Surah At-Talaq in Tatar: translation and audio
Surah 65 · الطلاق · The Divorce · 12 verses
Surah At-Talaq verse by verse: the Arabic with a recitation you can repeat, the transliteration, and the Tatar translation by Tatar. For the meaning of every word, see Surah At-Talaq word by word in English.
Verse 1
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلنَّبِىُّ إِذَا طَلَّقْتُمُ ٱلنِّسَآءَ فَطَلِّقُوهُنَّ لِعِدَّتِهِنَّ وَأَحْصُوا۟ ٱلْعِدَّةَ ۖ وَٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ رَبَّكُمْ ۖ لَا تُخْرِجُوهُنَّ مِنۢ بُيُوتِهِنَّ وَلَا يَخْرُجْنَ إِلَّآ أَن يَأْتِينَ بِفَـٰحِشَةٍ مُّبَيِّنَةٍ ۚ وَتِلْكَ حُدُودُ ٱللَّهِ ۚ وَمَن يَتَعَدَّ حُدُودَ ٱللَّهِ فَقَدْ ظَلَمَ نَفْسَهُۥ ۚ لَا تَدْرِى لَعَلَّ ٱللَّهَ يُحْدِثُ بَعْدَ ذَٰلِكَ أَمْرًا
Transliteration yāayyuhā l-nabiyu idhā ṭallaqtumu l-nisāa faṭalliqūhunna liʿiddatihinna wa-aḥṣū l-ʿidata wa-ittaqū l-laha rabbakum lā tukh'rijūhunna min buyūtihinna walā yakhruj'na illā an yatīna bifāḥishatin mubayyinatin watil'ka ḥudūdu l-lahi waman yataʿadda ḥudūda l-lahi faqad ẓalama nafsahu lā tadrī laʿalla l-laha yuḥ'dithu baʿda dhālika amran
Tatar Ий пәйгамбәр һәм аның өммәте, әгәр хатыннарыгызны талак кылыр булсагыз, күремнәре беткәч, пакь хәлләрендә якынлык кылмыйча талак кылыгыз вә күрем көннәрен һәм талак гыйддәтен атагыз, талак гыйддәте пакь вакытларында талак ителеп өч күремне уздырып пакьләнгән вакытларына чаклыдыр. Күрем күргән вакытларында һәм балага йөкле булсалар, талак кылу дөрес булмыйдыр. Раббыгыз булган Аллаһудан куркыгыз, Аның хөкемнәрен бозмагыз! Талак кылгач хатыныгызны торган өйләреннән чыгармагыз, өч күремне уздырып пакьләнгәннәренә чаклы вә ул хатыннар үз ихтыярлары илә дә чыкмасыннар, мәгәр ачык бозык эшне кылсалар, урлау вә зина кылу кеби эшләрне кылсалар – ул вакытта өйләреннән чыгарырбыз! Бу хөкемнәр Аллаһуның чикләредер. Берәү Аллаһуның чигеннән чыгып эш кылса, тәхкыйк ул үзенә золым кылды. Ий талак кылучы ир, белмәссең, шаять Аллаһ талактан соң синең файдаңа эш кылыр, ягъни арагызга мәхәббәт салыр да яңадан тора башларсыз. "Талак кылганнан соң теләгегез булса яңадан кушылып торырга шәригатьтә юл булганы өчен, талак кылган хатыннарыгызны гыйддәтләре үтмичә өегездән чыгармагыз, һәм бердән өч талак белән талак кылмагыз!"
