bur'hāna rabbihi kadhālika linaṣrifa ʿanhu l-sūa wal-faḥshāa innahu min ʿibādinā l-mukh'laṣīna
Tatar Тәхкыйк Йусуфны үзенә якынлык кылдырырга теләде Зөләйхә, вә Йусуф та Зөләйхәгә касд кылган булыр иде, әгәр Раббысының галәмәтләрен күрмәгән булса, ягъни шул вакытта Аллаһ аңа атасын күз алдына китерде, әнә шулай галәмәт күрсәттек Йусуфтан яман вә фәхеш эшне җибәрмәк өчен, чөнки ул Безнең ихлас колларыбыздан.
Verse 25
وَٱسْتَبَقَا ٱلْبَابَ وَقَدَّتْ قَمِيصَهُۥ مِن دُبُرٍ وَأَلْفَيَا سَيِّدَهَا لَدَا ٱلْبَابِ ۚ قَالَتْ مَا جَزَآءُ مَنْ أَرَادَ بِأَهْلِكَ سُوٓءًا إِلَّآ أَن يُسْجَنَ أَوْ عَذَابٌ أَلِيمٌ
Transliteration wa-is'tabaqā l-bāba waqaddat qamīṣahu min duburin wa-alfayā sayyidahā ladā l-bābi qālat mā jazāu man arāda bi-ahlika sūan illā an yus'jana aw ʿadhābun alīmun
Tatar Икесе дә ишекләргә таба йөгерделәр. Йусуф Зөләйхәдән котылыр өчен йөгерде, Зөләйхә Йусуфны чыгармас өчен артыннан йөгерде, Йусуфның күлмәгенең артыннан тотып үзенә тартты, күлмәк ертылды. Йусуф ишекләргә килгәндә бикле ишекләр Аллаһ кодрәте белән ачыла бардылар. Шулай куышып ишек алдына чыксалар, Зөләйхәнең ире Ґәзизгә очрадылар. Зөләйхә үзенең иренә әйтте: синең хатыныңа яман касд кылган кешегә җәзасы нәрсә булыр? Әлбәттә, төрмәгә бикләү яки рәнҗеткүче ґәзаб булыр".
Verse 26
قَالَ هِىَ رَٰوَدَتْنِى عَن نَّفْسِى ۚ وَشَهِدَ شَاهِدٌ مِّنْ أَهْلِهَآ إِن كَانَ قَمِيصُهُۥ قُدَّ مِن قُبُلٍ فَصَدَقَتْ وَهُوَ مِنَ ٱلْكَـٰذِبِينَ
Transliteration qāla hiya rāwadatnī ʿan nafsī washahida shāhidun min ahlihā in kāna qamīṣuhu qudda min qubulin faṣadaqat wahuwa mina l-kādhibīna
Tatar Йусуф әйтте: "Зөләйхә үзе теләде минем аңа якынлык кылуымны. Йусуфның сүзен дөресләп, Зөләйхәнең кардәшләреннән бер сабый шәһадәт бирде вә ул сабый әйтте: "Әгәр Йусуфның күлмәге ал яктан ертылган булса Зөләйхә сүзе дөрес булыр, Йусуф сүзе ялган булыр.
Verse 27
وَإِن كَانَ قَمِيصُهُۥ قُدَّ مِن دُبُرٍ فَكَذَبَتْ وَهُوَ مِنَ ٱلصَّـٰدِقِينَ
Transliteration wa-in kāna qamīṣuhu qudda min duburin fakadhabat wahuwa mina l-ṣādiqīna
Tatar Әгәр Йусуфның күлмәге арт яктан ертылган булса, Зөләйхә сүзе ялган булып, Йусуф сүзе дөрес булыр".
Verse 28
فَلَمَّا رَءَا قَمِيصَهُۥ قُدَّ مِن دُبُرٍ قَالَ إِنَّهُۥ مِن كَيْدِكُنَّ ۖ إِنَّ كَيْدَكُنَّ عَظِيمٌ
Transliteration falammā raā qamīṣahu qudda min duburin qāla innahu min kaydikunna inna kaydakunna ʿaẓīmun
Tatar Кайчан Зөләйхәнең ире Йусуфның күлмәгенең арттан ертылганын күргәч, Зөләйхәгә әйтте: "Бу эш синең хәйләң икән, әлбәттә, сез хатынларның хәйләсе олугъ".
Verse 29
يُوسُفُ أَعْرِضْ عَنْ هَـٰذَا ۚ وَٱسْتَغْفِرِى لِذَنۢبِكِ ۖ إِنَّكِ كُنتِ مِنَ ٱلْخَاطِـِٔينَ
Transliteration yūsufu aʿriḍ ʿan hādhā wa-is'taghfirī lidhanbiki innaki kunti mina l-khāṭiīna
Tatar Ґәзиз әйтте: "Ий Йусуф, бу эштән баш тарт, халыкка фаш итмә. Син Зөләйхә тәүбә ит, миннән гафу сора гөнаһың өчен! Тәхкыйк син хаталанучылардан булгансың". Бу эш Мысырга җәелде, хатынлар бик күп сөйләделәр.
Verse 30
۞ وَقَالَ نِسْوَةٌ فِى ٱلْمَدِينَةِ ٱمْرَأَتُ ٱلْعَزِيزِ تُرَٰوِدُ فَتَىٰهَا عَن نَّفْسِهِۦ ۖ قَدْ شَغَفَهَا حُبًّا ۖ إِنَّا لَنَرَىٰهَا فِى ضَلَـٰلٍ مُّبِينٍ
Transliteration waqāla nis'watun fī l-madīnati im'ra-atu l-ʿazīzi turāwidu fatāhā ʿan nafsihi qad shaghafahā ḥubban innā lanarāhā fī ḍalālin mubīnin
Tatar Мысырда бер төрле хатынлар әйттеләр: "Газизнең хатыны үзенең колыннан якынлык кылуын үтенгән вә аңа мәхәббәте чиктән ашкан икән, без ул Зөләйхәне ачык азгынлыкта күрәбез, чөнки Ґәзизне ташлап, колны сөя башлаган".
Verse 31
فَلَمَّا سَمِعَتْ بِمَكْرِهِنَّ أَرْسَلَتْ إِلَيْهِنَّ وَأَعْتَدَتْ لَهُنَّ مُتَّكَـًٔا وَءَاتَتْ كُلَّ وَٰحِدَةٍ مِّنْهُنَّ سِكِّينًا وَقَالَتِ ٱخْرُجْ عَلَيْهِنَّ ۖ فَلَمَّا رَأَيْنَهُۥٓ أَكْبَرْنَهُۥ وَقَطَّعْنَ أَيْدِيَهُنَّ وَقُلْنَ حَـٰشَ لِلَّهِ مَا هَـٰذَا بَشَرًا إِنْ هَـٰذَآ إِلَّا مَلَكٌ كَرِيمٌ
Transliteration falammā samiʿat bimakrihinna arsalat ilayhinna wa-aʿtadat lahunna muttaka-an waātat kulla wāḥidatin min'hunna sikkīnan waqālati ukh'ruj ʿalayhinna falammā ra-aynahu akbarnahu waqaṭṭaʿna aydiyahunna waqul'na ḥāsha lillahi mā hādhā basharan in hādhā illā malakun karīmun
Tatar Зөләйхә ул хатынларның гаепләп сөйләгәнләрен ишеткәч, аларны кунакка чакырып кешеләр җибәрде вә алар өчен яхшы урынлар вә хуш тәгамлар хәзерләде, кунаклар килеп ашарга утыргач, һәрберсенә үткен пычаклар бирде вә әйтте: "Ий Йусуф, ул хатынлар янына чык", – дип. Хатынлар Йусуфны күргәч, бик олугъ эш санадылар вә янларына утыртырга теләделәр һәм Йусуфтан күзләрен ала алмыйча, тагам кисәбез дип, кулларын кискәләп бетерделәр вә әйттеләр: "Аллаһ пакьтер, бу кеше түгелдер, бу һичкем түгел, мәгәр хөрмәтле фәрештәдер", – дип.
Verse 32
قَالَتْ فَذَٰلِكُنَّ ٱلَّذِى لُمْتُنَّنِى فِيهِ ۖ وَلَقَدْ رَٰوَدتُّهُۥ عَن نَّفْسِهِۦ فَٱسْتَعْصَمَ ۖ وَلَئِن لَّمْ يَفْعَلْ مَآ ءَامُرُهُۥ لَيُسْجَنَنَّ وَلَيَكُونًا مِّنَ ٱلصَّـٰغِرِينَ
Transliteration qālat fadhālikunna alladhī lum'tunnanī fīhi walaqad rāwadttuhu ʿan nafsihi fa-is'taʿṣama wala-in lam yafʿal mā āmuruhu layus'jananna walayakūnan mina l-ṣāghirīna
Tatar Зөләйхә әйтте: "Мине шуның хакында ґәеп вә шелтә кылган кол, шул колдыр, дөрес мин аның белән якынлык кылырга өстәдем, ләкин ул теләмәде, сакланды". Соңра Зөләйхә хатынлардан үтенде: "Миңа якынлык кылырга өндәгез", – дип, ләкин хатынлар бар да Зөләйхә теләгәнне теләделәр. Зөләйхә әйтте: "Әгәр мин әмер кылганны эшләмәсә, ягъни якынлык кылмаса, әлбәттә, зинданга салдырырмын, хурлыкка төшкән кешеләрдән булыр".
Verse 33
قَالَ رَبِّ ٱلسِّجْنُ أَحَبُّ إِلَىَّ مِمَّا يَدْعُونَنِىٓ إِلَيْهِ ۖ وَإِلَّا تَصْرِفْ عَنِّى كَيْدَهُنَّ أَصْبُ إِلَيْهِنَّ وَأَكُن مِّنَ ٱلْجَـٰهِلِينَ
Transliteration qāla rabbi l-sij'nu aḥabbu ilayya mimmā yadʿūnanī ilayhi wa-illā taṣrif ʿannī kaydahunna aṣbu ilayhinna wa-akun mina l-jāhilīna
Tatar Йусуф әйтте: "Ий Рабби! Мине чакырган зинага караганда миңа зиндан яхшырак, әгәр ул хатынларның хәйләләрен миннән үзең бетермәсәң, ул вакытта мин аларга авышырмын вә ярамаган эшне эшләп җаһилләрдән булырмын".
Verse 34
فَٱسْتَجَابَ لَهُۥ رَبُّهُۥ فَصَرَفَ عَنْهُ كَيْدَهُنَّ ۚ إِنَّهُۥ هُوَ ٱلسَّمِيعُ ٱلْعَلِيمُ
Transliteration fa-is'tajāba lahu rabbuhu faṣarafa ʿanhu kaydahunna innahu huwa l-samīʿu l-ʿalīmu
Tatar Йусуфның догасын Раббысы кабул кылды һәм Йусуфтан ул хатынларның хәйләсен җибәрде, дөреслектә Ул сүзләрне ишетүче вә хәлләрне белүче.
