Surah Al-Hadid in Tatar: translation and audio
Surah 57 · الحديد · The Iron · 29 verses
Surah Al-Hadid verse by verse: the Arabic with a recitation you can repeat, the transliteration, and the Tatar translation by Tatar. For the meaning of every word, see Surah Al-Hadid word by word in English.
Verse 1
سَبَّحَ لِلَّهِ مَا فِى ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ ۖ وَهُوَ ٱلْعَزِيزُ ٱلْحَكِيمُ
Transliteration sabbaḥa lillahi mā fī l-samāwāti wal-arḍi wahuwa l-ʿazīzu l-ḥakīmu
Tatar Җирдәге вә күкләрдәге барча мәхлук, һәр кимчелектән пакь дип Аллаһуны" мактап зекер итәләр. Ул – Аллаһ һәр эштә өстен вә белеп эшләүчедер.
Verse 2
لَهُۥ مُلْكُ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ ۖ يُحْىِۦ وَيُمِيتُ ۖ وَهُوَ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ قَدِيرٌ
Transliteration lahu mul'ku l-samāwāti wal-arḍi yuḥ'yī wayumītu wahuwa ʿalā kulli shayin qadīrun
Tatar Җирдә вә күкләрдә булган һәр нәрсәгә патша булу, Аллаһуга хастыр, тергезә вә үтерәдер, вә Ул – Аллаһ һәр нәрсәгә кадирдер.
Verse 3
هُوَ ٱلْأَوَّلُ وَٱلْـَٔاخِرُ وَٱلظَّـٰهِرُ وَٱلْبَاطِنُ ۖ وَهُوَ بِكُلِّ شَىْءٍ عَلِيمٌ
Transliteration huwa l-awalu wal-ākhiru wal-ẓāhiru wal-bāṭinu wahuwa bikulli shayin ʿalīmun
Tatar Ул – Аллаһ һәр нәрсәдән элек бардыр вә һәр нәрсәдән соң да бардыр, Ул бакыйдыр, Аның бетү ихтималы юктыр, барча галәмне төзүе белән Аның барлыгы ачыктыр, вә Аның сыйфаты яшерендер, Аның сыйфатын һичкем белә алмас. Вә Ул һәр нәрсәне белүчедер.
Verse 4
هُوَ ٱلَّذِى خَلَقَ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ فِى سِتَّةِ أَيَّامٍ ثُمَّ ٱسْتَوَىٰ عَلَى ٱلْعَرْشِ ۚ يَعْلَمُ مَا يَلِجُ فِى ٱلْأَرْضِ وَمَا يَخْرُجُ مِنْهَا وَمَا يَنزِلُ مِنَ ٱلسَّمَآءِ وَمَا يَعْرُجُ فِيهَا ۖ وَهُوَ مَعَكُمْ أَيْنَ مَا كُنتُمْ ۚ وَٱللَّهُ بِمَا تَعْمَلُونَ بَصِيرٌ
Transliteration huwa alladhī khalaqa l-samāwāti wal-arḍa fī sittati ayyāmin thumma is'tawā ʿalā l-ʿarshi yaʿlamu mā yaliju fī l-arḍi wamā yakhruju min'hā wamā yanzilu mina l-samāi wamā yaʿruju fīhā wahuwa maʿakum ayna mā kuntum wal-lahu bimā taʿmalūna baṣīrun
Tatar Ул – Аллаһ җирне вә күкләрне алты көн эчендә төзеде, соңра ґәрешне касъ кылып аңа бәйләнеше булган эшне йөретте, Ул беләдер җиргә кергән нәрсәне вә җирдән чыккан нәрсәне, дәхи күктән иңгән нәрсәне һәм күккә ашкан нәрсәне беләдер, вә Ул кайда гына булсагыз да сезнең белән бергәдер. Ул – Аллаһ сезнең эшләгән эшләрегезне күрүчедер.
Verse 5
لَّهُۥ مُلْكُ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ ۚ وَإِلَى ٱللَّهِ تُرْجَعُ ٱلْأُمُورُ
Transliteration lahu mul'ku l-samāwāti wal-arḍi wa-ilā l-lahi tur'jaʿu l-umūru
Tatar Җиргә вә күкләргә хуҗа булу Аллаһуга хастыр, вә һәр эш Аллаһуга кайтарыладыр.
Verse 6
يُولِجُ ٱلَّيْلَ فِى ٱلنَّهَارِ وَيُولِجُ ٱلنَّهَارَ فِى ٱلَّيْلِ ۚ وَهُوَ عَلِيمٌۢ بِذَاتِ ٱلصُّدُورِ
Transliteration yūliju al-layla fī l-nahāri wayūliju l-nahāra fī al-layli wahuwa ʿalīmun bidhāti l-ṣudūri
Tatar Кичне көндезгә кертер вә көндезне кичкә кертер, вә Ул – Аллаһ күкрәктәге яшерен уйларны белүчедер.
