Surah Sad in Tatar: translation and audio
Surah 38 · ص · The Letter "Saad" · 88 verses
Surah Sad verse by verse: the Arabic with a recitation you can repeat, the transliteration, and the Tatar translation by Tatar. For the meaning of every word, see Surah Sad word by word in English.
Verse 1
صٓ ۚ وَٱلْقُرْءَانِ ذِى ٱلذِّكْرِ
Transliteration sad wal-qur'āni dhī l-dhik'ri
Tatar Сад. Зекер, вәгазь, хикмәт иясе булган Коръән белән ант итеп әйтәмен.
Verse 2
بَلِ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ فِى عِزَّةٍ وَشِقَاقٍ
Transliteration bali alladhīna kafarū fī ʿizzatin washiqāqin
Tatar Бәлки кәферләр хаклыктан каты тәкәбберләнмәктәләр һәм Аллаһуга вә рәсүленә каты каршылык кылмакталар.
Verse 3
كَمْ أَهْلَكْنَا مِن قَبْلِهِم مِّن قَرْنٍ فَنَادَوا۟ وَّلَاتَ حِينَ مَنَاصٍ
Transliteration kam ahlaknā min qablihim min qarnin fanādaw walāta ḥīna manāṣin
Tatar Үткән өммәтләрдән күпме өммәтне Без һәлак иттек, алар исә һәлакәт килгәндә кычкырдылар, ялвардылар, аларга ошбу вакыт котылмак, качмак вакыты түгелдер диелде.
Verse 4
وَعَجِبُوٓا۟ أَن جَآءَهُم مُّنذِرٌ مِّنْهُمْ ۖ وَقَالَ ٱلْكَـٰفِرُونَ هَـٰذَا سَـٰحِرٌ كَذَّابٌ
Transliteration waʿajibū an jāahum mundhirun min'hum waqāla l-kāfirūna hādhā sāḥirun kadhābun
Tatar Кәферләр үзләренең арасына Аллаһ ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр килүгә ґәҗәбләнделәр һәр кәферләр әйттеләр: "Ошбу мин пәйгамбәр дигән Мухәммәд г-м бик ялганчы вә сихерче бер кешедер.
Verse 5
أَجَعَلَ ٱلْـَٔالِهَةَ إِلَـٰهًا وَٰحِدًا ۖ إِنَّ هَـٰذَا لَشَىْءٌ عُجَابٌ
Transliteration ajaʿala l-ālihata ilāhan wāḥidan inna hādhā lashayon ʿujābun
Tatar Ул безнең күп Илаһәләребезне бетереп, бер генә Аллаһуга гыйбадәт кылырга әмер итәме? Аның бу эше шиксез ґәҗәб эштер."
Verse 6
وَٱنطَلَقَ ٱلْمَلَأُ مِنْهُمْ أَنِ ٱمْشُوا۟ وَٱصْبِرُوا۟ عَلَىٰٓ ءَالِهَتِكُمْ ۖ إِنَّ هَـٰذَا لَشَىْءٌ يُرَادُ
Transliteration wa-inṭalaqa l-mala-u min'hum ani im'shū wa-iṣ'birū ʿalā ālihatikum inna hādhā lashayon yurādu
Tatar Бер көн кураеш олугълары Әбү Талипка килеп, кардәшеңнең угълы Мухәммәд белән безнең арабызны аер, ул безнең Илаһәләребезне юкка чыгарадыр, диделәр. Әбү Талип Мухәммәдне чакырып, син аларның Илаһәләренә тимә, алар сиңа тимәсләр, диде. Мухәммәд г-м: "Әгәр иман китереп Аллаһ бер генә дип әйтсәләр тимәмен", – диде. Соңра мөшрикләр Әбү Талип яныннан чыгып әйттеләр: "Барыгыз, үзегезнең Илаһәләрегезнең гыйбадәтенә сабыр итегез, Мухәммәднең Аллаһуны берләгез дигән сүзе безгә бер бәладер, аннан котылмак юктыр".
Verse 7
مَا سَمِعْنَا بِهَـٰذَا فِى ٱلْمِلَّةِ ٱلْـَٔاخِرَةِ إِنْ هَـٰذَآ إِلَّا ٱخْتِلَـٰقٌ
Transliteration mā samiʿ'nā bihādhā fī l-milati l-ākhirati in hādhā illā ikh'tilāqun
Tatar Без Мухәммәд әйткән сүзләрне иң ахыргы өммәт булган Гыйса өммәтендә дә ишетмәдек, Аллаһ ялгыз, бер генә дигән сүзе ялгандыр.
Verse 8
أَءُنزِلَ عَلَيْهِ ٱلذِّكْرُ مِنۢ بَيْنِنَا ۚ بَلْ هُمْ فِى شَكٍّ مِّن ذِكْرِى ۖ بَل لَّمَّا يَذُوقُوا۟ عَذَابِ
Transliteration a-unzila ʿalayhi l-dhik'ru min bayninā bal hum fī shakkin min dhik'rī bal lammā yadhūqū ʿadhābi
Tatar Безнең арабызда фәкыйрь вә ятим булган Мухәммәдкә Коръән иңәме соң? Ихтималы да юк диделәр. Аллаһ әйтте: "Бәлки алар Минем Коръәнем хакында шиктәләрдер, чөнки алар Мухәммәднең пәйгамбәрлегенә ышанмыйлар. Бәлки алар минем ґәзабымны татыганнары юк әле.
Verse 9
أَمْ عِندَهُمْ خَزَآئِنُ رَحْمَةِ رَبِّكَ ٱلْعَزِيزِ ٱلْوَهَّابِ
Transliteration am ʿindahum khazāinu raḥmati rabbika l-ʿazīzi l-wahābi
Tatar Яки Раббыңның рәхмәт хәзинәләре аларның кулындамы? Пәйгамбәрлекне вә байлыкны үзләре теләгән кешегә бирер иделәр, бәлки Ул – Аллаһ газиздер, һичкем Аны җиңә алмас, вә бирүчедер, үзе теләгән бәндәсенә бирер.