Verse 35
ثُمَّ بَدَا لَهُم مِّنۢ بَعْدِ مَا رَأَوُا۟ ٱلْـَٔايَـٰتِ لَيَسْجُنُنَّهُۥ حَتَّىٰ حِينٍ
Transliteration thumma badā lahum min baʿdi mā ra-awū l-āyāti layasjununnahu ḥattā ḥīnin
Tatar Йусуфның күлмәге арттан ертылганлыгын вә сабый баланың шәһадәт биргәнен һәм хатынларның кулларын кискәннәрен күргәч, Йусуфның ґәебе юклыгы барчаларына да ачыкланды, шулай булса да азга гына Йусуфны зинданга салырга булдылар.
Verse 36
وَدَخَلَ مَعَهُ ٱلسِّجْنَ فَتَيَانِ ۖ قَالَ أَحَدُهُمَآ إِنِّىٓ أَرَىٰنِىٓ أَعْصِرُ خَمْرًا ۖ وَقَالَ ٱلْـَٔاخَرُ إِنِّىٓ أَرَىٰنِىٓ أَحْمِلُ فَوْقَ رَأْسِى خُبْزًا تَأْكُلُ ٱلطَّيْرُ مِنْهُ ۖ نَبِّئْنَا بِتَأْوِيلِهِۦٓ ۖ إِنَّا نَرَىٰكَ مِنَ ٱلْمُحْسِنِينَ
Transliteration wadakhala maʿahu l-sij'na fatayāni qāla aḥaduhumā innī arānī aʿṣiru khamran waqāla l-ākharu innī arānī aḥmilu fawqa rasī khub'zan takulu l-ṭayru min'hu nabbi'nā bitawīlihi innā narāka mina l-muḥ'sinīna
Tatar Вә аның белән бергә ике егет тә зинданга керде. Берсе хәмер ясаучы, икенчесе – икмәкче иде, алар төш күрделәр. Аларның берсе әйтте: "Мин төшемдә хәмер сыкканымны күрдем". Вә икенчесе әйтте: "Мин төшемдә икмәк күтәреп йөрегәнемне күрдем, ул күтәргән икмәгемнән кошлар ашый имеш. Ий Йусуф ул төшнең тәгъбире нәрсә безгә сөйләп бир? Тәхкыйк без сине яхшы кеше дип беләбез".
Verse 37
قَالَ لَا يَأْتِيكُمَا طَعَامٌ تُرْزَقَانِهِۦٓ إِلَّا نَبَّأْتُكُمَا بِتَأْوِيلِهِۦ قَبْلَ أَن يَأْتِيَكُمَا ۚ ذَٰلِكُمَا مِمَّا عَلَّمَنِى رَبِّىٓ ۚ إِنِّى تَرَكْتُ مِلَّةَ قَوْمٍ لَّا يُؤْمِنُونَ بِٱللَّهِ وَهُم بِٱلْـَٔاخِرَةِ هُمْ كَـٰفِرُونَ
Transliteration qāla lā yatīkumā ṭaʿāmun tur'zaqānihi illā nabbatukumā bitawīlihi qabla an yatiyakumā dhālikumā mimmā ʿallamanī rabbī innī taraktu millata qawmin lā yu'minūna bil-lahi wahum bil-ākhirati hum kāfirūna
Tatar Йусуф әйтте: "Мин сезгә башта, ашый торган ризыкларыгыз алдыгызга килмәс борын, ул ризыкларның нинди ризык икәнлеге белән хәбәр бирермен, бу эшем вә төшкә тәгъбир ясавым Раббымның өйрәтүе беләндер, тәхкыйк мин Аллаһуга һәм дә ахирәткә ышанмаган кешеләрне ташладым, алардан киселдем.
Verse 38
وَٱتَّبَعْتُ مِلَّةَ ءَابَآءِىٓ إِبْرَٰهِيمَ وَإِسْحَـٰقَ وَيَعْقُوبَ ۚ مَا كَانَ لَنَآ أَن نُّشْرِكَ بِٱللَّهِ مِن شَىْءٍ ۚ ذَٰلِكَ مِن فَضْلِ ٱللَّهِ عَلَيْنَا وَعَلَى ٱلنَّاسِ وَلَـٰكِنَّ أَكْثَرَ ٱلنَّاسِ لَا يَشْكُرُونَ
Transliteration wa-ittabaʿtu millata ābāī ib'rāhīma wa-is'ḥāqa wayaʿqūba mā kāna lanā an nush'rika bil-lahi min shayin dhālika min faḍli l-lahi ʿalaynā waʿalā l-nāsi walākinna akthara l-nāsi lā yashkurūna
Tatar Вә мин кердем ата-бабаларым Ягькуб, Исхак, Ибраһимләр диненә, Аллаһуга берәр мәхлукны тиңдәш итү безнең өчен һич тә дөрес вә лаек түгел. Ошбу хак диндә булуыбыз безгә вә башка кешеләргә Аллаһуның юмартлыгы вә рәхмәте, ләкин күп кешеләр бу зур нигъмәт дип белмиләр һәм Аллаһуга шөкер итмиләр.
Verse 39
يَـٰصَـٰحِبَىِ ٱلسِّجْنِ ءَأَرْبَابٌ مُّتَفَرِّقُونَ خَيْرٌ أَمِ ٱللَّهُ ٱلْوَٰحِدُ ٱلْقَهَّارُ
Transliteration yāṣāḥibayi l-sij'ni a-arbābun mutafarriqūna khayrun ami l-lahu l-wāḥidu l-qahāru
Tatar Йусуф әлеге төш күрүче ике егетне башта вәгазьләргә теләде һәм аларга әйтте: "Ий зиндандагы ике иптәшем! Ясалма күп илаһәләргә гыйбадәт кылу хәерлеме? Яки һич тиңдәше булмаган бөтен мәхлукның хуҗасы вә кодрәт иясе бер генә Аллаһуга гыйбадәт кылу хәерлеме? Әлбәттә, бер генә Аллаһуга гыйбадәт итү хәерле.
Verse 40
مَا تَعْبُدُونَ مِن دُونِهِۦٓ إِلَّآ أَسْمَآءً سَمَّيْتُمُوهَآ أَنتُمْ وَءَابَآؤُكُم مَّآ أَنزَلَ ٱللَّهُ بِهَا مِن سُلْطَـٰنٍ ۚ إِنِ ٱلْحُكْمُ إِلَّا لِلَّهِ ۚ أَمَرَ أَلَّا تَعْبُدُوٓا۟ إِلَّآ إِيَّاهُ ۚ ذَٰلِكَ ٱلدِّينُ ٱلْقَيِّمُ وَلَـٰكِنَّ أَكْثَرَ ٱلنَّاسِ لَا يَعْلَمُونَ
Transliteration mā taʿbudūna min dūnihi illā asmāan sammaytumūhā antum waābāukum mā anzala l-lahu bihā min sul'ṭānin ini l-ḥuk'mu illā lillahi amara allā taʿbudū illā iyyāhu dhālika l-dīnu l-qayimu walākinna akthara l-nāsi lā yaʿlamūna
Tatar Сез бер Аллаһуга гыйбадәт кылмыйсыз, мәгәр үзегез вә аталарыгыз илаһә дип исем биргән һичнәрсәгә ярамый вә файда бирми торган сынымларга гыйбадәт кыласыз, ул сынымларга гыйбадәт кылуның дөреслеге өчен Аллаһ һич дәлил иңдергәне юк, бу хакта хөкем итмәк фәкать Аллаһуга гына хастыр, башка затның хөкеме хөкем түгелдер, Ул – Аллаһ үзеннән башкага гыйбадәт кылмаска әмер кылды, бу ислам дине – хак дин, ләкин күп кешеләр белмиләр".
Verse 41
يَـٰصَـٰحِبَىِ ٱلسِّجْنِ أَمَّآ أَحَدُكُمَا فَيَسْقِى رَبَّهُۥ خَمْرًا ۖ وَأَمَّا ٱلْـَٔاخَرُ فَيُصْلَبُ فَتَأْكُلُ ٱلطَّيْرُ مِن رَّأْسِهِۦ ۚ قُضِىَ ٱلْأَمْرُ ٱلَّذِى فِيهِ تَسْتَفْتِيَانِ
Transliteration yāṣāḥibayi l-sij'ni ammā aḥadukumā fayasqī rabbahu khamran wa-ammā l-ākharu fayuṣ'labu fatakulu l-ṭayru min rasihi quḍiya l-amru alladhī fīhi tastaftiyāni
Tatar Ий зиндандагы ике иптәшем, инде күргән төшегезгә тәгъбир кылам: әмма берегез зинданнан чыгып әүвәлге урынында хәмер ясаучы булыр, әмма икенчегезне асарлар вә башын кошлар ашар. Егетләр: "Без төш күрмәдек, уйнап кына әйткән идек", – диделәр. Йусуф әйтте: "Сез сорадыгыз -мин җавап бирдем, әлбәттә, эш мин тәгъбир кылганча булыр".
Verse 42
وَقَالَ لِلَّذِى ظَنَّ أَنَّهُۥ نَاجٍ مِّنْهُمَا ٱذْكُرْنِى عِندَ رَبِّكَ فَأَنسَىٰهُ ٱلشَّيْطَـٰنُ ذِكْرَ رَبِّهِۦ فَلَبِثَ فِى ٱلسِّجْنِ بِضْعَ سِنِينَ
Transliteration waqāla lilladhī ẓanna annahu nājin min'humā udh'kur'nī ʿinda rabbika fa-ansāhu l-shayṭānu dhik'ra rabbihi falabitha fī l-sij'ni biḍ'ʿa sinīna
Tatar Егетләрдән берсе котыла дип зан кылганына, ягъни хәмерчегә Йусуф әйтте: "Зинданнан чыккач, патшага минем хаксыз зинданда ятканымны сөйлә, мине чыгарсын". Йусуфны патшасына әйтергә шайтан егеткә оныттырды, янә Йусуф ничә еллар зинданда калды.
Verse 43
وَقَالَ ٱلْمَلِكُ إِنِّىٓ أَرَىٰ سَبْعَ بَقَرَٰتٍ سِمَانٍ يَأْكُلُهُنَّ سَبْعٌ عِجَافٌ وَسَبْعَ سُنۢبُلَـٰتٍ خُضْرٍ وَأُخَرَ يَابِسَـٰتٍ ۖ يَـٰٓأَيُّهَا ٱلْمَلَأُ أَفْتُونِى فِى رُءْيَـٰىَ إِن كُنتُمْ لِلرُّءْيَا تَعْبُرُونَ
Transliteration waqāla l-maliku innī arā sabʿa baqarātin simānin yakuluhunna sabʿun ʿijāfun wasabʿa sunbulātin khuḍ'rin wa-ukhara yābisātin yāayyuhā l-mala-u aftūnī fī ru'yāya in kuntum lilrru'yā taʿburūna
Tatar Бервакыт патша үзенең дусларына әйтте: "Мин төшемдә җиде симез сыер күрдем, аларны җиде арык сыерлар ашый, имеш, дәхи җиде кипкән башаклар вә җиде яшел башаклар күрдем. Ий җәмәгать, әгәр төш юрый белсәгез, минем төшемне юрагыз, тәгъбир итегез!"
