Surah Al-Fath in Tatar: translation and audio
Surah 48 · الفتح · The Victory · 29 verses
Surah Al-Fath verse by verse: the Arabic with a recitation you can repeat, the transliteration, and the Tatar translation by Tatar. For the meaning of every word, see Surah Al-Fath word by word in English.
Verse 1
إِنَّا فَتَحْنَا لَكَ فَتْحًا مُّبِينًا
Transliteration innā fataḥnā laka fatḥan mubīnan
Tatar Шиксез, Без сиңа ачтык вә хөкем иттек ачык булган җиңүне.
Verse 2
لِّيَغْفِرَ لَكَ ٱللَّهُ مَا تَقَدَّمَ مِن ذَنۢبِكَ وَمَا تَأَخَّرَ وَيُتِمَّ نِعْمَتَهُۥ عَلَيْكَ وَيَهْدِيَكَ صِرَٰطًا مُّسْتَقِيمًا
Transliteration liyaghfira laka l-lahu mā taqaddama min dhanbika wamā ta-akhara wayutimma niʿ'matahu ʿalayka wayahdiyaka ṣirāṭan mus'taqīman
Tatar Аллаһ синең әүвәлдә булган гөнаһларыңны вә ахырда булган гөнаһларыңны гафу итсең өчен вә ислам динен таратуны тәмам итү нигъмәтен бирсен өчен вә сине туры юлга күндерсен өчен.
Verse 3
وَيَنصُرَكَ ٱللَّهُ نَصْرًا عَزِيزًا
Transliteration wayanṣuraka l-lahu naṣran ʿazīzan
Tatar Һәм Аллаһ сиңа җиңеп өскә чыга торган ярдәмне бирсен өчен.
Verse 4
هُوَ ٱلَّذِىٓ أَنزَلَ ٱلسَّكِينَةَ فِى قُلُوبِ ٱلْمُؤْمِنِينَ لِيَزْدَادُوٓا۟ إِيمَـٰنًا مَّعَ إِيمَـٰنِهِمْ ۗ وَلِلَّهِ جُنُودُ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ ۚ وَكَانَ ٱللَّهُ عَلِيمًا حَكِيمًا
Transliteration huwa alladhī anzala l-sakīnata fī qulūbi l-mu'minīna liyazdādū īmānan maʿa īmānihim walillahi junūdu l-samāwāti wal-arḍi wakāna l-lahu ʿalīman ḥakīman
Tatar Ул – Аллаһ мөэминнәрнең күңелләренә куәт вә карарны иңдерде, Аллаһудан иңдерелгән иман нуры белән кәсби иманнары куәтләнсен өчен, җирдәге вә күкләрдәге гаскәрләр Аллаһ гаскәредер, Аллаһ һәр эшне белеп мәслихәтче кылучыдыр.
Verse 5
لِّيُدْخِلَ ٱلْمُؤْمِنِينَ وَٱلْمُؤْمِنَـٰتِ جَنَّـٰتٍ تَجْرِى مِن تَحْتِهَا ٱلْأَنْهَـٰرُ خَـٰلِدِينَ فِيهَا وَيُكَفِّرَ عَنْهُمْ سَيِّـَٔاتِهِمْ ۚ وَكَانَ ذَٰلِكَ عِندَ ٱللَّهِ فَوْزًا عَظِيمًا
Transliteration liyud'khila l-mu'minīna wal-mu'mināti jannātin tajrī min taḥtihā l-anhāru khālidīna fīhā wayukaffira ʿanhum sayyiātihim wakāna dhālika ʿinda l-lahi fawzan ʿaẓīman
Tatar Аллаһ мөэмин ирләрнең вә мөэминә хатыннарның иманнарына куәт бирде, аларны җәннәтләргә кертмәк өчен, ул җәннәтләрнең асларыннан елгалар агадыр, алар анда мәңге калырлар, дәхи иманнарына куәт бирде аларның гөнаһларын җуяр өчен, бу эш мөэминнәр өчен Аллаһ хозурында олугъ бәхеткә ирешүдер.
