Surah Ar-Ra'd in Tatar: translation and audio
Surah 13 · الرعد · The Thunder · 43 verses
Surah Ar-Ra'd verse by verse: the Arabic with a recitation you can repeat, the transliteration, and the Tatar translation by Tatar. For the meaning of every word, see Surah Ar-Ra'd word by word in English.
Verse 1
الٓمٓر ۚ تِلْكَ ءَايَـٰتُ ٱلْكِتَـٰبِ ۗ وَٱلَّذِىٓ أُنزِلَ إِلَيْكَ مِن رَّبِّكَ ٱلْحَقُّ وَلَـٰكِنَّ أَكْثَرَ ٱلنَّاسِ لَا يُؤْمِنُونَ
Transliteration alif-lam-meem-ra til'ka āyātu l-kitābi wa-alladhī unzila ilayka min rabbika l-ḥaqu walākinna akthara l-nāsi lā yu'minūna
Tatar Әлиф ләм мим ра. Ошбу – аятьләр Аллаһудан иңгән Коръән Кәрим аятьләредер. Вә Раббыңнан сиңа иңдерелгән китап, әлбәттә хак, ләкин кешеләрнең күбрәге иман китермиләр.
Verse 2
ٱللَّهُ ٱلَّذِى رَفَعَ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ بِغَيْرِ عَمَدٍ تَرَوْنَهَا ۖ ثُمَّ ٱسْتَوَىٰ عَلَى ٱلْعَرْشِ ۖ وَسَخَّرَ ٱلشَّمْسَ وَٱلْقَمَرَ ۖ كُلٌّ يَجْرِى لِأَجَلٍ مُّسَمًّى ۚ يُدَبِّرُ ٱلْأَمْرَ يُفَصِّلُ ٱلْـَٔايَـٰتِ لَعَلَّكُم بِلِقَآءِ رَبِّكُمْ تُوقِنُونَ
Transliteration al-lahu alladhī rafaʿa l-samāwāti bighayri ʿamadin tarawnahā thumma is'tawā ʿalā l-ʿarshi wasakhara l-shamsa wal-qamara kullun yajrī li-ajalin musamman yudabbiru l-amra yufaṣṣilu l-āyāti laʿallakum biliqāi rabbikum tūqinūna
Tatar Үзегез дә күрәсез, бер нинди терәксез күкләрне күтәрүче зат Аллаһ, соңра ґәрешкә касд кылды һәм кояш вә айны үзенә буйсындырды, Аллаһ билгеләгән вакыткача йөрерләр. Барча эш белән үзе җитәкчелек итәр, вә һәр дәлилне Коръән белән бәян кылыр, шаять, ахирәттә Раббыгыз хозурына барып басачагыгызга ышанырсыз!
Verse 3
وَهُوَ ٱلَّذِى مَدَّ ٱلْأَرْضَ وَجَعَلَ فِيهَا رَوَٰسِىَ وَأَنْهَـٰرًا ۖ وَمِن كُلِّ ٱلثَّمَرَٰتِ جَعَلَ فِيهَا زَوْجَيْنِ ٱثْنَيْنِ ۖ يُغْشِى ٱلَّيْلَ ٱلنَّهَارَ ۚ إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَـٰتٍ لِّقَوْمٍ يَتَفَكَّرُونَ
Transliteration wahuwa alladhī madda l-arḍa wajaʿala fīhā rawāsiya wa-anhāran wamin kulli l-thamarāti jaʿala fīhā zawjayni ith'nayni yugh'shī al-layla l-nahāra inna fī dhālika laāyātin liqawmin yatafakkarūna
Tatar Ул – Аллаһ яратты җирне вә анда зур таулар һәм дәрьяләрне бар итте һәм дә һәр җимешләрдән ике төрлене яратты. Кич караңгылыгы белән көннең яктылыгын каплар, юк итәр. Күрсәтелгән бу нәрсәләрдә, әлбәттә, фикер ияләренә галәмәтләр бар.
Verse 4
وَفِى ٱلْأَرْضِ قِطَعٌ مُّتَجَـٰوِرَٰتٌ وَجَنَّـٰتٌ مِّنْ أَعْنَـٰبٍ وَزَرْعٌ وَنَخِيلٌ صِنْوَانٌ وَغَيْرُ صِنْوَانٍ يُسْقَىٰ بِمَآءٍ وَٰحِدٍ وَنُفَضِّلُ بَعْضَهَا عَلَىٰ بَعْضٍ فِى ٱلْأُكُلِ ۚ إِنَّ فِى ذَٰلِكَ لَـَٔايَـٰتٍ لِّقَوْمٍ يَعْقِلُونَ
Transliteration wafī l-arḍi qiṭaʿun mutajāwirātun wajannātun min aʿnābin wazarʿun wanakhīlun ṣin'wānun waghayru ṣin'wānin yus'qā bimāin wāḥidin wanufaḍḍilu baʿḍahā ʿalā baʿḍin fī l-ukuli inna fī dhālika laāyātin liqawmin yaʿqilūna
Tatar Җир шары төрле кисәкләрдән тора, мәсәлән: бер өлеше су, бер өлеше игенлек, бер өлеше тау – урманлык вә бер өлеше комлык-сазлык, Аллаһ шулай төзегән вә җимеш бакчалары, игенләр, икешәрләп вә ялгыз үскән хөрмә агачлары – барчасы бер су белән сугарылалар, ашауда тәме белән берсен икенчесеннән артык кылырбыз. Гакылларын эшләткән кешеләр өчен бу нәрсәләрне яратуда Аллаһуның берлегенә, әлбәттә, дәлилләр бар.
Verse 5
۞ وَإِن تَعْجَبْ فَعَجَبٌ قَوْلُهُمْ أَءِذَا كُنَّا تُرَٰبًا أَءِنَّا لَفِى خَلْقٍ جَدِيدٍ ۗ أُو۟لَـٰٓئِكَ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ بِرَبِّهِمْ ۖ وَأُو۟لَـٰٓئِكَ ٱلْأَغْلَـٰلُ فِىٓ أَعْنَاقِهِمْ ۖ وَأُو۟لَـٰٓئِكَ أَصْحَـٰبُ ٱلنَّارِ ۖ هُمْ فِيهَا خَـٰلِدُونَ
Transliteration wa-in taʿjab faʿajabun qawluhum a-idhā kunnā turāban a-innā lafī khalqin jadīdin ulāika alladhīna kafarū birabbihim wa-ulāika l-aghlālu fī aʿnāqihim wa-ulāika aṣḥābu l-nāri hum fīhā khālidūna
Tatar Әгәр син аларның кыямәт көненә ышанмауларына гаҗәпләнсәң, бигрәк тә аларның: "Без череп туфрак булганнан соң яңадан терелербезме? Әлбәттә, терелмибез!" – дигән сүзләре гаҗәп. Алар үзләренең Раббыларына ышанмаучы кешеләр вә алар ахирәттә муенларында богаулар булачак кешеләрдер һәм алар җәһәннәм утында яначак кешеләрдер, алар җәһәннәм утында мәңге калырлар.
