Surah Fatir in Tatar: translation and audio
Surah 35 · فاطر · Originator · 45 verses
Surah Fatir verse by verse: the Arabic with a recitation you can repeat, the transliteration, and the Tatar translation by Tatar. For the meaning of every word, see Surah Fatir word by word in English.
Verse 1
ٱلْحَمْدُ لِلَّهِ فَاطِرِ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ جَاعِلِ ٱلْمَلَـٰٓئِكَةِ رُسُلًا أُو۟لِىٓ أَجْنِحَةٍ مَّثْنَىٰ وَثُلَـٰثَ وَرُبَـٰعَ ۚ يَزِيدُ فِى ٱلْخَلْقِ مَا يَشَآءُ ۚ إِنَّ ٱللَّهَ عَلَىٰ كُلِّ شَىْءٍ قَدِيرٌ
Transliteration al-ḥamdu lillahi fāṭiri l-samāwāti wal-arḍi jāʿili l-malāikati rusulan ulī ajniḥatin mathnā wathulātha warubāʿa yazīdu fī l-khalqi mā yashāu inna l-laha ʿalā kulli shayin qadīrun
Tatar Мактау җир вә күкләрне халык кылучы Аллаһуга хас, Ул фәрештәләрне пәйгамбәрләргә илче итеп җибәрүчедер, ул фәрештәләр икешәр, өчәр, дүртәр канатлылардыр, Үзе халык кылган мәхлукларыннан теләгәнен артыграк, өстенрәк итеп халык кылыр. Бит Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитә.
Verse 2
مَّا يَفْتَحِ ٱللَّهُ لِلنَّاسِ مِن رَّحْمَةٍ فَلَا مُمْسِكَ لَهَا ۖ وَمَا يُمْسِكْ فَلَا مُرْسِلَ لَهُۥ مِنۢ بَعْدِهِۦ ۚ وَهُوَ ٱلْعَزِيزُ ٱلْحَكِيمُ
Transliteration mā yaftaḥi l-lahu lilnnāsi min raḥmatin falā mum'sika lahā wamā yum'sik falā mur'sila lahu min baʿdihi wahuwa l-ʿazīzu l-ḥakīmu
Tatar Аллаһ Үзенең рәхмәтеннән кешеләргә ризык, яңгыр, белем, һидәят бирсә, ул нигъмәтләрне Аллаһуның бирүенә һичкем каршы тора алмас, әгәр бирә торган нигъмәтләрен бирмичә торып калса, ул нигъмәтләрне бирүче һич тә булмас. Вә Ул – Аллаһ һәр эштә җиңүче вә хикмәтле.
Verse 3
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلنَّاسُ ٱذْكُرُوا۟ نِعْمَتَ ٱللَّهِ عَلَيْكُمْ ۚ هَلْ مِنْ خَـٰلِقٍ غَيْرُ ٱللَّهِ يَرْزُقُكُم مِّنَ ٱلسَّمَآءِ وَٱلْأَرْضِ ۚ لَآ إِلَـٰهَ إِلَّا هُوَ ۖ فَأَنَّىٰ تُؤْفَكُونَ
Transliteration yāayyuhā l-nāsu udh'kurū niʿ'mata l-lahi ʿalaykum hal min khāliqin ghayru l-lahi yarzuqukum mina l-samāi wal-arḍi lā ilāha illā huwa fa-annā tu'fakūna
Tatar Ий кешеләр, Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтләрен хәтерегезгә төшереп Аңа гыйбадәт кылырга вә итагать итәргә бурычлы икәнегезне белегез, әйә Алаһудан башка бер зат бармы күктән су иңдереп, җирдән үстереп сезгә ризык бирүче? Әлбәттә юк, Коллык кылырга яраклы һич Илаһә юк, мәгәр Аллаһ үзе генәдер. Шулай булгач, ни өчен Аллаһудан бизеп, Аллаһсызлыкка күчәсез?
Verse 4
وَإِن يُكَذِّبُوكَ فَقَدْ كُذِّبَتْ رُسُلٌ مِّن قَبْلِكَ ۚ وَإِلَى ٱللَّهِ تُرْجَعُ ٱلْأُمُورُ
Transliteration wa-in yukadhibūka faqad kudhibat rusulun min qablika wa-ilā l-lahi tur'jaʿu l-umūru
Tatar Ий Мухәммәд г-м әгәр сине ялганчы дисәләр, бит синнән элекке пәйгамбәрләр дә ялганчы дигәннәр. Бит эшләрнең ахыры әлбәттә, Аллаһуга кайтадыр.
Verse 5
يَـٰٓأَيُّهَا ٱلنَّاسُ إِنَّ وَعْدَ ٱللَّهِ حَقٌّ ۖ فَلَا تَغُرَّنَّكُمُ ٱلْحَيَوٰةُ ٱلدُّنْيَا ۖ وَلَا يَغُرَّنَّكُم بِٱللَّهِ ٱلْغَرُورُ
Transliteration yāayyuhā l-nāsu inna waʿda l-lahi ḥaqqun falā taghurrannakumu l-ḥayatu l-dun'yā walā yaghurrannakum bil-lahi l-gharūru
Tatar Ий кешеләр, Аллаһуның вәгъдәсе хак, дөнья сезне алдан ахирәтнең бәхетеннән мәхрүм итмәсен, һәм гөнаһ эшләсәгез дә Аллаһ ярлыкар дип шайтан алдамасын, һәм бидеґәт гамәлләргә дә сәваб бар дип, шайтан сезне хак юлдан чыгарып, бидеґәт хорафәтләрне эшлеген, сезне җәһәннәмгә алып кермәсен.
