MyDugsiStart learning

Surah Al-Kahf in Tatar: translation and audio

Surah 18 · الكهف · The Cave · 110 verses

Surah Al-Kahf verse by verse: the Arabic with a recitation you can repeat, the transliteration, and the Tatar translation by Tatar. For the meaning of every word, see Surah Al-Kahf word by word in English.

Verse 1

ٱلْحَمْدُ لِلَّهِ ٱلَّذِىٓ أَنزَلَ عَلَىٰ عَبْدِهِ ٱلْكِتَـٰبَ وَلَمْ يَجْعَل لَّهُۥ عِوَجَا ۜ

Transliteration al-ḥamdu lillahi alladhī anzala ʿalā ʿabdihi l-kitāba walam yajʿal lahu ʿiwajā

Tatar Үзенең колы Мухәммәд г-мгә Коръән исемле китап иңдергән Аллаһу тәгаләгәдер чын мактау. Ул Коръәндә һич ихтыйлаф вә кимчелек кылмаган хәлдә.

Verse 2

قَيِّمًا لِّيُنذِرَ بَأْسًا شَدِيدًا مِّن لَّدُنْهُ وَيُبَشِّرَ ٱلْمُؤْمِنِينَ ٱلَّذِينَ يَعْمَلُونَ ٱلصَّـٰلِحَـٰتِ أَنَّ لَهُمْ أَجْرًا حَسَنًا

Transliteration qayyiman liyundhira basan shadīdan min ladun'hu wayubashira l-mu'minīna alladhīna yaʿmalūna l-ṣāliḥāti anna lahum ajran ḥasanan

Tatar Һәр сүзе дөрес булган хәлдә Аллаһ тарафыннан булачак каты ґәзаб белән Коръән белән гамәл кылмаучыларны куркытмак өчен һәм Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәрне җәннәтләр белән шатландырмак өчен иңдерде, ул мөэминнәргә олугъ вә күркәм әҗерләр бар, дип хәбәр бирәдер.

Verse 3

مَّـٰكِثِينَ فِيهِ أَبَدًا

Transliteration mākithīna fīhi abadan

Tatar Алар Коръән белән гамәл кылганнары өчен җәннәт нигъмәтләрендә мәңге калучылар.

Verse 4

وَيُنذِرَ ٱلَّذِينَ قَالُوا۟ ٱتَّخَذَ ٱللَّهُ وَلَدًا

Transliteration wayundhira alladhīna qālū ittakhadha l-lahu waladan

Tatar Һәм Аллаһ бала тудырды дигән кәферләрне куркытмак өчен иңдерде.

Verse 5

مَّا لَهُم بِهِۦ مِنْ عِلْمٍ وَلَا لِـَٔابَآئِهِمْ ۚ كَبُرَتْ كَلِمَةً تَخْرُجُ مِنْ أَفْوَٰهِهِمْ ۚ إِن يَقُولُونَ إِلَّا كَذِبًا

Transliteration mā lahum bihi min ʿil'min walā liābāihim kaburat kalimatan takhruju min afwāhihim in yaqūlūna illā kadhiban

Tatar "Аллаһуның баласы бар", – дип дәлилсез наданлык белән әйтәләр һәм болардан элек бу сүзләрне әйтүче аталарының да дәлилләре вә белемнәре юк, Аллаһуның баласы бар дип авызларыннан чыккан сүз, әлбәттә, бик олугъ кабахәт сүз. Алар ул кабахәт сүзләрен фәкать ялганлап сөйлиләр.

Verse 6

فَلَعَلَّكَ بَـٰخِعٌ نَّفْسَكَ عَلَىٰٓ ءَاثَـٰرِهِمْ إِن لَّمْ يُؤْمِنُوا۟ بِهَـٰذَا ٱلْحَدِيثِ أَسَفًا

Transliteration falaʿallaka bākhiʿun nafsaka ʿalā āthārihim in lam yu'minū bihādhā l-ḥadīthi asafan

Tatar Ий Мухәммәд г-м! Кәферләрнең синнән бизгәннәре өчен бәлки үзеңне шелтәли торгансың, бик нык тырышып та, хак булган Коръәнгә ышанмауларына хәсрәтләнеп.

Verse 7

إِنَّا جَعَلْنَا مَا عَلَى ٱلْأَرْضِ زِينَةً لَّهَا لِنَبْلُوَهُمْ أَيُّهُمْ أَحْسَنُ عَمَلًا

Transliteration innā jaʿalnā mā ʿalā l-arḍi zīnatan lahā linabluwahum ayyuhum aḥsanu ʿamalan

Tatar Дөреслектә, Без җир өстендәге барча нәрсәне җиргә зиннәт өчен яраттык, кешеләрдән кайсылары бу төзелешне Аллаһудан дип белер һәм яхшы эшләрне, изге гамәлләрне күбрәк кылыр дип кешеләрне сынамак өчен дөньяны төзедек һәм зиннәтләдек.

Verse 8

وَإِنَّا لَجَـٰعِلُونَ مَا عَلَيْهَا صَعِيدًا جُرُزًا

Transliteration wa-innā lajāʿilūna mā ʿalayhā ṣaʿīdan juruzan

Tatar Дәхи җир өстендә булган зиннәтләрне һич үлән үсми торган итеп парча-парча кылачакбыз.

Verse 9

أَمْ حَسِبْتَ أَنَّ أَصْحَـٰبَ ٱلْكَهْفِ وَٱلرَّقِيمِ كَانُوا۟ مِنْ ءَايَـٰتِنَا عَجَبًا

Transliteration am ḥasib'ta anna aṣḥāba l-kahfi wal-raqīmi kānū min āyātinā ʿajaban

Tatar Әйә син хисаб итәсеңме тау тишегенең кешеләре һәм исемнәре язылмыш такта Безнең ґәҗәеб галәмәтләребездән булды дип? Ягъни тау тишеге кешеләренең хәленнән башка галәмәтләребез ґәҗәебле түгел дип уйлыйсыңмы?

Verse 10

إِذْ أَوَى ٱلْفِتْيَةُ إِلَى ٱلْكَهْفِ فَقَالُوا۟ رَبَّنَآ ءَاتِنَا مِن لَّدُنكَ رَحْمَةً وَهَيِّئْ لَنَا مِنْ أَمْرِنَا رَشَدًا

Transliteration idh awā l-fit'yatu ilā l-kahfi faqālū rabbanā ātinā min ladunka raḥmatan wahayyi lanā min amrinā rashadan

Tatar Шуны хәтерлә: яшь егетләр кәферләрдән куркып тау тишегенә керделәр һәм әйттеләр: "Ий Раббыбыз, үз тарафыңнан безгә рәхмәт бир вә барча эшебезне хаклыкка сал, хаклык белән туры юлны табарбыз".

Verse 11

فَضَرَبْنَا عَلَىٰٓ ءَاذَانِهِمْ فِى ٱلْكَهْفِ سِنِينَ عَدَدًا

Transliteration faḍarabnā ʿalā ādhānihim fī l-kahfi sinīna ʿadadan

Tatar Тау тишегендә Без аларга ничә еллар каты йокы бирдек ки, алар каты йокы сәбәпле бернинди тавышны ишетмәс булдылар.

Verse 12

ثُمَّ بَعَثْنَـٰهُمْ لِنَعْلَمَ أَىُّ ٱلْحِزْبَيْنِ أَحْصَىٰ لِمَا لَبِثُوٓا۟ أَمَدًا

Transliteration thumma baʿathnāhum linaʿlama ayyu l-ḥiz'bayni aḥṣā limā labithū amadan

Tatar Соңра аларны каты йокыдан уяттык, күпме вакыт ятулары хакында бәхәсләшкән фирканың кайсы белүчерәк икәнне ачык итмәк өчен.

Verse 13

نَّحْنُ نَقُصُّ عَلَيْكَ نَبَأَهُم بِٱلْحَقِّ ۚ إِنَّهُمْ فِتْيَةٌ ءَامَنُوا۟ بِرَبِّهِمْ وَزِدْنَـٰهُمْ هُدًى

Transliteration naḥnu naquṣṣu ʿalayka naba-ahum bil-ḥaqi innahum fit'yatun āmanū birabbihim wazid'nāhum hudan

Tatar Ий Мухәммәд г-м! Без аларның хәбәрен сиңа хаклык белән сөйләячәкбез. Ул егетләр Раббыларына иман китерделәр вә Без аларның хаклыкка күнелүләрен арттырдык.

Verse 14

وَرَبَطْنَا عَلَىٰ قُلُوبِهِمْ إِذْ قَامُوا۟ فَقَالُوا۟ رَبُّنَا رَبُّ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ لَن نَّدْعُوَا۟ مِن دُونِهِۦٓ إِلَـٰهًا ۖ لَّقَدْ قُلْنَآ إِذًا شَطَطًا

Transliteration warabaṭnā ʿalā qulūbihim idh qāmū faqālū rabbunā rabbu l-samāwāti wal-arḍi lan nadʿuwā min dūnihi ilāhan laqad qul'nā idhan shaṭaṭan

Tatar Без аларның күңелләренә хак сүзне куәтле кылдык ата-аналарыннан вә якын кардәшләреннән аерылуга сабыр иттеләр вә әйттеләр: "Безнең Раббыбыз җир һәм күкләр Раббысы. Ул – Аллаһудан башканы Илаһә итеп һич гыйбадәт кылмабыз, әгәр Аллаһудан башканы Илаһә дисәк, ул вакытта бик яман сүзне әйткән булырбыз" – дип.

Verse 15

هَـٰٓؤُلَآءِ قَوْمُنَا ٱتَّخَذُوا۟ مِن دُونِهِۦٓ ءَالِهَةً ۖ لَّوْلَا يَأْتُونَ عَلَيْهِم بِسُلْطَـٰنٍۭ بَيِّنٍ ۖ فَمَنْ أَظْلَمُ مِمَّنِ ٱفْتَرَىٰ عَلَى ٱللَّهِ كَذِبًا

Transliteration hāulāi qawmunā ittakhadhū min dūnihi ālihatan lawlā yatūna ʿalayhim bisul'ṭānin bayyinin faman aẓlamu mimmani if'tarā ʿalā l-lahi kadhiban

Tatar Әйттеләр: "Безнең кавемебез Аллаһудан башканы Илаһә тотып аңа гыйбадәт кылдылар, үзләре Аллаһудан башкага гыйбадәт кылуның дөреслегенә ачык дәлил дә китермиләр, Аллаһуга ялганны ифтира кылган кешедән дә залимрак кеше булырмы".

Verse 16

وَإِذِ ٱعْتَزَلْتُمُوهُمْ وَمَا يَعْبُدُونَ إِلَّا ٱللَّهَ فَأْوُۥٓا۟ إِلَى ٱلْكَهْفِ يَنشُرْ لَكُمْ رَبُّكُم مِّن رَّحْمَتِهِۦ وَيُهَيِّئْ لَكُم مِّنْ أَمْرِكُم مِّرْفَقًا

Transliteration wa-idhi iʿ'tazaltumūhum wamā yaʿbudūna illā l-laha fawū ilā l-kahfi yanshur lakum rabbukum min raḥmatihi wayuhayyi lakum min amrikum mir'faqan

Tatar Янә араларыннан берсе әйтте: "Имансыз кавемегездән аерылгач Аллаһудан башкага гыйбадәт кылмас булсагыз, кире тау тишегенә керегез! Аллаһ үз рәхмәтеннән сезгә дөнья, ахирәт киңлек бирер һәм эшләрегездә җиңеллек белән ризыкны мөйәссәр итәр".