Verse 10
أَمْ لَهُم مُّلْكُ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ وَمَا بَيْنَهُمَا ۖ فَلْيَرْتَقُوا۟ فِى ٱلْأَسْبَـٰبِ
Transliteration am lahum mul'ku l-samāwāti wal-arḍi wamā baynahumā falyartaqū fī l-asbābi
Tatar Яки җир, күкләргә һәм араларында булган нәрсәләргә патшалык алар кулындамы? Төрле сәбәпләр белән күккә менсәләр дә, җиргә вә күкләргә хуҗа булсыннар!
Verse 11
جُندٌ مَّا هُنَالِكَ مَهْزُومٌ مِّنَ ٱلْأَحْزَابِ
Transliteration jundun mā hunālika mahzūmun mina l-aḥzābi
Tatar Аллаһуга вә пәйгамбәргә каршы сөйләүчеләр, Исламга каршы сугышучы таифәдән бер хурлыкка төшкән түбән кавемдер.
Verse 12
كَذَّبَتْ قَبْلَهُمْ قَوْمُ نُوحٍ وَعَادٌ وَفِرْعَوْنُ ذُو ٱلْأَوْتَادِ
Transliteration kadhabat qablahum qawmu nūḥin waʿādun wafir'ʿawnu dhū l-awtādi
Tatar Болардан элек Нух вә Гад кавеме үзләренең пәйгамбәрләрен ялганга тоттылар, Фиргаун үзенә охшамаган кешеләрне тактага кадаклар белән кадаклап үтерер иде.
Verse 13
وَثَمُودُ وَقَوْمُ لُوطٍ وَأَصْحَـٰبُ لْـَٔيْكَةِ ۚ أُو۟لَـٰٓئِكَ ٱلْأَحْزَابُ
Transliteration wathamūdu waqawmu lūṭin wa-aṣḥābu al'aykati ulāika l-aḥzābu
Tatar Сәмуд, Лут вә Әйкә кавеме пәйгамбәрләрен ялганга тоттылар, алар пәйгамбәрләре белән сугышучы кәфер гаскәре иделәр.
Verse 14
إِن كُلٌّ إِلَّا كَذَّبَ ٱلرُّسُلَ فَحَقَّ عِقَابِ
Transliteration in kullun illā kadhaba l-rusula faḥaqqa ʿiqābi
Tatar Ул кавемнәрнең һәр барчалары да пәйгамбәрләрен ялганга тотканнары өчен, дөньяда ук ґәзабыбыз аларга лязем булды.
Verse 15
وَمَا يَنظُرُ هَـٰٓؤُلَآءِ إِلَّا صَيْحَةً وَٰحِدَةً مَّا لَهَا مِن فَوَاقٍ
Transliteration wamā yanẓuru hāulāi illā ṣayḥatan wāḥidatan mā lahā min fawāqin
Tatar Коръәнгә ышанмаучылар көтмәсләр, мәгәр фәрештәнең бер кычкырганын көтәрләр, ул тавышның вакыты җиткәч, һич тә кичектерү булмас.
Verse 16
وَقَالُوا۟ رَبَّنَا عَجِّل لَّنَا قِطَّنَا قَبْلَ يَوْمِ ٱلْحِسَابِ
Transliteration waqālū rabbanā ʿajjil lanā qiṭṭanā qabla yawmi l-ḥisābi
Tatar Мәккә мөшрикләре мәсхәрә кылып әйттеләр: "Ий Раббыбыз, безгә вәгъдә иткән ґәзабыбыздан өлешебезне кыямәттән элек хәзер үк бир дип.
Verse 17
ٱصْبِرْ عَلَىٰ مَا يَقُولُونَ وَٱذْكُرْ عَبْدَنَا دَاوُۥدَ ذَا ٱلْأَيْدِ ۖ إِنَّهُۥٓ أَوَّابٌ
Transliteration iṣ'bir ʿalā mā yaqūlūna wa-udh'kur ʿabdanā dāwūda dhā l-aydi innahu awwābun
Tatar Ий Мухәммәд г-м, аларның үз зарарларына сөйләгән сүзләренә сабыр ит! Безнең колыбыз Даудны сөйлә, ул гыйбадәттә куәт иясе иде, көн аша рузә тотып гыйбадәт кылыр иде, вә һәр мәкруһ эшләрдән тәүбә итеп Аллаһуга кайтучыдыр.
Verse 18
إِنَّا سَخَّرْنَا ٱلْجِبَالَ مَعَهُۥ يُسَبِّحْنَ بِٱلْعَشِىِّ وَٱلْإِشْرَاقِ
Transliteration innā sakharnā l-jibāla maʿahu yusabbiḥ'na bil-ʿashiyi wal-ish'rāqi
Tatar Без Дауд пәйгамбәргә зекердә тауларны иярттек, аның белән бергә иртә вә кич тәсбих әйтерләр иде.
Verse 19
وَٱلطَّيْرَ مَحْشُورَةً ۖ كُلٌّ لَّهُۥٓ أَوَّابٌ
Transliteration wal-ṭayra maḥshūratan kullun lahu awwābun
Tatar Вә кошларны да зекердә аңа иярттек, һәммәсе аның янына җыелып тәсбих әйтерләр иде.
Verse 20
وَشَدَدْنَا مُلْكَهُۥ وَءَاتَيْنَـٰهُ ٱلْحِكْمَةَ وَفَصْلَ ٱلْخِطَابِ
Transliteration washadadnā mul'kahu waātaynāhu l-ḥik'mata wafaṣla l-khiṭābi
Tatar Без аның хакимиятен гаскәр вә сакчылар белән куәтләдек, вә шәригать хөкемнәрен бирдек, һәм сүздә ачык сөйләүне, ягъни батылдан аралап хак сүзне сөйләүне бирдек.
Verse 21
۞ وَهَلْ أَتَىٰكَ نَبَؤُا۟ ٱلْخَصْمِ إِذْ تَسَوَّرُوا۟ ٱلْمِحْرَابَ
Transliteration wahal atāka naba-u l-khaṣmi idh tasawwarū l-miḥ'rāba
Tatar Ий Мухәммәд г-м, сиңа ике вәгъдәченең Дауд янына хөкем иттерергә килгән хәбәрләре ирештеме? (Дауд г-мнең туксан тугыз хатыны бар иде, шуның өстенә бер кешенең ахыргы хатынын таләп итмәктә иде. Даудны тәнбиһ итмәк өчен кеше сурәтендә ике фәрештә килделәр). Алар килеп михрабтан мәсҗиднең эченә үттеләр.