Verse 6
إِنَّ ٱلشَّيْطَـٰنَ لَكُمْ عَدُوٌّ فَٱتَّخِذُوهُ عَدُوًّا ۚ إِنَّمَا يَدْعُوا۟ حِزْبَهُۥ لِيَكُونُوا۟ مِنْ أَصْحَـٰبِ ٱلسَّعِيرِ
Transliteration inna l-shayṭāna lakum ʿaduwwun fa-ittakhidhūhu ʿaduwwan innamā yadʿū ḥiz'bahu liyakūnū min aṣḥābi l-saʿīri
Tatar Тәхкыйк шайтан сезгә дошмандыр, сез дә аны дошман тотыгыз! Аллаһ тыйган фәхеш, хәрам эшләрдән вә бидеґәт гамәлләрдән саклану һәм фарыз ваҗеб, сөннәт гамәлләрен үтәү һәм шайтан дуслары динсезләрдән киселү шайтанны дошман тоту буладыр. Әлбәттә, шайтан үзенә ияргән кешеләрне җәһәннәмгә кертер өчен, аларны Аллаһ тыйган эшләрне эшләргә өндидер, һәм Аллаһ кушкан эшләрдән тыядыр.
Verse 7
ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ لَهُمْ عَذَابٌ شَدِيدٌ ۖ وَٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّـٰلِحَـٰتِ لَهُم مَّغْفِرَةٌ وَأَجْرٌ كَبِيرٌ
Transliteration alladhīna kafarū lahum ʿadhābun shadīdun wa-alladhīna āmanū waʿamilū l-ṣāliḥāti lahum maghfiratun wa-ajrun kabīrun
Tatar Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләргә ахирәттә каты ґәзаб булачактыр. Әмма иман китереп Коръән белән гамәл кылган хак мөэминнәргә ярлыкау һәм олугъ нигъмәтләр булачак.
Verse 8
أَفَمَن زُيِّنَ لَهُۥ سُوٓءُ عَمَلِهِۦ فَرَءَاهُ حَسَنًا ۖ فَإِنَّ ٱللَّهَ يُضِلُّ مَن يَشَآءُ وَيَهْدِى مَن يَشَآءُ ۖ فَلَا تَذْهَبْ نَفْسُكَ عَلَيْهِمْ حَسَرَٰتٍ ۚ إِنَّ ٱللَّهَ عَلِيمٌۢ بِمَا يَصْنَعُونَ
Transliteration afaman zuyyina lahu sūu ʿamalihi faraāhu ḥasanan fa-inna l-laha yuḍillu man yashāu wayahdī man yashāu falā tadhhab nafsuka ʿalayhim ḥasarātin inna l-laha ʿalīmun bimā yaṣnaʿūna
Tatar Залим кешегә кылган явызлыгы үзенә зиннәтле вә ләззәтле ителде, кабахәт эшләре аңа яхшы булып күренде, шул залим, туры юлда булган инсафлы мөэмин белән бертигез булырмы? Тәхкыйк Аллаһ теләгән кешесен хактан адаштырыр, вә теләгән кешесен хак юлга күндерер, кәферләрнең Коръәнгә ышанмауларына һич кайгырма, бит Аллаһ аларның кылган явыз эшләрен беләдер, җәзасын бирер.
Verse 9
وَٱللَّهُ ٱلَّذِىٓ أَرْسَلَ ٱلرِّيَـٰحَ فَتُثِيرُ سَحَابًا فَسُقْنَـٰهُ إِلَىٰ بَلَدٍ مَّيِّتٍ فَأَحْيَيْنَا بِهِ ٱلْأَرْضَ بَعْدَ مَوْتِهَا ۚ كَذَٰلِكَ ٱلنُّشُورُ
Transliteration wal-lahu alladhī arsala l-riyāḥa fatuthīru saḥāban fasuq'nāhu ilā baladin mayyitin fa-aḥyaynā bihi l-arḍa baʿda mawtihā kadhālika l-nushūru
Tatar Аллаһ җил җибәреп болытларны кузгатыр, җил алып килгән болытлардан язын яңгыр яудырып шәһәрләрнең үлгән табигатен тергезәбез, вә яңгыр, кар суы белән җирне үлгәннән соң тергезәбез, нәкъ шулай сез дә терелеп каберләрегездән кубарылырсыз.
Verse 10
مَن كَانَ يُرِيدُ ٱلْعِزَّةَ فَلِلَّهِ ٱلْعِزَّةُ جَمِيعًا ۚ إِلَيْهِ يَصْعَدُ ٱلْكَلِمُ ٱلطَّيِّبُ وَٱلْعَمَلُ ٱلصَّـٰلِحُ يَرْفَعُهُۥ ۚ وَٱلَّذِينَ يَمْكُرُونَ ٱلسَّيِّـَٔاتِ لَهُمْ عَذَابٌ شَدِيدٌ ۖ وَمَكْرُ أُو۟لَـٰٓئِكَ هُوَ يَبُورُ
Transliteration man kāna yurīdu l-ʿizata falillahi l-ʿizatu jamīʿan ilayhi yaṣʿadu l-kalimu l-ṭayibu wal-ʿamalu l-ṣāliḥu yarfaʿuhu wa-alladhīna yamkurūna l-sayiāti lahum ʿadhābun shadīdun wamakru ulāika huwa yabūru
Tatar Берәү өстенлекне теләсә, барча өстенлек Аллаһ кулындадыр, Аллаһуга итагать итеп өстенлекне Аңардан сорасын! Гөнаһтан, хатадан пакь яхшы сүзләрнең иң беренчесе һәм иң зурысы "Лә Илаһә илләл-лаһ" сүзе һәм башка яхшы сүзләр Аллаһу хозурына ашырлар, яхшы гамәлләр яхшы сүзләрне күтәрер, ягъни кабул иттерер. "Гамәл булмаса иман сүзләрен һәм башка яхшы сүзләрне әйтүдә генә файда юк, гамәл кылыш кирәк". Пәйгамбәрне шәһәрдән куарга яки үтерергә үзара киңәш итеп мәкерлек кылучы мөшрикләргә ахирәттә каты ґәзаб булыр, вә аларның мәкерләре гамәлгә ашмас, үзләре хур булырлар.
