Surah Al-Ahzab in Tatar: translation and audio
Surah 33 · الأحزاب · The Combined Forces · 73 verses
Surah Al-Ahzab verse by verse: the Arabic with a recitation you can repeat, the transliteration, and the Tatar translation by Tatar. For the meaning of every word, see Surah Al-Ahzab word by word in English.
Verse 1
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلنَّبِىُّ ٱتَّقِ ٱللَّهَ وَلَا تُطِعِ ٱلْكَـٰفِرِينَ وَٱلْمُنَـٰفِقِينَ ۗ إِنَّ ٱللَّهَ كَانَ عَلِيمًا حَكِيمًا
Transliteration yāayyuhā l-nabiyu ittaqi l-laha walā tuṭiʿi l-kāfirīna wal-munāfiqīna inna l-laha kāna ʿalīman ḥakīman
Tatar Ий пәйгамбәр, даим тәкъвалыкта бул, Аллаһ хөкемнәренә хыйлаф булудан һәрвакыт саклан, вә кәферләргә һәм монафикъларга һичбер хәлдә итагать итмә, Аллаһ хакны вә ялганны, файданы вә зарарны белүче булды һәм әмер вә нәһидә хөкем йөртүче булды.
Verse 2
وَٱتَّبِعْ مَا يُوحَىٰٓ إِلَيْكَ مِن رَّبِّكَ ۚ إِنَّ ٱللَّهَ كَانَ بِمَا تَعْمَلُونَ خَبِيرًا
Transliteration wa-ittabiʿ mā yūḥā ilayka min rabbika inna l-laha kāna bimā taʿmalūna khabīran
Tatar Раббыңнан сиңа вәхий ителгән Коръән хөкемнәренә ияр, тәхкыйк Аллаһ сезнең кыйлган гамәлләрегездән хәбәрдар булды.
Verse 3
وَتَوَكَّلْ عَلَى ٱللَّهِ ۚ وَكَفَىٰ بِٱللَّهِ وَكِيلًا
Transliteration watawakkal ʿalā l-lahi wakafā bil-lahi wakīlan
Tatar Барча эштә Аллаһуга тәввәккәл ит, һәр эшеңдә сиңа вәкил булырга сиңа Аллаһ җитәр.
Verse 4
مَّا جَعَلَ ٱللَّهُ لِرَجُلٍ مِّن قَلْبَيْنِ فِى جَوْفِهِۦ ۚ وَمَا جَعَلَ أَزْوَٰجَكُمُ ٱلَّـٰٓـِٔى تُظَـٰهِرُونَ مِنْهُنَّ أُمَّهَـٰتِكُمْ ۚ وَمَا جَعَلَ أَدْعِيَآءَكُمْ أَبْنَآءَكُمْ ۚ ذَٰلِكُمْ قَوْلُكُم بِأَفْوَٰهِكُمْ ۖ وَٱللَّهُ يَقُولُ ٱلْحَقَّ وَهُوَ يَهْدِى ٱلسَّبِيلَ
Transliteration mā jaʿala l-lahu lirajulin min qalbayni fī jawfihi wamā jaʿala azwājakumu allāī tuẓāhirūna min'hunna ummahātikum wamā jaʿala adʿiyāakum abnāakum dhālikum qawlukum bi-afwāhikum wal-lahu yaqūlu l-ḥaqa wahuwa yahdī l-sabīla
Tatar Аллаһ һичнинди ирнең күкрәк эчендә ике калеб халык итмәде, чөнки кайбер мөшрикләр минем ике калбем бар дип мактанырлар иде. Дәхи хатыннарыгызның әгъзасын аналарыгызның әгъзасына охшату белән ул хатыннарыгызны сезгә ана кылмады, "Хатынның гаурәт әгъзаларын ананың гаүрәт әгъзаларына охшату турында сүз бара. Мәсәлән: ир хатынына синең аркаң анамның, аркасына охшаган, яки синең корсагың анам корсагына, синең ботларың анамның ботларына охшаган дип әйтү яки охшату хәрамдер. Хатыннарыгызның әгъзасын аналарыгызныкына охшату белән генә хатыннарыгыз сезгә ана була алмыйдыр, охшатмагыз димәкдер". Вә дәхи угыллыкка алган асрау ир балаларны сезгә хакыйкый угыл кыйлмады, ягъни алар үз угылларыгыз кеби түгелләр, ий сез яһүд вә монафикълар, сезнең Мухәммәд г-м үзенең угълының хатынына өйләнде дип әйтүегез авызыгыздан чыккан буш сүздер. Мухәммәд г-м Харис угълы Зәедне асрауга алып тәрбияләде, соңра Зәеднең талак ителмеш хатыны Зәйнәпне никахлап алды. Шуның белән пәйгамбәрне яһүдләр вә монафикълар гаепләмәкче булдылар. Аллаһ хакны сөйләр һәм туры юлга да күндерер.
Verse 5
ٱدْعُوهُمْ لِـَٔابَآئِهِمْ هُوَ أَقْسَطُ عِندَ ٱللَّهِ ۚ فَإِن لَّمْ تَعْلَمُوٓا۟ ءَابَآءَهُمْ فَإِخْوَٰنُكُمْ فِى ٱلدِّينِ وَمَوَٰلِيكُمْ ۚ وَلَيْسَ عَلَيْكُمْ جُنَاحٌ فِيمَآ أَخْطَأْتُم بِهِۦ وَلَـٰكِن مَّا تَعَمَّدَتْ قُلُوبُكُمْ ۚ وَكَانَ ٱللَّهُ غَفُورًا رَّحِيمًا
Transliteration id'ʿūhum liābāihim huwa aqsaṭu ʿinda l-lahi fa-in lam taʿlamū ābāahum fa-ikh'wānukum fī l-dīni wamawālīkum walaysa ʿalaykum junāḥun fīmā akhṭatum bihi walākin mā taʿammadat qulūbukum wakāna l-lahu ghafūran raḥīman
Tatar Тәрбияләр өчен үз гаиләгезгә алган ир балаларга аталарының исеме белән дәшегез, бу эш сезнең өчен Аллаһ хозурында гаделрәктер, әгәр аталарының исемнәрен белмәсәгез, ул балалар – диндә сезнең кардәшләрегездер, ул вакытта кардәшем дип дәшегез, вә алар якын дусларыгыздыр, хаталык белән ул балаларның аталары булмаган кешеләргә угыл ясап дәшсәгез гөнаһ юктыр, ләкин белеп аталары булмаган кешеләргә бала ясап дәшсәгез гөнаһ бардыр, бу хакта бу аять иңгәнче булган хаталыкларыгызны гафу итәр булды вә рәхимле дә булды.
Verse 6
ٱلنَّبِىُّ أَوْلَىٰ بِٱلْمُؤْمِنِينَ مِنْ أَنفُسِهِمْ ۖ وَأَزْوَٰجُهُۥٓ أُمَّهَـٰتُهُمْ ۗ وَأُو۟لُوا۟ ٱلْأَرْحَامِ بَعْضُهُمْ أَوْلَىٰ بِبَعْضٍ فِى كِتَـٰبِ ٱللَّهِ مِنَ ٱلْمُؤْمِنِينَ وَٱلْمُهَـٰجِرِينَ إِلَّآ أَن تَفْعَلُوٓا۟ إِلَىٰٓ أَوْلِيَآئِكُم مَّعْرُوفًا ۚ كَانَ ذَٰلِكَ فِى ٱلْكِتَـٰبِ مَسْطُورًا
Transliteration al-nabiyu awlā bil-mu'minīna min anfusihim wa-azwājuhu ummahātuhum wa-ulū l-arḥāmi baʿḍuhum awlā bibaʿḍin fī kitābi l-lahi mina l-mu'minīna wal-muhājirīna illā an tafʿalū ilā awliyāikum maʿrūfan kāna dhālika fī l-kitābi masṭūran
Tatar Пәйгамбәр файда йөзеннән мөэминнәр өчен үзләреннән дә артыктыр, чөнки мөэминнәрнең нәфесләре бәгъзе вакыт гөнаһка боерганда, пәйгамбәр исә һәрвакыт файдага гына боерадыр, вә ул Мухәммәд г-мнең хатыннары, никахлары хәрам булуда мөэминнәрнең аналарыдыр. Мирас малын алуда чит мөэминнәрдән вә дин өчен күчеп килгән мөэминнәрдән, якын кардәш булган мөэминнәр берсенән-берсе артыграктыр Аллаһ китабында, ягъни мирас малы кардәш булмаган мөселманга бирелми, мәгәр якын кардәш булмаган мөселман дусларыгызга мирас малыннан васыять әйтсәгез дөрестер. Ошбу әйтелгән нәрсәләр Аллаһ китабында язылмыштыр.
Verse 7
وَإِذْ أَخَذْنَا مِنَ ٱلنَّبِيِّـۧنَ مِيثَـٰقَهُمْ وَمِنكَ وَمِن نُّوحٍ وَإِبْرَٰهِيمَ وَمُوسَىٰ وَعِيسَى ٱبْنِ مَرْيَمَ ۖ وَأَخَذْنَا مِنْهُم مِّيثَـٰقًا غَلِيظًا
Transliteration wa-idh akhadhnā mina l-nabiyīna mīthāqahum waminka wamin nūḥin wa-ib'rāhīma wamūsā waʿīsā ib'ni maryama wa-akhadhnā min'hum mīthāqan ghalīẓan
Tatar Без пәйгамбәрләрдән өммәтләрегезгә шәригать хөкемнәрене ирештерегез, аларны хак юлга Ислам диненә өндәгез дип ґәһед алдык, шулай ук синнән, Нух, Ибраһим, Муса вә Мәрьям угълы Гыйсадан ґәһед алдык, вә Без ул пәйгамбәрләрдән йөкләтелгән бурычларыгызны үтәүләре өчен каты антларын алдык.
Verse 8
لِّيَسْـَٔلَ ٱلصَّـٰدِقِينَ عَن صِدْقِهِمْ ۚ وَأَعَدَّ لِلْكَـٰفِرِينَ عَذَابًا أَلِيمًا
Transliteration liyasala l-ṣādiqīna ʿan ṣid'qihim wa-aʿadda lil'kāfirīna ʿadhāban alīman
Tatar Кыямәт көнендә Аллаһ пәйгамбәрләрнең өммәтләренә ирештергән эшләренең хаклыгыннан сорамак өчен, ягъни Аллаһ пәйгамбәрләрдән шәригать хөкемнәрен өммәтләрегезгә ирештердегезме дип сорар һәм өммәтләреннән кабул иттегезме дип сорар, кабул итмәүче кәферләргә Аллаһ рәнҗетүче ґәзаб хәзерләде.
