MyDugsiStart learning

Surah Al-Hujurat in Tatar: translation and audio

Surah 49 · الحجرات · The Rooms · 18 verses

Surah Al-Hujurat verse by verse: the Arabic with a recitation you can repeat, the transliteration, and the Tatar translation by Tatar. For the meaning of every word, see Surah Al-Hujurat word by word in English.

Verse 1

يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ لَا تُقَدِّمُوا۟ بَيْنَ يَدَىِ ٱللَّهِ وَرَسُولِهِۦ ۖ وَٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ ۚ إِنَّ ٱللَّهَ سَمِيعٌ عَلِيمٌ

Transliteration yāayyuhā alladhīna āmanū lā tuqaddimū bayna yadayi l-lahi warasūlihi wa-ittaqū l-laha inna l-laha samīʿun ʿalīmun

Tatar Ий мөэминнәр! Дин эшләрендә Аллаһудан вә Аның рәсүленнән узып үз белдегегез белән сүз сөйләмәгез, вә Аллаһудан куркыгыз, Аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз! Бит Аллаһ ишетүче вә белүчедер.

Verse 2

يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ لَا تَرْفَعُوٓا۟ أَصْوَٰتَكُمْ فَوْقَ صَوْتِ ٱلنَّبِىِّ وَلَا تَجْهَرُوا۟ لَهُۥ بِٱلْقَوْلِ كَجَهْرِ بَعْضِكُمْ لِبَعْضٍ أَن تَحْبَطَ أَعْمَـٰلُكُمْ وَأَنتُمْ لَا تَشْعُرُونَ

Transliteration yāayyuhā alladhīna āmanū lā tarfaʿū aṣwātakum fawqa ṣawti l-nabiyi walā tajharū lahu bil-qawli kajahri baʿḍikum libaʿḍin an taḥbaṭa aʿmālukum wa-antum lā tashʿurūna

Tatar Ий мөэминнәр, тавышларыгызны пәйгамбәр тавышыннан артык күтәрмәгез, вә бер-берегезгә кычкырып сөйләгәнегез кеби пәйгамбәргә кычкырып сөйләмәгез, гамәлләрегезнең юкка чыгу ихтималы булганы өчен, әмма үзегез юкка чыкканны сизмәссез.

Verse 3

إِنَّ ٱلَّذِينَ يَغُضُّونَ أَصْوَٰتَهُمْ عِندَ رَسُولِ ٱللَّهِ أُو۟لَـٰٓئِكَ ٱلَّذِينَ ٱمْتَحَنَ ٱللَّهُ قُلُوبَهُمْ لِلتَّقْوَىٰ ۚ لَهُم مَّغْفِرَةٌ وَأَجْرٌ عَظِيمٌ

Transliteration inna alladhīna yaghuḍḍūna aṣwātahum ʿinda rasūli l-lahi ulāika alladhīna im'taḥana l-lahu qulūbahum lilttaqwā lahum maghfiratun wa-ajrun ʿaẓīmun

Tatar Аллаһ расүле янында тавышларын түбән кылучы мөэминнәрнең күңелен Аллаһ тәкъвалык өчен сынады, аларга гафу ителү вә олугъ әҗер бардыр.

Verse 4

إِنَّ ٱلَّذِينَ يُنَادُونَكَ مِن وَرَآءِ ٱلْحُجُرَٰتِ أَكْثَرُهُمْ لَا يَعْقِلُونَ

Transliteration inna alladhīna yunādūnaka min warāi l-ḥujurāti aktharuhum lā yaʿqilūna

Tatar Дөреслектә сиңа хөҗрәләреңнең артыннан кычкырып дәшүчеләр дә бар, алар үзләренә файдалы булган эшне аңламыйлар.

Verse 5

وَلَوْ أَنَّهُمْ صَبَرُوا۟ حَتَّىٰ تَخْرُجَ إِلَيْهِمْ لَكَانَ خَيْرًا لَّهُمْ ۚ وَٱللَّهُ غَفُورٌ رَّحِيمٌ

Transliteration walaw annahum ṣabarū ḥattā takhruja ilayhim lakāna khayran lahum wal-lahu ghafūrun raḥīmun

Tatar Әгәр сабыр иткән булсалар син алар катына чыкканча әлбәттә, алар өчен яхшырак булыр иде. Әлбәттә, Аллаһ аларның әдәпсезлек кылганнарын ярлыкаучы вә рәхимледер.