Verse 11
وَٱللَّهُ خَلَقَكُم مِّن تُرَابٍ ثُمَّ مِن نُّطْفَةٍ ثُمَّ جَعَلَكُمْ أَزْوَٰجًا ۚ وَمَا تَحْمِلُ مِنْ أُنثَىٰ وَلَا تَضَعُ إِلَّا بِعِلْمِهِۦ ۚ وَمَا يُعَمَّرُ مِن مُّعَمَّرٍ وَلَا يُنقَصُ مِنْ عُمُرِهِۦٓ إِلَّا فِى كِتَـٰبٍ ۚ إِنَّ ذَٰلِكَ عَلَى ٱللَّهِ يَسِيرٌ
Transliteration wal-lahu khalaqakum min turābin thumma min nuṭ'fatin thumma jaʿalakum azwājan wamā taḥmilu min unthā walā taḍaʿu illā biʿil'mihi wamā yuʿammaru min muʿammarin walā yunqaṣu min ʿumurihi illā fī kitābin inna dhālika ʿalā l-lahi yasīrun
Tatar Аллаһ атагыз Адәмне балчыктан яратты, соңра нәселен бер тамчы судан яратты, соңра сезне ирләр вә хатыннар кылды. Бер хатынның бала күтәрүе һәм тудыруы фәкать Аллаһ белеме беләндер, вә берәүнең гомере озайтылмас һәм берәүнең гомере кыскартылмас, мәгәр болар бар да Аллаһу хозурындагы китапта язылмыштыр. Бу эш Аллаһуга бик җиңел.
Verse 12
وَمَا يَسْتَوِى ٱلْبَحْرَانِ هَـٰذَا عَذْبٌ فُرَاتٌ سَآئِغٌ شَرَابُهُۥ وَهَـٰذَا مِلْحٌ أُجَاجٌ ۖ وَمِن كُلٍّ تَأْكُلُونَ لَحْمًا طَرِيًّا وَتَسْتَخْرِجُونَ حِلْيَةً تَلْبَسُونَهَا ۖ وَتَرَى ٱلْفُلْكَ فِيهِ مَوَاخِرَ لِتَبْتَغُوا۟ مِن فَضْلِهِۦ وَلَعَلَّكُمْ تَشْكُرُونَ
Transliteration wamā yastawī l-baḥrāni hādhā ʿadhbun furātun sāighun sharābuhu wahādhā mil'ḥun ujājun wamin kullin takulūna laḥman ṭariyyan watastakhrijūna ḥil'yatan talbasūnahā watarā l-ful'ka fīhi mawākhira litabtaghū min faḍlihi walaʿallakum tashkurūna
Tatar Татлы сулы диңгез белән ачы сулы диңгез бертигез булмаслар, берсе гаять татлы булып эчәргә җиңелдер, берсе тозлы, бик ачы булып, эчү мөмкин түгелдер. Бу мөэмин белән кәфергә бер мисалдыр. Вә ул ике диңгездән балыклар тотып ашыйсыз, вә ачы диңгез төбеннән лүэ-лүэ вә мәрҗан ташларын алып зиннәтләнәсез, вә күрерсең зур кораблар диңгездән үтсәләр су ярылып калыр, шулай йөреп Алаһуның юмартлыгыннан мал кәсеп итәрсез, шаять дөнья байлыгыннан файдаланганыгыз өчен Аллаһуга шөкер итәрсез.
Verse 13
يُولِجُ ٱلَّيْلَ فِى ٱلنَّهَارِ وَيُولِجُ ٱلنَّهَارَ فِى ٱلَّيْلِ وَسَخَّرَ ٱلشَّمْسَ وَٱلْقَمَرَ كُلٌّ يَجْرِى لِأَجَلٍ مُّسَمًّى ۚ ذَٰلِكُمُ ٱللَّهُ رَبُّكُمْ لَهُ ٱلْمُلْكُ ۚ وَٱلَّذِينَ تَدْعُونَ مِن دُونِهِۦ مَا يَمْلِكُونَ مِن قِطْمِيرٍ
Transliteration yūliju al-layla fī l-nahāri wayūliju l-nahāra fī al-layli wasakhara l-shamsa wal-qamara kullun yajrī li-ajalin musamman dhālikumu l-lahu rabbukum lahu l-mul'ku wa-alladhīna tadʿūna min dūnihi mā yamlikūna min qiṭ'mīrin
Tatar Аллаһ кичне көндезгә кертеп көнне озын кылыр, вә көндезне көнгә кертеп төнне озын кылыр, вә кешеләрне кояш вә айдан файдаландырды, һәрберсе билгеләнгән көнгә чаклы һава бушлыгында йөзеп йөрерләр, шул ґәҗәеб эшләрне кылучы Раббыгыз Аллаһдыр, җир күк мөлке Аныкыдыр. Аллаһудан башкага сез гыйбадәт кылган нәрсәләр бер хөрмә җимешенең кабыгына да ия түгелләр.
Verse 14
إِن تَدْعُوهُمْ لَا يَسْمَعُوا۟ دُعَآءَكُمْ وَلَوْ سَمِعُوا۟ مَا ٱسْتَجَابُوا۟ لَكُمْ ۖ وَيَوْمَ ٱلْقِيَـٰمَةِ يَكْفُرُونَ بِشِرْكِكُمْ ۚ وَلَا يُنَبِّئُكَ مِثْلُ خَبِيرٍ
Transliteration in tadʿūhum lā yasmaʿū duʿāakum walaw samiʿū mā is'tajābū lakum wayawma l-qiyāmati yakfurūna bishir'kikum walā yunabbi-uka mith'lu khabīrin
Tatar Сынымнарыгыздан ярдәм сорап дога кылсагыз да алар сезнең догагызны ишетмиләр, ишеткән тәкъдирдә дә догагызны кабул итәргә көчләре җитмәс, вә кыямәт көнендә ул сынымнарыгыз Аллаһуга шәрик иткәнлегегезне инкяр итәрләр. Сынымнарның хәленнән Аллаһ хәбәр биргән кеби һичкем сиңа хаклык белән хәбәр бирә алмас.