Verse 17

۞ وَتَرَى ٱلشَّمْسَ إِذَا طَلَعَت تَّزَٰوَرُ عَن كَهْفِهِمْ ذَاتَ ٱلْيَمِينِ وَإِذَا غَرَبَت تَّقْرِضُهُمْ ذَاتَ ٱلشِّمَالِ وَهُمْ فِى فَجْوَةٍ مِّنْهُ ۚ ذَٰلِكَ مِنْ ءَايَـٰتِ ٱللَّهِ ۗ مَن يَهْدِ ٱللَّهُ فَهُوَ ٱلْمُهْتَدِ ۖ وَمَن يُضْلِلْ فَلَن تَجِدَ لَهُۥ وَلِيًّا مُّرْشِدًا

Transliteration watarā l-shamsa idhā ṭalaʿat tazāwaru ʿan kahfihim dhāta l-yamīni wa-idhā gharabat taqriḍuhum dhāta l-shimāli wahum fī fajwatin min'hu dhālika min āyāti l-lahi man yahdi l-lahu fahuwa l-muh'tadi waman yuḍ'lil falan tajida lahu waliyyan mur'shidan

Tatar Әгәр син аларның яткан тишекләрен күрсәң иде, кояш тау тишегенең уң тарафыннан үтеп, аларга кояш төшмәс табар идең, вә әгәр кояш батканда аларны сул тарафта калдырып, янә өсләренә төшмәс табар идең вә алар тау тишегенең киң җирендәләр, һава күп йөрер. Ошбу зекер ителгән тау тишеге ияләренең вакыйгасы Аллаһуның кодрәтенә дәлаләт кыла торган ґәҗәеб галәмәтләрдән. Аллаһ кемне хак юлга күндерсә, шул кеше хак юлга күнелгән булыр, вә Аллаһ адаштырган кешене хак юлга күндерүчене тапмассың.

Verse 18

وَتَحْسَبُهُمْ أَيْقَاظًا وَهُمْ رُقُودٌ ۚ وَنُقَلِّبُهُمْ ذَاتَ ٱلْيَمِينِ وَذَاتَ ٱلشِّمَالِ ۖ وَكَلْبُهُم بَـٰسِطٌ ذِرَاعَيْهِ بِٱلْوَصِيدِ ۚ لَوِ ٱطَّلَعْتَ عَلَيْهِمْ لَوَلَّيْتَ مِنْهُمْ فِرَارًا وَلَمُلِئْتَ مِنْهُمْ رُعْبًا

Transliteration wataḥsabuhum ayqāẓan wahum ruqūdun wanuqallibuhum dhāta l-yamīni wadhāta l-shimāli wakalbuhum bāsiṭun dhirāʿayhi bil-waṣīdi lawi iṭṭalaʿta ʿalayhim lawallayta min'hum firāran walamuli'ta min'hum ruʿ'ban

Tatar Әгәр тау тишегендә йоклаучыларны күрсәң, күзләре ачык булу сәбәпле, йокламыйлар, дип уйлар идең вәхалән ки, алар йоклыйлардыр вә Без аларны йоклаган вакытларында, уңга һәм сулга өйләндерәбез тәмнәре бозылмасын өчен, вә аларның этләре дә ишек бусагасында ике аягын түшәп йоклыйлар. Әгәр син аларга карасаң, әлбәттә, алардан куркып качар идең вә алардан курку белән күкрәгең тулыр иде.

Verse 19

وَكَذَٰلِكَ بَعَثْنَـٰهُمْ لِيَتَسَآءَلُوا۟ بَيْنَهُمْ ۚ قَالَ قَآئِلٌ مِّنْهُمْ كَمْ لَبِثْتُمْ ۖ قَالُوا۟ لَبِثْنَا يَوْمًا أَوْ بَعْضَ يَوْمٍ ۚ قَالُوا۟ رَبُّكُمْ أَعْلَمُ بِمَا لَبِثْتُمْ فَٱبْعَثُوٓا۟ أَحَدَكُم بِوَرِقِكُمْ هَـٰذِهِۦٓ إِلَى ٱلْمَدِينَةِ فَلْيَنظُرْ أَيُّهَآ أَزْكَىٰ طَعَامًا فَلْيَأْتِكُم بِرِزْقٍ مِّنْهُ وَلْيَتَلَطَّفْ وَلَا يُشْعِرَنَّ بِكُمْ أَحَدًا

Transliteration wakadhālika baʿathnāhum liyatasāalū baynahum qāla qāilun min'hum kam labith'tum qālū labith'nā yawman aw baʿḍa yawmin qālū rabbukum aʿlamu bimā labith'tum fa-ib'ʿathū aḥadakum biwariqikum hādhihi ilā l-madīnati falyanẓur ayyuhā azkā ṭaʿāman falyatikum biriz'qin min'hu walyatalaṭṭaf walā yush'ʿiranna bikum aḥadan

Tatar Аларны йоклатканыбыз кеби каты йокыларыннан уяттык, үзара хәлләрен һәм күпме йоклаганнары хакында сорашсыннар өчен, араларыннан берсе: "Тау тишегендә күпме тордыгыз", – дип сорады. Әйттедер: "Бер көн тордык яки көннең бәгъзе өлешен генә тордык". Әйттеләр: "Күпме торганыгызны Раббыгыз беләдер, ошбу хәзерләгән акча белән берегезне шәһәргә җибәрегез, барган кеше хәләл ризыкның яхшырагын карап алсын вә сак булсын, сезне дә һичкемгә белдермәсен!

Verse 20

إِنَّهُمْ إِن يَظْهَرُوا۟ عَلَيْكُمْ يَرْجُمُوكُمْ أَوْ يُعِيدُوكُمْ فِى مِلَّتِهِمْ وَلَن تُفْلِحُوٓا۟ إِذًا أَبَدًا

Transliteration innahum in yaẓharū ʿalaykum yarjumūkum aw yuʿīdūkum fī millatihim walan tuf'liḥū idhan abadan

Tatar Чөнки алар сезне белсәләр, әлбәттә, ташлар белән бәреп үтерерләр яки көчләп үз диннәренә кайтарырлар, әгәр аларның батыл диненә керсәгез мәңге котыла алмассыз", – диделәр.

Verse 21

وَكَذَٰلِكَ أَعْثَرْنَا عَلَيْهِمْ لِيَعْلَمُوٓا۟ أَنَّ وَعْدَ ٱللَّهِ حَقٌّ وَأَنَّ ٱلسَّاعَةَ لَا رَيْبَ فِيهَآ إِذْ يَتَنَـٰزَعُونَ بَيْنَهُمْ أَمْرَهُمْ ۖ فَقَالُوا۟ ٱبْنُوا۟ عَلَيْهِم بُنْيَـٰنًا ۖ رَّبُّهُمْ أَعْلَمُ بِهِمْ ۚ قَالَ ٱلَّذِينَ غَلَبُوا۟ عَلَىٰٓ أَمْرِهِمْ لَنَتَّخِذَنَّ عَلَيْهِم مَّسْجِدًا

Transliteration wakadhālika aʿtharnā ʿalayhim liyaʿlamū anna waʿda l-lahi ḥaqqun wa-anna l-sāʿata lā rayba fīhā idh yatanāzaʿūna baynahum amrahum faqālū ib'nū ʿalayhim bun'yānan rabbuhum aʿlamu bihim qāla alladhīna ghalabū ʿalā amrihim lanattakhidhanna ʿalayhim masjidan

Tatar Каты йокыларыннан уятканыбыз кеби шул вакыттагы патшага һәм кавеменә ул егетләрнең хәлен күрсәттек, ачык бәян кылдык, аларның хәле белән танышкан кешеләр, Аллаһуның кыямәт илә кылган вәгъдәсе хак икәнен вә кыямәтнең булачагында һич шик юк икәнен белсеннәр өчен. "Егетләр тау тишегенә керделәр аннары тишек ябылды һәм егетләр җан тәслим иттеләр. Бу хәлне патша һәм кавеме күрделәр". Боларның хәлен күргән кешеләр шул тау өстенә истәлек өчен нәрсә булса да төзү хакында низагълаштылар. Алардан бер таифә: "Тау өстенә йортлар салыйк", – диде. Бер таифә әйтте: "Аларның хәлен Аллаһ белә". Вә аларның хәлен яхшырак белгән таифә әйтте: "Алар өстенә, әлбәттә, тәбрикләп мәсҗид бина кылабыз", – дип.

Verse 22

سَيَقُولُونَ ثَلَـٰثَةٌ رَّابِعُهُمْ كَلْبُهُمْ وَيَقُولُونَ خَمْسَةٌ سَادِسُهُمْ كَلْبُهُمْ رَجْمًۢا بِٱلْغَيْبِ ۖ وَيَقُولُونَ سَبْعَةٌ وَثَامِنُهُمْ كَلْبُهُمْ ۚ قُل رَّبِّىٓ أَعْلَمُ بِعِدَّتِهِم مَّا يَعْلَمُهُمْ إِلَّا قَلِيلٌ ۗ فَلَا تُمَارِ فِيهِمْ إِلَّا مِرَآءً ظَـٰهِرًا وَلَا تَسْتَفْتِ فِيهِم مِّنْهُمْ أَحَدًا

Transliteration sayaqūlūna thalāthatun rābiʿuhum kalbuhum wayaqūlūna khamsatun sādisuhum kalbuhum rajman bil-ghaybi wayaqūlūna sabʿatun wathāminuhum kalbuhum qul rabbī aʿlamu biʿiddatihim mā yaʿlamuhum illā qalīlun falā tumāri fīhim illā mirāan ẓāhiran walā tastafti fīhim min'hum aḥadan

Tatar Тау тишегендә калган егетләрнең саны хакында бәгъзеләр әйттеләр: "Ул егетләр өчәү булып, дүртенчесе этләре иде", – дип. Вә бәгъзеләре әйтерләр: "Ул егетләр биш булып алтынчысы этләре иде", – дип. Ләкин шулай әйтүләре белеп түгел, бәлки зан гынадыр. Вә мөселманнар әйтерләр: "Ул егетләр җиде булып, сигезенчесе этләре иде", – дип. Әйт "Ул егетләрнең санын Раббым белә, аларның хәлен аз кешеләр белер". Син алар хакында кешеләр белән бәхәсләшмә, мәгәр Коръәндә әйтелгәннәрне генә әйт вә аларның хәлен һичкемнән сорама.

Verse 23

وَلَا تَقُولَنَّ لِشَا۟ىْءٍ إِنِّى فَاعِلٌ ذَٰلِكَ غَدًا

Transliteration walā taqūlanna lishāy'in innī fāʿilun dhālika ghadan

Tatar Әгәр бер эшне эшләргә теләсәң: "Мин иртәгә бу эшне эшләрмен", – димә.

Verse 24

إِلَّآ أَن يَشَآءَ ٱللَّهُ ۚ وَٱذْكُر رَّبَّكَ إِذَا نَسِيتَ وَقُلْ عَسَىٰٓ أَن يَهْدِيَنِ رَبِّى لِأَقْرَبَ مِنْ هَـٰذَا رَشَدًا

Transliteration illā an yashāa l-lahu wa-udh'kur rabbaka idhā nasīta waqul ʿasā an yahdiyani rabbī li-aqraba min hādhā rashadan

Tatar "Мәгәр Аллаһ теләсә эшләрмен", – дип әйт! "Әгәр Аллаһу тәгалә теләсә", – дип әйтергә онытсаң, хәтереңә килгәч тә: "Аллаһ теләсә", – дип әйт! Янә әйт: "Бу егетләрнең барча хәлләрен Раббымның миңа белдермәге өметледер".

