MyDugsiStart learning

Surah Hud in Tatar: translation and audio

Surah 11 · هود · Hud · 123 verses

Surah Hud verse by verse: the Arabic with a recitation you can repeat, the transliteration, and the Tatar translation by Tatar. For the meaning of every word, see Surah Hud word by word in English.

Verse 1

الٓر ۚ كِتَـٰبٌ أُحْكِمَتْ ءَايَـٰتُهُۥ ثُمَّ فُصِّلَتْ مِن لَّدُنْ حَكِيمٍ خَبِيرٍ

Transliteration alif-lam-ra kitābun uḥ'kimat āyātuhu thumma fuṣṣilat min ladun ḥakīmin khabīrin

Tatar Ошбу китапның аятьләре мәхкәмдер, һич үзгәртелмәс, үзгәртергә һичкемнең кече җитмәс, хөкем итүче вә һәрнәрсәдән хәбәрдар булучы Аллаһудан иңдерелеп, анда һәрнәрсәнең хөкеме бәян ителде.

Verse 2

أَلَّا تَعْبُدُوٓا۟ إِلَّا ٱللَّهَ ۚ إِنَّنِى لَكُم مِّنْهُ نَذِيرٌ وَبَشِيرٌ

Transliteration allā taʿbudū illā l-laha innanī lakum min'hu nadhīrun wabashīrun

Tatar Аллаһудан башка һичкемгә, һичнәрсәгә табынмыйча, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кылырга Коръән белән юл күрсәтелде, тәхкыйк мин сезне Коръән белән гамәл кылсагыз – җәннәт белән шатландыручы һәм Коръән белән гамәл кылмасагыз – җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы Аллаһудан күндерелгән пәйгамбәрмен.

Verse 3

وَأَنِ ٱسْتَغْفِرُوا۟ رَبَّكُمْ ثُمَّ تُوبُوٓا۟ إِلَيْهِ يُمَتِّعْكُم مَّتَـٰعًا حَسَنًا إِلَىٰٓ أَجَلٍ مُّسَمًّى وَيُؤْتِ كُلَّ ذِى فَضْلٍ فَضْلَهُۥ ۖ وَإِن تَوَلَّوْا۟ فَإِنِّىٓ أَخَافُ عَلَيْكُمْ عَذَابَ يَوْمٍ كَبِيرٍ

Transliteration wa-ani is'taghfirū rabbakum thumma tūbū ilayhi yumattiʿ'kum matāʿan ḥasanan ilā ajalin musamman wayu'ti kulla dhī faḍlin faḍlahu wa-in tawallaw fa-innī akhāfu ʿalaykum ʿadhāba yawmin kabīrin

Tatar Дәхи гөнаһларыгыз өчен Аллаһудан гафу сорагыз, соңра тәүбә итеп Аллаһуга кайтыгыз! Шулай булсагыз, Аллаһ сезне дөньяда күркәм файдаландыру илә файдаландырыр, билгеле әҗәлегезгә чаклы, һәм яхшылыкта юмартлык кылганнарга Аллаһ нигъмәтләре белән юмартлык кылыр. Әгәр Коръән белән гамәл кылудан баш тартсагыз, мин сезгә олугъ көн "кыямәт"нең каты ґәзабы ирешер дип куркамын, дип, сезне кайгыртучы рәсүлмен.

Verse 4

إِلَى ٱللَّهِ مَرْجِعُكُمْ ۖ وَهُوَ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ قَدِيرٌ

Transliteration ilā l-lahi marjiʿukum wahuwa ʿalā kulli shayin qadīrun

Tatar Ахирәттә кайтачак җирегез Аллаһуга вә һәрнәрсәгә кадир.

Verse 5

أَلَآ إِنَّهُمْ يَثْنُونَ صُدُورَهُمْ لِيَسْتَخْفُوا۟ مِنْهُ ۚ أَلَا حِينَ يَسْتَغْشُونَ ثِيَابَهُمْ يَعْلَمُ مَا يُسِرُّونَ وَمَا يُعْلِنُونَ ۚ إِنَّهُۥ عَلِيمٌۢ بِذَاتِ ٱلصُّدُورِ

Transliteration alā innahum yathnūna ṣudūrahum liyastakhfū min'hu alā ḥīna yastaghshūna thiyābahum yaʿlamu mā yusirrūna wamā yuʿ'linūna innahu ʿalīmun bidhāti l-ṣudūri

Tatar Әгаһ бул, мөшрикләр Аллаһудан яшерер өчен сиңа булган дошманлыкларын күңелләрендә яшерәләр. Әгаһ бул, алар төнлә киемнәренә төренеп яткан вакытларыңда яшергән вә ачык кылган эшләрен Аллаһ белер. Тәхкыйк Аллаһ күңелләрдәге нәрсәне белүче.

Verse 6

۞ وَمَا مِن دَآبَّةٍ فِى ٱلْأَرْضِ إِلَّا عَلَى ٱللَّهِ رِزْقُهَا وَيَعْلَمُ مُسْتَقَرَّهَا وَمُسْتَوْدَعَهَا ۚ كُلٌّ فِى كِتَـٰبٍ مُّبِينٍ

Transliteration wamā min dābbatin fī l-arḍi illā ʿalā l-lahi riz'quhā wayaʿlamu mus'taqarrahā wamus'tawdaʿahā kullun fī kitābin mubīnin

Tatar Җирдәге һәр җан иясенең ризыгы Аллаһ кулында, дәхи аларның торачак җирләрен вә үлгәч күмеләчәк җирләрен белер. Барчасы Ләүхүл Мәхфуздәге китапта язылмыш.

Verse 7

وَهُوَ ٱلَّذِى خَلَقَ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ فِى سِتَّةِ أَيَّامٍ وَكَانَ عَرْشُهُۥ عَلَى ٱلْمَآءِ لِيَبْلُوَكُمْ أَيُّكُمْ أَحْسَنُ عَمَلًا ۗ وَلَئِن قُلْتَ إِنَّكُم مَّبْعُوثُونَ مِنۢ بَعْدِ ٱلْمَوْتِ لَيَقُولَنَّ ٱلَّذِينَ كَفَرُوٓا۟ إِنْ هَـٰذَآ إِلَّا سِحْرٌ مُّبِينٌ

Transliteration wahuwa alladhī khalaqa l-samāwāti wal-arḍa fī sittati ayyāmin wakāna ʿarshuhu ʿalā l-māi liyabluwakum ayyukum aḥsanu ʿamalan wala-in qul'ta innakum mabʿūthūna min baʿdi l-mawti layaqūlanna alladhīna kafarū in hādhā illā siḥ'run mubīnun

Tatar Аллаһ җир вә күкләрне алты көндә төзеде, аңа хәтле Аллаһуның Ґәрше су өстендә иде, әнә шул тәртиптә Аллаһ дөньяны төзеде изге гамәлдә сезне сынамак өчен, ягъни кем яхшылыкны күп кылган вә кем явызлыкны күп кылган, ахирәттә шуны күрсәтмәк өчен. Әгәр син аларга үлгәннән соң, әлбәттә, тереләсез дисәң, алар бу Коръән ачык сихердән башка нәрсә түгел диләр.

Verse 8

وَلَئِنْ أَخَّرْنَا عَنْهُمُ ٱلْعَذَابَ إِلَىٰٓ أُمَّةٍ مَّعْدُودَةٍ لَّيَقُولُنَّ مَا يَحْبِسُهُۥٓ ۗ أَلَا يَوْمَ يَأْتِيهِمْ لَيْسَ مَصْرُوفًا عَنْهُمْ وَحَاقَ بِهِم مَّا كَانُوا۟ بِهِۦ يَسْتَهْزِءُونَ

Transliteration wala-in akharnā ʿanhumu l-ʿadhāba ilā ummatin maʿdūdatin layaqūlunna mā yaḥbisuhu alā yawma yatīhim laysa maṣrūfan ʿanhum waḥāqa bihim mā kānū bihi yastahziūna

Tatar Әгәр Без алардан ґәзабны кичектерсәк, мәсхәрә кылып, киләсе ґәзаб килсен инде, нәрсә тыя ул ґәзабны килүдән, диләр. Әгаһ булсыннар, әгәр килсә, ул ґәзаб алардан кире китмәс, үзләре мәсхәрә кылган ґәзаб алар өстенә, әлбәттә, киләчәк.

Verse 9

وَلَئِنْ أَذَقْنَا ٱلْإِنسَـٰنَ مِنَّا رَحْمَةً ثُمَّ نَزَعْنَـٰهَا مِنْهُ إِنَّهُۥ لَيَـُٔوسٌ كَفُورٌ

Transliteration wala-in adhaqnā l-insāna minnā raḥmatan thumma nazaʿnāhā min'hu innahu layaūsun kafūrun

Tatar Әгәр кешегә башта рәхмәтебездән нигъмәт биреп, соңра ул нигъмәтне алсак, әлбәттә, ул кеше Аллаһудан өметсез булып кәфер була.

Verse 10

وَلَئِنْ أَذَقْنَـٰهُ نَعْمَآءَ بَعْدَ ضَرَّآءَ مَسَّتْهُ لَيَقُولَنَّ ذَهَبَ ٱلسَّيِّـَٔاتُ عَنِّىٓ ۚ إِنَّهُۥ لَفَرِحٌ فَخُورٌ

Transliteration wala-in adhaqnāhu naʿmāa baʿda ḍarrāa massathu layaqūlanna dhahaba l-sayiātu ʿannī innahu lafariḥun fakhūrun

Tatar Әгәр бер кешегә башта зарар биреп, соңра зарарны алып нигъмәт бирсәк, әлбәттә, ул кеше зарарны бүтән күрмәс төсле итеп, "тәхкыйк зарарлы нәрсә миннән китте", дияр! Вә ул, әлбәттә, шатланыр һәм тәкәбберләнер, баштагы хәлен онытыр.

Verse 11

إِلَّا ٱلَّذِينَ صَبَرُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّـٰلِحَـٰتِ أُو۟لَـٰٓئِكَ لَهُم مَّغْفِرَةٌ وَأَجْرٌ كَبِيرٌ

Transliteration illā alladhīna ṣabarū waʿamilū l-ṣāliḥāti ulāika lahum maghfiratun wa-ajrun kabīrun

Tatar Мәгәр бәла-казага чыдап изге гамәлләр кылучыларга Аллаһуның ярлыкавы вә олугъ җәннәт нигъмәтләре булачак.

Verse 12

فَلَعَلَّكَ تَارِكٌۢ بَعْضَ مَا يُوحَىٰٓ إِلَيْكَ وَضَآئِقٌۢ بِهِۦ صَدْرُكَ أَن يَقُولُوا۟ لَوْلَآ أُنزِلَ عَلَيْهِ كَنزٌ أَوْ جَآءَ مَعَهُۥ مَلَكٌ ۚ إِنَّمَآ أَنتَ نَذِيرٌ ۚ وَٱللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ وَكِيلٌ

Transliteration falaʿallaka tārikun baʿḍa mā yūḥā ilayka waḍāiqun bihi ṣadruka an yaqūlū lawlā unzila ʿalayhi kanzun aw jāa maʿahu malakun innamā anta nadhīrun wal-lahu ʿalā kulli shayin wakīlun

Tatar Тәхкыйк син куярсың үзеңә вәхий ителгән бәгъзе хөкемне һәм кәферләрнең: "Кәшки аңа күктән фәрештә иңсә иде, яки аңа байлык килсә иде", – дигән сүзләренә кайгырасың. Ягъни мөшрикләр Мухәммәд г-мнән сынымнарыбызны гаепләмә дип үтенделәр, шуннан соң сынымнарны гаепләмәс булды. Аллаһу тәгалә пәйгамбәрне бу эше белән "бәгъзе хөкемне куясыңмы", дип, тәнкыйть итте. Синең пәйгамбәрлек эшең фәкать Аллаһ хөкемнәрен кешеләргә ирештерү, иманга көчләү синең эшең түгел. Аллаһ һәрнәрсәгә вәкил.

Verse 13

أَمْ يَقُولُونَ ٱفْتَرَىٰهُ ۖ قُلْ فَأْتُوا۟ بِعَشْرِ سُوَرٍ مِّثْلِهِۦ مُفْتَرَيَـٰتٍ وَٱدْعُوا۟ مَنِ ٱسْتَطَعْتُم مِّن دُونِ ٱللَّهِ إِن كُنتُمْ صَـٰدِقِينَ

Transliteration am yaqūlūna if'tarāhu qul fatū biʿashri suwarin mith'lihi muf'tarayātin wa-id'ʿū mani is'taṭaʿtum min dūni l-lahi in kuntum ṣādiqīna

Tatar Әйә ул мөшрикләр: "Мухәммәд үзе уйлап чыгарды да аннары Аллаһуга ифтира кыла", – дип әйтәләрме? Син әйт: "Сез дә Коръән сүрәләре кеби ун сүрә китерегез дә аннары шуны Аллаһуга ифтира кылыгыз һәм Аллаһудан башка ярдәм өстәмәк мөмкин булган нәрсәләрне ярдәмгә чакырыгыз, әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз!"

Verse 14

فَإِلَّمْ يَسْتَجِيبُوا۟ لَكُمْ فَٱعْلَمُوٓا۟ أَنَّمَآ أُنزِلَ بِعِلْمِ ٱللَّهِ وَأَن لَّآ إِلَـٰهَ إِلَّا هُوَ ۖ فَهَلْ أَنتُم مُّسْلِمُونَ

Transliteration fa-illam yastajībū lakum fa-iʿ'lamū annamā unzila biʿil'mi l-lahi wa-an lā ilāha illā huwa fahal antum mus'limūna

Tatar Әгәр алар син әйткәнне кабул итеп Коръән сүрәсенә охшаган сүрә китерергә көчләре җитмәсә, белегез, Коръән Аллаһ белеме илә иңдерелде, янә белегез, Аллаһудан башкага кол булырга яраклы һич Илаһә юк, мәгәр Аллаһ үзе генә. Әйә инде сез Аллаһуга вә Коръәнгә ышанып мөселман буласызмы?