Verse 44
قَالُوٓا۟ أَضْغَـٰثُ أَحْلَـٰمٍ ۖ وَمَا نَحْنُ بِتَأْوِيلِ ٱلْأَحْلَـٰمِ بِعَـٰلِمِينَ
Transliteration qālū aḍghāthu aḥlāmin wamā naḥnu bitawīli l-aḥlāmi biʿālimīna
Tatar Патшаның дуслары әйттеләр: "Бу төш саташу гына, без андый саташу төшләрнең тәгъбирен белмибез".
Verse 45
وَقَالَ ٱلَّذِى نَجَا مِنْهُمَا وَٱدَّكَرَ بَعْدَ أُمَّةٍ أَنَا۠ أُنَبِّئُكُم بِتَأْوِيلِهِۦ فَأَرْسِلُونِ
Transliteration waqāla alladhī najā min'humā wa-iddakara baʿda ummatin anā unabbi-ukum bitawīlihi fa-arsilūni
Tatar Зинданнан чыккан хәмерче, аңардан патшага әйтергә үтенеп калган күп еллардан соң Йусуфның сүзен исенә төшереп, патшага әйтте: "Мине зинданга җибәрегез, аннан кайтып бу төшнең тәгъбирен сезгә сөйләрмен", җибәрделәр, Йусуф янына барды.
Verse 46
يُوسُفُ أَيُّهَا ٱلصِّدِّيقُ أَفْتِنَا فِى سَبْعِ بَقَرَٰتٍ سِمَانٍ يَأْكُلُهُنَّ سَبْعٌ عِجَافٌ وَسَبْعِ سُنۢبُلَـٰتٍ خُضْرٍ وَأُخَرَ يَابِسَـٰتٍ لَّعَلِّىٓ أَرْجِعُ إِلَى ٱلنَّاسِ لَعَلَّهُمْ يَعْلَمُونَ
Transliteration yūsufu ayyuhā l-ṣidīqu aftinā fī sabʿi baqarātin simānin yakuluhunna sabʿun ʿijāfun wasabʿi sunbulātin khuḍ'rin wa-ukhara yābisātin laʿallī arjiʿu ilā l-nāsi laʿallahum yaʿlamūna
Tatar Ий дөрес сөйләүче Йусуф! Син безгә җиде симез сыер хакында җавап бир, ул симез сыерларны җиде арык сыерлар ашый, дәхи җиде яшел башак вә җиде кипкән башак хакында безгә җавап бир? Шаять мин Мысыр халкына кайтып җавабыңны сөйләрмен, шаять алар да кадереңне белеп зинданнан чыгарырлар.
Verse 47
قَالَ تَزْرَعُونَ سَبْعَ سِنِينَ دَأَبًا فَمَا حَصَدتُّمْ فَذَرُوهُ فِى سُنۢبُلِهِۦٓ إِلَّا قَلِيلًا مِّمَّا تَأْكُلُونَ
Transliteration qāla tazraʿūna sabʿa sinīna da-aban famā ḥaṣadttum fadharūhu fī sunbulihi illā qalīlan mimmā takulūna
Tatar Йусуф әйтте: "Җиде ел тоташтан иген чәчегез, җиде елда уңыш яхшы булыр, алган уңышны сукмыйча башагы вә саламы белән кибәндә сакларсыз, мәгәр үзегез ашар хәтле генә сугып алырсыз.
Verse 48
ثُمَّ يَأْتِى مِنۢ بَعْدِ ذَٰلِكَ سَبْعٌ شِدَادٌ يَأْكُلْنَ مَا قَدَّمْتُمْ لَهُنَّ إِلَّا قَلِيلًا مِّمَّا تُحْصِنُونَ
Transliteration thumma yatī min baʿdi dhālika sabʿun shidādun yakul'na mā qaddamtum lahunna illā qalīlan mimmā tuḥ'ṣinūna
Tatar Моның соңында җиде ел ачлык еллары килер, уңышлы җиде елда җыйган игенләрегез җиде ачлык елларында ашалып бетәр, мәгәр орлык өчен саклаган аз гына игенләрегез калыр.
Verse 49
ثُمَّ يَأْتِى مِنۢ بَعْدِ ذَٰلِكَ عَامٌ فِيهِ يُغَاثُ ٱلنَّاسُ وَفِيهِ يَعْصِرُونَ
Transliteration thumma yatī min baʿdi dhālika ʿāmun fīhi yughāthu l-nāsu wafīhi yaʿṣirūna
Tatar Соңра ачлык еллардан соң бер ел килер, ул елда яңгырлар явар кешеләргә игенләр вә җимешләр үсәр һәр җәһеттән иркен булыр, җимешләр сыгып, шәрәбләр ясарлар".
Verse 50
وَقَالَ ٱلْمَلِكُ ٱئْتُونِى بِهِۦ ۖ فَلَمَّا جَآءَهُ ٱلرَّسُولُ قَالَ ٱرْجِعْ إِلَىٰ رَبِّكَ فَسْـَٔلْهُ مَا بَالُ ٱلنِّسْوَةِ ٱلَّـٰتِى قَطَّعْنَ أَيْدِيَهُنَّ ۚ إِنَّ رَبِّى بِكَيْدِهِنَّ عَلِيمٌ
Transliteration waqāla l-maliku i'tūnī bihi falammā jāahu l-rasūlu qāla ir'jiʿ ilā rabbika fasalhu mā bālu l-nis'wati allātī qaṭṭaʿna aydiyahunna inna rabbī bikaydihinna ʿalīmun
Tatar Патша әйтте: "Ул төш юраучы кешене зинданнан чыгарып миңа китерегез!" Чакыручы илче Йусуф янына килгәч, Йусуф илчегә әйтте: "Бар патшаңа кайтып әйт, мине күреп кулларын кискән хатынларның миңа карата фикерләрен белсен. Хатынларның хәйләсе вә минем хаксыз рәнҗетелгәнем ачыклансын өчен! Тәхкыйк минем Раббым аларның хәйләләрен белә.
Verse 51
قَالَ مَا خَطْبُكُنَّ إِذْ رَٰوَدتُّنَّ يُوسُفَ عَن نَّفْسِهِۦ ۚ قُلْنَ حَـٰشَ لِلَّهِ مَا عَلِمْنَا عَلَيْهِ مِن سُوٓءٍ ۚ قَالَتِ ٱمْرَأَتُ ٱلْعَزِيزِ ٱلْـَٔـٰنَ حَصْحَصَ ٱلْحَقُّ أَنَا۠ رَٰوَدتُّهُۥ عَن نَّفْسِهِۦ وَإِنَّهُۥ لَمِنَ ٱلصَّـٰدِقِينَ
Transliteration qāla mā khaṭbukunna idh rāwadttunna yūsufa ʿan nafsihi qul'na ḥāsha lillahi mā ʿalim'nā ʿalayhi min sūin qālati im'ra-atu l-ʿazīzi l-āna ḥaṣḥaṣa l-ḥaqu anā rāwadttuhu ʿan nafsihi wa-innahu lamina l-ṣādiqīna
Tatar Патша әйтте хатынларны җыеп: "Йусуф хакында фикерегез ничек, аның белән якынлык кылырга теләгән вакытыгызда ґәеп аңардамы яки сездәме? Хатынлар әйттеләр: "Аллаһ сакласын, без Йусуфта бер явызлык та күрмәдек, ул пакьтер. Ґәзиз хатыны Зөләйхә әйтте: "Менә хәзер хаклык өскә чыкты, Йусуфның миңа якынлык кылуын мин үзем өстәдем, әмма Йусуф хыянәт итмәде, аның сүзләре хак".
Verse 52
ذَٰلِكَ لِيَعْلَمَ أَنِّى لَمْ أَخُنْهُ بِٱلْغَيْبِ وَأَنَّ ٱللَّهَ لَا يَهْدِى كَيْدَ ٱلْخَآئِنِينَ
Transliteration dhālika liyaʿlama annī lam akhun'hu bil-ghaybi wa-anna l-laha lā yahdī kayda l-khāinīna
Tatar Ул хатынларның минем дөреслегем белән шәһадәт бирүләре – үзе юк чагында хатынына хыянәт итмәгәнлегемне Ґәзиз белсен өчендер һәм хыянәтчеләрнең хәйләсен Аллаһ юлга салмаганлыгын белсенләр өчен.
Verse 53
۞ وَمَآ أُبَرِّئُ نَفْسِىٓ ۚ إِنَّ ٱلنَّفْسَ لَأَمَّارَةٌۢ بِٱلسُّوٓءِ إِلَّا مَا رَحِمَ رَبِّىٓ ۚ إِنَّ رَبِّى غَفُورٌ رَّحِيمٌ
Transliteration wamā ubarri-u nafsī inna l-nafsa la-ammāratun bil-sūi illā mā raḥima rabbī inna rabbī ghafūrun raḥīmun
Tatar Әмма шулай да булса нәфесемне дөресләмим, чөнки нәфес явызлыкка өндидер, мәгәр нәфес өндәгән явыз эшләрдән котылыр Раббым рәхмәт кылган кешеләр генә. Әлбәттә, минем Раббым ярлыкаучы вә рәхмәтле.
Verse 54
وَقَالَ ٱلْمَلِكُ ٱئْتُونِى بِهِۦٓ أَسْتَخْلِصْهُ لِنَفْسِى ۖ فَلَمَّا كَلَّمَهُۥ قَالَ إِنَّكَ ٱلْيَوْمَ لَدَيْنَا مَكِينٌ أَمِينٌ
Transliteration waqāla l-maliku i'tūnī bihi astakhliṣ'hu linafsī falammā kallamahu qāla innaka l-yawma ladaynā makīnun amīnun
Tatar Патша әйтте: "Китерегез миңа ул Йусуфны, үземә юлдаш итәргә аны төрмәдән чыгарырмын", патша Йусуф белән сөйләшкәч хакыйкать хәлне белгәч, әйтте: "Бүген син имин булганың хәлдә безнең янда торырсың".
Verse 55
قَالَ ٱجْعَلْنِى عَلَىٰ خَزَآئِنِ ٱلْأَرْضِ ۖ إِنِّى حَفِيظٌ عَلِيمٌ
Transliteration qāla ij'ʿalnī ʿalā khazāini l-arḍi innī ḥafīẓun ʿalīmun
Tatar Йусуф әйтте: "Мине игенчелек эшләренә хуҗа итеп куй, әлбәттә, мин игенләрне үстерә һәм саклый беләмен, яхшы саклармын".