Verse 9
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ ٱذْكُرُوا۟ نِعْمَةَ ٱللَّهِ عَلَيْكُمْ إِذْ جَآءَتْكُمْ جُنُودٌ فَأَرْسَلْنَا عَلَيْهِمْ رِيحًا وَجُنُودًا لَّمْ تَرَوْهَا ۚ وَكَانَ ٱللَّهُ بِمَا تَعْمَلُونَ بَصِيرًا
Transliteration yāayyuhā alladhīna āmanū udh'kurū niʿ'mata l-lahi ʿalaykum idh jāatkum junūdun fa-arsalnā ʿalayhim rīḥan wajunūdan lam tarawhā wakāna l-lahu bimā taʿmalūna baṣīran
Tatar Ий мөэминнәр, Аллаһуның сезгә ярдәм нигъмәтене хәтерләгез, Хандак сугышына сезнең өстегезгә ун мең мөшрикләр гаскәре килде, Без алар өстенә каты җил җибәрдек, ул җил аларны туңдырды, утларын сүндерде, күзләренә туфрак тутырды вә чатырларын җимерде, дәхи алар өстенә мең фәрештә җибәрдек, алар фәрештәләрне күрмиләр, фәкать тавышларын гына ишетәләр иде. Хандак казып мөшрикләргә каршы торуыгызны күрер булды. Ягъни Мәдинә әйләнәсенә тирән чокыр казып шәһәрне вә мөселманнарны сакладылар.
Verse 10
إِذْ جَآءُوكُم مِّن فَوْقِكُمْ وَمِنْ أَسْفَلَ مِنكُمْ وَإِذْ زَاغَتِ ٱلْأَبْصَـٰرُ وَبَلَغَتِ ٱلْقُلُوبُ ٱلْحَنَاجِرَ وَتَظُنُّونَ بِٱللَّهِ ٱلظُّنُونَا۠
Transliteration idh jāūkum min fawqikum wamin asfala minkum wa-idh zāghati l-abṣāru wabalaghati l-qulūbu l-ḥanājira wataẓunnūna bil-lahi l-ẓunūnā
Tatar Мөшрикләрнең ярты гаскәре елганың өс ягыннан, икенче яртысы елганың ас ягыннан сезгә ашыгып йөгереп килделәр, шул вакытта мөселманнар мөшрикләрнең күплеген күреп һәр нәрсәне онытып мөшрикләргә шаккатып карап тордылар, вә калепләре бугазларына иреште, вә сез Аллаһуга төрле заннар кыйлдыгыз, монафикълар мөселманнар һәлак булалар дип зан иттеләр, әмма хак мөэминнәр Аллаһуның ярдәме безгә ирешер дип зан иттеләр.
Verse 11
هُنَالِكَ ٱبْتُلِىَ ٱلْمُؤْمِنُونَ وَزُلْزِلُوا۟ زِلْزَالًا شَدِيدًا
Transliteration hunālika ub'tuliya l-mu'minūna wazul'zilū zil'zālan shadīdan
Tatar Шул ваккытта мөэминнәр сыналдылар, вә алар каты тетрәү белән тетрәделәр.
Verse 12
وَإِذْ يَقُولُ ٱلْمُنَـٰفِقُونَ وَٱلَّذِينَ فِى قُلُوبِهِم مَّرَضٌ مَّا وَعَدَنَا ٱللَّهُ وَرَسُولُهُۥٓ إِلَّا غُرُورًا
Transliteration wa-idh yaqūlu l-munāfiqūna wa-alladhīna fī qulūbihim maraḍun mā waʿadanā l-lahu warasūluhu illā ghurūran
Tatar Ул вакытта монафикълар вә күңелләрендә начар игътикад булган кешеләр әйттеләр: "Аллаһ вә Аның расүле безгә ярдәм булачак дип чын вәгъдә итмәделәр, мәгәр безне алдамак өчен ялган вәгъдә иттеләр" – дип.
Verse 13
وَإِذْ قَالَت طَّآئِفَةٌ مِّنْهُمْ يَـٰٓأَهْلَ يَثْرِبَ لَا مُقَامَ لَكُمْ فَٱرْجِعُوا۟ ۚ وَيَسْتَـْٔذِنُ فَرِيقٌ مِّنْهُمُ ٱلنَّبِىَّ يَقُولُونَ إِنَّ بُيُوتَنَا عَوْرَةٌ وَمَا هِىَ بِعَوْرَةٍ ۖ إِن يُرِيدُونَ إِلَّا فِرَارًا
Transliteration wa-idh qālat ṭāifatun min'hum yāahla yathriba lā muqāma lakum fa-ir'jiʿū wayastadhinu farīqun min'humu l-nabiya yaqūlūna inna buyūtanā ʿawratun wamā hiya biʿawratin in yurīdūna illā firāran
Tatar Монафикълардан бер таифә әйтте: "Ий Мәдинә халкы, монда торырга сезгә урын юк, качып булса да өйләрегезгә кайтыгыз". Алардан бер җәмәгать Мухәммәд г-м янына килеп: өйләребезне саклаучы юк, безгә кайтырга рөхсәт бир, диделәр, вәхәлән ки өйләре сакланмыш иде, бит алар качарга гына юл карыйлар.
Verse 14
وَلَوْ دُخِلَتْ عَلَيْهِم مِّنْ أَقْطَارِهَا ثُمَّ سُئِلُوا۟ ٱلْفِتْنَةَ لَـَٔاتَوْهَا وَمَا تَلَبَّثُوا۟ بِهَآ إِلَّا يَسِيرًا
Transliteration walaw dukhilat ʿalayhim min aqṭārihā thumma su-ilū l-fit'nata laātawhā wamā talabbathū bihā illā yasīran
Tatar Мөшрикләр Мәдинәнең төрле тарафыннан кереп монафикъларны очратып, алардан безнең яклы булып мөселманнарга каршы сугышасызмы дип сорасалар, монафикълар уйлап та тормыйча -мөселманнарга каршы сугышабыз дип җавап бирәләр.
Verse 15
وَلَقَدْ كَانُوا۟ عَـٰهَدُوا۟ ٱللَّهَ مِن قَبْلُ لَا يُوَلُّونَ ٱلْأَدْبَـٰرَ ۚ وَكَانَ عَهْدُ ٱللَّهِ مَسْـُٔولًا
Transliteration walaqad kānū ʿāhadū l-laha min qablu lā yuwallūna l-adbāra wakāna ʿahdu l-lahi masūlan
Tatar Тәхкыйк ул монафикълар Хандак сугышыннан элек пәйгамбәр васитасы илә мөшрикләргә каршы сугышырга һәм сугыштан качмаска Аллаһуга ґәһед бирделәр. Бит Аллаһуга биргән ґәһедтән кыямәт көнне, әлбәттә, сорау булыр.
Verse 16
قُل لَّن يَنفَعَكُمُ ٱلْفِرَارُ إِن فَرَرْتُم مِّنَ ٱلْمَوْتِ أَوِ ٱلْقَتْلِ وَإِذًا لَّا تُمَتَّعُونَ إِلَّا قَلِيلًا
Transliteration qul lan yanfaʿakumu l-firāru in farartum mina l-mawti awi l-qatli wa-idhan lā tumattaʿūna illā qalīlan
Tatar Аларга әйт: "Сезгә качмак файда бирмәс, әгәр сез үлемнән яки үтерелүдән качсагыз да барыбер үләчәксез, файдалана алмассыз мәгәр аз гына файдаланып калырсыз.
Verse 17
قُلْ مَن ذَا ٱلَّذِى يَعْصِمُكُم مِّنَ ٱللَّهِ إِنْ أَرَادَ بِكُمْ سُوٓءًا أَوْ أَرَادَ بِكُمْ رَحْمَةً ۚ وَلَا يَجِدُونَ لَهُم مِّن دُونِ ٱللَّهِ وَلِيًّا وَلَا نَصِيرًا
Transliteration qul man dhā alladhī yaʿṣimukum mina l-lahi in arāda bikum sūan aw arāda bikum raḥmatan walā yajidūna lahum min dūni l-lahi waliyyan walā naṣīran
Tatar Янә әйт: "Аллаһуның казасыннан сезне кем коткарыр әгәр ул сезгә бер зарарны теләсә, яки сезгә рәхмәт итәргә теләсә кем сезгә зарар ирештерә алыр, вә алар Аллаһудан башка файда итүчене дә, зарар ирештерүчене дә тапмаслар.
Verse 18
۞ قَدْ يَعْلَمُ ٱللَّهُ ٱلْمُعَوِّقِينَ مِنكُمْ وَٱلْقَآئِلِينَ لِإِخْوَٰنِهِمْ هَلُمَّ إِلَيْنَا ۖ وَلَا يَأْتُونَ ٱلْبَأْسَ إِلَّا قَلِيلًا
Transliteration qad yaʿlamu l-lahu l-muʿawiqīna minkum wal-qāilīna li-ikh'wānihim halumma ilaynā walā yatūna l-basa illā qalīlan
Tatar Аллаһ сугышта пәйгамбәргә ярдәм итүдән кешеләрне тыючы монафикъларны һәм пәйгамбәргә ияреп сугышка бармагыз, безнең янга килегез диючеләрне беләдер, пәйгамбәр хәтере өчен үләргә барасыңмы дип бер-берсен сугыштан тыйдылар, шуның өчен монафикълар сугышка бик аз баралар иде.