Verse 15

مَن كَانَ يُرِيدُ ٱلْحَيَوٰةَ ٱلدُّنْيَا وَزِينَتَهَا نُوَفِّ إِلَيْهِمْ أَعْمَـٰلَهُمْ فِيهَا وَهُمْ فِيهَا لَا يُبْخَسُونَ

Transliteration man kāna yurīdu l-ḥayata l-dun'yā wazīnatahā nuwaffi ilayhim aʿmālahum fīhā wahum fīhā lā yub'khasūna

Tatar Берәү дөнья тереклеген генә вә дөнья тормышының матурлыгын теләсә, Без аларга дөньяви эшләренең файдасын дөньяда биреп бетерербез һәм аларга дөньяви эшләренә кимчелек китерелмәс.

Verse 16

أُو۟لَـٰٓئِكَ ٱلَّذِينَ لَيْسَ لَهُمْ فِى ٱلْـَٔاخِرَةِ إِلَّا ٱلنَّارُ ۖ وَحَبِطَ مَا صَنَعُوا۟ فِيهَا وَبَـٰطِلٌ مَّا كَانُوا۟ يَعْمَلُونَ

Transliteration ulāika alladhīna laysa lahum fī l-ākhirati illā l-nāru waḥabiṭa mā ṣanaʿū fīhā wabāṭilun mā kānū yaʿmalūna

Tatar Әмма ахирәттә аларга уттан башка җәза булмас вә дөнья эшләре һәлак булыр, вә бидеґәт гамәлләре батыл булыр.

Verse 17

أَفَمَن كَانَ عَلَىٰ بَيِّنَةٍ مِّن رَّبِّهِۦ وَيَتْلُوهُ شَاهِدٌ مِّنْهُ وَمِن قَبْلِهِۦ كِتَـٰبُ مُوسَىٰٓ إِمَامًا وَرَحْمَةً ۚ أُو۟لَـٰٓئِكَ يُؤْمِنُونَ بِهِۦ ۚ وَمَن يَكْفُرْ بِهِۦ مِنَ ٱلْأَحْزَابِ فَٱلنَّارُ مَوْعِدُهُۥ ۚ فَلَا تَكُ فِى مِرْيَةٍ مِّنْهُ ۚ إِنَّهُ ٱلْحَقُّ مِن رَّبِّكَ وَلَـٰكِنَّ أَكْثَرَ ٱلنَّاسِ لَا يُؤْمِنُونَ

Transliteration afaman kāna ʿalā bayyinatin min rabbihi wayatlūhu shāhidun min'hu wamin qablihi kitābu mūsā imāman waraḥmatan ulāika yu'minūna bihi waman yakfur bihi mina l-aḥzābi fal-nāru mawʿiduhu falā taku fī mir'yatin min'hu innahu l-ḥaqu min rabbika walākinna akthara l-nāsi lā yu'minūna

Tatar Чагыштырып карагыз, Мухәммәд г-м Раббысыннан килгән дәлилләр белән генә эш кылучы булса, вә Аллаһудан шаһит булучы Җәбраил г-м кирәк саен аятьләрне аңа укып торса иде, шул аять нәфесенә яки шайтанга ияргән кәферләр белән бертигез булырмы? Ул Җәбраил г-м кешеләргә рәхмәт вә һидәят булучы тәүратны Мусага килеп укыган иде, Коръәнгә ышанучылар тәүратка да ышаналар, Коръәнгә ышанмаган кешенең урыны җәһәннәм утыдыр, үзе хәзерләгәндер. Син Коръәннән шикләнүче булмагыл. Коръәннең Раббыңнан килгәнлеге, әлбәттә хак, ләкин кешеләрнең күбрәге Коръәнгә ышанмыйлар.

Verse 18

وَمَنْ أَظْلَمُ مِمَّنِ ٱفْتَرَىٰ عَلَى ٱللَّهِ كَذِبًا ۚ أُو۟لَـٰٓئِكَ يُعْرَضُونَ عَلَىٰ رَبِّهِمْ وَيَقُولُ ٱلْأَشْهَـٰدُ هَـٰٓؤُلَآءِ ٱلَّذِينَ كَذَبُوا۟ عَلَىٰ رَبِّهِمْ ۚ أَلَا لَعْنَةُ ٱللَّهِ عَلَى ٱلظَّـٰلِمِينَ

Transliteration waman aẓlamu mimmani if'tarā ʿalā l-lahi kadhiban ulāika yuʿ'raḍūna ʿalā rabbihim wayaqūlu l-ashhādu hāulāi alladhīna kadhabū ʿalā rabbihim alā laʿnatu l-lahi ʿalā l-ẓālimīna

Tatar Аллаһуга ялганны ифтира кылган кешедән дә залимрәк кеше булырмы? Ул залимнәр кыямәт көндә хөкемгә Раббыларына китерелерләр вә аларга шаһит булган пәйгамбәрләр әйтерләр: "Без аларга Аллаһ хөкемнәрен ирештердек, менә шул кешеләр Раббиларына ялганны ифтира кылдылар, Аллаһуның тиңдәше вә баласы бар дип". Әгаһ булыгыз, Аллаһуның ләгънәте галимнәргәдер.

Verse 19

ٱلَّذِينَ يَصُدُّونَ عَن سَبِيلِ ٱللَّهِ وَيَبْغُونَهَا عِوَجًا وَهُم بِٱلْـَٔاخِرَةِ هُمْ كَـٰفِرُونَ

Transliteration alladhīna yaṣuddūna ʿan sabīli l-lahi wayabghūnahā ʿiwajan wahum bil-ākhirati hum kāfirūna

Tatar Ул залимнәр кешеләрне Аллаһ юлыннан тыярлар вә Ислам динен загыйфьләтергә тырышырлар, алар ахирәтне инкяр итүче бик яман кешеләр. (Әгаһ булыгыз, без хәзер әнә шундый залимнәр арасында яшибез. Кем Коръәнгә каршы сөйли, яки кем Коръән белән гамәл кылучы мөселманнарга тыгызлана – шулар залимнәр. Аларга дус булган кеше дә залим була, сакланыгыз!)

Verse 20

أُو۟لَـٰٓئِكَ لَمْ يَكُونُوا۟ مُعْجِزِينَ فِى ٱلْأَرْضِ وَمَا كَانَ لَهُم مِّن دُونِ ٱللَّهِ مِنْ أَوْلِيَآءَ ۘ يُضَـٰعَفُ لَهُمُ ٱلْعَذَابُ ۚ مَا كَانُوا۟ يَسْتَطِيعُونَ ٱلسَّمْعَ وَمَا كَانُوا۟ يُبْصِرُونَ

Transliteration ulāika lam yakūnū muʿ'jizīna fī l-arḍi wamā kāna lahum min dūni l-lahi min awliyāa yuḍāʿafu lahumu l-ʿadhābu mā kānū yastaṭīʿūna l-samʿa wamā kānū yub'ṣirūna

Tatar Ул залимнәр җирдә Аллаһуга каршы эш кылып, яки качып Аллаһуны гаҗиз кыла алмаслар, Аллаһудан башка аларга ярдәмче, дуслар булмас. Аларга ґәзаб ике өлеш бирелер, чөнки алар Аллаһ сүзләренә колак салмадылар һәм Аллаһ эшләренә һич карамадылар.

Verse 21

أُو۟لَـٰٓئِكَ ٱلَّذِينَ خَسِرُوٓا۟ أَنفُسَهُمْ وَضَلَّ عَنْهُم مَّا كَانُوا۟ يَفْتَرُونَ

Transliteration ulāika alladhīna khasirū anfusahum waḍalla ʿanhum mā kānū yaftarūna

Tatar Алар үзләрен үзләре һәлак иттеләр, һәм Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләре алардан качты, күзләренә күренмәде.

Verse 22

لَا جَرَمَ أَنَّهُمْ فِى ٱلْـَٔاخِرَةِ هُمُ ٱلْأَخْسَرُونَ

Transliteration lā jarama annahum fī l-ākhirati humu l-akhsarūna

Tatar Шик юк, алар ахирәттә, әлбәттә, һәлак булучылар.

Verse 23

إِنَّ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّـٰلِحَـٰتِ وَأَخْبَتُوٓا۟ إِلَىٰ رَبِّهِمْ أُو۟لَـٰٓئِكَ أَصْحَـٰبُ ٱلْجَنَّةِ ۖ هُمْ فِيهَا خَـٰلِدُونَ

Transliteration inna alladhīna āmanū waʿamilū l-ṣāliḥāti wa-akhbatū ilā rabbihim ulāika aṣḥābu l-janati hum fīhā khālidūna

Tatar Иман китереп яхшы эшләрне кылган һәм Раббыларының боерыкларын үтәүдә түбәнчелек булган кешеләр җәннәт әһелләредер, алар анда мәңге калырлар.

Verse 24

۞ مَثَلُ ٱلْفَرِيقَيْنِ كَٱلْأَعْمَىٰ وَٱلْأَصَمِّ وَٱلْبَصِيرِ وَٱلسَّمِيعِ ۚ هَلْ يَسْتَوِيَانِ مَثَلًا ۚ أَفَلَا تَذَكَّرُونَ

Transliteration mathalu l-farīqayni kal-aʿmā wal-aṣami wal-baṣīri wal-samīʿi hal yastawiyāni mathalan afalā tadhakkarūna

Tatar Мөэминнәр белән кәферләрнең мисалы: саңгырау һәм сукыр илә күрүче һәм ишетүче кешеләр кебиләр, ягъни мөэмин хакны ишетә һәм күрә дә, кәфер исә хакны ишетми һәм күрми дә. Шул ике фирка бертигез булырмы? Әлбәттә, тигез булмас, әйә шуны аңлап вәгъдәләнсәгезче!

Verse 25

وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا نُوحًا إِلَىٰ قَوْمِهِۦٓ إِنِّى لَكُمْ نَذِيرٌ مُّبِينٌ

Transliteration walaqad arsalnā nūḥan ilā qawmihi innī lakum nadhīrun mubīnun

Tatar Тәхкыйк Без Нухны үз кауменә пәйгамбәр итеп җибәрдек: әлбәттә, мин сезне Аллаһ ґәзабы белән ачык куркытучымын.

Verse 26

أَن لَّا تَعْبُدُوٓا۟ إِلَّا ٱللَّهَ ۖ إِنِّىٓ أَخَافُ عَلَيْكُمْ عَذَابَ يَوْمٍ أَلِيمٍ

Transliteration an lā taʿbudū illā l-laha innī akhāfu ʿalaykum ʿadhāba yawmin alīmin

Tatar "Башка һичкемгә түгел, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз", – дип хәбәр бирәмен, тәхкыйк мин куркамын сезгә каты ґәзаблы көннең килүеннән.

Verse 27

فَقَالَ ٱلْمَلَأُ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ مِن قَوْمِهِۦ مَا نَرَىٰكَ إِلَّا بَشَرًا مِّثْلَنَا وَمَا نَرَىٰكَ ٱتَّبَعَكَ إِلَّا ٱلَّذِينَ هُمْ أَرَاذِلُنَا بَادِىَ ٱلرَّأْىِ وَمَا نَرَىٰ لَكُمْ عَلَيْنَا مِن فَضْلٍۭ بَلْ نَظُنُّكُمْ كَـٰذِبِينَ

Transliteration faqāla l-mala-u alladhīna kafarū min qawmihi mā narāka illā basharan mith'lanā wamā narāka ittabaʿaka illā alladhīna hum arādhilunā bādiya l-rayi wamā narā lakum ʿalaynā min faḍlin bal naẓunnukum kādhibīna

Tatar Кауменең кәфер булган олугълары әйтте: "Ий Нух, син безнең кеби адәмсең, бездән артык җирең юк, дәхи сиңа ияргән кешеләр дә арабызда иң түбән кешеләрдер һәм безгә караганда сездә дә бернинди артыклык күрмибез, бәлки без сезне ялганчылар дип уйлыйбыз".

Verse 28

قَالَ يَـٰقَوْمِ أَرَءَيْتُمْ إِن كُنتُ عَلَىٰ بَيِّنَةٍ مِّن رَّبِّى وَءَاتَىٰنِى رَحْمَةً مِّنْ عِندِهِۦ فَعُمِّيَتْ عَلَيْكُمْ أَنُلْزِمُكُمُوهَا وَأَنتُمْ لَهَا كَـٰرِهُونَ

Transliteration qāla yāqawmi ara-aytum in kuntu ʿalā bayyinatin min rabbī waātānī raḥmatan min ʿindihi faʿummiyat ʿalaykum anul'zimukumūhā wa-antum lahā kārihūna

Tatar Нух әйтте: "Ий каумем, беләсезме, әгәр сөйләгән сүзләремнең хаклыгына Аллаһудан куәтле дәлилләрем булса, янә Аллаһ сезгә бирмәгән нигъмәт вә рәхмәтне миңа бирсә, инде сез хак динне мәкруһ күрә торып, мин аны сезгә көчләп кабул иттерергә кадир булырмынмы?