Verse 6

يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓا۟ إِن جَآءَكُمْ فَاسِقٌۢ بِنَبَإٍ فَتَبَيَّنُوٓا۟ أَن تُصِيبُوا۟ قَوْمًۢا بِجَهَـٰلَةٍ فَتُصْبِحُوا۟ عَلَىٰ مَا فَعَلْتُمْ نَـٰدِمِينَ

Transliteration yāayyuhā alladhīna āmanū in jāakum fāsiqun binaba-in fatabayyanū an tuṣībū qawman bijahālatin fatuṣ'biḥū ʿalā mā faʿaltum nādimīna

Tatar Ий мөэминнәр, әгәр бер фәсыйк сезгә бер хәбәрне китерсә, ул хәбәрне тикшерегез, сездән бер кавемгә зарар ирешмәсен өчен ул хәбәрне белмәү сәбәпле, әгәр тикшермичә эш кылсагыз кылган эшләрегезгә үкенүчеләр булып әверелерсез.

Verse 7

وَٱعْلَمُوٓا۟ أَنَّ فِيكُمْ رَسُولَ ٱللَّهِ ۚ لَوْ يُطِيعُكُمْ فِى كَثِيرٍ مِّنَ ٱلْأَمْرِ لَعَنِتُّمْ وَلَـٰكِنَّ ٱللَّهَ حَبَّبَ إِلَيْكُمُ ٱلْإِيمَـٰنَ وَزَيَّنَهُۥ فِى قُلُوبِكُمْ وَكَرَّهَ إِلَيْكُمُ ٱلْكُفْرَ وَٱلْفُسُوقَ وَٱلْعِصْيَانَ ۚ أُو۟لَـٰٓئِكَ هُمُ ٱلرَّٰشِدُونَ

Transliteration wa-iʿ'lamū anna fīkum rasūla l-lahi law yuṭīʿukum fī kathīrin mina l-amri laʿanittum walākinna l-laha ḥabbaba ilaykumu l-īmāna wazayyanahu fī qulūbikum wakarraha ilaykumu l-kuf'ra wal-fusūqa wal-ʿiṣ'yāna ulāika humu l-rāshidūna

Tatar Белегез, ий мөэминнәр, сезнең эчегездә Аллаһ расүле бар, аңа итагать итегез, әгәр дә күп эшләрдә пәйгамбәр сезгә итагать итсә иде, әлбәттә, гөнаһка төшәр идегез, ләкин Аллаһ сезгә иманны сөйдерде вә ул иманны сезнең күңелегездә күркәм кылды, дәхи сезгә кәферне, бозыклыкны һәм гөнаһларны яман күрсәтте, бу кешеләр туры юлга күнелүчеләрдер.

Verse 8

فَضْلًا مِّنَ ٱللَّهِ وَنِعْمَةً ۚ وَٱللَّهُ عَلِيمٌ حَكِيمٌ

Transliteration faḍlan mina l-lahi waniʿ'matan wal-lahu ʿalīmun ḥakīmun

Tatar Аллаһуның юмартлыгы вә нигъмәте белән, Аллаһ иманыгызны белүче вә хикмәт белән эш кылучыдыр.

Verse 9

وَإِن طَآئِفَتَانِ مِنَ ٱلْمُؤْمِنِينَ ٱقْتَتَلُوا۟ فَأَصْلِحُوا۟ بَيْنَهُمَا ۖ فَإِنۢ بَغَتْ إِحْدَىٰهُمَا عَلَى ٱلْأُخْرَىٰ فَقَـٰتِلُوا۟ ٱلَّتِى تَبْغِى حَتَّىٰ تَفِىٓءَ إِلَىٰٓ أَمْرِ ٱللَّهِ ۚ فَإِن فَآءَتْ فَأَصْلِحُوا۟ بَيْنَهُمَا بِٱلْعَدْلِ وَأَقْسِطُوٓا۟ ۖ إِنَّ ٱللَّهَ يُحِبُّ ٱلْمُقْسِطِينَ