Verse 22
إِذْ دَخَلُوا۟ عَلَىٰ دَاوُۥدَ فَفَزِعَ مِنْهُمْ ۖ قَالُوا۟ لَا تَخَفْ ۖ خَصْمَانِ بَغَىٰ بَعْضُنَا عَلَىٰ بَعْضٍ فَٱحْكُم بَيْنَنَا بِٱلْحَقِّ وَلَا تُشْطِطْ وَٱهْدِنَآ إِلَىٰ سَوَآءِ ٱلصِّرَٰطِ
Transliteration idh dakhalū ʿalā dāwūda fafaziʿa min'hum qālū lā takhaf khaṣmāni baghā baʿḍunā ʿalā baʿḍin fa-uḥ'kum baynanā bil-ḥaqi walā tush'ṭiṭ wa-ih'dinā ilā sawāi l-ṣirāṭi
Tatar Алар кеше сурәтендә Дауд янына кергәч, Дауд бу кешеләр кайдан керделәр дип куркып калды, чөнки ишекләрдә көчле сакчылар бар иде. Кеше сурәтендәге фәрештәләр әйттеләр: "Син бездән курыкма, без ике дәгъвәчеләрбез, беребез икенчебезгә золым итмештер, арабызны хаклык белән хөкем ит, безгә золым итмә, һәм бу эшебездә безне туры юлга сал!
Verse 23
إِنَّ هَـٰذَآ أَخِى لَهُۥ تِسْعٌ وَتِسْعُونَ نَعْجَةً وَلِىَ نَعْجَةٌ وَٰحِدَةٌ فَقَالَ أَكْفِلْنِيهَا وَعَزَّنِى فِى ٱلْخِطَابِ
Transliteration inna hādhā akhī lahu tis'ʿun watis'ʿūna naʿjatan waliya naʿjatun wāḥidatun faqāla akfil'nīhā waʿazzanī fī l-khiṭābi
Tatar Аларның берсе әйтте: "Менә бу иптәшем диндә минем кардәшемдер, аның туксан тугыз сарыгы бар, минем исә бер генә сарыгым бар, шул бер сарыгыңны миңа бир, дип, минем белән низагъ кыла, вә сүзендә мине җиңде, минем ни әйтергә дә хәлем калмады", – дип.
Verse 24
قَالَ لَقَدْ ظَلَمَكَ بِسُؤَالِ نَعْجَتِكَ إِلَىٰ نِعَاجِهِۦ ۖ وَإِنَّ كَثِيرًا مِّنَ ٱلْخُلَطَآءِ لَيَبْغِى بَعْضُهُمْ عَلَىٰ بَعْضٍ إِلَّا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّـٰلِحَـٰتِ وَقَلِيلٌ مَّا هُمْ ۗ وَظَنَّ دَاوُۥدُ أَنَّمَا فَتَنَّـٰهُ فَٱسْتَغْفَرَ رَبَّهُۥ وَخَرَّ رَاكِعًا وَأَنَابَ ۩
Transliteration qāla laqad ẓalamaka bisuāli naʿjatika ilā niʿājihi wa-inna kathīran mina l-khulaṭāi layabghī baʿḍuhum ʿalā baʿḍin illā alladhīna āmanū waʿamilū l-ṣāliḥāti waqalīlun mā hum waẓanna dāwūdu annamā fatannāhu fa-is'taghfara rabbahu wakharra rākiʿan wa-anāba
Tatar Дауд әйтте: "Туксан тугыз сарыгы була торып синең бер сарыгыңны сорап сиңа золым иткән. Уртаклык илә эш кылучылардан, әлбәттә, бер-берсенә золым итәрләр, мәгәр иман китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәр золым итмәсләр, ләкин андый кешеләр аздыр". Фәрештәләр бу сүзләрне ишеткәч Дауд үз зарарына хөкем итте, дип күккә аштылар. Дауд эшне аңлады бу ике фәрештәнең аны сынар өчен һәм тәнбиһ итәр өчен килгәннәрен белде, Раббысыннан гафу сорады, вә сәҗдәгә китте һәм тәүбә итте.
Verse 25
فَغَفَرْنَا لَهُۥ ذَٰلِكَ ۖ وَإِنَّ لَهُۥ عِندَنَا لَزُلْفَىٰ وَحُسْنَ مَـَٔابٍ
Transliteration faghafarnā lahu dhālika wa-inna lahu ʿindanā lazul'fā waḥus'na maābin
Tatar Ярлыканырга теләгән хатасын гафу иттек, вә кыямәт көнендә Безгә якын булу һәм аңа күркәм урын бардыр.
Verse 26
يَـٰدَاوُۥدُ إِنَّا جَعَلْنَـٰكَ خَلِيفَةً فِى ٱلْأَرْضِ فَٱحْكُم بَيْنَ ٱلنَّاسِ بِٱلْحَقِّ وَلَا تَتَّبِعِ ٱلْهَوَىٰ فَيُضِلَّكَ عَن سَبِيلِ ٱللَّهِ ۚ إِنَّ ٱلَّذِينَ يَضِلُّونَ عَن سَبِيلِ ٱللَّهِ لَهُمْ عَذَابٌ شَدِيدٌۢ بِمَا نَسُوا۟ يَوْمَ ٱلْحِسَابِ
Transliteration yādāwūdu innā jaʿalnāka khalīfatan fī l-arḍi fa-uḥ'kum bayna l-nāsi bil-ḥaqi walā tattabiʿi l-hawā fayuḍillaka ʿan sabīli l-lahi inna alladhīna yaḍillūna ʿan sabīli l-lahi lahum ʿadhābun shadīdun bimā nasū yawma l-ḥisābi
Tatar Ий Дауд, Без сине җир өстендә хәлифә кылдык, кешеләр арасында хаклык илә хөкем ит, нәфес һаваңа иярмә, әгәр иярсәң ул нәфес сине Аллаһ юлыннан адаштырыр. Бит Аллаһ юлыннан адашканнаргадыр каты ґәзаб, кыямәт көнне булачак хисапны онытып, фарыз, ваҗеб гамәлләрне калдырып, хәрам эшләрне эшләгәннәре өчен.