Verse 6
وَيُعَذِّبَ ٱلْمُنَـٰفِقِينَ وَٱلْمُنَـٰفِقَـٰتِ وَٱلْمُشْرِكِينَ وَٱلْمُشْرِكَـٰتِ ٱلظَّآنِّينَ بِٱللَّهِ ظَنَّ ٱلسَّوْءِ ۚ عَلَيْهِمْ دَآئِرَةُ ٱلسَّوْءِ ۖ وَغَضِبَ ٱللَّهُ عَلَيْهِمْ وَلَعَنَهُمْ وَأَعَدَّ لَهُمْ جَهَنَّمَ ۖ وَسَآءَتْ مَصِيرًا
Transliteration wayuʿadhiba l-munāfiqīna wal-munāfiqāti wal-mush'rikīna wal-mush'rikāti l-ẓānīna bil-lahi ẓanna l-sawi ʿalayhim dāiratu l-sawi waghaḍiba l-lahu ʿalayhim walaʿanahum wa-aʿadda lahum jahannama wasāat maṣīran
Tatar Вә мөэминнәрнең иманын куәтләде, монафикъ ирләрне вә монафика хатыннарны һәм мөшрик ирләрне вә мөшрикә хатыннарны ґәзаб кылмак өчен, Аллаһ пәйгамбәргә һәм мөселманнарга ярдәм бирмәс, дип, Аллаһуга яман зан кылдылар, Аллаһуга яман зан кылулары, үзләренә явызлык булып кайтыр, вә аларга Аллаһ ачуланды вә рәхмәтеннән ерак кылды вә аларга җәһәннәмне хәзерләде, ул җәһәннәм ни яман урындыр.
Verse 7
وَلِلَّهِ جُنُودُ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ ۚ وَكَانَ ٱللَّهُ عَزِيزًا حَكِيمًا
Transliteration walillahi junūdu l-samāwāti wal-arḍi wakāna l-lahu ʿazīzan ḥakīman
Tatar Җирдә вә күкләрдә булган гаскәрләр Аллаһ гаскәрләредер, Ул – Аллаһ һәрнәрсәдән өстен булды вә һәр эшен белеп кылучы булды.
Verse 8
إِنَّآ أَرْسَلْنَـٰكَ شَـٰهِدًا وَمُبَشِّرًا وَنَذِيرًا
Transliteration innā arsalnāka shāhidan wamubashiran wanadhīran
Tatar Тәхкыйк Без сине өммәтеңә гуаһ итеп, вә итагать итүчеләрне җәннәт белән шатландыручы, вә итагать итмәүче залимнәрне җәһәннәм белән куркытучы итеп җибәрдек.
Verse 9
لِّتُؤْمِنُوا۟ بِٱللَّهِ وَرَسُولِهِۦ وَتُعَزِّرُوهُ وَتُوَقِّرُوهُ وَتُسَبِّحُوهُ بُكْرَةً وَأَصِيلًا
Transliteration litu'minū bil-lahi warasūlihi watuʿazzirūhu watuwaqqirūhu watusabbiḥūhu buk'ratan wa-aṣīlan
Tatar Аллаһуга вә расүленә иман китермәклегегез һәм расүлгә куәт бирмәклегегез өчен, дәхи Аллаһуны олугълап Ул һәр кимчелектән пакь дип иртәләрдә вә кичләрдә тәсбихләр әйтмәклегегез өчен.
Verse 10
إِنَّ ٱلَّذِينَ يُبَايِعُونَكَ إِنَّمَا يُبَايِعُونَ ٱللَّهَ يَدُ ٱللَّهِ فَوْقَ أَيْدِيهِمْ ۚ فَمَن نَّكَثَ فَإِنَّمَا يَنكُثُ عَلَىٰ نَفْسِهِۦ ۖ وَمَنْ أَوْفَىٰ بِمَا عَـٰهَدَ عَلَيْهُ ٱللَّهَ فَسَيُؤْتِيهِ أَجْرًا عَظِيمًا
Transliteration inna alladhīna yubāyiʿūnaka innamā yubāyiʿūna l-laha yadu l-lahi fawqa aydīhim faman nakatha fa-innamā yankuthu ʿalā nafsihi waman awfā bimā ʿāhada ʿalayhu l-laha fasayu'tīhi ajran ʿaẓīman
Tatar Мухәммәд г-м хаҗ кылып кайту нияте илә бер мең дүрт йөз сәхабә белән Мәдинәдән Мәккәгә юнәлде, ләкин Мәккәгә якын килгәч, мөшрикләр мөселманнарны Мәккәгә кертмәделәр. Шул вакытта пәйгамбәр мөшрикләр белән сугышырга сахабәләрдән бәйґәт алды. Бу аять шул хакта иңде. Тәхкыйк ул Сәхабәләр сугыштан качмаска вә ислам өчен җаннарын кызганмаска Хөдәйбиядә сиңа бәйґәт бирерләр, әлбәттә алар Аллаһуга бәйґәт итүчеләрдер, Аллаһуның кодрәте вә нигъмәте аларның бәйґәтләреннән өстендер. Берәү бәйґәтен бозса, фәкать үз зарарына бозган буладыр, вә берәү бәйґәтен сакласа, Аллаһ исеме илә кылган бәйґәтен, Аллаһ аңа тиздән олугъ әҗерне бирер.
