Surah Al-Buruj in Tatar: translation and audio
Surah 85 · البروج · The Mansions of the Stars · 22 verses
Surah Al-Buruj verse by verse: the Arabic with a recitation you can repeat, the transliteration, and the Tatar translation by Tatar. For the meaning of every word, see Surah Al-Buruj word by word in English.
Verse 1
وَٱلسَّمَآءِ ذَاتِ ٱلْبُرُوجِ
Transliteration wal-samāi dhāti l-burūji
Tatar Каланча иясе булган күк белән ант итәмен.
Verse 2
وَٱلْيَوْمِ ٱلْمَوْعُودِ
Transliteration wal-yawmi l-mawʿūdi
Tatar Вә вәгъдә ителгән кыямәт көне белән.
Verse 3
وَشَاهِدٍ وَمَشْهُودٍ
Transliteration washāhidin wamashhūdin
Tatar Вә җомга көне яки кыямәткә җыелган халык белән һәм ґәрәфә көне яки кешеләрнең кылган эшләре белен ант итәмен.
Verse 4
قُتِلَ أَصْحَـٰبُ ٱلْأُخْدُودِ
Transliteration qutila aṣḥābu l-ukh'dūdi
Tatar Чокыр ияләренә ләгънәт булды һәм һәлак булдылар. (Әүвәлге заманда патшасы да халыгы да мөшрикләр булган бер илдә, бер яшь егет иман китереп бер карт мөселманнан ислам динен өйрәнде. Бу хәбәр патшага ирешкәч, егетне чакыртып ислам динен ташла дип төрлечә ґәзап кылды. Егет патшага әйтте: "Халыгыңны җыеп алар алдында бу егетнең Раббысы булган Аллаһ исеме белән атамын, дип үземнең җәям һәм угым белән атсагыз гына үтерә алырсыз", – дип. Патша шулай эшләде, ук егетнең башына тиеп шаһит булды. Җыелган кешеләр, бу егетнең Раббысы Аллаһуга иман китердек, ислам динен кабул иттек, дип кычкырдылар. Патшаның бик каты ачуы килеп, гаскәреннән канау казытып, ул канауга утын тутыртып ут яктырды, ут кызгач ислам диненнән кире чыкмаган кешеләрне берәм-берәм утта яндырдылар. Шулай итеп мөселманнар ислам дине өчен бар да шаһит булдылар. Соңра Аллаһуның әмере илә ут канаудан чыгып патшаны һәм гаскәрләрен яндырып һәлак итте, җаннары җәһәннәмгә китте.)
Verse 5
ٱلنَّارِ ذَاتِ ٱلْوَقُودِ
Transliteration al-nāri dhāti l-waqūdi
Tatar Канау казып ул канауны ут белән тутыручы кәферләргә Аллаһуның ләгънәте булды.
Verse 6
إِذْ هُمْ عَلَيْهَا قُعُودٌ
Transliteration idh hum ʿalayhā quʿūdun
Tatar Кәфер гаскәре мөселманнарны утта яндырганда, патша үзенең якыннары илә тамаша кылып карап утыралар иде.
Verse 7
وَهُمْ عَلَىٰ مَا يَفْعَلُونَ بِٱلْمُؤْمِنِينَ شُهُودٌ
Transliteration wahum ʿalā mā yafʿalūna bil-mu'minīna shuhūdun
Tatar Алар мөэминнәрне утта яндырып ґәзаб кылуларына гуаһлардыр.
Verse 8
وَمَا نَقَمُوا۟ مِنْهُمْ إِلَّآ أَن يُؤْمِنُوا۟ بِٱللَّهِ ٱلْعَزِيزِ ٱلْحَمِيدِ
Transliteration wamā naqamū min'hum illā an yu'minū bil-lahi l-ʿazīzi l-ḥamīdi
Tatar Ул кәферләр мөселманнарны утта яндырырлык ґәеп тапмадылар, мәгәр кодрәт иясе вә мактаулы булган Аллаһуга иман китергәннәре өчен генә аларны утта яндырып ґәзаб кылдылар.
Verse 9
ٱلَّذِى لَهُۥ مُلْكُ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ ۚ وَٱللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ شَهِيدٌ
Transliteration alladhī lahu mul'ku l-samāwāti wal-arḍi wal-lahu ʿalā kulli shayin shahīdun
Tatar Ник ышанмаска Аллаһуга, бит җир вә күкләрнең патшалыгы Аның кулындадыр, вә Ул – Аллаһ һәрнәрсәне күрүче вә белүчедер.
Verse 10
إِنَّ ٱلَّذِينَ فَتَنُوا۟ ٱلْمُؤْمِنِينَ وَٱلْمُؤْمِنَـٰتِ ثُمَّ لَمْ يَتُوبُوا۟ فَلَهُمْ عَذَابُ جَهَنَّمَ وَلَهُمْ عَذَابُ ٱلْحَرِيقِ
Transliteration inna alladhīna fatanū l-mu'minīna wal-mu'mināti thumma lam yatūbū falahum ʿadhābu jahannama walahum ʿadhābu l-ḥarīqi
Tatar Тәхкыйк ґәепсез мөэмин ирләрне вә мөэминә хатыннарны хаксыз рәнҗетүчеләр аларны нинди ґәзаб белән булса да ґәзаб кылучылар, соңра тәүбә итеп рәнҗеткән кешеләрнең ризалыгын алмасалар, аларгадыр җәһәннәм ґәзабы һәм каты яндыргучы ут ґәзабы.