Verse 56
وَكَذَٰلِكَ مَكَّنَّا لِيُوسُفَ فِى ٱلْأَرْضِ يَتَبَوَّأُ مِنْهَا حَيْثُ يَشَآءُ ۚ نُصِيبُ بِرَحْمَتِنَا مَن نَّشَآءُ ۖ وَلَا نُضِيعُ أَجْرَ ٱلْمُحْسِنِينَ
Transliteration wakadhālika makkannā liyūsufa fī l-arḍi yatabawwa-u min'hā ḥaythu yashāu nuṣību biraḥmatinā man nashāu walā nuḍīʿu ajra l-muḥ'sinīna
Tatar Әнә шулай Йусуфка Мысыр җирендә иркенлек бирдек, ул җирдә кайда теләсә шунда урынлашыр. Рәхмәтебезне теләгән кешеләребезгә шулай бирәбез, изге гамәлләр кылучыларның әҗерен һич җуймабыз.
Verse 57
وَلَأَجْرُ ٱلْـَٔاخِرَةِ خَيْرٌ لِّلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَكَانُوا۟ يَتَّقُونَ
Transliteration wala-ajru l-ākhirati khayrun lilladhīna āmanū wakānū yattaqūna
Tatar Иман китереп, бөтен эшләрдә Аллаһуга тәкъвалык кылган хак мөэминләргә ахирәт нигъмәтләре дөнья нигъмәтләреннән яхшырак.
Verse 58
وَجَآءَ إِخْوَةُ يُوسُفَ فَدَخَلُوا۟ عَلَيْهِ فَعَرَفَهُمْ وَهُمْ لَهُۥ مُنكِرُونَ
Transliteration wajāa ikh'watu yūsufa fadakhalū ʿalayhi faʿarafahum wahum lahu munkirūna
Tatar Ачлык еллары башлангач, Йусуфның агалары Кәнган шәһәреннән Мысырга ашлык алырга килделәр, ашлык сорар өчен Йусуф янына керделәр, Йусуф аларны таныды, әмма агалары Йусуфны танымадылар. Йусуф алардан сорашты: сез ничә кардәш, сез кем балалары, иген сездә дә юкмы, атагыз ни хәлдә? Алар җавап бирделәр: без Ибраһим нәселеннән Ягькуб пәйгамбәр балаларыбыз, барчабыз унике идек, Йусуф исемле кардәшебезне бүре ашады, Бинямин исемле кече кардәшебез атабыз янында калды без моңда унау килдек.
Verse 59
وَلَمَّا جَهَّزَهُم بِجَهَازِهِمْ قَالَ ٱئْتُونِى بِأَخٍ لَّكُم مِّنْ أَبِيكُمْ ۚ أَلَا تَرَوْنَ أَنِّىٓ أُوفِى ٱلْكَيْلَ وَأَنَا۠ خَيْرُ ٱلْمُنزِلِينَ
Transliteration walammā jahhazahum bijahāzihim qāla i'tūnī bi-akhin lakum min abīkum alā tarawna annī ūfī l-kayla wa-anā khayru l-munzilīna
Tatar Йусуф аларга сәфәр җиһазларын хәзерләп һәрберсенә бер дөя йөге ашлык биргәч әйтте: "Атагыз янында калган кече кардәшегезне миңа алып килерсез. Күрәсез бит, мин үлчәүне хыянәтсез гадел үлчимен һәм мосафирләрне кабул итүчеләрнең хәерлесемен.
Verse 60
فَإِن لَّمْ تَأْتُونِى بِهِۦ فَلَا كَيْلَ لَكُمْ عِندِى وَلَا تَقْرَبُونِ
Transliteration fa-in lam tatūnī bihi falā kayla lakum ʿindī walā taqrabūni
Tatar Әгәр ул кардәшегезне алып килмәсәгез, миндә сезнең өчен ашлык булмас һәм миңа якын да килмәгез!"
Verse 61
قَالُوا۟ سَنُرَٰوِدُ عَنْهُ أَبَاهُ وَإِنَّا لَفَـٰعِلُونَ
Transliteration qālū sanurāwidu ʿanhu abāhu wa-innā lafāʿilūna
Tatar Әйттеләр: "Ярый, атасыннан сорарбыз аны, әлбәттә, без ул эшне эшли алабыз вә эшләрбез".
Verse 62
وَقَالَ لِفِتْيَـٰنِهِ ٱجْعَلُوا۟ بِضَـٰعَتَهُمْ فِى رِحَالِهِمْ لَعَلَّهُمْ يَعْرِفُونَهَآ إِذَا ٱنقَلَبُوٓا۟ إِلَىٰٓ أَهْلِهِمْ لَعَلَّهُمْ يَرْجِعُونَ
Transliteration waqāla lifit'yānihi ij'ʿalū biḍāʿatahum fī riḥālihim laʿallahum yaʿrifūnahā idhā inqalabū ilā ahlihim laʿallahum yarjiʿūna
Tatar Йусуф үзенең хезмәтчеләренә әйтте: "Боларның ашлык өчен биргән акчаларын үзләренә белдермичә йөкләренә яшереп куегыз, өйләренә кайткач ул акчаларны, шаять, табып һәм танып алырлар һәм шул акчалары белән, шаять, янә минем яныма ашлык алырга килерләр". Һәм хезмәтчеләр шулай эшләделәр.
Verse 63
فَلَمَّا رَجَعُوٓا۟ إِلَىٰٓ أَبِيهِمْ قَالُوا۟ يَـٰٓأَبَانَا مُنِعَ مِنَّا ٱلْكَيْلُ فَأَرْسِلْ مَعَنَآ أَخَانَا نَكْتَلْ وَإِنَّا لَهُۥ لَحَـٰفِظُونَ
Transliteration falammā rajaʿū ilā abīhim qālū yāabānā muniʿa minnā l-kaylu fa-arsil maʿanā akhānā naktal wa-innā lahu laḥāfiẓūna
Tatar Аталарына кайткач әйттеләр: "Ий атабыз, безгә хәзер Мысырдан ашлык сатып алу тыелды, ягъни ашлык хуҗасы: "Кече кардәшегез Биняминне алып килмәсәгез, сезгә ашлык бирмим", – диде, Биняминне безнең белән җибәр ашлык алып кайтырбыз һәм Биняминне сакларбыз".
Verse 64
قَالَ هَلْ ءَامَنُكُمْ عَلَيْهِ إِلَّا كَمَآ أَمِنتُكُمْ عَلَىٰٓ أَخِيهِ مِن قَبْلُ ۖ فَٱللَّهُ خَيْرٌ حَـٰفِظًا ۖ وَهُوَ أَرْحَمُ ٱلرَّٰحِمِينَ
Transliteration qāla hal āmanukum ʿalayhi illā kamā amintukum ʿalā akhīhi min qablu fal-lahu khayrun ḥāfiẓan wahuwa arḥamu l-rāḥimīna
Tatar Аталары әйтте: "Бинямин хакында мин сезгә кичек ышаныйм? Моннан элек Йусуф хакында ышандым да, ә нәрсә эшләдегез? Шуның өчен сезгә аны бирмим, саклау йөзеннән Аллаһ хәерледер, Аңарга тапшырдым, вә Ул шәфкать итүчеләрнең иң шәфкатьлерәге".
Verse 65
وَلَمَّا فَتَحُوا۟ مَتَـٰعَهُمْ وَجَدُوا۟ بِضَـٰعَتَهُمْ رُدَّتْ إِلَيْهِمْ ۖ قَالُوا۟ يَـٰٓأَبَانَا مَا نَبْغِى ۖ هَـٰذِهِۦ بِضَـٰعَتُنَا رُدَّتْ إِلَيْنَا ۖ وَنَمِيرُ أَهْلَنَا وَنَحْفَظُ أَخَانَا وَنَزْدَادُ كَيْلَ بَعِيرٍ ۖ ذَٰلِكَ كَيْلٌ يَسِيرٌ
Transliteration walammā fataḥū matāʿahum wajadū biḍāʿatahum ruddat ilayhim qālū yāabānā mā nabghī hādhihi biḍāʿatunā ruddat ilaynā wanamīru ahlanā wanaḥfaẓu akhānā wanazdādu kayla baʿīrin dhālika kaylun yasīrun
Tatar Йөкләрен ачкач, ашлык өчен биргән акчаларын йөкләрендә таптылар – үзләренә кире кайтарылган. Әйттеләр: "Ий атабыз, ялган сөйләмибез, ошбу акча – ашлык өчен биргән акчабыз кире үзебезгә кайтарылган, Биняминне безнең белән җибәр, Мысырга барыйк, өй җәмәгатьләребезгә ашлык алып кайтырбыз һәм Биняминне дә сакларбыз, әгәр Бинямин дә барса, бер дөя йөге ашлыкны артык алырбыз, ашлык хуҗасы вәзир өчен бер дөя йөге бик аз нәрсә, авырсынмас бирер".
Verse 66
قَالَ لَنْ أُرْسِلَهُۥ مَعَكُمْ حَتَّىٰ تُؤْتُونِ مَوْثِقًا مِّنَ ٱللَّهِ لَتَأْتُنَّنِى بِهِۦٓ إِلَّآ أَن يُحَاطَ بِكُمْ ۖ فَلَمَّآ ءَاتَوْهُ مَوْثِقَهُمْ قَالَ ٱللَّهُ عَلَىٰ مَا نَقُولُ وَكِيلٌ
Transliteration qāla lan ur'silahu maʿakum ḥattā tu'tūni mawthiqan mina l-lahi latatunnanī bihi illā an yuḥāṭa bikum falammā ātawhu mawthiqahum qāla l-lahu ʿalā mā naqūlu wakīlun
Tatar Аталары әйтте: "Әлбәттә, Биняминне сезнең белән җибәрмәмен, сәламәт кайтарып үземә тапшырырга Аллаһ исеме белән ант итеп вәгъдә биргәнегезгә чаклы". Биняминне сәламәт алып кайтып тапшырырга вәгъдәләрен биргәч, аталары әйтте: "Безнең сөйләшкән сүзләребезне Аллаһ күзәтүчедер".