Verse 6
وَيَسْتَعْجِلُونَكَ بِٱلسَّيِّئَةِ قَبْلَ ٱلْحَسَنَةِ وَقَدْ خَلَتْ مِن قَبْلِهِمُ ٱلْمَثُلَـٰتُ ۗ وَإِنَّ رَبَّكَ لَذُو مَغْفِرَةٍ لِّلنَّاسِ عَلَىٰ ظُلْمِهِمْ ۖ وَإِنَّ رَبَّكَ لَشَدِيدُ ٱلْعِقَابِ
Transliteration wayastaʿjilūnaka bil-sayi-ati qabla l-ḥasanati waqad khalat min qablihimu l-mathulātu wa-inna rabbaka ladhū maghfiratin lilnnāsi ʿalā ẓul'mihim wa-inna rabbaka lashadīdu l-ʿiqābi
Tatar Ул ахмаклар яхшылыктан элек явызлыкны ашыктыралар, ягъни тәүбә истигъфарга ашыгыр урынына вәгъдә кылган ґәзабыңны тизрәк китер, дип, үзләренә ґәзабны ашыктыралар, тәхкыйк болар кеби кәферләргә Безнең ґәзабларыбыз булып үтте, гыйбрәтләнеп тәүбә итүләре кирәк иде, тәхкыйк синең Раббың золым вә гөнаһ бәрабәренә камил ярлыкаучы булдыгыннан тәүбә итеп, төзәтүчеләрне гафу ит, вә шуның белән бергә синең Раббың, әлбәттә, кәферләрдән каты ґәзаб белән үч алучы.
Verse 7
وَيَقُولُ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ لَوْلَآ أُنزِلَ عَلَيْهِ ءَايَةٌ مِّن رَّبِّهِۦٓ ۗ إِنَّمَآ أَنتَ مُنذِرٌ ۖ وَلِكُلِّ قَوْمٍ هَادٍ
Transliteration wayaqūlu alladhīna kafarū lawlā unzila ʿalayhi āyatun min rabbihi innamā anta mundhirun walikulli qawmin hādin
Tatar Коръәнгә ышанмаган кәферләр әйттеләр: "Коръәннән башка Мухәммәднең пәйгамбәрлеген дөресләүче Раббысыннан бер галәмәт иңдерелсә, иман китерер идек", – дип. Син фәкать аларны Аллаһ ґәзабы белән куркытучы гына. Каумларнең һәрберсе өчен туры юлга күндерүче пәйгамбәрләре булды. Пәйгамбәрләрдән соң ислам динен яхшы белүче галимләр бар.
Verse 8
ٱللَّهُ يَعْلَمُ مَا تَحْمِلُ كُلُّ أُنثَىٰ وَمَا تَغِيضُ ٱلْأَرْحَامُ وَمَا تَزْدَادُ ۖ وَكُلُّ شَىْءٍ عِندَهُۥ بِمِقْدَارٍ
Transliteration al-lahu yaʿlamu mā taḥmilu kullu unthā wamā taghīḍu l-arḥāmu wamā tazdādu wakullu shayin ʿindahu bimiq'dārin
Tatar Балага йөкле булган һәр хатынның йөкләгән йөген Аллаһ белә, дәхи хатынлар карыны балага кимчелек китерсә, яки камиллек бирсә – барчасын белә. Аллаһ хозурында һәрнәрсә үлчәү беләндер.
Verse 9
عَـٰلِمُ ٱلْغَيْبِ وَٱلشَّهَـٰدَةِ ٱلْكَبِيرُ ٱلْمُتَعَالِ
Transliteration ʿālimu l-ghaybi wal-shahādati l-kabīru l-mutaʿāli
Tatar Ул – Аллаһ яшерен вә әшкарәне белүче вә Аңа гакыл фикерләр ирешмәктән бик югары һәм мәхлукка ошаудан бик тә пакь.
Verse 10
سَوَآءٌ مِّنكُم مَّنْ أَسَرَّ ٱلْقَوْلَ وَمَن جَهَرَ بِهِۦ وَمَنْ هُوَ مُسْتَخْفٍۭ بِٱلَّيْلِ وَسَارِبٌۢ بِٱلنَّهَارِ
Transliteration sawāon minkum man asarra l-qawla waman jahara bihi waman huwa mus'takhfin bi-al-layli wasāribun bil-nahāri
Tatar Сездән берәү кирәк – сүзен кычкырып сөйләсен, кирәк – яшерен сөйләсен, Аның өчен бертигездер, вә берәү кич караңгыда яшереп эш кылсын, кирәк – көндез күрсәтеп эш кылсын – Аллаһ һәммәсен бертигез белә.
Verse 11
لَهُۥ مُعَقِّبَـٰتٌ مِّنۢ بَيْنِ يَدَيْهِ وَمِنْ خَلْفِهِۦ يَحْفَظُونَهُۥ مِنْ أَمْرِ ٱللَّهِ ۗ إِنَّ ٱللَّهَ لَا يُغَيِّرُ مَا بِقَوْمٍ حَتَّىٰ يُغَيِّرُوا۟ مَا بِأَنفُسِهِمْ ۗ وَإِذَآ أَرَادَ ٱللَّهُ بِقَوْمٍ سُوٓءًا فَلَا مَرَدَّ لَهُۥ ۚ وَمَا لَهُم مِّن دُونِهِۦ مِن وَالٍ
Transliteration lahu muʿaqqibātun min bayni yadayhi wamin khalfihi yaḥfaẓūnahu min amri l-lahi inna l-laha lā yughayyiru mā biqawmin ḥattā yughayyirū mā bi-anfusihim wa-idhā arāda l-lahu biqawmin sūan falā maradda lahu wamā lahum min dūnihi min wālin
Tatar Вә һәр кешенең алдыннан вә артыннан Аллаһ әмере белән язып баручы фәрештәләр бар, һәм алар кешеләрне сакларлар. Тәхкыйк Аллаһ бер каумгә биргән нигъмәтен үзгәртмәс, хәтта ул каум үз хәлен үзгәрткәнгә чаклы, ягъни Коръән белән гамәл кылып, аның шөкерен үтәгән каумнән Аллаһ һидәятне алмас һәм дөнья нигъмәтләренең шөкерен үтәгән каумнән дөнья нигъмәтләрен алмас, шулай ук үзләре тырышып вә көрәшеп Аллаһ юлына кермәгән каумне Аллаһ көчләп дингә кертмәс, аларга һидәят һәм җәннәт бирмәс. Вә әгәр бер каумгә зарар бирүне теләсә Аллаһ, ул зарарны китәрүче юк, вә аларга Аллаһудан башка ярдәм бирүче хуҗа булмас.