Verse 7
ءَامِنُوا۟ بِٱللَّهِ وَرَسُولِهِۦ وَأَنفِقُوا۟ مِمَّا جَعَلَكُم مُّسْتَخْلَفِينَ فِيهِ ۖ فَٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ مِنكُمْ وَأَنفَقُوا۟ لَهُمْ أَجْرٌ كَبِيرٌ
Transliteration āminū bil-lahi warasūlihi wa-anfiqū mimmā jaʿalakum mus'takhlafīna fīhi fa-alladhīna āmanū minkum wa-anfaqū lahum ajrun kabīrun
Tatar Ий кешеләр Аллаһуга вә Аның рәсүленә иман китерегез, вә малларыгыздан Аллаһ күрсәткән урыннарга садака бирегез, ул маллар сезгә ата-бабаларыгыздан калды! Сезләрдән имән китереп дин тоткан хәлдә садака бирүчеләр – аларгадыр олугъ әҗерләр.
Verse 8
وَمَا لَكُمْ لَا تُؤْمِنُونَ بِٱللَّهِ ۙ وَٱلرَّسُولُ يَدْعُوكُمْ لِتُؤْمِنُوا۟ بِرَبِّكُمْ وَقَدْ أَخَذَ مِيثَـٰقَكُمْ إِن كُنتُم مُّؤْمِنِينَ
Transliteration wamā lakum lā tu'minūna bil-lahi wal-rasūlu yadʿūkum litu'minū birabbikum waqad akhadha mīthāqakum in kuntum mu'minīna
Tatar Ий кешеләр, ни булды сезгә: Аллаһуга иман китермәссез вә Аңа итагать итмәссез, бит пәйгамбәр сезне Раббыгызга иман китерергә чакырадыр, вә ул сездән Аллаһуга иман китереп Аңа итагать итәрсез дип ґәһед алды, әгәр Аллаһуга, Коръәнгә вә пәйгамбәргә ышанган булсагыз?
Verse 9
هُوَ ٱلَّذِى يُنَزِّلُ عَلَىٰ عَبْدِهِۦٓ ءَايَـٰتٍۭ بَيِّنَـٰتٍ لِّيُخْرِجَكُم مِّنَ ٱلظُّلُمَـٰتِ إِلَى ٱلنُّورِ ۚ وَإِنَّ ٱللَّهَ بِكُمْ لَرَءُوفٌ رَّحِيمٌ
Transliteration huwa alladhī yunazzilu ʿalā ʿabdihi āyātin bayyinātin liyukh'rijakum mina l-ẓulumāti ilā l-nūri wa-inna l-laha bikum laraūfun raḥīmun
Tatar Ул – Аллаһ үзенең колы Мухәммәд г-мгә ачык аңлатучы аятьләрне иңдерәдер, сезләрне адашу караңгылыгыннан чыгарып һидәят яктылыгына кертмәк өчен. Әлбәттә, Аллаһ сезгә йомшаклык кылучы рәхимледер.
Verse 10
وَمَا لَكُمْ أَلَّا تُنفِقُوا۟ فِى سَبِيلِ ٱللَّهِ وَلِلَّهِ مِيرَٰثُ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ ۚ لَا يَسْتَوِى مِنكُم مَّنْ أَنفَقَ مِن قَبْلِ ٱلْفَتْحِ وَقَـٰتَلَ ۚ أُو۟لَـٰٓئِكَ أَعْظَمُ دَرَجَةً مِّنَ ٱلَّذِينَ أَنفَقُوا۟ مِنۢ بَعْدُ وَقَـٰتَلُوا۟ ۚ وَكُلًّا وَعَدَ ٱللَّهُ ٱلْحُسْنَىٰ ۚ وَٱللَّهُ بِمَا تَعْمَلُونَ خَبِيرٌ
Transliteration wamā lakum allā tunfiqū fī sabīli l-lahi walillahi mīrāthu l-samāwāti wal-arḍi lā yastawī minkum man anfaqa min qabli l-fatḥi waqātala ulāika aʿẓamu darajatan mina alladhīna anfaqū min baʿdu waqātalū wakullan waʿada l-lahu l-ḥus'nā wal-lahu bimā taʿmalūna khabīrun
Tatar Ий ышанучылар, сезгә ни булды, малыгызны Аллаһ юлына бирмәскә, җир вә күкләр байлыгы – Аллаһ мирасы була торып? Сезләрдән Мәккә шәһәренә алмас борын малын Аллаһ юлына биргән һәм Аллаһ юлында сугыш кылган кеше, бу эшләрне Мәккәне алганнан соң эшләгән кешеләр белән бертигез булмас, Мәккәне алмас борын, малын биреп Аллаһ юлында сугыш кылган кеше дәрәҗәдә олугърактыр, Мәккәне алганнан соң малын биргән вә Аллаһ юлыңда сугыш кылган кешедән. Аларның әүвәлгеләренә дә вә ахыргыларына да Аллаһ җәннәтне вәгъдә кылды, вә Ул – Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдардер.