Verse 25

وَلَبِثُوا۟ فِى كَهْفِهِمْ ثَلَـٰثَ مِا۟ئَةٍ سِنِينَ وَٱزْدَادُوا۟ تِسْعًا

Transliteration walabithū fī kahfihim thalātha mi-atin sinīna wa-iz'dādū tis'ʿan

Tatar Тәхкыйк егетләр тау тишегендә төгәл өч йөз ел (300) тордылар, ләкин китабий кяферлар ялганлап тугыз ел арттырдылар.

Verse 26

قُلِ ٱللَّهُ أَعْلَمُ بِمَا لَبِثُوا۟ ۖ لَهُۥ غَيْبُ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ ۖ أَبْصِرْ بِهِۦ وَأَسْمِعْ ۚ مَا لَهُم مِّن دُونِهِۦ مِن وَلِىٍّ وَلَا يُشْرِكُ فِى حُكْمِهِۦٓ أَحَدًا

Transliteration quli l-lahu aʿlamu bimā labithū lahu ghaybu l-samāwāti wal-arḍi abṣir bihi wa-asmiʿ mā lahum min dūnihi min waliyyin walā yush'riku fī ḥuk'mihi aḥadan

Tatar Әйт: "Аларның тау тишегендә күпме торганнарын Аллаһ белүчерәк, җирдә вә күкләрдә һәркемгә яшерен булган нәрсәләрне фәкать Аллаһу тәгалә генә белүче. Аллаһ һәрнәрсәне ґәҗәб күрү белән күрер вә ґәҗәб ишетү илә ишетер, җир вә күкләрдә булган затлар өчен Аллаһудан башка ярдәмче хуҗа юк, вә Ул – Аллаһ үзенең эшләрендә һичберәүне тиңдәш иптәш итмәде".

Verse 27

وَٱتْلُ مَآ أُوحِىَ إِلَيْكَ مِن كِتَابِ رَبِّكَ ۖ لَا مُبَدِّلَ لِكَلِمَـٰتِهِۦ وَلَن تَجِدَ مِن دُونِهِۦ مُلْتَحَدًا

Transliteration wa-ut'lu mā ūḥiya ilayka min kitābi rabbika lā mubaddila likalimātihi walan tajida min dūnihi mul'taḥadan

Tatar Ий Мухәммәд г-м, Раббың сиңа вәхий кылган Коръәнне кешеләргә укы! Коръәндәге Аллаһ сүзләрен, Аның хөкемнәрен үзгәртергә көче җитүче зат юк. Әлбәттә, Коръәннән башка тотынырлык мәхкам нәрсәне тапмассың.

Verse 28

وَٱصْبِرْ نَفْسَكَ مَعَ ٱلَّذِينَ يَدْعُونَ رَبَّهُم بِٱلْغَدَوٰةِ وَٱلْعَشِىِّ يُرِيدُونَ وَجْهَهُۥ ۖ وَلَا تَعْدُ عَيْنَاكَ عَنْهُمْ تُرِيدُ زِينَةَ ٱلْحَيَوٰةِ ٱلدُّنْيَا ۖ وَلَا تُطِعْ مَنْ أَغْفَلْنَا قَلْبَهُۥ عَن ذِكْرِنَا وَٱتَّبَعَ هَوَىٰهُ وَكَانَ أَمْرُهُۥ فُرُطًا

Transliteration wa-iṣ'bir nafsaka maʿa alladhīna yadʿūna rabbahum bil-ghadati wal-ʿashiyi yurīdūna wajhahu walā taʿdu ʿaynāka ʿanhum turīdu zīnata l-ḥayati l-dun'yā walā tuṭiʿ man aghfalnā qalbahu ʿan dhik'rinā wa-ittabaʿa hawāhu wakāna amruhu furuṭan

Tatar Сабыр кыл, нәфесеңне авызлыклап тезгенен таза тот, Аллаһуны зекер ит, иртә-кич ялварып Раббиларына дога кылучылар белән бергә ул мөселманнар Раббыларының ризалыгын эстиләр, вә ул фәкыйрь мөселманнардан күзләреңне читкә бормагыл дөньяның байлыгын вә зиннәтен эстәгәнең хәлдә, вә һәм Без Коръән тәрбиясеннән күңелен гафил буш кылган кешегә итагать итмә, аңа иярмә, чөнки ул кеше нәфес һавасына ияреп азды вә ул азган кешенең эше хакны аркасына ыргыту булды.

Verse 29

وَقُلِ ٱلْحَقُّ مِن رَّبِّكُمْ ۖ فَمَن شَآءَ فَلْيُؤْمِن وَمَن شَآءَ فَلْيَكْفُرْ ۚ إِنَّآ أَعْتَدْنَا لِلظَّـٰلِمِينَ نَارًا أَحَاطَ بِهِمْ سُرَادِقُهَا ۚ وَإِن يَسْتَغِيثُوا۟ يُغَاثُوا۟ بِمَآءٍ كَٱلْمُهْلِ يَشْوِى ٱلْوُجُوهَ ۚ بِئْسَ ٱلشَّرَابُ وَسَآءَتْ مُرْتَفَقًا

Transliteration waquli l-ḥaqu min rabbikum faman shāa falyu'min waman shāa falyakfur innā aʿtadnā lilẓẓālimīna nāran aḥāṭa bihim surādiquhā wa-in yastaghīthū yughāthū bimāin kal-muh'li yashwī l-wujūha bi'sa l-sharābu wasāat mur'tafaqan

Tatar Янә әйт: "Ий кешеләр! Ошбу Коръән Раббыгыздан килгән хак сүзләрдер, туры юл вә гадел хөкемнәрдер, теләгән кеше Коръән белән гамәл кылып мөэмин булсын вә теләгән кеше Коръән белән гамәл кылмасын да кәфер булсын! Коръән белән гамәл кылмыйча үзләренә золым иткән имансызларга Без ут хәзерләдек, аларны утның ялкыны вә төтене чолгап алыр, әгәр эчәселәре килеп интексәләр, эчерелер аларга кайнарлыкта эрегән бакыр кеби сасы эрен суы, ул су бик каты кайнарлыктан, эчкәндә йөзләрен көйдерер, ул нинди кабахәт эчемлектер вә ул урын нинди кабахәт урындыр.

Verse 30

إِنَّ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّـٰلِحَـٰتِ إِنَّا لَا نُضِيعُ أَجْرَ مَنْ أَحْسَنَ عَمَلًا

Transliteration inna alladhīna āmanū waʿamilū l-ṣāliḥāti innā lā nuḍīʿu ajra man aḥsana ʿamalan

Tatar Тәхкыйк гакыллы кешеләр иман китерделәр һәм Коръән юлы белән изге гамәлләр кылдылар, әлбәттә, Без изгелекне күркәмрәк итеп кылучының әҗерен җуймыйбыз.

Verse 31

أُو۟لَـٰٓئِكَ لَهُمْ جَنَّـٰتُ عَدْنٍ تَجْرِى مِن تَحْتِهِمُ ٱلْأَنْهَـٰرُ يُحَلَّوْنَ فِيهَا مِنْ أَسَاوِرَ مِن ذَهَبٍ وَيَلْبَسُونَ ثِيَابًا خُضْرًا مِّن سُندُسٍ وَإِسْتَبْرَقٍ مُّتَّكِـِٔينَ فِيهَا عَلَى ٱلْأَرَآئِكِ ۚ نِعْمَ ٱلثَّوَابُ وَحَسُنَتْ مُرْتَفَقًا

Transliteration ulāika lahum jannātu ʿadnin tajrī min taḥtihimu l-anhāru yuḥallawna fīhā min asāwira min dhahabin wayalbasūna thiyāban khuḍ'ran min sundusin wa-is'tabraqin muttakiīna fīhā ʿalā l-arāiki niʿ'ma l-thawābu waḥasunat mur'tafaqan

Tatar Ул мөэминнәргә мәңгелек җәннәтләр булыр, җимеш агачлары астыннан татлы елгалар агадыр вә алар анда алтын беләзекләр белән зиннәтләнерләр вә яшел төстә калын һәм нечкә атластан, парчадан кием киярләр вә яхшы диваннарга утырып хозурланырлар, җәннәт нигъмәтләре ни хуш нигъмәтләр, вә җәннәтләр алар өчен ни күркәм урындыр.

Verse 32

۞ وَٱضْرِبْ لَهُم مَّثَلًا رَّجُلَيْنِ جَعَلْنَا لِأَحَدِهِمَا جَنَّتَيْنِ مِنْ أَعْنَـٰبٍ وَحَفَفْنَـٰهُمَا بِنَخْلٍ وَجَعَلْنَا بَيْنَهُمَا زَرْعًا

Transliteration wa-iḍ'rib lahum mathalan rajulayni jaʿalnā li-aḥadihimā jannatayni min aʿnābin waḥafafnāhumā binakhlin wajaʿalnā baynahumā zarʿan

Tatar Мөэминнәр илә кәферләргә ике ирне мисал китер: "Ул ике ирнең берсенә ике йөзем бакчасын бирдек вә ул ике бакчаны хөрмә агачлары белән әйләндердек, вә ул ике бакча арасында игеннәр үстердек.

Verse 33

كِلْتَا ٱلْجَنَّتَيْنِ ءَاتَتْ أُكُلَهَا وَلَمْ تَظْلِم مِّنْهُ شَيْـًٔا ۚ وَفَجَّرْنَا خِلَـٰلَهُمَا نَهَرًا

Transliteration kil'tā l-janatayni ātat ukulahā walam taẓlim min'hu shayan wafajjarnā khilālahumā naharan

Tatar Ул ике бакча мул уңыш бирде, җимешләреннән һичнәрсә кимемәде вә ул ике бакчаның уртасыннан елга агыздык.

Verse 34

وَكَانَ لَهُۥ ثَمَرٌ فَقَالَ لِصَـٰحِبِهِۦ وَهُوَ يُحَاوِرُهُۥٓ أَنَا۠ أَكْثَرُ مِنكَ مَالًا وَأَعَزُّ نَفَرًا

Transliteration wakāna lahu thamarun faqāla liṣāḥibihi wahuwa yuḥāwiruhu anā aktharu minka mālan wa-aʿazzu nafaran

Tatar Янә ул ике бакча иясенең бакчадан башка да малы бар иде, мактанып иптәшенә әйтте: "Минем малым синекеннән күбрәк һәм балаларымның күплеге белән дә синнән куәтлерәкмен".

Verse 35

وَدَخَلَ جَنَّتَهُۥ وَهُوَ ظَالِمٌ لِّنَفْسِهِۦ قَالَ مَآ أَظُنُّ أَن تَبِيدَ هَـٰذِهِۦٓ أَبَدًا

Transliteration wadakhala jannatahu wahuwa ẓālimun linafsihi qāla mā aẓunnu an tabīda hādhihi abadan

Tatar Вә ул иптәше илә бакчасына керде, хәлбуки имансыз булуы белән үзенә золым итүчедер, иптәшенә әйтте: "Минем бу бакчаларым мәңге бетәрләр дип уйламыйм.