Transliteration wa-in ṭāifatāni mina l-mu'minīna iq'tatalū fa-aṣliḥū baynahumā fa-in baghat iḥ'dāhumā ʿalā l-ukh'rā faqātilū allatī tabghī ḥattā tafīa ilā amri l-lahi fa-in fāat fa-aṣliḥū baynahumā bil-ʿadli wa-aqsiṭū inna l-laha yuḥibbu l-muq'siṭīna

Tatar Әгәр мөэминнәрдән ике төркем сугышсалар, араларын төзәтегез, ягъни һәр икесен Коръән белән гамәл кылырга чакырыгыз, әгәр бу ике төркемнең берсе Коръәнгә килүдән баш тартса, Коръән хөкеменнән баш тарткан төркем белән сугышыгыз, аларны үтерегез, хәтта Аллаһуның Коръәндәге хөкеменә кайткангача, әгәр ул төркем Коръән хөкеменә кайтса, бу ике төркемнең арасыны килештерегез, гаделлек белән вә турылык кылыгыз, тәхкыйк Аллаһ турылык кылучыларны сөядер.

Verse 10

إِنَّمَا ٱلْمُؤْمِنُونَ إِخْوَةٌ فَأَصْلِحُوا۟ بَيْنَ أَخَوَيْكُمْ ۚ وَٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ لَعَلَّكُمْ تُرْحَمُونَ

Transliteration innamā l-mu'minūna ikh'watun fa-aṣliḥū bayna akhawaykum wa-ittaqū l-laha laʿallakum tur'ḥamūna

Tatar Мөэминнәр дин буенча, әлбәттә, бер-берсенә кардәшләрдер. Кардәшләрегезнең арасын килештерегез, тезелегез, Аллаһудан куркыгыз, мөэминнәр арасына фетнә дошманлык салудан сакланыгыз, шаять Аллаһудан рәхмәт ителерсез.

Verse 11

يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ لَا يَسْخَرْ قَوْمٌ مِّن قَوْمٍ عَسَىٰٓ أَن يَكُونُوا۟ خَيْرًا مِّنْهُمْ وَلَا نِسَآءٌ مِّن نِّسَآءٍ عَسَىٰٓ أَن يَكُنَّ خَيْرًا مِّنْهُنَّ ۖ وَلَا تَلْمِزُوٓا۟ أَنفُسَكُمْ وَلَا تَنَابَزُوا۟ بِٱلْأَلْقَـٰبِ ۖ بِئْسَ ٱلِٱسْمُ ٱلْفُسُوقُ بَعْدَ ٱلْإِيمَـٰنِ ۚ وَمَن لَّمْ يَتُبْ فَأُو۟لَـٰٓئِكَ هُمُ ٱلظَّـٰلِمُونَ

Transliteration yāayyuhā alladhīna āmanū lā yaskhar qawmun min qawmin ʿasā an yakūnū khayran min'hum walā nisāon min nisāin ʿasā an yakunna khayran min'hunna walā talmizū anfusakum walā tanābazū bil-alqābi bi'sa l-s'mu l-fusūqu baʿda l-īmāni waman lam yatub fa-ulāika humu l-ẓālimūna

Tatar Ий мөэминнәр, бер кавем икенче бер кавемне кимсетмәсен, ул кимсетелгән кавемнең кимсетүче кавемнән яхшырак булуы ихтималдыр, шулай ук хатыннар икенче хатыннарны кимсетмәсеннәр, кимсетелгән хатын кимсетүче хатыннан яхшырак булуы ихтималдыр, вә дин кардәшләрегезне ґәебләп кимсетмәгез, вә бер-берегезгә яман кушым исемнәр илә дәшмәгез, мөэмин булганнан соң, фасыйк исеме ни яман исемдер. Бу эшне эшләүчеләр тәүбә итеп төзәлмәсәләр, алар залимнәрдер.

Verse 12

يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ ٱجْتَنِبُوا۟ كَثِيرًا مِّنَ ٱلظَّنِّ إِنَّ بَعْضَ ٱلظَّنِّ إِثْمٌ ۖ وَلَا تَجَسَّسُوا۟ وَلَا يَغْتَب بَّعْضُكُم بَعْضًا ۚ أَيُحِبُّ أَحَدُكُمْ أَن يَأْكُلَ لَحْمَ أَخِيهِ مَيْتًا فَكَرِهْتُمُوهُ ۚ وَٱتَّقُوا۟ ٱللَّهَ ۚ إِنَّ ٱللَّهَ تَوَّابٌ رَّحِيمٌ