Verse 2
فَإِذَا بَلَغْنَ أَجَلَهُنَّ فَأَمْسِكُوهُنَّ بِمَعْرُوفٍ أَوْ فَارِقُوهُنَّ بِمَعْرُوفٍ وَأَشْهِدُوا۟ ذَوَىْ عَدْلٍ مِّنكُمْ وَأَقِيمُوا۟ ٱلشَّهَـٰدَةَ لِلَّهِ ۚ ذَٰلِكُمْ يُوعَظُ بِهِۦ مَن كَانَ يُؤْمِنُ بِٱللَّهِ وَٱلْيَوْمِ ٱلْـَٔاخِرِ ۚ وَمَن يَتَّقِ ٱللَّهَ يَجْعَل لَّهُۥ مَخْرَجًا
Transliteration fa-idhā balaghna ajalahunna fa-amsikūhunna bimaʿrūfin aw fāriqūhunna bimaʿrūfin wa-ashhidū dhaway ʿadlin minkum wa-aqīmū l-shahādata lillahi dhālikum yūʿaẓu bihi man kāna yu'minu bil-lahi wal-yawmi l-ākhiri waman yattaqi l-laha yajʿal lahu makhrajan
Tatar Әгәр талак кылган хатыннарыгызның гыйддәтләре тулса, яңадан кушылып торырга теләсәгез яхшылык белән торыгыз, әгәр торырга теләмәсәгез яхшылык белән аерыгыз мәһәрләрен һәм башка тиешле әйберләрен биреп, вә үзегезнең арагыздан ике гадел мөселман кеше, хатыныгызны талак кылуыгызга яки яңадан кушылып торуыгызга гуаһ булсыннар! Ий гуаһ булган кешеләр, гуаһлык эшегезне дөреслек белән Аллаһ ризалыгы өчен үтәгез! Бу хөкемнәр сезгәдер, ул хөкемнәр Аллаһуга вә кыямәт көненә иман китергән кешеләр Аллаһ тарафыннан вәгазь кылыналар. Берәү Аллаһуга гөнаһлы булудан сакланса, ул кешегә Аллаһ дөньяда һәм ахирәттә хәсрәтле булудан котылу юлын ачар.
Verse 3
وَيَرْزُقْهُ مِنْ حَيْثُ لَا يَحْتَسِبُ ۚ وَمَن يَتَوَكَّلْ عَلَى ٱللَّهِ فَهُوَ حَسْبُهُۥٓ ۚ إِنَّ ٱللَّهَ بَـٰلِغُ أَمْرِهِۦ ۚ قَدْ جَعَلَ ٱللَّهُ لِكُلِّ شَىْءٍ قَدْرًا
Transliteration wayarzuq'hu min ḥaythu lā yaḥtasibu waman yatawakkal ʿalā l-lahi fahuwa ḥasbuhu inna l-laha bālighu amrihi qad jaʿala l-lahu likulli shayin qadran
Tatar Дәхи ул кешене Аллаһ уйламаган җирдән ризыкландырыр. Бер кеше үзен вә барча эшен Аллаһуга тапшырса, аның хаҗәтләрен үтәргә Аллаһ җитәдер. Тәхкыйк Аллаһ Үзенең эшләрен җиренә җиткерүче, әлбәттә, Аллаһ һәрнәрсәгә чик үлчәү куйды.
Verse 4
وَٱلَّـٰٓـِٔى يَئِسْنَ مِنَ ٱلْمَحِيضِ مِن نِّسَآئِكُمْ إِنِ ٱرْتَبْتُمْ فَعِدَّتُهُنَّ ثَلَـٰثَةُ أَشْهُرٍ وَٱلَّـٰٓـِٔى لَمْ يَحِضْنَ ۚ وَأُو۟لَـٰتُ ٱلْأَحْمَالِ أَجَلُهُنَّ أَن يَضَعْنَ حَمْلَهُنَّ ۚ وَمَن يَتَّقِ ٱللَّهَ يَجْعَل لَّهُۥ مِنْ أَمْرِهِۦ يُسْرًا
Transliteration wa-allāī ya-is'na mina l-maḥīḍi min nisāikum ini ir'tabtum faʿiddatuhunna thalāthatu ashhurin wa-allāī lam yaḥiḍ'na wa-ulātu l-aḥmāli ajaluhunna an yaḍaʿna ḥamlahunna waman yattaqi l-laha yajʿal lahu min amrihi yus'ran
Tatar Хатыннарыгыздан картлык сәбәпле күремнән туктаган хатыннар һәм күрем күрми торган бик яшь хатыннар талак ителсәләр, гыйддәтләре хакында шикләнсәгез, аларның гыйддәтләре өч айдыр, вә йөкле хатыннарның гыйддәтләре балаларын тудырганчыдыр. Вә берәү Аллаһудан курыкса, хатын корсагындагы баласын яшермәсә, Аллаһ аның һәр эшендә җиңеллек бирер.