Verse 11
مَّن ذَا ٱلَّذِى يُقْرِضُ ٱللَّهَ قَرْضًا حَسَنًا فَيُضَـٰعِفَهُۥ لَهُۥ وَلَهُۥٓ أَجْرٌ كَرِيمٌ
Transliteration man dhā alladhī yuq'riḍu l-laha qarḍan ḥasanan fayuḍāʿifahu lahu walahu ajrun karīmun
Tatar Яхшы эшләрне изге гамәлләрне кем Аллаһуга бурычка бирер, ягъни фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә кылыр, әгәр шулай кылса Аллаһ ул кешенең әҗерен күп мәртәбә арттырыр вә аңа яхшы нигъмәтләр булыр иде.
Verse 12
يَوْمَ تَرَى ٱلْمُؤْمِنِينَ وَٱلْمُؤْمِنَـٰتِ يَسْعَىٰ نُورُهُم بَيْنَ أَيْدِيهِمْ وَبِأَيْمَـٰنِهِم بُشْرَىٰكُمُ ٱلْيَوْمَ جَنَّـٰتٌ تَجْرِى مِن تَحْتِهَا ٱلْأَنْهَـٰرُ خَـٰلِدِينَ فِيهَا ۚ ذَٰلِكَ هُوَ ٱلْفَوْزُ ٱلْعَظِيمُ
Transliteration yawma tarā l-mu'minīna wal-mu'mināti yasʿā nūruhum bayna aydīhim wabi-aymānihim bush'rākumu l-yawma jannātun tajrī min taḥtihā l-anhāru khālidīna fīhā dhālika huwa l-fawzu l-ʿaẓīmu
Tatar Кыямәт көнендә мөэмин ирләрне вә мөэминә хатыннарны күрерсең, һидәят нурлары алларыннан вә уңнарыннан барыр. Фәрештәләр әйтер: "Бүген сөенеч сезләргә, сезгә асларыннан татлы елгалар ага торган бакчалар, ул бакчаларда сез мәңге калырсыз, нурга чорналып бакчаларда мәңге калу зур уңыштыр.
Verse 13
يَوْمَ يَقُولُ ٱلْمُنَـٰفِقُونَ وَٱلْمُنَـٰفِقَـٰتُ لِلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ ٱنظُرُونَا نَقْتَبِسْ مِن نُّورِكُمْ قِيلَ ٱرْجِعُوا۟ وَرَآءَكُمْ فَٱلْتَمِسُوا۟ نُورًا فَضُرِبَ بَيْنَهُم بِسُورٍ لَّهُۥ بَابٌۢ بَاطِنُهُۥ فِيهِ ٱلرَّحْمَةُ وَظَـٰهِرُهُۥ مِن قِبَلِهِ ٱلْعَذَابُ
Transliteration yawma yaqūlu l-munāfiqūna wal-munāfiqātu lilladhīna āmanū unẓurūnā naqtabis min nūrikum qīla ir'jiʿū warāakum fal-tamisū nūran faḍuriba baynahum bisūrin lahu bābun bāṭinuhu fīhi l-raḥmatu waẓāhiruhu min qibalihi l-ʿadhābu
Tatar Кыямәт көнендә монафикъ ирләр вә монафика хатыннар, мөэминнәргә әйтерләр: "Безне көтегез, нурыгыздан файдаланып артыгыздан барыйкчы", – дип. Аларга әйтелер: "Артыгызда калган дөньяга кайтыгыз вә нурны анда эзләгез", – дип. Ул монафикълар белән мөэминнәр арасына бер ишекле дивар корылыр, ул диварның эчендә җәннәт вә тышында җәһәннәмдер.