Verse 27
وَمَا خَلَقْنَا ٱلسَّمَآءَ وَٱلْأَرْضَ وَمَا بَيْنَهُمَا بَـٰطِلًا ۚ ذَٰلِكَ ظَنُّ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ ۚ فَوَيْلٌ لِّلَّذِينَ كَفَرُوا۟ مِنَ ٱلنَّارِ
Transliteration wamā khalaqnā l-samāa wal-arḍa wamā baynahumā bāṭilan dhālika ẓannu alladhīna kafarū fawaylun lilladhīna kafarū mina l-nāri
Tatar Без җирне вә күкләрне вә араларында булган нәрсәләрне файдасыз, хикмәтсез яратмадык, хикмәтсез яратылган дип уйлау кәферләрнең эшедер, кәферләргә ни үкенеч вә һәлакәтлек утка керүләре сәбәпле.
Verse 28
أَمْ نَجْعَلُ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّـٰلِحَـٰتِ كَٱلْمُفْسِدِينَ فِى ٱلْأَرْضِ أَمْ نَجْعَلُ ٱلْمُتَّقِينَ كَٱلْفُجَّارِ
Transliteration am najʿalu alladhīna āmanū waʿamilū l-ṣāliḥāti kal-muf'sidīna fī l-arḍi am najʿalu l-mutaqīna kal-fujāri
Tatar Әйә Без иман китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәрне, җир өстендә төрле бозыклык кылучы фасыйклар белән бертигез кылырбызмы? Яки гөнаһтан сакланучы тәкъва мөэминнәрне, гөнаһка чумган залимнәр белән бертигез кылырбызмы? Әлбәттә, тигез кылмабыз, аерырбыз.
Verse 29
كِتَـٰبٌ أَنزَلْنَـٰهُ إِلَيْكَ مُبَـٰرَكٌ لِّيَدَّبَّرُوٓا۟ ءَايَـٰتِهِۦ وَلِيَتَذَكَّرَ أُو۟لُوا۟ ٱلْأَلْبَـٰبِ
Transliteration kitābun anzalnāhu ilayka mubārakun liyaddabbarū āyātihi waliyatadhakkara ulū l-albābi
Tatar Без сиңа иңдергән китап күп файдалы вә бәрәкәтледер, аятьләрен уйлап фикерләп аңласыннар өчен һәм гакыл ияләре вәгазьләнсеннәр өчен иңдердек.
Verse 30
وَوَهَبْنَا لِدَاوُۥدَ سُلَيْمَـٰنَ ۚ نِعْمَ ٱلْعَبْدُ ۖ إِنَّهُۥٓ أَوَّابٌ
Transliteration wawahabnā lidāwūda sulaymāna niʿ'ma l-ʿabdu innahu awwābun
Tatar Вә Без Даудка Сөләйманны һибә кылдык, нинди хуш бәндәдер ул Сөләйман, ул һәрвакыт тәүбә тәсбих белән Аллаһуга кайтучыдыр.
Verse 31
إِذْ عُرِضَ عَلَيْهِ بِٱلْعَشِىِّ ٱلصَّـٰفِنَـٰتُ ٱلْجِيَادُ
Transliteration idh ʿuriḍa ʿalayhi bil-ʿashiyi l-ṣāfinātu l-jiyādu
Tatar Икенде намазына хәтле Сөләйманга Аллаһның рәхмәтеннән гаептән атлар бирелде, ул атлар бик җиңел, бик тиз йөрүче һәм күренештә бик тә матур атлардыр. Сөләйман атларның матурлыгына мәхәббәт итеп, аларны уйнату илә мәшгуль булды, хәтта икенде намазын онытып кичектерде.
Verse 32
فَقَالَ إِنِّىٓ أَحْبَبْتُ حُبَّ ٱلْخَيْرِ عَن ذِكْرِ رَبِّى حَتَّىٰ تَوَارَتْ بِٱلْحِجَابِ
Transliteration faqāla innī aḥbabtu ḥubba l-khayri ʿan dhik'ri rabbī ḥattā tawārat bil-ḥijābi
Tatar Сөләйман үкенеп әйтте: "Мин атлар мәхәббәтенә авышып, Раббымның зекере булган намазны кичектердем, хәтта кояш баеды,
Verse 33
رُدُّوهَا عَلَىَّ ۖ فَطَفِقَ مَسْحًۢا بِٱلسُّوقِ وَٱلْأَعْنَاقِ
Transliteration ruddūhā ʿalayya faṭafiqa masḥan bil-sūqi wal-aʿnāqi
Tatar ул атларны миңа китерегез", – диде, атларны китергәч, Сөләйман муеннарыннан һәм аякларыннан сыйпады.
Verse 34
وَلَقَدْ فَتَنَّا سُلَيْمَـٰنَ وَأَلْقَيْنَا عَلَىٰ كُرْسِيِّهِۦ جَسَدًا ثُمَّ أَنَابَ
Transliteration walaqad fatannā sulaymāna wa-alqaynā ʿalā kur'siyyihi jasadan thumma anāba
Tatar Тәхкыйк Без Сөләйманны патшалыгын алмак белән бәлаләндердек, чөнки аның патшалыгы йөзегендә иде, бер кич нәзеген хатыны янына калдырып киттек тә, Сөләйман сурәтендә бер җен йөзекне алып китте, шуның белән Сөләйманның кулыннан патшалык китте. Вә Без аның курсисенә бер гәүдәне яки әлеге йөзекне алган җенне утырттык, соңра Сөләйман тәүбә итте, Аллаһуга кайтты. Ягъни йөзекне кулга төшереп яңадан патша булды.
Verse 35
قَالَ رَبِّ ٱغْفِرْ لِى وَهَبْ لِى مُلْكًا لَّا يَنۢبَغِى لِأَحَدٍ مِّنۢ بَعْدِىٓ ۖ إِنَّكَ أَنتَ ٱلْوَهَّابُ
Transliteration qāla rabbi igh'fir lī wahab lī mul'kan lā yanbaghī li-aḥadin min baʿdī innaka anta l-wahābu
Tatar Әйтте: "Ий Раббым, мине ярлыкагыл, вә миннән соң һичкемгә лаек булмаган олугъ патшалыкны миңа биргел, тәхкыйк Син һәрнәрсәне һибә кылып бирүчесең.
Verse 36
فَسَخَّرْنَا لَهُ ٱلرِّيحَ تَجْرِى بِأَمْرِهِۦ رُخَآءً حَيْثُ أَصَابَ
Transliteration fasakharnā lahu l-rīḥa tajrī bi-amrihi rukhāan ḥaythu aṣāba
Tatar Сөләйманга җилне ирекле кылдык, ул җил аның боерыгы белән теләгән җиргә йомшак кына барыр иде.