Verse 11
سَيَقُولُ لَكَ ٱلْمُخَلَّفُونَ مِنَ ٱلْأَعْرَابِ شَغَلَتْنَآ أَمْوَٰلُنَا وَأَهْلُونَا فَٱسْتَغْفِرْ لَنَا ۚ يَقُولُونَ بِأَلْسِنَتِهِم مَّا لَيْسَ فِى قُلُوبِهِمْ ۚ قُلْ فَمَن يَمْلِكُ لَكُم مِّنَ ٱللَّهِ شَيْـًٔا إِنْ أَرَادَ بِكُمْ ضَرًّا أَوْ أَرَادَ بِكُمْ نَفْعًۢا ۚ بَلْ كَانَ ٱللَّهُ بِمَا تَعْمَلُونَ خَبِيرًۢا
Transliteration sayaqūlu laka l-mukhalafūna mina l-aʿrābi shaghalatnā amwālunā wa-ahlūnā fa-is'taghfir lanā yaqūlūna bi-alsinatihim mā laysa fī qulūbihim qul faman yamliku lakum mina l-lahi shayan in arāda bikum ḍarran aw arāda bikum nafʿan bal kāna l-lahu bimā taʿmalūna khabīran
Tatar Хилафлык кылып Хөдәйбия вакыйгасына катнашмаган бәдәвий гарәбләре сиңа әйтерләр: "Безләрне малларыбыз вә хатын-балаларыбыз тоткарлады, шуның өчен сиңа иярә алмадык, Раббыңнан безнең өчен гафу сорагыл", – дип. Алар күңелләрендә булмаган нәрсәне телләре белән әйтерләр, ягъни алар Аллаһуның гафу итүен кирәксенмиләр. Син әйт: "Аллаһуның хөкеменнән бернәрсәне кире кайтарырга сезнең өчен кем ирекле булыр, әгәр Аллаһ сезгә зарарны яки файданы теләсә, бәлки Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдар булды", – дип.
Verse 12
بَلْ ظَنَنتُمْ أَن لَّن يَنقَلِبَ ٱلرَّسُولُ وَٱلْمُؤْمِنُونَ إِلَىٰٓ أَهْلِيهِمْ أَبَدًا وَزُيِّنَ ذَٰلِكَ فِى قُلُوبِكُمْ وَظَنَنتُمْ ظَنَّ ٱلسَّوْءِ وَكُنتُمْ قَوْمًۢا بُورًا
Transliteration bal ẓanantum an lan yanqaliba l-rasūlu wal-mu'minūna ilā ahlīhim abadan wazuyyina dhālika fī qulūbikum waẓanantum ẓanna l-sawi wakuntum qawman būran
Tatar Бәлки сез уйладыгыз пәйгамбәр һәм мөэминнәр Хөдәйбиядән кире Мәдинәгә вә өй җәмәгатьләренә мәңге кайтмаслар, ягъни кәферләр үтереп бетерерләр дип, шул уегыз сезнең күңелегездә шайтан тарафыннан яхшы уй итеп күрсәтелде, янә явызлыкны зан кылдыгыз, ягъни исламның җимерелүен, мөселманнарның һәлак булуын теләдегез, вә күңелегезнең бозыклыгы белән һәлак буласы кавем булдыгыз.
Verse 13
وَمَن لَّمْ يُؤْمِنۢ بِٱللَّهِ وَرَسُولِهِۦ فَإِنَّآ أَعْتَدْنَا لِلْكَـٰفِرِينَ سَعِيرًا
Transliteration waman lam yu'min bil-lahi warasūlihi fa-innā aʿtadnā lil'kāfirīna saʿīran
Tatar Вә берәү Аллаһуга вә Аның рәсүленә иман китермәсә, дөреслектә Без кәферләргә җәһәннәм утын хәзерләдек.
Verse 14
وَلِلَّهِ مُلْكُ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ ۚ يَغْفِرُ لِمَن يَشَآءُ وَيُعَذِّبُ مَن يَشَآءُ ۚ وَكَانَ ٱللَّهُ غَفُورًا رَّحِيمًا
Transliteration walillahi mul'ku l-samāwāti wal-arḍi yaghfiru liman yashāu wayuʿadhibu man yashāu wakāna l-lahu ghafūran raḥīman
Tatar Җир вә күкләр мөлке Аллаһ мөлкедер, теләгән кешесен гафу итәр вә теләгән кешесен ґәзаб кылыр. Аллаһ гафу итүче вә рәхмәт кылучы булды.