Verse 36

وَمَآ أَظُنُّ ٱلسَّاعَةَ قَآئِمَةً وَلَئِن رُّدِدتُّ إِلَىٰ رَبِّى لَأَجِدَنَّ خَيْرًا مِّنْهَا مُنقَلَبًا

Transliteration wamā aẓunnu l-sāʿata qāimatan wala-in rudidttu ilā rabbī la-ajidanna khayran min'hā munqalaban

Tatar Вә кыямәт булыр дип уйламыйм, әгәр син әйткәнчә кыямәт була калса һәм мин Раббыма кайтсам, әлбәттә, мин ахирәттә бу бакчаларымнан да яхшырак бакчалар табармын", – дип.

Verse 37

قَالَ لَهُۥ صَاحِبُهُۥ وَهُوَ يُحَاوِرُهُۥٓ أَكَفَرْتَ بِٱلَّذِى خَلَقَكَ مِن تُرَابٍ ثُمَّ مِن نُّطْفَةٍ ثُمَّ سَوَّىٰكَ رَجُلًا

Transliteration qāla lahu ṣāḥibuhu wahuwa yuḥāwiruhu akafarta bi-alladhī khalaqaka min turābin thumma min nuṭ'fatin thumma sawwāka rajulan

Tatar Мөэмин иптәше җавап биргән хәлдә әйтте: "Әйә син төп атаң Адәмне балчыктан халык кылучы Аллаһуга иман китермәдеңме? Соңра һәр кешене ата-аналарының мәниләреннән яратты, соңра сине ир хәленә китерде.

Verse 38

لَّـٰكِنَّا۠ هُوَ ٱللَّهُ رَبِّى وَلَآ أُشْرِكُ بِرَبِّىٓ أَحَدًا

Transliteration lākinnā huwa l-lahu rabbī walā ush'riku birabbī aḥadan

Tatar Син ни әйтсәң әйт, ләкин мин әйтәм: Ул – Аллаһ минем Раббым вә Раббыма һичкемне тиңдәш, иптәш кыйлмамын.

Verse 39

وَلَوْلَآ إِذْ دَخَلْتَ جَنَّتَكَ قُلْتَ مَا شَآءَ ٱللَّهُ لَا قُوَّةَ إِلَّا بِٱللَّهِ ۚ إِن تَرَنِ أَنَا۠ أَقَلَّ مِنكَ مَالًا وَوَلَدًا

Transliteration walawlā idh dakhalta jannataka qul'ta mā shāa l-lahu lā quwwata illā bil-lahi in tarani anā aqalla minka mālan wawaladan

Tatar Бакчаңа кергәндә Аллаһ теләгән эш була вә һичбер эшне кылырга куәт юк, мәгәр Аллаһ ярдәм бирсә генә куәт була дип керсәң иде. Әгәр син мине мал вә бала җәһеттән үзеңнән ким күрсәң.

Verse 40

فَعَسَىٰ رَبِّىٓ أَن يُؤْتِيَنِ خَيْرًا مِّن جَنَّتِكَ وَيُرْسِلَ عَلَيْهَا حُسْبَانًا مِّنَ ٱلسَّمَآءِ فَتُصْبِحَ صَعِيدًا زَلَقًا

Transliteration faʿasā rabbī an yu'tiyani khayran min jannatika wayur'sila ʿalayhā ḥus'bānan mina l-samāi fatuṣ'biḥa ṣaʿīdan zalaqan

Tatar Мин өмет итәмен иманым сәбәпле Раббым миңа синең бакчаларыңнан артыкны бирер дип тә, синең бакчаларыңа күктән һәлак итәчәк бернәрсәне җибәрер дә, бакчаларың аяклар тая торган шома җир булып калыр.

Verse 41

أَوْ يُصْبِحَ مَآؤُهَا غَوْرًا فَلَن تَسْتَطِيعَ لَهُۥ طَلَبًا

Transliteration aw yuṣ'biḥa māuhā ghawran falan tastaṭīʿa lahu ṭalaban

Tatar Яки бакчаңның суын җиргә батырыр, ул суны кире кайтару өчен бер нинди хәйләгә кадир булмассың", – дип.

Verse 42

وَأُحِيطَ بِثَمَرِهِۦ فَأَصْبَحَ يُقَلِّبُ كَفَّيْهِ عَلَىٰ مَآ أَنفَقَ فِيهَا وَهِىَ خَاوِيَةٌ عَلَىٰ عُرُوشِهَا وَيَقُولُ يَـٰلَيْتَنِى لَمْ أُشْرِكْ بِرَبِّىٓ أَحَدًا

Transliteration wa-uḥīṭa bithamarihi fa-aṣbaḥa yuqallibu kaffayhi ʿalā mā anfaqa fīhā wahiya khāwiyatun ʿalā ʿurūshihā wayaqūlu yālaytanī lam ush'rik birabbī aḥadan

Tatar Мөэмин иптәше әйткәнчә, кәфернең бакчасы һәлак ителде, бакчасын гүзәлләтер өчен сарыф иткән малының вә бакчасының һәлак булганын күргәч, ике кулын бер-берсенә сугарга тотынды, чөнки ике бакчасының да җимеш агачлары һәммәсе егылып җимешләре өстенә төшкән иде, вә әйтте: "Әгәр Раббыма һичкемне шәрик кылмаган булсам, бу хәл булмас иде", – дип.

Verse 43

وَلَمْ تَكُن لَّهُۥ فِئَةٌ يَنصُرُونَهُۥ مِن دُونِ ٱللَّهِ وَمَا كَانَ مُنتَصِرًا

Transliteration walam takun lahu fi-atun yanṣurūnahu min dūni l-lahi wamā kāna muntaṣiran

Tatar Вә ул кәфергә Аллаһудан башка ярдәм бирүчеләр булмады һәм үз көче белән дә котыла алмады.

Verse 44

هُنَالِكَ ٱلْوَلَـٰيَةُ لِلَّهِ ٱلْحَقِّ ۚ هُوَ خَيْرٌ ثَوَابًا وَخَيْرٌ عُقْبًا

Transliteration hunālika l-walāyatu lillahi l-ḥaqi huwa khayrun thawāban wakhayrun ʿuq'ban

Tatar Кыямәт көне булганда вәлайәт һәм ярдәм итмәк фәкать Аллаһуга хастыр вә ул вәлайәт хактыр, вә Аллаһуның сәвабы – нигъмәте һәркемнекеннән хәерледер һәм Аллаһуга итагать итүнең ахыры башкача итагать итүнең ахырыннан хәерледер.

Verse 45

وَٱضْرِبْ لَهُم مَّثَلَ ٱلْحَيَوٰةِ ٱلدُّنْيَا كَمَآءٍ أَنزَلْنَـٰهُ مِنَ ٱلسَّمَآءِ فَٱخْتَلَطَ بِهِۦ نَبَاتُ ٱلْأَرْضِ فَأَصْبَحَ هَشِيمًا تَذْرُوهُ ٱلرِّيَـٰحُ ۗ وَكَانَ ٱللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ مُّقْتَدِرًا

Transliteration wa-iḍ'rib lahum mathala l-ḥayati l-dun'yā kamāin anzalnāhu mina l-samāi fa-ikh'talaṭa bihi nabātu l-arḍi fa-aṣbaḥa hashīman tadhrūhu l-riyāḥu wakāna l-lahu ʿalā kulli shayin muq'tadiran

Tatar Кешеләргә дөнья тереклеген мисал итеп күрсәт, ул дөнья Без күктән иңдергән яңгыр суы кебидер: ул яңгыр белән җир йөзеңдәге үсемлекләр үсеп бер-берсенә кушылдылар, соңра үләннәр кибеп саргайды вә җил очырып алып китте, ягъни дөнья җилгә очкан үлән кеби, бер көнне юк булачак. Аллаһ һәрнәрсәгә көче җитә торган булды.

Verse 46

ٱلْمَالُ وَٱلْبَنُونَ زِينَةُ ٱلْحَيَوٰةِ ٱلدُّنْيَا ۖ وَٱلْبَـٰقِيَـٰتُ ٱلصَّـٰلِحَـٰتُ خَيْرٌ عِندَ رَبِّكَ ثَوَابًا وَخَيْرٌ أَمَلًا

Transliteration al-mālu wal-banūna zīnatu l-ḥayati l-dun'yā wal-bāqiyātu l-ṣāliḥātu khayrun ʿinda rabbika thawāban wakhayrun amalan

Tatar Мал һәм балалар дөнья тереклегенең зиннәтләредер, әмма мәңге калачак нәрсә изге гамәлләрдер, ул изге гамәлләр Раббың хозурында дөнья малыннан һәм балалардан хәерлерәктер, нигъмәт йөзеннән һәм кешенең өмет иткән нәрсәсенең яхшырагыдыр.

Verse 47

وَيَوْمَ نُسَيِّرُ ٱلْجِبَالَ وَتَرَى ٱلْأَرْضَ بَارِزَةً وَحَشَرْنَـٰهُمْ فَلَمْ نُغَادِرْ مِنْهُمْ أَحَدًا

Transliteration wayawma nusayyiru l-jibāla watarā l-arḍa bārizatan waḥasharnāhum falam nughādir min'hum aḥadan

Tatar Кыямәт көнендә тауларны җир белән күк арасында очырып йөртербез вә син ул көндә җирне, тау, таш, урман булмаганы хәлдә ялангач күрерсең, вә ул көндә барча кешеләрне кубарырбыз, кубармыйча һичкемне калдырмабыз.

Verse 48

وَعُرِضُوا۟ عَلَىٰ رَبِّكَ صَفًّا لَّقَدْ جِئْتُمُونَا كَمَا خَلَقْنَـٰكُمْ أَوَّلَ مَرَّةٍۭ ۚ بَلْ زَعَمْتُمْ أَلَّن نَّجْعَلَ لَكُم مَّوْعِدًا

Transliteration waʿuriḍū ʿalā rabbika ṣaffan laqad ji'tumūnā kamā khalaqnākum awwala marratin bal zaʿamtum allan najʿala lakum mawʿidan

Tatar Кубарылгач, саф-саф итеп Раббыңа тапшырылырлар. Тәхкыйк хозурымызга килдегез әүвәлдә халык кылганыбыз кеби, ялангач хәлегездә, бәлки сез уйладыгыз каберләрегездән кубарырбыз дигән вәгъдәбездә тормабыз, дип.

Verse 49

وَوُضِعَ ٱلْكِتَـٰبُ فَتَرَى ٱلْمُجْرِمِينَ مُشْفِقِينَ مِمَّا فِيهِ وَيَقُولُونَ يَـٰوَيْلَتَنَا مَالِ هَـٰذَا ٱلْكِتَـٰبِ لَا يُغَادِرُ صَغِيرَةً وَلَا كَبِيرَةً إِلَّآ أَحْصَىٰهَا ۚ وَوَجَدُوا۟ مَا عَمِلُوا۟ حَاضِرًا ۗ وَلَا يَظْلِمُ رَبُّكَ أَحَدًا

Transliteration wawuḍiʿa l-kitābu fatarā l-muj'rimīna mush'fiqīna mimmā fīhi wayaqūlūna yāwaylatanā māli hādhā l-kitābi lā yughādiru ṣaghīratan walā kabīratan illā aḥṣāhā wawajadū mā ʿamilū ḥāḍiran walā yaẓlimu rabbuka aḥadan

Tatar Ул көндә һәркемнең гамәл дәфтәре алдына куелыр вә гөнаһлы кешеләрне дәфтәрләренә язылган гөнаһларыннан куркучы күрерсең һәм әйтерләр: "Безгә һәлакәтлек килде, ни булды бу дәфтәргә, гөнаһларыбызның кечкенәсен дә, зурысын да калдырмаган, мәгәр барын да санаган, язган", – дип. Вә кылган эшләренең җәзасын хәзерләнеп куелган табарлар. Раббың һичкемгә золым итмәс.