Verse 37
وَٱلشَّيَـٰطِينَ كُلَّ بَنَّآءٍ وَغَوَّاصٍ
Transliteration wal-shayāṭīna kulla bannāin waghawwāṣin
Tatar Дәхи диңгез төбенә төшеп энҗе-мәрҗән ташларын чыгара торган җеннәрне вә бөек биналар ясый торган җеннәрне аңа буйсындырдык.
Verse 38
وَءَاخَرِينَ مُقَرَّنِينَ فِى ٱلْأَصْفَادِ
Transliteration waākharīna muqarranīna fī l-aṣfādi
Tatar Башка шайтаннарны кешеләргә зарарлары тимәсен өчен, бер урынга җыеп кулларын муеннарына богауладылар.
Verse 39
هَـٰذَا عَطَآؤُنَا فَٱمْنُنْ أَوْ أَمْسِكْ بِغَيْرِ حِسَابٍ
Transliteration hādhā ʿaṭāunā fa-um'nun aw amsik bighayri ḥisābin
Tatar Ий Сөләйман, бу әйтелгән нәрсәләр сиңа биргән нәрсәләребездер, теләгән кешеңә теләгән нәрсәңне бир, яки һичнәрсә бирмичә үзеңдә сакла, ул нәрсәләрдә сиңа хисап юктыр.
Verse 40
وَإِنَّ لَهُۥ عِندَنَا لَزُلْفَىٰ وَحُسْنَ مَـَٔابٍ
Transliteration wa-inna lahu ʿindanā lazul'fā waḥus'na maābin
Tatar Дәхи ул Сөләйманга хозурыбызда Безгә якын булу һәм кайта торган күркәм урын бардыр.
Verse 41
وَٱذْكُرْ عَبْدَنَآ أَيُّوبَ إِذْ نَادَىٰ رَبَّهُۥٓ أَنِّى مَسَّنِىَ ٱلشَّيْطَـٰنُ بِنُصْبٍ وَعَذَابٍ
Transliteration wa-udh'kur ʿabdanā ayyūba idh nādā rabbahu annī massaniya l-shayṭānu binuṣ'bin waʿadhābin
Tatar Янә колыбыз Әйүб пәйгамбәрне сөйлә, Әйүб Раббысына дога илә мөрәҗәгать итте: "Ий Раббым, мине шайтан авырлык вә каты мәшәкать илә тотты, малымны вә балаларымны һәлак итте." Әйүб күп еллар сырхау булды, һич нәрсәсе калмады, ул һаман сабыр итте зекердән туктамады.
Verse 42
ٱرْكُضْ بِرِجْلِكَ ۖ هَـٰذَا مُغْتَسَلٌۢ بَارِدٌ وَشَرَابٌ
Transliteration ur'kuḍ birij'lika hādhā mugh'tasalun bāridun washarābun
Tatar "Ий Әйүб, аягың илә җиргә тип" – дип әйтелде, типкәннән соң салкын чишмә, юынырга кайнар чишмә чыкты. Кайнар чишмәдә юынды вә салкын чишмәдән эчте, шунда ук сәламәтләнеп әүвәлге куәтен тапты.
Verse 43
وَوَهَبْنَا لَهُۥٓ أَهْلَهُۥ وَمِثْلَهُم مَّعَهُمْ رَحْمَةً مِّنَّا وَذِكْرَىٰ لِأُو۟لِى ٱلْأَلْبَـٰبِ
Transliteration wawahabnā lahu ahlahu wamith'lahum maʿahum raḥmatan minnā wadhik'rā li-ulī l-albābi
Tatar Вә Без Әйүбкә балаларын ике өлеш арттырып бирдек, Бездән аңа рәхмәт булсын өчен вә гакыллы кешеләргә вәгазь булсын өчен.
Verse 44
وَخُذْ بِيَدِكَ ضِغْثًا فَٱضْرِب بِّهِۦ وَلَا تَحْنَثْ ۗ إِنَّا وَجَدْنَـٰهُ صَابِرًا ۚ نِّعْمَ ٱلْعَبْدُ ۖ إِنَّهُۥٓ أَوَّابٌ
Transliteration wakhudh biyadika ḍigh'than fa-iḍ'rib bihi walā taḥnath innā wajadnāhu ṣābiran niʿ'ma l-ʿabdu innahu awwābun
Tatar Ий Әйүб, бер уч салам алып хатыныңа сук, Аллаһ исеме илә әйткән антыңны үтәмичә гөнаһлы булып калма. "Сырхау вакытында үзен караучы Рәхимә исемле хатыны хакында хаталык белән, бозык эшне эшләүче дип зан кылып валлаһи, терелсәм сиңа йөз мәртәбә сугармын, дип ант иткән иде. Соңра Рәхимәнең бозык эше юклыгы мәгълум булгач, шул бер уч салам белән сугу, йөз мәртәбә суккан хөкемендә булды". Без Әнүбне бәла-казага вә сырхауга сабыр итүче таптык. Ул Әйүб ни хуш бәндәдер, вә ул Аллаһуга нык кайтучыдыр.
Verse 45
وَٱذْكُرْ عِبَـٰدَنَآ إِبْرَٰهِيمَ وَإِسْحَـٰقَ وَيَعْقُوبَ أُو۟لِى ٱلْأَيْدِى وَٱلْأَبْصَـٰرِ
Transliteration wa-udh'kur ʿibādanā ib'rāhīma wa-is'ḥāqa wayaʿqūba ulī l-aydī wal-abṣāri
Tatar Янә Минем колларым Ибраһим, Исхак вә Ягькубларны зекер ит, алар гыйбадәттә куәт ияләре вә диндә басыйрат ияләре иделәр.
Verse 46
إِنَّآ أَخْلَصْنَـٰهُم بِخَالِصَةٍ ذِكْرَى ٱلدَّارِ
Transliteration innā akhlaṣnāhum bikhāliṣatin dhik'rā l-dāri
Tatar Тәхкыйк Без аларны гөнаһтан пакь эшләрдә ихлас кылдык, шул сәбәпле алар ахирәт савабына бик каты тырыштылар.