Verse 14
يُنَادُونَهُمْ أَلَمْ نَكُن مَّعَكُمْ ۖ قَالُوا۟ بَلَىٰ وَلَـٰكِنَّكُمْ فَتَنتُمْ أَنفُسَكُمْ وَتَرَبَّصْتُمْ وَٱرْتَبْتُمْ وَغَرَّتْكُمُ ٱلْأَمَانِىُّ حَتَّىٰ جَآءَ أَمْرُ ٱللَّهِ وَغَرَّكُم بِٱللَّهِ ٱلْغَرُورُ
Transliteration yunādūnahum alam nakun maʿakum qālū balā walākinnakum fatantum anfusakum watarabbaṣtum wa-ir'tabtum wagharratkumu l-amāniyu ḥattā jāa amru l-lahi wagharrakum bil-lahi l-gharūru
Tatar Монафикълар, мөэминнәргә: "Әйә дөньяда без сезнең белән бергә түгел идекме, ник хәзер бездән аерыласыз", – дип кычкырырлар. Мөэминнәр әйтерләр: "Дөрес, күренештә тыштан гына безнең кеби булдыгыз ләкин ике йөзле булып үзегезне ямансызлыкка салдыгыз, вә мөэминнәрнең сугышта һәлак булуларын көттегез, вә Аллаһ, пәйгамбәр сүзләренә шөбһә иттегез вә сезне дөнья кирәкләре алдады, хәтта Аллаһ әмере үлем килгәнче алданып йөрдегез, һәм шайтан сезне Аллаһ исеме илә алдады: Аллаһ гафу итүче, дип, барча кабахәт эшләрне кылдырды.
Verse 15
فَٱلْيَوْمَ لَا يُؤْخَذُ مِنكُمْ فِدْيَةٌ وَلَا مِنَ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ ۚ مَأْوَىٰكُمُ ٱلنَّارُ ۖ هِىَ مَوْلَىٰكُمْ ۖ وَبِئْسَ ٱلْمَصِيرُ
Transliteration fal-yawma lā yu'khadhu minkum fid'yatun walā mina alladhīna kafarū mawākumu l-nāru hiya mawlākum wabi'sa l-maṣīru
Tatar Инде кыямәт көнендә гөнаһларыгызны җуяр өчен сездән фидия алынмас һәм кәферләрдән дә алынмас, сезнең урыныгыз уттыр, ул сезнең хуҗагыздыр, ничек теләсә шулай яндырыр, вә ул ут ни яман барачак урындыр.
Verse 16
۞ أَلَمْ يَأْنِ لِلَّذِينَ ءَامَنُوٓا۟ أَن تَخْشَعَ قُلُوبُهُمْ لِذِكْرِ ٱللَّهِ وَمَا نَزَلَ مِنَ ٱلْحَقِّ وَلَا يَكُونُوا۟ كَٱلَّذِينَ أُوتُوا۟ ٱلْكِتَـٰبَ مِن قَبْلُ فَطَالَ عَلَيْهِمُ ٱلْأَمَدُ فَقَسَتْ قُلُوبُهُمْ ۖ وَكَثِيرٌ مِّنْهُمْ فَـٰسِقُونَ
Transliteration alam yani lilladhīna āmanū an takhshaʿa qulūbuhum lidhik'ri l-lahi wamā nazala mina l-ḥaqi walā yakūnū ka-alladhīna ūtū l-kitāba min qablu faṭāla ʿalayhimu l-amadu faqasat qulūbuhum wakathīrun min'hum fāsiqūna
Tatar Әйә иман китергән кешеләргә вакыт җитмәдеме Аллаһуны күп зекер кылып күңелләрен Аллаһудан куркучы итәргә, дәхи хаклык белән иңгән Коръән белән вәгазьләнеп ихласлыкны, тәкъвәлекне камилләштереп иманнарын куәтләргә вакыт җитмәдеме? Һәм үзләреннән элек китап бирелгән гафилләр кеби булмаска аларга озак вакыт пәйгамбәр килми торды, күңелләре каралды, вә аларның күбрәге фасыйклардыр.
Verse 17
ٱعْلَمُوٓا۟ أَنَّ ٱللَّهَ يُحْىِ ٱلْأَرْضَ بَعْدَ مَوْتِهَا ۚ قَدْ بَيَّنَّا لَكُمُ ٱلْـَٔايَـٰتِ لَعَلَّكُمْ تَعْقِلُونَ
Transliteration iʿ'lamū anna l-laha yuḥ'yī l-arḍa baʿda mawtihā qad bayyannā lakumu l-āyāti laʿallakum taʿqilūna
Tatar Белегез, Аллаһ, әлбәттә, җирне тергезә ул җир үлгәннән соң, тәхкыйк сезгә аятьләрегезне бәян кылдык, шаять гакылыгызны эшләтеп аңнарсыз!