Verse 67
وَقَالَ يَـٰبَنِىَّ لَا تَدْخُلُوا۟ مِنۢ بَابٍ وَٰحِدٍ وَٱدْخُلُوا۟ مِنْ أَبْوَٰبٍ مُّتَفَرِّقَةٍ ۖ وَمَآ أُغْنِى عَنكُم مِّنَ ٱللَّهِ مِن شَىْءٍ ۖ إِنِ ٱلْحُكْمُ إِلَّا لِلَّهِ ۖ عَلَيْهِ تَوَكَّلْتُ ۖ وَعَلَيْهِ فَلْيَتَوَكَّلِ ٱلْمُتَوَكِّلُونَ
Transliteration waqāla yābaniyya lā tadkhulū min bābin wāḥidin wa-ud'khulū min abwābin mutafarriqatin wamā ugh'nī ʿankum mina l-lahi min shayin ini l-ḥuk'mu illā lillahi ʿalayhi tawakkaltu waʿalayhi falyatawakkali l-mutawakilūna
Tatar Аталары әйтте: "Ий угылларым, Мысырга җиткәч барыгыз да бер капкадан кермәгез, төрлегез төрле капкалардан керегез! Аллаһудан килгән бәла-каза хакында бер ни белергә дә, сезгә ярдәм итәргә дә хәлемнән килмидер, һәр эш өстеннән хөкем йөретмәк Аллаһуга хастыр, шуңа баш июдән башка чара юк, мин Аллаһуга тәвәккәл иттем һәм тәвәккәл итүчеләр Аллаһуга гына тәвәккәл итсенләр!"
Verse 68
وَلَمَّا دَخَلُوا۟ مِنْ حَيْثُ أَمَرَهُمْ أَبُوهُم مَّا كَانَ يُغْنِى عَنْهُم مِّنَ ٱللَّهِ مِن شَىْءٍ إِلَّا حَاجَةً فِى نَفْسِ يَعْقُوبَ قَضَىٰهَا ۚ وَإِنَّهُۥ لَذُو عِلْمٍ لِّمَا عَلَّمْنَـٰهُ وَلَـٰكِنَّ أَكْثَرَ ٱلنَّاسِ لَا يَعْلَمُونَ
Transliteration walammā dakhalū min ḥaythu amarahum abūhum mā kāna yugh'nī ʿanhum mina l-lahi min shayin illā ḥājatan fī nafsi yaʿqūba qaḍāhā wa-innahu ladhū ʿil'min limā ʿallamnāhu walākinna akthara l-nāsi lā yaʿlamūna
Tatar Алар Мысырга җитеп, аталары әйткәнчә төрлесе төрле капкадан кергән заманда аталары Ягькубның сүзе аларга Аллаһудан килгән каза хакында һич файда бирмәде, мәгәр Ягъкубның күңелендәге теләге генә үтәлде, тәхкыйк ул Без өйрәткән нәрсәләрне белүче, шуның өчен балаларын шулай вәгазь кылды ләкин күп кешеләр белмиләр эшнең яшерен серләрен.
Verse 69
وَلَمَّا دَخَلُوا۟ عَلَىٰ يُوسُفَ ءَاوَىٰٓ إِلَيْهِ أَخَاهُ ۖ قَالَ إِنِّىٓ أَنَا۠ أَخُوكَ فَلَا تَبْتَئِسْ بِمَا كَانُوا۟ يَعْمَلُونَ
Transliteration walammā dakhalū ʿalā yūsufa āwā ilayhi akhāhu qāla innī anā akhūka falā tabta-is bimā kānū yaʿmalūna
Tatar Бар да җыелып Йусуф янына керделәр. Йусуф кунакларны сыйларга теләде һәм алты савыт белән аш китертеп, һәр савыттан икешәр-икешәр ашыйсыз диде, һәм агалары һәр савыттан икешәрләп ашый башладылар, Бинямин бер савытка бер үзе генә калды һәм елап җибәрде. Йусуф кереп, ий Кәнганнан килгән егет, ни булды ник елыйсың дип сорагач, Бинямин: "Йусуф исемле туганым бар иде, ул исән булса аның белән бергә ашаган булыр идек, дип Йусуфны сагынып елыйм", – диде. Йусуф, алай булгач, без синең белән кардәш булырбыз, әйдә икәү бергә ашыйк, дип, пәрдә артына алып керде һәм икесе бер савыттан ашадылар һәм Бинямингә үзен танытты, мин синең кардәшең Йусуфмын дип кочаклады вә кардәшләрең безгә кылган начарлыклары өчен кайгырмагыл, Аллаһ безне ташламады, диде. Аннары Йусуф Биняминне алып калыр өчен хәйлә корды: "Ий Бинямин, сине алып калыр өчен бер хәйлә уйладым ки, бер бәһалы савытны синең йөгеңә яшереп куярбыз да аннары "савыт югалды", дип, игълан итәрбез, тентегәндә савыт синең йөгеңнән чыгар да, аннары сине карак исеме белән кол итеп алып калырбыз диде. Бу хәйләгә Бинямин дә риза булды һәм шулай эшләделәр.
Verse 70
فَلَمَّا جَهَّزَهُم بِجَهَازِهِمْ جَعَلَ ٱلسِّقَايَةَ فِى رَحْلِ أَخِيهِ ثُمَّ أَذَّنَ مُؤَذِّنٌ أَيَّتُهَا ٱلْعِيرُ إِنَّكُمْ لَسَـٰرِقُونَ
Transliteration falammā jahhazahum bijahāzihim jaʿala l-siqāyata fī raḥli akhīhi thumma adhana mu-adhinun ayyatuhā l-ʿīru innakum lasāriqūna
Tatar Агаларының нәрсәләрен хәзерләгәч, ягъни ашлыкларын үлчәп дөяләргә йөкләгәч Йусуф, Биняминнең йөгенә бер алтын савытны яшереп куйдырды вә шул хәлдә юлга чыгып киттеләр, соңра Йусуфның хезмәтчеләреннән берсе артларыннан барып: "Ий кәрван кешеләре! Сез патшаның савытын урлагансыз", – дип кычкырды.
Verse 71
قَالُوا۟ وَأَقْبَلُوا۟ عَلَيْهِم مَّاذَا تَفْقِدُونَ
Transliteration qālū wa-aqbalū ʿalayhim mādhā tafqidūna
Tatar Йусуфның агалары кычкыручыга каршы килеп: "Нәрсә югалттыгыз", – сорадылар.
Verse 72
قَالُوا۟ نَفْقِدُ صُوَاعَ ٱلْمَلِكِ وَلِمَن جَآءَ بِهِۦ حِمْلُ بَعِيرٍ وَأَنَا۠ بِهِۦ زَعِيمٌ
Transliteration qālū nafqidu ṣuwāʿa l-maliki waliman jāa bihi ḥim'lu baʿīrin wa-anā bihi zaʿīmun
Tatar Әйттеләр: "Патшаның савытын югалттык, аны табып китергән кешегә бер дөя йөге ашлык бирелә вә ул ашлыкны тапшырырга мин өстемә аламын".
Verse 73
قَالُوا۟ تَٱللَّهِ لَقَدْ عَلِمْتُم مَّا جِئْنَا لِنُفْسِدَ فِى ٱلْأَرْضِ وَمَا كُنَّا سَـٰرِقِينَ
Transliteration qālū tal-lahi laqad ʿalim'tum mā ji'nā linuf'sida fī l-arḍi wamā kunnā sāriqīna
Tatar Әйттеләр: "Үзегез беләсез, валлаһи без Мысыр җиренә бозыклык кылырга килмәдек һәм без караклар да түгелбез".
Verse 74
قَالُوا۟ فَمَا جَزَٰٓؤُهُۥٓ إِن كُنتُمْ كَـٰذِبِينَ
Transliteration qālū famā jazāuhu in kuntum kādhibīna
Tatar Артларыннан килүчеләр әйттеләр: "Әгәр урламадык дигән сүзегез ялган булса, ягъни савыт сездән табылса, урлаучының җәзасы нәрсә булыр?"
Verse 75
قَالُوا۟ جَزَٰٓؤُهُۥ مَن وُجِدَ فِى رَحْلِهِۦ فَهُوَ جَزَٰٓؤُهُۥ ۚ كَذَٰلِكَ نَجْزِى ٱلظَّـٰلِمِينَ
Transliteration qālū jazāuhu man wujida fī raḥlihi fahuwa jazāuhu kadhālika najzī l-ẓālimīna
Tatar Әйттеләр: "Аның җәзасы шул булыр ки, савыт кем йөгеннән табылса, шул кеше үзе патшага кол булыр. Залимнәргә без мөселманлар шундый җәза бирәбез. Йөкләрен тентү өчен барын да борып, Йусуф алдына алып килделәр.
Verse 76
فَبَدَأَ بِأَوْعِيَتِهِمْ قَبْلَ وِعَآءِ أَخِيهِ ثُمَّ ٱسْتَخْرَجَهَا مِن وِعَآءِ أَخِيهِ ۚ كَذَٰلِكَ كِدْنَا لِيُوسُفَ ۖ مَا كَانَ لِيَأْخُذَ أَخَاهُ فِى دِينِ ٱلْمَلِكِ إِلَّآ أَن يَشَآءَ ٱللَّهُ ۚ نَرْفَعُ دَرَجَـٰتٍ مَّن نَّشَآءُ ۗ وَفَوْقَ كُلِّ ذِى عِلْمٍ عَلِيمٌ
Transliteration fabada-a bi-awʿiyatihim qabla wiʿāi akhīhi thumma is'takhrajahā min wiʿāi akhīhi kadhālika kid'nā liyūsufa mā kāna liyakhudha akhāhu fī dīni l-maliki illā an yashāa l-lahu narfaʿu darajātin man nashāu wafawqa kulli dhī ʿil'min ʿalīmun
Tatar Йусуф Биняминнән башка кардәшләренең йөкләреннән башлады тентүне, соңра савытны Бинямин йөгеннән табып алды. Шулай итеп, Бинямин, урлаган исемен күтәреп, Йусуф кулында калды. Кардәшен алып калыр өчен Без Йусуфка шулай хәйлә кылдырдык, Мысыр патшасының дине хөкеменчә Йусуф кардәшен алып калырга кадир түгел иде, чөнки аның динендә каракны кол итеп алып калырга ярамый иде. Әмма Ягькуб г-м шәригатеңдә каракны кол итеп алу хөкеме бар иде, шуның өчен Йусуф урлаучының җәзасын кардәшләреннән әйттерде. Ләкин Йусуф Аллаһ теләге белән хәйлә кылды, Үзебез теләгән кешене гыйлем вә хикмәт белән дәрәҗәләргә күтәрербез, һәр белем иясе кешедән өстен белемле кеше булыр.
Verse 77
۞ قَالُوٓا۟ إِن يَسْرِقْ فَقَدْ سَرَقَ أَخٌ لَّهُۥ مِن قَبْلُ ۚ فَأَسَرَّهَا يُوسُفُ فِى نَفْسِهِۦ وَلَمْ يُبْدِهَا لَهُمْ ۚ قَالَ أَنتُمْ شَرٌّ مَّكَانًا ۖ وَٱللَّهُ أَعْلَمُ بِمَا تَصِفُونَ
Transliteration qālū in yasriq faqad saraqa akhun lahu min qablu fa-asarrahā yūsufu fī nafsihi walam yub'dihā lahum qāla antum sharrun makānan wal-lahu aʿlamu bimā taṣifūna
Tatar Кардәшләре әйттеләр: "Бинямин урласа урлар, шул аларда ул гадәт бар, моннан элек аның кардәше Йусуф та урлаган иде. Йусуф аларның сүзләренә җавап бирмичә күңелендә саклады вә күңеленнән әйтте: "Сез Йусуфка караганда яманыраксыз, сезнең миңа ялган ялалар япканыгызны Аллаһу тәгалә белә".