Verse 15
۞ يَـٰٓأَيُّهَا ٱلنَّاسُ أَنتُمُ ٱلْفُقَرَآءُ إِلَى ٱللَّهِ ۖ وَٱللَّهُ هُوَ ٱلْغَنِىُّ ٱلْحَمِيدُ
Transliteration yāayyuhā l-nāsu antumu l-fuqarāu ilā l-lahi wal-lahu huwa l-ghaniyu l-ḥamīdu
Tatar Ий кешеләр сез ярлысыз Аллаһуга мохтаҗсыз, Аллаһ бай, һичкемгә мохтаҗ түгел, вә Ул мактаулы, Аның нигъмәтләре өчен шөкер итеп Аны мактарга һәркем бурычлы.
Verse 16
إِن يَشَأْ يُذْهِبْكُمْ وَيَأْتِ بِخَلْقٍ جَدِيدٍ
Transliteration in yasha yudh'hib'kum wayati bikhalqin jadīdin
Tatar Әгәр Аллаһу тәгалә теләсә, сезне җир өстеннән юк итәр дә, сезнең урынга икенче яңа халык китерер.
Verse 17
وَمَا ذَٰلِكَ عَلَى ٱللَّهِ بِعَزِيزٍ
Transliteration wamā dhālika ʿalā l-lahi biʿazīzin
Tatar Бу эшне эшләү Аллаһуга һич авыр түгел.
Verse 18
وَلَا تَزِرُ وَازِرَةٌ وِزْرَ أُخْرَىٰ ۚ وَإِن تَدْعُ مُثْقَلَةٌ إِلَىٰ حِمْلِهَا لَا يُحْمَلْ مِنْهُ شَىْءٌ وَلَوْ كَانَ ذَا قُرْبَىٰٓ ۗ إِنَّمَا تُنذِرُ ٱلَّذِينَ يَخْشَوْنَ رَبَّهُم بِٱلْغَيْبِ وَأَقَامُوا۟ ٱلصَّلَوٰةَ ۚ وَمَن تَزَكَّىٰ فَإِنَّمَا يَتَزَكَّىٰ لِنَفْسِهِۦ ۚ وَإِلَى ٱللَّهِ ٱلْمَصِيرُ
Transliteration walā taziru wāziratun wiz'ra ukh'rā wa-in tadʿu muth'qalatun ilā ḥim'lihā lā yuḥ'mal min'hu shayon walaw kāna dhā qur'bā innamā tundhiru alladhīna yakhshawna rabbahum bil-ghaybi wa-aqāmū l-ṣalata waman tazakkā fa-innamā yatazakkā linafsihi wa-ilā l-lahi l-maṣīru
Tatar Хисап көнендә һичбер кеше гөнаһлы кешенең гөнаһың күтәрмәс, әгәр күп гөнаһлы, авыр йөкле кеше, йөген күтәрешергә яки аз гына гөнаһын бирергә берәүне чакырса, аңардан аз гына гөнаһын да кабул итүче булмас, гәрчә чакырылган кеше чакыручының якын кардәше булса да. Син фәкать Аллаһуны күрмичә Аның ґәзабыннан курыккан кешеләрне, вәгазең белән куркыта алырсың алар намазларын вакытында укырлар. Берәү гөнаһтан пакьләнсә, пакьләнүенең файдасы үзенәдер, бит һәркемнең кайтмаклыгы Аллаһуга.
Verse 19
وَمَا يَسْتَوِى ٱلْأَعْمَىٰ وَٱلْبَصِيرُ
Transliteration wamā yastawī l-aʿmā wal-baṣīru
Tatar Туры юлны күрүче хак мөэмин, әлбәттә, вә туры юлны күрмәүче сукыр адашкан кешеләр белән бертигез булмас.
Verse 20
وَلَا ٱلظُّلُمَـٰتُ وَلَا ٱلنُّورُ
Transliteration walā l-ẓulumātu walā l-nūru
Tatar Аллаһуны тану вә хак динне белү яктылыгы, Аллаһуны танымау вә хак динне белмәү караңгылыгы белән бертигез булмас.
Verse 21
وَلَا ٱلظِّلُّ وَلَا ٱلْحَرُورُ
Transliteration walā l-ẓilu walā l-ḥarūru
Tatar Вә җәннәт күләгәсе, җәһәннәм эсселеге белән бертигез булмас.
Verse 22
وَمَا يَسْتَوِى ٱلْأَحْيَآءُ وَلَا ٱلْأَمْوَٰتُ ۚ إِنَّ ٱللَّهَ يُسْمِعُ مَن يَشَآءُ ۖ وَمَآ أَنتَ بِمُسْمِعٍ مَّن فِى ٱلْقُبُورِ
Transliteration wamā yastawī l-aḥyāu walā l-amwātu inna l-laha yus'miʿu man yashāu wamā anta bimus'miʿin man fī l-qubūri
Tatar Вә тере кеше белән мәет яки мөэмин белән кәфер бертигез булмас, Аллаһ үзе теләгән кешесенә Коръән сүзләрен ишеттерер дә һидәяткә күндерер, әмма син кабердә яткан кеби гафил кәферләргә Коръән сүзләрен ишеттерә алмассың.
Verse 23
إِنْ أَنتَ إِلَّا نَذِيرٌ
Transliteration in anta illā nadhīrun
Tatar Син кешеләрне дингә көчләүче түгел, мәгәр Аллаһ хөкемнәрен ирештерүче, әгәр кабул итмәсәләр җәһәннәм ґәзабьг белән куркытучысың.
Verse 24
إِنَّآ أَرْسَلْنَـٰكَ بِٱلْحَقِّ بَشِيرًا وَنَذِيرًا ۚ وَإِن مِّنْ أُمَّةٍ إِلَّا خَلَا فِيهَا نَذِيرٌ
Transliteration innā arsalnāka bil-ḥaqi bashīran wanadhīran wa-in min ummatin illā khalā fīhā nadhīrun
Tatar Тәхкыйк Без сине хаклык вә Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәрне җәннәт белән сөендерүче, вә Коръән белән гамәл кылмаучылырны җәһәннәм белән куркытучы итеп җибәрдек. Дөньяда нинди генә кавем яшәсә дә, аларны Аллаһ ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр булды.