Verse 18
إِنَّ ٱلْمُصَّدِّقِينَ وَٱلْمُصَّدِّقَـٰتِ وَأَقْرَضُوا۟ ٱللَّهَ قَرْضًا حَسَنًا يُضَـٰعَفُ لَهُمْ وَلَهُمْ أَجْرٌ كَرِيمٌ
Transliteration inna l-muṣadiqīna wal-muṣadiqāti wa-aqraḍū l-laha qarḍan ḥasanan yuḍāʿafu lahum walahum ajrun karīmun
Tatar Дөреслектә садака бирүче ирләр вә хатыннар, вә яхшы эшләрне, изге гамәлләрне Аллаһуга бурычка биргән, ягъни Ислам вә мохтаҗ мөселманнарга малы вә хезмәте белән ярдәм иткән кешеләр, Аллаһ аларга сәвабны арттырып бирер вә аларга җәннәтнең күркәм нигъмәтләре булыр.
Verse 19
وَٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ بِٱللَّهِ وَرُسُلِهِۦٓ أُو۟لَـٰٓئِكَ هُمُ ٱلصِّدِّيقُونَ ۖ وَٱلشُّهَدَآءُ عِندَ رَبِّهِمْ لَهُمْ أَجْرُهُمْ وَنُورُهُمْ ۖ وَٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ وَكَذَّبُوا۟ بِـَٔايَـٰتِنَآ أُو۟لَـٰٓئِكَ أَصْحَـٰبُ ٱلْجَحِيمِ
Transliteration wa-alladhīna āmanū bil-lahi warusulihi ulāika humu l-ṣidīqūna wal-shuhadāu ʿinda rabbihim lahum ajruhum wanūruhum wa-alladhīna kafarū wakadhabū biāyātinā ulāika aṣḥābu l-jaḥīmi
Tatar Аллаһуга, һәр пәйгамбәргә иман китергән кешеләр, Аллаһуга вә пәйгамбәргә итагать итсәләр – алардыр чын ышанучылар һәм Раббылары хозурында гуаһлар, аларның әҗерләре һәм нурлары үзләренә тәгаенледер. Әмма аятьләребезне ялганга тотучы кәферләр, алар – Җәхим тәмугында янучылардыр.
Verse 20
ٱعْلَمُوٓا۟ أَنَّمَا ٱلْحَيَوٰةُ ٱلدُّنْيَا لَعِبٌ وَلَهْوٌ وَزِينَةٌ وَتَفَاخُرٌۢ بَيْنَكُمْ وَتَكَاثُرٌ فِى ٱلْأَمْوَٰلِ وَٱلْأَوْلَـٰدِ ۖ كَمَثَلِ غَيْثٍ أَعْجَبَ ٱلْكُفَّارَ نَبَاتُهُۥ ثُمَّ يَهِيجُ فَتَرَىٰهُ مُصْفَرًّا ثُمَّ يَكُونُ حُطَـٰمًا ۖ وَفِى ٱلْـَٔاخِرَةِ عَذَابٌ شَدِيدٌ وَمَغْفِرَةٌ مِّنَ ٱللَّهِ وَرِضْوَٰنٌ ۚ وَمَا ٱلْحَيَوٰةُ ٱلدُّنْيَآ إِلَّا مَتَـٰعُ ٱلْغُرُورِ
Transliteration iʿ'lamū annamā l-ḥayatu l-dun'yā laʿibun walahwun wazīnatun watafākhurun baynakum watakāthurun fī l-amwāli wal-awlādi kamathali ghaythin aʿjaba l-kufāra nabātuhu thumma yahīju fatarāhu muṣ'farran thumma yakūnu ḥuṭāman wafī l-ākhirati ʿadhābun shadīdun wamaghfiratun mina l-lahi wariḍ'wānun wamā l-ḥayatu l-dun'yā illā matāʿu l-ghurūri
Tatar Белегез, дөнья тереклеге фәкать уен-көлке вә күзгә күренгән файдасыз зиннәттер, вә үз арагызда мактанышудыр, вә маллар һәм балалар күбәйтешүдер, ул дөнья тереклеге үлән үстергән яңгыр кебидер, үләннең вә игеннең яхшы үсүеннән кәфер ґәҗәбләнер, соңра ул иген корыр, күрерсең саргайганы хәлдә соңра һичнәрсәгә яраксыз кырылган кау булып калыр. Әмма ахирәттә кәферләргә каты ґәзаб бардыр, вә мөэминнәргә Аллаһудан гафу итү һәм ризалык бардыр. Дөнья тереклеге фәкать алдана торган черек тавар гынадыр.