Verse 12
هُوَ ٱلَّذِى يُرِيكُمُ ٱلْبَرْقَ خَوْفًا وَطَمَعًا وَيُنشِئُ ٱلسَّحَابَ ٱلثِّقَالَ
Transliteration huwa alladhī yurīkumu l-barqa khawfan waṭamaʿan wayunshi-u l-saḥāba l-thiqāla
Tatar Ул – Аллаһ сезне куркытып һәм яңгыр өмет иттереп яшенне күрсәтер вә яңгыр суы белән авырайган болытларны бар кылыр.
Verse 13
وَيُسَبِّحُ ٱلرَّعْدُ بِحَمْدِهِۦ وَٱلْمَلَـٰٓئِكَةُ مِنْ خِيفَتِهِۦ وَيُرْسِلُ ٱلصَّوَٰعِقَ فَيُصِيبُ بِهَا مَن يَشَآءُ وَهُمْ يُجَـٰدِلُونَ فِى ٱللَّهِ وَهُوَ شَدِيدُ ٱلْمِحَالِ
Transliteration wayusabbiḥu l-raʿdu biḥamdihi wal-malāikatu min khīfatihi wayur'silu l-ṣawāʿiqa fayuṣību bihā man yashāu wahum yujādilūna fī l-lahi wahuwa shadīdu l-miḥāli
Tatar Аллаһуга хәмед әйтү белән күк күкрәү тәсбих әйтер, дәхи фәрештәләр Аллаһудан куркып, тәсбих әйтерләр вә яшенне җибәрер, аны үзе теләгән кешегә тидерер, ул кәферләр Аллаһ хакында бәхәсләшкән вакытларында, вә Аның ґәзабы катыдыр.
Verse 14
لَهُۥ دَعْوَةُ ٱلْحَقِّ ۖ وَٱلَّذِينَ يَدْعُونَ مِن دُونِهِۦ لَا يَسْتَجِيبُونَ لَهُم بِشَىْءٍ إِلَّا كَبَـٰسِطِ كَفَّيْهِ إِلَى ٱلْمَآءِ لِيَبْلُغَ فَاهُ وَمَا هُوَ بِبَـٰلِغِهِۦ ۚ وَمَا دُعَآءُ ٱلْكَـٰفِرِينَ إِلَّا فِى ضَلَـٰلٍ
Transliteration lahu daʿwatu l-ḥaqi wa-alladhīna yadʿūna min dūnihi lā yastajībūna lahum bishayin illā kabāsiṭi kaffayhi ilā l-māi liyablugha fāhu wamā huwa bibālighihi wamā duʿāu l-kāfirīna illā fī ḍalālin
Tatar Аллаһу тәгаләнең дәгъвәте хак, ягъни Аның файдалы дигәне хак файдалыдыр вә Аның зарарлы дигәне хак зарарлыдыр. Аллаһудан башка сынымларга табынучыларның, һичбер сорауларына җавап бирә алмыйлар, сынымлардан ярдәм көтүчеләрнең мисалы: авызыма су килеп керсен, дип, суга таба кулын сузып торган кеше кеби ки, күпме генә суга карап кул сузып торсалар да, су авызларына килеп керәчәге юк. Ул ахмаклар җансыз сынымларга кул сузып, алардан нәрсәдер көтәләр. Кәферләрнең догалары адашудан башка нәрсә түгел.
Verse 15
وَلِلَّهِ يَسْجُدُ مَن فِى ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ طَوْعًا وَكَرْهًا وَظِلَـٰلُهُم بِٱلْغُدُوِّ وَٱلْـَٔاصَالِ ۩
Transliteration walillahi yasjudu man fī l-samāwāti wal-arḍi ṭawʿan wakarhan waẓilāluhum bil-ghuduwi wal-āṣāli
Tatar Җирдә вә күкләрдә булган барча мәхлуклар кайберләре ихтыярын вә кайберләре ихтыярсыз Аллаһуга сәҗдә кылырлар вә иртәләрдә вә кичләрдә үзләре сәҗдә кылганда күләгәләре дә сәҗдә кылыр.
Verse 16
قُلْ مَن رَّبُّ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ قُلِ ٱللَّهُ ۚ قُلْ أَفَٱتَّخَذْتُم مِّن دُونِهِۦٓ أَوْلِيَآءَ لَا يَمْلِكُونَ لِأَنفُسِهِمْ نَفْعًا وَلَا ضَرًّا ۚ قُلْ هَلْ يَسْتَوِى ٱلْأَعْمَىٰ وَٱلْبَصِيرُ أَمْ هَلْ تَسْتَوِى ٱلظُّلُمَـٰتُ وَٱلنُّورُ ۗ أَمْ جَعَلُوا۟ لِلَّهِ شُرَكَآءَ خَلَقُوا۟ كَخَلْقِهِۦ فَتَشَـٰبَهَ ٱلْخَلْقُ عَلَيْهِمْ ۚ قُلِ ٱللَّهُ خَـٰلِقُ كُلِّ شَىْءٍ وَهُوَ ٱلْوَٰحِدُ ٱلْقَهَّـٰرُ
Transliteration qul man rabbu l-samāwāti wal-arḍi quli l-lahu qul afa-ittakhadhtum min dūnihi awliyāa lā yamlikūna li-anfusihim nafʿan walā ḍarran qul hal yastawī l-aʿmā wal-baṣīru am hal tastawī l-ẓulumātu wal-nūru am jaʿalū lillahi shurakāa khalaqū kakhalqihi fatashābaha l-khalqu ʿalayhim quli l-lahu khāliqu kulli shayin wahuwa l-wāḥidu l-qahāru
Tatar Әйт: җир вә күкләрнең тәрбиячесе кем? Әлбәттә, Аллаһ, диген! Әйт: әйә үзләренә дә файда яки зарар итә алмаган сынымларны ничек үзегезгә ярдәмче итә аласыз? Ул сынымларны утка салсак яна, суга салсак бата яки ага, алтын көмештән ясаган булса, караклар урлап китә. Ґәҗәбә! Кеше кулындагы шул чуп Илаһә була аламы? Бу эш фәкать диваналык вә сукырлык. Инде әйт: Гыйбрәтләрне вә хакыйкатьне күрүче кеше белән һичнәрсә күрмәүче кеше бертигез булырмы? Яки караңгылык белән яктылык бертигез булырмы? Ягъни күрүче – хак мөэминдер, Күрмәүче – имансыздыр вә караңгылык – динсезлектер, яктылык – хак диндер. Яки аларның Аллаһ халык кылган нәрсәләргә охшатып халык кылучы сынымлары бармы? Әгәр булса, әлбәттә, Аллаһ халык кылган нәрсәләрне сынымлар, халык кылган нәрсәдән аера алмаслар иде. Бит Аллаһудан башка халык кылучы зат һич юк. Шулай булгач, алар мәхлукне ничек Аллаһуга тиң кыла алалар? Әйт: һәрнәрсәне халык кылучы фәкать Аллаһудыр вә Ул – Аллаһ бер генә вә көчледер.