Verse 29

وَيَـٰقَوْمِ لَآ أَسْـَٔلُكُمْ عَلَيْهِ مَالًا ۖ إِنْ أَجْرِىَ إِلَّا عَلَى ٱللَّهِ ۚ وَمَآ أَنَا۠ بِطَارِدِ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓا۟ ۚ إِنَّهُم مُّلَـٰقُوا۟ رَبِّهِمْ وَلَـٰكِنِّىٓ أَرَىٰكُمْ قَوْمًا تَجْهَلُونَ

Transliteration wayāqawmi lā asalukum ʿalayhi mālan in ajriya illā ʿalā l-lahi wamā anā biṭāridi alladhīna āmanū innahum mulāqū rabbihim walākinnī arākum qawman tajhalūna

Tatar Ий каумем! Хак динне өйрәткәнем өчен мин сездән мал сорамыйм, сезгә исламны өйрәтүемнең әҗерен фәкать Аллаһу тәгалә үзе бирәчәк, дәхи мин иман китереп, миңа ияргән кешеләрне ташлаучы түгелмен, ул мөэминнәр Раббыларына юлыгачакларын, әлбәттә беләләр, ләкин мин сезне бик надан каумнәр дип күрәмен ки, хак динне дә, Аллаһуга кайтачагыгызны да белмисез.

Verse 30

وَيَـٰقَوْمِ مَن يَنصُرُنِى مِنَ ٱللَّهِ إِن طَرَدتُّهُمْ ۚ أَفَلَا تَذَكَّرُونَ

Transliteration wayāqawmi man yanṣurunī mina l-lahi in ṭaradttuhum afalā tadhakkarūna

Tatar Ий каумем, әгәр мин фәкыйрьләрне янымнан кусам, ярдәм биреп, Аллаһ ґәзабыннан мине кем коткарыр, шуны уйлап вәгазьләнмисезме".

Verse 31

وَلَآ أَقُولُ لَكُمْ عِندِى خَزَآئِنُ ٱللَّهِ وَلَآ أَعْلَمُ ٱلْغَيْبَ وَلَآ أَقُولُ إِنِّى مَلَكٌ وَلَآ أَقُولُ لِلَّذِينَ تَزْدَرِىٓ أَعْيُنُكُمْ لَن يُؤْتِيَهُمُ ٱللَّهُ خَيْرًا ۖ ٱللَّهُ أَعْلَمُ بِمَا فِىٓ أَنفُسِهِمْ ۖ إِنِّىٓ إِذًا لَّمِنَ ٱلظَّـٰلِمِينَ

Transliteration walā aqūlu lakum ʿindī khazāinu l-lahi walā aʿlamu l-ghayba walā aqūlu innī malakun walā aqūlu lilladhīna tazdarī aʿyunukum lan yu'tiyahumu l-lahu khayran l-lahu aʿlamu bimā fī anfusihim innī idhan lamina l-ẓālimīna

Tatar Мин сезгә әйтмимен: "Минем кулымда Аллаһ хәзинәләре бар вә яшертен эшләрне беләмен һәм мин фәрештәмен", – дип. "Һәм сезнең күзегезгә яман күренгән фәкыйрьләргә Аллаһ рәхмәт кылмас, нигъмәт бирмәс", – дип тә әйтмим, аларның күңелләрендәге иманны вә мәгърифәтне Аллаһ белә, әгәр мин фәкыйрьләрне кимсетсәм, әлбәттә, залимнәрдән булырмын.

Verse 32

قَالُوا۟ يَـٰنُوحُ قَدْ جَـٰدَلْتَنَا فَأَكْثَرْتَ جِدَٰلَنَا فَأْتِنَا بِمَا تَعِدُنَآ إِن كُنتَ مِنَ ٱلصَّـٰدِقِينَ

Transliteration qālū yānūḥu qad jādaltanā fa-aktharta jidālanā fatinā bimā taʿidunā in kunta mina l-ṣādiqīna

Tatar Кәферләр әйттеләр: "Ий Нух, тәхкыйк син безнең белән бәхәсләштең һәм безнең белән бәхәсләшүеңне бик күп кылдың, әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсаң, вәгъдә кылган ґәзабыңны өстебезгә китер".

Verse 33

قَالَ إِنَّمَا يَأْتِيكُم بِهِ ٱللَّهُ إِن شَآءَ وَمَآ أَنتُم بِمُعْجِزِينَ

Transliteration qāla innamā yatīkum bihi l-lahu in shāa wamā antum bimuʿ'jizīna

Tatar Нух әйтте: "Ул ґәзабны әгәр теләсә, фәкать Аллаһ үзе китерер, ґәзаб килгәндә сез Аллаһуны гаҗиз кыла алмассыз".

Verse 34

وَلَا يَنفَعُكُمْ نُصْحِىٓ إِنْ أَرَدتُّ أَنْ أَنصَحَ لَكُمْ إِن كَانَ ٱللَّهُ يُرِيدُ أَن يُغْوِيَكُمْ ۚ هُوَ رَبُّكُمْ وَإِلَيْهِ تُرْجَعُونَ

Transliteration walā yanfaʿukum nuṣ'ḥī in aradttu an anṣaḥa lakum in kāna l-lahu yurīdu an yugh'wiyakum huwa rabbukum wa-ilayhi tur'jaʿūna

Tatar Әгәр мин сезне вәгазь кылырга теләсәм дә минем вәгазем сезгә һич файда бирми, әгәр Аллаһ сезне аздырырга теләсә – аздырыр. Ул сезнең Раббыгыз, ни теләсә – шуны эшләр, вә ахырда Аңа кайтарылырсыз".

Verse 35

أَمْ يَقُولُونَ ٱفْتَرَىٰهُ ۖ قُلْ إِنِ ٱفْتَرَيْتُهُۥ فَعَلَىَّ إِجْرَامِى وَأَنَا۠ بَرِىٓءٌ مِّمَّا تُجْرِمُونَ

Transliteration am yaqūlūna if'tarāhu qul ini if'taraytuhu faʿalayya ij'rāmī wa-anā barīon mimmā tuj'rimūna

Tatar Яки алар бу сүзләрне Мухәммәд Аллаһуга ифтира кылып ялган сөйли диләрме? Ә син аларга әйт: "Әгәр ифтира кылып ялган сөйләсәм, бит гөнаһы да үземә булыр, ләкин мин сез эшли торган гөнаһлы эшләрдән бизүчемен".

Verse 36

وَأُوحِىَ إِلَىٰ نُوحٍ أَنَّهُۥ لَن يُؤْمِنَ مِن قَوْمِكَ إِلَّا مَن قَدْ ءَامَنَ فَلَا تَبْتَئِسْ بِمَا كَانُوا۟ يَفْعَلُونَ

Transliteration waūḥiya ilā nūḥin annahu lan yu'mina min qawmika illā man qad āmana falā tabta-is bimā kānū yafʿalūna

Tatar Дәхи Нухка вәхий булды: синең каумеңнән иман китерәселәре иман китерделәр, инде калганнары иман китермәсләр, аларның кылган кабәхәт эшләре өчен кайгырмагыл!"

Verse 37

وَٱصْنَعِ ٱلْفُلْكَ بِأَعْيُنِنَا وَوَحْيِنَا وَلَا تُخَـٰطِبْنِى فِى ٱلَّذِينَ ظَلَمُوٓا۟ ۚ إِنَّهُم مُّغْرَقُونَ

Transliteration wa-iṣ'naʿi l-ful'ka bi-aʿyuninā wawaḥyinā walā tukhāṭib'nī fī alladhīna ẓalamū innahum mugh'raqūna

Tatar "Вә көймә яса, Безнең күз алдыбызда һәм Безнең өйрәтүебез белән, ләкин мөселман булмаган кешеләр өчен Безгә дога кылмагыл аларны ґәзабдан коткар, дип, чөнки ул залимнәр Туфан суына батып һәлак булачаклар".

Verse 38

وَيَصْنَعُ ٱلْفُلْكَ وَكُلَّمَا مَرَّ عَلَيْهِ مَلَأٌ مِّن قَوْمِهِۦ سَخِرُوا۟ مِنْهُ ۚ قَالَ إِن تَسْخَرُوا۟ مِنَّا فَإِنَّا نَسْخَرُ مِنكُمْ كَمَا تَسْخَرُونَ

Transliteration wayaṣnaʿu l-ful'ka wakullamā marra ʿalayhi mala-on min qawmihi sakhirū min'hu qāla in taskharū minnā fa-innā naskharu minkum kamā taskharūna

Tatar Нух көймә ясый башлады, һәркайчан олугълары Нух яныннан үтеп китсәләр, пәйгамбәр балтачы булган, дип, төрлечә көлеп мәсхәрә кылып үтәләр иде. Нух әйтте: "Бүген сез безне мәсхәрә кылсагыз, иртәгә без сезне мәсхәрә кылырбыз, сез мәсхәрә кылган кеби.

Verse 39

فَسَوْفَ تَعْلَمُونَ مَن يَأْتِيهِ عَذَابٌ يُخْزِيهِ وَيَحِلُّ عَلَيْهِ عَذَابٌ مُّقِيمٌ

Transliteration fasawfa taʿlamūna man yatīhi ʿadhābun yukh'zīhi wayaḥillu ʿalayhi ʿadhābun muqīmun

Tatar Кемгә рисвай кылучы ґәзаб килгәнен тиздән белерсез, һәм кемгә мәңгелек ґәзаб булачагын белерсез!"

Verse 40

حَتَّىٰٓ إِذَا جَآءَ أَمْرُنَا وَفَارَ ٱلتَّنُّورُ قُلْنَا ٱحْمِلْ فِيهَا مِن كُلٍّ زَوْجَيْنِ ٱثْنَيْنِ وَأَهْلَكَ إِلَّا مَن سَبَقَ عَلَيْهِ ٱلْقَوْلُ وَمَنْ ءَامَنَ ۚ وَمَآ ءَامَنَ مَعَهُۥٓ إِلَّا قَلِيلٌ

Transliteration ḥattā idhā jāa amrunā wafāra l-tanūru qul'nā iḥ'mil fīhā min kullin zawjayni ith'nayni wa-ahlaka illā man sabaqa ʿalayhi l-qawlu waman āmana wamā āmana maʿahu illā qalīlun

Tatar Безнең ґәзаб белән әмеребез килеп, хәтта җирдән су кайнап чыга башлагач, әйттек: "Ий Нух, һәр хайваннан ирле хатынлы итеп берәр пар һәм иман китергән кешеләрне вә өй җәмәгатеңне көймәгә алып кер, мәгәр алар хакында Аллаһудан "алар көферлек кылдылар" дигән сүз булган бер хатының илә бер угълың көймәгә кермәсләр". Әмма Нухка бик аз кешеләр иман китерделәр.

Verse 41

۞ وَقَالَ ٱرْكَبُوا۟ فِيهَا بِسْمِ ٱللَّهِ مَجْر۪ىٰهَا وَمُرْسَىٰهَآ ۚ إِنَّ رَبِّى لَغَفُورٌ رَّحِيمٌ

Transliteration waqāla ir'kabū fīhā bis'mi l-lahi majrahā wamur'sāhā inna rabbī laghafūrun raḥīmun

Tatar Нух әйтте: "Көймәгә Бисмилләһ әйтеп керегез, бу көймәнең йөреше вә туктавы Аллаһ теләге белән булыр, дип әйтегез! Тәхкыйк минем Раббым мөэминнәрне ярлыкаучы вә рәхмәт итүче".

Verse 42

وَهِىَ تَجْرِى بِهِمْ فِى مَوْجٍ كَٱلْجِبَالِ وَنَادَىٰ نُوحٌ ٱبْنَهُۥ وَكَانَ فِى مَعْزِلٍ يَـٰبُنَىَّ ٱرْكَب مَّعَنَا وَلَا تَكُن مَّعَ ٱلْكَـٰفِرِينَ

Transliteration wahiya tajrī bihim fī mawjin kal-jibāli wanādā nūḥun ib'nahu wakāna fī maʿzilin yābunayya ir'kab maʿanā walā takun maʿa l-kāfirīna

Tatar Ул көймә аларны күтәреп таулар кеби зур дулкыннар эчендә йөрер. Көймәгә кермичә бер читтә торучы угълын чакырды: "Ий угълым, безнең белән көймәгә кер, кәферләрдән булмагыл".

Verse 43

قَالَ سَـَٔاوِىٓ إِلَىٰ جَبَلٍ يَعْصِمُنِى مِنَ ٱلْمَآءِ ۚ قَالَ لَا عَاصِمَ ٱلْيَوْمَ مِنْ أَمْرِ ٱللَّهِ إِلَّا مَن رَّحِمَ ۚ وَحَالَ بَيْنَهُمَا ٱلْمَوْجُ فَكَانَ مِنَ ٱلْمُغْرَقِينَ

Transliteration qāla saāwī ilā jabalin yaʿṣimunī mina l-māi qāla lā ʿāṣima l-yawma min amri l-lahi illā man raḥima waḥāla baynahumā l-mawju fakāna mina l-mugh'raqīna

Tatar Угълы әйтте: "Бу судан тау башына чыгып котылырмын". Нух әйтте: "Бүген Аллаһ ґәзабыннан коткаручы юк, сине тау да коткара алмас, мәгәр Аллаһ рәхмәт кылган кешеләр генә көймәгә менеп котылырлар", – дип. Соңра араларына дулкын төшеп аларны аерды вә карышкан угълы суга батыл һәлак булды.

Verse 44

وَقِيلَ يَـٰٓأَرْضُ ٱبْلَعِى مَآءَكِ وَيَـٰسَمَآءُ أَقْلِعِى وَغِيضَ ٱلْمَآءُ وَقُضِىَ ٱلْأَمْرُ وَٱسْتَوَتْ عَلَى ٱلْجُودِىِّ ۖ وَقِيلَ بُعْدًا لِّلْقَوْمِ ٱلظَّـٰلِمِينَ

Transliteration waqīla yāarḍu ib'laʿī māaki wayāsamāu aqliʿī waghīḍa l-māu waquḍiya l-amru wa-is'tawat ʿalā l-jūdiyi waqīla buʿ'dan lil'qawmi l-ẓālimīna

Tatar Вә Аллаһ тарафыннан әйтелде: "Ий җир, суыңны киптер вә, ий күк, суыңны туктатгыл", – дип. Су кимеде, һәлак буласы кешеләр тәмам һәлак булып бетте вә көймә Җудий тавына барып туктады, вә әйтелде: "Залим кешеләргә Аллаһуның рәхмәтеннән ераклыктыр", – дип.