Verse 15
سَيَقُولُ ٱلْمُخَلَّفُونَ إِذَا ٱنطَلَقْتُمْ إِلَىٰ مَغَانِمَ لِتَأْخُذُوهَا ذَرُونَا نَتَّبِعْكُمْ ۖ يُرِيدُونَ أَن يُبَدِّلُوا۟ كَلَـٰمَ ٱللَّهِ ۚ قُل لَّن تَتَّبِعُونَا كَذَٰلِكُمْ قَالَ ٱللَّهُ مِن قَبْلُ ۖ فَسَيَقُولُونَ بَلْ تَحْسُدُونَنَا ۚ بَلْ كَانُوا۟ لَا يَفْقَهُونَ إِلَّا قَلِيلًا
Transliteration sayaqūlu l-mukhalafūna idhā inṭalaqtum ilā maghānima litakhudhūhā dharūnā nattabiʿ'kum yurīdūna an yubaddilū kalāma l-lahi qul lan tattabiʿūnā kadhālikum qāla l-lahu min qablu fasayaqūlūna bal taḥsudūnanā bal kānū lā yafqahūna illā qalīlan
Tatar Хөдәйбиягә бармыйча синнән аерылып калган монафикълар әйтерләр: "Сез табыш малын алырга барган вакытта безне дә алыгыз, сезгә ияреп барыйк", – дип. Хөдәйбиядән кайткач Мухәммәд г-м сахабәләрне Хәйбәргә җибәрергә хәзерләде, Хөдәйбиядә Аллаһуга бәйґәт биргән Сәхабәләр генә Хәйбәргә хәзерләнсеннәр, диде. Хәйбәр сугышында мөселманнар җиңә калсалар, аннан күп табыш малы өмет ителә иде. Хәйбәр сугышы һәм аннан алыначак табыш малы, Хөдәйбиягә бәйґәт биргән сәхабәләргә генә тапшырылды. Хөдәйбия сәфәренә чыкмый калган монафикълар, Аллаһу тәгаләнең: "Хәйбәр сугышы вә табыш малы, Хөдәйбиядә бәйґәт биргән сәхабәләргә генә тапшырылсын", – дигән сүзен алыштырырга, үзгәртергә телиләр, ягъни Хәйбәргә барырга бик тырышалар. Син аларга әйт: "Безгә ияреп Хәйбәргә һич тә бармассыз, Аллаһу тәгалә сезнең хакта "Хәйбәргә бармасыннар", дип, без Хөдәмбиядән кайтмас борын ук әйтте". Ул монафикълар әйтерләр: "Табыш малыннан хөседләнеп безне Хәйбәргә җибәрмисез", – дип. Бәлки алар эшнең хакыйкатен аңламыйлар, мәгәр бик аз аңлыйлар, ягъни дөнья эшен, дөнья малын гына яхшы аңлыйлар.
Verse 16
قُل لِّلْمُخَلَّفِينَ مِنَ ٱلْأَعْرَابِ سَتُدْعَوْنَ إِلَىٰ قَوْمٍ أُو۟لِى بَأْسٍ شَدِيدٍ تُقَـٰتِلُونَهُمْ أَوْ يُسْلِمُونَ ۖ فَإِن تُطِيعُوا۟ يُؤْتِكُمُ ٱللَّهُ أَجْرًا حَسَنًا ۖ وَإِن تَتَوَلَّوْا۟ كَمَا تَوَلَّيْتُم مِّن قَبْلُ يُعَذِّبْكُمْ عَذَابًا أَلِيمًا
Transliteration qul lil'mukhallafīna mina l-aʿrābi satud'ʿawna ilā qawmin ulī basin shadīdin tuqātilūnahum aw yus'limūna fa-in tuṭīʿū yu'tikumu l-lahu ajran ḥasanan wa-in tatawallaw kamā tawallaytum min qablu yuʿadhib'kum ʿadhāban alīman
Tatar Бәдәвий ґәрәбләреннән булган карышучыларга әйт: Тиздән Рум кавеме белән сугышырга чакырылырсыз алар каты сугыш ияләредер, ул кавем белән сугыш кылырсыз, яки алар мөселман булырлар, әгәр шул вакытта пәйгамбәргә итагать итсәгез, Аллаһ сезгә күркәм әҗерләр бирер һәм баштагы карышуыгызны гафу итәр, әгәр йөз дүндерсәгез, карышсагыз әүвәлдәге йөз дүндерүегез кеби, Аллаһ сезне рәнҗеткүче ґәзаб белән ґәзаб кылыр.