Verse 5
ذَٰلِكَ أَمْرُ ٱللَّهِ أَنزَلَهُۥٓ إِلَيْكُمْ ۚ وَمَن يَتَّقِ ٱللَّهَ يُكَفِّرْ عَنْهُ سَيِّـَٔاتِهِۦ وَيُعْظِمْ لَهُۥٓ أَجْرًا
Transliteration dhālika amru l-lahi anzalahu ilaykum waman yattaqi l-laha yukaffir ʿanhu sayyiātihi wayuʿ'ẓim lahu ajran
Tatar Болар Аллаһуның хөкемнәредер, аларны сезнең өчен иңдерде. Берәү Аллаһудан курыкса, Аның хөкемнәрен бозудан сакланса, ул кешенең гөнаһларын каплар һәм әҗерен олугъ кылыр.
Verse 6
أَسْكِنُوهُنَّ مِنْ حَيْثُ سَكَنتُم مِّن وُجْدِكُمْ وَلَا تُضَآرُّوهُنَّ لِتُضَيِّقُوا۟ عَلَيْهِنَّ ۚ وَإِن كُنَّ أُو۟لَـٰتِ حَمْلٍ فَأَنفِقُوا۟ عَلَيْهِنَّ حَتَّىٰ يَضَعْنَ حَمْلَهُنَّ ۚ فَإِنْ أَرْضَعْنَ لَكُمْ فَـَٔاتُوهُنَّ أُجُورَهُنَّ ۖ وَأْتَمِرُوا۟ بَيْنَكُم بِمَعْرُوفٍ ۖ وَإِن تَعَاسَرْتُمْ فَسَتُرْضِعُ لَهُۥٓ أُخْرَىٰ
Transliteration askinūhunna min ḥaythu sakantum min wuj'dikum walā tuḍārrūhunna lituḍayyiqū ʿalayhinna wa-in kunna ulāti ḥamlin fa-anfiqū ʿalayhinna ḥattā yaḍaʿna ḥamlahunna fa-in arḍaʿna lakum faātūhunna ujūrahunna watamirū baynakum bimaʿrūfin wa-in taʿāsartum fasatur'ḍiʿu lahu ukh'rā
Tatar Ул талак кылган хатыннарыгызны үзегез торган өйләрегезнең берендә тотыгыз вә көчегез җиткәнчә тәрбияләгез, вә аларга зарар тидермәгез өйдән чыгып китәргә мәҗбүр итәр өчен. Әгәр ул талак ителгән хатыннар йөкле булсалар, аларны ашатыгыз, киендерегез, балаларын тудырганнарына чаклы. Әгәр тудырган балаларын сезнең өчен имезсәләр, имезгәннәре өчен хакын түләгез, вә үзара шәригатькә муафыйк киңәшләрне кабул итегез. Әгәр ир баласын имезгән өчен талак кылган хатынына хакын түләргә авырсынса яки хатын баласын имезергә авырсынса, ул вакытта баланы икенче бер ят хатын имезер.