Verse 17
أَنزَلَ مِنَ ٱلسَّمَآءِ مَآءً فَسَالَتْ أَوْدِيَةٌۢ بِقَدَرِهَا فَٱحْتَمَلَ ٱلسَّيْلُ زَبَدًا رَّابِيًا ۚ وَمِمَّا يُوقِدُونَ عَلَيْهِ فِى ٱلنَّارِ ٱبْتِغَآءَ حِلْيَةٍ أَوْ مَتَـٰعٍ زَبَدٌ مِّثْلُهُۥ ۚ كَذَٰلِكَ يَضْرِبُ ٱللَّهُ ٱلْحَقَّ وَٱلْبَـٰطِلَ ۚ فَأَمَّا ٱلزَّبَدُ فَيَذْهَبُ جُفَآءً ۖ وَأَمَّا مَا يَنفَعُ ٱلنَّاسَ فَيَمْكُثُ فِى ٱلْأَرْضِ ۚ كَذَٰلِكَ يَضْرِبُ ٱللَّهُ ٱلْأَمْثَالَ
Transliteration anzala mina l-samāi māan fasālat awdiyatun biqadarihā fa-iḥ'tamala l-saylu zabadan rābiyan wamimmā yūqidūna ʿalayhi fī l-nāri ib'tighāa ḥil'yatin aw matāʿin zabadun mith'luhu kadhālika yaḍribu l-lahu l-ḥaqa wal-bāṭila fa-ammā l-zabadu fayadhhabu jufāan wa-ammā mā yanfaʿu l-nāsa fayamkuthu fī l-arḍi kadhālika yaḍribu l-lahu l-amthāla
Tatar Ул – Аллаһ күктән яңгыр иңдерде дә һәр елга үзенең микдаренчә агар булды, кечкенә булса да, зур булса да елгадагы ташу суы өстенә чыккан күбекне күтәреп агар, дәхи зиннәт өчен вә яки башка кирәк нәрсә өчен утта эретелгән алтын вә көмеш кебек төрле нәрсәләрнең дә күбеге була. Әнә шулай хак белән батылга Аллаһ мисал китерә. Ягъни эретелгән нәрсәләрнең асылы һәм су Коръәннең мисалыдыр, әмма күбекләре батыл диннең мисалыдыр. Әмма күбекләр кибеп яраксызга чыгарлар вә эретелгән нәрсәләрнең асылы җирдә кешеләр файдасына калыр. Әнә шулай Аллаһ кешеләр өчен мисаллар китерә.
Verse 18
لِلَّذِينَ ٱسْتَجَابُوا۟ لِرَبِّهِمُ ٱلْحُسْنَىٰ ۚ وَٱلَّذِينَ لَمْ يَسْتَجِيبُوا۟ لَهُۥ لَوْ أَنَّ لَهُم مَّا فِى ٱلْأَرْضِ جَمِيعًا وَمِثْلَهُۥ مَعَهُۥ لَٱفْتَدَوْا۟ بِهِۦٓ ۚ أُو۟لَـٰٓئِكَ لَهُمْ سُوٓءُ ٱلْحِسَابِ وَمَأْوَىٰهُمْ جَهَنَّمُ ۖ وَبِئْسَ ٱلْمِهَادُ
Transliteration lilladhīna is'tajābū lirabbihimu l-ḥus'nā wa-alladhīna lam yastajībū lahu law anna lahum mā fī l-arḍi jamīʿan wamith'lahu maʿahu la-if'tadaw bihi ulāika lahum sūu l-ḥisābi wamawāhum jahannamu wabi'sa l-mihādu
Tatar Аллаһу тәгаләнең Коръән белән гамәл кылырга чакыруын кабул итеп, аның белән гамәл кылган кешеләргә ахирәттә күркәм җәннәтләр булыр. Вә әмма Аллаһуның "Коръән белән гамәл кылыгыз" дигән әмерен кабул итмәгән һәм аның белән гамәл кылмаган кешеләр, әгәр бөтен җир байлыгы хәтле ике өлеш байлыклары булса, шул байлыкларын биреп, ахирәттә үзләрен Аллаһ ґәзабыннан коткара алмас иделәр, аларга ахирәттә бик каты, бик яман хөкем булыр, вә аларның урынлары җәһәннәм – ни кабәхәт урын.
Verse 19
۞ أَفَمَن يَعْلَمُ أَنَّمَآ أُنزِلَ إِلَيْكَ مِن رَّبِّكَ ٱلْحَقُّ كَمَنْ هُوَ أَعْمَىٰٓ ۚ إِنَّمَا يَتَذَكَّرُ أُو۟لُوا۟ ٱلْأَلْبَـٰبِ
Transliteration afaman yaʿlamu annamā unzila ilayka min rabbika l-ḥaqu kaman huwa aʿmā innamā yatadhakkaru ulū l-albābi
Tatar Әйә берәү белсә Раббыңнан иңдерелгән Коръәннең хак кәйлеген һәм аның хөкемләрен, бу кеше һичнәрсә күрмәүче сукыр белән бертигез булырмы? Коръәннең мәгънәсен аңлап вәгазьләнер фәкать саф гакыллы кешеләр генә.