Verse 78
قَالُوا۟ يَـٰٓأَيُّهَا ٱلْعَزِيزُ إِنَّ لَهُۥٓ أَبًا شَيْخًا كَبِيرًا فَخُذْ أَحَدَنَا مَكَانَهُۥٓ ۖ إِنَّا نَرَىٰكَ مِنَ ٱلْمُحْسِنِينَ
Transliteration qālū yāayyuhā l-ʿazīzu inna lahu aban shaykhan kabīran fakhudh aḥadanā makānahu innā narāka mina l-muḥ'sinīna
Tatar Йусуфка әйттеләр: "Ий Ґәзиз, аның өйдә карт атасы бар, аның урынына безнең беребезне алып кал, аны җибәр! Тәхкыйк без сине изгелек кылучы дип беләбез".
Verse 79
قَالَ مَعَاذَ ٱللَّهِ أَن نَّأْخُذَ إِلَّا مَن وَجَدْنَا مَتَـٰعَنَا عِندَهُۥٓ إِنَّآ إِذًا لَّظَـٰلِمُونَ
Transliteration qāla maʿādha l-lahi an nakhudha illā man wajadnā matāʿanā ʿindahu innā idhan laẓālimūna
Tatar Йусуф әйтте: "Аллаһ сакласын урламаган кешене алып калудан, савытны кем йөгеннән таптык, фәкать шул кешене генә алып калабыз, әгәр башка кешене алып калсак залимләрдән булырбыз".
Verse 80
فَلَمَّا ٱسْتَيْـَٔسُوا۟ مِنْهُ خَلَصُوا۟ نَجِيًّا ۖ قَالَ كَبِيرُهُمْ أَلَمْ تَعْلَمُوٓا۟ أَنَّ أَبَاكُمْ قَدْ أَخَذَ عَلَيْكُم مَّوْثِقًا مِّنَ ٱللَّهِ وَمِن قَبْلُ مَا فَرَّطتُمْ فِى يُوسُفَ ۖ فَلَنْ أَبْرَحَ ٱلْأَرْضَ حَتَّىٰ يَأْذَنَ لِىٓ أَبِىٓ أَوْ يَحْكُمَ ٱللَّهُ لِى ۖ وَهُوَ خَيْرُ ٱلْحَـٰكِمِينَ
Transliteration falammā is'tayasū min'hu khalaṣū najiyyan qāla kabīruhum alam taʿlamū anna abākum qad akhadha ʿalaykum mawthiqan mina l-lahi wamin qablu mā farraṭtum fī yūsufa falan abraḥa l-arḍa ḥattā yadhana lī abī aw yaḥkuma l-lahu lī wahuwa khayru l-ḥākimīna
Tatar Биняминне алудан өметсез булгач, аулакта киңәш итәр өчен аерылып чыктылар. Олугълары әйтте: "Беләсезме, Биняминне сәләмәт кулына тапшырырга атагыз сездән Аллаһ исеме белән ґәһед алды, вә моннан элек Йусуф хакында чиктән тыш эш кылган идегез инде, ни күзебез белән вә ни битебез белән атабызга кайтып күренербез? Мысыр җиреннән бер адым атламыймын, ягъни кайтмыймын атамнан кайтырга рөхсәт булганга чаклы, яки Бинямин хакында Аллаһудан бер хәерле хөкем булганчы, Ул – Аллаһ хәкимләрнең хәерлесе". Шуннан соң Йусуф янына барып, гаять гайрәтләнде, Биняминне алырга бик каты тырышты, ләкин барып чыкмады.
Verse 81
ٱرْجِعُوٓا۟ إِلَىٰٓ أَبِيكُمْ فَقُولُوا۟ يَـٰٓأَبَانَآ إِنَّ ٱبْنَكَ سَرَقَ وَمَا شَهِدْنَآ إِلَّا بِمَا عَلِمْنَا وَمَا كُنَّا لِلْغَيْبِ حَـٰفِظِينَ
Transliteration ir'jiʿū ilā abīkum faqūlū yāabānā inna ib'naka saraqa wamā shahid'nā illā bimā ʿalim'nā wamā kunnā lil'ghaybi ḥāfiẓīna
Tatar Йусуф әйтте: "Атагыз янына кайтыгыз, аңа әйтегез: ий атабыз, угълың бер савыт урлады, без фәкать белгәнебез һәм күргәнебез белән шәһадәт бирәбез ки, Биняминнең йөгеннән бер алтын савыт чыкты, без гаепне белә алмыйбыз.
Verse 82
وَسْـَٔلِ ٱلْقَرْيَةَ ٱلَّتِى كُنَّا فِيهَا وَٱلْعِيرَ ٱلَّتِىٓ أَقْبَلْنَا فِيهَا ۖ وَإِنَّا لَصَـٰدِقُونَ
Transliteration wasali l-qaryata allatī kunnā fīhā wal-ʿīra allatī aqbalnā fīhā wa-innā laṣādiqūna
Tatar Безгә ышанмасаң без булган Мысыр шәһәре кешеләреннән сорагыл һәм безгә очраган вә хәлләребезне күргән кәрван кешеләреннән сорагыл! Без, әлбәттә, бу сүзләрне дөрес сөйлибез".
Verse 83
قَالَ بَلْ سَوَّلَتْ لَكُمْ أَنفُسُكُمْ أَمْرًا ۖ فَصَبْرٌ جَمِيلٌ ۖ عَسَى ٱللَّهُ أَن يَأْتِيَنِى بِهِمْ جَمِيعًا ۚ إِنَّهُۥ هُوَ ٱلْعَلِيمُ ٱلْحَكِيمُ
Transliteration qāla bal sawwalat lakum anfusukum amran faṣabrun jamīlun ʿasā l-lahu an yatiyanī bihim jamīʿan innahu huwa l-ʿalīmu l-ḥakīmu
Tatar Аталары әйтте: "Юк, дөрес сөйләмисез, бәлки нәфесегез бер яман эшне яхшы итеп күрсәткәндер дә, ә сез ул эшне Бинямингә япкансыз, инде миңа күркәм сабырлык ляземдер. Аларның барчасын Аллаһ миңа китерер дип өмет итәмен. Шиксез, Аллаһу тәгалә аларның кайда икәнен белә һәм белеп хөкем йөртә".
Verse 84
وَتَوَلَّىٰ عَنْهُمْ وَقَالَ يَـٰٓأَسَفَىٰ عَلَىٰ يُوسُفَ وَٱبْيَضَّتْ عَيْنَاهُ مِنَ ٱلْحُزْنِ فَهُوَ كَظِيمٌ
Transliteration watawallā ʿanhum waqāla yāasafā ʿalā yūsufa wa-ib'yaḍḍat ʿaynāhu mina l-ḥuz'ni fahuwa kaẓīmun
Tatar Ягъкуб г-м ачуланып алардан китте вә әйтте: "Йусуфым өчен ни олугъ хәсрәт!" Вә каты хәсрәт белән Йусуф өчен елап, ике күзенә ак төшеп сукыраймыш иде, шулай булса да һичкемгә зарланмады сабыр итте.
Verse 85
قَالُوا۟ تَٱللَّهِ تَفْتَؤُا۟ تَذْكُرُ يُوسُفَ حَتَّىٰ تَكُونَ حَرَضًا أَوْ تَكُونَ مِنَ ٱلْهَـٰلِكِينَ
Transliteration qālū tal-lahi tafta-u tadhkuru yūsufa ḥattā takūna ḥaraḍan aw takūna mina l-hālikīna
Tatar Әйттеләр: "Ий атабыз, валлаһи син һаман Йусуфны сөйлисең, болай булсаң аның өчен сырхау булырсың яки һәлак булырсың!"
Verse 86
قَالَ إِنَّمَآ أَشْكُوا۟ بَثِّى وَحُزْنِىٓ إِلَى ٱللَّهِ وَأَعْلَمُ مِنَ ٱللَّهِ مَا لَا تَعْلَمُونَ
Transliteration qāla innamā ashkū bathī waḥuz'nī ilā l-lahi wa-aʿlamu mina l-lahi mā lā taʿlamūna
Tatar Аталары әйтте: "Тәхкыйк мин кайгымны вә сагышымны Аллаһуга шикаять кыламын, сезгә түгел, Аллаһ белдерүе белән мин сез белмәгән нәрсәләрне беләмен.
Verse 87
يَـٰبَنِىَّ ٱذْهَبُوا۟ فَتَحَسَّسُوا۟ مِن يُوسُفَ وَأَخِيهِ وَلَا تَا۟يْـَٔسُوا۟ مِن رَّوْحِ ٱللَّهِ ۖ إِنَّهُۥ لَا يَا۟يْـَٔسُ مِن رَّوْحِ ٱللَّهِ إِلَّا ٱلْقَوْمُ ٱلْكَـٰفِرُونَ
Transliteration yābaniyya idh'habū fataḥassasū min yūsufa wa-akhīhi walā tāy'asū min rawḥi l-lahi innahu lā yāy'asu min rawḥi l-lahi illā l-qawmu l-kāfirūna
Tatar Ий угылларым, Мысыр шәһәренә барып Йусуф турында вә кардәше турында сораштырып карагыз, алар хакында берәр хәбәр булмасмы, Аллаһ рәхмәтеннән өметегезне өзмәгез! Дөреслектә мөэминләр Аллаһ рәхмәтеннән өмет өзмиләр, мәгәр кәферләр өметсез булалар".
Verse 88
فَلَمَّا دَخَلُوا۟ عَلَيْهِ قَالُوا۟ يَـٰٓأَيُّهَا ٱلْعَزِيزُ مَسَّنَا وَأَهْلَنَا ٱلضُّرُّ وَجِئْنَا بِبِضَـٰعَةٍ مُّزْجَىٰةٍ فَأَوْفِ لَنَا ٱلْكَيْلَ وَتَصَدَّقْ عَلَيْنَآ ۖ إِنَّ ٱللَّهَ يَجْزِى ٱلْمُتَصَدِّقِينَ
Transliteration falammā dakhalū ʿalayhi qālū yāayyuhā l-ʿazīzu massanā wa-ahlanā l-ḍuru waji'nā bibiḍāʿatin muz'jātin fa-awfi lanā l-kayla wataṣaddaq ʿalaynā inna l-laha yajzī l-mutaṣadiqīna
Tatar Алар Мысырга барып, Йусуф янына кереп әйттеләр: "Ий Ґәзиз! Безгә вә өй җәмәгатьләребезгә бик каты ачлык иреште, менә сезгә төрле акчалар китердек, саф көмештән генә китерергә көчебез җитмәде, акчабызга карата безгә ашлык үлчәп бир һәм мөмкин булса садака итеп тә бир вә һәм Биняминне дә биреп җибәр, атабыз аның өчен бик хәсрәтләнә! Әлбәттә, Аллаһ садака бирүчеләргә изге җәзалар бирер. Моннан соң Йусуфның күңеле йомшарды вә үзен танытырга һәм серләрне ачарга теләде.