Verse 21
سَابِقُوٓا۟ إِلَىٰ مَغْفِرَةٍ مِّن رَّبِّكُمْ وَجَنَّةٍ عَرْضُهَا كَعَرْضِ ٱلسَّمَآءِ وَٱلْأَرْضِ أُعِدَّتْ لِلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ بِٱللَّهِ وَرُسُلِهِۦ ۚ ذَٰلِكَ فَضْلُ ٱللَّهِ يُؤْتِيهِ مَن يَشَآءُ ۚ وَٱللَّهُ ذُو ٱلْفَضْلِ ٱلْعَظِيمِ
Transliteration sābiqū ilā maghfiratin min rabbikum wajannatin ʿarḍuhā kaʿarḍi l-samāi wal-arḍi uʿiddat lilladhīna āmanū bil-lahi warusulihi dhālika faḍlu l-lahi yu'tīhi man yashāu wal-lahu dhū l-faḍli l-ʿaẓīmi
Tatar Аллаһуның гафу итүенә һәм җәннәткә керүгә сәбәп булган гамәлләргә ашыгыгыз, ул җәннәтнең киңлеге җир вә күк киңлеге кебидер, ул җәннәт Аллаһуга вә расүлгә ышанып итагать иткән мөэминнәргә хәзерләнде, бу Аллаһуның юмартлыгыдыр аны теләгән кешесенә бирер, Аллаһ олугъ юмартлык ияседер.
Verse 22
مَآ أَصَابَ مِن مُّصِيبَةٍ فِى ٱلْأَرْضِ وَلَا فِىٓ أَنفُسِكُمْ إِلَّا فِى كِتَـٰبٍ مِّن قَبْلِ أَن نَّبْرَأَهَآ ۚ إِنَّ ذَٰلِكَ عَلَى ٱللَّهِ يَسِيرٌ
Transliteration mā aṣāba min muṣībatin fī l-arḍi walā fī anfusikum illā fī kitābin min qabli an nabra-ahā inna dhālika ʿalā l-lahi yasīrun
Tatar Җирдә вә үзегезгә бәла-каза ирешмәде, мәгәр ирешә икән – ул Ләүхүл Мәхфузда язылгандыр, ул бәла-казаны яратуыбыздан элек, тәхкыйк бу эш Аллаһуга бик җиңелдер.
Verse 23
لِّكَيْلَا تَأْسَوْا۟ عَلَىٰ مَا فَاتَكُمْ وَلَا تَفْرَحُوا۟ بِمَآ ءَاتَىٰكُمْ ۗ وَٱللَّهُ لَا يُحِبُّ كُلَّ مُخْتَالٍ فَخُورٍ
Transliteration likaylā tasaw ʿalā mā fātakum walā tafraḥū bimā ātākum wal-lahu lā yuḥibbu kulla mukh'tālin fakhūrin
Tatar Аллаһуның боларны Ләүхүл Мухфузда язып куюы һәм язылганлыгыннан хәбәр бирүе, сезнең үткән нәрсәләр өчен кайгырмавыгыз өчендер, дәхи Аллаһ биргән дөнья нигъмәтләре өчен мактанмаулыгыгыз, өчендер ягъни һәр эш Аллаһ тәкъдире илә буладыр. Тәкәбберләнеп Аллаһуга итагать итүдән баш тартучы вә һәр дөнья малы белән мактанучыны Аллаһ сөймәс.
Verse 24
ٱلَّذِينَ يَبْخَلُونَ وَيَأْمُرُونَ ٱلنَّاسَ بِٱلْبُخْلِ ۗ وَمَن يَتَوَلَّ فَإِنَّ ٱللَّهَ هُوَ ٱلْغَنِىُّ ٱلْحَمِيدُ
Transliteration alladhīna yabkhalūna wayamurūna l-nāsa bil-bukh'li waman yatawalla fa-inna l-laha huwa l-ghaniyu l-ḥamīdu
Tatar Алар саранлык кылырлар һәм кешеләрне дә саранлыкка өндәрләр. Вә берәү Аллаһуга вә расүлгә итагать итүдән баш тартса, тәхкыйк Аллаһ байдыр, һәр эшендә мактаулыдыр, кире кешеләргә мохтаҗ түгелдер.