Verse 19
أَشِحَّةً عَلَيْكُمْ ۖ فَإِذَا جَآءَ ٱلْخَوْفُ رَأَيْتَهُمْ يَنظُرُونَ إِلَيْكَ تَدُورُ أَعْيُنُهُمْ كَٱلَّذِى يُغْشَىٰ عَلَيْهِ مِنَ ٱلْمَوْتِ ۖ فَإِذَا ذَهَبَ ٱلْخَوْفُ سَلَقُوكُم بِأَلْسِنَةٍ حِدَادٍ أَشِحَّةً عَلَى ٱلْخَيْرِ ۚ أُو۟لَـٰٓئِكَ لَمْ يُؤْمِنُوا۟ فَأَحْبَطَ ٱللَّهُ أَعْمَـٰلَهُمْ ۚ وَكَانَ ذَٰلِكَ عَلَى ٱللَّهِ يَسِيرًا
Transliteration ashiḥḥatan ʿalaykum fa-idhā jāa l-khawfu ra-aytahum yanẓurūna ilayka tadūru aʿyunuhum ka-alladhī yugh'shā ʿalayhi mina l-mawti fa-idhā dhahaba l-khawfu salaqūkum bi-alsinatin ḥidādin ashiḥḥatan ʿalā l-khayri ulāika lam yu'minū fa-aḥbaṭa l-lahu aʿmālahum wakāna dhālika ʿalā l-lahi yasīran
Tatar Алар сезгә ияреп барырлар фәкать сездән кызганып табыш малын алыр өчен, әгәр мөселманнарга кәферләрдән куркыныч килсә, аларны күрерсең сиңа карарлар, – күз алмалары әйләнер үлем исереклегендә һушы киткән кешенең күзе кеби, әгәр курку китсә, үткен тел белән сезне рәнҗетерләр, безнең ярдәм белән җиңдегез, безгә табыш -малын бирми калдырмагыз, диярләр, табыш малына артык комсыз булганнары хәлдә. Ошбу монафикълар хакыйкатьтә иман китермәделәр, Аллаһ аларның гамәлләрен сәвабсыз кылды, бу эш Аллаһуга бик җиңел булды.
Verse 20
يَحْسَبُونَ ٱلْأَحْزَابَ لَمْ يَذْهَبُوا۟ ۖ وَإِن يَأْتِ ٱلْأَحْزَابُ يَوَدُّوا۟ لَوْ أَنَّهُم بَادُونَ فِى ٱلْأَعْرَابِ يَسْـَٔلُونَ عَنْ أَنۢبَآئِكُمْ ۖ وَلَوْ كَانُوا۟ فِيكُم مَّا قَـٰتَلُوٓا۟ إِلَّا قَلِيلًا
Transliteration yaḥsabūna l-aḥzāba lam yadhhabū wa-in yati l-aḥzābu yawaddū law annahum bādūna fī l-aʿrābi yasalūna ʿan anbāikum walaw kānū fīkum mā qātalū illā qalīlan
Tatar Монафийкълар куркуларыннан кәферләр гаскәре җиңелмәгән вә китмәгәннәр дип уйладылар. Әгәр кәферләр гаскәре икенче мәртәбә килсә, монафикълар сугыш вакытында сезнең арагызда булмыйча сахрә гарәбләре арасында булуны телиләр һәм үткән-барган кешеләрдән мөселманнар җиңелмиме әле дип сезнең хәлегездән сорашып торуны телиләр. Әгәр алар сугыш вакытында сезнең арагызда булсалар, кәферләргә каршы сугышмаслар иде, мәгәр рыя белән генә аз гына сугышыр иделәр.
Verse 21
لَّقَدْ كَانَ لَكُمْ فِى رَسُولِ ٱللَّهِ أُسْوَةٌ حَسَنَةٌ لِّمَن كَانَ يَرْجُوا۟ ٱللَّهَ وَٱلْيَوْمَ ٱلْـَٔاخِرَ وَذَكَرَ ٱللَّهَ كَثِيرًا
Transliteration laqad kāna lakum fī rasūli l-lahi us'watun ḥasanatun liman kāna yarjū l-laha wal-yawma l-ākhira wadhakara l-laha kathīran
Tatar Тәхкыйк Аллаһ рәсүлендә сезгә иярергә тиешле булган күркәм холык вә яхшы сыйфатлар бардыр, Аллаһудан сәвабны һәм ахирәттә җәннәтне өмет иткән хәлдә Аллаһуны күп зекер итүче мөэминнәр өчен.
Verse 22
وَلَمَّا رَءَا ٱلْمُؤْمِنُونَ ٱلْأَحْزَابَ قَالُوا۟ هَـٰذَا مَا وَعَدَنَا ٱللَّهُ وَرَسُولُهُۥ وَصَدَقَ ٱللَّهُ وَرَسُولُهُۥ ۚ وَمَا زَادَهُمْ إِلَّآ إِيمَـٰنًا وَتَسْلِيمًا
Transliteration walammā raā l-mu'minūna l-aḥzāba qālū hādhā mā waʿadanā l-lahu warasūluhu waṣadaqa l-lahu warasūluhu wamā zādahum illā īmānan wataslīman
Tatar Мөэминнәр кәфер гаскәренең килгәнен күрсәләр, "ошбу көн Аллаһ һәм Аның расүле вәгъдә иткән сынау көне вә ярдәм ирешәчәк көндер, Аллаһ да вә Аның расүле дә вәгъдәләрендә тордылар", – дип. Кәфер гаскәренең алар өстенә килүе, мөэминнәрнең фәкать иманнарын һәм Аллаһ әмеренә риза булуны гына арттырды.
Verse 23
مِّنَ ٱلْمُؤْمِنِينَ رِجَالٌ صَدَقُوا۟ مَا عَـٰهَدُوا۟ ٱللَّهَ عَلَيْهِ ۖ فَمِنْهُم مَّن قَضَىٰ نَحْبَهُۥ وَمِنْهُم مَّن يَنتَظِرُ ۖ وَمَا بَدَّلُوا۟ تَبْدِيلًا
Transliteration mina l-mu'minīna rijālun ṣadaqū mā ʿāhadū l-laha ʿalayhi famin'hum man qaḍā naḥbahu wamin'hum man yantaẓiru wamā baddalū tabdīlan
Tatar Мөэмин ирләрдән Аллаһуга биргән ґәһедләрен-вәгъдәләрен үтәүчеләре бар, ул вәгъдә расүл яныннан һич китмичә кәферләр белән сугышудыр: Аларның кайберләре бурычларын үтәүдә таза тордылар, хәтта шәһид булдылар, вә алардан кайберләре Аллаһ юлында шәһид булуны көтәрләр, алар ґәһедләрен һич тә үзгәртмәделәр.
Verse 24
لِّيَجْزِىَ ٱللَّهُ ٱلصَّـٰدِقِينَ بِصِدْقِهِمْ وَيُعَذِّبَ ٱلْمُنَـٰفِقِينَ إِن شَآءَ أَوْ يَتُوبَ عَلَيْهِمْ ۚ إِنَّ ٱللَّهَ كَانَ غَفُورًا رَّحِيمًا
Transliteration liyajziya l-lahu l-ṣādiqīna biṣid'qihim wayuʿadhiba l-munāfiqīna in shāa aw yatūba ʿalayhim inna l-laha kāna ghafūran raḥīman
Tatar Аллаһ ґәһедләрендә торган туры мөэминнәргә изге җәзалар белән җәза кылмак өчен, вә тәүбә итмәсәләр монафикъларны ґәзаб кылыр өчен, әгәр тәүбә итсәләр тәүбәләрен кабул итәр өчен, тәүбә итеп төзәлүчене, әлбәттә, Аллаһ ярлыкаучы вә рәхмәт итүче булды.
Verse 25
وَرَدَّ ٱللَّهُ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ بِغَيْظِهِمْ لَمْ يَنَالُوا۟ خَيْرًا ۚ وَكَفَى ٱللَّهُ ٱلْمُؤْمِنِينَ ٱلْقِتَالَ ۚ وَكَانَ ٱللَّهُ قَوِيًّا عَزِيزًا
Transliteration waradda l-lahu alladhīna kafarū bighayẓihim lam yanālū khayran wakafā l-lahu l-mu'minīna l-qitāla wakāna l-lahu qawiyyan ʿazīzan
Tatar Аллаһ кәферләрне хандак сугышыннан ачуланганнары хәлдә кире кайтарды өметләренә ирешә алмадылар, җил вә фәрештәләр җибәреп мөэминнәргә ярдәм итәргә Аллаһ үзе җитте. Аллаһ куәтле вә җиңүче булды
Verse 26
وَأَنزَلَ ٱلَّذِينَ ظَـٰهَرُوهُم مِّنْ أَهْلِ ٱلْكِتَـٰبِ مِن صَيَاصِيهِمْ وَقَذَفَ فِى قُلُوبِهِمُ ٱلرُّعْبَ فَرِيقًا تَقْتُلُونَ وَتَأْسِرُونَ فَرِيقًا
Transliteration wa-anzala alladhīna ẓāharūhum min ahli l-kitābi min ṣayāṣīhim waqadhafa fī qulūbihimu l-ruʿ'ba farīqan taqtulūna watasirūna farīqan
Tatar Кариза яһүдләре, Мәккә мөшрикләренә ярдәм итеп тордылар. Хандак сугышыннан соң ул авылны Аллаһ басып алырга боерды. Мөселманнар гаскәрен күргәч, саклана торган ныгытмага кереп бикләнделәр. Мөселманнар бу ныгытманы берничә көн камап тордылар. Аллаһ әйттте: "Аллаһ мөшрикләр гаскәренә ярдәм итүче китап әһеле яһүдләрне кальгадан, ныгытмадан чыгарды, вә күңелләренә курку салды, каршылык күрсәткәннәрен сез үтердегез, кайберләрен кулга алдыгыз."
Verse 27
وَأَوْرَثَكُمْ أَرْضَهُمْ وَدِيَـٰرَهُمْ وَأَمْوَٰلَهُمْ وَأَرْضًا لَّمْ تَطَـُٔوهَا ۚ وَكَانَ ٱللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ قَدِيرًا
Transliteration wa-awrathakum arḍahum wadiyārahum wa-amwālahum wa-arḍan lam taṭaūhā wakāna l-lahu ʿalā kulli shayin qadīran
Tatar Дәхи Аллаһ аларның җирләрен, йортларын вә малларын сезгә мирас итеп бирде, вә җир өстендә сезнең аякларыгыз басмаган күп кенә җирләрне сезгә мирас итеп бирде, Аллаһ һәрнәрсәгә кадир булды.