Verse 17
لَّيْسَ عَلَى ٱلْأَعْمَىٰ حَرَجٌ وَلَا عَلَى ٱلْأَعْرَجِ حَرَجٌ وَلَا عَلَى ٱلْمَرِيضِ حَرَجٌ ۗ وَمَن يُطِعِ ٱللَّهَ وَرَسُولَهُۥ يُدْخِلْهُ جَنَّـٰتٍ تَجْرِى مِن تَحْتِهَا ٱلْأَنْهَـٰرُ ۖ وَمَن يَتَوَلَّ يُعَذِّبْهُ عَذَابًا أَلِيمًا
Transliteration laysa ʿalā l-aʿmā ḥarajun walā ʿalā l-aʿraji ḥarajun walā ʿalā l-marīḍi ḥarajun waman yuṭiʿi l-laha warasūlahu yud'khil'hu jannātin tajrī min taḥtihā l-anhāru waman yatawalla yuʿadhib'hu ʿadhāban alīman
Tatar Сукыр кеше вә аксак кеше һәм авыру кешеләр сугыштан калсалар аларга гөнаһ юктыр, берәү Аллаһуга вә рәсүленә итагать итсә, Аллаһ ул кешене асларыннан елгалар агучы җәннәтләргә кертер, вә берәү Аллаһудан вә рәсүленнән йөз дүндерсә, Аллаһ ул кешене ґәзаб кылыр рәнҗеткүче ґәзаб белән.
Verse 18
۞ لَّقَدْ رَضِىَ ٱللَّهُ عَنِ ٱلْمُؤْمِنِينَ إِذْ يُبَايِعُونَكَ تَحْتَ ٱلشَّجَرَةِ فَعَلِمَ مَا فِى قُلُوبِهِمْ فَأَنزَلَ ٱلسَّكِينَةَ عَلَيْهِمْ وَأَثَـٰبَهُمْ فَتْحًا قَرِيبًا
Transliteration laqad raḍiya l-lahu ʿani l-mu'minīna idh yubāyiʿūnaka taḥta l-shajarati faʿalima mā fī qulūbihim fa-anzala l-sakīnata ʿalayhim wa-athābahum fatḥan qarīban
Tatar Сугыштан кайтмыйча, үлгәнче мөшрикләр белән сугышырга, дип, агач төбендә сиңа бәйґәт бирүче сахабәләрдән Аллаһ, шиксез, разый булды, Аллаһ аларның күңелләрендәге яхшы ниятләрен белде, аларга күңел тынычлыгын бирде һәм тиздән Мәккә фәтех ителәчәк мөселманнар кулына үтәчәк, дип аларны шатландырды.
Verse 19
وَمَغَانِمَ كَثِيرَةً يَأْخُذُونَهَا ۗ وَكَانَ ٱللَّهُ عَزِيزًا حَكِيمًا
Transliteration wamaghānima kathīratan yakhudhūnahā wakāna l-lahu ʿazīzan ḥakīman
Tatar Дәхи күп табыш малларын бирде, алар ул табыш малларын Хәйбәрдән алырлар, Аллаһ җиңүче вә эшне белеп кылучы булды.
Verse 20
وَعَدَكُمُ ٱللَّهُ مَغَانِمَ كَثِيرَةً تَأْخُذُونَهَا فَعَجَّلَ لَكُمْ هَـٰذِهِۦ وَكَفَّ أَيْدِىَ ٱلنَّاسِ عَنكُمْ وَلِتَكُونَ ءَايَةً لِّلْمُؤْمِنِينَ وَيَهْدِيَكُمْ صِرَٰطًا مُّسْتَقِيمًا
Transliteration waʿadakumu l-lahu maghānima kathīratan takhudhūnahā faʿajjala lakum hādhihi wakaffa aydiya l-nāsi ʿankum walitakūna āyatan lil'mu'minīna wayahdiyakum ṣirāṭan mus'taqīman
Tatar Аллаһ сезгә күп табыш малларын вәгъдә кылды, алырсыз ул табышларны Хәйбәрдән, һәм ашыктырды сезгә ул табышны, вә дошман булган кешеләрнең кулларын сездән тыйды, ягъни табыш малын алудан сезне туктата алмаслар. Аллаһ бу табыш малларын бирде, пәйгамбәрнең хаклыгына мөэминнәргә дәлил булсын өчен һәм сез мөселманнарны туры юлга күндермәк өчен.
Verse 21
وَأُخْرَىٰ لَمْ تَقْدِرُوا۟ عَلَيْهَا قَدْ أَحَاطَ ٱللَّهُ بِهَا ۚ وَكَانَ ٱللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ قَدِيرًا
Transliteration wa-ukh'rā lam taqdirū ʿalayhā qad aḥāṭa l-lahu bihā wakāna l-lahu ʿalā kulli shayin qadīran
Tatar Дәхи хәзер алырга көчегез җитмәгән табышларны Аллаһ сезгә киләчәктә вәгъдә кылды ки, ул табышларны Аллаһ сезнең өчен саклады, Аллаһ һәрнәрсәгә кадир булды.