Verse 25
لَقَدْ أَرْسَلْنَا رُسُلَنَا بِٱلْبَيِّنَـٰتِ وَأَنزَلْنَا مَعَهُمُ ٱلْكِتَـٰبَ وَٱلْمِيزَانَ لِيَقُومَ ٱلنَّاسُ بِٱلْقِسْطِ ۖ وَأَنزَلْنَا ٱلْحَدِيدَ فِيهِ بَأْسٌ شَدِيدٌ وَمَنَـٰفِعُ لِلنَّاسِ وَلِيَعْلَمَ ٱللَّهُ مَن يَنصُرُهُۥ وَرُسُلَهُۥ بِٱلْغَيْبِ ۚ إِنَّ ٱللَّهَ قَوِىٌّ عَزِيزٌ
Transliteration laqad arsalnā rusulanā bil-bayināti wa-anzalnā maʿahumu l-kitāba wal-mīzāna liyaqūma l-nāsu bil-qis'ṭi wa-anzalnā l-ḥadīda fīhi basun shadīdun wamanāfiʿu lilnnāsi waliyaʿlama l-lahu man yanṣuruhu warusulahu bil-ghaybi inna l-laha qawiyyun ʿazīzun
Tatar Тәхкыйк рәсүлләребезне ачык аңлатмалар илә җибәрдек, вә аларга китаплар иңдердек, вә кешеләр алыш-бирештә гадел булсыннар өчен үлчәүне өйрәттек, һәм тимер иңдердек, ул тимердә төрле кораллар вә техникалар ясар өчен тазалык, ныклык бар, вә ул тимердә кешеләргә куп файдалар бардыр, Аллаһ дөньяда яшәү өчен дөнья байлыгын бирде һәм ахирәткә хәзерләнер өчен Ислам динен бирде дә, кем Аллаһуны күрмичә Ислам диненә вә Аллаһуның рәсүленә ярдәм итә, шуларны белмәк һәм аермак өчен Аллаһ күзәтеп карал торадыр. Аллаһ куәтледер һәм һәр эштә өстендер. Кешеләрнең ислам диненә ярдәм итүләренә мохтаҗ түгелдер, Исламга ярдәм итүчеләрнең файдасы үзләренәдер.
Verse 26
وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا نُوحًا وَإِبْرَٰهِيمَ وَجَعَلْنَا فِى ذُرِّيَّتِهِمَا ٱلنُّبُوَّةَ وَٱلْكِتَـٰبَ ۖ فَمِنْهُم مُّهْتَدٍ ۖ وَكَثِيرٌ مِّنْهُمْ فَـٰسِقُونَ
Transliteration walaqad arsalnā nūḥan wa-ib'rāhīma wajaʿalnā fī dhurriyyatihimā l-nubuwata wal-kitāba famin'hum muh'tadin wakathīrun min'hum fāsiqūna
Tatar Тәхкыйк Нухны вә Ибраһимне пәйгамбәр итеп җибәрдек, вә аларның нәселендә пәйгамбәрлекне кылдык, һәм ул пәйгамбәрләргә Забур, Тәүрат, Инҗил вә Коръәнне бирдек, ул пәйгамбәрләр килгән кавемнәр эчендә туры юлга күнелүчеләр бардыр, вә аларның күбрәге туры юлдан адашкан фасыйклардыр.
Verse 27
ثُمَّ قَفَّيْنَا عَلَىٰٓ ءَاثَـٰرِهِم بِرُسُلِنَا وَقَفَّيْنَا بِعِيسَى ٱبْنِ مَرْيَمَ وَءَاتَيْنَـٰهُ ٱلْإِنجِيلَ وَجَعَلْنَا فِى قُلُوبِ ٱلَّذِينَ ٱتَّبَعُوهُ رَأْفَةً وَرَحْمَةً وَرَهْبَانِيَّةً ٱبْتَدَعُوهَا مَا كَتَبْنَـٰهَا عَلَيْهِمْ إِلَّا ٱبْتِغَآءَ رِضْوَٰنِ ٱللَّهِ فَمَا رَعَوْهَا حَقَّ رِعَايَتِهَا ۖ فَـَٔاتَيْنَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ مِنْهُمْ أَجْرَهُمْ ۖ وَكَثِيرٌ مِّنْهُمْ فَـٰسِقُونَ
Transliteration thumma qaffaynā ʿalā āthārihim birusulinā waqaffaynā biʿīsā ib'ni maryama waātaynāhu l-injīla wajaʿalnā fī qulūbi alladhīna ittabaʿūhu rafatan waraḥmatan warahbāniyyatan ib'tadaʿūhā mā katabnāhā ʿalayhim illā ib'tighāa riḍ'wāni l-lahi famā raʿawhā ḥaqqa riʿāyatihā faātaynā alladhīna āmanū min'hum ajrahum wakathīrun min'hum fāsiqūna
Tatar Соңра Нух вә Ибраһимның дини эшләренә рәсүлебезне иярттек, дәхи аларга Мәрьям угълы Гыйсаны иярттек вә аңа Инҗил бирдек, вә Гыйсага ияргән мөэминнәргә бер-берсенә күңел йомшаклыгын вә шәфкатьне бер кылдык, вә алар раһбаниятне, ягъни гыйбадәт өчен дөнья эшләреннән һәм кешеләрдән киселүне уйлап чыгардылар һәм үзләренә йөкләделәр, Без аларга раһбаниятне өйрәтмәдек вә аларга аны йөкләмәдек, мәгәр Без аларга Аллаһ вә пәйгамбәр өйрәткәнчә генә эш кылырга, итагать итеп Аллаһуның ризалыгын кәсеп итәргә өйрәттек вә шуны йөкләдек, алар Аллаһуның өйрәтүен хак ригая белән ригая кылмадылар, ягъни диндә ихлас тәкъва булып Аллаһуга якын булуны Аллаһ өйрәткәнчә кылмадылар, бәлки үзләре теләгәнчә эш кылып хаталандылар. Мәсәлән: ишан булуны вә ишанга мөрид булуны Аллаһ һичбер кавемгә өйрәтмәгән. Алар үзләре уйлап чыгарганнар, алар үз белдекләре белән кыланып Аллаһу тәгаләнең ризалыгын таба алмаслар. Алардан иман китереп Аллаһуга итагать иткәннәренә әҗерләр бирдек, вә аларның күберәге Аллаһуга итагать итмичә фасыйклардыр.