Verse 50

وَإِذْ قُلْنَا لِلْمَلَـٰٓئِكَةِ ٱسْجُدُوا۟ لِـَٔادَمَ فَسَجَدُوٓا۟ إِلَّآ إِبْلِيسَ كَانَ مِنَ ٱلْجِنِّ فَفَسَقَ عَنْ أَمْرِ رَبِّهِۦٓ ۗ أَفَتَتَّخِذُونَهُۥ وَذُرِّيَّتَهُۥٓ أَوْلِيَآءَ مِن دُونِى وَهُمْ لَكُمْ عَدُوٌّۢ ۚ بِئْسَ لِلظَّـٰلِمِينَ بَدَلًا

Transliteration wa-idh qul'nā lil'malāikati us'judū liādama fasajadū illā ib'līsa kāna mina l-jini fafasaqa ʿan amri rabbihi afatattakhidhūnahu wadhurriyyatahu awliyāa min dūnī wahum lakum ʿaduwwun bi'sa lilẓẓālimīna badalan

Tatar Менә Без фәрештәләргә әйттек: "Адәмгә сәҗдә кылыгыз!" Һәм сәҗдә кылдылар, мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, ул җеннән иде, Раббысының әмереннән чыкты. Әйә сез Адәм балалары, Минем урныма ул Иблисне вә аның нәселен дус тотарсызмы? Бит алар сезгә дошманнардыр. Залимнәр өчен ни яман алмаштыру булды Аллаһуга итагать итүне Иблискә итагать итү белән.

Verse 51

۞ مَّآ أَشْهَدتُّهُمْ خَلْقَ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ وَلَا خَلْقَ أَنفُسِهِمْ وَمَا كُنتُ مُتَّخِذَ ٱلْمُضِلِّينَ عَضُدًا

Transliteration mā ashhadttuhum khalqa l-samāwāti wal-arḍi walā khalqa anfusihim wamā kuntu muttakhidha l-muḍilīna ʿaḍudan

Tatar Мин җир вә күкләрне халык кылганда Иблисне вә аның балаларыны ярдәмгә хазир итмәдем һәм үзләрен яратканда да хазир итмәдем вә хак диннән адаштыручыларны үземә ярдәмче итеп алмадым.

Verse 52

وَيَوْمَ يَقُولُ نَادُوا۟ شُرَكَآءِىَ ٱلَّذِينَ زَعَمْتُمْ فَدَعَوْهُمْ فَلَمْ يَسْتَجِيبُوا۟ لَهُمْ وَجَعَلْنَا بَيْنَهُم مَّوْبِقًا

Transliteration wayawma yaqūlu nādū shurakāiya alladhīna zaʿamtum fadaʿawhum falam yastajībū lahum wajaʿalnā baynahum mawbiqan

Tatar Ул көндә Аллаһ мөшрикләргә әйтер: "Миңа шәрик кылган сынымнарыгызны чакырыгыз". Һәм алар сынымнарын ярдәмгә чакырдылар, ләкин сынымнар кабул итмәделәр вә мөшрикләр илә сынымнар арасына җәһәннәм бер чокыр кылдык шунда төшеп һәлак булырлар.

Verse 53

وَرَءَا ٱلْمُجْرِمُونَ ٱلنَّارَ فَظَنُّوٓا۟ أَنَّهُم مُّوَاقِعُوهَا وَلَمْ يَجِدُوا۟ عَنْهَا مَصْرِفًا

Transliteration waraā l-muj'rimūna l-nāra faẓannū annahum muwāqiʿūhā walam yajidū ʿanhā maṣrifan

Tatar Гөнаһлы кешеләр утны күргәч, әлбәттә, белерләр анда төшәчәкләрен вә ул уттан котылып барачак җир тапмаслар.

Verse 54

وَلَقَدْ صَرَّفْنَا فِى هَـٰذَا ٱلْقُرْءَانِ لِلنَّاسِ مِن كُلِّ مَثَلٍ ۚ وَكَانَ ٱلْإِنسَـٰنُ أَكْثَرَ شَىْءٍ جَدَلًا

Transliteration walaqad ṣarrafnā fī hādhā l-qur'āni lilnnāsi min kulli mathalin wakāna l-insānu akthara shayin jadalan

Tatar Кешеләр вәгазьләнсеннәр өчен бу Коръәндә һәрнәрсәгә мисал бәян кылдык. Явыз инсан күп мәсьәләдә батылны яклап хакка каршы ызгышыр булды.

Verse 55

وَمَا مَنَعَ ٱلنَّاسَ أَن يُؤْمِنُوٓا۟ إِذْ جَآءَهُمُ ٱلْهُدَىٰ وَيَسْتَغْفِرُوا۟ رَبَّهُمْ إِلَّآ أَن تَأْتِيَهُمْ سُنَّةُ ٱلْأَوَّلِينَ أَوْ يَأْتِيَهُمُ ٱلْعَذَابُ قُبُلًا

Transliteration wamā manaʿa l-nāsa an yu'minū idh jāahumu l-hudā wayastaghfirū rabbahum illā an tatiyahum sunnatu l-awalīna aw yatiyahumu l-ʿadhābu qubulan

Tatar Аллаһудан һидәятне күрсәтүче Коръән килгәннән соң кешеләрне иман китерүдән һәм тәүбә итеп Раббыларыннан гафу сораудан нәрсә тыя, һичнәрсә тыймый, мәгәр аларга әүвәлгеләрне һәлак итүдә кылган гадәтебезнең килүе яки аларга күренеп килә торган ґәзаб тыя, ягъни алар һәлак итә торган ґәзабны күрмичә иман китерәчәк түгелләр.

Verse 56

وَمَا نُرْسِلُ ٱلْمُرْسَلِينَ إِلَّا مُبَشِّرِينَ وَمُنذِرِينَ ۚ وَيُجَـٰدِلُ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ بِٱلْبَـٰطِلِ لِيُدْحِضُوا۟ بِهِ ٱلْحَقَّ ۖ وَٱتَّخَذُوٓا۟ ءَايَـٰتِى وَمَآ أُنذِرُوا۟ هُزُوًا

Transliteration wamā nur'silu l-mur'salīna illā mubashirīna wamundhirīna wayujādilu alladhīna kafarū bil-bāṭili liyud'ḥiḍū bihi l-ḥaqa wa-ittakhadhū āyātī wamā undhirū huzuwan

Tatar Без пәйгамбәрләрне фәкать Аллаһуга итагать иткән мөэминнәрне шатландырсыннар вә Аллаһуга итагать итмәгән динсезләрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытсыннар өчен генә җибәрәбез. Вә кәферләр батылны яклап ызгышырлар Коръәнне ялганга чыгарулары өчен, һәм алар Безнең аятьләребезне вә җәһәннәм ґәзабы белән куркытылуларын уенга саныйлар.

Verse 57

وَمَنْ أَظْلَمُ مِمَّن ذُكِّرَ بِـَٔايَـٰتِ رَبِّهِۦ فَأَعْرَضَ عَنْهَا وَنَسِىَ مَا قَدَّمَتْ يَدَاهُ ۚ إِنَّا جَعَلْنَا عَلَىٰ قُلُوبِهِمْ أَكِنَّةً أَن يَفْقَهُوهُ وَفِىٓ ءَاذَانِهِمْ وَقْرًا ۖ وَإِن تَدْعُهُمْ إِلَى ٱلْهُدَىٰ فَلَن يَهْتَدُوٓا۟ إِذًا أَبَدًا

Transliteration waman aẓlamu mimman dhukkira biāyāti rabbihi fa-aʿraḍa ʿanhā wanasiya mā qaddamat yadāhu innā jaʿalnā ʿalā qulūbihim akinnatan an yafqahūhu wafī ādhānihim waqran wa-in tadʿuhum ilā l-hudā falan yahtadū idhan abadan

Tatar Раббысының вәгазьләре белән вәгазьләнеп тә аннан баш тарткан кешедән дә залимрәк кеше булырмы, ул үзе эшләгән явыз эшләрен онытты. Инде аңламасыннар өчен күңелләренә пәрдә кылдык вә хак сүзне ишетмәсеннәр өчен колакларын саңгыраулы кылдык. Әгәр син аларны һидәяткә чакырсаң, мәңге һидәяткә күнелмәсләр.

Verse 58

وَرَبُّكَ ٱلْغَفُورُ ذُو ٱلرَّحْمَةِ ۖ لَوْ يُؤَاخِذُهُم بِمَا كَسَبُوا۟ لَعَجَّلَ لَهُمُ ٱلْعَذَابَ ۚ بَل لَّهُم مَّوْعِدٌ لَّن يَجِدُوا۟ مِن دُونِهِۦ مَوْئِلًا

Transliteration warabbuka l-ghafūru dhū l-raḥmati law yuākhidhuhum bimā kasabū laʿajjala lahumu l-ʿadhāba bal lahum mawʿidun lan yajidū min dūnihi mawilan

Tatar Синең Раббың гөнаһларны ярлыкаучы вә рәхмәт ияседер, әгәр эшләгән гөнаһлары өчен аларны ґәзаб белән тотарга теләсә иде, әлбәттә, дөньяда ук ашыктырып ґәзаб бирер иде. Бәлки аларны ґәзаб итәр өчен вәгъдә ителгән кыямәт көне бардыр, вә алар Аллаһудан башка качачак урын һич тә тапмаслар.

Verse 59

وَتِلْكَ ٱلْقُرَىٰٓ أَهْلَكْنَـٰهُمْ لَمَّا ظَلَمُوا۟ وَجَعَلْنَا لِمَهْلِكِهِم مَّوْعِدًا

Transliteration watil'ka l-qurā ahlaknāhum lammā ẓalamū wajaʿalnā limahlikihim mawʿidan

Tatar Вә һәлак булган шәһәрләрне Без һәлак иттек, золым итүләре сәбәпле, вә аларның һәлак булуы өчен билгеле вакыт кылдык.

Verse 60

وَإِذْ قَالَ مُوسَىٰ لِفَتَىٰهُ لَآ أَبْرَحُ حَتَّىٰٓ أَبْلُغَ مَجْمَعَ ٱلْبَحْرَيْنِ أَوْ أَمْضِىَ حُقُبًا

Transliteration wa-idh qāla mūsā lifatāhu lā abraḥu ḥattā ablugha majmaʿa l-baḥrayni aw amḍiya ḥuquban

Tatar Муса г-м хезмәтчесе Юшәгъга әйтте: "Әлбәттә, туктамыйча китәрмен ике диңгезнең кушылган җиренә барып җиткәнче, яки туктамыйча озын заман китәрмен."

Verse 61

فَلَمَّا بَلَغَا مَجْمَعَ بَيْنِهِمَا نَسِيَا حُوتَهُمَا فَٱتَّخَذَ سَبِيلَهُۥ فِى ٱلْبَحْرِ سَرَبًا

Transliteration falammā balaghā majmaʿa baynihimā nasiyā ḥūtahumā fa-ittakhadha sabīlahu fī l-baḥri saraban

Tatar Ике диңгез кушылган җиргә килгәч, балыкларын онытып киттеләр, һәм юлда ашарга дип алган кипкән балыклары терелеп, суны ярып, диңгезгә карап китте.