Verse 45

وَنَادَىٰ نُوحٌ رَّبَّهُۥ فَقَالَ رَبِّ إِنَّ ٱبْنِى مِنْ أَهْلِى وَإِنَّ وَعْدَكَ ٱلْحَقُّ وَأَنتَ أَحْكَمُ ٱلْحَـٰكِمِينَ

Transliteration wanādā nūḥun rabbahu faqāla rabbi inna ib'nī min ahlī wa-inna waʿdaka l-ḥaqu wa-anta aḥkamu l-ḥākimīna

Tatar Нух нида кылып әйтте: "Ий Раббым! Угълым минем җәмәгатемнән, җәмәгатеңне коткарырмын дигән хак вәгъдәң бар вә син хәкимнәрнең дә хәкимерәгесең".

Verse 46

قَالَ يَـٰنُوحُ إِنَّهُۥ لَيْسَ مِنْ أَهْلِكَ ۖ إِنَّهُۥ عَمَلٌ غَيْرُ صَـٰلِحٍ ۖ فَلَا تَسْـَٔلْنِ مَا لَيْسَ لَكَ بِهِۦ عِلْمٌ ۖ إِنِّىٓ أَعِظُكَ أَن تَكُونَ مِنَ ٱلْجَـٰهِلِينَ

Transliteration qāla yānūḥu innahu laysa min ahlika innahu ʿamalun ghayru ṣāliḥin falā tasalni mā laysa laka bihi ʿil'mun innī aʿiẓuka an takūna mina l-jāhilīna

Tatar Аллаһу тәгалә әйтте: "Ий Нух, угълың синең җәмәгатеңнән түгел, тәхкыйк угълыңны миннән соравың, ягъни аңа дога кылуың яхшы эш түгел, белмичә, дәлилсез миннән сорамагыл, әлбәттә, мин сине наданнардан булмаска өндимен.

Verse 47

قَالَ رَبِّ إِنِّىٓ أَعُوذُ بِكَ أَنْ أَسْـَٔلَكَ مَا لَيْسَ لِى بِهِۦ عِلْمٌ ۖ وَإِلَّا تَغْفِرْ لِى وَتَرْحَمْنِىٓ أَكُن مِّنَ ٱلْخَـٰسِرِينَ

Transliteration qāla rabbi innī aʿūdhu bika an asalaka mā laysa lī bihi ʿil'mun wa-illā taghfir lī watarḥamnī akun mina l-khāsirīna

Tatar Нух әйтте: "Ий Раббым, сиңа сыгынамын, мине саклагыл үзем белмәгән нәрсәне синнән сораудан, әгәр Син мине ярлыкамасаң һәм рәхмәт кылмасаң, әлбәттә, мин һәлак булучылардан булырмын".

Verse 48

قِيلَ يَـٰنُوحُ ٱهْبِطْ بِسَلَـٰمٍ مِّنَّا وَبَرَكَـٰتٍ عَلَيْكَ وَعَلَىٰٓ أُمَمٍ مِّمَّن مَّعَكَ ۚ وَأُمَمٌ سَنُمَتِّعُهُمْ ثُمَّ يَمَسُّهُم مِّنَّا عَذَابٌ أَلِيمٌ

Transliteration qīla yānūḥu ih'biṭ bisalāmin minnā wabarakātin ʿalayka waʿalā umamin mimman maʿaka wa-umamun sanumattiʿuhum thumma yamassuhum minnā ʿadhābun alīmun

Tatar Әйтелде: "Ий Нух, Безнең тарафтан имин булып көймәдән төш вә сиңа һәм синең белән булган мөэминнәргә күп бәрәкәт булган хәлдә көймәдән төшегез, дәхи сезнең нәселдән булган бер өммәтне дөньяда файдаландырырбыз, соңрак, азганнары өчен, аларга Бездән рәнҗеткүче ґәзаб ирешер".

Verse 49

تِلْكَ مِنْ أَنۢبَآءِ ٱلْغَيْبِ نُوحِيهَآ إِلَيْكَ ۖ مَا كُنتَ تَعْلَمُهَآ أَنتَ وَلَا قَوْمُكَ مِن قَبْلِ هَـٰذَا ۖ فَٱصْبِرْ ۖ إِنَّ ٱلْعَـٰقِبَةَ لِلْمُتَّقِينَ

Transliteration til'ka min anbāi l-ghaybi nūḥīhā ilayka mā kunta taʿlamuhā anta walā qawmuka min qabli hādhā fa-iṣ'bir inna l-ʿāqibata lil'muttaqīna

Tatar Бу хәбәрләр яшерен булган хәбәрләрдән, ягъни алардан хәбәрегез юк иде, хәзер аларны сезгә вәхий кылабыз, Без вәхий кылмас борын син үзең дә вә каумең дә бу хәбәрләрне белми идегез. Син кәферләрнең җәберләүләренә һәм ялганчы диюләренә сабыр ит, чыда, бит эшнең ахырындагы уңыш вә шатлык гөнаһтан сакланучы тәкъва кешеләргә.

Verse 50

وَإِلَىٰ عَادٍ أَخَاهُمْ هُودًا ۚ قَالَ يَـٰقَوْمِ ٱعْبُدُوا۟ ٱللَّهَ مَا لَكُم مِّنْ إِلَـٰهٍ غَيْرُهُۥٓ ۖ إِنْ أَنتُمْ إِلَّا مُفْتَرُونَ

Transliteration wa-ilā ʿādin akhāhum hūdan qāla yāqawmi uʿ'budū l-laha mā lakum min ilāhin ghayruhu in antum illā muf'tarūna

Tatar Гад кауменә кардәшләре Һудны пәйгамбәр итеп җибәрдек. Һуд әйтте: "Ий каумем Аллаһуга итагать итегез, Аңа гыйбадәт кылыгыз! Сезгә Аңардан башка һич Илаһә юк. Сез хак эшне эшләүче түгел, мәгәр Аллаһуга ялганны ифтира кылучыларсыз.

Verse 51

يَـٰقَوْمِ لَآ أَسْـَٔلُكُمْ عَلَيْهِ أَجْرًا ۖ إِنْ أَجْرِىَ إِلَّا عَلَى ٱلَّذِى فَطَرَنِىٓ ۚ أَفَلَا تَعْقِلُونَ

Transliteration yāqawmi lā asalukum ʿalayhi ajran in ajriya illā ʿalā alladhī faṭaranī afalā taʿqilūna

Tatar Ий каумем, сезгә ислам динен өйрәткәнем өчен сездән хак сорамыйм, минем эшемнең әҗере үземне юктан бар итүче. Аллаһу тәгалә кулында. Шуны да аңламыйсызмы? Ягъни Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз да әҗерне дә Аңардан гына сорагыз!

Verse 52

وَيَـٰقَوْمِ ٱسْتَغْفِرُوا۟ رَبَّكُمْ ثُمَّ تُوبُوٓا۟ إِلَيْهِ يُرْسِلِ ٱلسَّمَآءَ عَلَيْكُم مِّدْرَارًا وَيَزِدْكُمْ قُوَّةً إِلَىٰ قُوَّتِكُمْ وَلَا تَتَوَلَّوْا۟ مُجْرِمِينَ

Transliteration wayāqawmi is'taghfirū rabbakum thumma tūbū ilayhi yur'sili l-samāa ʿalaykum mid'rāran wayazid'kum quwwatan ilā quwwatikum walā tatawallaw muj'rimīna

Tatar Ий каумем, Аллаһудан ярлыкавын сорагыз, соңра тәүбә итеп Аллаһуга кайтыгыз, шулай булсагыз Аллаһ сезгә бер-бер артлы яңгыр яудырыр вә куәтегез өстенә куәтегезне арттырыр, кәфер булып иманнан качмагыз!

Verse 53

قَالُوا۟ يَـٰهُودُ مَا جِئْتَنَا بِبَيِّنَةٍ وَمَا نَحْنُ بِتَارِكِىٓ ءَالِهَتِنَا عَن قَوْلِكَ وَمَا نَحْنُ لَكَ بِمُؤْمِنِينَ

Transliteration qālū yāhūdu mā ji'tanā bibayyinatin wamā naḥnu bitārikī ālihatinā ʿan qawlika wamā naḥnu laka bimu'minīna

Tatar Кауме әйтте: "Ий Һуд, син безгә пәйгамбәрлегеңә дәлил вә могҗиза китермәдең, синең сүзеңә карап без үзебезнең сынымнарыбызны ташлаучылар түгелбез һәм сиңа ышанучы да түгелбез".

Verse 54

إِن نَّقُولُ إِلَّا ٱعْتَرَىٰكَ بَعْضُ ءَالِهَتِنَا بِسُوٓءٍ ۗ قَالَ إِنِّىٓ أُشْهِدُ ٱللَّهَ وَٱشْهَدُوٓا۟ أَنِّى بَرِىٓءٌ مِّمَّا تُشْرِكُونَ

Transliteration in naqūlu illā iʿ'tarāka baʿḍu ālihatinā bisūin qāla innī ush'hidu l-laha wa-ish'hadū annī barīon mimmā tush'rikūna

Tatar Ий Һуд, без сиңа шуны әйтәбез: "Син безнең сынымнарыбызга сүз тидергәнсең дә, аларның бәгъзесеннән сиңа зарар ирешеп, дивана булгансың, шуңа күрә юк-бар сүзләрне сөйлисең". Һуд әйтте: "Тәхкыйк мин сезгә Аллаһуны шаһит кыламын, сез дә шаһит булыгыз, мин әлбәттә, сезнең Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрегездән бизүчемен.

Verse 55

مِن دُونِهِۦ ۖ فَكِيدُونِى جَمِيعًا ثُمَّ لَا تُنظِرُونِ

Transliteration min dūnihi fakīdūnī jamīʿan thumma lā tunẓirūni

Tatar Аллаһудан башкадан бизүчемен, миңа һичвакыт миһләт бирмичә, сынымнарыгыз белән бергә барчагыз миңа каршы мәкерлек белән теләгән эшегезне кылыгыз!

Verse 56

إِنِّى تَوَكَّلْتُ عَلَى ٱللَّهِ رَبِّى وَرَبِّكُم ۚ مَّا مِن دَآبَّةٍ إِلَّا هُوَ ءَاخِذٌۢ بِنَاصِيَتِهَآ ۚ إِنَّ رَبِّى عَلَىٰ صِرَٰطٍ مُّسْتَقِيمٍ

Transliteration innī tawakkaltu ʿalā l-lahi rabbī warabbikum mā min dābbatin illā huwa ākhidhun bināṣiyatihā inna rabbī ʿalā ṣirāṭin mus'taqīmin

Tatar Тәхкыйк мине вә сезне тәрбия кылучы Аллаһуга тәвәккәл кылдым. Ул – Аллаһ җир өстендәге барча хайванга хуҗа, алар өстеннән ничек теләсә, шулай эш кылыр. Тәхкыйк минем Раббым туры юлга күндерүче.

Verse 57

فَإِن تَوَلَّوْا۟ فَقَدْ أَبْلَغْتُكُم مَّآ أُرْسِلْتُ بِهِۦٓ إِلَيْكُمْ ۚ وَيَسْتَخْلِفُ رَبِّى قَوْمًا غَيْرَكُمْ وَلَا تَضُرُّونَهُۥ شَيْـًٔا ۚ إِنَّ رَبِّى عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ حَفِيظٌ

Transliteration fa-in tawallaw faqad ablaghtukum mā ur'sil'tu bihi ilaykum wayastakhlifu rabbī qawman ghayrakum walā taḍurrūnahu shayan inna rabbī ʿalā kulli shayin ḥafīẓun

Tatar Әгәр Аллаһуга иман китерүдән баш тартсагыз, Аллаһ хөкемнәрен сезгә ирештерү өчен җибәрелгән булсам, тәхкыйк мин сезгә аларны ирештердем. Әгәр иман китерүдән һаман баш тартсагыз, Аллаһ сезне юк итәр дә сезнең урынга яхшы каумне китерер, сез Аңа һичнәрсә белән дә зарар итә алмассыз. Тәхкыйк минем Раббым һәрнәрсәне үзе саклаучы".

Verse 58

وَلَمَّا جَآءَ أَمْرُنَا نَجَّيْنَا هُودًا وَٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ مَعَهُۥ بِرَحْمَةٍ مِّنَّا وَنَجَّيْنَـٰهُم مِّنْ عَذَابٍ غَلِيظٍ

Transliteration walammā jāa amrunā najjaynā hūdan wa-alladhīna āmanū maʿahu biraḥmatin minnā wanajjaynāhum min ʿadhābin ghalīẓin

Tatar Аларга ґәзаб вакыты җиткәч, рәхмәтебез белән Һудны вә иман китереп аңа ияргәннәрне ґәзабтан коткардык һәм аларны ахирәтнең каты ґәзабыннан коткардык.

Verse 59

وَتِلْكَ عَادٌ ۖ جَحَدُوا۟ بِـَٔايَـٰتِ رَبِّهِمْ وَعَصَوْا۟ رُسُلَهُۥ وَٱتَّبَعُوٓا۟ أَمْرَ كُلِّ جَبَّارٍ عَنِيدٍ

Transliteration watil'ka ʿādun jaḥadū biāyāti rabbihim waʿaṣaw rusulahu wa-ittabaʿū amra kulli jabbārin ʿanīdin

Tatar Ошбу сөйләгәннәр Гад каумедер ки, Раббыларының аятьләрен инкяр иттеләр вә рәсүлләргә гөнаһлы булдылар һәм һәрбер азган тәкәбберләрнең вә хакка каршы кешеләрнең әмерләренә иярделәр.