Verse 28
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ ٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ وَءَامِنُوا۟ بِرَسُولِهِۦ يُؤْتِكُمْ كِفْلَيْنِ مِن رَّحْمَتِهِۦ وَيَجْعَل لَّكُمْ نُورًا تَمْشُونَ بِهِۦ وَيَغْفِرْ لَكُمْ ۚ وَٱللَّهُ غَفُورٌ رَّحِيمٌ
Transliteration yāayyuhā alladhīna āmanū ittaqū l-laha waāminū birasūlihi yu'tikum kif'layni min raḥmatihi wayajʿal lakum nūran tamshūna bihi wayaghfir lakum wal-lahu ghafūrun raḥīmun
Tatar Ий әүвәлге пәйгамбәрләргә ышанучы Тәүрат, Инҗил әһелләре, Аллаһудан куркыгыз, гөнаһлардан сакланыгыз, ягъни Коръән белән гамәл кылыгыз, һәм Аның расүле Мухәммәд г-мгә иман китерегез, Мухәммәд г-мгә ияреп Коръән белән гамәл кылсагыз Аллаһ сезгә рәхмәтеннән ике өлеш бирер, дәхи сезгә иман нурын бирер шул нур белән, туры юлны табарсыз, вә сезне Аллаһ ярлыкар, Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимледер.
Verse 29
لِّئَلَّا يَعْلَمَ أَهْلُ ٱلْكِتَـٰبِ أَلَّا يَقْدِرُونَ عَلَىٰ شَىْءٍ مِّن فَضْلِ ٱللَّهِ ۙ وَأَنَّ ٱلْفَضْلَ بِيَدِ ٱللَّهِ يُؤْتِيهِ مَن يَشَآءُ ۚ وَٱللَّهُ ذُو ٱلْفَضْلِ ٱلْعَظِيمِ
Transliteration li-allā yaʿlama ahlu l-kitābi allā yaqdirūna ʿalā shayin min faḍli l-lahi wa-anna l-faḍla biyadi l-lahi yu'tīhi man yashāu wal-lahu dhū l-faḍli l-ʿaẓīmi
Tatar Китап әһеле яһүдләр вә насаралар белсеннәр өчен Аллаһудан узып һич нәрсәгә көчләре җитмәгәнлекне Аллаһуның юмартлыгыннан үзләренә булдырырга, вә белсеннәр ки, юмартлык, әлбәттә, Аллаһ кулындадыр, аны үзе теләгән кешесенә бирер, Аллаһ олугъ юмартлык вә рәхмәт ияседер.
Read Surah Al-Hadid in another language
- English (word by word)
- Albanian
- Amazigh
- Amharic
- Assamese
- Azerbaijani
- Bambara
- Bangla
- Bosnian
- Bulgarian
- Chechen
- Chinese
- Czech
- Dari
- Dhivehi
- Dutch
- Finnish
- French
- German
- Gujarati
- Hausa
- Hebrew
- Hindi
- Indonesian
- Italian
- Japanese
- Kannada
- Kazakh
- Khmer
- Kinyarwanda
- Korean
- Kurdish
- Luganda
- Malay
- Malayalam
- Maranao
- Marathi
- Nepali
- Norwegian
- Oromo
- Pashto
- Persian
- Polish
- Portuguese
- Romanian
- Russian
- Sindhi
- Sinhala
- Somali
- Spanish
- Swahili
- Swedish
- Tagalog
- Tajik
- Tamil
- Telugu
- Thai
- Turkish
- Ukrainian
- Urdu
- Uyghur
- Uzbek
- Vietnamese
- Yao
- Yoruba
All 114 surahs in Tatar: the Qur’an in Tatar.
Tatar translation: Tatar, from Quran.com. Transliteration: Quran.com. Recitation: Mishary Alafasy, from EveryAyah.com. MyDugsi is a learning aid, not a replacement for a qualified teacher.