Verse 62

فَلَمَّا جَاوَزَا قَالَ لِفَتَىٰهُ ءَاتِنَا غَدَآءَنَا لَقَدْ لَقِينَا مِن سَفَرِنَا هَـٰذَا نَصَبًا

Transliteration falammā jāwazā qāla lifatāhu ātinā ghadāanā laqad laqīnā min safarinā hādhā naṣaban

Tatar Балыклары онтылып калган җирдән озак җир киткәч Муса г-м хезмәтчесенә әйтте: "Төшке ашаячак азыгыбызны китер, хәзер ашыйк, (ул азыклар диңгезгә киткән балык иде) тәхкыйк бу сәфәребездә безгә мәшәкать вә ачыгу иреште."

Verse 63

قَالَ أَرَءَيْتَ إِذْ أَوَيْنَآ إِلَى ٱلصَّخْرَةِ فَإِنِّى نَسِيتُ ٱلْحُوتَ وَمَآ أَنسَىٰنِيهُ إِلَّا ٱلشَّيْطَـٰنُ أَنْ أَذْكُرَهُۥ ۚ وَٱتَّخَذَ سَبِيلَهُۥ فِى ٱلْبَحْرِ عَجَبًا

Transliteration qāla ara-ayta idh awaynā ilā l-ṣakhrati fa-innī nasītu l-ḥūta wamā ansānīhu illā l-shayṭānu an adhkurahu wa-ittakhadha sabīlahu fī l-baḥri ʿajaban

Tatar Хезмәтчесе Мусага әйтте: "Белдеңме, ике диңгез кушылган җирдә таш өстендә балыкны онытып калдырдым, ул балыкның калганлыгын сиңа әйтергә миңа оныттырмады һичнәрсә, мәгәр шайтан оныттырды, вә ул балык диңгезгә юл тотты бик гаҗәеб хәлдә".

Verse 64

قَالَ ذَٰلِكَ مَا كُنَّا نَبْغِ ۚ فَٱرْتَدَّا عَلَىٰٓ ءَاثَارِهِمَا قَصَصًا

Transliteration qāla dhālika mā kunnā nabghi fa-ir'taddā ʿalā āthārihimā qaṣaṣan

Tatar Муса г-м әйтте: "Безнең балыкны онытып калдыруыбыз без эзли торган Хозыр г-мнең анда булуына галәмәттер". Һәм барган эзләреннән кире кайттылар хәбәрләрене сөйләшкән хәлдә.

Verse 65

فَوَجَدَا عَبْدًا مِّنْ عِبَادِنَآ ءَاتَيْنَـٰهُ رَحْمَةً مِّنْ عِندِنَا وَعَلَّمْنَـٰهُ مِن لَّدُنَّا عِلْمًا

Transliteration fawajadā ʿabdan min ʿibādinā ātaynāhu raḥmatan min ʿindinā waʿallamnāhu min ladunnā ʿil'man

Tatar Таптылар Безнең колыбыздан бер колны, ул Хозыр г-м иде, ул колыбызга үзебездән рәхмәт бирдек вә Без аңа үзебездән гыйлем өйрәттек.

Verse 66

قَالَ لَهُۥ مُوسَىٰ هَلْ أَتَّبِعُكَ عَلَىٰٓ أَن تُعَلِّمَنِ مِمَّا عُلِّمْتَ رُشْدًا

Transliteration qāla lahu mūsā hal attabiʿuka ʿalā an tuʿallimani mimmā ʿullim'ta rush'dan

Tatar Муса г-м Хозыр г-мгә әйтте: "Мин сиңа ияримме үзең өйрәнгән хаклыкны миңа да өйрәтүең өчен?"

Verse 67

قَالَ إِنَّكَ لَن تَسْتَطِيعَ مَعِىَ صَبْرًا

Transliteration qāla innaka lan tastaṭīʿa maʿiya ṣabran

Tatar Хозыр г-м әйтте: "Синең минем белән йөрергә чыдамлыгың җитмәс.

Verse 68

وَكَيْفَ تَصْبِرُ عَلَىٰ مَا لَمْ تُحِطْ بِهِۦ خُبْرًا

Transliteration wakayfa taṣbiru ʿalā mā lam tuḥiṭ bihi khub'ran

Tatar Пәйгамбәр булган хәлеңдә ничек чыдарсың, мин эшли торган эшләрнең Заһирләре тыелган эшләрдер, әмма серләренә синең белемең җитмидер".

Verse 69

قَالَ سَتَجِدُنِىٓ إِن شَآءَ ٱللَّهُ صَابِرًا وَلَآ أَعْصِى لَكَ أَمْرًا

Transliteration qāla satajidunī in shāa l-lahu ṣābiran walā aʿṣī laka amran

Tatar Муса г-м әйтте: "Аллаһ теләсә мине синең кылган эшләреңә сабыр итүче табарсың вә синең әмерләреңә каршылык күрсәтмәм".

Verse 70

قَالَ فَإِنِ ٱتَّبَعْتَنِى فَلَا تَسْـَٔلْنِى عَن شَىْءٍ حَتَّىٰٓ أُحْدِثَ لَكَ مِنْهُ ذِكْرًا

Transliteration qāla fa-ini ittabaʿtanī falā tasalnī ʿan shayin ḥattā uḥ'ditha laka min'hu dhik'ran

Tatar Хозыр г-м әйтте: "Әгәр син миңа иярсәң, мин эшли торган эшләрне ник эшлисең дип сорама, аның дөреслеге мин сиңа бәян иткәнчә".

Verse 71

فَٱنطَلَقَا حَتَّىٰٓ إِذَا رَكِبَا فِى ٱلسَّفِينَةِ خَرَقَهَا ۖ قَالَ أَخَرَقْتَهَا لِتُغْرِقَ أَهْلَهَا لَقَدْ جِئْتَ شَيْـًٔا إِمْرًا

Transliteration fa-inṭalaqā ḥattā idhā rakibā fī l-safīnati kharaqahā qāla akharaqtahā litugh'riqa ahlahā laqad ji'ta shayan im'ran

Tatar Һәм икәү су буйлап киттеләр, бара торгач, бер көймәгә утырдылар, Хозыр г-м ул көймәне балта белән тиште. Муса г-м әйтте: "Кешеләрен суга батырмак өчен көймәне тиштеңме? Тәхкыйк син һич ярамаган эшне кылдың".

Verse 72

قَالَ أَلَمْ أَقُلْ إِنَّكَ لَن تَسْتَطِيعَ مَعِىَ صَبْرًا

Transliteration qāla alam aqul innaka lan tastaṭīʿa maʿiya ṣabran

Tatar Хозыр г-м әйтте: "Ий Муса, мин сиңа әйтмәдемме минем белән йөрергә сабырлыгың җитмәс, дип?"

Verse 73

قَالَ لَا تُؤَاخِذْنِى بِمَا نَسِيتُ وَلَا تُرْهِقْنِى مِنْ أَمْرِى عُسْرًا

Transliteration qāla lā tuākhidh'nī bimā nasītu walā tur'hiq'nī min amrī ʿus'ran

Tatar Муса г-м әйтте: "Онытып васыятеңне тотмавым сәбәпле миңа җәза бирмәгел вә эшемдә яки сиңа иярмәктә миңа авырлыкны йөкләмәгел!"

Verse 74

فَٱنطَلَقَا حَتَّىٰٓ إِذَا لَقِيَا غُلَـٰمًا فَقَتَلَهُۥ قَالَ أَقَتَلْتَ نَفْسًا زَكِيَّةًۢ بِغَيْرِ نَفْسٍ لَّقَدْ جِئْتَ شَيْـًٔا نُّكْرًا

Transliteration fa-inṭalaqā ḥattā idhā laqiyā ghulāman faqatalahu qāla aqatalta nafsan zakiyyatan bighayri nafsin laqad ji'ta shayan nuk'ran

Tatar Һәм көймәдән чыгып юлларына киттеләр, барганда уйнап йөрүче балаларга очырап, араларыннан бер матур сабыйны Хозыр г-м үтерде, Муса г-м әйтте: "Әйә гөнаһтан пакь баланы үтердеңме, ул һичкемне үтермәгән иде? Тәхкыйк син бу юлы яманрак эш кыйлдың!"

Verse 75

۞ قَالَ أَلَمْ أَقُل لَّكَ إِنَّكَ لَن تَسْتَطِيعَ مَعِىَ صَبْرًا

Transliteration qāla alam aqul laka innaka lan tastaṭīʿa maʿiya ṣabran

Tatar Хозыр г-м әйтте: "Әйә мин сиңа әйтмәдемме минем белән йөрергә чыдамлыгың җитмәс, дип".

Verse 76

قَالَ إِن سَأَلْتُكَ عَن شَىْءٍۭ بَعْدَهَا فَلَا تُصَـٰحِبْنِى ۖ قَدْ بَلَغْتَ مِن لَّدُنِّى عُذْرًا

Transliteration qāla in sa-altuka ʿan shayin baʿdahā falā tuṣāḥib'nī qad balaghta min ladunnī ʿudh'ran

Tatar Муса г-м әйтте: "Әгәр моннан соң янә синнән бер нәрсәне сорасам, ул вакытта мине юлдаш кылмассың, тәхкыйк минем тарафтан булган гозерләрне тыңлап чигенә җиткердең, моннан соң гозер күрсәтергә хәлем калмады".

Verse 77

فَٱنطَلَقَا حَتَّىٰٓ إِذَآ أَتَيَآ أَهْلَ قَرْيَةٍ ٱسْتَطْعَمَآ أَهْلَهَا فَأَبَوْا۟ أَن يُضَيِّفُوهُمَا فَوَجَدَا فِيهَا جِدَارًا يُرِيدُ أَن يَنقَضَّ فَأَقَامَهُۥ ۖ قَالَ لَوْ شِئْتَ لَتَّخَذْتَ عَلَيْهِ أَجْرًا

Transliteration fa-inṭalaqā ḥattā idhā atayā ahla qaryatin is'taṭʿamā ahlahā fa-abaw an yuḍayyifūhumā fawajadā fīhā jidāran yurīdu an yanqaḍḍa fa-aqāmahu qāla law shi'ta lattakhadhta ʿalayhi ajran

Tatar Һәм икәү юлларына киттеләр, хәтта бер шәһәргә җиттеләр, шәһәр кешеләреннән ашарга сорадылар, шәһәр кешеләре аларны кунак итеп ашатудан баш тарттылар, ашатмадылар. Алар шәһәрдә бер койма таптылар, ул койма егылырга якынлашкан иде, Хозер г-м ул койманы кулы белән турайтып куйды. Муса г-м әйтте: "Әгәр син теләсәң бу хезмәтең өчен хак алган булыр идең, шуңа ашарга алган булыр идек".

Verse 78

قَالَ هَـٰذَا فِرَاقُ بَيْنِى وَبَيْنِكَ ۚ سَأُنَبِّئُكَ بِتَأْوِيلِ مَا لَمْ تَسْتَطِع عَّلَيْهِ صَبْرًا

Transliteration qāla hādhā firāqu baynī wabaynika sa-unabbi-uka bitawīli mā lam tastaṭiʿ ʿalayhi ṣabran

Tatar Хозер г-м әйтте: "Бу вакыт бер-беребездән аерылмак вакытыдыр. Мин эшләгән эшләргә каршы дәшмичә торырга чыдамлыгың җитмәгән нәрсәләрнең тәэвилен хәзер сиңа бәян кылырмын".

