MyDugsiStart learning

Surah Al-Insan in Tatar: translation and audio

Surah 76 · الانسان · The Man · 31 verses

Surah Al-Insan verse by verse: the Arabic with a recitation you can repeat, the transliteration, and the Tatar translation by Tatar. For the meaning of every word, see Surah Al-Insan word by word in English.

Verse 1

هَلْ أَتَىٰ عَلَى ٱلْإِنسَـٰنِ حِينٌ مِّنَ ٱلدَّهْرِ لَمْ يَكُن شَيْـًٔا مَّذْكُورًا

Transliteration hal atā ʿalā l-insāni ḥīnun mina l-dahri lam yakun shayan madhkūran

Tatar Әйә кешегә заманында бер вакыт килеп үтте түгелме, ул вакытта кеше телгә алына торган нәрсә түгел иде. Адәм г-м балчыктан халык ителгәч, Мәккә илә Таиф арасында берникадәр вакытлар ятты, һич телдә сөйләнмәде.

Verse 2

إِنَّا خَلَقْنَا ٱلْإِنسَـٰنَ مِن نُّطْفَةٍ أَمْشَاجٍ نَّبْتَلِيهِ فَجَعَلْنَـٰهُ سَمِيعًۢا بَصِيرًا

Transliteration innā khalaqnā l-insāna min nuṭ'fatin amshājin nabtalīhi fajaʿalnāhu samīʿan baṣīran

Tatar Тәхкыйк Без Адом балаларын яраттык, ир илә хатынның катнашкан мәниләреннән, Без аны бәлаләндереп сынарбыз, аны ишетүче вә күрүче кылдык.

Verse 3

إِنَّا هَدَيْنَـٰهُ ٱلسَّبِيلَ إِمَّا شَاكِرًا وَإِمَّا كَفُورًا

Transliteration innā hadaynāhu l-sabīla immā shākiran wa-immā kafūran

Tatar Тәхкыйк аңа туры юлның сибешләрен күрсәттек, ул кеше Без биргән нигъмәтләргә йә шөкер итүчедер, йә нигъмәтләрне Аллаһ биргәнлеген инкяр итүчедер.

Verse 4

إِنَّآ أَعْتَدْنَا لِلْكَـٰفِرِينَ سَلَـٰسِلَا۟ وَأَغْلَـٰلًا وَسَعِيرًا

Transliteration innā aʿtadnā lil'kāfirīna salāsilā wa-aghlālan wasaʿīran

Tatar Тәхкыйк Без нигъмәтләргә көферлек кылучыларга хәзерләдек чылбырларны вә богауларны һәм кызган утны.

Verse 5

إِنَّ ٱلْأَبْرَارَ يَشْرَبُونَ مِن كَأْسٍ كَانَ مِزَاجُهَا كَافُورًا

Transliteration inna l-abrāra yashrabūna min kasin kāna mizājuhā kāfūran

Tatar Тәхкыйк яхшы мөселманнар тәмле сулар эчәрләр, ул суның исе һәм тәме кәфур (камфора) кебидер.

Verse 6

عَيْنًا يَشْرَبُ بِهَا عِبَادُ ٱللَّهِ يُفَجِّرُونَهَا تَفْجِيرًا

Transliteration ʿaynan yashrabu bihā ʿibādu l-lahi yufajjirūnahā tafjīran

Tatar Ул кәфур чишмәдер, аннан эчәрләр Аллаһуның итагатьле коллары, вә ул чишмәне ничек кирәк – шулай агызырлар.

Verse 7

يُوفُونَ بِٱلنَّذْرِ وَيَخَافُونَ يَوْمًا كَانَ شَرُّهُۥ مُسْتَطِيرًا

Transliteration yūfūna bil-nadhri wayakhāfūna yawman kāna sharruhu mus'taṭīran

Tatar Алар дөньяда вакытта Аллаһудан йөкләтелгән бурычларын үтәрләр, ягъни Аллаһ кушкан эшләрне эшләрләр вә Ул тыйган эшләрдән тыелырлар, вә алар катылыгы һәркайда таралган кыямәт көненнән куркырлар.