Verse 20
ٱلَّذِينَ يُوفُونَ بِعَهْدِ ٱللَّهِ وَلَا يَنقُضُونَ ٱلْمِيثَـٰقَ
Transliteration alladhīna yūfūna biʿahdi l-lahi walā yanquḍūna l-mīthāqa
Tatar Ул гакыллы кешеләр Аллаһуга биргән ґәһедләрен саклап Коръән белән гамәл кылырлар вә ґәһедләрен һич бозмаслар.
Verse 21
وَٱلَّذِينَ يَصِلُونَ مَآ أَمَرَ ٱللَّهُ بِهِۦٓ أَن يُوصَلَ وَيَخْشَوْنَ رَبَّهُمْ وَيَخَافُونَ سُوٓءَ ٱلْحِسَابِ
Transliteration wa-alladhīna yaṣilūna mā amara l-lahu bihi an yūṣala wayakhshawna rabbahum wayakhāfūna sūa l-ḥisābi
Tatar Вә ул гакыллы кешеләр Аллаһ шәфкать, мәрхәмәт кылырга кушкан кешеләргә шәфкать мәрхәмәт кылалар, дәхи алар Раббыларыннан куркып яхшы эшләр кылырлар, кыямәт көненең каты хисабыннан куркып явыз эшләрдән сакланырлар.
Verse 22
وَٱلَّذِينَ صَبَرُوا۟ ٱبْتِغَآءَ وَجْهِ رَبِّهِمْ وَأَقَامُوا۟ ٱلصَّلَوٰةَ وَأَنفَقُوا۟ مِمَّا رَزَقْنَـٰهُمْ سِرًّا وَعَلَانِيَةً وَيَدْرَءُونَ بِٱلْحَسَنَةِ ٱلسَّيِّئَةَ أُو۟لَـٰٓئِكَ لَهُمْ عُقْبَى ٱلدَّارِ
Transliteration wa-alladhīna ṣabarū ib'tighāa wajhi rabbihim wa-aqāmū l-ṣalata wa-anfaqū mimmā razaqnāhum sirran waʿalāniyatan wayadraūna bil-ḥasanati l-sayi-ata ulāika lahum ʿuq'bā l-dāri
Tatar Янә ул гакыллы кешеләр Раббиларының ризалыгын өстәп дин юлындагы мәшәкатьләргә сабыр итәрләр, вә намазларын вакытында үтәрләр вә Без биргән малдан ислам файдасына яшереп тә, күрсәтеп тә бирерләр, вә бер кешедән явызлык күрсәләр, аңа каршы изгелек итәрләр, әнә шулай кешеләргә җәннәтләр булыр.
Verse 23
جَنَّـٰتُ عَدْنٍ يَدْخُلُونَهَا وَمَن صَلَحَ مِنْ ءَابَآئِهِمْ وَأَزْوَٰجِهِمْ وَذُرِّيَّـٰتِهِمْ ۖ وَٱلْمَلَـٰٓئِكَةُ يَدْخُلُونَ عَلَيْهِم مِّن كُلِّ بَابٍ
Transliteration jannātu ʿadnin yadkhulūnahā waman ṣalaḥa min ābāihim wa-azwājihim wadhurriyyātihim wal-malāikatu yadkhulūna ʿalayhim min kulli bābin
Tatar Алар Ґәден исемле җәннәтләргә керерләр, дәхи аларның аталарыннан, балаларыннан, хатынларыннан Коръән белән гамәл кылып изгелек иткәнләре дә Ґәден җәннәтләренә керерләр, вә алар янына һәр ишектән фәрештәләр керерләр.
Verse 24
سَلَـٰمٌ عَلَيْكُم بِمَا صَبَرْتُمْ ۚ فَنِعْمَ عُقْبَى ٱلدَّارِ
Transliteration salāmun ʿalaykum bimā ṣabartum faniʿ'ma ʿuq'bā l-dāri
Tatar Әйтерләр: "Сезгә сәлам булсын! Тыныч, имин булыгыз! Дөньяда бөтен авырлыкларны күтәреп, хак динне тотканыгыз өчен!" Вә бу җәннәтләр сезгә ни хуш нигъмәт.
Verse 25
وَٱلَّذِينَ يَنقُضُونَ عَهْدَ ٱللَّهِ مِنۢ بَعْدِ مِيثَـٰقِهِۦ وَيَقْطَعُونَ مَآ أَمَرَ ٱللَّهُ بِهِۦٓ أَن يُوصَلَ وَيُفْسِدُونَ فِى ٱلْأَرْضِ ۙ أُو۟لَـٰٓئِكَ لَهُمُ ٱللَّعْنَةُ وَلَهُمْ سُوٓءُ ٱلدَّارِ
Transliteration wa-alladhīna yanquḍūna ʿahda l-lahi min baʿdi mīthāqihi wayaqṭaʿūna mā amara l-lahu bihi an yūṣala wayuf'sidūna fī l-arḍi ulāika lahumu l-laʿnatu walahum sūu l-dāri
Tatar Аллаһуга итагать итәргә ґәһед биргәннән соң ґәһедләрен бозучылар, алар Аллаһ киселмәгез, дип, әмер иткәннән соң хак мөселманлардан киселерләр һәм җир өстендә төрле бозыклыклар кылалар, аларга Аллаһуның ләгънәте вә аларга бик яман йорт – җәһәннәм.
Verse 26
ٱللَّهُ يَبْسُطُ ٱلرِّزْقَ لِمَن يَشَآءُ وَيَقْدِرُ ۚ وَفَرِحُوا۟ بِٱلْحَيَوٰةِ ٱلدُّنْيَا وَمَا ٱلْحَيَوٰةُ ٱلدُّنْيَا فِى ٱلْـَٔاخِرَةِ إِلَّا مَتَـٰعٌ
Transliteration al-lahu yabsuṭu l-riz'qa liman yashāu wayaqdiru wafariḥū bil-ḥayati l-dun'yā wamā l-ḥayatu l-dun'yā fī l-ākhirati illā matāʿun
Tatar Аллаһ теләгән кешесенә ризыкны киң кылыр вә теләгән кешесенә ризыкны тар кылыр, әмма кәферләр дөнья байлыгы белән шатланырлар. Бит ахирәт алдында дөнья байлыгы алдый торган бик аз гына нәрсә.