Verse 60

وَأُتْبِعُوا۟ فِى هَـٰذِهِ ٱلدُّنْيَا لَعْنَةً وَيَوْمَ ٱلْقِيَـٰمَةِ ۗ أَلَآ إِنَّ عَادًا كَفَرُوا۟ رَبَّهُمْ ۗ أَلَا بُعْدًا لِّعَادٍ قَوْمِ هُودٍ

Transliteration wa-ut'biʿū fī hādhihi l-dun'yā laʿnatan wayawma l-qiyāmati alā inna ʿādan kafarū rabbahum alā buʿ'dan liʿādin qawmi hūdin

Tatar Алар явыз эшләре өчен дөньяда һәм ахирәттә ләгънәткә лаек булдылар. Әгаһ булыгыз, дөреслектә Гад кауме үзләренең Раббыларына кәфер булдылар. Әгаһ булыгыз, Һуд кауме Гадкә Аллаһуның рәхмәтеннән ераклык булды.

Verse 61

۞ وَإِلَىٰ ثَمُودَ أَخَاهُمْ صَـٰلِحًا ۚ قَالَ يَـٰقَوْمِ ٱعْبُدُوا۟ ٱللَّهَ مَا لَكُم مِّنْ إِلَـٰهٍ غَيْرُهُۥ ۖ هُوَ أَنشَأَكُم مِّنَ ٱلْأَرْضِ وَٱسْتَعْمَرَكُمْ فِيهَا فَٱسْتَغْفِرُوهُ ثُمَّ تُوبُوٓا۟ إِلَيْهِ ۚ إِنَّ رَبِّى قَرِيبٌ مُّجِيبٌ

Transliteration wa-ilā thamūda akhāhum ṣāliḥan qāla yāqawmi uʿ'budū l-laha mā lakum min ilāhin ghayruhu huwa ansha-akum mina l-arḍi wa-is'taʿmarakum fīhā fa-is'taghfirūhu thumma tūbū ilayhi inna rabbī qarībun mujībun

Tatar Вә Сәмуд халкына кардәшләре Салихны пәйгамбәр итеп җибәрдек. Ул әйтте: "Ий каумем Аллаһуга гыйбадәт кылыгыз, Аңардан башка сезгә Илаһә юк, Ул сезне җирдән яратты вә җирдә торырга гомер бирде, Аңардан ярлыкау өстәгез, соңра тәүбә итеп, Аңа кайтыгыз! Тәхкыйк Раббымның рәхмәте дога кылучыларга, әлбәттә, якын".

Verse 62

قَالُوا۟ يَـٰصَـٰلِحُ قَدْ كُنتَ فِينَا مَرْجُوًّا قَبْلَ هَـٰذَآ ۖ أَتَنْهَىٰنَآ أَن نَّعْبُدَ مَا يَعْبُدُ ءَابَآؤُنَا وَإِنَّنَا لَفِى شَكٍّ مِّمَّا تَدْعُونَآ إِلَيْهِ مُرِيبٍ

Transliteration qālū yāṣāliḥu qad kunta fīnā marjuwwan qabla hādhā atanhānā an naʿbuda mā yaʿbudu ābāunā wa-innanā lafī shakkin mimmā tadʿūnā ilayhi murībin

Tatar Әйттеләр: "Ий Салих, син пәйгамбәрлек дәгъвәсен кылуыңнан элек арабызда бер өметле егет идең. Ә инде хәзер безне аталарыбыз гыйбадәт кылган сынымнарга гыйбадәт кылудан тыясыңмы? Тәхкыйк без син өндәгән дин вә Аллаһуның бер генә булуы хакында шиктәбез, аларның син әйткәнчә дөрес булуында шикләнәбез".

Verse 63

قَالَ يَـٰقَوْمِ أَرَءَيْتُمْ إِن كُنتُ عَلَىٰ بَيِّنَةٍ مِّن رَّبِّى وَءَاتَىٰنِى مِنْهُ رَحْمَةً فَمَن يَنصُرُنِى مِنَ ٱللَّهِ إِنْ عَصَيْتُهُۥ ۖ فَمَا تَزِيدُونَنِى غَيْرَ تَخْسِيرٍ

Transliteration qāla yāqawmi ara-aytum in kuntu ʿalā bayyinatin min rabbī waātānī min'hu raḥmatan faman yanṣurunī mina l-lahi in ʿaṣaytuhu famā tazīdūnanī ghayra takhsīrin

Tatar Салих әйтте: "Уйлап карагыз, мин сезгә Раббым тарафыннан пәйгамбәрлегемә ачык дәлилләр белән килгән булсам вә Ул миңа рәхмәтен биргән булса, шуннан соң шикләнергә урын каламы? Инде мин үземә күп нигъмәт бирүче Раббыма гөнаһлы булсам, ягъни Ул әйткәнчә эш кылмыйча, сез әйткәнчә эш кылсам, ул вакытта мине Аның ґәзабыннан кем коткарыр? Әгәр сез әйткәнчә эш кылсам, әлбәттә, үземә һәлакәттән башка һичнәрсәне арттыра алмам!"

Verse 64

وَيَـٰقَوْمِ هَـٰذِهِۦ نَاقَةُ ٱللَّهِ لَكُمْ ءَايَةً فَذَرُوهَا تَأْكُلْ فِىٓ أَرْضِ ٱللَّهِ وَلَا تَمَسُّوهَا بِسُوٓءٍ فَيَأْخُذَكُمْ عَذَابٌ قَرِيبٌ

Transliteration wayāqawmi hādhihi nāqatu l-lahi lakum āyatan fadharūhā takul fī arḍi l-lahi walā tamassūhā bisūin fayakhudhakum ʿadhābun qarībun

Tatar Янә әйтте: "Ий каумем, бу дөя минем пәйгамбәрлегемә дәлил булган дөядер. (Чөнки Салихтан кауме: "Әгәр хак пәйгамбәр булсаң, дога кылып ошбу таштан дөя чыгар", – диделәр. Салих г-м Аллаһудан сорады һәм, таш ярылып, дөя чыкты). Ул дөягә ихтыяр бирегез, Аллаһ җирендә ашасын вә аңа һичбер зарар тидермәгез, әгәр зарар тидерсәгез, үзегезгә бик тиз ґәзаб ирешер".

Verse 65

فَعَقَرُوهَا فَقَالَ تَمَتَّعُوا۟ فِى دَارِكُمْ ثَلَـٰثَةَ أَيَّامٍ ۖ ذَٰلِكَ وَعْدٌ غَيْرُ مَكْذُوبٍ

Transliteration faʿaqarūhā faqāla tamattaʿū fī dārikum thalāthata ayyāmin dhālika waʿdun ghayru makdhūbin

Tatar Ләкин Салихны тыңламадылар, дөяне үтерделәр, Салих әйтте: "Өч көн торып урыныгызда файдаланыгыз, соңра сезгә ґәзаб ирешер: бу вәгъдә ялган вәгъдә түгел".

Verse 66

فَلَمَّا جَآءَ أَمْرُنَا نَجَّيْنَا صَـٰلِحًا وَٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ مَعَهُۥ بِرَحْمَةٍ مِّنَّا وَمِنْ خِزْىِ يَوْمِئِذٍ ۗ إِنَّ رَبَّكَ هُوَ ٱلْقَوِىُّ ٱلْعَزِيزُ

Transliteration falammā jāa amrunā najjaynā ṣāliḥan wa-alladhīna āmanū maʿahu biraḥmatin minnā wamin khiz'yi yawmi-idhin inna rabbaka huwa l-qawiyu l-ʿazīzu

Tatar Газабыбыз килгән көнне үз рәхмәтебез белән Салихны вә иман китереп, аңа ияргән мөэминнәрне коткардык. Тәхкыйк синең Раббың Аңа карышканнарны ґәзаб кылуда куәтле вә җиңүче.

Verse 67

وَأَخَذَ ٱلَّذِينَ ظَلَمُوا۟ ٱلصَّيْحَةُ فَأَصْبَحُوا۟ فِى دِيَـٰرِهِمْ جَـٰثِمِينَ

Transliteration wa-akhadha alladhīna ẓalamū l-ṣayḥatu fa-aṣbaḥū fī diyārihim jāthimīna

Tatar Дөяне үтерүче залимнәрне бер каты тавыш тотты, шул тавыш белән барчалары урыннарында һәлак булдылар.

Verse 68

كَأَن لَّمْ يَغْنَوْا۟ فِيهَآ ۗ أَلَآ إِنَّ ثَمُودَا۟ كَفَرُوا۟ رَبَّهُمْ ۗ أَلَا بُعْدًا لِّثَمُودَ

Transliteration ka-an lam yaghnaw fīhā alā inna thamūdā kafarū rabbahum alā buʿ'dan lithamūda

Tatar Гүя алар дөньяда аз гына да тормаган кеби булдылар. Әгаһ булыгыз, тәхкыйк Сәмуд халкы Раббыларына кәфер булдылар, әгаһ булыгыз, Аллаһ рәхмәтеннән Сәмуд халкына ерак булмаклыктыр.

Verse 69

وَلَقَدْ جَآءَتْ رُسُلُنَآ إِبْرَٰهِيمَ بِٱلْبُشْرَىٰ قَالُوا۟ سَلَـٰمًا ۖ قَالَ سَلَـٰمٌ ۖ فَمَا لَبِثَ أَن جَآءَ بِعِجْلٍ حَنِيذٍ

Transliteration walaqad jāat rusulunā ib'rāhīma bil-bush'rā qālū salāman qāla salāmun famā labitha an jāa biʿij'lin ḥanīdhin

Tatar Тәхкыйк Безнең илче фәрештәләребез бала белән сөенеч бирмәк өчен Ибраһим г-мгә килеп сәлам бирделәр. Ибраһим сезгә дә сәлам булсын, диде. Озакка сузмыйча, Ибраһим майда пешергән бозауны кунаклар алдына алып килде.

Verse 70

فَلَمَّا رَءَآ أَيْدِيَهُمْ لَا تَصِلُ إِلَيْهِ نَكِرَهُمْ وَأَوْجَسَ مِنْهُمْ خِيفَةً ۚ قَالُوا۟ لَا تَخَفْ إِنَّآ أُرْسِلْنَآ إِلَىٰ قَوْمِ لُوطٍ

Transliteration falammā raā aydiyahum lā taṣilu ilayhi nakirahum wa-awjasa min'hum khīfatan qālū lā takhaf innā ur'sil'nā ilā qawmi lūṭin

Tatar Кунаклар кулларын бозауга сузмагач, Ибраһим аларны яратмыйча, хәтта болар караклар, дип уйлады вә алардан шикләнеп куркуга төште. Фәрештәләр әйттеләр: "Син бездән курыкма, тәхкыйк без Лут кауменә һәлак итәр өчен җибәрелгән фәрештәләрбез".

Verse 71

وَٱمْرَأَتُهُۥ قَآئِمَةٌ فَضَحِكَتْ فَبَشَّرْنَـٰهَا بِإِسْحَـٰقَ وَمِن وَرَآءِ إِسْحَـٰقَ يَعْقُوبَ

Transliteration wa-im'ra-atuhu qāimatun faḍaḥikat fabasharnāhā bi-is'ḥāqa wamin warāi is'ḥāqa yaʿqūba

Tatar Ибраһим г-мнең хатыны да шунда аяк өстендә иде, хатыны Ибраһимның куркуыннан көлде, сөенеч хәбәр бирдек, ул хатынга Исхак исемле бала тудырмагы белән вә Исхактан Ягъкуб исемле бала булыр, дип.

Verse 72

قَالَتْ يَـٰوَيْلَتَىٰٓ ءَأَلِدُ وَأَنَا۠ عَجُوزٌ وَهَـٰذَا بَعْلِى شَيْخًا ۖ إِنَّ هَـٰذَا لَشَىْءٌ عَجِيبٌ

Transliteration qālat yāwaylatā a-alidu wa-anā ʿajūzun wahādhā baʿlī shaykhan inna hādhā lashayon ʿajībun

Tatar Ул – хатын әйтте: "Вәй нинди ґәҗәб! Карт карчык булганым хәлдә бала тудырырмынмы? Ошбу минем ирем дә карт инде, без карт кешеләрдән бала булмагы бер ґәҗәп эштер.

Verse 73

قَالُوٓا۟ أَتَعْجَبِينَ مِنْ أَمْرِ ٱللَّهِ ۖ رَحْمَتُ ٱللَّهِ وَبَرَكَـٰتُهُۥ عَلَيْكُمْ أَهْلَ ٱلْبَيْتِ ۚ إِنَّهُۥ حَمِيدٌ مَّجِيدٌ

Transliteration qālū ataʿjabīna min amri l-lahi raḥmatu l-lahi wabarakātuhu ʿalaykum ahla l-bayti innahu ḥamīdun majīdun

Tatar Фәрештәләр әйттеләр: "Аллаһу тәгаләнең кодрәтенә гаҗәпләнәсезме? Ий пәйгамбәрлек заһир булган өй кешеләре! Сезгә Аллаһуның рәхмәте вә бәрәкәте булачак. Ул – Аллаһ эшләгән эшләрендә макталырга тиешле булган бик олугъ бер зат".

Verse 74

فَلَمَّا ذَهَبَ عَنْ إِبْرَٰهِيمَ ٱلرَّوْعُ وَجَآءَتْهُ ٱلْبُشْرَىٰ يُجَـٰدِلُنَا فِى قَوْمِ لُوطٍ

Transliteration falammā dhahaba ʿan ib'rāhīma l-rawʿu wajāathu l-bush'rā yujādilunā fī qawmi lūṭin

Tatar Ибраһим г-мнән курку беткәч һәм аңа бала булачагы белән шатлыклы хәбәр дә булгач, Лут кауме хакында безнең белән бәхәсләшәдер, ягъни фәрештәләр Лут каумен һәлак итәбез дигәч, бит алар арасында мөселманнары да бар, аларны да һәлак итәсезме, дип.