Verse 22
وَلَوْ قَـٰتَلَكُمُ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ لَوَلَّوُا۟ ٱلْأَدْبَـٰرَ ثُمَّ لَا يَجِدُونَ وَلِيًّا وَلَا نَصِيرًا
Transliteration walaw qātalakumu alladhīna kafarū lawallawū l-adbāra thumma lā yajidūna waliyyan walā naṣīran
Tatar Әгәр кәферләр сезнең белән сугышсалар, әлбәттә, куркып артларына качарлар, соңра саклаучы дусны вә ярдәмчене һич тапмаслар.
Verse 23
سُنَّةَ ٱللَّهِ ٱلَّتِى قَدْ خَلَتْ مِن قَبْلُ ۖ وَلَن تَجِدَ لِسُنَّةِ ٱللَّهِ تَبْدِيلًا
Transliteration sunnata l-lahi allatī qad khalat min qablu walan tajida lisunnati l-lahi tabdīlan
Tatar Пәйгамбәрләргә вә хак мөэминнәргә ярдәм бирмәк Аллаһуның әүвәлдән килгән гадәтедер, вә әлбәттә, Аллаһуның вәгъдәсе алышынуны, үзгәрүне тапмассың.
Verse 24
وَهُوَ ٱلَّذِى كَفَّ أَيْدِيَهُمْ عَنكُمْ وَأَيْدِيَكُمْ عَنْهُم بِبَطْنِ مَكَّةَ مِنۢ بَعْدِ أَنْ أَظْفَرَكُمْ عَلَيْهِمْ ۚ وَكَانَ ٱللَّهُ بِمَا تَعْمَلُونَ بَصِيرًا
Transliteration wahuwa alladhī kaffa aydiyahum ʿankum wa-aydiyakum ʿanhum bibaṭni makkata min baʿdi an aẓfarakum ʿalayhim wakāna l-lahu bimā taʿmalūna baṣīran
Tatar Ул – Аллаһ кәферләрнең кулын сездән һәм сезнең кулыгызны алардан тыйды, Мәккә янында ягъни Хөдәйбиядә, сезне аларга өстен кылганыннан соң. Ягъни Аллаһ Хөдәйбия бәйгәтеннән соң Мәккә мөшрикләре белән сугышуны насыйб итмәде, бәлки алар белән ун ел сугышмый торуны килешеп солых ясауны насыйб итте. Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күрүче булды.
Verse 25
هُمُ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ وَصَدُّوكُمْ عَنِ ٱلْمَسْجِدِ ٱلْحَرَامِ وَٱلْهَدْىَ مَعْكُوفًا أَن يَبْلُغَ مَحِلَّهُۥ ۚ وَلَوْلَا رِجَالٌ مُّؤْمِنُونَ وَنِسَآءٌ مُّؤْمِنَـٰتٌ لَّمْ تَعْلَمُوهُمْ أَن تَطَـُٔوهُمْ فَتُصِيبَكُم مِّنْهُم مَّعَرَّةٌۢ بِغَيْرِ عِلْمٍ ۖ لِّيُدْخِلَ ٱللَّهُ فِى رَحْمَتِهِۦ مَن يَشَآءُ ۚ لَوْ تَزَيَّلُوا۟ لَعَذَّبْنَا ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ مِنْهُمْ عَذَابًا أَلِيمًا
Transliteration humu alladhīna kafarū waṣaddūkum ʿani l-masjidi l-ḥarāmi wal-hadya maʿkūfan an yablugha maḥillahu walawlā rijālun mu'minūna wanisāon mu'minātun lam taʿlamūhum an taṭaūhum fatuṣībakum min'hum maʿarratun bighayri ʿil'min liyud'khila l-lahu fī raḥmatihi man yashāu law tazayyalū laʿadhabnā alladhīna kafarū min'hum ʿadhāban alīman
Tatar Мәккә кәферләре мәсҗид Хәрамны таваф итүдән сезне тыйдылар вә корбан өчен китергән хайваннарыгызны, бугазлама торган урыннарына барып җитмәсеннәр өчен, тотып тордылар. Әгәр Мәккәгә сез танымый торган иман китергән ирләр вә иман китергән хатыннар булмаса иде, вә Мәккә мөшрикләре арасында торучы мөселманнарны танымыйча, үтерүегез ихтималы булмаса иде, вә ул мөселманнарны белмичә үтергәнегез соңында сезгә кайгы һәм зарар ирешү ихтималы булмаса иде, әлбәттә, Аллаһ Мәккәгә сугыш белән керүне әмер итәр иде. Аллаһ мөселманнарга Мәккәгә сугыш белән керүне әмер итмәде, Үзе теләгән кешеләрне рәхмәтенә вә Ислам диненә кертмәклеге өчен. Әгәр мөселманнар Мәккә мөшрикләреннән аерылсалар иде, әлбәттә, ул мөшрикләрне рәнҗеткүче ґәзаб белән ґәзаб кылыр идек.