Transliteration yāayyuhā alladhīna āmanū ij'tanibū kathīran mina l-ẓani inna baʿḍa l-ẓani ith'mun walā tajassasū walā yaghtab baʿḍukum baʿḍan ayuḥibbu aḥadukum an yakula laḥma akhīhi maytan fakarih'tumūhu wa-ittaqū l-laha inna l-laha tawwābun raḥīmun

Tatar Ий мөэминнәр, күп гөманнан сакланыгыз тәхкыйк бәгъзе гөманда гөнаһ бардыр. Вә кешеләрнең гаепләрен тикшермәгез, кеше ґәебен эзләмәгез вә бәгъзегез бәгъзегезне гайбәт кылмасын! Әйә сезнең берәрегез үлгән кардәшенең итен ашауны сөярме? Сез, әлбәттә, аны мәкъруһ күрдегез, ґәйбәт сөйләүне дә шулай мәкъруһ күрегез! Аллаһудан куркыгыз, ґәйбәт эшләреннән тәүбә итегез! Шиксез Аллаһ тәүбә итеп төзәлгән кешеләрне гафу итүче вә рәхимледер.

Verse 13

يَـٰٓأَيُّهَا ٱلنَّاسُ إِنَّا خَلَقْنَـٰكُم مِّن ذَكَرٍ وَأُنثَىٰ وَجَعَلْنَـٰكُمْ شُعُوبًا وَقَبَآئِلَ لِتَعَارَفُوٓا۟ ۚ إِنَّ أَكْرَمَكُمْ عِندَ ٱللَّهِ أَتْقَىٰكُمْ ۚ إِنَّ ٱللَّهَ عَلِيمٌ خَبِيرٌ

Transliteration yāayyuhā l-nāsu innā khalaqnākum min dhakarin wa-unthā wajaʿalnākum shuʿūban waqabāila litaʿārafū inna akramakum ʿinda l-lahi atqākum inna l-laha ʿalīmun khabīrun

Tatar Ий кешеләр, Без сезләрне ир вә хатын итеп халык кылдык, вә сездән тармаклар вә кабиләләр кылдык бер-берегезне әҗерәтеп танымаклыгыгыз өчен, тәхкыйк сезнең Аллаһ хозурында хөрмәтлерәгегез Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучырагыздыр, Аллаһ белүче вә һәр эшегездән хәбәрдар.

Verse 14

۞ قَالَتِ ٱلْأَعْرَابُ ءَامَنَّا ۖ قُل لَّمْ تُؤْمِنُوا۟ وَلَـٰكِن قُولُوٓا۟ أَسْلَمْنَا وَلَمَّا يَدْخُلِ ٱلْإِيمَـٰنُ فِى قُلُوبِكُمْ ۖ وَإِن تُطِيعُوا۟ ٱللَّهَ وَرَسُولَهُۥ لَا يَلِتْكُم مِّنْ أَعْمَـٰلِكُمْ شَيْـًٔا ۚ إِنَّ ٱللَّهَ غَفُورٌ رَّحِيمٌ

Transliteration qālati l-aʿrābu āmannā qul lam tu'minū walākin qūlū aslamnā walammā yadkhuli l-īmānu fī qulūbikum wa-in tuṭīʿū l-laha warasūlahu lā yalit'kum min aʿmālikum shayan inna l-laha ghafūrun raḥīmun

Tatar Күчеп йөрүче бәдәвий ґәрәбләре әйттеләр: "Иман китердек", – дип син әйт: "Сез иман китермәдегез ләкин мөселманнардан куркып, яки мөселманнардан файдаланып көн күрү өчен тыштан гына Ислам динен кабул иттек", – дип әйтегез! Әле күңелегезгә иман әсәре кергәне юк, иман китерергә ниятегез дә юк, имансыз гына мөселман булып йөрергә теләгәнсез, ягыш мөселманнар белән гамәл кылып аларны алдарга теләгәнсез. Әгәр чынлап иман китереп ихлас күңел белән Аллаһуга вә Аның расүленә итагать итсәгез, әлеге мөселманнар белән бергә кылган гамәлләрегезгә һич кимчелек ирешмәс, сәвабы, әлбәттә, югалмас иде. Тәхкыйк Аллаһ ярлыкаучы вә рәхмәт итүчедер".