Verse 8

وَيُطْعِمُونَ ٱلطَّعَامَ عَلَىٰ حُبِّهِۦ مِسْكِينًا وَيَتِيمًا وَأَسِيرًا

Transliteration wayuṭ'ʿimūna l-ṭaʿāma ʿalā ḥubbihi mis'kīnan wayatīman wa-asīran

Tatar Дәхи алар Аллаһ ризасы өчен мескеннәргә, ятимнәргә һәм тоткында булган мөселманнарга аш һәм садака бирерләр.

Verse 9

إِنَّمَا نُطْعِمُكُمْ لِوَجْهِ ٱللَّهِ لَا نُرِيدُ مِنكُمْ جَزَآءً وَلَا شُكُورًا

Transliteration innamā nuṭ'ʿimukum liwajhi l-lahi lā nurīdu minkum jazāan walā shukūran

Tatar Алар әйтерләр: "Без сезне фәкать Аллаһ ризасы өчен генә ашатабыз, без сездән өмет итмибез каршысына безгә бер изгелек итүегезне һәм дога кылыгыз, дип тә әйтмибез.

Verse 10

إِنَّا نَخَافُ مِن رَّبِّنَا يَوْمًا عَبُوسًا قَمْطَرِيرًا

Transliteration innā nakhāfu min rabbinā yawman ʿabūsan qamṭarīran

Tatar Чөнки без Раббыбыздан куркабыз катылыгы белән йөзләрне чытыкландыручы кыямәт көненнән", – дип.

Verse 11

فَوَقَىٰهُمُ ٱللَّهُ شَرَّ ذَٰلِكَ ٱلْيَوْمِ وَلَقَّىٰهُمْ نَضْرَةً وَسُرُورًا

Transliteration fawaqāhumu l-lahu sharra dhālika l-yawmi walaqqāhum naḍratan wasurūran

Tatar Аллаһ аларны ул көннең катылыгыннан саклар һәм аларның йөзләремә яктылыкны дәхи шатлыкны салыр.

Verse 12

وَجَزَىٰهُم بِمَا صَبَرُوا۟ جَنَّةً وَحَرِيرًا

Transliteration wajazāhum bimā ṣabarū jannatan waḥarīran

Tatar Дәхи алармы Аллаһ юлында чыдамлы булганнары өчен җәннәт һәм ефәк киемнәр белән бүләкләр.

Verse 13

مُّتَّكِـِٔينَ فِيهَا عَلَى ٱلْأَرَآئِكِ ۖ لَا يَرَوْنَ فِيهَا شَمْسًا وَلَا زَمْهَرِيرًا

Transliteration muttakiīna fīhā ʿalā l-arāiki lā yarawna fīhā shamsan walā zamharīran

Tatar Алар җәннәттә яхшы диваннарга таянучылардыр, анда кояш эсселеген һәм суыкны күрмәсләр.

Verse 14

وَدَانِيَةً عَلَيْهِمْ ظِلَـٰلُهَا وَذُلِّلَتْ قُطُوفُهَا تَذْلِيلًا

Transliteration wadāniyatan ʿalayhim ẓilāluhā wadhullilat quṭūfuhā tadhlīlan

Tatar Дәхи аларга агач күләгәсе якын булыр һәм ул агачларның җимешләре аларга бик якын ителде.

Verse 15

وَيُطَافُ عَلَيْهِم بِـَٔانِيَةٍ مِّن فِضَّةٍ وَأَكْوَابٍ كَانَتْ قَوَارِيرَا۠

Transliteration wayuṭāfu ʿalayhim biāniyatin min fiḍḍatin wa-akwābin kānat qawārīrā

Tatar Дәхи алар тирәсендә йөртәләр көмеш савытларны һәм бәллүрдән булган борынсыз, тоткасыз савытларны.

Verse 16

قَوَارِيرَا۟ مِن فِضَّةٍ قَدَّرُوهَا تَقْدِيرًا

Transliteration qawārīrā min fiḍḍatin qaddarūhā taqdīran

Tatar Ул савытлар көмешләнгән бәллүрдәндер, җәннәт хезмәтчеләре ул савытлар белән эчемлекне кирәк кадәр генә бирерләр.