Verse 79

أَمَّا ٱلسَّفِينَةُ فَكَانَتْ لِمَسَـٰكِينَ يَعْمَلُونَ فِى ٱلْبَحْرِ فَأَرَدتُّ أَنْ أَعِيبَهَا وَكَانَ وَرَآءَهُم مَّلِكٌ يَأْخُذُ كُلَّ سَفِينَةٍ غَصْبًا

Transliteration ammā l-safīnatu fakānat limasākīna yaʿmalūna fī l-baḥri fa-aradttu an aʿībahā wakāna warāahum malikun yakhudhu kulla safīnatin ghaṣban

Tatar Әмма мин тишкән көймә суда кәсеп итә торган мескеннәрнеке иде. Мин бу көймә мескеннәрнең үзләренә калсын өчен аны гаепләргә теләдем, чөнки аларның артында залим патша бар, һәр яхшы көймәләрне талап аладыр.

Verse 80

وَأَمَّا ٱلْغُلَـٰمُ فَكَانَ أَبَوَاهُ مُؤْمِنَيْنِ فَخَشِينَآ أَن يُرْهِقَهُمَا طُغْيَـٰنًا وَكُفْرًا

Transliteration wa-ammā l-ghulāmu fakāna abawāhu mu'minayni fakhashīnā an yur'hiqahumā ṭugh'yānan wakuf'ran

Tatar Әмма мин үтергән бала имансыз булып, ата-аналары мөэминнәр иде, без курыктык, ул бала үзенең азгынлыгы белән ата-анасына авырлык һәм кайгы китерер дип.

Verse 81

فَأَرَدْنَآ أَن يُبْدِلَهُمَا رَبُّهُمَا خَيْرًا مِّنْهُ زَكَوٰةً وَأَقْرَبَ رُحْمًا

Transliteration fa-aradnā an yub'dilahumā rabbuhumā khayran min'hu zakatan wa-aqraba ruḥ'man

Tatar Без теләдек Раббылары ул бала урнына хәерлерәк вә пакь булган һәм мәрхәмәтлектә ата-анасына якынрак балага алмаштыруын.

Verse 82

وَأَمَّا ٱلْجِدَارُ فَكَانَ لِغُلَـٰمَيْنِ يَتِيمَيْنِ فِى ٱلْمَدِينَةِ وَكَانَ تَحْتَهُۥ كَنزٌ لَّهُمَا وَكَانَ أَبُوهُمَا صَـٰلِحًا فَأَرَادَ رَبُّكَ أَن يَبْلُغَآ أَشُدَّهُمَا وَيَسْتَخْرِجَا كَنزَهُمَا رَحْمَةً مِّن رَّبِّكَ ۚ وَمَا فَعَلْتُهُۥ عَنْ أَمْرِى ۚ ذَٰلِكَ تَأْوِيلُ مَا لَمْ تَسْطِع عَّلَيْهِ صَبْرًا

Transliteration wa-ammā l-jidāru fakāna lighulāmayni yatīmayni fī l-madīnati wakāna taḥtahu kanzun lahumā wakāna abūhumā ṣāliḥan fa-arāda rabbuka an yablughā ashuddahumā wayastakhrijā kanzahumā raḥmatan min rabbika wamā faʿaltuhu ʿan amrī dhālika tawīlu mā lam tasṭiʿ ʿalayhi ṣabran

Tatar Әмма мин турайткан койма шәһәрдә ике ятим баланыкы иде, ул койма астында ятимнәр өчен яшергән мал бар иде, вә аларның аталары изге кеше иде, синең, Раббың теләде, ул ике ятимнең үсеп гакыллы булуларын һәм үсеп җиткәч малларын чыгарып алуларын, шуның өчен коймаларын турайтуым аларга Раббыңнан рәхмәттер. Ий Муса, бу эшләрне мин үзлегемнән эшләмәдем, мәгәр Аллаһ әмере белән эшләдем. Ошбу сиңа бәян кыйлган нәрсәләр синең дәшми торырга сабырлыгың җитмәгән нәрсәләрнең тәэвиледер.

Verse 83

وَيَسْـَٔلُونَكَ عَن ذِى ٱلْقَرْنَيْنِ ۖ قُلْ سَأَتْلُوا۟ عَلَيْكُم مِّنْهُ ذِكْرًا

Transliteration wayasalūnaka ʿan dhī l-qarnayni qul sa-atlū ʿalaykum min'hu dhik'ran

Tatar Ий Мухәммәд г-м, синнән Зүл-карнәен хәленнән сорыйлар. Әйт: "Мин сезгә аның хәленнән хәбәр бирермен".

Verse 84

إِنَّا مَكَّنَّا لَهُۥ فِى ٱلْأَرْضِ وَءَاتَيْنَـٰهُ مِن كُلِّ شَىْءٍ سَبَبًا

Transliteration innā makkannā lahu fī l-arḍi waātaynāhu min kulli shayin sababan

Tatar Без Аңа җир өстендә һәрнәрсәдән файдаланырга мөмкинлек бирдек вә аңа җир өстендә тизлек белән йөри торган сәбәпне бирдек һәм һәр эшнең сәбәбен бирдек.

Verse 85

فَأَتْبَعَ سَبَبًا

Transliteration fa-atbaʿa sababan

Tatar Һәм җир өстендә йөрү сәбәбенә иярде.

Verse 86

حَتَّىٰٓ إِذَا بَلَغَ مَغْرِبَ ٱلشَّمْسِ وَجَدَهَا تَغْرُبُ فِى عَيْنٍ حَمِئَةٍ وَوَجَدَ عِندَهَا قَوْمًا ۗ قُلْنَا يَـٰذَا ٱلْقَرْنَيْنِ إِمَّآ أَن تُعَذِّبَ وَإِمَّآ أَن تَتَّخِذَ فِيهِمْ حُسْنًا

Transliteration ḥattā idhā balagha maghriba l-shamsi wajadahā taghrubu fī ʿaynin ḥami-atin wawajada ʿindahā qawman qul'nā yādhā l-qarnayni immā an tuʿadhiba wa-immā an tattakhidha fīhim ḥus'nan

Tatar Сәбәп белән кояш бата торган таманга иреште, кояшның балчыклы чишмәгә батканын күрде, вә кояш баткан таманда бер кавемне тапты. Без әйттек: "Ий Зүл-карнәен, теләсәң ул кавемне имансыз булганнары өчен ґәзаб кыл, вә теләсәң аларга яхшылык итеп шәригатьне өйрәт".

Verse 87

قَالَ أَمَّا مَن ظَلَمَ فَسَوْفَ نُعَذِّبُهُۥ ثُمَّ يُرَدُّ إِلَىٰ رَبِّهِۦ فَيُعَذِّبُهُۥ عَذَابًا نُّكْرًا

Transliteration qāla ammā man ẓalama fasawfa nuʿadhibuhu thumma yuraddu ilā rabbihi fayuʿadhibuhu ʿadhāban nuk'ran

Tatar Зүл-карнәен әйтте: "Әмма иман китермичә үзенә золым кылган кешене, әлбәттә, Без аны үтермәк белән газап кылырбыз, соңра Раббысына хөкемгә кайтарылыр, һәм Раббысы аны бик яман каты ґәзаб белән ґәзаб кыйлыр.

Verse 88

وَأَمَّا مَنْ ءَامَنَ وَعَمِلَ صَـٰلِحًا فَلَهُۥ جَزَآءً ٱلْحُسْنَىٰ ۖ وَسَنَقُولُ لَهُۥ مِنْ أَمْرِنَا يُسْرًا

Transliteration wa-ammā man āmana waʿamila ṣāliḥan falahu jazāan l-ḥus'nā wasanaqūlu lahu min amrinā yus'ran

Tatar Әмма берәү иман китереп изге гамәлләр кылса, әлбәттә, аңа изге җәза яхшылык булыр, вә әмерләребездән җиңел булганын аңа әмер итәрбез".

Verse 89

ثُمَّ أَتْبَعَ سَبَبًا

Transliteration thumma atbaʿa sababan

Tatar Соңра Зүл-карнәен мәшрыйкка ирештерә торган сәбәпкә иярде.

Verse 90

حَتَّىٰٓ إِذَا بَلَغَ مَطْلِعَ ٱلشَّمْسِ وَجَدَهَا تَطْلُعُ عَلَىٰ قَوْمٍ لَّمْ نَجْعَل لَّهُم مِّن دُونِهَا سِتْرًا

Transliteration ḥattā idhā balagha maṭliʿa l-shamsi wajadahā taṭluʿu ʿalā qawmin lam najʿal lahum min dūnihā sit'ran

Tatar Хәтта кояш чыга торган таманга иреште, вә ул җирдә кавемне тапты, өсләренә кояш чыгадыр кояш кызулыгыннан сакланырга Без аларга пәрдә ягъни күләгә кылмадык.

Verse 91

كَذَٰلِكَ وَقَدْ أَحَطْنَا بِمَا لَدَيْهِ خُبْرًا

Transliteration kadhālika waqad aḥaṭnā bimā ladayhi khub'ran

Tatar Зүл-карнәенне мәшрыйкка ирештерүе дә мәгърибкә ирештерүе кебидер. Зул-карнәен кулында булган гаскәр, корал вә башка нәрсәләрне белем белән ихата кылдык.

Verse 92

ثُمَّ أَتْبَعَ سَبَبًا

Transliteration thumma atbaʿa sababan

Tatar Соңра янә алып барып җиткерә торган сәбәпкә иярде.

Verse 93

حَتَّىٰٓ إِذَا بَلَغَ بَيْنَ ٱلسَّدَّيْنِ وَجَدَ مِن دُونِهِمَا قَوْمًا لَّا يَكَادُونَ يَفْقَهُونَ قَوْلًا

Transliteration ḥattā idhā balagha bayna l-sadayni wajada min dūnihimā qawman lā yakādūna yafqahūna qawlan

Tatar Хәтта ике тау арасына ирешкәндә шул ике тау алдында бер төрле кавемгә юлыкты, ул кавем белән бик авырлык илә генә аңлаштылар.

Verse 94

قَالُوا۟ يَـٰذَا ٱلْقَرْنَيْنِ إِنَّ يَأْجُوجَ وَمَأْجُوجَ مُفْسِدُونَ فِى ٱلْأَرْضِ فَهَلْ نَجْعَلُ لَكَ خَرْجًا عَلَىٰٓ أَن تَجْعَلَ بَيْنَنَا وَبَيْنَهُمْ سَدًّا

Transliteration qālū yādhā l-qarnayni inna yajūja wamajūja muf'sidūna fī l-arḍi fahal najʿalu laka kharjan ʿalā an tajʿala baynanā wabaynahum saddan

Tatar Алар әйттеләр: "Ий Зүл-карнәен, шушы ике тау арасында яшәгән Йәэҗүҗ вә Мәэҗүҗ кавеме җир өстендә төрле фәсәдләрне кылалар, безгә зарар ирештерәләр, алар белән безнең уртабызга, шушы ике тау арасына бөек дивар (плотина) корсаң, без сиңа хезмәт хакын түләр идек".