Verse 75

إِنَّ إِبْرَٰهِيمَ لَحَلِيمٌ أَوَّٰهٌ مُّنِيبٌ

Transliteration inna ib'rāhīma laḥalīmun awwāhun munībun

Tatar Тәхкыйк Ибраһим шәфкатьле вә Аллаһудан куркып әһ-вәһ итүче һәм тәүбә белән Аллаһуга кайтучы.

Verse 76

يَـٰٓإِبْرَٰهِيمُ أَعْرِضْ عَنْ هَـٰذَآ ۖ إِنَّهُۥ قَدْ جَآءَ أَمْرُ رَبِّكَ ۖ وَإِنَّهُمْ ءَاتِيهِمْ عَذَابٌ غَيْرُ مَرْدُودٍ

Transliteration yāib'rāhīmu aʿriḍ ʿan hādhā innahu qad jāa amru rabbika wa-innahum ātīhim ʿadhābun ghayru mardūdin

Tatar Җәбраил г-м әйтте: "Ий Ибраһим! Лут кауме хакында бәхәсләшүдән туктагыл, тәхкыйк Раббыңнан аларга ґәзаб белән әмер килде, шиксез аларга ґәзаб килүчедер, инде ул килүче ґәзаб алардан һич тә кире китмәс.

Verse 77

وَلَمَّا جَآءَتْ رُسُلُنَا لُوطًا سِىٓءَ بِهِمْ وَضَاقَ بِهِمْ ذَرْعًا وَقَالَ هَـٰذَا يَوْمٌ عَصِيبٌ

Transliteration walammā jāat rusulunā lūṭan sīa bihim waḍāqa bihim dharʿan waqāla hādhā yawmun ʿaṣībun

Tatar Илче фәрештәләребез Лут хозурына килгәч, Лут фәрештәләр хакында кайгыга калды, чөнки фәрештәләр бик чибәр егетләр кыяфәтендә килделәр. Лут аларның фәрештә икәнлекләрен белмәде, хәтта алар хакында күкрәге кысылды, күңеле сынды вә әйтте: "Бу көн авыр көн, ни булыр инде". Лутның бер явыз хатыны: "Лутка бик чибәр кунак егетләре килде, барып файдаланыгыз", – дип залимнәр арасына хәбәр таратты.

Verse 78

وَجَآءَهُۥ قَوْمُهُۥ يُهْرَعُونَ إِلَيْهِ وَمِن قَبْلُ كَانُوا۟ يَعْمَلُونَ ٱلسَّيِّـَٔاتِ ۚ قَالَ يَـٰقَوْمِ هَـٰٓؤُلَآءِ بَنَاتِى هُنَّ أَطْهَرُ لَكُمْ ۖ فَٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ وَلَا تُخْزُونِ فِى ضَيْفِىٓ ۖ أَلَيْسَ مِنكُمْ رَجُلٌ رَّشِيدٌ

Transliteration wajāahu qawmuhu yuh'raʿūna ilayhi wamin qablu kānū yaʿmalūna l-sayiāti qāla yāqawmi hāulāi banātī hunna aṭharu lakum fa-ittaqū l-laha walā tukh'zūni fī ḍayfī alaysa minkum rajulun rashīdun

Tatar Әлеге азган халык Лут өенә йөгерешеп килделәр, моннан элек тә алар яман эшләрне кылдылар. Аларның яман эшләре шул: яшь егетләрне кызлар итеп кулланырлар иде. Лутның кунаклары янына йөгерешеп килүләре дә шуның өчен иде. Лут аларга әйтте: "Ий каумем, менә минем сезгә кызларым, никахлап алыгыз да, якынлык кылыгыз, алар сезне гөнаһтан пакьләрдер. Аллаһудан куркыгыз, хәләл бар чагында хәрамнан сакланыгыз, мине кунакларым хакында рисвай кылмагыз! Әйә сезнең арагызда бу яман эшнең кабахәтлеген белүче бер ир юкмы? Әгәр арагызда гакыллы ир булса, сезне бу эштән тыяр иде.

Verse 79

قَالُوا۟ لَقَدْ عَلِمْتَ مَا لَنَا فِى بَنَاتِكَ مِنْ حَقٍّ وَإِنَّكَ لَتَعْلَمُ مَا نُرِيدُ

Transliteration qālū laqad ʿalim'ta mā lanā fī banātika min ḥaqqin wa-innaka lataʿlamu mā nurīdu

Tatar Әйттеләр: "Ий Лут, үзең беләсең, синең кызларында безнең хәҗәтебез юк, дәхи безнең нәрсә теләгәнебезне дә беләсең ки, без синең кунакларыңны телибез".

Verse 80

قَالَ لَوْ أَنَّ لِى بِكُمْ قُوَّةً أَوْ ءَاوِىٓ إِلَىٰ رُكْنٍ شَدِيدٍ

Transliteration qāla law anna lī bikum quwwatan aw āwī ilā ruk'nin shadīdin

Tatar Лут әйтте: "Әгәр минем сезгә куәтем җитсә иде, яки бер куәтле җәмәгатькә мөрәҗәгать итәргә көчем булса иде, әлбәттә, мин сезне ни эшләргә белер идем".

Verse 81

قَالُوا۟ يَـٰلُوطُ إِنَّا رُسُلُ رَبِّكَ لَن يَصِلُوٓا۟ إِلَيْكَ ۖ فَأَسْرِ بِأَهْلِكَ بِقِطْعٍ مِّنَ ٱلَّيْلِ وَلَا يَلْتَفِتْ مِنكُمْ أَحَدٌ إِلَّا ٱمْرَأَتَكَ ۖ إِنَّهُۥ مُصِيبُهَا مَآ أَصَابَهُمْ ۚ إِنَّ مَوْعِدَهُمُ ٱلصُّبْحُ ۚ أَلَيْسَ ٱلصُّبْحُ بِقَرِيبٍ

Transliteration qālū yālūṭu innā rusulu rabbika lan yaṣilū ilayka fa-asri bi-ahlika biqiṭ'ʿin mina al-layli walā yaltafit minkum aḥadun illā im'ra-ataka innahu muṣībuhā mā aṣābahum inna mawʿidahumu l-ṣub'ḥu alaysa l-ṣub'ḥu biqarībin

Tatar Фәрештәләр әйттеләр: "Ий Лут, без Раббыңның илчеләребез, каумең сиңа һич зарар кыла алмас, син кичнең бер вакытыңда өй җәмәгатеңне алып чыгып кит, сездән һичберегез аерылып калмасын, мәгәр залимнәр ягына авышкан хатыныңны алып чыкма, тәхкыйк кәферләргә килә торган ґәзаб хатыныңа да ирешер. Дөреслектә бу кәферләрнең ґәзаб кылынырга вәгъдәләре таң вакытыдыр, әйә таң якын түгелме? Җәбраил г-м шәһәрләрен канаты белән күтәреп, аннары әйләндереп җиргә ташлады, һәммәсе һәлак булдылар.

Verse 82

فَلَمَّا جَآءَ أَمْرُنَا جَعَلْنَا عَـٰلِيَهَا سَافِلَهَا وَأَمْطَرْنَا عَلَيْهَا حِجَارَةً مِّن سِجِّيلٍ مَّنضُودٍ

Transliteration falammā jāa amrunā jaʿalnā ʿāliyahā sāfilahā wa-amṭarnā ʿalayhā ḥijāratan min sijjīlin manḍūdin

Tatar Аларга ґәзаб белән әмеребез килгәч, шәһәрләрен астын өскә әйләндердек һәм алар өстенә таш яудырдык, ул ташлар кыздырылган булыр.

Verse 83

مُّسَوَّمَةً عِندَ رَبِّكَ ۖ وَمَا هِىَ مِنَ ٱلظَّـٰلِمِينَ بِبَعِيدٍ

Transliteration musawwamatan ʿinda rabbika wamā hiya mina l-ẓālimīna bibaʿīdin

Tatar Раббың хозурында ґәзаб ташы дип галәмәтләнмештер. Ул ташлар башка залимнәргә дә ерак түгел.

Verse 84

۞ وَإِلَىٰ مَدْيَنَ أَخَاهُمْ شُعَيْبًا ۚ قَالَ يَـٰقَوْمِ ٱعْبُدُوا۟ ٱللَّهَ مَا لَكُم مِّنْ إِلَـٰهٍ غَيْرُهُۥ ۖ وَلَا تَنقُصُوا۟ ٱلْمِكْيَالَ وَٱلْمِيزَانَ ۚ إِنِّىٓ أَرَىٰكُم بِخَيْرٍ وَإِنِّىٓ أَخَافُ عَلَيْكُمْ عَذَابَ يَوْمٍ مُّحِيطٍ

Transliteration wa-ilā madyana akhāhum shuʿayban qāla yāqawmi uʿ'budū l-laha mā lakum min ilāhin ghayruhu walā tanquṣū l-mik'yāla wal-mīzāna innī arākum bikhayrin wa-innī akhāfu ʿalaykum ʿadhāba yawmin muḥīṭin

Tatar Вә Мәдйән халкына пәйгамбәр итеп кардәшләре Шөґәебне җибәрдек. Ул әйтте: "Ий каумем Аллаһуга гыйбадәт кылыгыз! Ул Аллаһудан башка сезнең Илаһәгыз юк. Дәхи бер нәрсәне үлчәп кешегә биргәндә, килограмм үлчәвендә дә, литр яки берәр савыт үлчәвендә дә киметеп үлчәмәгез! Тәхкыйк мин сезне бик байлыкта күрәмен, һәм сезнең өчен куркамын кыямәт көненең чолгап алучы ґәзабыннан.

Verse 85

وَيَـٰقَوْمِ أَوْفُوا۟ ٱلْمِكْيَالَ وَٱلْمِيزَانَ بِٱلْقِسْطِ ۖ وَلَا تَبْخَسُوا۟ ٱلنَّاسَ أَشْيَآءَهُمْ وَلَا تَعْثَوْا۟ فِى ٱلْأَرْضِ مُفْسِدِينَ

Transliteration wayāqawmi awfū l-mik'yāla wal-mīzāna bil-qis'ṭi walā tabkhasū l-nāsa ashyāahum walā taʿthaw fī l-arḍi muf'sidīna

Tatar Ий каумем, үлчәүләрегезне гаделлек белән үлчәгез! Вә үлчәүләрдә кешеләр әйберләрен киметмәгез вә җир өстеңдә бозыклык кылып йөрмәгез!

Verse 86

بَقِيَّتُ ٱللَّهِ خَيْرٌ لَّكُمْ إِن كُنتُم مُّؤْمِنِينَ ۚ وَمَآ أَنَا۠ عَلَيْكُم بِحَفِيظٍ

Transliteration baqiyyatu l-lahi khayrun lakum in kuntum mu'minīna wamā anā ʿalaykum biḥafīẓin

Tatar Әгәр хак мөэмин булсагыз, кәсебләрегездә һәм сәүдәләрегездә Аллаһ калдырган файда аз булса да, сезнең өчен хәерледер, әмма үлчәүне киметеп алган файда хәерсез – хәрамдыр. Мин сезгә сакчы түгелмен, һәр эшегезне күзәтеп бетерә алмам, үз эшегезне үзегез карагыз!

Verse 87

قَالُوا۟ يَـٰشُعَيْبُ أَصَلَوٰتُكَ تَأْمُرُكَ أَن نَّتْرُكَ مَا يَعْبُدُ ءَابَآؤُنَآ أَوْ أَن نَّفْعَلَ فِىٓ أَمْوَٰلِنَا مَا نَشَـٰٓؤُا۟ ۖ إِنَّكَ لَأَنتَ ٱلْحَلِيمُ ٱلرَّشِيدُ

Transliteration qālū yāshuʿaybu aṣalatuka tamuruka an natruka mā yaʿbudu ābāunā aw an nafʿala fī amwālinā mā nashāu innaka la-anta l-ḥalīmu l-rashīdu

Tatar Кәферләр әйттеләр: "Ий Шөґәеб! аталарыбыз гыйбадәт кылган сынымнарыбызны ташларга һәм үзебезнең малларыбызда үзебез теләгәнчә эш кылуны ташларга синең намазың кушамы? Көлеп әйттеләр: әлбәттә, син шәфкатьле вә туры юлга күнүче бер кешесең".

Verse 88

قَالَ يَـٰقَوْمِ أَرَءَيْتُمْ إِن كُنتُ عَلَىٰ بَيِّنَةٍ مِّن رَّبِّى وَرَزَقَنِى مِنْهُ رِزْقًا حَسَنًا ۚ وَمَآ أُرِيدُ أَنْ أُخَالِفَكُمْ إِلَىٰ مَآ أَنْهَىٰكُمْ عَنْهُ ۚ إِنْ أُرِيدُ إِلَّا ٱلْإِصْلَـٰحَ مَا ٱسْتَطَعْتُ ۚ وَمَا تَوْفِيقِىٓ إِلَّا بِٱللَّهِ ۚ عَلَيْهِ تَوَكَّلْتُ وَإِلَيْهِ أُنِيبُ

Transliteration qāla yāqawmi ara-aytum in kuntu ʿalā bayyinatin min rabbī warazaqanī min'hu riz'qan ḥasanan wamā urīdu an ukhālifakum ilā mā anhākum ʿanhu in urīdu illā l-iṣ'lāḥa mā is'taṭaʿtu wamā tawfīqī illā bil-lahi ʿalayhi tawakkaltu wa-ilayhi unību

Tatar Әйтте: "Ий каумем, уйлап карагыз, әгәр мин Раббымнан көчле дәлилләр белән килгән булсам һәм мине үзеннән яхшы ризык белән ризыкландырса вә мин сезне нәрсәләрдән тыйсам, ул нәрсәләрне үзем эшләргә теләмим, мин сезгә һичнәрсә теләмим, мәгәр көчем җиткән хәтле эшегезне хак юлга салырга телим, сезне ислах кылуда миңа уңышка ирешмәк юк, инсаф белән Аңа кайтамын.