Verse 28
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلنَّبِىُّ قُل لِّأَزْوَٰجِكَ إِن كُنتُنَّ تُرِدْنَ ٱلْحَيَوٰةَ ٱلدُّنْيَا وَزِينَتَهَا فَتَعَالَيْنَ أُمَتِّعْكُنَّ وَأُسَرِّحْكُنَّ سَرَاحًا جَمِيلًا
Transliteration yāayyuhā l-nabiyu qul li-azwājika in kuntunna turid'na l-ḥayata l-dun'yā wazīnatahā fataʿālayna umattiʿ'kunna wa-usarriḥ'kunna sarāḥan jamīlan
Tatar Мухәммәд г-мнең хатыннары яхшы киемнәр һәм яхшы зиннәтләр таләп иттеләр. Ул хакта Аллаһ әйтте: "Ий пәйгамбәр, хатыннарыңа әйт, әгәр сез дөнья байлыгын вә аның зиннәтен теләсәгез, килегез, мин сезгә сез сораган дөнья нәрсәләрен бирермен, вә һич зарар итмичә яхшылык белән талак итәрмен.
Verse 29
وَإِن كُنتُنَّ تُرِدْنَ ٱللَّهَ وَرَسُولَهُۥ وَٱلدَّارَ ٱلْـَٔاخِرَةَ فَإِنَّ ٱللَّهَ أَعَدَّ لِلْمُحْسِنَـٰتِ مِنكُنَّ أَجْرًا عَظِيمًا
Transliteration wa-in kuntunna turid'na l-laha warasūlahu wal-dāra l-ākhirata fa-inna l-laha aʿadda lil'muḥ'sināti minkunna ajran ʿaẓīman
Tatar Әгәр Аллаһ ризалыгын вә Аның рәсүленең ризалыгын һәм ахирәт тормышын теләсәгез һәм таләп итсәгез, Сезләрдән ахирәтне сөюче яхшы хатынга Аллаһ олугъ әҗерләр хәзерләде".
Verse 30
يَـٰنِسَآءَ ٱلنَّبِىِّ مَن يَأْتِ مِنكُنَّ بِفَـٰحِشَةٍ مُّبَيِّنَةٍ يُضَـٰعَفْ لَهَا ٱلْعَذَابُ ضِعْفَيْنِ ۚ وَكَانَ ذَٰلِكَ عَلَى ٱللَّهِ يَسِيرًا
Transliteration yānisāa l-nabiyi man yati minkunna bifāḥishatin mubayyinatin yuḍāʿaf lahā l-ʿadhābu ḍiʿ'fayni wakāna dhālika ʿalā l-lahi yasīran
Tatar Ий пәйгамбәр хатыннары, әгәр Сезләрдән берегез фәхешлек кыйлса яки пәйгамбәргә итагать итмәсә, ул хатынга башка хатыннарга булачак ґәзабның ике өлеше булачак, бу эш Аллаһуга бик җиңел булды.
Verse 31
۞ وَمَن يَقْنُتْ مِنكُنَّ لِلَّهِ وَرَسُولِهِۦ وَتَعْمَلْ صَـٰلِحًا نُّؤْتِهَآ أَجْرَهَا مَرَّتَيْنِ وَأَعْتَدْنَا لَهَا رِزْقًا كَرِيمًا
Transliteration waman yaqnut minkunna lillahi warasūlihi wataʿmal ṣāliḥan nu'tihā ajrahā marratayni wa-aʿtadnā lahā riz'qan karīman
Tatar Сезләрдән берегез Аллаһуга һәм Аның рәсүленә итагать итсә, вә изге гамәлләр кылса, ул хатынга башка хатыннарга биреләчәк сәвабның ике өлешен бирербез, вә аңа җәннәттә күркәм ризыклар хәзерләдек.
Verse 32
يَـٰنِسَآءَ ٱلنَّبِىِّ لَسْتُنَّ كَأَحَدٍ مِّنَ ٱلنِّسَآءِ ۚ إِنِ ٱتَّقَيْتُنَّ فَلَا تَخْضَعْنَ بِٱلْقَوْلِ فَيَطْمَعَ ٱلَّذِى فِى قَلْبِهِۦ مَرَضٌ وَقُلْنَ قَوْلًا مَّعْرُوفًا
Transliteration yānisāa l-nabiyi lastunna ka-aḥadin mina l-nisāi ini ittaqaytunna falā takhḍaʿna bil-qawli fayaṭmaʿa alladhī fī qalbihi maraḍun waqul'na qawlan maʿrūfan
Tatar Ий пәйгамбәр хатыннары, сез башка хатыннар кеби түгелсез, әгәр гөнаһлардан саклансагыз, ят ирләргә җавап биргәндә тавышларыгызны нечкәртеп йомшак сөйләмәгез, чөнки нечкә тавыш белән йомшак сөйләсәгез күңелләрендә шәһвәт яки яманлык чире булган ирләр сездән өметләнерләр, вә аларга тавышыгызны нечкәртмичә яхшы сүз әйтегез.
Verse 33
وَقَرْنَ فِى بُيُوتِكُنَّ وَلَا تَبَرَّجْنَ تَبَرُّجَ ٱلْجَـٰهِلِيَّةِ ٱلْأُولَىٰ ۖ وَأَقِمْنَ ٱلصَّلَوٰةَ وَءَاتِينَ ٱلزَّكَوٰةَ وَأَطِعْنَ ٱللَّهَ وَرَسُولَهُۥٓ ۚ إِنَّمَا يُرِيدُ ٱللَّهُ لِيُذْهِبَ عَنكُمُ ٱلرِّجْسَ أَهْلَ ٱلْبَيْتِ وَيُطَهِّرَكُمْ تَطْهِيرًا
Transliteration waqarna fī buyūtikunna walā tabarrajna tabarruja l-jāhiliyati l-ūlā wa-aqim'na l-ṣalata waātīna l-zakata wa-aṭiʿ'na l-laha warasūlahu innamā yurīdu l-lahu liyudh'hiba ʿankumu l-rij'sa ahla l-bayti wayuṭahhirakum taṭhīran
Tatar Вә өйләрегездә торыгыз, вә җаһилийәт заманындагы хатыннар кеби бизәкләнгән зиннәтләрегезне ят ирләргә күрсәтмәгез, намазларыгызны укыгыз, зәкятләрегезне бирегез, вә Аллаһуга вә Аның рәсүленә итагать итегез, ий сез, расүл г-мнең өй әһелләре, Аллаһ сездән гөнаһларны күтәрүне вә сезне кимчелекләрдән пакьләүне телидер.
Verse 34
وَٱذْكُرْنَ مَا يُتْلَىٰ فِى بُيُوتِكُنَّ مِنْ ءَايَـٰتِ ٱللَّهِ وَٱلْحِكْمَةِ ۚ إِنَّ ٱللَّهَ كَانَ لَطِيفًا خَبِيرًا
Transliteration wa-udh'kur'na mā yut'lā fī buyūtikunna min āyāti l-lahi wal-ḥik'mati inna l-laha kāna laṭīfan khabīran
Tatar Дәхи өегездә укылган Аллаһуның аятьләрен вә хөкемнәрен зекер итегез, Аллаһ бик нечкә нәрсәләрдән дә хәбәрдар булды.
Verse 35
إِنَّ ٱلْمُسْلِمِينَ وَٱلْمُسْلِمَـٰتِ وَٱلْمُؤْمِنِينَ وَٱلْمُؤْمِنَـٰتِ وَٱلْقَـٰنِتِينَ وَٱلْقَـٰنِتَـٰتِ وَٱلصَّـٰدِقِينَ وَٱلصَّـٰدِقَـٰتِ وَٱلصَّـٰبِرِينَ وَٱلصَّـٰبِرَٰتِ وَٱلْخَـٰشِعِينَ وَٱلْخَـٰشِعَـٰتِ وَٱلْمُتَصَدِّقِينَ وَٱلْمُتَصَدِّقَـٰتِ وَٱلصَّـٰٓئِمِينَ وَٱلصَّـٰٓئِمَـٰتِ وَٱلْحَـٰفِظِينَ فُرُوجَهُمْ وَٱلْحَـٰفِظَـٰتِ وَٱلذَّٰكِرِينَ ٱللَّهَ كَثِيرًا وَٱلذَّٰكِرَٰتِ أَعَدَّ ٱللَّهُ لَهُم مَّغْفِرَةً وَأَجْرًا عَظِيمًا
Transliteration inna l-mus'limīna wal-mus'limāti wal-mu'minīna wal-mu'mināti wal-qānitīna wal-qānitāti wal-ṣādiqīna wal-ṣādiqāti wal-ṣābirīna wal-ṣābirāti wal-khāshiʿīna wal-khāshiʿāti wal-mutaṣadiqīna wal-mutaṣadiqāti wal-ṣāimīna wal-ṣāimāti wal-ḥāfiẓīna furūjahum wal-ḥāfiẓāti wal-dhākirīna l-laha kathīran wal-dhākirāti aʿadda l-lahu lahum maghfiratan wa-ajran ʿaẓīman
Tatar Ислам динен риза булып тотучы ирләр вә хатыннар, вә ышану лязем булган нәрсәләрнең һәммәсенә дә ышанучы ирләр һәм хатыннар, вә Аллаһуга итәгать итүче ирләр һәм хатыннар, вә сүздә һәм гамәлдә туры булган ирләр һәм хатыннар, вә гадел яшәп дине дөрес тотар өчен бөтен авырлыкларны күтәрүче сабыр ирләр һәм сабыр хатыннар, вә күңелләре белән Аллаһуга түбәнчелекле булып дин эшләренә мәхәббәт итүче ирләр һәм хатыннар, вә Аллаһ күрсәткән урыннарга зәкят вә башка садакаларын бирүче ирләр һәм хатыннар, вә рузә тотучы ирләр һәм хатыннар, вә зинадан сакланучы ирләр һәм хатыннар, вә Аллаһуны күп зекер итүче ирләр һәм хатыннар, бу әйтелгән эшләрне эшләүчеләргә Аллаһ вак гөнаһларына ярлыкауны хәзерләде вә изге гамәлләренә олугъ әҗерләр хәзерләде.