Verse 11
إِنَّ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّـٰلِحَـٰتِ لَهُمْ جَنَّـٰتٌ تَجْرِى مِن تَحْتِهَا ٱلْأَنْهَـٰرُ ۚ ذَٰلِكَ ٱلْفَوْزُ ٱلْكَبِيرُ
Transliteration inna alladhīna āmanū waʿamilū l-ṣāliḥāti lahum jannātun tajrī min taḥtihā l-anhāru dhālika l-fawzu l-kabīru
Tatar Тәхкыйк иман китереп яхшы эшләрне эшләп изге гамәлләрне кылган кешеләргә, асларыннан елгалар ага торган җәннәтләр, бу исә олугъ изге теләккә ирешүдер.
Verse 12
إِنَّ بَطْشَ رَبِّكَ لَشَدِيدٌ
Transliteration inna baṭsha rabbika lashadīdun
Tatar Шиксез, синең Раббыңның ґәзаб белән тотмагы, әлбәттә, бик каты вә бик куркынычлы.
Verse 13
إِنَّهُۥ هُوَ يُبْدِئُ وَيُعِيدُ
Transliteration innahu huwa yub'di-u wayuʿīdu
Tatar Тәхкыйк Ул – Аллаһ башлап халык кылыр һәм үлгәч тергезеп яңадан кайтарыр.
Verse 14
وَهُوَ ٱلْغَفُورُ ٱلْوَدُودُ
Transliteration wahuwa l-ghafūru l-wadūdu
Tatar Вә Ул тәүбә итеп төзәлүчеләрне ярлыкаучы һәм изге гамәл кылучыларны сөюче.
Verse 15
ذُو ٱلْعَرْشِ ٱلْمَجِيدُ
Transliteration dhū l-ʿarshi l-majīdu
Tatar Ул – Аллаһ олугъ булган ґәреш иясе.
Verse 16
فَعَّالٌ لِّمَا يُرِيدُ
Transliteration faʿʿālun limā yurīdu
Tatar Теләгән эшене һич кичекмичә кылучы.
Verse 17
هَلْ أَتَىٰكَ حَدِيثُ ٱلْجُنُودِ
Transliteration hal atāka ḥadīthu l-junūdi
Tatar Тәхкыйк килер сиңа пәйгамбәрләргә каршы торган кәфер ґәскәрләренең хәбәре.
Verse 18
فِرْعَوْنَ وَثَمُودَ
Transliteration fir'ʿawna wathamūda
Tatar Фиргаун гаскәренең һәм Сәмуд кавеме гаскәренең хәбәре, алар бар да Аллаһ тарафыннан һәлак ителделәр.
Verse 19
بَلِ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ فِى تَكْذِيبٍ
Transliteration bali alladhīna kafarū fī takdhībin
Tatar Бәлки имансызлар Коръәнгә һәм пәйгамбәргә ышанмауларында сабитлардыр, үлгәнче иман китермәсләр.
Verse 20
وَٱللَّهُ مِن وَرَآئِهِم مُّحِيطٌۢ
Transliteration wal-lahu min warāihim muḥīṭun
Tatar Бит Аллаһ аларның артларыннан төшүче, һич котыла алмаслар.
Verse 21
بَلْ هُوَ قُرْءَانٌ مَّجِيدٌ
Transliteration bal huwa qur'ānun majīdun
Tatar Әлбәттә, ул Аллаһудан иңдерелгән китап – олугъ дәрәҗәле вә хөрмәтле Коръәндер.
Verse 22
فِى لَوْحٍ مَّحْفُوظٍۭ
Transliteration fī lawḥin maḥfūẓin
Tatar Ул Ләүхүл Мәхфуздә язылмыштыр.
Read Surah Al-Buruj in another language
- English (word by word)
- Albanian
- Amazigh
- Amharic
- Assamese
- Azerbaijani
- Bambara
- Bangla
- Bosnian
- Bulgarian
- Chechen
- Chinese
- Czech
- Dari
- Dhivehi
- Dutch
- Finnish
- French
- German
- Gujarati
- Hausa
- Hebrew
- Hindi
- Indonesian
- Italian
- Japanese
- Kannada
- Kazakh
- Khmer
- Kinyarwanda
- Korean
- Kurdish
- Luganda
- Malay
- Malayalam
- Maranao
- Marathi
- Nepali
- Norwegian
- Oromo
- Pashto
- Persian
- Polish
- Portuguese
- Romanian
- Russian
- Sindhi
- Sinhala
- Somali
- Spanish
- Swahili
- Swedish
- Tagalog
- Tajik
- Tamil
- Telugu
- Thai
- Turkish
- Ukrainian
- Urdu
- Uyghur
- Uzbek
- Vietnamese
- Yao
- Yoruba
All 114 surahs in Tatar: the Qur’an in Tatar.
Tatar translation: Tatar, from Quran.com. Transliteration: Quran.com. Recitation: Mishary Alafasy, from EveryAyah.com. MyDugsi is a learning aid, not a replacement for a qualified teacher.