Verse 89

وَيَـٰقَوْمِ لَا يَجْرِمَنَّكُمْ شِقَاقِىٓ أَن يُصِيبَكُم مِّثْلُ مَآ أَصَابَ قَوْمَ نُوحٍ أَوْ قَوْمَ هُودٍ أَوْ قَوْمَ صَـٰلِحٍ ۚ وَمَا قَوْمُ لُوطٍ مِّنكُم بِبَعِيدٍ

Transliteration wayāqawmi lā yajrimannakum shiqāqī an yuṣībakum mith'lu mā aṣāba qawma nūḥin aw qawma hūdin aw qawma ṣāliḥin wamā qawmu lūṭin minkum bibaʿīdin

Tatar Ий каумем, миңа карышмагыз, миңа карышуыгыз Нух кауменә, яки Һуд кауменә, яки Салих кауменә ирешкән ґәзаб кеби ґәзаб ирешүгә сәбәп булмасын! Бит Лут кауменең һәлакәте сездән ерак түгел, сакланыгыз!

Verse 90

وَٱسْتَغْفِرُوا۟ رَبَّكُمْ ثُمَّ تُوبُوٓا۟ إِلَيْهِ ۚ إِنَّ رَبِّى رَحِيمٌ وَدُودٌ

Transliteration wa-is'taghfirū rabbakum thumma tūbū ilayhi inna rabbī raḥīmun wadūdun

Tatar Раббыгыздан ярлыкау өстәгез, соңра тәүбә итеп Аңа кайтыгыз! Тәхкыйк минем Раббым тәүбә итеп төзәлүчеләргә шәфкатьле вә аларны сөюче".

Verse 91

قَالُوا۟ يَـٰشُعَيْبُ مَا نَفْقَهُ كَثِيرًا مِّمَّا تَقُولُ وَإِنَّا لَنَرَىٰكَ فِينَا ضَعِيفًا ۖ وَلَوْلَا رَهْطُكَ لَرَجَمْنَـٰكَ ۖ وَمَآ أَنتَ عَلَيْنَا بِعَزِيزٍ

Transliteration qālū yāshuʿaybu mā nafqahu kathīran mimmā taqūlu wa-innā lanarāka fīnā ḍaʿīfan walawlā rahṭuka larajamnāka wamā anta ʿalaynā biʿazīzin

Tatar Кауме әйттеләр: "Ий Шөґәеб, син сөйләгән сүзләрнең күбрәген аңламыйбыз һәм арабызда сине бик зәгыйфь күрәбез, әгәр синең иман китергән иярченнәрең булмаса иде, без сине ташлар белән бәреп үтерер идек вә синең безгә көчең җитә торган түгел".

Verse 92

قَالَ يَـٰقَوْمِ أَرَهْطِىٓ أَعَزُّ عَلَيْكُم مِّنَ ٱللَّهِ وَٱتَّخَذْتُمُوهُ وَرَآءَكُمْ ظِهْرِيًّا ۖ إِنَّ رَبِّى بِمَا تَعْمَلُونَ مُحِيطٌ

Transliteration qāla yāqawmi arahṭī aʿazzu ʿalaykum mina l-lahi wa-ittakhadhtumūhu warāakum ẓih'riyyan inna rabbī bimā taʿmalūna muḥīṭun

Tatar Шөґәеб әйтте: "Ий каумем, миңа ияргән мөэминнәр хәтере өчен Аллаһ әмерләрен артыгызга куясыз. Тәхкыйк минем Раббым сез кылган эшләрне белүче вә үзегезне чолгап алучы.

Verse 93

وَيَـٰقَوْمِ ٱعْمَلُوا۟ عَلَىٰ مَكَانَتِكُمْ إِنِّى عَـٰمِلٌ ۖ سَوْفَ تَعْلَمُونَ مَن يَأْتِيهِ عَذَابٌ يُخْزِيهِ وَمَنْ هُوَ كَـٰذِبٌ ۖ وَٱرْتَقِبُوٓا۟ إِنِّى مَعَكُمْ رَقِيبٌ

Transliteration wayāqawmi iʿ'malū ʿalā makānatikum innī ʿāmilun sawfa taʿlamūna man yatīhi ʿadhābun yukh'zīhi waman huwa kādhibun wa-ir'taqibū innī maʿakum raqībun

Tatar Ий каумем, сез урыныгызда үзегезнең бозык эшләрегезне кылыгыз! Әлбәттә, мин үз гамәлемне кылырмын вә кем ялганчы һәм кемгә рисвай кылучы ґәзаб килгәнене тиздән белерсез. Көтегез Аллаһ ґәзабын! Мин дә сезнең белән бер рәттән сезгә килә торган ґәзабны көтүчемен".

Verse 94

وَلَمَّا جَآءَ أَمْرُنَا نَجَّيْنَا شُعَيْبًا وَٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ مَعَهُۥ بِرَحْمَةٍ مِّنَّا وَأَخَذَتِ ٱلَّذِينَ ظَلَمُوا۟ ٱلصَّيْحَةُ فَأَصْبَحُوا۟ فِى دِيَـٰرِهِمْ جَـٰثِمِينَ

Transliteration walammā jāa amrunā najjaynā shuʿayban wa-alladhīna āmanū maʿahu biraḥmatin minnā wa-akhadhati alladhīna ẓalamū l-ṣayḥatu fa-aṣbaḥū fī diyārihim jāthimīna

Tatar Ґәзаб килергә әмеребез булгач, Шоґәебне вә аңа ияргән мөэминнәрне үзебезнең рәхмәтебез белән ґәзабтан коткардык. Әмма залим кәферләргә Җәбраилнең тавышы иреште, өйләре эчендә ябышып каттылар.

Verse 95

كَأَن لَّمْ يَغْنَوْا۟ فِيهَآ ۗ أَلَا بُعْدًا لِّمَدْيَنَ كَمَا بَعِدَتْ ثَمُودُ

Transliteration ka-an lam yaghnaw fīhā alā buʿ'dan limadyana kamā baʿidat thamūdu

Tatar Гүя алар йортларында һич тормадылар. Сәмуд кауменә Аллаһуның рәхмәтеннән ераклык булган кеби, Мәдйән халкына да Аллаһуның рәхмәтеннән ераклык булгучыдыр.

Verse 96

وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا مُوسَىٰ بِـَٔايَـٰتِنَا وَسُلْطَـٰنٍ مُّبِينٍ

Transliteration walaqad arsalnā mūsā biāyātinā wasul'ṭānin mubīnin

Tatar Тәхкыйк ачык дәлилләребез вә могҗизаларыбыз белән Мусаны пәйгамбәр итеп җибәрдек.

Verse 97

إِلَىٰ فِرْعَوْنَ وَمَلَإِي۟هِۦ فَٱتَّبَعُوٓا۟ أَمْرَ فِرْعَوْنَ ۖ وَمَآ أَمْرُ فِرْعَوْنَ بِرَشِيدٍ

Transliteration ilā fir'ʿawna wamala-ihi fa-ittabaʿū amra fir'ʿawna wamā amru fir'ʿawna birashīdin

Tatar Фиргаунга вә аның олугъларына, алар Фиргаунга вә аның әмеренә ияргән иделәр, Фиргаунның эше хак вә яхшы түгел, бәлки һәммә эше батыл иде.

Verse 98

يَقْدُمُ قَوْمَهُۥ يَوْمَ ٱلْقِيَـٰمَةِ فَأَوْرَدَهُمُ ٱلنَّارَ ۖ وَبِئْسَ ٱلْوِرْدُ ٱلْمَوْرُودُ

Transliteration yaqdumu qawmahu yawma l-qiyāmati fa-awradahumu l-nāra wabi'sa l-wir'du l-mawrūdu

Tatar Фиргаун кыямәт көнендә җәһәннәмгә кауменнән алда килер, каумен ияртеп җәһәннәмгә алып керер. Аларның килгән урыннары нинди яман урындыр.

Verse 99

وَأُتْبِعُوا۟ فِى هَـٰذِهِۦ لَعْنَةً وَيَوْمَ ٱلْقِيَـٰمَةِ ۚ بِئْسَ ٱلرِّفْدُ ٱلْمَرْفُودُ

Transliteration wa-ut'biʿū fī hādhihi laʿnatan wayawma l-qiyāmati bi'sa l-rif'du l-marfūdu

Tatar Аларга дөньяда һәм ахирәттә ләгънәт яуды. Нинди ямандыр аларга бирелгән урын.

Verse 100

ذَٰلِكَ مِنْ أَنۢبَآءِ ٱلْقُرَىٰ نَقُصُّهُۥ عَلَيْكَ ۖ مِنْهَا قَآئِمٌ وَحَصِيدٌ

Transliteration dhālika min anbāi l-qurā naquṣṣuhu ʿalayka min'hā qāimun waḥaṣīdun

Tatar Сиңа сөйләгән ошбу хәбәрләр шәһәр вә авыл хәбәрләреннәндер. Ул шәһәрләрнең бәгъзеләре хәзер дә бар, вә бәгъзеләре юк, һәлак булганнар.

Verse 101

وَمَا ظَلَمْنَـٰهُمْ وَلَـٰكِن ظَلَمُوٓا۟ أَنفُسَهُمْ ۖ فَمَآ أَغْنَتْ عَنْهُمْ ءَالِهَتُهُمُ ٱلَّتِى يَدْعُونَ مِن دُونِ ٱللَّهِ مِن شَىْءٍ لَّمَّا جَآءَ أَمْرُ رَبِّكَ ۖ وَمَا زَادُوهُمْ غَيْرَ تَتْبِيبٍ

Transliteration wamā ẓalamnāhum walākin ẓalamū anfusahum famā aghnat ʿanhum ālihatuhumu allatī yadʿūna min dūni l-lahi min shayin lammā jāa amru rabbika wamā zādūhum ghayra tatbībin

Tatar Без аларга һич золым кылмадык, ләкин алар үзләренә үзләре золым кылдылар Раббыңның ґәзабы килгәч, аларның Аллаһудан башка гыйбадәт кыла торган сынымнары аларга һич файда бирмәде вә саклый алмады, вә һәлакәткә төшүдән башка сынымнары аларга һичнәрсә арттырмады.

Verse 102

وَكَذَٰلِكَ أَخْذُ رَبِّكَ إِذَآ أَخَذَ ٱلْقُرَىٰ وَهِىَ ظَـٰلِمَةٌ ۚ إِنَّ أَخْذَهُۥٓ أَلِيمٌ شَدِيدٌ

Transliteration wakadhālika akhdhu rabbika idhā akhadha l-qurā wahiya ẓālimatun inna akhdhahu alīmun shadīdun

Tatar Әнә шулай Раббыңның кешеләре азган шәһәрне ґәзаб белән тотуы бик тиз вә бик каты.

Verse 103

إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَةً لِّمَنْ خَافَ عَذَابَ ٱلْـَٔاخِرَةِ ۚ ذَٰلِكَ يَوْمٌ مَّجْمُوعٌ لَّهُ ٱلنَّاسُ وَذَٰلِكَ يَوْمٌ مَّشْهُودٌ

Transliteration inna fī dhālika laāyatan liman khāfa ʿadhāba l-ākhirati dhālika yawmun majmūʿun lahu l-nāsu wadhālika yawmun mashhūdun

Tatar Югарыда сөйләнгән хәбәрләрдә ахирәт ґәзабыннан куркучылар өчен гыйбрәтләр бар, ул кыямәт көне кешеләрнең барчасы җыела торган көндер, вә ул көндә һәр мәхлук Аллаһу хозурында хазер булыр.

Verse 104

وَمَا نُؤَخِّرُهُۥٓ إِلَّا لِأَجَلٍ مَّعْدُودٍ

Transliteration wamā nu-akhiruhu illā li-ajalin maʿdūdin

Tatar Ул көнне вакытлыча гына, дөнья беткәнче генә кичектерәбез.

Verse 105

يَوْمَ يَأْتِ لَا تَكَلَّمُ نَفْسٌ إِلَّا بِإِذْنِهِۦ ۚ فَمِنْهُمْ شَقِىٌّ وَسَعِيدٌ

Transliteration yawma yati lā takallamu nafsun illā bi-idh'nihi famin'hum shaqiyyun wasaʿīdun

Tatar Кыямәт көне килеп җитсә, һичкем сөйләшә алмас, мәгәр Аллаһ изин биргән кеше генә сөйләшер, бәс ул көндә кешеләрнең кайберләре яхшы вә кайберләре явыздыр.

Verse 106

فَأَمَّا ٱلَّذِينَ شَقُوا۟ فَفِى ٱلنَّارِ لَهُمْ فِيهَا زَفِيرٌ وَشَهِيقٌ

Transliteration fa-ammā alladhīna shaqū fafī l-nāri lahum fīhā zafīrun washahīqun

Tatar Әмма явыз бәхетсезләр утта булырлар, аларга анда ґәзабның катылыгыннан яман тавыш белән кычкыру вә ыңгырашу булыр.

Verse 107

خَـٰلِدِينَ فِيهَا مَا دَامَتِ ٱلسَّمَـٰوَٰتُ وَٱلْأَرْضُ إِلَّا مَا شَآءَ رَبُّكَ ۚ إِنَّ رَبَّكَ فَعَّالٌ لِّمَا يُرِيدُ

Transliteration khālidīna fīhā mā dāmati l-samāwātu wal-arḍu illā mā shāa rabbuka inna rabbaka faʿʿālun limā yurīdu

Tatar Ахирәтнең җире вә күкләре даим булган хәлдә алар да җәһәннәмдә мәңге калырлар, мәгәр Раббыңның теләге белән генә мөэмин булган кешеләр мәңге калмас. Әлбәттә, синең Раббың кылырга теләгән эшен кылучы.