Verse 95

قَالَ مَا مَكَّنِّى فِيهِ رَبِّى خَيْرٌ فَأَعِينُونِى بِقُوَّةٍ أَجْعَلْ بَيْنَكُمْ وَبَيْنَهُمْ رَدْمًا

Transliteration qāla mā makkannī fīhi rabbī khayrun fa-aʿīnūnī biquwwatin ajʿal baynakum wabaynahum radman

Tatar Зүл-карнәен әйтте: "Раббым миңа биргән гыйлем хикмәте сез бирә торган малдан хәерлерәктер, сездән мал алмыйм, миңа фәкать кул көче белән ярдәм итәрсез, Аллаһ ризасы өчен мин сезнең белән алар арасына тау кеби койма ясап бирермен.

Verse 96

ءَاتُونِى زُبَرَ ٱلْحَدِيدِ ۖ حَتَّىٰٓ إِذَا سَاوَىٰ بَيْنَ ٱلصَّدَفَيْنِ قَالَ ٱنفُخُوا۟ ۖ حَتَّىٰٓ إِذَا جَعَلَهُۥ نَارًا قَالَ ءَاتُونِىٓ أُفْرِغْ عَلَيْهِ قِطْرًا

Transliteration ātūnī zubara l-ḥadīdi ḥattā idhā sāwā bayna l-ṣadafayni qāla unfukhū ḥattā idhā jaʿalahu nāran qāla ātūnī uf'righ ʿalayhi qiṭ'ran

Tatar Инде миңа иске тимер кисәкләрен китерегез! Ике тау арасына тимерләрне утыннар белән аралаштырып, тау биеклегендә өйделәр, инде яндырып утыннарның көлен очырыгыз диде. Хәтта утыннар каты янып тимерләр эреп ут кеби булгач әйтте: "Миңа эрегән бакыр китерегез эрегән тимер өстенә коярмын".

Verse 97

فَمَا ٱسْطَـٰعُوٓا۟ أَن يَظْهَرُوهُ وَمَا ٱسْتَطَـٰعُوا۟ لَهُۥ نَقْبًا

Transliteration famā is'ṭāʿū an yaẓharūhu wamā is'taṭāʿū lahu naqban

Tatar Йәэҗүҗ, Мәэҗүҗ бу дивардан чыгарга кадир булмаслар вә тимер илә бакырдан ясалуы өчен аны тишеп чыгарга да көчләре җитмәс.

Verse 98

قَالَ هَـٰذَا رَحْمَةٌ مِّن رَّبِّى ۖ فَإِذَا جَآءَ وَعْدُ رَبِّى جَعَلَهُۥ دَكَّآءَ ۖ وَكَانَ وَعْدُ رَبِّى حَقًّا

Transliteration qāla hādhā raḥmatun min rabbī fa-idhā jāa waʿdu rabbī jaʿalahu dakkāa wakāna waʿdu rabbī ḥaqqan

Tatar Зүл-карнәен әйтте: "Бу диварны сезгә ясап бирмәклегем Раббымнан рәхмәттер. Раббым вәгъдә кылган кыямәт килсә, Ул без ясаган диварны җир белән тигезләп тузан кыйлыр, Раббымның вәгъдәсе хак булды".

Verse 99

۞ وَتَرَكْنَا بَعْضَهُمْ يَوْمَئِذٍ يَمُوجُ فِى بَعْضٍ ۖ وَنُفِخَ فِى ٱلصُّورِ فَجَمَعْنَـٰهُمْ جَمْعًا

Transliteration wataraknā baʿḍahum yawma-idhin yamūju fī baʿḍin wanufikha fī l-ṣūri fajamaʿnāhum jamʿan

Tatar Йәэҗүҗ, Мәэҗүҗнең чыккан көнеңдә аларны бер-берсе илә аралаштырып кайнаган су кеби кылырбыз. Кубарылмак өчен сурга өрелсә барча кешеләрне хисаб өчен мәхшәргә җыярбыз.

Verse 100

وَعَرَضْنَا جَهَنَّمَ يَوْمَئِذٍ لِّلْكَـٰفِرِينَ عَرْضًا

Transliteration waʿaraḍnā jahannama yawma-idhin lil'kāfirīna ʿarḍan

Tatar Кыямәт көнеңдә җәһәннәмне кәферләргә бик якын итеп гарыз кылырбыз.

Verse 101

ٱلَّذِينَ كَانَتْ أَعْيُنُهُمْ فِى غِطَآءٍ عَن ذِكْرِى وَكَانُوا۟ لَا يَسْتَطِيعُونَ سَمْعًا

Transliteration alladhīna kānat aʿyunuhum fī ghiṭāin ʿan dhik'rī wakānū lā yastaṭīʿūna samʿan

Tatar Дөньяда вакытта аларның күзләре Минем вәгазем булган Коръәннән пәрдәләнгән иде һәм хак булган Коръән сүзләрен ишетергә дә кадир түгел иделәр.

Verse 102

أَفَحَسِبَ ٱلَّذِينَ كَفَرُوٓا۟ أَن يَتَّخِذُوا۟ عِبَادِى مِن دُونِىٓ أَوْلِيَآءَ ۚ إِنَّآ أَعْتَدْنَا جَهَنَّمَ لِلْكَـٰفِرِينَ نُزُلًا

Transliteration afaḥasiba alladhīna kafarū an yattakhidhū ʿibādī min dūnī awliyāa innā aʿtadnā jahannama lil'kāfirīna nuzulan

Tatar Әйә мөшрикләр, Безнең колларыбыз фәрештә, Гыйса, Гозәерләрне мәгъбуд тотып та ул коллар аларга ярдәм итәрләр дип уйлыйлармы? Тәхкыйк Без җәһәннәмне кәферләр өчен иңәчәк урын кылдык.

Verse 103

قُلْ هَلْ نُنَبِّئُكُم بِٱلْأَخْسَرِينَ أَعْمَـٰلًا

Transliteration qul hal nunabbi-ukum bil-akhsarīna aʿmālan

Tatar Әйт: "Әйә мин сезгә хәбәр биримме гамәлдә алданучырак каты хәсрәткә тиешлерәк кешеләрдән.

Verse 104

ٱلَّذِينَ ضَلَّ سَعْيُهُمْ فِى ٱلْحَيَوٰةِ ٱلدُّنْيَا وَهُمْ يَحْسَبُونَ أَنَّهُمْ يُحْسِنُونَ صُنْعًا

Transliteration alladhīna ḍalla saʿyuhum fī l-ḥayati l-dun'yā wahum yaḥsabūna annahum yuḥ'sinūna ṣun'ʿan

Tatar Ул алданучы кешеләрнең дөньяда гамәлләре батыл булды, ягъни барча эшләре Аллаһуга каршы булды, шулай булса да яхшы эш эшлибез, изге гамәл кылабыз дип уйлыйлар".

Verse 105

أُو۟لَـٰٓئِكَ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ بِـَٔايَـٰتِ رَبِّهِمْ وَلِقَآئِهِۦ فَحَبِطَتْ أَعْمَـٰلُهُمْ فَلَا نُقِيمُ لَهُمْ يَوْمَ ٱلْقِيَـٰمَةِ وَزْنًا

Transliteration ulāika alladhīna kafarū biāyāti rabbihim waliqāihi faḥabiṭat aʿmāluhum falā nuqīmu lahum yawma l-qiyāmati waznan

Tatar Ул алданучылар Раббиларының аятьләренә һәм кубарылып Аллаһуга юлкуга ышанмадылар, һәм аларның барча гамәлләре юкка чыкты, кыямәт көнендә алар өчен үлчәү куймабыз чөнки үлчәргә саваплары булмас.

Verse 106

ذَٰلِكَ جَزَآؤُهُمْ جَهَنَّمُ بِمَا كَفَرُوا۟ وَٱتَّخَذُوٓا۟ ءَايَـٰتِى وَرُسُلِى هُزُوًا

Transliteration dhālika jazāuhum jahannamu bimā kafarū wa-ittakhadhū āyātī warusulī huzuwan

Tatar Бу – җәһәннәм аларга тиешле булды кәфер булганнары өчен һәм аятьләребезне вә рәсүлләребезне мәсхәрә кылганнары өчен.

Verse 107

إِنَّ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّـٰلِحَـٰتِ كَانَتْ لَهُمْ جَنَّـٰتُ ٱلْفِرْدَوْسِ نُزُلًا

Transliteration inna alladhīna āmanū waʿamilū l-ṣāliḥāti kānat lahum jannātu l-fir'dawsi nuzulan

Tatar Дөреслектә иман китереп Коръән юлы белән изге гамәлләр кылган хак мөэминнәргә Фирдәүс җәннәте иңә торган кунак йорты булыр.

Verse 108

خَـٰلِدِينَ فِيهَا لَا يَبْغُونَ عَنْهَا حِوَلًا

Transliteration khālidīna fīhā lā yabghūna ʿanhā ḥiwalan

Tatar Ул җәннәттә мәңге булганнары хәлдә аннан башка урынга күчүне теләмәсләр.

Verse 109

قُل لَّوْ كَانَ ٱلْبَحْرُ مِدَادًا لِّكَلِمَـٰتِ رَبِّى لَنَفِدَ ٱلْبَحْرُ قَبْلَ أَن تَنفَدَ كَلِمَـٰتُ رَبِّى وَلَوْ جِئْنَا بِمِثْلِهِۦ مَدَدًا

Transliteration qul law kāna l-baḥru midādan likalimāti rabbī lanafida l-baḥru qabla an tanfada kalimātu rabbī walaw ji'nā bimith'lihi madadan

Tatar Әйт кешеләргә: "Әгәр диңгез суы яза торган кара булса, Раббымның гыйлем, хикмәт сүзләрен язмак өчен, әлбәттә, диңгез бетәр иде Раббымның гыйлем, хикмәт сүзләре бетүдән элек, әгәр ул диңгез хәтле янә диңгезләрне кара ясасак та".

Verse 110

قُلْ إِنَّمَآ أَنَا۠ بَشَرٌ مِّثْلُكُمْ يُوحَىٰٓ إِلَىَّ أَنَّمَآ إِلَـٰهُكُمْ إِلَـٰهٌ وَٰحِدٌ ۖ فَمَن كَانَ يَرْجُوا۟ لِقَآءَ رَبِّهِۦ فَلْيَعْمَلْ عَمَلًا صَـٰلِحًا وَلَا يُشْرِكْ بِعِبَادَةِ رَبِّهِۦٓ أَحَدًۢا

Transliteration qul innamā anā basharun mith'lukum yūḥā ilayya annamā ilāhukum ilāhun wāḥidun faman kāna yarjū liqāa rabbihi falyaʿmal ʿamalan ṣāliḥan walā yush'rik biʿibādati rabbihi aḥadan

Tatar Әйт: "Мин сезнең кеби бер инсанмын, миңа Аллаһудан вәхий булды сезнең Илаһәгез – барча вөҗудкә бер генә Илаһә дип. Әгәр берәү Раббысына яхшы хәлдә юлыкмакны теләсә, ул кеше яхшы эшләрне эшләсен, изге гамәлләрне кылсын, әмма Раббысына гына тиешле булган гыйбрәтенә һичкемне шәрик-тиңдәш кылмасын!"

Read Surah Al-Kahf in another language

All languages

All 114 surahs in Tatar: the Qur’an in Tatar.

Learn it in MyDugsi

Tatar translation: Tatar, from Quran.com. Transliteration: Quran.com. Recitation: Mishary Alafasy, from EveryAyah.com. MyDugsi is a learning aid, not a replacement for a qualified teacher.