Verse 7
لِيُنفِقْ ذُو سَعَةٍ مِّن سَعَتِهِۦ ۖ وَمَن قُدِرَ عَلَيْهِ رِزْقُهُۥ فَلْيُنفِقْ مِمَّآ ءَاتَىٰهُ ٱللَّهُ ۚ لَا يُكَلِّفُ ٱللَّهُ نَفْسًا إِلَّا مَآ ءَاتَىٰهَا ۚ سَيَجْعَلُ ٱللَّهُ بَعْدَ عُسْرٍ يُسْرًا
Transliteration liyunfiq dhū saʿatin min saʿatihi waman qudira ʿalayhi riz'quhu falyunfiq mimmā ātāhu l-lahu lā yukallifu l-lahu nafsan illā mā ātāhā sayajʿalu l-lahu baʿda ʿus'rin yus'ran
Tatar Иркен тормышлы бай кеше талак кылган хатынына яки бала имезүчегә иркенрәк итеп бирсен үзенең байлыгыннан, әмма түбән тормышлы ярлы булса, Аллаһ биргәннән көче җиткән хәтле бирсен. Бит Аллаһ һичкемне бирергә көчләми, мәгәр Үзе биргән хәтле генә көчләр. Ярлы вә авыр тормыштан соң Аллаһ тиздән дөньяда яки ахирәттә тормышны бай иркен кылыр.
Verse 8
وَكَأَيِّن مِّن قَرْيَةٍ عَتَتْ عَنْ أَمْرِ رَبِّهَا وَرُسُلِهِۦ فَحَاسَبْنَـٰهَا حِسَابًا شَدِيدًا وَعَذَّبْنَـٰهَا عَذَابًا نُّكْرًا
Transliteration waka-ayyin min qaryatin ʿatat ʿan amri rabbihā warusulihi faḥāsabnāhā ḥisāban shadīdan waʿadhabnāhā ʿadhāban nuk'ran
Tatar Күпме шәһәр кешеләре Раббыларының әмереннән вә рәсүлләрнең әмереннән баш тарттылар, Без аларны хисаб кылдык каты хисаб белән, вә аларны ґәзаб кылдык куркынычлы ут ґәзабы белән.
Verse 9
فَذَاقَتْ وَبَالَ أَمْرِهَا وَكَانَ عَـٰقِبَةُ أَمْرِهَا خُسْرًا
Transliteration fadhāqat wabāla amrihā wakāna ʿāqibatu amrihā khus'ran
Tatar Алар татыдылар Аллаһуга каршы булган эшләренең имгәген, вә аларның эшләренең ахыры ґәзаб, хәсрәт булды.
Verse 10
أَعَدَّ ٱللَّهُ لَهُمْ عَذَابًا شَدِيدًا ۖ فَٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ يَـٰٓأُو۟لِى ٱلْأَلْبَـٰبِ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ ۚ قَدْ أَنزَلَ ٱللَّهُ إِلَيْكُمْ ذِكْرًا
Transliteration aʿadda l-lahu lahum ʿadhāban shadīdan fa-ittaqū l-laha yāulī l-albābi alladhīna āmanū qad anzala l-lahu ilaykum dhik'ran
Tatar Аллаһ аларга каты ґәзаб хәзерләде. Аллаһудан куркыгыз, гөнаһлардан сакланыгыз, ий гакыл ияләре! Иман китергән кешеләр, тәхкыйк Аллаһ сезгә иңдерде сезне уятучы вә туры юлны күрсәтүче Коръәнне.