Verse 27
وَيَقُولُ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ لَوْلَآ أُنزِلَ عَلَيْهِ ءَايَةٌ مِّن رَّبِّهِۦ ۗ قُلْ إِنَّ ٱللَّهَ يُضِلُّ مَن يَشَآءُ وَيَهْدِىٓ إِلَيْهِ مَنْ أَنَابَ
Transliteration wayaqūlu alladhīna kafarū lawlā unzila ʿalayhi āyatun min rabbihi qul inna l-laha yuḍillu man yashāu wayahdī ilayhi man anāba
Tatar Кәферләр әйтәләр: "Кәшки Мухәммәдкә Коръәннән башка аның пәйгамбәрлеген куәтләүче бер галәмәт иңдерелсә, иман китерер идек", – дип. Син аларга әйт: Аллаһ үзе теләгән кешеләрне, ягъни кире кешеләрне хак юлдан адаштырыр һәм үзенә итагатьле инсафлы кешеләрне туры юлга күндерер.
Verse 28
ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَتَطْمَئِنُّ قُلُوبُهُم بِذِكْرِ ٱللَّهِ ۗ أَلَا بِذِكْرِ ٱللَّهِ تَطْمَئِنُّ ٱلْقُلُوبُ
Transliteration alladhīna āmanū wataṭma-innu qulūbuhum bidhik'ri l-lahi alā bidhik'ri l-lahi taṭma-innu l-qulūbu
Tatar Ул туры юлга күндерелгән кешеләр Аллаһуга һәм Коръәнгә ышанырлар да, Аллаһ зекере вә Коръән вәгазе белән күңелләре карар табар, рәхәтләнер, әгаһ булыгыз! Әлбәттә, Аллаһ зекере вә Коръән вәгазе белән генә күңелләр карар табарлар.
Verse 29
ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّـٰلِحَـٰتِ طُوبَىٰ لَهُمْ وَحُسْنُ مَـَٔابٍ
Transliteration alladhīna āmanū waʿamilū l-ṣāliḥāti ṭūbā lahum waḥus'nu maābin
Tatar Бит иман китереп тә изге гамәлләр кылган кешеләргә, шиксез, шатлык, хушлык вә Тубә агачы астында күләгәләнү булыр вә күркәм урынлар булыр.
Verse 30
كَذَٰلِكَ أَرْسَلْنَـٰكَ فِىٓ أُمَّةٍ قَدْ خَلَتْ مِن قَبْلِهَآ أُمَمٌ لِّتَتْلُوَا۟ عَلَيْهِمُ ٱلَّذِىٓ أَوْحَيْنَآ إِلَيْكَ وَهُمْ يَكْفُرُونَ بِٱلرَّحْمَـٰنِ ۚ قُلْ هُوَ رَبِّى لَآ إِلَـٰهَ إِلَّا هُوَ عَلَيْهِ تَوَكَّلْتُ وَإِلَيْهِ مَتَابِ
Transliteration kadhālika arsalnāka fī ummatin qad khalat min qablihā umamun litatluwā ʿalayhimu alladhī awḥaynā ilayka wahum yakfurūna bil-raḥmāni qul huwa rabbī lā ilāha illā huwa ʿalayhi tawakkaltu wa-ilayhi matābi
Tatar Әүвәлге каумләргә пәйгамбәрләр җибәргәнебез кеби бу каумгә сине пәйгамбәр итеп җибәрдек. Без сиңа вәхий кылган Коръәнне аларга укымаклыгың өчен, ләкин алар рәхмәт иясе булган Аллаһуга кәфер булалар. Әйт: "Ул – Аллаһ минем тәрбиячем, Илаһә тотарга яраклы һичбер зат юк, мәгәр Ул үзе генә, Аңа гына тәвәккәл кылдым вә Ул – Аллаһуга кайтмаклык.
Verse 31
وَلَوْ أَنَّ قُرْءَانًا سُيِّرَتْ بِهِ ٱلْجِبَالُ أَوْ قُطِّعَتْ بِهِ ٱلْأَرْضُ أَوْ كُلِّمَ بِهِ ٱلْمَوْتَىٰ ۗ بَل لِّلَّهِ ٱلْأَمْرُ جَمِيعًا ۗ أَفَلَمْ يَا۟يْـَٔسِ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓا۟ أَن لَّوْ يَشَآءُ ٱللَّهُ لَهَدَى ٱلنَّاسَ جَمِيعًا ۗ وَلَا يَزَالُ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ تُصِيبُهُم بِمَا صَنَعُوا۟ قَارِعَةٌ أَوْ تَحُلُّ قَرِيبًا مِّن دَارِهِمْ حَتَّىٰ يَأْتِىَ وَعْدُ ٱللَّهِ ۚ إِنَّ ٱللَّهَ لَا يُخْلِفُ ٱلْمِيعَادَ
Transliteration walaw anna qur'ānan suyyirat bihi l-jibālu aw quṭṭiʿat bihi l-arḍu aw kullima bihi l-mawtā bal lillahi l-amru jamīʿan afalam yāy'asi alladhīna āmanū an law yashāu l-lahu lahadā l-nāsa jamīʿan walā yazālu alladhīna kafarū tuṣībuhum bimā ṣanaʿū qāriʿatun aw taḥullu qarīban min dārihim ḥattā yatiya waʿdu l-lahi inna l-laha lā yukh'lifu l-mīʿāda
Tatar Әгәр Коръән укымак белән таулар урынларыннан купсалар иде, яки Коръән укымак белән ерак җирләр тиз генә якын килсә иде, яки Коръән укымак белән үлгән кешеләр сөйләшсәләр иде, кәферләр һаман да иман китермәс иделәр. Ягъни шундый могҗизаны үзләре сорыйлар, әгәр күрсәтелсә аны сихер диләр. Бәлки барча эшләр Аллаһ ихтыярында, әйә мөэминләр өметләрен өзәләрме? Әгәр Аллаһ теләсә ки, бөтен дөнья кешеләрен һидәяткә салыр иде. Кыйлган явызлыклары өчен кәферләргә һәмишә бәла, фетнә ирешеп торадыр, яки ул бәла аларга якын җиргә килеп, хәтта Аллаһуның вәгъдәсе килгәнче куркуда торалар, тәхкыйк Аллаһ вәгъдәсенә хыйлафлык кылмас.
Verse 32
وَلَقَدِ ٱسْتُهْزِئَ بِرُسُلٍ مِّن قَبْلِكَ فَأَمْلَيْتُ لِلَّذِينَ كَفَرُوا۟ ثُمَّ أَخَذْتُهُمْ ۖ فَكَيْفَ كَانَ عِقَابِ
Transliteration walaqadi us'tuh'zi-a birusulin min qablika fa-amlaytu lilladhīna kafarū thumma akhadhtuhum fakayfa kāna ʿiqābi
Tatar Ий Мухәммәд г-м! Синнән әүвәлге рәсүлләр дә каумләре тарафыннан мәсхәрә кылындылар, шулай да азрак вакыт биреп ихтыярларына куйдык, соңра ґәзаб белән тоттык, аларны тотмагым ничек каты булды?