Verse 17

وَيُسْقَوْنَ فِيهَا كَأْسًا كَانَ مِزَاجُهَا زَنجَبِيلًا

Transliteration wayus'qawna fīhā kasan kāna mizājuhā zanjabīlan

Tatar Дәхи алар тәмле сулардан эчерелмеш булырлар, ул суның катыштырылган тәме зәнҗәбил кебидер. (Зәнҗәбил эчемлекне бик хушландыра торган нәрсәдер.)

Verse 18

عَيْنًا فِيهَا تُسَمَّىٰ سَلْسَبِيلًا

Transliteration ʿaynan fīhā tusammā salsabīlan

Tatar Ул җәннәттә бер чишмәдер, ул чишмә сәлсәбил, дип аталыр.

Verse 19

۞ وَيَطُوفُ عَلَيْهِمْ وِلْدَٰنٌ مُّخَلَّدُونَ إِذَا رَأَيْتَهُمْ حَسِبْتَهُمْ لُؤْلُؤًا مَّنثُورًا

Transliteration wayaṭūfu ʿalayhim wil'dānun mukhalladūna idhā ra-aytahum ḥasib'tahum lu'lu-an manthūran

Tatar Дәхи алар янында һич үзгәрми торган яшь егетләр хезмәт итеп йөрерләр, әгәр күрсәң, аларны чәчелгән энҗе данәләре дип уйларсың.

Verse 20

وَإِذَا رَأَيْتَ ثَمَّ رَأَيْتَ نَعِيمًا وَمُلْكًا كَبِيرًا

Transliteration wa-idhā ra-ayta thamma ra-ayta naʿīman wamul'kan kabīran

Tatar Әгәр син җәннәткә карасаң, анда төрле күп нигъмәтләрне күрерсең һәм зур байлыкны күрерсең.

Verse 21

عَـٰلِيَهُمْ ثِيَابُ سُندُسٍ خُضْرٌ وَإِسْتَبْرَقٌ ۖ وَحُلُّوٓا۟ أَسَاوِرَ مِن فِضَّةٍ وَسَقَىٰهُمْ رَبُّهُمْ شَرَابًا طَهُورًا

Transliteration ʿāliyahum thiyābu sundusin khuḍ'run wa-is'tabraqun waḥullū asāwira min fiḍḍatin wasaqāhum rabbuhum sharāban ṭahūran

Tatar Аларның өсләрендә калып һәм нечкә яшел ефәк киемнәрдер, алар көмеш беләзекләр белән зиннәтләнерләр, Раббылары аларга пакь, татлы эчемлекләр эчерер.

Verse 22

إِنَّ هَـٰذَا كَانَ لَكُمْ جَزَآءً وَكَانَ سَعْيُكُم مَّشْكُورًا

Transliteration inna hādhā kāna lakum jazāan wakāna saʿyukum mashkūran

Tatar Тәхкыйк бу нигъмәтләр сезгә изге гамәлләрегез өчен бүләктер һәм барча көчегезне сарыф итеп Аллаһ юлында тырышуыгызның хакы ошбу җәннәт нигъмәтләре белән түләнде.

Verse 23

إِنَّا نَحْنُ نَزَّلْنَا عَلَيْكَ ٱلْقُرْءَانَ تَنزِيلًا

Transliteration innā naḥnu nazzalnā ʿalayka l-qur'āna tanzīlan

Tatar Тәхкыйк Без, ий Мухәммәд г-м сиңа Коръәнне аерып ачык аңлатып иңдердек.

Verse 24

فَٱصْبِرْ لِحُكْمِ رَبِّكَ وَلَا تُطِعْ مِنْهُمْ ءَاثِمًا أَوْ كَفُورًا

Transliteration fa-iṣ'bir liḥuk'mi rabbika walā tuṭiʿ min'hum āthiman aw kafūran

Tatar Раббыңның хөкеменә чыда, һәм кешеләрнең гөнаһка чумганнарына вә хакны инкяр итүче кәферләрне итагать итмәгел!