Verse 36
وَمَا كَانَ لِمُؤْمِنٍ وَلَا مُؤْمِنَةٍ إِذَا قَضَى ٱللَّهُ وَرَسُولُهُۥٓ أَمْرًا أَن يَكُونَ لَهُمُ ٱلْخِيَرَةُ مِنْ أَمْرِهِمْ ۗ وَمَن يَعْصِ ٱللَّهَ وَرَسُولَهُۥ فَقَدْ ضَلَّ ضَلَـٰلًا مُّبِينًا
Transliteration wamā kāna limu'minin walā mu'minatin idhā qaḍā l-lahu warasūluhu amran an yakūna lahumu l-khiyaratu min amrihim waman yaʿṣi l-laha warasūlahu faqad ḍalla ḍalālan mubīnan
Tatar Бернинди мөэмин иргә вә мөэминә хатынга лаек булмас, һәркайчан Аллаһ вә Аның расүле бер нәрсә хакында хөкем итсәләр, бу хөкемне читкә куеп үзләре теләгәнне ихтыяр итәргә, бәлки Аллаһ вә рәсүлнең әмерләрен тоту фарыз буладыр. Әгәр берәү Аллаһ вә рәсүлнең әмерен тотмыйча нәфесе теләгәнчә эш кылса, яки динсез кешеләргә ияреп эш кылса, тәхкыйк ул кеше ачыктан-ачык адашты.
Verse 37
وَإِذْ تَقُولُ لِلَّذِىٓ أَنْعَمَ ٱللَّهُ عَلَيْهِ وَأَنْعَمْتَ عَلَيْهِ أَمْسِكْ عَلَيْكَ زَوْجَكَ وَٱتَّقِ ٱللَّهَ وَتُخْفِى فِى نَفْسِكَ مَا ٱللَّهُ مُبْدِيهِ وَتَخْشَى ٱلنَّاسَ وَٱللَّهُ أَحَقُّ أَن تَخْشَىٰهُ ۖ فَلَمَّا قَضَىٰ زَيْدٌ مِّنْهَا وَطَرًا زَوَّجْنَـٰكَهَا لِكَىْ لَا يَكُونَ عَلَى ٱلْمُؤْمِنِينَ حَرَجٌ فِىٓ أَزْوَٰجِ أَدْعِيَآئِهِمْ إِذَا قَضَوْا۟ مِنْهُنَّ وَطَرًا ۚ وَكَانَ أَمْرُ ٱللَّهِ مَفْعُولًا
Transliteration wa-idh taqūlu lilladhī anʿama l-lahu ʿalayhi wa-anʿamta ʿalayhi amsik ʿalayka zawjaka wa-ittaqi l-laha watukh'fī fī nafsika mā l-lahu mub'dīhi watakhshā l-nāsa wal-lahu aḥaqqu an takhshāhu falammā qaḍā zaydun min'hā waṭaran zawwajnākahā likay lā yakūna ʿalā l-mu'minīna ḥarajun fī azwāji adʿiyāihim idhā qaḍaw min'hunna waṭaran wakāna amru l-lahi mafʿūlan
Tatar Аллаһ ингам кылган Зәедкә әйтәсең, вә син дә азат итеп аңа ингам кылдың: "Хатының Зәйнәпне үзеңә хатын итеп тот, аны зарар илә талак итү дә Аллаһудан", – дисең вә күңелендә бер нәрсәне яшерәсең, Аллаһ күңелендә булган нәрсәне мәгълүм итәчәктер! Зәйнәпкә өйләнәчәген Аллаһ алдан белдергән иде. Син кешеләрдән куркасың, кешеләрнең: "Асрау угълының хатынына өйләнде", – дип сөйләүләреннән, бит Аллаһудан курку тиешлерәктер. Зәед Зәйнәпне талак иткәч, Без сине Зәйнәпкә өйләндердек, угыллыкка алган балаларның талак кылган хатыннарын никахлануда мөэминнәргә тарлык булмасын өчен. Аллаһ: булсын, дип әмер иткән нәрсә, әлбәттә, булучыдыр. Угыллыкка алып үстергән бала өйләнгәч, хатынын талак итсә, бу хатынга тәрбияләп үстерүче ирнең никахлануы дөрес буладыр.
Verse 38
مَّا كَانَ عَلَى ٱلنَّبِىِّ مِنْ حَرَجٍ فِيمَا فَرَضَ ٱللَّهُ لَهُۥ ۖ سُنَّةَ ٱللَّهِ فِى ٱلَّذِينَ خَلَوْا۟ مِن قَبْلُ ۚ وَكَانَ أَمْرُ ٱللَّهِ قَدَرًا مَّقْدُورًا
Transliteration mā kāna ʿalā l-nabiyi min ḥarajin fīmā faraḍa l-lahu lahu sunnata l-lahi fī alladhīna khalaw min qablu wakāna amru l-lahi qadaran maqdūran
Tatar Аллаһ пәйгамбәр г-мгә фарыз, ваҗеб иткән нәрсәдә аңа тарлык кылмады, ягъни хатын алуда, Аллаһуның гадәте синнән әүвәлге пәйгамбәрләргә дә хатын алуда тарлык кылмау иде. Аллаһу тәгаләнең әмере хөкем ителмеш һәм үтәлмеш булды.
Verse 39
ٱلَّذِينَ يُبَلِّغُونَ رِسَـٰلَـٰتِ ٱللَّهِ وَيَخْشَوْنَهُۥ وَلَا يَخْشَوْنَ أَحَدًا إِلَّا ٱللَّهَ ۗ وَكَفَىٰ بِٱللَّهِ حَسِيبًا
Transliteration alladhīna yuballighūna risālāti l-lahi wayakhshawnahu walā yakhshawna aḥadan illā l-laha wakafā bil-lahi ḥasīban
Tatar Синнән әүвәлге пәйгамбәрләр Аллаһуның барча хөкемнәрен кавемнәренә ирештерер иделәр, Һәм һичкемнән курыкмыйча, фәкать Аллаһудан гына куркыр иделәр. Хисап итмәк вә хөкем кылмак өчен Аллаһ җитәдер.
Verse 40
مَّا كَانَ مُحَمَّدٌ أَبَآ أَحَدٍ مِّن رِّجَالِكُمْ وَلَـٰكِن رَّسُولَ ٱللَّهِ وَخَاتَمَ ٱلنَّبِيِّـۧنَ ۗ وَكَانَ ٱللَّهُ بِكُلِّ شَىْءٍ عَلِيمًا
Transliteration mā kāna muḥammadun abā aḥadin min rijālikum walākin rasūla l-lahi wakhātama l-nabiyīna wakāna l-lahu bikulli shayin ʿalīman
Tatar Мухәммәд г-м ирләрегезнең һәрберсенең атасы булмады, Зәеднең дә атасы түгел иде, хатынын алырга дөрестер, ләкин ул Аллаһуның расүле вә пәйгамбәрләрнең ахыргысыдыр. Аллаһ һәрнәрсәне белеп эшләүче булды.
Verse 41
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ ٱذْكُرُوا۟ ٱللَّهَ ذِكْرًا كَثِيرًا
Transliteration yāayyuhā alladhīna āmanū udh'kurū l-laha dhik'ran kathīran
Tatar Ий мөэминнәр, Аллаһуны күп зекер итегез.
Verse 42
وَسَبِّحُوهُ بُكْرَةً وَأَصِيلًا
Transliteration wasabbiḥūhu buk'ratan wa-aṣīlan
Tatar Көннең Әүвәлендә һәм ахырында Аны мактап тәсбих әйтегез.
Verse 43
هُوَ ٱلَّذِى يُصَلِّى عَلَيْكُمْ وَمَلَـٰٓئِكَتُهُۥ لِيُخْرِجَكُم مِّنَ ٱلظُّلُمَـٰتِ إِلَى ٱلنُّورِ ۚ وَكَانَ بِٱلْمُؤْمِنِينَ رَحِيمًا
Transliteration huwa alladhī yuṣallī ʿalaykum wamalāikatuhu liyukh'rijakum mina l-ẓulumāti ilā l-nūri wakāna bil-mu'minīna raḥīman
Tatar Аллаһ вә Аның фәрештәләре сезгә рәхмәт итәләр, имансызлык караңгылыгыннан чыгып иман яктылыгына кертмәк өчен, ягъни Аллаһ Коръән белән иман яктылыгын вә һидәят юлын күрсәтер, фәрештәләр исә Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәр өчен Аллаһудан ярдәм сорап дога кылырлар, Аллаһ Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәргә рәхмәтле булды.
Verse 44
تَحِيَّتُهُمْ يَوْمَ يَلْقَوْنَهُۥ سَلَـٰمٌ ۚ وَأَعَدَّ لَهُمْ أَجْرًا كَرِيمًا
Transliteration taḥiyyatuhum yawma yalqawnahu salāmun wa-aʿadda lahum ajran karīman
Tatar Хак мөэминнәргә Аллаһуның бүләге сәламдер, терелеп кабердән кубарылган көндә ул сәламгә юлыгырлар. Вә аларга җәннәттә күркәм нигъмәтләр хәзерләдек.
Verse 45
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلنَّبِىُّ إِنَّآ أَرْسَلْنَـٰكَ شَـٰهِدًا وَمُبَشِّرًا وَنَذِيرًا
Transliteration yāayyuhā l-nabiyu innā arsalnāka shāhidan wamubashiran wanadhīran
Tatar Ий пәйгамбәр г-м, Без сине Ислам шәригатен кешеләргә ирештергәнлегеңә шаһит итеп, сиңа ияреп Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәрне җәннәт белән шатландыручы, һәм Коръән белән гамәл кылмаучы кешеләрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы итеп җибәрдек.
Verse 46
وَدَاعِيًا إِلَى ٱللَّهِ بِإِذْنِهِۦ وَسِرَاجًا مُّنِيرًا
Transliteration wadāʿiyan ilā l-lahi bi-idh'nihi wasirājan munīran
Tatar Дәхи сине Аллаһуның изене һәм әмере буенча кешеләрне Аллаһуга иманга вә Ислам динен кабул итәргә өндәүче итеп, вә синең белән кешеләр туры юлны тапсыннар өчен сине белем яктылыгы белән җибәрдек.
Verse 47
وَبَشِّرِ ٱلْمُؤْمِنِينَ بِأَنَّ لَهُم مِّنَ ٱللَّهِ فَضْلًا كَبِيرًا
Transliteration wabashiri l-mu'minīna bi-anna lahum mina l-lahi faḍlan kabīran
Tatar Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәрне шатландыр, Аллаһудан аларга олугъ фазыл вә җәннәт нигъмәтләре булачагы белән!