Verse 47
وَإِنَّهُمْ عِندَنَا لَمِنَ ٱلْمُصْطَفَيْنَ ٱلْأَخْيَارِ
Transliteration wa-innahum ʿindanā lamina l-muṣ'ṭafayna l-akhyāri
Tatar Вә алар Безнең хозурыбызда яхшылыкка гына ихтыяр ителмешләрдер.
Verse 48
وَٱذْكُرْ إِسْمَـٰعِيلَ وَٱلْيَسَعَ وَذَا ٱلْكِفْلِ ۖ وَكُلٌّ مِّنَ ٱلْأَخْيَارِ
Transliteration wa-udh'kur is'māʿīla wal-yasaʿa wadhā l-kif'li wakullun mina l-akhyāri
Tatar Янә Исмәгыйль, Әлйәсәгъ вә Зәл кифелләрне зекер ит, аларның һәр кайсы изгеләрдән иде.
Verse 49
هَـٰذَا ذِكْرٌ ۚ وَإِنَّ لِلْمُتَّقِينَ لَحُسْنَ مَـَٔابٍ
Transliteration hādhā dhik'run wa-inna lil'muttaqīna laḥus'na maābin
Tatar Ошбулар Коръәндә макталып зекер ителәләр, вә тәкъва мөэминнәр өчен күркәм урын бардыр.
Verse 50
جَنَّـٰتِ عَدْنٍ مُّفَتَّحَةً لَّهُمُ ٱلْأَبْوَٰبُ
Transliteration jannāti ʿadnin mufattaḥatan lahumu l-abwābu
Tatar Ул урыннар ґәден җәннәтләредер, аларга җәннәт ишекләре ачылып торыр.
Verse 51
مُتَّكِـِٔينَ فِيهَا يَدْعُونَ فِيهَا بِفَـٰكِهَةٍ كَثِيرَةٍ وَشَرَابٍ
Transliteration muttakiīna fīhā yadʿūna fīhā bifākihatin kathīratin washarābin
Tatar Ул җәннәтләрдә яхшы диваннарга таянганнары хәлдә, җимешләрнең һәм эчемлекләрнең төрлесеннән сорадылар.
Verse 52
۞ وَعِندَهُمْ قَـٰصِرَٰتُ ٱلطَّرْفِ أَتْرَابٌ
Transliteration waʿindahum qāṣirātu l-ṭarfi atrābun
Tatar Дәхи алар алдында хатыннарыннан башка хур кызлары булыр, ул хурлар ирләренә генә карарлар, алар яшьтә дә бер тигезләрдер.
Verse 53
هَـٰذَا مَا تُوعَدُونَ لِيَوْمِ ٱلْحِسَابِ
Transliteration hādhā mā tūʿadūna liyawmi l-ḥisābi
Tatar Ошбулар кыямәт көнендә аларга булыр дип вәгъдә ителгән нәрсәләрдер.
Verse 54
إِنَّ هَـٰذَا لَرِزْقُنَا مَا لَهُۥ مِن نَّفَادٍ
Transliteration inna hādhā lariz'qunā mā lahu min nafādin
Tatar Җәннәтләргә кергән мөэминнәр әйтерләр: "Болар безнең ризыкларыбыздыр, бу нигъмәтләргә бетмәк вә кимемәк һич тә булмас, ошбулар тәкъва мөэминнәргәдер.
Verse 55
هَـٰذَا ۚ وَإِنَّ لِلطَّـٰغِينَ لَشَرَّ مَـَٔابٍ
Transliteration hādhā wa-inna lilṭṭāghīna lasharra maābin
Tatar Әмма кәферләргә бик яман урын булачактыр.
Verse 56
جَهَنَّمَ يَصْلَوْنَهَا فَبِئْسَ ٱلْمِهَادُ
Transliteration jahannama yaṣlawnahā fabi'sa l-mihādu
Tatar Ул җәһәннәмдер, алар анда керерләр, нинди кабахәт урындыр.
Verse 57
هَـٰذَا فَلْيَذُوقُوهُ حَمِيمٌ وَغَسَّاقٌ
Transliteration hādhā falyadhūqūhu ḥamīmun waghassāqun
Tatar Ошбу ґәзаб аларгадыр, аны тотсыннар, ул газап кайнар су һәм кайнар эрендер.
Verse 58
وَءَاخَرُ مِن شَكْلِهِۦٓ أَزْوَٰجٌ
Transliteration waākharu min shaklihi azwājun
Tatar Вә аларга тагын да шундый төрле ґәзаб бардыр.
Verse 59
هَـٰذَا فَوْجٌ مُّقْتَحِمٌ مَّعَكُمْ ۖ لَا مَرْحَبًۢا بِهِمْ ۚ إِنَّهُمْ صَالُوا۟ ٱلنَّارِ
Transliteration hādhā fawjun muq'taḥimun maʿakum lā marḥaban bihim innahum ṣālū l-nāri
Tatar Җәһәннәм сакчылары мөшрикләрнең олугъларына әйтерләр, аларның иярченнәренә ишарәт итеп: "Ошбу иярченнәрегез сезнең белән бергә утка керерләр, чөнки дөньяда сезгә ияргән иделәр", – дип. Олугълары әйтерләр: "Аларга мәрхәмәт булмасын, әлбәттә, тиешле булган өчен утка керәләр", – дип.
Verse 60
قَالُوا۟ بَلْ أَنتُمْ لَا مَرْحَبًۢا بِكُمْ ۖ أَنتُمْ قَدَّمْتُمُوهُ لَنَا ۖ فَبِئْسَ ٱلْقَرَارُ
Transliteration qālū bal antum lā marḥaban bikum antum qaddamtumūhu lanā fabi'sa l-qarāru
Tatar Иярүчеләр әйтерләр: "Бәлки сезгә мәрхәмәт булмасын, сез мөшриклектә бездән элек булдыгыз һәм безне үзегезгә иярттегез, ул ут сезгә дә, безгә дә ни яман карарланачак урындыр".
Verse 61
قَالُوا۟ رَبَّنَا مَن قَدَّمَ لَنَا هَـٰذَا فَزِدْهُ عَذَابًا ضِعْفًا فِى ٱلنَّارِ
Transliteration qālū rabbanā man qaddama lanā hādhā fazid'hu ʿadhāban ḍiʿ'fan fī l-nāri
Tatar Дәхи иярүчеләр әйтерләр: "Ий Раббыбыз, мөшриклектә бездән алда булып безне дә аздыручыларга утта ґәзабны ике өлеш арттыр".