Verse 26
إِذْ جَعَلَ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ فِى قُلُوبِهِمُ ٱلْحَمِيَّةَ حَمِيَّةَ ٱلْجَـٰهِلِيَّةِ فَأَنزَلَ ٱللَّهُ سَكِينَتَهُۥ عَلَىٰ رَسُولِهِۦ وَعَلَى ٱلْمُؤْمِنِينَ وَأَلْزَمَهُمْ كَلِمَةَ ٱلتَّقْوَىٰ وَكَانُوٓا۟ أَحَقَّ بِهَا وَأَهْلَهَا ۚ وَكَانَ ٱللَّهُ بِكُلِّ شَىْءٍ عَلِيمًا
Transliteration idh jaʿala alladhīna kafarū fī qulūbihimu l-ḥamiyata ḥamiyyata l-jāhiliyati fa-anzala l-lahu sakīnatahu ʿalā rasūlihi waʿalā l-mu'minīna wa-alzamahum kalimata l-taqwā wakānū aḥaqqa bihā wa-ahlahā wakāna l-lahu bikulli shayin ʿalīman
Tatar Ул Мәккә мөшрикләре күңелләрендә наданлык гайрәте булган гайрәтне мәхкәм кылган вакытларында, Аллаһ расүленең вә мөэминнәрнең күңелләренә Үзенең рәхмәте белән куәтне һәм карарланмакны иңдерде, вә аларны ширектән саклану сүзендә "Лә Илаһә ил ләллаһ" кәлимәсендә сабит кылды, вә алар ул кәлимәгә мөстәхыйк "хаклы" булдылар вә ул кәлимәнең әһленнән булдылар. Бит Аллаһ һәр нәрсәне белүче булды.
Verse 27
لَّقَدْ صَدَقَ ٱللَّهُ رَسُولَهُ ٱلرُّءْيَا بِٱلْحَقِّ ۖ لَتَدْخُلُنَّ ٱلْمَسْجِدَ ٱلْحَرَامَ إِن شَآءَ ٱللَّهُ ءَامِنِينَ مُحَلِّقِينَ رُءُوسَكُمْ وَمُقَصِّرِينَ لَا تَخَافُونَ ۖ فَعَلِمَ مَا لَمْ تَعْلَمُوا۟ فَجَعَلَ مِن دُونِ ذَٰلِكَ فَتْحًا قَرِيبًا
Transliteration laqad ṣadaqa l-lahu rasūlahu l-ru'yā bil-ḥaqi latadkhulunna l-masjida l-ḥarāma in shāa l-lahu āminīna muḥalliqīna ruūsakum wamuqaṣṣirīna lā takhāfūna faʿalima mā lam taʿlamū fajaʿala min dūni dhālika fatḥan qarīban
Tatar Тәхкыйк Аллаһ расүленең күргән төшен хаклык белән дөрес кылды. (Мухәммәд г-м Хөдәйбиягә чыкмас борын тешендә сахабәләрнең Мәккәгә кереп чәчләрен алганнарын, кайберләренең кыскартканын күрде. Сахабәләргә сөйләгәч, алар бик шатландылар, ләкин Хөдәйбиядә солых ясалгач, бик авырсындылар. Шул вакыт сахабәләрне юату өчен бу аять иңеп), Мухәммәд г-мнең төше, әлбәттә, вакыйга булачагын белдерде". Аллаһ теләсә дошманнарыгыздан имин булганыгыз хәлдә, әлбәттә, мәсҗид Хәрамга керерсез, чәчләрегезне китәреп, бәгъзеләрегез кыскартып, һичкемнән курыкмаганыгыз хәлдә! Аллаһ сез белмәгән нәрсәләрне белде, Мәккәгә керүдән элек сезгә якын фәтехны кылды, ягъни Хөйбәрне алдыгыз.
Verse 28
هُوَ ٱلَّذِىٓ أَرْسَلَ رَسُولَهُۥ بِٱلْهُدَىٰ وَدِينِ ٱلْحَقِّ لِيُظْهِرَهُۥ عَلَى ٱلدِّينِ كُلِّهِۦ ۚ وَكَفَىٰ بِٱللَّهِ شَهِيدًا
Transliteration huwa alladhī arsala rasūlahu bil-hudā wadīni l-ḥaqi liyuẓ'hirahu ʿalā l-dīni kullihi wakafā bil-lahi shahīdan
Tatar Ул – Аллаһ үзенең расүлен көчле һидәят вә хак дин илә җибәрде, ул хак дин Исламны барча диннәрдән өстен кылмас өчен, синең пәйгамбәрлегенә, Исламның хак дин икәнлегенә вә аның өстен булачагына гауһ булырга Аллаһ үзе җитәдер.