Verse 48
وَلَا تُطِعِ ٱلْكَـٰفِرِينَ وَٱلْمُنَـٰفِقِينَ وَدَعْ أَذَىٰهُمْ وَتَوَكَّلْ عَلَى ٱللَّهِ ۚ وَكَفَىٰ بِٱللَّهِ وَكِيلًا
Transliteration walā tuṭiʿi l-kāfirīna wal-munāfiqīna wadaʿ adhāhum watawakkal ʿalā l-lahi wakafā bil-lahi wakīlan
Tatar Шәригать эшләрендә кәферләргә һәм монафикъларга итагать итмә, телләре белән сине рәнҗетүләрене куй, үч алма, һәр эшендә Аллаһуга тәвәккәл ит, һәр эшендә сиңа вәкил булырга Аллаһ үзе җитәр.
Verse 49
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓا۟ إِذَا نَكَحْتُمُ ٱلْمُؤْمِنَـٰتِ ثُمَّ طَلَّقْتُمُوهُنَّ مِن قَبْلِ أَن تَمَسُّوهُنَّ فَمَا لَكُمْ عَلَيْهِنَّ مِنْ عِدَّةٍ تَعْتَدُّونَهَا ۖ فَمَتِّعُوهُنَّ وَسَرِّحُوهُنَّ سَرَاحًا جَمِيلًا
Transliteration yāayyuhā alladhīna āmanū idhā nakaḥtumu l-mu'mināti thumma ṭallaqtumūhunna min qabli an tamassūhunna famā lakum ʿalayhinna min ʿiddatin taʿtaddūnahā famattiʿūhunna wasarriḥūhunna sarāḥan jamīlan
Tatar Ий мөэминнәр, мөэминә хатыннарга никахлангач, якынлык кылмыйча аларны талак итсәгез, сезнең өчен алар өстенә гыйддәт уздыру юктыр, аны тәмам итәрләр иде, әгәр аларга мәһер атамаган булсагыз, бер кат кием бирегез, вә аларга зарар итмичә яхшылык белән җибәрегез.
Verse 50
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلنَّبِىُّ إِنَّآ أَحْلَلْنَا لَكَ أَزْوَٰجَكَ ٱلَّـٰتِىٓ ءَاتَيْتَ أُجُورَهُنَّ وَمَا مَلَكَتْ يَمِينُكَ مِمَّآ أَفَآءَ ٱللَّهُ عَلَيْكَ وَبَنَاتِ عَمِّكَ وَبَنَاتِ عَمَّـٰتِكَ وَبَنَاتِ خَالِكَ وَبَنَاتِ خَـٰلَـٰتِكَ ٱلَّـٰتِى هَاجَرْنَ مَعَكَ وَٱمْرَأَةً مُّؤْمِنَةً إِن وَهَبَتْ نَفْسَهَا لِلنَّبِىِّ إِنْ أَرَادَ ٱلنَّبِىُّ أَن يَسْتَنكِحَهَا خَالِصَةً لَّكَ مِن دُونِ ٱلْمُؤْمِنِينَ ۗ قَدْ عَلِمْنَا مَا فَرَضْنَا عَلَيْهِمْ فِىٓ أَزْوَٰجِهِمْ وَمَا مَلَكَتْ أَيْمَـٰنُهُمْ لِكَيْلَا يَكُونَ عَلَيْكَ حَرَجٌ ۗ وَكَانَ ٱللَّهُ غَفُورًا رَّحِيمًا
Transliteration yāayyuhā l-nabiyu innā aḥlalnā laka azwājaka allātī ātayta ujūrahunna wamā malakat yamīnuka mimmā afāa l-lahu ʿalayka wabanāti ʿammika wabanāti ʿammātika wabanāti khālika wabanāti khālātika allātī hājarna maʿaka wa-im'ra-atan mu'minatan in wahabat nafsahā lilnnabiyyi in arāda l-nabiyu an yastankiḥahā khāliṣatan laka min dūni l-mu'minīna qad ʿalim'nā mā faraḍnā ʿalayhim fī azwājihim wamā malakat aymānuhum likaylā yakūna ʿalayka ḥarajun wakāna l-lahu ghafūran raḥīman
Tatar Ий пәйгамбәр г-м, мөһерләрен биргән хатыннарыңны сиңа хәләл иттек, вә кәферләрдән Без синең кулыңа әсир төшергән җария хатыннардан синең кулында булганнарын сиңа хәләл иттек, вә атаң белән бертуган ир кардәшеңнең кызларын, вә атаң белән бертуган кыз кардәшеңнең кызларын, вә анаң белән бертуган ир кардәшеңнең кызларын, вә синең белән бергә Мәккәдән Мәдинәгә күчеп килгән анаң белән бертуган кыз кардәшеңнең кызларын сиңа хәләл иттек, дәхи мәһер алмыйча үзен сиңа һибә итүче мөэминә хатынны сиңа хәләл иттек, әгәр аш аны никахланырга теләсәң, мөэминә хатынның мәһер алмыйча үзен сиңа һибә итүе белән сиңа хәләл булуы сиңа хастыр, башка мөэминнәргә хәләл түгелдер. Тәхкыйк Без белдек, мөэминнәргә никах эшләрендә фарыз иткән нәрсәләребезне ягъни никахлана торган хатынның мөэминә булуын, вә дүрттән арттырмауны, әгәр бердән артык булса, һәрберсен тигез тәэмин итүне, вә мәһер бирүне, вә җария хатыннарга киңлек бирүебезне белдек, ягъни белеп хөкем иттек. Ий Мухәммәд г-м, мәһер бирмичә никахлануны сиңа гына рөхсәт иттек, сиңа тарлык булмасын өчен. Аллаһ мөэминнәрнең кимчелеген ярлыкаучы вә аларга рәхимле булды.
Verse 51
۞ تُرْجِى مَن تَشَآءُ مِنْهُنَّ وَتُـْٔوِىٓ إِلَيْكَ مَن تَشَآءُ ۖ وَمَنِ ٱبْتَغَيْتَ مِمَّنْ عَزَلْتَ فَلَا جُنَاحَ عَلَيْكَ ۚ ذَٰلِكَ أَدْنَىٰٓ أَن تَقَرَّ أَعْيُنُهُنَّ وَلَا يَحْزَنَّ وَيَرْضَيْنَ بِمَآ ءَاتَيْتَهُنَّ كُلُّهُنَّ ۚ وَٱللَّهُ يَعْلَمُ مَا فِى قُلُوبِكُمْ ۚ وَكَانَ ٱللَّهُ عَلِيمًا حَلِيمًا
Transliteration tur'jī man tashāu min'hunna watu'wī ilayka man tashāu wamani ib'taghayta mimman ʿazalta falā junāḥa ʿalayka dhālika adnā an taqarra aʿyunuhunna walā yaḥzanna wayarḍayna bimā ātaytahunna kulluhunna wal-lahu yaʿlamu mā fī qulūbikum wakāna l-lahu ʿalīman ḥalīman
Tatar Нәүбәтне теләгән хатыныңнан кичетерсәң, аның белән бергә ятмасаң, вә үзең теләгән хатыныңны үзеңә кушсаң, бергә ятсаң-ихтыярлысың, әгәр бер хатыныңны кичәләрен нәүбәттән калдырып, соңра аны эстәсәң сиңа гөнаһ юк, хатыннарың хакындагы бу хөкемнәрнең Аллаһ тарафыннан булуы, хатыннарыңның күзләре карарлануга якынрактыр, вә көенмәүләренә һәм син биргән нәрсәләргә барчасы риза булырга якынрактыр, Аллаһ күңелләрегездә булган нәрсәне беләдер, Аллаһ белүче вә йомшаклык кылучы булды.
Verse 52
لَّا يَحِلُّ لَكَ ٱلنِّسَآءُ مِنۢ بَعْدُ وَلَآ أَن تَبَدَّلَ بِهِنَّ مِنْ أَزْوَٰجٍ وَلَوْ أَعْجَبَكَ حُسْنُهُنَّ إِلَّا مَا مَلَكَتْ يَمِينُكَ ۗ وَكَانَ ٱللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ رَّقِيبًا
Transliteration lā yaḥillu laka l-nisāu min baʿdu walā an tabaddala bihinna min azwājin walaw aʿjabaka ḥus'nuhunna illā mā malakat yamīnuka wakāna l-lahu ʿalā kulli shayin raqīban
Tatar Ий Мухәммәд г-м, ошбу тугыз хатыннан соң хатын алмак сиңа хәләл түгел, һәм бер хатыныңны талак итеп аның урынына икенче хатын алмак та хәләл түгелдер, гәрчә ул икенче хатын чибәрлеге белән сине гаҗәбләндерсә дә, мәгәр кулында үз тәрбияңдә булган кәнизәк хатын сиңа хәләлдер. Аллаһ һәрнәрсәне күзәтеп саклаучы булды.