Verse 62
وَقَالُوا۟ مَا لَنَا لَا نَرَىٰ رِجَالًا كُنَّا نَعُدُّهُم مِّنَ ٱلْأَشْرَارِ
Transliteration waqālū mā lanā lā narā rijālan kunnā naʿudduhum mina l-ashrāri
Tatar Мөшрикләр әйтерләр: "Дөньяда без явыз кешеләрдән санаган кешеләрне безнең белән бергә утта күрмибез.
Verse 63
أَتَّخَذْنَـٰهُمْ سِخْرِيًّا أَمْ زَاغَتْ عَنْهُمُ ٱلْأَبْصَـٰرُ
Transliteration attakhadhnāhum sikh'riyyan am zāghat ʿanhumu l-abṣāru
Tatar Без аларны дөньяда мәсхәрә итәдер идек, алар безнең янда утта түгелләрме, яки алар утта булып та күзебез аларга төшмиме, шуның өчен күрмибезме?"
Verse 64
إِنَّ ذَٰلِكَ لَحَقٌّ تَخَاصُمُ أَهْلِ ٱلنَّارِ
Transliteration inna dhālika laḥaqqun takhāṣumu ahli l-nāri
Tatar Дөреслектә ошбу зекер ителгән сүзләр, ут әһелләренең бер-берсе белән низагълашуларыдыр.
Verse 65
قُلْ إِنَّمَآ أَنَا۠ مُنذِرٌ ۖ وَمَا مِنْ إِلَـٰهٍ إِلَّا ٱللَّهُ ٱلْوَٰحِدُ ٱلْقَهَّارُ
Transliteration qul innamā anā mundhirun wamā min ilāhin illā l-lahu l-wāḥidu l-qahāru
Tatar Ий Мухәммәд г-м, әйт: "Мин фәкать Аллаһ ґәзабы илә куркытучымын. Әлбәттә, Аллаһудан башка Илаһә юк, Ул – Аллаһ ялгыз, Үзе генәдер, вә барча мәхлукны җиңүчедер.
Verse 66
رَبُّ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ وَمَا بَيْنَهُمَا ٱلْعَزِيزُ ٱلْغَفَّـٰرُ
Transliteration rabbu l-samāwāti wal-arḍi wamā baynahumā l-ʿazīzu l-ghafāru
Tatar Ул – Аллаһ җир, күкләрнең вә аларның араларында булган нәрсәләрнең Раббысыдыр, дошманнарын каты ґәзаб кылучы, дусларын гафу итүчедер.
Verse 67
قُلْ هُوَ نَبَؤٌا۟ عَظِيمٌ
Transliteration qul huwa naba-on ʿaẓīmun
Tatar Син кешеләргә әйт: "Ул Коръән бер олугъ хәбәрдер.
Verse 68
أَنتُمْ عَنْهُ مُعْرِضُونَ
Transliteration antum ʿanhu muʿ'riḍūna
Tatar Ләкин сез ул олугъ Коръәннән баш тартучысыз."
Verse 69
مَا كَانَ لِىَ مِنْ عِلْمٍۭ بِٱلْمَلَإِ ٱلْأَعْلَىٰٓ إِذْ يَخْتَصِمُونَ
Transliteration mā kāna liya min ʿil'min bil-mala-i l-aʿlā idh yakhtaṣimūna
Tatar Фәрештәләрнең Адәм г-м хакында низагълашканнарын белү миңа лязем булмады, мәгәр вәхий аркылы гына белдем.
Verse 70
إِن يُوحَىٰٓ إِلَىَّ إِلَّآ أَنَّمَآ أَنَا۠ نَذِيرٌ مُّبِينٌ
Transliteration in yūḥā ilayya illā annamā anā nadhīrun mubīnun
Tatar Миңа вәхий булмады Аллаһудан, мәгәр Коръән хөкемнәрен кешеләргә ирештерергә, Коръән белән гамәл кылучыларны җәннәт белән шатландырырга, Коръән белән гамәл кылмаучы динсезләрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытырга вәхий ителде.
Verse 71
إِذْ قَالَ رَبُّكَ لِلْمَلَـٰٓئِكَةِ إِنِّى خَـٰلِقٌۢ بَشَرًا مِّن طِينٍ
Transliteration idh qāla rabbuka lil'malāikati innī khāliqun basharan min ṭīnin
Tatar Раббың фәрештәләргә әйтте: "Мин балчыктан Адәмне халык кылачакмын".
Verse 72
فَإِذَا سَوَّيْتُهُۥ وَنَفَخْتُ فِيهِ مِن رُّوحِى فَقَعُوا۟ لَهُۥ سَـٰجِدِينَ
Transliteration fa-idhā sawwaytuhu wanafakhtu fīhi min rūḥī faqaʿū lahu sājidīna
Tatar Аны халык кылып тәмам иткәч, аңа җан кертеп тергездем, фәрештәләр Адәмне зурлап сәҗдәгә бардылар.
Verse 73
فَسَجَدَ ٱلْمَلَـٰٓئِكَةُ كُلُّهُمْ أَجْمَعُونَ
Transliteration fasajada l-malāikatu kulluhum ajmaʿūna
Tatar Фәрештәләрнең, барчасы берьюлы сәҗдә кылдылар.
Verse 74
إِلَّآ إِبْلِيسَ ٱسْتَكْبَرَ وَكَانَ مِنَ ٱلْكَـٰفِرِينَ
Transliteration illā ib'līsa is'takbara wakāna mina l-kāfirīna
Tatar Мәгәр Иблис сәҗдә кылмады. Тәкәбберләнде һәм кәферләрдән булды.
Verse 75
قَالَ يَـٰٓإِبْلِيسُ مَا مَنَعَكَ أَن تَسْجُدَ لِمَا خَلَقْتُ بِيَدَىَّ ۖ أَسْتَكْبَرْتَ أَمْ كُنتَ مِنَ ٱلْعَالِينَ
Transliteration qāla yāib'līsu mā manaʿaka an tasjuda limā khalaqtu biyadayya astakbarta am kunta mina l-ʿālīna
Tatar Аллаһу тәгалә әйтте: "Ий Иблис, Мин Үз кодрәтем белән яраткан Адәмгә сәҗдә кылудан сине нәрсә тыйды? Тәкәбберләндеңме? Яки бөекләрдән булдыңмы?"