Verse 25
وَإِن يُكَذِّبُوكَ فَقَدْ كَذَّبَ ٱلَّذِينَ مِن قَبْلِهِمْ جَآءَتْهُمْ رُسُلُهُم بِٱلْبَيِّنَـٰتِ وَبِٱلزُّبُرِ وَبِٱلْكِتَـٰبِ ٱلْمُنِيرِ
Transliteration wa-in yukadhibūka faqad kadhaba alladhīna min qablihim jāathum rusuluhum bil-bayināti wabil-zuburi wabil-kitābi l-munīri
Tatar Ий Мухәммәд г-м, әгәр сине ахмаклар ялганга тотсалар, болардан элекке ахмаклар да пәйгамбәрләрен ялганга тоттылыр. Аларга пәйгамбәрләре могҗизалар, аятьләр һәм китаплар белән килделәр.
Verse 26
ثُمَّ أَخَذْتُ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ ۖ فَكَيْفَ كَانَ نَكِيرِ
Transliteration thumma akhadhtu alladhīna kafarū fakayfa kāna nakīri
Tatar Соңра инкяр итүче кәферләрне ґәзаб белән тоттык, ничек булды Безнең мәкеребез, аларга карасыннар!
Verse 27
أَلَمْ تَرَ أَنَّ ٱللَّهَ أَنزَلَ مِنَ ٱلسَّمَآءِ مَآءً فَأَخْرَجْنَا بِهِۦ ثَمَرَٰتٍ مُّخْتَلِفًا أَلْوَٰنُهَا ۚ وَمِنَ ٱلْجِبَالِ جُدَدٌۢ بِيضٌ وَحُمْرٌ مُّخْتَلِفٌ أَلْوَٰنُهَا وَغَرَابِيبُ سُودٌ
Transliteration alam tara anna l-laha anzala mina l-samāi māan fa-akhrajnā bihi thamarātin mukh'talifan alwānuhā wamina l-jibāli judadun bīḍun waḥum'run mukh'talifun alwānuhā wagharābību sūdun
Tatar Әйә күрәсеңме Аллаһ күктән су иңдереп төрле төстә җимешләр үстерде, вә тауларда ак, кызыл һәм башка төсләрдә юллар, сызыклар, ярлар кылдык, кайберләре кара карга кеби кара төстәдер.
Verse 28
وَمِنَ ٱلنَّاسِ وَٱلدَّوَآبِّ وَٱلْأَنْعَـٰمِ مُخْتَلِفٌ أَلْوَٰنُهُۥ كَذَٰلِكَ ۗ إِنَّمَا يَخْشَى ٱللَّهَ مِنْ عِبَادِهِ ٱلْعُلَمَـٰٓؤُا۟ ۗ إِنَّ ٱللَّهَ عَزِيزٌ غَفُورٌ
Transliteration wamina l-nāsi wal-dawābi wal-anʿāmi mukh'talifun alwānuhu kadhālika innamā yakhshā l-laha min ʿibādihi l-ʿulamāu inna l-laha ʿazīzun ghafūrun
Tatar Шулай ук кешеләрне, хайваннарны вә кошларны төрле төстә халык кылдык. Аллаһудан куркырлар Аның хөкемнәрен белгән галим кешеләр. Аллаһ җиңүче вә мөэминнәрне ярлыкаучыдыр.
Verse 29
إِنَّ ٱلَّذِينَ يَتْلُونَ كِتَـٰبَ ٱللَّهِ وَأَقَامُوا۟ ٱلصَّلَوٰةَ وَأَنفَقُوا۟ مِمَّا رَزَقْنَـٰهُمْ سِرًّا وَعَلَانِيَةً يَرْجُونَ تِجَـٰرَةً لَّن تَبُورَ
Transliteration inna alladhīna yatlūna kitāba l-lahi wa-aqāmū l-ṣalata wa-anfaqū mimmā razaqnāhum sirran waʿalāniyatan yarjūna tijāratan lan tabūra
Tatar Хак мөэминнәр зекер, вәгазь һәм тәрбия өчен Аллаһ китабы Коръәнне укырлар, вә намазларын вакытында үтәрләр, вә Без биргән малдан күрсәтеп тә, күрсәтмичә дә фәкыйрьләргә һәм Аллаһ юлына садака бирерләр, алар малларын биреп Аллаһ ризалыгын алу сәүдәләрендә һич бетми торган җәннәт нигъмәтләрен өмет итәләр.
Verse 30
لِيُوَفِّيَهُمْ أُجُورَهُمْ وَيَزِيدَهُم مِّن فَضْلِهِۦٓ ۚ إِنَّهُۥ غَفُورٌ شَكُورٌ
Transliteration liyuwaffiyahum ujūrahum wayazīdahum min faḍlihi innahu ghafūrun shakūrun
Tatar Алар малларын бирерләр әҗерен Аллаһ тутырып бирсен өчен һәм Аллаһ аларга юмартлыгыннан арттырып та бирсен өчен. Җиһад белән хак юлга кергән мөэминнәрне Аллаһ шиксез ярлыкаучы вә аларның Аллаһ юлына куйган көчләрен җәннәт нигъмәтләре белән түләүчедер.
Verse 31
وَٱلَّذِىٓ أَوْحَيْنَآ إِلَيْكَ مِنَ ٱلْكِتَـٰبِ هُوَ ٱلْحَقُّ مُصَدِّقًا لِّمَا بَيْنَ يَدَيْهِ ۗ إِنَّ ٱللَّهَ بِعِبَادِهِۦ لَخَبِيرٌۢ بَصِيرٌ
Transliteration wa-alladhī awḥaynā ilayka mina l-kitābi huwa l-ḥaqu muṣaddiqan limā bayna yadayhi inna l-laha biʿibādihi lakhabīrun baṣīrun
Tatar Без сиңа иңдергән Коръән – хак китаптыр үзеннән элек иңгән китапларны Аллаһ китаплары дип дөресләгәне хәлдә иңдерелде. Аллаһ, әлбәттә, бәндәләренең яшерен эшләрен белүче вә ачык эшләрен белүчедер.