Verse 33
أَفَمَنْ هُوَ قَآئِمٌ عَلَىٰ كُلِّ نَفْسٍۭ بِمَا كَسَبَتْ ۗ وَجَعَلُوا۟ لِلَّهِ شُرَكَآءَ قُلْ سَمُّوهُمْ ۚ أَمْ تُنَبِّـُٔونَهُۥ بِمَا لَا يَعْلَمُ فِى ٱلْأَرْضِ أَم بِظَـٰهِرٍ مِّنَ ٱلْقَوْلِ ۗ بَلْ زُيِّنَ لِلَّذِينَ كَفَرُوا۟ مَكْرُهُمْ وَصُدُّوا۟ عَنِ ٱلسَّبِيلِ ۗ وَمَن يُضْلِلِ ٱللَّهُ فَمَا لَهُۥ مِنْ هَادٍ
Transliteration afaman huwa qāimun ʿalā kulli nafsin bimā kasabat wajaʿalū lillahi shurakāa qul sammūhum am tunabbiūnahu bimā lā yaʿlamu fī l-arḍi am biẓāhirin mina l-qawli bal zuyyina lilladhīna kafarū makruhum waṣuddū ʿani l-sabīli waman yuḍ'lili l-lahu famā lahu min hādin
Tatar Барча кешеләрнең кылган эшләреннән хәбәрдар булган Аллаһу тәгалә һичнәрсәгә ярамаган сынымлар белән бер тигез булырмы? Кәферләр сынымларын Аллаһуга тиңдәш кылдылар. Аларга әйт: "Дәлилләр белән исбат итегез, сынымларыгыз Илаһә тотып гыйбадәт кылырга яраклы нәрсәләрме? Әйә сез хәбәр бирәсезме Аллаһу тәгаләнең җирдә белмәгән нәрсәсе белән? Яки сүзнең мәгънәсен һич фикерләмичә Аллаһуның тиңдәше бар дидегезме? Бәлки кәферләргә хакка каршы хәйлә мәкерләре вә кәфер эшләре үзләренә зиннәтле күренде һәм алар кешеләрне Аллаһ юлыннан тыйдылар. Бер кешене Аллаһ адаштырса, ул кешене туры юлга күндерүче булмас.
Verse 34
لَّهُمْ عَذَابٌ فِى ٱلْحَيَوٰةِ ٱلدُّنْيَا ۖ وَلَعَذَابُ ٱلْـَٔاخِرَةِ أَشَقُّ ۖ وَمَا لَهُم مِّنَ ٱللَّهِ مِن وَاقٍ
Transliteration lahum ʿadhābun fī l-ḥayati l-dun'yā walaʿadhābu l-ākhirati ashaqqu wamā lahum mina l-lahi min wāqin
Tatar Аларга дөньяда ук ґәзаб булыр, әмма ахирәт ґәзабы катырак, Аллаһ ґәзабыннан аларны саклап калучы булмас.
Verse 35
۞ مَّثَلُ ٱلْجَنَّةِ ٱلَّتِى وُعِدَ ٱلْمُتَّقُونَ ۖ تَجْرِى مِن تَحْتِهَا ٱلْأَنْهَـٰرُ ۖ أُكُلُهَا دَآئِمٌ وَظِلُّهَا ۚ تِلْكَ عُقْبَى ٱلَّذِينَ ٱتَّقَوا۟ ۖ وَّعُقْبَى ٱلْكَـٰفِرِينَ ٱلنَّارُ
Transliteration mathalu l-janati allatī wuʿida l-mutaqūna tajrī min taḥtihā l-anhāru ukuluhā dāimun waẓilluhā til'ka ʿuq'bā alladhīna ittaqaw waʿuq'bā l-kāfirīna l-nāru
Tatar Тәкъва мөэминләргә вәгъдә ителгән җәннәтнең мисалы: астыннан төрле елгалар агар, җимешләре дә даим булыр, вә күләгәсе дә даим булыр, шундый җәннәтләр тәкъва мөэминләрнең ахыргы урынлары. Әмма кәферләрнең ахыр урыны ут.
Verse 36
وَٱلَّذِينَ ءَاتَيْنَـٰهُمُ ٱلْكِتَـٰبَ يَفْرَحُونَ بِمَآ أُنزِلَ إِلَيْكَ ۖ وَمِنَ ٱلْأَحْزَابِ مَن يُنكِرُ بَعْضَهُۥ ۚ قُلْ إِنَّمَآ أُمِرْتُ أَنْ أَعْبُدَ ٱللَّهَ وَلَآ أُشْرِكَ بِهِۦٓ ۚ إِلَيْهِ أَدْعُوا۟ وَإِلَيْهِ مَـَٔابِ
Transliteration wa-alladhīna ātaynāhumu l-kitāba yafraḥūna bimā unzila ilayka wamina l-aḥzābi man yunkiru baʿḍahu qul innamā umir'tu an aʿbuda l-laha walā ush'rika bihi ilayhi adʿū wa-ilayhi maābi
Tatar Без китап биргән яһүд вә насарадан сиңа иңгән Коръәнгә шатланучы яманлылар бар, әмма кайбер кәферләр Коръәннең бәгъзе аятьләрен инкяр итәләр. Әйт: "Мин фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кылырга боерылдым һәм Аңа һичкемне тиңдәш итмәскә, вә Аллаһуга гына гыйбадәткә чакырамын вә кайтачак җиребез дә Аңадыр."
Verse 37
وَكَذَٰلِكَ أَنزَلْنَـٰهُ حُكْمًا عَرَبِيًّا ۚ وَلَئِنِ ٱتَّبَعْتَ أَهْوَآءَهُم بَعْدَ مَا جَآءَكَ مِنَ ٱلْعِلْمِ مَا لَكَ مِنَ ٱللَّهِ مِن وَلِىٍّ وَلَا وَاقٍ
Transliteration wakadhālika anzalnāhu ḥuk'man ʿarabiyyan wala-ini ittabaʿta ahwāahum baʿdamā jāaka mina l-ʿil'mi mā laka mina l-lahi min waliyyin walā wāqin
Tatar Һәм шулай Коръәнне иңдердек гарәп телендә гадел хөкем итеп, әгәр сиңа дәлилләр вә шәригать хөкемнәре килгәннән соң аларның һаваларына, батыл гадәтләренә иярсәң, Аллаһудан килгән ґәзабтан сине саклаучы вә ярдәм бирүче булмас.