Verse 53
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ لَا تَدْخُلُوا۟ بُيُوتَ ٱلنَّبِىِّ إِلَّآ أَن يُؤْذَنَ لَكُمْ إِلَىٰ طَعَامٍ غَيْرَ نَـٰظِرِينَ إِنَىٰهُ وَلَـٰكِنْ إِذَا دُعِيتُمْ فَٱدْخُلُوا۟ فَإِذَا طَعِمْتُمْ فَٱنتَشِرُوا۟ وَلَا مُسْتَـْٔنِسِينَ لِحَدِيثٍ ۚ إِنَّ ذَٰلِكُمْ كَانَ يُؤْذِى ٱلنَّبِىَّ فَيَسْتَحْىِۦ مِنكُمْ ۖ وَٱللَّهُ لَا يَسْتَحْىِۦ مِنَ ٱلْحَقِّ ۚ وَإِذَا سَأَلْتُمُوهُنَّ مَتَـٰعًا فَسْـَٔلُوهُنَّ مِن وَرَآءِ حِجَابٍ ۚ ذَٰلِكُمْ أَطْهَرُ لِقُلُوبِكُمْ وَقُلُوبِهِنَّ ۚ وَمَا كَانَ لَكُمْ أَن تُؤْذُوا۟ رَسُولَ ٱللَّهِ وَلَآ أَن تَنكِحُوٓا۟ أَزْوَٰجَهُۥ مِنۢ بَعْدِهِۦٓ أَبَدًا ۚ إِنَّ ذَٰلِكُمْ كَانَ عِندَ ٱللَّهِ عَظِيمًا
Transliteration yāayyuhā alladhīna āmanū lā tadkhulū buyūta l-nabiyi illā an yu'dhana lakum ilā ṭaʿāmin ghayra nāẓirīna ināhu walākin idhā duʿītum fa-ud'khulū fa-idhā ṭaʿim'tum fa-intashirū walā mus'tanisīna liḥadīthin inna dhālikum kāna yu'dhī l-nabiya fayastaḥyī minkum wal-lahu lā yastaḥyī mina l-ḥaqi wa-idhā sa-altumūhunna matāʿan fasalūhunna min warāi ḥijābin dhālikum aṭharu liqulūbikum waqulūbihinna wamā kāna lakum an tu'dhū rasūla l-lahi walā an tankiḥū azwājahu min baʿdihi abadan inna dhālikum kāna ʿinda l-lahi ʿaẓīman
Tatar Ий мөэминнәр, пәйгамбәр г-м өйләренә аш мәҗлесенә барганда ашның өлгергәнен көтеп тормыйча рөхсәтсез кермәгез, мәгәр керегез дип чакырылсагыз керегез, ашап-эчеп тәмам булгач китегез, бер-берегезнең хәлләрен сорашып озак вакыт утырмагыз, сезнең шулай озак утыруыгыз пәйгамбәрне борчыйдыр, ул сезгә инде кайтыгыз дип әйтергә ояладыр сездән, әмма Аллаһ хакны әйтергә оялмыйдыр. Әгәр пәйгамбәр хатыннарыннан бернәрсә сорасагыз, пәрдә аркылы сорагыз, әнә шулай соравыгыз сезнең күңелләрегезгә дә, аларның күңелләренә дә пакьлектер, вә сезгә лаек булмады пәйгамбәрне бернәрсә белән рәнҗетмәк, дәхи пәйгамбәрнең хатыннары үзеннән соң сезгә мәңге хәләл булмады. Тәхкыйк пәйгамбәрне рәнҗетү, вә аның хатыннарына никахлану Аллаһ хозурында сезгә бик олугъ гөнаһ эш булды.
Verse 54
إِن تُبْدُوا۟ شَيْـًٔا أَوْ تُخْفُوهُ فَإِنَّ ٱللَّهَ كَانَ بِكُلِّ شَىْءٍ عَلِيمًا
Transliteration in tub'dū shayan aw tukh'fūhu fa-inna l-laha kāna bikulli shayin ʿalīman
Tatar Әгәр сез бернәрсәне күрсәтеп эшләсәгез яки күңелләрегездә бернәрсәне яшерсәгез, Аллаһ һәрнәрсәне белүче булды.
Verse 55
لَّا جُنَاحَ عَلَيْهِنَّ فِىٓ ءَابَآئِهِنَّ وَلَآ أَبْنَآئِهِنَّ وَلَآ إِخْوَٰنِهِنَّ وَلَآ أَبْنَآءِ إِخْوَٰنِهِنَّ وَلَآ أَبْنَآءِ أَخَوَٰتِهِنَّ وَلَا نِسَآئِهِنَّ وَلَا مَا مَلَكَتْ أَيْمَـٰنُهُنَّ ۗ وَٱتَّقِينَ ٱللَّهَ ۚ إِنَّ ٱللَّهَ كَانَ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ شَهِيدًا
Transliteration lā junāḥa ʿalayhinna fī ābāihinna walā abnāihinna walā ikh'wānihinna walā abnāi ikh'wānihinna walā abnāi akhawātihinna walā nisāihinna walā mā malakat aymānuhunna wa-ittaqīna l-laha inna l-laha kāna ʿalā kulli shayin shahīdan
Tatar Пәйгамбәр г-м хатыннарына һәм башка мөселман хатыннарына гөнаһ юктыр аталарыннан, вә балаларыннан, ир туганнарыннан, һәм аларның балаларыннан, һәм кыз туганнарының балаларыннан качмауда, дәхи мөселман хатыннардан һәм үзләренең колларыннан, кәнизәкләреннән качмауларында аларга гөнаһ юктыр, ий хатыннар тәнегезне капларга тиешле җирдә каплагыз, Аллаһудан куркыгыз, бит Аллаһ һәрнәрсәне белүче шаһит булды.
Verse 56
إِنَّ ٱللَّهَ وَمَلَـٰٓئِكَتَهُۥ يُصَلُّونَ عَلَى ٱلنَّبِىِّ ۚ يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ صَلُّوا۟ عَلَيْهِ وَسَلِّمُوا۟ تَسْلِيمًا
Transliteration inna l-laha wamalāikatahu yuṣallūna ʿalā l-nabiyi yāayyuhā alladhīna āmanū ṣallū ʿalayhi wasallimū taslīman
Tatar Аллаһ үзе вә фәрештәләре пәйгамбәр г-мгә салават әйтәләр, ий мөэминнәр, сез дә пәйгамбәргә салават әйтегез һәм сәлам әйтегез.
Verse 57
إِنَّ ٱلَّذِينَ يُؤْذُونَ ٱللَّهَ وَرَسُولَهُۥ لَعَنَهُمُ ٱللَّهُ فِى ٱلدُّنْيَا وَٱلْـَٔاخِرَةِ وَأَعَدَّ لَهُمْ عَذَابًا مُّهِينًا
Transliteration inna alladhīna yu'dhūna l-laha warasūlahu laʿanahumu l-lahu fī l-dun'yā wal-ākhirati wa-aʿadda lahum ʿadhāban muhīnan
Tatar Аллаһуның анасы вә баласы бар дип Аны ачуландыручы, һәм пәйгамбәргә ышанмыйча аны рәнҗетүче фәсыйк кешеләрне Аллаһ ләгънәт кылып дөньяда вә ахирәттә рәхмәтеннән ерак итте, дәхи аларга хур итә торган ут ґәзабын хәзерләде.
Verse 58
وَٱلَّذِينَ يُؤْذُونَ ٱلْمُؤْمِنِينَ وَٱلْمُؤْمِنَـٰتِ بِغَيْرِ مَا ٱكْتَسَبُوا۟ فَقَدِ ٱحْتَمَلُوا۟ بُهْتَـٰنًا وَإِثْمًا مُّبِينًا
Transliteration wa-alladhīna yu'dhūna l-mu'minīna wal-mu'mināti bighayri mā ik'tasabū faqadi iḥ'tamalū buh'tānan wa-ith'man mubīnan
Tatar Бернинди начарлыкны эшләмәгән мөэмин ирләрне вә мөэминә хатыннарны начарлыкны эшләдең, дип хаксыз рәнҗетүчеләр, тәхкыйк үзләренә боһтанчы булуны һәм зур гөнаһны йөкләделәр.
Verse 59
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلنَّبِىُّ قُل لِّأَزْوَٰجِكَ وَبَنَاتِكَ وَنِسَآءِ ٱلْمُؤْمِنِينَ يُدْنِينَ عَلَيْهِنَّ مِن جَلَـٰبِيبِهِنَّ ۚ ذَٰلِكَ أَدْنَىٰٓ أَن يُعْرَفْنَ فَلَا يُؤْذَيْنَ ۗ وَكَانَ ٱللَّهُ غَفُورًا رَّحِيمًا
Transliteration yāayyuhā l-nabiyu qul li-azwājika wabanātika wanisāi l-mu'minīna yud'nīna ʿalayhinna min jalābībihinna dhālika adnā an yuʿ'rafna falā yu'dhayna wakāna l-lahu ghafūran raḥīman
Tatar Ий пәйгамбәр г-м, үз хатыннарыңа, вә кызларыңа һәм башка мөэминә хатыннарга әйт: "Бер эш белән урамга чыксалар, бөркәнчекләрен башларына салсыннар, ягъни барча әгъзаларыгызны каплый торган зур әйбер белән төренеп чыгыгыз", – дип. Шулай төренеп чыгулары аларның хөр вә мөэминә хатын икәнлекләрен белергә якынрак буладыр. Итагать итүче мөэминә хатыннарны Аллаһ ярлыкаучы вә аларга рәхмәт итүче булды.
Verse 60
۞ لَّئِن لَّمْ يَنتَهِ ٱلْمُنَـٰفِقُونَ وَٱلَّذِينَ فِى قُلُوبِهِم مَّرَضٌ وَٱلْمُرْجِفُونَ فِى ٱلْمَدِينَةِ لَنُغْرِيَنَّكَ بِهِمْ ثُمَّ لَا يُجَاوِرُونَكَ فِيهَآ إِلَّا قَلِيلًا
Transliteration la-in lam yantahi l-munāfiqūna wa-alladhīna fī qulūbihim maraḍun wal-mur'jifūna fī l-madīnati lanugh'riyannaka bihim thumma lā yujāwirūnaka fīhā illā qalīlan
Tatar Әгәр монафикълар монафикълык эшләреннән туктамасалар, вә күңелләрендә зина кылу теләге булган кешеләр шул яман теләкләреннән кайтмасалар, вә шәһәрдә ялган хәбәр таратып мөэминнәр күңеленә тәшвиш салучылар шул эшләреннән туктамасалар, (пәйгамбәр г-м башка бер кавемне исламга өндәр өчен берничә сахәбәне җибәрсә, аларга бәла-каза ирешкән яки алар үлгәннәр, дип мөселманнар арасына хәбәр тараталар иде). Әлбәттә, сиңа әмер итәрбез шул өч төрле халыкка алар яратмый торган эшне йөкләргә, алар шәһәрдән чыгарга мәҗбүр булырлар, соңра алар шәһәрдә сиңа күрше була алмаслар, мәгәр аз вакыт торырлар.
Verse 61
مَّلْعُونِينَ ۖ أَيْنَمَا ثُقِفُوٓا۟ أُخِذُوا۟ وَقُتِّلُوا۟ تَقْتِيلًا
Transliteration malʿūnīna aynamā thuqifū ukhidhū waquttilū taqtīlan
Tatar Аллаһуның рәхмәтеннән ерак булганнары хәлдә ләгънәт белән чыгарлар, шул өч төрле халык кайда тотылсалар шунда үтерелсеннәр!
Verse 62
سُنَّةَ ٱللَّهِ فِى ٱلَّذِينَ خَلَوْا۟ مِن قَبْلُ ۖ وَلَن تَجِدَ لِسُنَّةِ ٱللَّهِ تَبْدِيلًا
Transliteration sunnata l-lahi fī alladhīna khalaw min qablu walan tajida lisunnati l-lahi tabdīlan
Tatar Бу хөкем Аллаһуның әүвәлдәге гадәтедер, ягъни монафикълар, зина кылучылар һәм мөселманнар арасына ялган хәбәр таратучылар тәүбә итеп төзәлмәсәләр, Аллаһ аларны үтерү белән әмер итәр иде. Аллаһ гадәтенең үзгәргәнен тапмассың.