Verse 29
مُّحَمَّدٌ رَّسُولُ ٱللَّهِ ۚ وَٱلَّذِينَ مَعَهُۥٓ أَشِدَّآءُ عَلَى ٱلْكُفَّارِ رُحَمَآءُ بَيْنَهُمْ ۖ تَرَىٰهُمْ رُكَّعًا سُجَّدًا يَبْتَغُونَ فَضْلًا مِّنَ ٱللَّهِ وَرِضْوَٰنًا ۖ سِيمَاهُمْ فِى وُجُوهِهِم مِّنْ أَثَرِ ٱلسُّجُودِ ۚ ذَٰلِكَ مَثَلُهُمْ فِى ٱلتَّوْرَىٰةِ ۚ وَمَثَلُهُمْ فِى ٱلْإِنجِيلِ كَزَرْعٍ أَخْرَجَ شَطْـَٔهُۥ فَـَٔازَرَهُۥ فَٱسْتَغْلَظَ فَٱسْتَوَىٰ عَلَىٰ سُوقِهِۦ يُعْجِبُ ٱلزُّرَّاعَ لِيَغِيظَ بِهِمُ ٱلْكُفَّارَ ۗ وَعَدَ ٱللَّهُ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّـٰلِحَـٰتِ مِنْهُم مَّغْفِرَةً وَأَجْرًا عَظِيمًۢا
Transliteration muḥammadun rasūlu l-lahi wa-alladhīna maʿahu ashiddāu ʿalā l-kufāri ruḥamāu baynahum tarāhum rukkaʿan sujjadan yabtaghūna faḍlan mina l-lahi wariḍ'wānan sīmāhum fī wujūhihim min athari l-sujūdi dhālika mathaluhum fī l-tawrāti wamathaluhum fī l-injīli kazarʿin akhraja shaṭahu faāzarahu fa-is'taghlaẓa fa-is'tawā ʿalā sūqihi yuʿ'jibu l-zurāʿa liyaghīẓa bihimu l-kufāra waʿada l-lahu alladhīna āmanū waʿamilū l-ṣāliḥāti min'hum maghfiratan wa-ajran ʿaẓīman
Tatar Мухәммәд г-м Аллаһуның рәсүледер, ул расүл илә бергә булган хак мөэминнәр кәферләргә катылардыр, аларга һич шәфкать итмәсләр, вә уз араларында бер-берсенә шәфкатьлеләрдер, күрерсең аларны рөкугъ сәҗдә кылып, Аллаһуның рәхмәтен вә ризалыгын эстәрләр, кыямәт көнендә аларның йөзләрендә намаз укуларының галәмәте булыр. Бу әйтелгән эшләр аларның сыйфатларыдыр, Тәүратта һәм Инҗилдә дә әйтелгәндер – тармакларыны чыгаручы иген кебиләрдер, ул тармак игенгә куәт бирде, һәм ул иген калынайды вә тураеп камылына басты, ул игеннең яхшы уңышы игенчеләрне гаҗәпләндерер, ягъни Сәхабәләр, яхшы уңган иген кеби бик тиз куәтләнделәр һәм Исламны дөньяга тараттылар. Аллаһ шулай кылды, сәхабәләрнең хәлен күреп кәферләр ачулансыннар өчен. Имансызлардан иман китереп изге гамәлләр кылучыларына Аллаһ гафу итүне һәм олугъ әҗерне, ягъни җәннәт нигъмәтләрен вәгъдә кылды.
Read Surah Al-Fath in another language
- English (word by word)
- Albanian
- Amazigh
- Amharic
- Assamese
- Azerbaijani
- Bambara
- Bangla
- Bosnian
- Bulgarian
- Chechen
- Chinese
- Czech
- Dari
- Dhivehi
- Dutch
- Finnish
- French
- German
- Gujarati
- Hausa
- Hebrew
- Hindi
- Indonesian
- Italian
- Japanese
- Kannada
- Kazakh
- Khmer
- Kinyarwanda
- Korean
- Kurdish
- Luganda
- Malay
- Malayalam
- Maranao
- Marathi
- Nepali
- Norwegian
- Oromo
- Pashto
- Persian
- Polish
- Portuguese
- Romanian
- Russian
- Sindhi
- Sinhala
- Somali
- Spanish
- Swahili
- Swedish
- Tagalog
- Tajik
- Tamil
- Telugu
- Thai
- Turkish
- Ukrainian
- Urdu
- Uyghur
- Uzbek
- Vietnamese
- Yao
- Yoruba
All 114 surahs in Tatar: the Qur’an in Tatar.
Tatar translation: Tatar, from Quran.com. Transliteration: Quran.com. Recitation: Mishary Alafasy, from EveryAyah.com. MyDugsi is a learning aid, not a replacement for a qualified teacher.