Verse 76
قَالَ أَنَا۠ خَيْرٌ مِّنْهُ ۖ خَلَقْتَنِى مِن نَّارٍ وَخَلَقْتَهُۥ مِن طِينٍ
Transliteration qāla anā khayrun min'hu khalaqtanī min nārin wakhalaqtahu min ṭīnin
Tatar Иблис әйтте: "Мин Адәмнән хәерлерәкмен, чөнки мине уттан яраттың, Адәмне исә балчыктан яраттың".
Verse 77
قَالَ فَٱخْرُجْ مِنْهَا فَإِنَّكَ رَجِيمٌ
Transliteration qāla fa-ukh'ruj min'hā fa-innaka rajīmun
Tatar Аллаһ әйтте: "Алай булса җәннәттән чык, тәхкыйк син рәхмәтеңнән сөрелмешсең.
Verse 78
وَإِنَّ عَلَيْكَ لَعْنَتِىٓ إِلَىٰ يَوْمِ ٱلدِّينِ
Transliteration wa-inna ʿalayka laʿnatī ilā yawmi l-dīni
Tatar Әлбәттә, кыямәт көненә чаклы Минем сиңа ләгънәтемдер".
Verse 79
قَالَ رَبِّ فَأَنظِرْنِىٓ إِلَىٰ يَوْمِ يُبْعَثُونَ
Transliteration qāla rabbi fa-anẓir'nī ilā yawmi yub'ʿathūna
Tatar Иблис әйтте: "Ий Раббым, кешеләрнең кубарылачак көннәренә чаклы мине дөньяда калдыр, үтермә".
Verse 80
قَالَ فَإِنَّكَ مِنَ ٱلْمُنظَرِينَ
Transliteration qāla fa-innaka mina l-munẓarīna
Tatar Аллаһ әйтте: "Әлбәттә, син дөньяда калучысың.
Verse 81
إِلَىٰ يَوْمِ ٱلْوَقْتِ ٱلْمَعْلُومِ
Transliteration ilā yawmi l-waqti l-maʿlūmi
Tatar Аллаһ хозурында мәгълүм булган көнгә чаклы, ягъни дөнья беткәнче".
Verse 82
قَالَ فَبِعِزَّتِكَ لَأُغْوِيَنَّهُمْ أَجْمَعِينَ
Transliteration qāla fabiʿizzatika la-ugh'wiyannahum ajmaʿīna
Tatar Иблис әйтте: "Ий Раббым, ґиззәтең хакы өчен әйтәмен, кешеләрне һәммәсен аздырачакмын.
Verse 83
إِلَّا عِبَادَكَ مِنْهُمُ ٱلْمُخْلَصِينَ
Transliteration illā ʿibādaka min'humu l-mukh'laṣīna
Tatar Мәгәр ихлас булган мөэмин бәндәләреңне аздырырга көчем җитмәс".
Verse 84
قَالَ فَٱلْحَقُّ وَٱلْحَقَّ أَقُولُ
Transliteration qāla fal-ḥaqu wal-ḥaqa aqūlu
Tatar Аллаһ әйтте: "Хакны хак, дип әйтермен.
Verse 85
لَأَمْلَأَنَّ جَهَنَّمَ مِنكَ وَمِمَّن تَبِعَكَ مِنْهُمْ أَجْمَعِينَ
Transliteration la-amla-anna jahannama minka wamimman tabiʿaka min'hum ajmaʿīna
Tatar Җәһәннәмне синең илә вә сиңа ияргән кешеләрнең һәммәсе белән тутырачакмын".
Verse 86
قُلْ مَآ أَسْـَٔلُكُمْ عَلَيْهِ مِنْ أَجْرٍ وَمَآ أَنَا۠ مِنَ ٱلْمُتَكَلِّفِينَ
Transliteration qul mā asalukum ʿalayhi min ajrin wamā anā mina l-mutakalifīna
Tatar Ий Мухәммәд г-м, кешеләргә әйт: "Ислам динен өйрәткәнем өчен сездән хак сорамыймын, һәм мин Коръәнне үземнән чыгарып сөйләүчеләрдән түгелмен.
Verse 87
إِنْ هُوَ إِلَّا ذِكْرٌ لِّلْعَـٰلَمِينَ
Transliteration in huwa illā dhik'run lil'ʿālamīna
Tatar Коръән башка нәрсә түгел, мәгәр барча кешеләргә һәм җеннәргә зекер, вәгазь һәм диндер.
Verse 88
وَلَتَعْلَمُنَّ نَبَأَهُۥ بَعْدَ حِينٍۭ
Transliteration walataʿlamunna naba-ahu baʿda ḥīnin
Tatar Коръәннең хикмәтләрен яки Коръән кешеләргә иң зур нигъмәт икәнен бераз заман соңында белерсез. Дөньяда белмәсәгез ахирәттә белерсез!
Read Surah Sad in another language
- English (word by word)
- Albanian
- Amazigh
- Amharic
- Assamese
- Azerbaijani
- Bambara
- Bangla
- Bosnian
- Bulgarian
- Chechen
- Chinese
- Czech
- Dari
- Dhivehi
- Dutch
- Finnish
- French
- German
- Gujarati
- Hausa
- Hebrew
- Hindi
- Indonesian
- Italian
- Japanese
- Kannada
- Kazakh
- Khmer
- Kinyarwanda
- Korean
- Kurdish
- Luganda
- Malay
- Malayalam
- Maranao
- Marathi
- Nepali
- Norwegian
- Oromo
- Pashto
- Persian
- Polish
- Portuguese
- Romanian
- Russian
- Sindhi
- Sinhala
- Somali
- Spanish
- Swahili
- Swedish
- Tagalog
- Tajik
- Tamil
- Telugu
- Thai
- Turkish
- Ukrainian
- Urdu
- Uyghur
- Uzbek
- Vietnamese
- Yao
- Yoruba
All 114 surahs in Tatar: the Qur’an in Tatar.
Tatar translation: Tatar, from Quran.com. Transliteration: Quran.com. Recitation: Mishary Alafasy, from EveryAyah.com. MyDugsi is a learning aid, not a replacement for a qualified teacher.