Verse 108

۞ وَأَمَّا ٱلَّذِينَ سُعِدُوا۟ فَفِى ٱلْجَنَّةِ خَـٰلِدِينَ فِيهَا مَا دَامَتِ ٱلسَّمَـٰوَٰتُ وَٱلْأَرْضُ إِلَّا مَا شَآءَ رَبُّكَ ۖ عَطَآءً غَيْرَ مَجْذُوذٍ

Transliteration wa-ammā alladhīna suʿidū fafī l-janati khālidīna fīhā mā dāmati l-samāwātu wal-arḍu illā mā shāa rabbuka ʿaṭāan ghayra majdhūdhin

Tatar Вә әмма яхшы мөселманнар җәннәтнең җире вә күкләре даими булган хәлдә җәннәттә мәңге калырлар, мәгәр җәннәткә керә алмый торырлар Раббың теләгән гөнаһлы мөэмин кешеләр, ул җәннәт мөэминнәргә Аллаһудан һич бетми торган бүләктер.

Verse 109

فَلَا تَكُ فِى مِرْيَةٍ مِّمَّا يَعْبُدُ هَـٰٓؤُلَآءِ ۚ مَا يَعْبُدُونَ إِلَّا كَمَا يَعْبُدُ ءَابَآؤُهُم مِّن قَبْلُ ۚ وَإِنَّا لَمُوَفُّوهُمْ نَصِيبَهُمْ غَيْرَ مَنقُوصٍ

Transliteration falā taku fī mir'yatin mimmā yaʿbudu hāulāi mā yaʿbudūna illā kamā yaʿbudu ābāuhum min qablu wa-innā lamuwaffūhum naṣībahum ghayra manqūṣin

Tatar Ий Мухәммәд г-м, мөшрикләрнең дине вә гамәле батыл-ялган икәнлектә һич тә шикләнмә, әлбәттә, бөтен эшләре батылдыр, аталары сынымга гыйбадәт кылган кеби болар да сынымга гыйбадәт кылалар. Аларның ґәзабтан булган өлешләрен һич киметмичә, үзләренә бирербез.

Verse 110

وَلَقَدْ ءَاتَيْنَا مُوسَى ٱلْكِتَـٰبَ فَٱخْتُلِفَ فِيهِ ۚ وَلَوْلَا كَلِمَةٌ سَبَقَتْ مِن رَّبِّكَ لَقُضِىَ بَيْنَهُمْ ۚ وَإِنَّهُمْ لَفِى شَكٍّ مِّنْهُ مُرِيبٍ

Transliteration walaqad ātaynā mūsā l-kitāba fa-ukh'tulifa fīhi walawlā kalimatun sabaqat min rabbika laquḍiya baynahum wa-innahum lafī shakkin min'hu murībin

Tatar Тәхкыйк Без Мусага китап бирдек, ул китап хакында ихтилаф булды – кайбер кешеләр ышандылар вә кайбер кешеләр ышанмадылар. Әгәр Раббыңның вәгъдәсе булмаса иде, кәферләрнең ґәзабын кичектерү белән, әлбәттә, аларны һәлак итмәк өчен хөкем булыр иде, тәхкыйк кәферләр Коръәннең Аллаһ китабы икәнлектә шикләнмәктәләр.

Verse 111

وَإِنَّ كُلًّا لَّمَّا لَيُوَفِّيَنَّهُمْ رَبُّكَ أَعْمَـٰلَهُمْ ۚ إِنَّهُۥ بِمَا يَعْمَلُونَ خَبِيرٌ

Transliteration wa-inna kullan lammā layuwaffiyannahum rabbuka aʿmālahum innahu bimā yaʿmalūna khabīrun

Tatar Аларның барчасына да Раббың, кылган эшләренең җәзасын тулысынча бирер, Аллаһ аларның кылган эшләреннән, әлбәттә, хәбәрдар.

Verse 112

فَٱسْتَقِمْ كَمَآ أُمِرْتَ وَمَن تَابَ مَعَكَ وَلَا تَطْغَوْا۟ ۚ إِنَّهُۥ بِمَا تَعْمَلُونَ بَصِيرٌ

Transliteration fa-is'taqim kamā umir'ta waman tāba maʿaka walā taṭghaw innahu bimā taʿmalūna baṣīrun

Tatar Ий Мухәммәд г-м, үзең һәм сиңа ияреп тәүбә иткән мөэминнәр! Эшләрегездә Аллаһ боерганча туры булыгыз! Һәм Аллаһуга гөнаһлы булмагыз, ягъни Аның бер хөкемен дә бозмагыз! Дөреслектә Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күрүче.

Verse 113

وَلَا تَرْكَنُوٓا۟ إِلَى ٱلَّذِينَ ظَلَمُوا۟ فَتَمَسَّكُمُ ٱلنَّارُ وَمَا لَكُم مِّن دُونِ ٱللَّهِ مِنْ أَوْلِيَآءَ ثُمَّ لَا تُنصَرُونَ

Transliteration walā tarkanū ilā alladhīna ẓalamū fatamassakumu l-nāru wamā lakum min dūni l-lahi min awliyāa thumma lā tunṣarūna

Tatar Залимнәр, кәферләр, монафикълар, мөшрикләр, фасыйклар һәм җаһилләр ягына авышмагыз, аларга иярмәгез, алар кылган эшләрне кылмагыз, аларга һич тә дус булмагыз! Әгәр алар ягына авышсагыз, ул вакытта сезне җәһәннәм уты тотар, Аллаһудан башка сезгә дус юк, Аңа дус булырга тырышыгыз! Әгәр Аллаһуга дус булмыйча залимнәргә дус булсагыз, соңра Аллаһ ґәзабыннан котылырга сезгә ярдәм ителмәс.

Verse 114

وَأَقِمِ ٱلصَّلَوٰةَ طَرَفَىِ ٱلنَّهَارِ وَزُلَفًا مِّنَ ٱلَّيْلِ ۚ إِنَّ ٱلْحَسَنَـٰتِ يُذْهِبْنَ ٱلسَّيِّـَٔاتِ ۚ ذَٰلِكَ ذِكْرَىٰ لِلذَّٰكِرِينَ

Transliteration wa-aqimi l-ṣalata ṭarafayi l-nahāri wazulafan mina al-layli inna l-ḥasanāti yudh'hib'na l-sayiāti dhālika dhik'rā lildhākirīna

Tatar Көннең ике тарафында намазларыңны укыгыл, ягъни таң, өйлә, икенде намазлары вә кичен – ахшам, йәстү намазларын укыгыл! Тәхкыйк төрле яхшылыклар, әлбәттә, явызлыкларны җуялар, югарыда сөйләнгән Аллаһ сүзләре, әлбәттә, вәгазьләнүчеләргә вәгазь нәсыйхәттер.

Verse 115

وَٱصْبِرْ فَإِنَّ ٱللَّهَ لَا يُضِيعُ أَجْرَ ٱلْمُحْسِنِينَ

Transliteration wa-iṣ'bir fa-inna l-laha lā yuḍīʿu ajra l-muḥ'sinīna

Tatar Сабыр кыл, чыдамлы бул Аллаһ юлыңда сабит булу өчен, әлбәттә, чыдамлык кирәк һәм изгелек кыл! Аллаһ изгелек кылучыларның савабларын һич җуймас.

Verse 116

فَلَوْلَا كَانَ مِنَ ٱلْقُرُونِ مِن قَبْلِكُمْ أُو۟لُوا۟ بَقِيَّةٍ يَنْهَوْنَ عَنِ ٱلْفَسَادِ فِى ٱلْأَرْضِ إِلَّا قَلِيلًا مِّمَّنْ أَنجَيْنَا مِنْهُمْ ۗ وَٱتَّبَعَ ٱلَّذِينَ ظَلَمُوا۟ مَآ أُتْرِفُوا۟ فِيهِ وَكَانُوا۟ مُجْرِمِينَ

Transliteration falawlā kāna mina l-qurūni min qablikum ulū baqiyyatin yanhawna ʿani l-fasādi fī l-arḍi illā qalīlan mimman anjaynā min'hum wa-ittabaʿa alladhīna ẓalamū mā ut'rifū fīhi wakānū muj'rimīna

Tatar Кәшки булсачы арагызда сездән әүвәл һәлак булган каумләрдән калган гакыл белем ияләре, кешеләрне җир өстендә бозыклык кылудан тыяр иделәр, мәгәр алар арасыннан азларын гына ґәзабтан коткардык, кешеләргә әмер мәгъруф кылганнары өчен. Әмма залимләр үзләренә бирелгән дөнья байлыгына гына иярделәр һәм, азып, кәфер булдылар.

Verse 117

وَمَا كَانَ رَبُّكَ لِيُهْلِكَ ٱلْقُرَىٰ بِظُلْمٍ وَأَهْلُهَا مُصْلِحُونَ

Transliteration wamā kāna rabbuka liyuh'lika l-qurā biẓul'min wa-ahluhā muṣ'liḥūna

Tatar Шәһәрләр кешеләре иманлы, динле яхшы кешеләр булганлары хәлдә Раббың золым итеп аларны һич һәлак итәр булмады.

Verse 118

وَلَوْ شَآءَ رَبُّكَ لَجَعَلَ ٱلنَّاسَ أُمَّةً وَٰحِدَةً ۖ وَلَا يَزَالُونَ مُخْتَلِفِينَ

Transliteration walaw shāa rabbuka lajaʿala l-nāsa ummatan wāḥidatan walā yazālūna mukh'talifīna

Tatar Әгәр Раббың теләсә иде бөтен кешеләрне бер генә диндә кылыр иде. Кешеләр һаман да Аллаһ хөкемләрен бозып, диндә төрле юлларга китмәктәләр.

Verse 119

إِلَّا مَن رَّحِمَ رَبُّكَ ۚ وَلِذَٰلِكَ خَلَقَهُمْ ۗ وَتَمَّتْ كَلِمَةُ رَبِّكَ لَأَمْلَأَنَّ جَهَنَّمَ مِنَ ٱلْجِنَّةِ وَٱلنَّاسِ أَجْمَعِينَ

Transliteration illā man raḥima rabbuka walidhālika khalaqahum watammat kalimatu rabbika la-amla-anna jahannama mina l-jinati wal-nāsi ajmaʿīna

Tatar Мәгәр Раббың рәхмәт иткән хак мөэминләр Аллаһ хөкемләрен бозмаслар вә Коръән белән күрсәтелгән тугъры юлдан тышкары һич тә чыкмаслар, әнә шул хак мөэминнәрне Аллаһ халык кылды исламның хаклыгын күрсәтер өчен, Аллаһ динен бозучы бидеґәтче җенләр вә бидеґәтче кешеләр белән, әлбәттә, җәһәннәмне тутырачакмын дигән хөкеме белән Раббыңның сүзе тәмам булды.

Verse 120

وَكُلًّا نَّقُصُّ عَلَيْكَ مِنْ أَنۢبَآءِ ٱلرُّسُلِ مَا نُثَبِّتُ بِهِۦ فُؤَادَكَ ۚ وَجَآءَكَ فِى هَـٰذِهِ ٱلْحَقُّ وَمَوْعِظَةٌ وَذِكْرَىٰ لِلْمُؤْمِنِينَ

Transliteration wakullan naquṣṣu ʿalayka min anbāi l-rusuli mā nuthabbitu bihi fuādaka wajāaka fī hādhihi l-ḥaqu wamawʿiẓatun wadhik'rā lil'mu'minīna

Tatar Расүлләр хәбәрләреннән хикәя итсәк, һәрберсендә синең күңелеңдә сабит булырга кыйссалар иңдерәбез, вә ошбу сүрәдә килде сиңа хак хәбәрләр вә мөэминләргә вәгазь һәм гыйбрәтләр.

Verse 121

وَقُل لِّلَّذِينَ لَا يُؤْمِنُونَ ٱعْمَلُوا۟ عَلَىٰ مَكَانَتِكُمْ إِنَّا عَـٰمِلُونَ

Transliteration waqul lilladhīna lā yu'minūna iʿ'malū ʿalā makānatikum innā ʿāmilūna

Tatar Иман китермәгән кешеләргә әйт: "Үз урынларыгызда кыласы явыз эшләрегезне кылыгыз! Мин дә үз эшемне кылучымын.

Verse 122

وَٱنتَظِرُوٓا۟ إِنَّا مُنتَظِرُونَ

Transliteration wa-intaẓirū innā muntaẓirūna

Tatar Көтегез Аллаһ хөкемен, без дә сезнең һәлак булуыгызны көтәбез".

Verse 123

وَلِلَّهِ غَيْبُ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ وَإِلَيْهِ يُرْجَعُ ٱلْأَمْرُ كُلُّهُۥ فَٱعْبُدْهُ وَتَوَكَّلْ عَلَيْهِ ۚ وَمَا رَبُّكَ بِغَـٰفِلٍ عَمَّا تَعْمَلُونَ

Transliteration walillahi ghaybu l-samāwāti wal-arḍi wa-ilayhi yur'jaʿu l-amru kulluhu fa-uʿ'bud'hu watawakkal ʿalayhi wamā rabbuka bighāfilin ʿammā taʿmalūna

Tatar Җирдәге вә күкләрдәге яшерен нәрсәләр Аллаһу тәгаләнеке, вә барча эш Аңарга кайтыр, Ул – Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз вә Ул – Аллаһуга тәвәккәл кыл! Сезнең кылган гамәлләрегездән Раббың гафил түгел.

Read Surah Hud in another language

All languages

All 114 surahs in Tatar: the Qur’an in Tatar.

Learn it in MyDugsi

Tatar translation: Tatar, from Quran.com. Transliteration: Quran.com. Recitation: Mishary Alafasy, from EveryAyah.com. MyDugsi is a learning aid, not a replacement for a qualified teacher.