Verse 32
ثُمَّ أَوْرَثْنَا ٱلْكِتَـٰبَ ٱلَّذِينَ ٱصْطَفَيْنَا مِنْ عِبَادِنَا ۖ فَمِنْهُمْ ظَالِمٌ لِّنَفْسِهِۦ وَمِنْهُم مُّقْتَصِدٌ وَمِنْهُمْ سَابِقٌۢ بِٱلْخَيْرَٰتِ بِإِذْنِ ٱللَّهِ ۚ ذَٰلِكَ هُوَ ٱلْفَضْلُ ٱلْكَبِيرُ
Transliteration thumma awrathnā l-kitāba alladhīna iṣ'ṭafaynā min ʿibādinā famin'hum ẓālimun linafsihi wamin'hum muq'taṣidun wamin'hum sābiqun bil-khayrāti bi-idh'ni l-lahi dhālika huwa l-faḍlu l-kabīru
Tatar Соңра үзебез сайлап ихтыяр иткән колларыбызга Коръәнне бирдек, аларның кайберләре кулларындагы Коръән белән гамәл кылмыйча үзләренә золым итүчеләрдер, вә кайберләре күбрәк вакытта хәерле эшләрне эшләүчеләрдер, һәм бәгъзеләре Аллаһ теләге вә ярдәме белән һәрвакыт хәерле эшләрдә алдан йөрерләр ягъни, диннең вә мөселманнарның төзәлүләренә һәм куәтләнүләренә күп көч куярлар, иң туры юлны күрсәтүче Коръәннең иңдерелүе кешеләргә Аллаһуның олугъ юмартлыгыдыр.
Verse 33
جَنَّـٰتُ عَدْنٍ يَدْخُلُونَهَا يُحَلَّوْنَ فِيهَا مِنْ أَسَاوِرَ مِن ذَهَبٍ وَلُؤْلُؤًا ۖ وَلِبَاسُهُمْ فِيهَا حَرِيرٌ
Transliteration jannātu ʿadnin yadkhulūnahā yuḥallawna fīhā min asāwira min dhahabin walu'lu-an walibāsuhum fīhā ḥarīrun
Tatar Коръән белән гамәл кылучылар ґәден җәннәтләренә керерләр, вә алар анда алтын вә энҗе беләзекләре белән бизәлмеш булырлар, вә киемнәре дә яшел ефәктән булыр.
Verse 34
وَقَالُوا۟ ٱلْحَمْدُ لِلَّهِ ٱلَّذِىٓ أَذْهَبَ عَنَّا ٱلْحَزَنَ ۖ إِنَّ رَبَّنَا لَغَفُورٌ شَكُورٌ
Transliteration waqālū l-ḥamdu lillahi alladhī adhhaba ʿannā l-ḥazana inna rabbanā laghafūrun shakūrun
Tatar Алар җәннәтләргә кергәч әйтерләр: "Хакыйкый безнең кайгыбызны бетерүче Аллаһугадыр мактау, дөреслектә безнең Раббыбыз гөнаһларны ярлыкаучы, һәм Коръән белән гамәл кылуның хакын җәннәт белән түләүче.
Verse 35
ٱلَّذِىٓ أَحَلَّنَا دَارَ ٱلْمُقَامَةِ مِن فَضْلِهِۦ لَا يَمَسُّنَا فِيهَا نَصَبٌ وَلَا يَمَسُّنَا فِيهَا لُغُوبٌ
Transliteration alladhī aḥallanā dāra l-muqāmati min faḍlihi lā yamassunā fīhā naṣabun walā yamassunā fīhā lughūbun
Tatar Аллаһ үзенең рәхмәте вә юмартлыгы белән җәннәткә кертте, җәннәтне безгә тора торган урын кылды, безгә анда бернинди мәшәкать ирешмәс вә ару-талу да ирешмәс.
Verse 36
وَٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ لَهُمْ نَارُ جَهَنَّمَ لَا يُقْضَىٰ عَلَيْهِمْ فَيَمُوتُوا۟ وَلَا يُخَفَّفُ عَنْهُم مِّنْ عَذَابِهَا ۚ كَذَٰلِكَ نَجْزِى كُلَّ كَفُورٍ
Transliteration wa-alladhīna kafarū lahum nāru jahannama lā yuq'ḍā ʿalayhim fayamūtū walā yukhaffafu ʿanhum min ʿadhābihā kadhālika najzī kulla kafūrin
Tatar Коръән юлыннан бармыйча кәфер булган кешеләргә җәһәннәм ґәзабыдыр, аларга анда үлмәк белән хөкем булмас, үлсәләр ґәзабтан котылыр иделәр, вә алардан җәһәннәм ґәзабы аз гына да җиңеләйтелмәс. Нәкъ шулай ґәзаб кылачакбыз һәрбер ямансызны.
Verse 37
وَهُمْ يَصْطَرِخُونَ فِيهَا رَبَّنَآ أَخْرِجْنَا نَعْمَلْ صَـٰلِحًا غَيْرَ ٱلَّذِى كُنَّا نَعْمَلُ ۚ أَوَلَمْ نُعَمِّرْكُم مَّا يَتَذَكَّرُ فِيهِ مَن تَذَكَّرَ وَجَآءَكُمُ ٱلنَّذِيرُ ۖ فَذُوقُوا۟ فَمَا لِلظَّـٰلِمِينَ مِن نَّصِيرٍ
Transliteration wahum yaṣṭarikhūna fīhā rabbanā akhrij'nā naʿmal ṣāliḥan ghayra alladhī kunnā naʿmalu awalam nuʿammir'kum mā yatadhakkaru fīhi man tadhakkara wajāakumu l-nadhīru fadhūqū famā lilẓẓālimīna min naṣīrin
Tatar Алар ґәзабның катылыгыннан кычкырышырлар, ий Раббыбыз безне җәһәннәмнән чыгар, элек кылган явыз эшләребездән башка изге гамәлләр кылыр идек, диярләр. Аллаһ әйтер: "Әгәр вәгазьләнә торган булсагыз, Без сезгә вәгазьләнерлек озын гомер бирмәдекме? Вә сезне вәгәзьләүче Коръән һәм пәйгамбәр килмәдеме? Инде ґәзабның ачысын татыгыз! Залимнәргә ахирәттә ардәмче юк."