Verse 38
وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا رُسُلًا مِّن قَبْلِكَ وَجَعَلْنَا لَهُمْ أَزْوَٰجًا وَذُرِّيَّةً ۚ وَمَا كَانَ لِرَسُولٍ أَن يَأْتِىَ بِـَٔايَةٍ إِلَّا بِإِذْنِ ٱللَّهِ ۗ لِكُلِّ أَجَلٍ كِتَابٌ
Transliteration walaqad arsalnā rusulan min qablika wajaʿalnā lahum azwājan wadhurriyyatan wamā kāna lirasūlin an yatiya biāyatin illā bi-idh'ni l-lahi likulli ajalin kitābun
Tatar Синнән элек тә рәсүлләр җибәрдек вә аларга күп хатынлар вә күп балалар бирдек, Аллаһ теләгәндә башка һичбер расүлгә галәмәт китермәк мөмкин түгел. Барлык нәрсәнең вакыты һәркемнең әҗәле язылмыш, вакытында килер.
Verse 39
يَمْحُوا۟ ٱللَّهُ مَا يَشَآءُ وَيُثْبِتُ ۖ وَعِندَهُۥٓ أُمُّ ٱلْكِتَـٰبِ
Transliteration yamḥū l-lahu mā yashāu wayuth'bitu waʿindahu ummu l-kitābi
Tatar Аллаһ теләгән нәрсәсен бетерер вә теләгән нәрсәсен бар кылыр, вә китаплар анасы Ләүхүлмәхфуз – Аллаһу хозурындадыр.
Verse 40
وَإِن مَّا نُرِيَنَّكَ بَعْضَ ٱلَّذِى نَعِدُهُمْ أَوْ نَتَوَفَّيَنَّكَ فَإِنَّمَا عَلَيْكَ ٱلْبَلَـٰغُ وَعَلَيْنَا ٱلْحِسَابُ
Transliteration wa-in mā nuriyannaka baʿḍa alladhī naʿiduhum aw natawaffayannaka fa-innamā ʿalayka l-balāghu waʿalaynā l-ḥisābu
Tatar Ий Мухәммәд г-м, кәферләргә вәгъдә иткен ґәзабларыбызның бәгъзесен сиңа күрсәтербез яки аларга ґәзаб килмәстән элек синең җаныңны алырбыз, сиңа йөкләтелгән нәрсә фәкать Коръән хөкемнәрен кешеләргә ирештермәк вә хисап кылмак, хөкем итмәк Безнең эшебез.
Verse 41
أَوَلَمْ يَرَوْا۟ أَنَّا نَأْتِى ٱلْأَرْضَ نَنقُصُهَا مِنْ أَطْرَافِهَا ۚ وَٱللَّهُ يَحْكُمُ لَا مُعَقِّبَ لِحُكْمِهِۦ ۚ وَهُوَ سَرِيعُ ٱلْحِسَابِ
Transliteration awalam yaraw annā natī l-arḍa nanquṣuhā min aṭrāfihā wal-lahu yaḥkumu lā muʿaqqiba liḥuk'mihi wahuwa sarīʿu l-ḥisābi
Tatar Әйә алар күреп гыйбадәтләнмиләрме? Без кәферләрнең җирләрен әтрафларыннан киметә барабыз, Аллаһ хөкем итә, Аның хөкемен кире кайтара алучы юк, Ул бик тиз хөкем итүче.
Verse 42
وَقَدْ مَكَرَ ٱلَّذِينَ مِن قَبْلِهِمْ فَلِلَّهِ ٱلْمَكْرُ جَمِيعًا ۖ يَعْلَمُ مَا تَكْسِبُ كُلُّ نَفْسٍ ۗ وَسَيَعْلَمُ ٱلْكُفَّـٰرُ لِمَنْ عُقْبَى ٱلدَّارِ
Transliteration waqad makara alladhīna min qablihim falillahi l-makru jamīʿan yaʿlamu mā taksibu kullu nafsin wasayaʿlamu l-kufāru liman ʿuq'bā l-dāri
Tatar Бүгенге кәферләрдән элгәреге кәферләр дә пәйгамбәрләренә хәйлә мәкерләр кылдылар, хәйлә мәкерләр һәммәсе Аллаһ ихтыярында, хәйлә белән хакны җимерә алмаслар, һәркемнең кәсеп иткән эшен Аллаһ белә, кәферләр дә тиздән белерләр, җәннәт кемгә дә җәһәннәм кемгә икәнен.
Verse 43
وَيَقُولُ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ لَسْتَ مُرْسَلًا ۚ قُلْ كَفَىٰ بِٱللَّهِ شَهِيدًۢا بَيْنِى وَبَيْنَكُمْ وَمَنْ عِندَهُۥ عِلْمُ ٱلْكِتَـٰبِ
Transliteration wayaqūlu alladhīna kafarū lasta mur'salan qul kafā bil-lahi shahīdan baynī wabaynakum waman ʿindahu ʿil'mu l-kitābi
Tatar Кәферләр әйтерләр син расүл түгел дип, син аларга әйт: "Сезнең белән минем арада шаһит булырга Аллаһ үзе җитәдер һәм Аллаһ китабыннан хәбәре булган мөэминнәр дә минем рәсүллегемә шаһит булырлар".
Read Surah Ar-Ra'd in another language
- English (word by word)
- Albanian
- Amazigh
- Amharic
- Assamese
- Azerbaijani
- Bambara
- Bangla
- Bosnian
- Bulgarian
- Chechen
- Chinese
- Czech
- Dari
- Dhivehi
- Dutch
- Finnish
- French
- German
- Gujarati
- Hausa
- Hebrew
- Hindi
- Indonesian
- Italian
- Japanese
- Kannada
- Kazakh
- Khmer
- Kinyarwanda
- Korean
- Kurdish
- Luganda
- Malay
- Malayalam
- Maranao
- Marathi
- Nepali
- Norwegian
- Oromo
- Pashto
- Persian
- Polish
- Portuguese
- Romanian
- Russian
- Sindhi
- Sinhala
- Somali
- Spanish
- Swahili
- Swedish
- Tagalog
- Tajik
- Tamil
- Telugu
- Thai
- Turkish
- Ukrainian
- Urdu
- Uyghur
- Uzbek
- Vietnamese
- Yao
- Yoruba
All 114 surahs in Tatar: the Qur’an in Tatar.
Tatar translation: Tatar, from Quran.com. Transliteration: Quran.com. Recitation: Mishary Alafasy, from EveryAyah.com. MyDugsi is a learning aid, not a replacement for a qualified teacher.