Verse 89
قَالَ هَلْ عَلِمْتُم مَّا فَعَلْتُم بِيُوسُفَ وَأَخِيهِ إِذْ أَنتُمْ جَـٰهِلُونَ
Transliteration qāla hal ʿalim'tum mā faʿaltum biyūsufa wa-akhīhi idh antum jāhilūna
Tatar Әйтте: "Беләсезме, хәтерегездәме? Йусуфка вә аның кардәше Бинямингә җаһиллек белән ниләр кылдыгыз?"
Verse 90
قَالُوٓا۟ أَءِنَّكَ لَأَنتَ يُوسُفُ ۖ قَالَ أَنَا۠ يُوسُفُ وَهَـٰذَآ أَخِى ۖ قَدْ مَنَّ ٱللَّهُ عَلَيْنَآ ۖ إِنَّهُۥ مَن يَتَّقِ وَيَصْبِرْ فَإِنَّ ٱللَّهَ لَا يُضِيعُ أَجْرَ ٱلْمُحْسِنِينَ
Transliteration qālū a-innaka la-anta yūsufu qāla anā yūsufu wahādhā akhī qad manna l-lahu ʿalaynā innahu man yattaqi wayaṣbir fa-inna l-laha lā yuḍīʿu ajra l-muḥ'sinīna
Tatar Сорадылар: "Син әллә Йусуфмы?" Йусуф әйтте: "Әлбәттә, мин Йусуфмын, ошбу минем кардәшем Биняминдер, тәхкыйк Аллаһ безгә нигъмәт вә дәрәҗәләр бирде. Берәү Аллаһуга тәкъвалык кылып башына килгән бәла-казаларга сабыр итсә, әлбәттә, Аллаһ яхшы эшләрнең әҗерен җуймый".
Verse 91
قَالُوا۟ تَٱللَّهِ لَقَدْ ءَاثَرَكَ ٱللَّهُ عَلَيْنَا وَإِن كُنَّا لَخَـٰطِـِٔينَ
Transliteration qālū tal-lahi laqad ātharaka l-lahu ʿalaynā wa-in kunnā lakhāṭiīna
Tatar Куркып калтырап әйттеләр: "Ий Йусуф, валлаһи сине Аллаһ безгә ихтыярлы вә баш кылды, шиксез, без хаталанучылардан булдык".
Verse 92
قَالَ لَا تَثْرِيبَ عَلَيْكُمُ ٱلْيَوْمَ ۖ يَغْفِرُ ٱللَّهُ لَكُمْ ۖ وَهُوَ أَرْحَمُ ٱلرَّٰحِمِينَ
Transliteration qāla lā tathrība ʿalaykumu l-yawma yaghfiru l-lahu lakum wahuwa arḥamu l-rāḥimīna
Tatar Йусуф әйтте: "Бүген сезне гаепләп битәрләү юк, курыкмагыз, мин сезне хөкем итмим. Кылган гөнаһларыгызны Аллаһ ярлыкасын, Ул бик шәфкатьле вә рәхимле!
Verse 93
ٱذْهَبُوا۟ بِقَمِيصِى هَـٰذَا فَأَلْقُوهُ عَلَىٰ وَجْهِ أَبِى يَأْتِ بَصِيرًا وَأْتُونِى بِأَهْلِكُمْ أَجْمَعِينَ
Transliteration idh'habū biqamīṣī hādhā fa-alqūhu ʿalā wajhi abī yati baṣīran watūnī bi-ahlikum ajmaʿīna
Tatar Минем ошбу күлмәгемне алып кайтып атамның йөзенә ябыгыз, шуннан соң атамның күзләре ачылыр, күрә башлар, вә атамны һәм барча җәмәгатьләрегезне җыеп Мысырга минем хозурыма килегез!"
Verse 94
وَلَمَّا فَصَلَتِ ٱلْعِيرُ قَالَ أَبُوهُمْ إِنِّى لَأَجِدُ رِيحَ يُوسُفَ ۖ لَوْلَآ أَن تُفَنِّدُونِ
Transliteration walammā faṣalati l-ʿīru qāla abūhum innī la-ajidu rīḥa yūsufa lawlā an tufannidūni
Tatar Угылларының кәрваны Мысырдан чыгып киткәч, аталары Ягъкуб Кәнгандә әйтте: "Әгәр картлыгыннан саташып сөйли дип ґәепләмәсәгез, мин сезгә бер хәбәр әйтәм ки, мин Йусуф углымның исен сизәмен, исән икән".
Verse 95
قَالُوا۟ تَٱللَّهِ إِنَّكَ لَفِى ضَلَـٰلِكَ ٱلْقَدِيمِ
Transliteration qālū tal-lahi innaka lafī ḍalālika l-qadīmi
Tatar Янындагылар әйттеләр: "Валлаһи син искечә һаман Йусуф белән саташасың, белеп сөйләмисең".
Verse 96
فَلَمَّآ أَن جَآءَ ٱلْبَشِيرُ أَلْقَىٰهُ عَلَىٰ وَجْهِهِۦ فَٱرْتَدَّ بَصِيرًا ۖ قَالَ أَلَمْ أَقُل لَّكُمْ إِنِّىٓ أَعْلَمُ مِنَ ٱللَّهِ مَا لَا تَعْلَمُونَ
Transliteration falammā an jāa l-bashīru alqāhu ʿalā wajhihi fa-ir'tadda baṣīran qāla alam aqul lakum innī aʿlamu mina l-lahi mā lā taʿlamūna
Tatar Кәрван Кәнган шәһәренә кайтып җиткәч, күлмәкне кулына тотып, шатлыклы Йусуф хәбәрен китерүче бер углы атасы янына кереп, күлмәкне атасының йөзенә куйды һәм атасының күзләре ачылды, күрә торган булды. Шул вакыт Ягъкуб г-м әйтте: "Мин сезгә әйтмәдемме Аллаһ белдерүе белән сез белмәгән нәрсәләрне беләмен дип?"
Verse 97
قَالُوا۟ يَـٰٓأَبَانَا ٱسْتَغْفِرْ لَنَا ذُنُوبَنَآ إِنَّا كُنَّا خَـٰطِـِٔينَ
Transliteration qālū yāabānā is'taghfir lanā dhunūbanā innā kunnā khāṭiīna
Tatar Угыллары әйттеләр: "Ий атабыз! Тәхкыйк без хаталык кылдык вә гөнаһлы булдык, инде безне гафу ит! Һәм безнең өчен Аллаһудан ярлыкау өстәгел!"
Verse 98
قَالَ سَوْفَ أَسْتَغْفِرُ لَكُمْ رَبِّىٓ ۖ إِنَّهُۥ هُوَ ٱلْغَفُورُ ٱلرَّحِيمُ
Transliteration qāla sawfa astaghfiru lakum rabbī innahu huwa l-ghafūru l-raḥīmu
Tatar Аталары әйтте: "Әлбәттә, мин сезнең өчен Аллаһудан истигъфар кылырмын. Тәхкыйк Ул – Аллаһ ярлыкаучы вә рәхмәт итүче. Шуннан соң барчасы җыелып, җитмеш ике җан Мысыр шәһәренә күчеп киттеләр.
Verse 99
فَلَمَّا دَخَلُوا۟ عَلَىٰ يُوسُفَ ءَاوَىٰٓ إِلَيْهِ أَبَوَيْهِ وَقَالَ ٱدْخُلُوا۟ مِصْرَ إِن شَآءَ ٱللَّهُ ءَامِنِينَ
Transliteration falammā dakhalū ʿalā yūsufa āwā ilayhi abawayhi waqāla ud'khulū miṣ'ra in shāa l-lahu āminīna
Tatar Барып җитеп Мысыр шәһәренә кергәндә Йусуф каршы алды һәм ата-анасын кочаклады вә әйтте: "Һәр бәла-казадан имин булган хәлдә, Аллаһ теләсә, Мысыр шәһәренә керегез!"
Verse 100
وَرَفَعَ أَبَوَيْهِ عَلَى ٱلْعَرْشِ وَخَرُّوا۟ لَهُۥ سُجَّدًا ۖ وَقَالَ يَـٰٓأَبَتِ هَـٰذَا تَأْوِيلُ رُءْيَـٰىَ مِن قَبْلُ قَدْ جَعَلَهَا رَبِّى حَقًّا ۖ وَقَدْ أَحْسَنَ بِىٓ إِذْ أَخْرَجَنِى مِنَ ٱلسِّجْنِ وَجَآءَ بِكُم مِّنَ ٱلْبَدْوِ مِنۢ بَعْدِ أَن نَّزَغَ ٱلشَّيْطَـٰنُ بَيْنِى وَبَيْنَ إِخْوَتِىٓ ۚ إِنَّ رَبِّى لَطِيفٌ لِّمَا يَشَآءُ ۚ إِنَّهُۥ هُوَ ٱلْعَلِيمُ ٱلْحَكِيمُ
Transliteration warafaʿa abawayhi ʿalā l-ʿarshi wakharrū lahu sujjadan waqāla yāabati hādhā tawīlu ru'yāya min qablu qad jaʿalahā rabbī ḥaqqan waqad aḥsana bī idh akhrajanī mina l-sij'ni wajāa bikum mina l-badwi min baʿdi an nazagha l-shayṭānu baynī wabayna ikh'watī inna rabbī laṭīfun limā yashāu innahu huwa l-ʿalīmu l-ḥakīmu
Tatar Йусуф үзенең Мәнзилендә ата-анасын хөрмәтләп тәхеткә утыртты, аннары Йусуфны зурлап шөкер йөзеннән барчасы сәҗдәгә егылдылар, вә Йусуф әйтте: "Ий атам, күп еллар элек күргән төшемнең тәэвиле ошбудыр, тәхкыйк Раббым бу төшемне дөрес кылды вә тәхкыйк Раббым миңа ихсан кылды, мине зинданнан чыгару белән вә сезне сәхрәдән Мысырга китерү белән минем белән кардәшләрем арасына шайтан вәсвәсә белән дошманлыкны салганы соңында, тәхкыйк Раббым теләгән нәрсәсен шәфкать белән кылучы, әлбәттә, Ул белүче вә тиешенчә эш кылучы.