Verse 38
إِنَّ ٱللَّهَ عَـٰلِمُ غَيْبِ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضِ ۚ إِنَّهُۥ عَلِيمٌۢ بِذَاتِ ٱلصُّدُورِ
Transliteration inna l-laha ʿālimu ghaybi l-samāwāti wal-arḍi innahu ʿalīmun bidhāti l-ṣudūri
Tatar Аллаһ җирдәге вә күкләрдәге яшерен нәрсәләрне белүче, вә Ул кешеләрнең күкрәкләре эчеңдәге нәрсәләрне шиксез белүчедер.
Verse 39
هُوَ ٱلَّذِى جَعَلَكُمْ خَلَـٰٓئِفَ فِى ٱلْأَرْضِ ۚ فَمَن كَفَرَ فَعَلَيْهِ كُفْرُهُۥ ۖ وَلَا يَزِيدُ ٱلْكَـٰفِرِينَ كُفْرُهُمْ عِندَ رَبِّهِمْ إِلَّا مَقْتًا ۖ وَلَا يَزِيدُ ٱلْكَـٰفِرِينَ كُفْرُهُمْ إِلَّا خَسَارًا
Transliteration huwa alladhī jaʿalakum khalāifa fī l-arḍi faman kafara faʿalayhi kuf'ruhu walā yazīdu l-kāfirīna kuf'ruhum ʿinda rabbihim illā maqtan walā yazīdu l-kāfirīna kuf'ruhum illā khasāran
Tatar Ул – Аллаһ сезне җир өстенә вакытлыча хуҗа кылды. Һәм берәү имансыз, динсез булса, әлбәттә, зарары үзенәдер, имансызларның имансызлыклары Раббылары хозурында каты ачуны гына арттырыр, дәхи аларның имансызлыклары хәсрәтләрен генә арттырыр.
Verse 40
قُلْ أَرَءَيْتُمْ شُرَكَآءَكُمُ ٱلَّذِينَ تَدْعُونَ مِن دُونِ ٱللَّهِ أَرُونِى مَاذَا خَلَقُوا۟ مِنَ ٱلْأَرْضِ أَمْ لَهُمْ شِرْكٌ فِى ٱلسَّمَـٰوَٰتِ أَمْ ءَاتَيْنَـٰهُمْ كِتَـٰبًا فَهُمْ عَلَىٰ بَيِّنَتٍ مِّنْهُ ۚ بَلْ إِن يَعِدُ ٱلظَّـٰلِمُونَ بَعْضُهُم بَعْضًا إِلَّا غُرُورًا
Transliteration qul ara-aytum shurakāakumu alladhīna tadʿūna min dūni l-lahi arūnī mādhā khalaqū mina l-arḍi am lahum shir'kun fī l-samāwāti am ātaynāhum kitāban fahum ʿalā bayyinatin min'hu bal in yaʿidu l-ẓālimūna baʿḍuhum baʿḍan illā ghurūran
Tatar Мөшрикләргә әйт: "Күрәсезме, Аллаһудан башка Илаһә тоткан сынымнарыгыз җир өстендә нәрсә халык кылдылар, миңа күрсәтегез!" Яки аларның күкләрне халык кылуда Аллаһ белән бертигез Илаһәлары бармы, яки Без аларга Аллаһуның шәриге тиңдәше бар дип өйрәткән китапны иңдердекме, мөшриклекне шул китаптан өйрәнгән булыр иделәр. Мөшрикләрнең берберсенә яхшы сүзләре булмас, мәгәр сынымнарыгызга гыйбадәт кылыгыз, алар сезгә шәфәгать итәрләр дип берберсен алдарлар.
Verse 41
۞ إِنَّ ٱللَّهَ يُمْسِكُ ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ أَن تَزُولَا ۚ وَلَئِن زَالَتَآ إِنْ أَمْسَكَهُمَا مِنْ أَحَدٍ مِّنۢ بَعْدِهِۦٓ ۚ إِنَّهُۥ كَانَ حَلِيمًا غَفُورًا
Transliteration inna l-laha yum'siku l-samāwāti wal-arḍa an tazūlā wala-in zālatā in amsakahumā min aḥadin min baʿdihi innahu kāna ḥalīman ghafūran
Tatar Аллаһ җирне вә күкләрне төшеп китүләреннән үзенең кодрәте белән тотадыр, әгәр җир вә күкләр урыннарыннан китсәләр, соңра аларны Аллаһудан башка тотып калучы һич булмас иде. Ул – Аллаһ йомшаклык кылучы вә ярлыкаучы булды.
Verse 42
وَأَقْسَمُوا۟ بِٱللَّهِ جَهْدَ أَيْمَـٰنِهِمْ لَئِن جَآءَهُمْ نَذِيرٌ لَّيَكُونُنَّ أَهْدَىٰ مِنْ إِحْدَى ٱلْأُمَمِ ۖ فَلَمَّا جَآءَهُمْ نَذِيرٌ مَّا زَادَهُمْ إِلَّا نُفُورًا
Transliteration wa-aqsamū bil-lahi jahda aymānihim la-in jāahum nadhīrun layakūnunna ahdā min iḥ'dā l-umami falammā jāahum nadhīrun mā zādahum illā nufūran
Tatar Мәккә мөшрикләре, Коръән иңмәс борын, Аллаһ исеме илә ант итеп әйттеләр: "Әгәр безгә Аллаһудан китап иңеп пәйгамбәр килсә, яһүд белән насарага караганда без туры юлга ныграк күнелгән булыр идек", – дип. Аларга Коръән белән пәйгамбәр килгәч, аларга Ислам диненнән өркеп качуны гына арттырды.