Verse 11
رَّسُولًا يَتْلُوا۟ عَلَيْكُمْ ءَايَـٰتِ ٱللَّهِ مُبَيِّنَـٰتٍ لِّيُخْرِجَ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّـٰلِحَـٰتِ مِنَ ٱلظُّلُمَـٰتِ إِلَى ٱلنُّورِ ۚ وَمَن يُؤْمِنۢ بِٱللَّهِ وَيَعْمَلْ صَـٰلِحًا يُدْخِلْهُ جَنَّـٰتٍ تَجْرِى مِن تَحْتِهَا ٱلْأَنْهَـٰرُ خَـٰلِدِينَ فِيهَآ أَبَدًا ۖ قَدْ أَحْسَنَ ٱللَّهُ لَهُۥ رِزْقًا
Transliteration rasūlan yatlū ʿalaykum āyāti l-lahi mubayyinātin liyukh'rija alladhīna āmanū waʿamilū l-ṣāliḥāti mina l-ẓulumāti ilā l-nūri waman yu'min bil-lahi wayaʿmal ṣāliḥan yud'khil'hu jannātin tajrī min taḥtihā l-anhāru khālidīna fīhā abadan qad aḥsana l-lahu lahu riz'qan
Tatar Сезне һидәяткә чакыручы расүлне күндерде, ул расүл сезгә укыйдыр Аллаһуның ачык бәян ителгән аятьләрен, Коръәнгә ышанып аның юлы белән изге гамәлләр кылган кешеләрне динсезлек җәһаләт караңгылыгыннан иман вә мәгърифәт яктылыгына чыгармак өчен. Берәү Аллаһуга иман китереп яхшы эшләр эшләсә, изге гамәлләр кылса, Аллаһ ул кешене асларыннан елгалар ага торган җәннәтләргә кертер, алар анда мәңге калырлар. Тәхкыйк Аллаһ җәннәт әһелләренә ризыкны күркәм кылды.
Verse 12
ٱللَّهُ ٱلَّذِى خَلَقَ سَبْعَ سَمَـٰوَٰتٍ وَمِنَ ٱلْأَرْضِ مِثْلَهُنَّ يَتَنَزَّلُ ٱلْأَمْرُ بَيْنَهُنَّ لِتَعْلَمُوٓا۟ أَنَّ ٱللَّهَ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ قَدِيرٌ وَأَنَّ ٱللَّهَ قَدْ أَحَاطَ بِكُلِّ شَىْءٍ عِلْمًۢا
Transliteration al-lahu alladhī khalaqa sabʿa samāwātin wamina l-arḍi mith'lahunna yatanazzalu l-amru baynahunna litaʿlamū anna l-laha ʿalā kulli shayin qadīrun wa-anna l-laha qad aḥāṭa bikulli shayin ʿil'man
Tatar Ул – Аллаһ күкне җиде кат итеп халык кылды һәм җирне дә күк кеби җиде кат итеп халык кылды. Аллаһ хөкеме җир илә күк арасында йөрер, тәхкыйк Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җиткәнлеген кешеләр белсеннәр өчен һәм сезнең белүегегез өчен вә тәхкыйк Аллаһуның һәрнәрсәне белем белән әйләндереп алганлыгын белүегегез өчен.
Read Surah At-Talaq in another language
- English (word by word)
- Albanian
- Amazigh
- Amharic
- Assamese
- Azerbaijani
- Bambara
- Bangla
- Bosnian
- Bulgarian
- Chechen
- Chinese
- Czech
- Dari
- Dhivehi
- Dutch
- Finnish
- French
- German
- Gujarati
- Hausa
- Hebrew
- Hindi
- Indonesian
- Italian
- Japanese
- Kannada
- Kazakh
- Khmer
- Kinyarwanda
- Korean
- Kurdish
- Luganda
- Malay
- Malayalam
- Maranao
- Marathi
- Nepali
- Norwegian
- Oromo
- Pashto
- Persian
- Polish
- Portuguese
- Romanian
- Russian
- Sindhi
- Sinhala
- Somali
- Spanish
- Swahili
- Swedish
- Tagalog
- Tajik
- Tamil
- Telugu
- Thai
- Turkish
- Ukrainian
- Urdu
- Uyghur
- Uzbek
- Vietnamese
- Yao
- Yoruba
All 114 surahs in Tatar: the Qur’an in Tatar.
Tatar translation: Tatar, from Quran.com. Transliteration: Quran.com. Recitation: Mishary Alafasy, from EveryAyah.com. MyDugsi is a learning aid, not a replacement for a qualified teacher.