Verse 25

وَٱذْكُرِ ٱسْمَ رَبِّكَ بُكْرَةً وَأَصِيلًا

Transliteration wa-udh'kuri is'ma rabbika buk'ratan wa-aṣīlan

Tatar Раббыңның исемен зекер ит, намаз укытыл иртә белән һәм кич белән!

Verse 26

وَمِنَ ٱلَّيْلِ فَٱسْجُدْ لَهُۥ وَسَبِّحْهُ لَيْلًا طَوِيلًا

Transliteration wamina al-layli fa-us'jud lahu wasabbiḥ'hu laylan ṭawīlan

Tatar Дәхи төнлә Аллаһуга сәҗдә кылгыл, һәм төнлә озын вакыт намаз укыгыл!

Verse 27

إِنَّ هَـٰٓؤُلَآءِ يُحِبُّونَ ٱلْعَاجِلَةَ وَيَذَرُونَ وَرَآءَهُمْ يَوْمًا ثَقِيلًا

Transliteration inna hāulāi yuḥibbūna l-ʿājilata wayadharūna warāahum yawman thaqīlan

Tatar Тәхкыйк бу Мәккә мөшрикләре һәм башка кәферләр үтеп китә торган дөньяны сөяләр, вә бик каты авыр кыямәт көне өчен хәзерләнүне артларына куялар.

Verse 28

نَّحْنُ خَلَقْنَـٰهُمْ وَشَدَدْنَآ أَسْرَهُمْ ۖ وَإِذَا شِئْنَا بَدَّلْنَآ أَمْثَـٰلَهُمْ تَبْدِيلًا

Transliteration naḥnu khalaqnāhum washadadnā asrahum wa-idhā shi'nā baddalnā amthālahum tabdīlan

Tatar Без аларны халык кылдык, вә аларның буыннарын ныгыттык вә әгъзаларын куәтле кылдык, вә әгәр Без теләсәк, алыштырырбыз аларның охшашлары белән, ягъни аларны һәлак итәрбез дә урыннарына икенче кешеләрне китерербез.

Verse 29

إِنَّ هَـٰذِهِۦ تَذْكِرَةٌ ۖ فَمَن شَآءَ ٱتَّخَذَ إِلَىٰ رَبِّهِۦ سَبِيلًا

Transliteration inna hādhihi tadhkiratun faman shāa ittakhadha ilā rabbihi sabīlan

Tatar Тәхкыйк бу Коръән кешеләргә кирәк нәрсәләрне сөйләп белдерүче көчле вәгазь, ачык дәлилдер. Теләгән кеше Коръән белән гамәл кылсын да, үзенә Раббысының җәннәтләренә бара торган туры юлны алсын!

Verse 30

وَمَا تَشَآءُونَ إِلَّآ أَن يَشَآءَ ٱللَّهُ ۚ إِنَّ ٱللَّهَ كَانَ عَلِيمًا حَكِيمًا

Transliteration wamā tashāūna illā an yashāa l-lahu inna l-laha kāna ʿalīman ḥakīman

Tatar Әле сез туры юлны кирәксенгән яхшы теләкне дә таба алмассыз, мәгәр Аллаһ теләсә генә табарсыз, тәхкыйк Аллаһ һәрнәрсәне белүче вә гадел хөкем итүче булды.

Verse 31

يُدْخِلُ مَن يَشَآءُ فِى رَحْمَتِهِۦ ۚ وَٱلظَّـٰلِمِينَ أَعَدَّ لَهُمْ عَذَابًا أَلِيمًۢا

Transliteration yud'khilu man yashāu fī raḥmatihi wal-ẓālimīna aʿadda lahum ʿadhāban alīman

Tatar Теләгән кешесене рәхмәтенә кергезер һәм Аңа каршылык күрсәтеп үзләренә золым иткән залимнәргә рәнҗеткүче каты ґәзабны хәзерләде.

Read Surah Al-Insan in another language

All languages

All 114 surahs in Tatar: the Qur’an in Tatar.

Learn it in MyDugsi

Tatar translation: Tatar, from Quran.com. Transliteration: Quran.com. Recitation: Mishary Alafasy, from EveryAyah.com. MyDugsi is a learning aid, not a replacement for a qualified teacher.