Verse 43
ٱسْتِكْبَارًا فِى ٱلْأَرْضِ وَمَكْرَ ٱلسَّيِّئِ ۚ وَلَا يَحِيقُ ٱلْمَكْرُ ٱلسَّيِّئُ إِلَّا بِأَهْلِهِۦ ۚ فَهَلْ يَنظُرُونَ إِلَّا سُنَّتَ ٱلْأَوَّلِينَ ۚ فَلَن تَجِدَ لِسُنَّتِ ٱللَّهِ تَبْدِيلًا ۖ وَلَن تَجِدَ لِسُنَّتِ ٱللَّهِ تَحْوِيلًا
Transliteration is'tik'bāran fī l-arḍi wamakra l-sayi-i walā yaḥīqu l-makru l-sayi-u illā bi-ahlihi fahal yanẓurūna illā sunnata l-awalīna falan tajida lisunnati l-lahi tabdīlan walan tajida lisunnati l-lahi taḥwīlan
Tatar Җир өстендә тәкәбберлек һәм явыз мәкерләр кылганнары хәлдә кабахәт эшләр, явыз мәкерлекләр, әлбәттә, кылучыларның үзләренә кайтыр, алар көтмиләр Аллаһудан башканы, мәгәр Аллаһуның әүвәлге ґәзаб кылган гадәтен көтәләр, әлбәттә Аллаһуның гадәте алмашынуны тапмассың, һәм Аллаһуның гадәте үзгәрмәс, кәферләрне ґәзабсыз калдырмас.
Verse 44
أَوَلَمْ يَسِيرُوا۟ فِى ٱلْأَرْضِ فَيَنظُرُوا۟ كَيْفَ كَانَ عَـٰقِبَةُ ٱلَّذِينَ مِن قَبْلِهِمْ وَكَانُوٓا۟ أَشَدَّ مِنْهُمْ قُوَّةً ۚ وَمَا كَانَ ٱللَّهُ لِيُعْجِزَهُۥ مِن شَىْءٍ فِى ٱلسَّمَـٰوَٰتِ وَلَا فِى ٱلْأَرْضِ ۚ إِنَّهُۥ كَانَ عَلِيمًا قَدِيرًا
Transliteration awalam yasīrū fī l-arḍi fayanẓurū kayfa kāna ʿāqibatu alladhīna min qablihim wakānū ashadda min'hum quwwatan wamā kāna l-lahu liyuʿ'jizahu min shayin fī l-samāwāti walā fī l-arḍi innahu kāna ʿalīman qadīran
Tatar Әйә алар гыйбрәт күзе белән карап җир өстендә йөрмиләрме, үзләреннән әүвәлге кәферләрнең ахыр хәлләренә карамыйлармы – ничек һәлак булганнар, ул һәлак булган кешеләр куәттә болардан артык иделәр. Җирдә вә күкләрдә Аллаһуны һичбер зат, һичбер нәрсә гаҗиз, көчсез итә алачак түгел. Аллаһ барча нәрсәне белүче вә һәр нәрсәгә көче җитүче.
Verse 45
وَلَوْ يُؤَاخِذُ ٱللَّهُ ٱلنَّاسَ بِمَا كَسَبُوا۟ مَا تَرَكَ عَلَىٰ ظَهْرِهَا مِن دَآبَّةٍ وَلَـٰكِن يُؤَخِّرُهُمْ إِلَىٰٓ أَجَلٍ مُّسَمًّى ۖ فَإِذَا جَآءَ أَجَلُهُمْ فَإِنَّ ٱللَّهَ كَانَ بِعِبَادِهِۦ بَصِيرًۢا
Transliteration walaw yuākhidhu l-lahu l-nāsa bimā kasabū mā taraka ʿalā ẓahrihā min dābbatin walākin yu-akhiruhum ilā ajalin musamman fa-idhā jāa ajaluhum fa-inna l-laha kāna biʿibādihi baṣīran
Tatar Әгәр Аллаһ кешеләрне Аллаһ хөкемнәрен бозып бозыклык кылганнары өчен дөньяда ґәзаб кыла торган булса, әлбәттә, һәммәсен һәлак итәр иде, җир өстендә хәрәкәтләнә торган бер хайван да калмас иде. Ләкин ґәзабка тиешле кешеләрнең ґәзабын кыямәт көненә чаклы кичектерә, кешеләрнең билгеләнгән әҗәлләре килсә, яки кыямәт килсә, Аллаһ бәндәләрен күрүче вә аларның эшен белүче булды.
Read Surah Fatir in another language
- English (word by word)
- Albanian
- Amazigh
- Amharic
- Assamese
- Azerbaijani
- Bambara
- Bangla
- Bosnian
- Bulgarian
- Chechen
- Chinese
- Czech
- Dari
- Dhivehi
- Dutch
- Finnish
- French
- German
- Gujarati
- Hausa
- Hebrew
- Hindi
- Indonesian
- Italian
- Japanese
- Kannada
- Kazakh
- Khmer
- Kinyarwanda
- Korean
- Kurdish
- Luganda
- Malay
- Malayalam
- Maranao
- Marathi
- Nepali
- Norwegian
- Oromo
- Pashto
- Persian
- Polish
- Portuguese
- Romanian
- Russian
- Sindhi
- Sinhala
- Somali
- Spanish
- Swahili
- Swedish
- Tagalog
- Tajik
- Tamil
- Telugu
- Thai
- Turkish
- Ukrainian
- Urdu
- Uyghur
- Uzbek
- Vietnamese
- Yao
- Yoruba
All 114 surahs in Tatar: the Qur’an in Tatar.
Tatar translation: Tatar, from Quran.com. Transliteration: Quran.com. Recitation: Mishary Alafasy, from EveryAyah.com. MyDugsi is a learning aid, not a replacement for a qualified teacher.