Verse 15

إِنَّمَا ٱلْمُؤْمِنُونَ ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ بِٱللَّهِ وَرَسُولِهِۦ ثُمَّ لَمْ يَرْتَابُوا۟ وَجَـٰهَدُوا۟ بِأَمْوَٰلِهِمْ وَأَنفُسِهِمْ فِى سَبِيلِ ٱللَّهِ ۚ أُو۟لَـٰٓئِكَ هُمُ ٱلصَّـٰدِقُونَ

Transliteration innamā l-mu'minūna alladhīna āmanū bil-lahi warasūlihi thumma lam yartābū wajāhadū bi-amwālihim wa-anfusihim fī sabīli l-lahi ulāika humu l-ṣādiqūna

Tatar Менә шушы сыйфатларда булган кешеләр генә хак иманлы кешеләр, алар чын күңелдән Аллаһуга вә Аның расүленә ныклап иман китерделәр, моннан соң иман китерүләренә һич шикләнмәделәр һәм иманга зарар бирә торган эшне кылмадылар, вә алар маллары вә җаннары белән Аллаһ юлында сугыш кылдылар, сугыш булмаганда Ислам файдасына тырыштылар, әнә шул кешеләр, иман китердек мөэмин вә мөселман булдык дигән сүзләрендә дөрес сөйләүчеләр, чын иманлылардыр.

Verse 16

قُلْ أَتُعَلِّمُونَ ٱللَّهَ بِدِينِكُمْ وَٱللَّهُ يَعْلَمُ مَا فِى ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَمَا فِى ٱلْأَرْضِ ۚ وَٱللَّهُ بِكُلِّ شَىْءٍ عَلِيمٌ

Transliteration qul atuʿallimūna l-laha bidīnikum wal-lahu yaʿlamu mā fī l-samāwāti wamā fī l-arḍi wal-lahu bikulli shayin ʿalīmun

Tatar Әйт аларга: "Динегезне Аллаһуга өйрәтерсезме? Иман китермәгәнегез хәлдә иман китердек, дип, Аллаһуны алдамакчы буласызмы? Бит Аллаһ җирдәге вә күкләрдәге серләрне беләдер, Аллаһ һәрнәрсәне белүчедер.

Verse 17

يَمُنُّونَ عَلَيْكَ أَنْ أَسْلَمُوا۟ ۖ قُل لَّا تَمُنُّوا۟ عَلَىَّ إِسْلَـٰمَكُم ۖ بَلِ ٱللَّهُ يَمُنُّ عَلَيْكُمْ أَنْ هَدَىٰكُمْ لِلْإِيمَـٰنِ إِن كُنتُمْ صَـٰدِقِينَ

Transliteration yamunnūna ʿalayka an aslamū qul lā tamunnū ʿalayya is'lāmakum bali l-lahu yamunnu ʿalaykum an hadākum lil'īmāni in kuntum ṣādiqīna

Tatar Бәдәвий ґәрәбләре мөселман булулары белән сиңа миннәт итәрләр, ягъни мөселман булуларын пәйгамбәр файдасына дип уйларлар, син аларга әйт: "Мөселман булуыгыз белән миңа миннәт итмәгез, бәлки Аллаһ сезгә миннәт итәр, сезне иманга күндергәне өчен, әгәр иманыгызда ышанычлы кешеләрдән булсагыз", – дип. Чөнки бу аятьләрдән соң алар иман китерделәр.

Verse 18

إِنَّ ٱللَّهَ يَعْلَمُ غَيْبَ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ ۚ وَٱللَّهُ بَصِيرٌۢ بِمَا تَعْمَلُونَ

Transliteration inna l-laha yaʿlamu ghayba l-samāwāti wal-arḍi wal-lahu baṣīrun bimā taʿmalūna

Tatar Аллаһ җирдәге вә күкләрдәге яшерен нәрсәләрне, шиксез, беләдер, Аллаһ сезнең эшләгән эшләрегезне күрүчедер.

Read Surah Al-Hujurat in another language

All languages

All 114 surahs in Tatar: the Qur’an in Tatar.

Learn it in MyDugsi

Tatar translation: Tatar, from Quran.com. Transliteration: Quran.com. Recitation: Mishary Alafasy, from EveryAyah.com. MyDugsi is a learning aid, not a replacement for a qualified teacher.