Verse 63
يَسْـَٔلُكَ ٱلنَّاسُ عَنِ ٱلسَّاعَةِ ۖ قُلْ إِنَّمَا عِلْمُهَا عِندَ ٱللَّهِ ۚ وَمَا يُدْرِيكَ لَعَلَّ ٱلسَّاعَةَ تَكُونُ قَرِيبًا
Transliteration yasaluka l-nāsu ʿani l-sāʿati qul innamā ʿil'muhā ʿinda l-lahi wamā yud'rīka laʿalla l-sāʿata takūnu qarīban
Tatar Кешеләр синнән кыямәт кайчан була дип сорыйлар, син аларга әйт: "Кыямәтнең кайчан булачагын белү Аллаһ эшедер", – дип. Кайдан беләсең, бәлки кыямәт якындыр.
Verse 64
إِنَّ ٱللَّهَ لَعَنَ ٱلْكَـٰفِرِينَ وَأَعَدَّ لَهُمْ سَعِيرًا
Transliteration inna l-laha laʿana l-kāfirīna wa-aʿadda lahum saʿīran
Tatar Аллаһ Коръән белән гамәл кылмаучы имансызларны үзенең рәхмәтеннән ерак кылды, вә аларга ут ґәзабын хәзерләде.
Verse 65
خَـٰلِدِينَ فِيهَآ أَبَدًا ۖ لَّا يَجِدُونَ وَلِيًّا وَلَا نَصِيرًا
Transliteration khālidīna fīhā abadan lā yajidūna waliyyan walā naṣīran
Tatar Утта мәңге калырлар вә үзләрен яклаучы дусны һәм уттан коткаручы ярдәмчене тапмаслар. Ий мөселманнар, әгаһ булыгыз, түбәндәге аятьләрдә Аллаһуга вә расүлгә итагать итмичә, нәфескә вә адашкан кешеләргә ияреп бидеґәт хорафат аралашкан батыл динне тотучылар хакында сөйләнәдер.
Verse 66
يَوْمَ تُقَلَّبُ وُجُوهُهُمْ فِى ٱلنَّارِ يَقُولُونَ يَـٰلَيْتَنَآ أَطَعْنَا ٱللَّهَ وَأَطَعْنَا ٱلرَّسُولَا۠
Transliteration yawma tuqallabu wujūhuhum fī l-nāri yaqūlūna yālaytanā aṭaʿnā l-laha wa-aṭaʿnā l-rasūlā
Tatar Ахирәттә хөкемнән соң йөзтүбән утка салынып җәһәннәм утында кайнаган вакытта ул кешеләр әйтерләр: "Ни булыр иде безгә, әгәр Аллаһуга итагать иткән булсак, дәхи һичкемгә итагать итмичә пәйгамбәргә итагать иткән булсак, әлбәттә, җәһәннәм утына ташланмаган булыр идек".
Verse 67
وَقَالُوا۟ رَبَّنَآ إِنَّآ أَطَعْنَا سَادَتَنَا وَكُبَرَآءَنَا فَأَضَلُّونَا ٱلسَّبِيلَا۠
Transliteration waqālū rabbanā innā aṭaʿnā sādatanā wakubarāanā fa-aḍallūnā l-sabīlā
Tatar Алар янә әйтерләр: "Ий Раббыбыз, без дөньяда патша, шәһәр хуҗалары яки ялганчы мөфти һәм имамнарга, вә дәхи картларыбызга иярдек, күрәсез алар безне адаштырганнар.
Verse 68
رَبَّنَآ ءَاتِهِمْ ضِعْفَيْنِ مِنَ ٱلْعَذَابِ وَٱلْعَنْهُمْ لَعْنًا كَبِيرًا
Transliteration rabbanā ātihim ḍiʿ'fayni mina l-ʿadhābi wal-ʿanhum laʿnan kabīran
Tatar Ий Раббыбыз, аларга безгә биргән ґәзабның ике өлешен бир, һәм аларны зур ләгънәт белән ләгънәт кыл".
Verse 69
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ لَا تَكُونُوا۟ كَٱلَّذِينَ ءَاذَوْا۟ مُوسَىٰ فَبَرَّأَهُ ٱللَّهُ مِمَّا قَالُوا۟ ۚ وَكَانَ عِندَ ٱللَّهِ وَجِيهًا
Transliteration yāayyuhā alladhīna āmanū lā takūnū ka-alladhīna ādhaw mūsā fabarra-ahu l-lahu mimmā qālū wakāna ʿinda l-lahi wajīhan
Tatar Ий мөэминнәр, бер-берегезне ялган вә кирәкмәгән сүзләр белән рәнҗетүче булмагыз, Муса пәйгамбәрне кавеме кирәкмәгән сүзләр белән рәнҗеткән кебек, Аллаһ Мусаны алар әйткән яман эшләрдән пакь кылды. Муса Аллаһ хозурында мәртәбә иясе иде.
Verse 70
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ ٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ وَقُولُوا۟ قَوْلًا سَدِيدًا
Transliteration yāayyuhā alladhīna āmanū ittaqū l-laha waqūlū qawlan sadīdan
Tatar Ий мөэминнәр, Аллаһудан куркыгыз, Аллаһуга гөнаһлы булудан сакланыгыз, вә хак булган файдалы сүзләрне генә сөйләгез!
Verse 71
يُصْلِحْ لَكُمْ أَعْمَـٰلَكُمْ وَيَغْفِرْ لَكُمْ ذُنُوبَكُمْ ۗ وَمَن يُطِعِ ٱللَّهَ وَرَسُولَهُۥ فَقَدْ فَازَ فَوْزًا عَظِيمًا
Transliteration yuṣ'liḥ lakum aʿmālakum wayaghfir lakum dhunūbakum waman yuṭiʿi l-laha warasūlahu faqad fāza fawzan ʿaẓīman
Tatar Аллаһ әйткәнчә эш кылсагыз, Аллаһ эшләрегезне вә гамәлләрегезне ислах кылыр, төзәтер, вә гөнаһларыгызны ярлыкар. Берәү чын күңелдән Аллаһуга вә Аның рәсүленә итәгать итсә, ул кеше, һичшиксез, өстенлеккә вә изге теләгенә иреште.
Verse 72
إِنَّا عَرَضْنَا ٱلْأَمَانَةَ عَلَى ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ وَٱلْجِبَالِ فَأَبَيْنَ أَن يَحْمِلْنَهَا وَأَشْفَقْنَ مِنْهَا وَحَمَلَهَا ٱلْإِنسَـٰنُ ۖ إِنَّهُۥ كَانَ ظَلُومًا جَهُولًا
Transliteration innā ʿaraḍnā l-amānata ʿalā l-samāwāti wal-arḍi wal-jibāli fa-abayna an yaḥmil'nahā wa-ashfaqna min'hā waḥamalahā l-insānu innahu kāna ẓalūman jahūlan
Tatar Без әманәтне күкләргә, җиргә вә тауларга йөкләдек, тәкъдим иттек Ислам шәригатен, ләкин алар кабул итмәделәр, әгәр үти алмасак, ґәзаб ирешер дип курыктылар, бу әманәтне кеше көчсез булганы хәлдә кабул итеп өстенә йөкләде, эшнең ахырын белмичә, наданлык белән зур әманәтне кабул итте дә, үти алмыйча, үзенә золым итүче булды.
Verse 73
لِّيُعَذِّبَ ٱللَّهُ ٱلْمُنَـٰفِقِينَ وَٱلْمُنَـٰفِقَـٰتِ وَٱلْمُشْرِكِينَ وَٱلْمُشْرِكَـٰتِ وَيَتُوبَ ٱللَّهُ عَلَى ٱلْمُؤْمِنِينَ وَٱلْمُؤْمِنَـٰتِ ۗ وَكَانَ ٱللَّهُ غَفُورًا رَّحِيمًۢا
Transliteration liyuʿadhiba l-lahu l-munāfiqīna wal-munāfiqāti wal-mush'rikīna wal-mush'rikāti wayatūba l-lahu ʿalā l-mu'minīna wal-mu'mināti wakāna l-lahu ghafūran raḥīman
Tatar Аллаһ әманәтне йөкләде һәм әманәткә хыянәт итүче монафыйк ирләрне вә монафика хатыннарны, һәм Аллаһуга тиңдәшлек кылучы мөшрик ирләрне вә мөшрикә хатыннарны ґәзаб кылмак өчен, вә һәм монафикълыктан, вә мөшриклектән сакланып Коръән белән гамәл кылучы хак мөэмин ирләрне, вә шундый мөэмине хатыннарны тәүбәләрен кабул итеп гөнаһларын ярлыкар өчен ул әманәтне йөкләде. Аллаһ тәүбә итеп Коръән юлына кергән мөэминнәрне ярлыкаучы вә аларга рәхмәт итүчедер.
Read Surah Al-Ahzab in another language
- English (word by word)
- Albanian
- Amazigh
- Amharic
- Assamese
- Azerbaijani
- Bambara
- Bangla
- Bosnian
- Bulgarian
- Chechen
- Chinese
- Czech
- Dari
- Dhivehi
- Dutch
- Finnish
- French
- German
- Gujarati
- Hausa
- Hebrew
- Hindi
- Indonesian
- Italian
- Japanese
- Kannada
- Kazakh
- Khmer
- Kinyarwanda
- Korean
- Kurdish
- Luganda
- Malay
- Malayalam
- Maranao
- Marathi
- Nepali
- Norwegian
- Oromo
- Pashto
- Persian
- Polish
- Portuguese
- Romanian
- Russian
- Sindhi
- Sinhala
- Somali
- Spanish
- Swahili
- Swedish
- Tagalog
- Tajik
- Tamil
- Telugu
- Thai
- Turkish
- Ukrainian
- Urdu
- Uyghur
- Uzbek
- Vietnamese
- Yao
- Yoruba
All 114 surahs in Tatar: the Qur’an in Tatar.
Tatar translation: Tatar, from Quran.com. Transliteration: Quran.com. Recitation: Mishary Alafasy, from EveryAyah.com. MyDugsi is a learning aid, not a replacement for a qualified teacher.