Verse 101
۞ رَبِّ قَدْ ءَاتَيْتَنِى مِنَ ٱلْمُلْكِ وَعَلَّمْتَنِى مِن تَأْوِيلِ ٱلْأَحَادِيثِ ۚ فَاطِرَ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ أَنتَ وَلِىِّۦ فِى ٱلدُّنْيَا وَٱلْـَٔاخِرَةِ ۖ تَوَفَّنِى مُسْلِمًا وَأَلْحِقْنِى بِٱلصَّـٰلِحِينَ
Transliteration rabbi qad ātaytanī mina l-mul'ki waʿallamtanī min tawīli l-aḥādīthi fāṭira l-samāwāti wal-arḍi anta waliyyī fī l-dun'yā wal-ākhirati tawaffanī mus'liman wa-alḥiq'nī bil-ṣāliḥīna
Tatar Йә Рабби, син миңа Мысыр байлыгын бирдең вә төш юрауны өйрәттең. Йә Раббым, син җир вә күкләрне яратучысың, дөньяда һәм ахирәттә син миңа ярдәмчесең. Йә Рабби, мөселман хәлемдә җанымны ал һәм мине изге кешеләргә тоташтыр!"
Verse 102
ذَٰلِكَ مِنْ أَنۢبَآءِ ٱلْغَيْبِ نُوحِيهِ إِلَيْكَ ۖ وَمَا كُنتَ لَدَيْهِمْ إِذْ أَجْمَعُوٓا۟ أَمْرَهُمْ وَهُمْ يَمْكُرُونَ
Transliteration dhālika min anbāi l-ghaybi nūḥīhi ilayka wamā kunta ladayhim idh ajmaʿū amrahum wahum yamkurūna
Tatar Ий Мухәммәд г-м, бу Йусуф кыйссасы сиңа гаеп хәбәрләрдән, Без аны сиңа вәхий кылабыз, Йусуфның кардәшләре хәйлә кылып Йусуфны коега салырга киңәш иткән вакытларында син алар янында юк идең. Шулай булгач, Йусуф кыйссасын сөйләвегез пәйгамбәрлегегезгә дәлилдер.
Verse 103
وَمَآ أَكْثَرُ ٱلنَّاسِ وَلَوْ حَرَصْتَ بِمُؤْمِنِينَ
Transliteration wamā aktharu l-nāsi walaw ḥaraṣta bimu'minīna
Tatar Ләкин син никадәр тырышсаң да күп кешеләр иман китермәсләр.
Verse 104
وَمَا تَسْـَٔلُهُمْ عَلَيْهِ مِنْ أَجْرٍ ۚ إِنْ هُوَ إِلَّا ذِكْرٌ لِّلْعَـٰلَمِينَ
Transliteration wamā tasaluhum ʿalayhi min ajrin in huwa illā dhik'run lil'ʿālamīna
Tatar Иман китерүләре өчен син алардан дөнья малын сорамыйсың, ул Коръән барча галәм вәгазьдән башка нәрсә түгел.
Verse 105
وَكَأَيِّن مِّنْ ءَايَةٍ فِى ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ يَمُرُّونَ عَلَيْهَا وَهُمْ عَنْهَا مُعْرِضُونَ
Transliteration waka-ayyin min āyatin fī l-samāwāti wal-arḍi yamurrūna ʿalayhā wahum ʿanhā muʿ'riḍūna
Tatar Җирдә вә күкләрдә күпме галәмәтләр бар – Аллаһуның барлыгына һәм берлегенә шуларны күреп-үтеп йөриләр, ләкин гыйбрәтләнүдән баш тарталар, һич игътибарга алмыйлар.
Verse 106
وَمَا يُؤْمِنُ أَكْثَرُهُم بِٱللَّهِ إِلَّا وَهُم مُّشْرِكُونَ
Transliteration wamā yu'minu aktharuhum bil-lahi illā wahum mush'rikūna
Tatar Аларның күбрәге иман китермәсләр, мәгәр иман китерсәләр кемне, нәрсәне булса да Аллаһуга тиңдәш кылып мөшрик булырлар.
Verse 107
أَفَأَمِنُوٓا۟ أَن تَأْتِيَهُمْ غَـٰشِيَةٌ مِّنْ عَذَابِ ٱللَّهِ أَوْ تَأْتِيَهُمُ ٱلسَّاعَةُ بَغْتَةً وَهُمْ لَا يَشْعُرُونَ
Transliteration afa-aminū an tatiyahum ghāshiyatun min ʿadhābi l-lahi aw tatiyahumu l-sāʿatu baghtatan wahum lā yashʿurūna
Tatar Әйә алар имин булырлармы Аллаһуның көйдергүче ґәзабы аларга килүдән, яки искәрмәстән кыямәт көне килүдән имин булырлармы?
Verse 108
قُلْ هَـٰذِهِۦ سَبِيلِىٓ أَدْعُوٓا۟ إِلَى ٱللَّهِ ۚ عَلَىٰ بَصِيرَةٍ أَنَا۠ وَمَنِ ٱتَّبَعَنِى ۖ وَسُبْحَـٰنَ ٱللَّهِ وَمَآ أَنَا۠ مِنَ ٱلْمُشْرِكِينَ
Transliteration qul hādhihi sabīlī adʿū ilā l-lahi ʿalā baṣīratin anā wamani ittabaʿanī wasub'ḥāna l-lahi wamā anā mina l-mush'rikīna
Tatar Ий Мухәммәд г-м! Әйт: "Бу Коръән күрсәткән юл минем юлымдыр, мин шул юл белән күреп-белеп кешеләрне Аллаһуга чакырамын һәм миңа ияргән мөэминләргә шул юл белән барыл күреп-белеп кешеләрне Аллаһуга чакыралар, вә Аллаһу тәгаләне һәр кимчелектән пакь дип беләмен һәм мин мөшрикләрдән түгелмен."
Verse 109
وَمَآ أَرْسَلْنَا مِن قَبْلِكَ إِلَّا رِجَالًا نُّوحِىٓ إِلَيْهِم مِّنْ أَهْلِ ٱلْقُرَىٰٓ ۗ أَفَلَمْ يَسِيرُوا۟ فِى ٱلْأَرْضِ فَيَنظُرُوا۟ كَيْفَ كَانَ عَـٰقِبَةُ ٱلَّذِينَ مِن قَبْلِهِمْ ۗ وَلَدَارُ ٱلْـَٔاخِرَةِ خَيْرٌ لِّلَّذِينَ ٱتَّقَوْا۟ ۗ أَفَلَا تَعْقِلُونَ
Transliteration wamā arsalnā min qablika illā rijālan nūḥī ilayhim min ahli l-qurā afalam yasīrū fī l-arḍi fayanẓurū kayfa kāna ʿāqibatu alladhīna min qablihim waladāru l-ākhirati khayrun lilladhīna ittaqaw afalā taʿqilūna
Tatar Синнән элек җибәргән пәйгамбәрләребез дә үз шәһәрләреннән ирләрдер. Без аларга аятьләребезне вәхий кыладыр идек. Югыйсә, фәрештә түгел иделәр. Әйә алар җир өстендә сәяхәт кылып йөрмиләрме? Әгәр йөрсәләр, күрер иделәр әүвәлге кәферләрнең ахыры ничек булганын. Иман китереп Аллаһуга тәкъвалык кылган кешеләргә ахирәт йорты хәерледер, әйә шуны аңлый алмыйсызмы?
Verse 110
حَتَّىٰٓ إِذَا ٱسْتَيْـَٔسَ ٱلرُّسُلُ وَظَنُّوٓا۟ أَنَّهُمْ قَدْ كُذِبُوا۟ جَآءَهُمْ نَصْرُنَا فَنُجِّىَ مَن نَّشَآءُ ۖ وَلَا يُرَدُّ بَأْسُنَا عَنِ ٱلْقَوْمِ ٱلْمُجْرِمِينَ
Transliteration ḥattā idhā is'tayasa l-rusulu waẓannū annahum qad kudhibū jāahum naṣrunā fanujjiya man nashāu walā yuraddu basunā ʿani l-qawmi l-muj'rimīna
Tatar Хәтта ки әүвәлге пәйгамбәрләр, өммәтләренең иманга килүләреннән өметләрен өзсәләр вә кәферләрнең, болар пәйгамбәр түгелләр, ялганчылар дигәннәрен белсәләр, ул пәйгамбәрләргә Безнең ярдәмебез килер булды, теләгән кешеләребезне һәлакәттән коткарырбыз, вә кәферләргә Безнең ґәзабыбыз килсә, һич кире кайтарылмас.
Verse 111
لَقَدْ كَانَ فِى قَصَصِهِمْ عِبْرَةٌ لِّأُو۟لِى ٱلْأَلْبَـٰبِ ۗ مَا كَانَ حَدِيثًا يُفْتَرَىٰ وَلَـٰكِن تَصْدِيقَ ٱلَّذِى بَيْنَ يَدَيْهِ وَتَفْصِيلَ كُلِّ شَىْءٍ وَهُدًى وَرَحْمَةً لِّقَوْمٍ يُؤْمِنُونَ
Transliteration laqad kāna fī qaṣaṣihim ʿib'ratun li-ulī l-albābi mā kāna ḥadīthan yuf'tarā walākin taṣdīqa alladhī bayna yadayhi watafṣīla kulli shayin wahudan waraḥmatan liqawmin yu'minūna
Tatar Сөйләнгән ошбу Йусуф г-м кыйссасында, әлбәттә, гакыл ияләренә гыйбрәтләр бар. Коръән Аллаһ исеменнән сөйләнгән ялган сүз түгел, әлбәттә, Аллаһу тәгаләнең үзенең сүзе, үзеннән элек иңдерелгән китапларны дөресләп иңдерелгән хак китаптыр вә һәрнәрсәнең хөкемен бәян итеп иңдерелмештер вә иман китергән кешеләргә һидәят һәм рәхмәт булсын өчен иңдерелде.
Read Surah Yusuf in another language
- English (word by word)
- Albanian
- Amazigh
- Amharic
- Assamese
- Azerbaijani
- Bambara
- Bangla
- Bosnian
- Bulgarian
- Chechen
- Chinese
- Czech
- Dari
- Dhivehi
- Dutch
- Finnish
- French
- German
- Gujarati
- Hausa
- Hebrew
- Hindi
- Indonesian
- Italian
- Japanese
- Kannada
- Kazakh
- Khmer
- Kinyarwanda
- Korean
- Kurdish
- Luganda
- Malay
- Malayalam
- Maranao
- Marathi
- Nepali
- Norwegian
- Oromo
- Pashto
- Persian
- Polish
- Portuguese
- Romanian
- Russian
- Sindhi
- Sinhala
- Somali
- Spanish
- Swahili
- Swedish
- Tagalog
- Tajik
- Tamil
- Telugu
- Thai
- Turkish
- Ukrainian
- Urdu
- Uyghur
- Uzbek
- Vietnamese
- Yao
- Yoruba
All 114 surahs in Tatar: the Qur’an in Tatar.
Tatar translation: Tatar, from Quran.com. Transliteration: Quran.com. Recitation: Mishary Alafasy, from EveryAyah.com. MyDugsi is a learning aid, not a replacement for a qualified teacher.